Читать книгу «Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5» онлайн полностью📖 — Мухаммета Магдеева — MyBook.
 




 





 





 





 




 





Кыш. Кичкә таба. Университет коридоры тулы студентлар. Кышкы сессия бара. Баскычлар тулы ташланган дәфтәр, китап, брошюралар. Коридорлар гөж килә. Мин арыган, йончыган. Группада – егерме дүрт студент. Ведомостька әле нибары унбер билге куелган. Студентның җавабын рухсыз гына тыңлыйсың. Йөзенә күтәрелеп карамыйсың, фәлән фәләннән «биш»ле алган, димәк, сәләтле. Теге «фәлән фән»нең экзаменаторы – кырыс хатын-кыз. Кырыс хатын-кыз – доцентмы ул, профессормы – чибәр кызларга бик нык таләпчән була. Чибәр кызның иң гадел билгесе – бары тик хатын-кыз укытучы куйганы гына.

Менә бер кыз килеп утырды. Зачётканың катыргысын ачам, фотосына карыйм. Унынчыны бетергәндә төшкән инде, күзләрендә әле сабыйлык бетмәгән. Авыл кызы. Икенче курста инде төскә-биткә байтак үзгәргән. Каян икән, әллә Башкортстаннанмы? Аннан килгәннәр шулай тиз үзгәрә. Ә, юк, үзебездән икән. Бәрәч, үзебезнең Арча районыннан. Әйдә, якташ, әйдә, әйбәт сөйлә. «Биш»лелек итеп. Кайсы мәктәптән икән? Әһә, анысы да язылган. Мин бу авылны яхшы беләм. Ул мәктәптә танышларым бар. Фамилиясе? Да-а, шундый фамилияле бер егет эшләгән иде безнең авылда. Нәселеннән түгелме? Бәрәч, әтисенең исеме дә таныш сыман… Стоп! Стоп! Уф-ф-ф… Мин ыңгырашып куйдым. Кызый исә мине аңламыйча сөйли дә сөйли.

«1910 еллар тирәсендә Тукайның иҗатында оптимистик авазлар көчәя башлый. Илдә барган вакыйгалар…» Минем башым шаулый, колакларым начар ишетә. Чөнки алдымда җавап бирүче – 1937 елда минем әти өстеннән донос язып, әтине аттырган кешенең кызы, йа Хода, мәдәт бир. Йа Хода, шушы балага карата гадел булыйм. Сөйлә, сеңлем, сөйлә, «биш»ле алырлык итеп сөйлә. Башым чатный, тыным кысыла. «Тукайның дусты Хөсәен Ямашев үлгәч…» Кара, нәкъ әниеңә охшагансың бит син. Әниең ул елда синең кебек үк чибәр, кыйгач кашлы, калын толымлы яшь хатын иде. Көләч йөзле иде. Әмма әтиең кабахәт кеше булып чыкты да инде. Ул бит әле аннан соң да берничә кешенең башын ашаган. Сөйлә, сеңлем. Миңа гадел булырга ярдәм ит. Югыйсә мин гомер буе газапланырмын…

Мин аңа бернинди өстәмә сорау бирмәдем, «биш»ле куйдым.

Бер сорау да бирмәгәнгә гаҗәпләнеп, ул чыгып китте. Миңа бик авыр иде.

Чибәр туташ! Мин синең турында ишеттем: кияүгә чыгып, бик тату гаилә коргансыз икән, үзең кайсыдыр бер мәктәптә кем булыптыр эшлисең икән. Мин монда синең исемеңне атамадым – сәбәбе билгеле. Балалар әти-әниләрен сайлап ала алмыйлар, үзеңне танысаң, миңа хат яз әле. Мин сиңа һич тә рәнҗемим.

Ә менә икенче бер сеңелнең фамилиясен тулысы белән атыйм. Мине бервакыт «почасовик» итеп эшләргә пединститутка чакырганнар иде. Почасовикның акчасы ноль бөтен фәлән… икәнен белсәм дә – шатланып риза булдым. Элек үзең укыган институт аудиториясендә лекция уку – нинди горурлык, нинди зур бәхет. Мин беренче лекциямә бик җиңел кердем, университеттан киләм бит – университетның абруен белмим түгел. Университет лекторлары бераз гына борнай була, һавалы була, алар, студентлар алдына кереп, пединституттагы кебек исемлек тикшермиләр, «Гөлсинә ник килмәгән бүген?» дип вакланмыйлар, лекцияне гадәти авыл мәктәбе дәресенә әйләндермиләр. Алар, аудиториягә бик эшлекле кыяфәт белән кереп, кафедра янына басалар да, студентка бөтенләй игътибар итмичә, академик стильдә сөйли дә башлыйлар.

«Карл Маркс «Политик экономияне тәнкыйтьләүгә карата» дигән гениаль хезмәтенә кереш сүзендә…» Һи-и, бөеклек, әллә кемлек, пафос, бравада…

Мин дә шулайрак башлармын дип барган идем – шаккаттым. Пединститут аудиториясендә, лекторны тыңламыйча, чыш-пыш сөйләшеп утыралар икән. Университетта чирек гасыр лекция укып, минем мондый хәлне күргәнем булмады. Нишләдең, кая барып чыктың син, туган йортым? Безме? Без лекция тыңлагандамы? Профессор Рифгать Таһиров, ул вакыттагы доцентлар (хәзер исәннәрдән кайберсе профессор инде) М. Ременников, Евгений Иванович Устюжанин (бөек галим!), Николай Петрович Муньков, Юзеф Геннадиевич Трунский, Григорий Наумович Вульфсон, Аркадий Семёнович Шофман лекцияләре… Ә Бушмакин? Карт, элеккеге интеллигент. Бөтен рәвешендә, холкында Париж, Санкт-Петербург, Сорбонна тәрбиясе сизелеп тора иде. Анысы безгә «Урта гасырлар тарихы»н укытты. Без, суга тилмергән Караком сахрасы кебек, алар сөйләгән сүзне миебезгә генә түгел, тәнебезнең күзәнәкләренә шифалы яңгырдай сеңдерә идек.

Күрәм: мине тыңлаучы юк. Сизәм: нәрсәдер эшләргә кирәк. Шунда минем башка бер фикер килде. Башны, мине без тиешенчә файдаланмыйбыз: ныклы «нагрузка» биргәндә, ул һәрчак уңайга эшли. Мин әйтәм:

– Әйдәгез, танышып чыгыйк әле. Сез мине ишетеп беләсездер. Мин шундый-шундый кеше булам. Сез исә хәзер, рәттән басып, миңа өч төрле мәгълүмат бирегез. Район, мәктәп, исем-фамилиягез. Мин нинди контингент белән эшлим икән, беләсем килә. Студентлар моңа бик тиз күнделәр.

– Саба районы Икшермә мәктәбе…

– Саба районы Завод Нырты мәктәбе…

– Пермь өлкәсе Сараш мәктәбе…

– Арча районы Сеҗе урта мәктәбе…

Тукта, тукта! Стоп! Монысы мин эшләгән мәктәп.

– Фамилия?

– Хәсәнова.

– Исемегез? (Инде онытканмын.)

– Кайсы авылдан?

– Сикертәннән.

– Ай-й… Минем әти туган авыл. Галиәсгар Камал авылы. Мин укыган, ахырдан ярты ел буе рус теле, әдәбияты укыткан авылым.

– Әтиеңнең исеме?

– Зөфәровна…

Һәм минем күз алдыма текә фуражкалы МГБ начальнигы, аның такта стеналы кабинеты килеп басты. Бу дөньяда бер генә сәгать тә рәхәт, шатлык күрә алмыйча, гаделсезлектән изелгән, акыллы, юаш егет, куллары сыткый сагыздан каралган, тормыш тарафыннан каһәрләнгән егет – Зөфәр абый, укымышлы мишәр мулласы Хәсән хәзрәтнең улы – күз алдыма килеп басты. МГБ корбанының чибәр, буйлы-сынлы кызы минем алда басып тора иде. Мин аңыма килдем һәм бөтен аудиториягә әйттем:

– Мин бу студентканың әтисен белә идем, дөнья бәясе егет иде, – дидем. Аннан тамагыма төер утырды, күземә яшь килде.

Сөйләшеп утыра торган бу аудиториядә бер атна «эшләп» карадым да ташлап качтым. Ә, чуртым! Белемне аны белергә теләгән кешеләргә генә бирәсе. Әлеге сеңел! Син кайда хәзер, өеңдә әтиеңнең зурайтылган рәсеме бармы, әгәр кияүгә чыгып балаларың булган икән, аларга дәү әтиләре турында сөйлисеңме? Без бит синең белән «братья». Белмим, син, бәлки, «язгы җылылык» елларында үскәнсеңдер, фамилияңне алыштырырга сиңа тәкъдим итмәгәннәрдер.

Ә миңа тәкъдим иттеләр. Укучыларны алдарга теләмим, мин егеттә шундый омтылыш та булып алды. Күңелдә. Ә нигә? Фамилияңне үзгәртсәң, бәлки, башка кешеләр шикелле тигез хокуклар белән яшәп булыр. Мәсәлән, Гайнетдинов. Яки Хисаметдинов. Яки Минсабиров. Яки Колгалиев. Ә нәрсә? Бәлки, шулай тынычрак булыр? 1953 елда Балтикада, кече офицерлар курсын бетергәндә, фамилия мине китереп кысты. Хәер, аңарчы ук. Халыклар атасы үлүгә, газеталарда яңа президент Ворошилов имзасы белән амнистия турында указ чыкты. Ләкин анда 58 нче статья турында берни дә юк иде әле. Мин Ворошиловка, шул хакта сорап, хат яздым. Җавап көттем. Әле МГБ системасы үз көчендә, Лаврентий Павлович Берия дә үз урынында иде. Җавап көтеп йөргәндә, мине кинәт кенә «Особый отдел»га чакырдылар да, стенага ак простыня элеп, профиль, анфас фотога төшерделәр. Берни дә әйтмәделәр. Берничә көннән үзебезнең хәрби часть бүлегенең комсомол җыелышын җыйдылар. Приказ белән. Мин комсомол секретаре идем. Карыйм: часть командирының төсе качкан. Ниндидер служебный кимчелекләрне казып чыгарып, мине секретарьлыктан азат иттеләр. Аннан редколлегия составыннан. Часть командиры минем «личное дело» белән таныш булмаган икән. Замполитына әйткән:

– Вот кого пригрели, – дигән. – Ә син, – дигән, – шляпа. Бу – синең өлкә. Менә хәзер икебез дә очсак? Иптәш бит яшерен документлар, секретная аппаратура белән эш итә…

Берничә көннән мине тагын «Особый отдел»га чакырдылар. Фәлән сәгать фәлән минутта фәлән аллеяда каштан төбендә басып торырсың, диделәр. Килдем, бастым. Юл аркылы икеме-өчме катлы гүзәл бер ак бина калкып тора – урта гасырлар стилендә салынган. Хәрбиләр бу бинаны кайсы «Ак йорт» дип, кайсы «Смерш» («Смерть шпионам!»), кайсы «контрразведка» дип кенә йөртәләр һәм бу сүзләрне әйткәндә калтыранып, як-якка каранып алалар иде.

Каштан төбендә торам. Урамда эт тә юк. Менә ак йортның җиз тоткалы мәһабәт ишеге шыпырт кына ачылды, аннан ак чырайлы, бүлмә-контора йөзле, тәбәнәк гәүдәле бер мичман чыкты. Як-ягына каранды да сак кына миңа ияк какты. Мин аңа таба атладым. Ул мине эчкә уздырды. Анда тагын бер мичман каршылады. Алар мине аллы-артлы уртага алып, мәрмәр баскычлардан икенче катка алып менеп киттеләр. Паркет шыгырдаганы, коридор диварларының шыр ялангачлыгы истә калган. Шундый ук шыр ялангач зур бүлмәгә алып керделәр. Полировкалы «Т» өстәл. Түрдә зур дәрәҗәле офицер утыра. Миңа яннан урын күрсәттеләр, мичманнарның берсе чыгып китте, икенчесе каршыма утырды. Безнең авылда шундый гадәт бар: кунак-фәлән яки күрше кергәндә, аңа тиз генә урындык куясың, өстенә иң яхшы көрпә (бездә – киез) җәясең. Әнә шуңа утырганда, теге кеше, һичшиксез, урындыкны бераз гына ишек катына таба шудыра, өч-дүрт кенә сантиметр булса да шудыра. Бу – ихтирамга ихтирам билгесе.

Контрразведка бүлмәсендә мин дә шулай урындык шудырып маташам икән. Миңа бик кырыс кына кисәтү ясадылар. Мин урындыкны тиешле хәлгә китереп тынсыз калдым. Күрәм: буп-буш өстәл. Дүрт диварның өчесе шыр ялангач, миңа каршы ягында – Дзержинский портреты. Авыр тынлык урнашты. Зур начальник өстәл тартмасын үзенә таба тартты, аска карады, ләкин бер кәгазь дә чыгармады. Бераздан карлыккан тавыш – шулай ук бүлмә тавышы белән сорады:

– Синме әле Ворошиловка хат яздың?

– Так точно!

– Әтиеңнең язмышын беләсең киләме?

– Так точно!

– Әтиең 1938 елның башында атылган.

– Сорау бирергә мөмкинме?

– Әйе, мөмкин.

– Белергә рөхсәт итегез: ни өчен атылган?

– Контрреволюцион эш алып барганы өчен.

Авыр тынлык. Башны аска идем. Өстәл тартмасы ябылды. Мин, күтәрелеп, начальникның йөзенә карадым.

– Мин кече офицерлар курсында укыйм. Миңа звание биреләчәкме? – дидем.

– Вряд ли сезгә флот офицеры званиесе бирелер.

– Миңа берәр киңәш бирсәгез иде. Минем ул званиене аласым килә. Аны алсам, мине запаска чыгаралар. Кайтасым, институтны тәмамлыйсым килә.

– Сез фамилиягезне алыштыра аласыз…

Мин шатланып киттем: менә иртәгә үк фамилиямне алыштырам. Аннан мине экзаменга кертәләр. Бер айдан буласы, диләр. Аннан миңа запастагы кече лейтенант званиесе бирәләр дә институтыма кайтарып җибәрәләр. Менә бәхет. Тик нинди фамилия алырга? Хәйруллин? Галимуллин? Заһидуллин?

Ике мичман мине каштан аллеясына күмелгән урамга кадәр озата төштеләр.

Хәтәр йорттан чыгып, куе яфраклар астындагы тротуардан атлаганда, кинәт кенә күз алдыма әти килеп басты. Аның тавышын ишеттем сыман. Бераз бөкрәя төшкән нужалы гәүдәсен, камыт аякларын күрдем сыман. Шунда әтинең тонык тавышы ишетелде кебек:

– И улым, улым, син дә саттыңмыни инде мине?..

Мин айнып киттем. Күңелем җиңеләйде. Кычкырасым килде:

– Юк, әти, юк! Синең исем-фамилияңне сатсам, җирдә яшәү миңа хәрәм булсын!

…Берничә ел үткәч, КГБ чиновниклары миңа ялган белешмә бирделәр: әтиегез 1942 елда йөрәк параличыннан үлгән. Ә университетта эшли башлагач, үзем кебек кыерсытылганнар белән танышып сөйләшкәндә, бер нәрсәне белдем: бөтенебезнең дә әтиләре 1942 елда йөрәк параличыннан үлгән икән. Нигә алай?.. Моны без, кыерсытылганнар, исәпләп чыгардык. Статистика өчен. Үзебезне һәм чит илләрне алдар өчен. 1942 ел – сугыш вакыты ул. Димәк, Колыма, Магадан, Якутия, Караганда лагерьларының корбаннарын да сугыш чутына керткәннәр.

Үлемнәр, каберләр, кеше сөякләреннән ясалган статистика. Кабахәт, җирәнгеч статистика…

Дәүләт иминлегенең утызынчы-кырыгынчы еллардагы хезмәткәрләренә – XX гасыр каннибалларына – нәләтем. Торгынлык елларының чиновникларына, алдакчыларына, куркак карьеристларына, һаман да дөнья тоткасы булып Сталинны сагынып яшәүчеләренә – нәфрәтем.

Ачы тәҗрибә мине шулай уйларга мәҗбүр итә. Һәм минем моңа хакым бардыр кебек.