Читать книгу «Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5» онлайн полностью📖 — Мухаммета Магдеева — MyBook.
image

Пәке йөзенә яланаяк басып…

 
Максим Горькийны укыганда – шуларга нәфрәтем,
Кнут Гамсунны укыганда – шуларга ләгънәтем.
 
Г. Тукай

Март ае, кырык сигезенче ел марты. Мул карлы кырлар өстендә кояш уйный, быел март бик кояшлы килде. Йортларның салам нигезләрендә иртә туган кәҗә бәтиләре сикерә-сикерә уйнады, абзар артларында күксел-зәңгәр кар таулары өстенә казлар чыгып басты, ата казлар озын муеннарын мартның зәп-зәңгәр күгенә таба сузып гоңгылдады. Тышта озак йөрсәң, кояшлы кардан күз чагыла, күз кабаклары авырта башлый, йортка килеп кергәч, берни күреп булмый. Карт-коры моны «күз тышта калган» дип әйтә.

Быел март шулай гел кояштан гына торды.

Ял көне, зәңгәр күктән яз шавы ишетелгән ниндидер шатлыклы да, сагышлы да, борчулы да якшәмбе иде.

Бикташев агай кичтән һәр кешегә аерым әйтеп чыкты: ял көнне сәгать унда педсовет башлана, ике аягы исән булган кешегә килү мәҗбүри, килмәгән өчен бернинди сәбәп гафу ителмәячәк, диде.

Ял көнне мәктәп бинасы моңсу, коридорлар, класслар ятим була. Бүген дә шулай: утызлаган укытучы килеп тулуга карамастан, мәктәп ятим иде. Укытучылар бүлмәсенең зур-зур тәрәзәләреннән кояш кереп тулган, бүлмәдә утырасы килми, шушы тәрәзә рамын ук алып ташлап, туп-туры кар диңгезе өстенә чыгасы да, кояшка, көньякка карап, кырдан берүзең барасы килә.

Педсовет башланганчы ук, шахмат тактасы күтәргән директор белән бергәләп ике каешлы күн портфель тоткан, гимнастёркалы, ап-ак фетр итекләре кызыл күн белән читләнгән ир уртасы кеше керде, елмаеп исәнләште, директор аның исем-фамилиясен әйткәч, әлеге иптәш әдәп саклап кына киңәшмәләр вакытында директор утыра торган өстәл почмагына, «Т»нең аркылы өстәле янына җайлап килеп утырды.

Моның «И»гә башланган фамилиясен ишеткәч, укытучылар арасында пышын-пышын китте. Берсе, кыюрагы, шәһәр кызы, үрелеп, аңа бер язу сузды. Портфельле кеше моны укыды һәм елмаеп җавап бирде:

– Юк, түгел.

Аннан педсовет башланды. Мәктәп коллективыннан өлкә комитетына зур жалоба килгән. Мәктәп директоры тәҗрибә участогыннан алынган бәрәңгене, кишерне, суганны ашый икән. Директорның биографиясе дә чиста түгел икән. Гомумән, мәктәп коллективында укытучы булып эшләргә хакы шикле булган кешеләр байтак икән.

Китте чыгышлар, бәхәс. Директор белән завуч эләгешеп алды. Март кояшы инде горизонтка төшеп бара, инде хатын-кыз ачлыктан бөгелеп төште, ике тапкыр тәнәфес ясалды, ирләр тәмәке төтененә батып алды.

Педсовет тәмамланганда, кояш нуры күренми иде инде – нәкъ сигез сәгать утырылган.

Өлкә комитеты вәкиленең фамилиясе бер язучы фамилиясе белән бер үк хәрефтән башлана икән, әдәбият укытучысы «Сез шуның туганы түгелме?» дип язу биргән икән.

Вәкил өч көн, өч төн мәктәптә ятты. Көндезләрен дәресләргә керә, беркетмәләр укый, планнар тикшерә, ә төнге ун-уникеләрдә, директор кабинетына аерым-аерым чакыртып, укытучылар белән әңгәмә уздыра иде.

Дүртенче көнне тикшерү нәтиҗәләре буенча тагын җыелыш уздырылды, монысы кыскарак, ләкин сизделәр: төп нәтиҗәләрне вәкил әйтеп бетермәде. Берәр атнадан роно, райком тирәсеннән авыр хәбәр кайтып төште: нәтиҗә акты бик яман язылган икән. Чөнки директор – утыз бишенче елларда ук хатын аерган кеше; завуч керәшен побы малае булган, татар кызына өйләнеп, исем-фамилиясен алмаштырган, дөрес, Ватан сугышында катнашып, кулын өздереп кайткан; математика укытучысы, рус теле укытучысы – шәһәр пропискасыннан мәхрүм ителгән кешеләр, берсенең ире утыз җиденче елда атылган; башлангычта укытучы ике кызның берсе элеккеге сәүдәгәрләр нәселеннән, икенчесенең әтисе мулла малае булган; пионервожатыйның (иң әһәмиятле идеология фронты!) әтисе, халык дошманы буларак, утыз җиденче елда кулга алынган, куст берләшмәсендә (ягъни шушы урта мәктәпкә буйсындырылган башлангыч мәктәпләрдә) әсирлектә булган ике егет эшли һәм башкалар…

Мәктәп корбаннар сорап тынсыз калды.

Җәйгә бу коллектив таратылды, әсирлектә булганнар эшеннән чыгарылды, калганнарын районның төрле мәктәпләренә күчергәләделәр.

Портфельле агай әнә шулай «җәза экспедициясе» белән узды ул елның кояшлы мартында.

…Күп еллар узды. Мин үземнән, пионервожатыйдан, төнге кабинетта әшәке, мәкерле сорау алган гимнастёркалы абзыйны егерме биш елдан соң кафедрада очратып тынсыз калдым. Елмаю шул ук, күзләр, чәчләр шул ук, тик бераз чигенгән, утыра төшкән. Бераз басынкы. Каяндыр кемдер аңа бер кыйммәтле әйбер биргән. Имеш, Казан Кремле янында казынулар вакытында табылган. Ул әлеге әйбердәге нәкыш белән язылган текст буенча кандидатлык якларга йөри икән. Пенсиягә зуррак акча белән чыгу өчен.

Ул кешедән утыз җиденче ел исе килә иде.

Хәер, утыз җиденче, кырык сигезенче еллар истәлеге миңа адым саен очрап тора. Күрәсең, йөз елларга җитәр ул. Югары уку йортларында бигрәк тә еш очрый ул. Минем үземне 1947 елда институтка чак-чак алдылар. Фамилияне күрүгә, сорау бирәләр иде:

– Син элеккеге финанс наркомы Мәһдиевнең нәселеннән түгелме?

– Син, егет, сәнгать белгече Мәкәрим Мәһдиевнең туганы түгелме?

Керү имтиханнарын биргәндә, билге куйганчы, башта шундый сорау бирәләр иде.

Ә бер олы ир әйтте (географиядән имтихан алучы):

– Иллә дә начар фамилия инде, моны алыштырырга кирәк, – диде.

Бары тик илле алтынчы елдан соң гына аңладым: финанс наркомы да, сәнгать белгече дә утыз җиденче елның корбаннары – «халык дошманнары» булган икән.

Хәер, бу мәсьәләдә минем күз ачылып кына тора. Тарих шулай булырга тиеш, кешенең күзен ачканга күрә тарих дип атала да инде ул. Тарих ул – кешелек җәмгыятенең ачы тәҗрибәсе.

1946 елның көзендә безнең училищега тарих фәненнән яңа укытучы килде. Без өченче курста, өйрәнә торган тарихыбыз – «Кыскача курс». Бар иде бит әле шундый китап – ВКП(б) тарихы, Сталин үзе әйтеп яздырган китап. Моны һәр көзнең башында бөтен актив – райком, райпо, мәктәп, райздрав, колхоз идарәсе, тимер юл парткомы һ. б. оешмалар политик уку планына кертеп, конспектлап өйрәнә башлыйлар да, яз җиткәндә, дүртенче бүлегенә чумалар, һәм… дәресләр шуның белән туктала иде. Ярым-йорты укый-яза белгән активистлар, дүртенче бүлеккә килеп җиткәч, Гегель, диалектик материализм, монизм, идеализм, метафизика сүзләренә килеп кереп шаккатып калалар иде; ну баш та икән бу Сталинның үзендә! Кара син аны, бер дә белмәгән нәрсәсе юк бит! Сталин кешеләрне нәкъ үзенчә бертөрле генә итеп уйларга өйрәтә. Ләкин Гегельнең бер фикерен телгә алмый ул анда. Гегель абый исә болай дигән: «Бөтен кеше дә бертөрле уйлый икән, димәк, беркем дә уйламый».

Әйе, безгә дә яңа укытучы шуларны өйрәтә, Троцкийны, Зиновьевны, Рыковны, Каменевны сүгәбез. Партияне халык дошманнарыннан чистартуда ОГПУ-НКВД органнарының батырлыгын мактыйбыз, бер дәрескә кырык-илле тапкыр «Иосиф Виссарионович Сталин» сүзен телгә алабыз. Бер үткен малай бер дәрестә санап барган: кырык җиде тапкыр искә алынган әлеге өч катлы исем. Ул бик ач иде, ач кеше ни әйтмәс, ни язмас. Шуны исәпләп барган кәгазенең ахырына ул болай дип тә язган: «Чишеп җибәрәмович ыштаның». Элек авылда картлар, чыннан да, баулы ыштан кияләр иде.

Тарих укытучысы зәңгәр күзле, тәбәнәк буйлы (үкчәсе өстәлгән ботинка кия), кызылга каккан яхшы, кыйммәтле тунлы. «Шулай бит инде» дигәндә, «шулай биг инде» ди, «өч солдатлар килеп кергәннәр» дип тә сөйли.

Шулай кыш буе троцкийчыларны сүктек. Шуларны сүгеп, Сталинның шәхесен Антей белән чагыштырып («Кыскача курс»ның соңгы битендә), тәмам алҗыгач, җәй башында имтихан бирдек.

Кырык бер ел узгач, Ибраһим Салахов романында укыйм. Казан ОГПУ-НКВДсында гаепсез корбаннарның канын эчүче аждаһа, коточкыч рәхимсез палач Бикчәнтәев Гәрәйша эшләгән теге елларда. Аның исемен ишеткәндә, тоткыннар тораташ булып катып калганнар. Ә инде эзләрне югалтырга кирәк булгач, бу палачны каядыр озатканнар.

…Теге тарихчы шул үзе булган икән.

Менә безне кемнәр укыткан! Бездән кем чыксын?

Без «Кыскача курс»тан имтихан биргәндә, училище өстендә «халыклар атасы»ның кылычы нык уйнап алды. Училищега очраклы килеп эләккән тупас, тәрбиясез бер укытучы НКВД органнарына донос җибәргән дигән хәбәр таралды. Җәй эчендә өч ирне юк иттеләр. Бу бит инде 1947 елның җәе. Тыныч тормыш җәе. Кемнәрне алдылар соң? Педагогика укытучысы, чын зыялы остаз, керәшен Константин Афанасьевич Ибаевны. Имеш, элек кадет булган. Рус теле, әдәбияты укытучысы, карт журналист, тәнкыйтьче, дәреслекләр авторы Хәлим Искәндәревне. Имеш, мулла малае икән, Галимҗан Ибраһимов белән дус булган. Физика укытучысы, фронтта утны-суны кичкән Әхәт Кариевны. Монысы – шагыйрь Әнәс Кариевның абыйсы, Әнәс Кариев исә безгә татар әдәбияты укыта иде. Әхәт абый, имеш, әсирлектә булган.

Менә шундый егетләр кинәт юкка чыктылар. Без училищены тәмамлап киткән идек инде, үзара очрашканда, гел теге явыз доносчыны сүктек. Мин аның монда исемен әйтә алмыйм, чөнки документым юк, бары тик иптәшләремнән ишеткәнне генә язам. Шулай да шартлы бер исем куймый хәлем юк. Чөнки бер малайның дәфтәреннән (немец теле өйрәнеп йөргән көннәрме икән?) аңа багышлап язылган бер җыр табылып, кулдан-кулга күчереп язып йөрткән идек. Ул җыр болайрак иде шикелле:

 
Аллер шолер һабен дас,
Гыйлмуш абзый – башы таз;
Аллер гейен һинаус –
Гыйлмуш абзый – зур авыз1.
 

Бу җырның тексты теге явызның үзенә дә эләгеп, күрше класста (үзе җитәкче булган) бөтен китап-дәфтәрләрне җыеп алып тентү ясаганы хәтердә. Андагы халык иҗаты! Әйтеп кара син халыкны гел куркып яшәгән дип. Ишетүебезгә караганда, ул дәфтәрләр арасыннан менә ниләр килеп чыккан.

 
Рәхмәтләр төшсен Ленинга –
Ике сыер саудырды;
Ләгънәт төшсен Сталинга –
Бер кәҗәгә калдырды.
 

Яки: «Сталинская влачь – көненә бер умач». Тагын: «Кәҗә асрамаган кеше – кулак; төрмәгә кермәгән кеше – дурак». Тагын:

 
Безнең авыл мәчетенең
Таш аның манарасы;
Алабута чумарасы –
Ысталин заманасы.
 

Яки:

 
Атыңны сат, сыйрыңны сат,
Алып җибәр кәҗәкәй;
Саусаң – сөте, сатсаң – ите…
 

Теге явыз әлеге корбаннарына боларның барысын ябыштырган, имеш. Күрәсең, 1947 елда алынганнарны инде атмаганнар. 1954 елдамы икән, болар исән-сау кайтканнар. К. А. Ибаевка, пенсиягә чыгу өчен, белешмәләр кирәк булган. Ул Арчага кайткан. Училищега кергәч, имеш, болай дигән:

– Станциядән Арчага менгәндә, бик ерак сукмаклардан уратып йөрдем. Теге кабахәт очрар да, шуны буып үтереп, яңадан төрмәгә керермен дип курыктым.

Ишетүемчә, алар өчесе дә иреккә чыккач озак яшәмәгәннәр. Яшь тә бар, аннан соң Сталин лагере Артек лагере түгел икәнен кем белми? Мин, кызганычка каршы, бу остазларымның берсе белән дә күрешә алмадым. Әмма теге явызны күрдем. Алтмышынчы елларның уртасы иде. Станциядән Арчага менә торган автобусны көтәбез. Ул заманда әле автобуслар кечкенә, алдан гына ачыла торган. Автобус Арчадан кеше төяп төште, туктады, ишек ачылды, ишек янына балалы хатыннар, карчыклар бөялгән иде, алар төшешкә утырырга дип чиратка баскан халык та байтак. Этеш-төртеш башланды. Шулвакыт мин үз күзләремә үзем ышанмадым. Алтмышларны узган теге явыз үзенең олы корсагы белән кинәт кенә чиратны бәреп таратты да тар ишеккә ыргылды. Әле автобустан беркем дә чыкмаган иде, әмма капкорсак, ишек янында чыгарга торган бөтен хатын-кыз, бала-чаганы изеп-сытып, эчкә ыргылды. Астан аның якасына ябыштылар, чалбарыннан өстерәделәр, яман, оятсыз сүзләр әйттеләр, ләкин теге үзенекен эшләде: сабыйлар, хатыннарны сытып эчкә узды һәм тәрәзә янындагы урынга лып итеп утырды. Автобус иңеп алды.

Мин Арчага җәяүле сукмактан гына мендем. Әйе, педагог Ибаев дөрес эшләгән. Мондый шәхес белән очрашмавың яхшы. Арча, аның училищесы миңа кызганыч тоелды. Нинди асыл затлар эшли иде анда элек…

 
Кәлабе җәһлә калдый
Гиздекең назендә сахралар…
(Син күңел ачып йөргән матур
Сахралар надан этләргә калды…)
 
Төрек шагыйре Кәмалбәк

…Югары уку йортларында шәхес культы корбаннарының балалары очрый: галимнәр. Ун кешелек безнең кафедрада алар өчәү, ә факультетта унлап. Ләкин ара-тирә башкасы да очрый. Мәсәлән, болай.