Минем кечкенә вакытта тыңлаган догаларымның берсе һәм иң еш ишетелгәне шул иде. Без кечкенә вакытта ук еллар бик әллә ни тыныч түгел иде. Моңа без ятлап үскән җырлар шаһит. Кайдадыр, Кытайда, канлы сугышлар бара иде һәм без җаныбыз-тәнебез белән Кытай хезмәт ияләре ягында, аларның азатлыгы ягында идек. Кайдадыр Испания җирләрендә сугыш бара, ә без җыр аркылы беләбез, безнең симпатияләр азатлык өчен көрәшүчеләр ягында.
Тынычлык, иминлек шулай бик кадерле, ул безнең халыкның рухына сеңгән иде. Әнә шуңа күрә карчыклар, кеше өенә килеп кереп түргә узгач, сәкегә әдәп белән янтаеп кына утырып, болай сүз башлыйлар иде:
– Хәерле бәрәкәт бирсен йортка, исән-сау торамсыз?
Безнең авылда «исәнмесез» дип түгел, әнә шулай мәгънәле, озын итеп сәламләшәләр иде. Ирләр исә урамда очрашканда, йортка кергәндә бик гади сүзләр белән болай исәнләшәләр:
– Ни хәлләрдә тагын? («Тагын»ның бу урындагы ролен мин әле дә аңлый алганым юк.) – Яки болай:
– Ни хәлләрдә ятасыз тагын?
Мондый исәнләшүдә ниндидер кайгыртучанлык, әдәп, әхлак нормалары чагыла, тынычлык, иминлек теләү сизелә иде. Исәнләшүнең бу формасы белән бер рус кызы (укытучы) кызыксынган иде. Аларга кергән һәр кеше йорт хуҗалары белән шулай исәнләшә икән. Ул моны күп ишетә торгач язып алган һәм миннән тәрҗемә итүне сорады. Әмма, тәрҗемә итеп күрсәткәч, ул шаккатты: «В каких обстоятельствах вы лежите?..» Һәр халыкның үзенә генә хас сүз бизәкләре, сүз-әхлак чуклары була, аларны тәрҗемә итеп маташырга кирәкми дә.
Олылар сөйләшеп утырганда да ара-тирә гел әдәп-әхлак кагыйдәләре, иминлек теләкләре белдерелә иде.
– Елларга иминлек бирсен.
– Бәндәләрне ач итмәсен.
– Балаларга тәүфыйк бирсен, – кебек изге теләкләр белән сәгатьләр буе самавыр янында сөйләшеп утыралар.
Авылның педагогикасы да күпмедер дәрәҗәдә эшләнгән. Гомуми педагогикадан тыш һәр гаиләнең үзенчәлекле, үзенә генә хас үрнәге, башкаларга тәэсир итү көче бар. Закир абзый, мәсәлән, гомере буе өендә, ишегалдында, урамда чисталык өчен көрәште. Көздән себерке әзерләп кую аның иң яратып эшләгән эшләреннән берсе иде. Закир абзый себеркесен тотып урамга әллә ничә чыга, ишегалдында бер салам яки бер бөртек пычкы чүбе күрсә, тынычлыгын югалта, йорттагы халыкны сүгә, кыскасы, көне буе себерке, көрәк, сәнәк белән мәш килә – аларның капка төбе, алар турысындагы урам, тары бөртеге төшсә, шуны табарлык дәрәҗәдә чиста була. Төгәллек, чисталыкка мондый таләпне мин флотта гына күрдем. Анда, учебный отрядта вакытта ук безне шулай өйрәттеләр: плацта бер шырпы табылса, часть командиры безне тезеп куеп болай ди иде:
– Ишегалды дуңгыз абзарына әйләнгән, анда шырпы ята. Ә бүген сугыш башланса? Ә?
Сугышка кадәр авылда аракы эчкән кеше барын мин белмим. Армиягә егетләр китәсе көннәрдә Бимәр русларыннан бал сатып алып ачы бал ясаганнары хәтердә. Күрше авылда бик саран, эшлекле, таза тормышлы бер кеше бар иде. Бары тик аның турында гына сөйлиләр иде: Арча базарында такта саткач, бер читүшкә ала иде (250 грамм); квартирага кереп, шуның яртысын чәй чынаягына салып ак күмәч манчып ашый икән. Калганын авылга алып кайта. Башкача аракы белән чуалган кеше күренмәде. Ни хикмәттер авыл халкының барысында да кушамат бар иде: бүре, чыпчык, карга, мәче, поши, кәҗә, сарык, үрдәк, тавык, чеби, әтәч, тәкә, тана, үгез һ.б., һ.б. Әйтергә кирәк, бу кушаматлар борын заманнан ук килгән һәм нәсел буенча күчеп тапшырыла бара. Әмма болар шул дәрәҗәдә кешенең характерына, рәвешенә, холык-фигыленә туры килерлек итеп ябыштырылганнар ки, читтән килгән укытучылар класста тәртип бозган, начар укыган балаларга интуитив рәвештә нәсел кушаматын әйтеп ачуланалар иде.
– Фәләнев, нәрсә син кәҗә шикелле сикереп йөрисең?
«Фәләнев» хурлыгыннан елап җибәрә:
– Кушамат әйтергә ни хакың бар синең? – дип, укытучыга бәйләнеп тә ала.
Ә тегесе берни дә белми әле.
– Фәләнева, нәрсә сарык шикелле аңгыраеп калдың? – дип, укытучы такта янындагы кызны ачулана.
«Фәләнева» такта яныннан туп-туры өенә йөгерә. Дәрес беткәнче тегенең әтисе килеп җитә:
– Праҗванҗә (прозвание) белән баланы хурларга ни хакың бар синең? – дип дулый.
1939 елда мәктәпкә Әсәдуллин дигән бер егет килде һәм, авылда кушаматның бик киң таралганына шаккатып, мәктәптә кушаматка каршы көрәш ачты:
– Кушамат әйткән баланың авызына сугарга рөхсәт итәм, – диде.
Ике-өч көн буе класс идәнендә кан тамчылары күренгәләде. Аннан тыелдык. Дөрес эшләгәнме ул укытучы, ялгышмы – анысын педагогика фәне белгечләре әйтер. Әнә алты малай үстерә торган такта яручы Әскый (Әсхәдулла) абзыйның үзенә аерым бер педагогикасы бар. Малай – биш. Яшь аралары – берәр дә, икешәр генә. Еллар авыр чак, йорт салып азапланган вакыт. Кием-салым җитми, кибеткә мануфактура (кием-салым, ситсыны авылда шулай дип йөртәләр иде) бик сирәк кайта. Ул арада фин сугышы, кысынкы көннәр. Ә малайлар шук. Дөрес, көне буе эшлиләр. Чабата ясыйлар. Әмма чабата ясап, бу дөньяда беркемнең дә алга киткәне юк әле. Кич була. Әсхәдулла абзый кичен чыгып китә, фәләнне-фәләнне күрәсе бар, иртәге көн өчен тегесен-бусын җайласы, сөйләшәсе бар. Әсхәдулла абзыйның хатыны, өйалды ишеген ачып, төз лапастан зур-зур өч кочак арыш саламы алып керә дә тасылдатып идәнгә җәя. Монысы булды постель. Безнеңчә – урын-җир. Төрткәләп, суккалап биш малайны шунда яткыра. Әмма малайлар бит әле ул! Салам бит әле ул! Шунда бер аунап алмыйча түзеп кара әле син! Һәм мәхшәр көне башлана. Бу мәхшәр тамашасы бервакыт шул дәрәҗәдә кыза ки, кайда малай, кайда салам икәнен аерып алмаслык була. Нәкъ шул вакытта, ишекне дык итеп ачып, ата кайтып керә. Бичара малайлар уен белән кызып моны әле белмиләр, сизмиләр. Әсхәдулла абзый да ашыкмый, бүреген ишек өстендәге чөйгә элә, чикмәнен салып мич кырына куя, борын суын бушатып ала. Һәм бер сүз әйтмичә матчага үрелә. Матча астында исә ике-өч көн саен алыштырылып, яңартылып торучы җиде-сигез тал чыбыгы. Ата кеше шуның озынрагын сайлап ала. Чажылдатып салам өстенә берне селти һәм шул тавыш белән шок алган малайлар электрон исәпләү машинасындагы төгәллек белән салам арасыннан бер-бер артлы сыртлары, аяклары, йомшак җирләре белән сикереп чыгып кына торалар (аңлы рәвештә түгел). Беренче кисәтү чажылдавын исәпләмәгәндә, тал чыбыгы нәкъ биш тапкыр сызгырып ала. Ник бер генә ыңгырашу, ник бер генә елау! «Педагог» тарафыннан ник бер генә сүз!
Малайлар эшлекле, тәртипле булып үстеләр. Тик олысы гына, сугышка китеп, 18 яшендә һәлак булды.
Халык арифметикасы – монысы гаҗәп – күптөрле формада һәм катлаулы иде. Бер генә мисал: тун, толып, тире чалбар тегүче Хәсән абзый капка төбендәге бүрәнәдә утыра. Ирләр җыелган. Яшьләр дә бар. Куе, тәмле әңгәмә бара. Кичке аштан соң һәркемнең кәеф әйбәт. Хәсән абзый арифметикадан проблемалы мәсьәлә бирә:
– Алтмыш капка, һәр капкада алтмыш боҗра, һәр боҗрада алтмыш ат. Ул ничә була?
Кеше – очына чыга алмый гаҗиз. Алтмыш тапкыр алтмышың… Алтмыш боҗра атың… Алтмыш кырыкмыш капкаң… – дип буталып бетәләр. Хәсән абзый исә бармак, бармак буыннарын әллә нишләтеп кенә чукыштырып ала да әйтә:
– Ике йөз уналты мең, – ди.
Бу картлар, баксаң, алгебраның бер бүлеген өйрәнеп, санның кубын (603) табып утырганнар икән.
Бервакыт миңа турист булып Урта диңгез илләрендә йөрергә туры килде. Туристларның бик күбесенең чит илгә беренче чыгуы иде. Одессадан кузгалып китүгә, палубада сөйләшеп барган хатыннарның сүзләрен хәтерлим:
– Чит илләрдә ашаганда шау итеп сөйләшү модада икән…
– Юк, юк, алай гына түгел. Иң модалысы – ашаганда кычкырып көлү. Анда анекдоттан кычкырып көлмәү культурасызлык санала икән.
Мин монысын әйткән хатынга күз салдым: юан гәүдәле, саллы бер хатын. Салон-ресторанда ул көлгәндә, теплоход суга сеңеп киткән сыман була иде. Чит ил рестораннарында да берничә көн ул шулай көлеп карады. Бераздан аңлады: мондый көлүче бер ул гына икән.
Шунда мин үзебезнең авылның тегүче Хәсән абзыйны хәтерләдем: алар гаиләсендә ашау вакытында сөйләшү тыелган иде. «Хәсәннәр сөйләшмичә ашыйлар икән» дип телгә алып әйтүчеләр була иде. Берничә еллардан соң мин Сеченов, Павловларның хезмәтләре белән таныштым, медицинага караган кызыклы китаплар укыдым. Ризык әйбәт эшкәртелсен өчен, озак чәйнәп, сөйләшмичә ашарга кирәк диләр барысы да. Аннан шундый ук таләпне хәрби хезмәттә дә күрдем. Учебный отрядта рота-рота булып ашап утырганда, старшина әледән-әле:
– Разговорчики! – дип кисәткәләп тора иде.
Намуслылык, алдашмаучылык кебек сыйфатларны да халык үзе тәрбияли. Бу сыйфатлар уенда (хәрәмләшмә), сабан туенда (аяк чалма), бүрәнә күтәргәндә (авырлыкны тигез күтәрергә) һ.б. бик күп урыннарда тәрбияләнә. 1938 елгы Сабантуйда йөгерештән килүче малайларның алдына мәйданга килеп җитәр алдыннан гына йөгерештә катнашмаган бер ят малай кушыла да уртага беренче булып керә. Моны сизмәстән, картлар бу малайга бүләкне биреп тә өлгерәләр. Әмма бүләк алдакчы малайга кыйммәткә төшә: аны йөгерешче малайлар ил-умач итеп кайтарып җибәрделәр. Шуннан соң ул үз гомерендә бер тапкыр да кеше алдамагандыр.
Икенче бер вакыйга хәтердә: кемгәдер килеп кунак булган яшь бер ир урамда тавыш чыгарган, сугыша башлаган. Сүз белән тыя алмагач, ирләр, ат дилбегәсе алып чыгып, аның аягын-кулын бәйләделәр дә урам уртасындагы чирәмгә салдылар. Теге сүгенгән саен башына бер чиләк чишмә суы коеп тордылар. Кыйнашу, сугышу, алдашу, сүгенү авылда бик хурлыклы эш исәпләнә иде.
– Фәлән кеше бик ямьсез сүз әйтте, шул авызлары белән ничек ризык кабар икән ул, – дип, карчыклар сөйләнә иде.
Халык рухын бер дә рәнҗетергә ярамый. Миңнислам исемле ташбаш бер малай бар иде. Безне, кечкенәләрне, мәчет ишегалдына җыеп керә дә карнизлардан, тәрәзә өсләреннән чыпчык оялары актарып, алсу тәнле, әле йон чыкмаган бер кепка чыпчык баласы төяп төшә. Шуларны зур таш өстенә куя да икенче бер зур ташны алып өсләренә бәрә. Без куркышып торып йөгерәбез, ә Миңнислам шат. Аның ул гадәтен белгән карт-коры гел әйтә иде:
– Кош каргышы төшәр әле. Үзе дә шулай булыр әле…
Миңнислам сугыштан да исән кайтты, әмма эш вакытында җир астында калып басылып үлде. Бу идеализм түгел, әхлак нормаларының бер чиге бар: шул чикнең теге ягына – начарлык ягына адым атлаган кеше тормышта аның җәзасын таба. Ни өчен идеализм түгел? Шуның өчен ки, дини идеология, бу дөньяда начарлык эшләсәң, җәзасын теге дөньяда күрерсең, дип өйрәтә. Ә монда – дөньяныкы дөньяда.
Кешеләрдә бердәмлек рухы – шулай ук ата-бабадан килгән матур омтылыш. Моның бик матур үрнәген безнең күрше Камәр түтидә күрергә була иде. Шәһәрдә катык-сөт җитми дип, Камәр түти җәй буе өендә Казандагы, Арчадагы таныш-белешләренең кыска итәкле яки кыска чалбарлы, озын ботлы җиде-сигез баласын асрый иде.
– Әйдә, ашасыннар, катык-сөткә бер күбендереп җибәрермен, – дип, Казан-Арча тирәсенә барган саен ике-өч бала ияртеп кайта иде. Икенчесе – Камәр түтинең мунчасы. Зур кара мунча. Зур ләүкә, озын эскәмия. Зур казан, кисмәкләрдә су.
– Әйдә бар, кайнар суы да, салкыны да җитәрлек, баш җуарга әче катыгы бар, миллеге ләгәндә булыр. Муйчаласы (мунчала) – тәрәзә төбендә, сабыны – эләүкәдә (ләүкәдә). Әйдә бар, муйча (мунча) кереп чыккач, чәй тәмле була…
Камәр түти шулай ди-ди кичке якта бөтен күрше-тирәне йөреп чыга.
О проекте
О подписке