Ләкин газета-журналлар үз авторларының псевдонимнарын бик сирәк ачкан. Баштарак кайбер «саксызлыклар» очраса да (мәсәлән, «Йолдыз» газетасы, 1906 елгы 70 нче санында бер авторны ача, газетаның язышучыларын «Җим-нун»ның Җарулла Насиб икәнлеген әйтә), ахырга таба авторларын сак астына ала. «Йолдыз» үзенең меңенче санын бәйрәм иткәндә әсәрләре, мәкаләләре, хатлары басылган авторларның исемлеген бирә. Ләкин исемлектә Г. Ибраһимов аерым, Габди аерым, Һ. Максуди белән Хәерби дә аерым биреләләр… Бу – авторларның хокукын саклауга бер мисал. «Йолдыз»ның 1911 ел, 706 нчы санында М. Укмасыйның «Интикад» исемле мәкаләсе басылган. Анда болай диелгән: «…татар дөньясында тәнкыйтьчеләремез сирәк-мирәк кенә ялтырый башладылар… «Имгәк» имзалы Галиәсгар Камал җәнаплары…» Редакция исә мәкаләнең ахырына болай дип өсти: «Имгәк» – Г. Камал имзасы түгел». Ләкин псевдонимның кемнеке булуын ачмый.
«Йолдыз»да «Тимербай» псевдонимы белән «Сәйранга чыгу» исемендә бер фельетон басылган. Анда «Фәтхулла хәзрәт» повесте тәнкыйть ителә һәм Ташмөхәммәтнең «Яңа бистәдә, Малый Симбирский урамда» яшәүче автор икәнлеге әйтелә24. Ташмөхәммәт исә, «Йолдыз» идарәсенә хат язып, псевдонимга расшифровка ясауга протест белдерә: «Псевдонимнарга ияләрен танытырлык тәгърифләр гыйлавә итү матбугат әдәбеннән хариҗ; Тимербай әфәнде булса, Ташмөхәммәтнең адресын да укучыларга гарыз итә»25.
Псевдонимнарны ачуда мемуар әдәбиятыннан файдалы мәгълүмат алып була. М. Гали үзенең бер истәлегендә татар әдәбиятына кагылышлы ике псевдонимны ача. Редакциягә килеп кергәч, аны Г. Камал болай дип каршы алган:
«– Мәшһүр Әүхәди шушымыни инде ул? Кил, алай булса, танышыйк үзең белән, мин үзем дә мәшһүр «Ишан Гали» булам, – дип көлеп кулын бирде…»26.
Язучының псевдоним алуы нәрсәгә нигезләнгән? Моның татар әдәбияты һәм публицистикасы өчен характерлы үзенчәлекләре бармы? Хәзер шул сорауга җавап биреп карыйк.
Җитди матбугат органнарында баштарак псевдоним сирәк күренә. Кем нәрсә язса, үз исемен куеп бастыра. Ләкин тора-бара матбугат органнары авторларга карата талымчанлык күрсәтә башлыйлар. Газета-журналларның соңгы полосаларында җаваплар бүлеге ачыла. Анда «язган нәрсәгез басылырлык түгел» яки «шигырь язуыгызны ташлагыз» дип тә җавап урнаштыралар. Редакцияләр белән корреспондентлар арасында полемика башлана. Язучы-хәбәрчеләр челтәре киңәйгән саен редакциягә яраксыз материал да күбрәк килә. Конкурентлар арасында югалып калмас өчен стабильләшкән газета-журналлар үз тирәләренә әдипләрне тартырга тырышалар. Шулай итеп, һәр газета-журнал тирәсендә ныклап эшли, көндәлек-айлык санны әзерләп бара торган җиде-сигез язучы туплана. «Вакыт»та – Ш. Камал, Б. Шәрәф, Җ. Вәлиди, Ф. Кәрими; «Йолдыз»да – Г. Камал, К. Бәкер, Г. Ибраһимов, Г. Тукай, Ф. С.-Казанлы, С. Рахманколый, Г. Кәрәм; «Идел»дә – С. Рәмиев, С. Сүнчәләй; «Шура»да – Р. Фәхретдинов, Ф. Кәрими, Г. Ибраһимов, З. Бәшири; «Кояш»та – Ф. Әмирхан… Болар бик күп һәм бик еш язалар. Кайвакытта атналар буена төрле темага һәр көн саен мәкалә биреп баралар. Бер үк исем белән укучыларны ялыктырмас өчен, бу сәләтле журналистлар һәм язучылар үзләренең әсәрләренә псевдонимнар тагалар. Ләкин кайвакытта көн саен бер мәкалә биреп бару гына да редакцияне кытлыктан коткара алмый. Язучы-журналист газета-журналның бер үк санында икешәр мәкалә бастыра башлый. Нәтиҗәдә автор үзенә берничә псевдоним алырга мәҗбүр була. Кыска гына әдиплек һәм журналистлык гомерендә гаҗәп күп шигырь, мәкалә, фельетон язган Тукайда псевдонимнар күп булуның сәбәбе әнә шул; Октябрь революциясеннән соң «Татарстан хәбәрләре» һәм башка матбугат органнарында көненә икешәр-өчәр мәкалә бастырган язучы-журналист Ф. Бурнашта псевдонимнар күп булуның сәбәбе дә шуның белән аңлатыла. Г. Ибраһимов, Ф. Әмирхан, Ф. Кәрими һ. б. бик күп әдипләрнең берничә псевдоним кулланулары – күп язу, матбугатта көн саен диярлек катнашып баруларыннан туган хәл.
Псевдонимнарның зур күпчелеге юмористик-сатирик әдәбиятка хас. Г. Тукайның җитди әсәрләренә, нигездә, имза ачык куелган. Бу хәл инде жанр үзенчәлегеннән килеп чыга. Ни өчен халыкны «Шүрәле» булып кытыкламаска, ни өчен берәр кадимчегә «Гөмберт» итеп китереп сукмаска?
Әдәбият дөньясында язылмаган бер закон, ниндидер бер сәер күренеш бар: язучы, тәнкыйтьче, драматургларның күп өлеше башта әдәбиятта шигырь белән күренәләр, Ш. Камал, Җ. Вәлиди, Г. Сәгъди шигырь язганнар. Озак та үтми, болар үзләренең төп юлларын табалар һәм шигырь язудан баш тарталар. Ләкин барысы да түгел. Мәсәлән, Г. Сәгъди әдәбият теориясе буенча гыйльми хезмәтләр яза. Бер яктан, ул башка шагыйрьләрнең әсәрләренә анализ ясаган, тәнкыйтьләгән, икенче яктан, «Шура»да үзе бик еш кына урта кул шигырьләр бастырган. Әдәбият теориясе белән шөгыльләнгән (димәк, башкаларны өйрәткән) галим үзенең урта кул шигырьләренә «Г. Сәгъди» дип имза куярга җөрьәт итмәгән һәм «Рухи», «Зәүкый», «Фикри» кебек псевдонимнар алып, галим Габдрахман Сәгъдинең абруен саклаган.
Патша хөкүмәтен тәнкыйть иткән, ачыктан-ачык социаль мәсьәләләр күтәргән әсәрләрне реакция һәм яңа революцион күтәрелеш елларында либераль матбугатта псевдоним белән бастырганнар. Бу хәл цензураның, администрациянең эзәрлекләвеннән качарга омтылу белән аңлатыла.
XX йөз башы татар әдипләреннән яңа революцион күтәрелеш елларында Г. Ибраһимов, М. Гафури, Г. Коләхметов, Г. Камал, Г. Газиз, Г. Тукай, Ф. Әмирхан, С. Сүнчәләй, Ф. Кәрими һ. б. жандармерия күзәтүе астында булганнар. Псевдонимнарны актив кулланучылар да шулар. Псевдоним куллану газета-журнал полосасын цензор укыганда цензорны әсәртмәс өчен кирәк булган. Чөнки цензура эчтәлеккә караганчы башта авторның шәхесенә игътибар иткән. Ышанычсызлар исемлегендә түгелме? Ә патша чиновниклары өчен һәр язучының, журналистның матбугат битләрендә күтәрә торган тематикасы якынча мәгълүм. Шуңа күрә авторына карап цензураның игътибар дәрәҗәсе дә төрлечә булган.
Цензурадан узарга тырышу, аның игътибарын автордан читкә юнәлдерергә омтылуның рус публицистикасында бай тарихы бар. Рус телендә чыккан «Современник», «Отечественные записки», «Дело» журналлары һәм Герценның «Колоколы» псевдонимны матбугатның әһәмиятле элементына әверелдерәләр27. Маркс, Энгельс, Ленинның псевдонимнардан киң файдалануы революцияләр тарихына барып тоташа. В. И. Ленинның йөздән артык псевдонимы булган. Бары тик Октябрь революциясеннән соң гына ул үзенең чын фамилиясен куя башлаган, ләкин җәяләр эчендә төп псевдонимын саклаган: В. И. Ульянов (Ленин)28.
Псевдонимнар алуның татар әдәбиятында үзенчәлеге дә бар. Мондый үзенчәлек бигрәк тә мөлкәтле катлаудан чыккан авторларда күзгә ташлана. Аларның мохите өчен язучылык эше – дәрәҗәле эш түгел. Г. Камалның әтисе, мәсәлән, улының язучы булып китүенә риза булмаган. Ф. Әмирхан болай дип искә ала: «Фәтхулла хәзрәтнең үлгәч терелүе» дигән кыйсса яза башладым. Әти, Йосыф хәзрәтне тәхкыйрь итәсең дип, башыма кыямәтләр кубара». Г. Газизнең атасы – Казанның атаклы купецы Салих Гобәйдуллин. Аның белән шәһәр управасы да, губернатор да исәпләшә. Халык арасында да исеме зур. Ләкин аның улы, башка бай балалары кебек, кибет, контора, банк эше белән түгел, бәлки дәрәҗәсез булган «язу-сызу» эше белән шөгыльләнә. Казанның зур сәүдәгәре Мөхәммәтшакир Габдрәхимовның улы да, әтисе теләгенә каршы килеп, кибет-сәүдә эшенә кул селти һәм язучылык эшенә керешә. Әнә шулай итеп, мөлкәтле катлаудан чыккан каләм әһелләре псевдоним куллануга барганнар.
Татар демократ язучылары, журналистлары арасында, дин хезмәтчеләре семьясыннан чыгып, ислам динен, шәригатьне тәнкыйть итә башлаучылар бар. Ата-анасын рәнҗетмәү, туган-тумача арасында аларны кыен хәлгә калдырмау максаты белән алар, үз исемнәрен яшереп, кадими мәдрәсәләрдән, корсак колы булган муллалардан, халык җилкәсендәге ишаннардан, дини журналлардан ачы рәвештә көлгәннәр. Ф. Әмирханның «Дин вә мәгыйшәтчеләр», ишмиләрдән көлеп язган фельетоннары «Ташмөхәммәт», «Зәмзәметдинов» псевдонимнары белән басылганнар. Ләкин шул ук чорда педагогика, әдәбият мәсьәләләренә багышлап язган мәкаләләренә ул «Ф. Әмирхан» дип имза куеп барган. Моның да традициясе әдәбиятта бик тирәннән: католикларны фаш иткән памфлетларын Д. Дефо, Вольтер һ. б. аноним рәвештә бастырып килгәннәр. Шуннан Г. Газиз, Г. Сәлман (Газиз Гобәйдуллин), Ташмөхәммәт, Зәмзәметдинов, Дамелла (Фатих Әмирхан), Бикчәнтәй угылы (Гали Рәхим) кебек псевдонимнар туган…
Язучы яки публицистның күтәргән темасы белән аның социаль хәле арасында аерма зур булганда да псевдоним кулланыла. Моның мисалы – Дәрдемәнд. Бу исем шагыйрь характерының төп сыйфатын күрсәтә, фарсыча – кайгылы, бичара, гаҗиз дигән сүз. Псевдономастикада мондый исемне «френоним» дип атыйлар (русларда – Горький, Скорбный һ. б.).
Ни өчен әдәбиятта Закир Рәмиев исеме түгел, ә Дәрдемәнд исеме йөри? «Дәрдемәнд» сүзе бит фактта шагыйрьнең үз фамилиясен бөтенләйгә кысрыклаган һәм әдәби фамилиягә әйләнгән. Моңа җавапны шагыйрьнең социаль хәленнән чыгып эзләргә кирәк. З. Рәмиев – татарлар арасында танылган бай. Хәзер шушы байның татар матбугатында чыккан беренче шигыренә игътибар итик:
Ягъни, үзенең фаэтоннары, конторалары, миллионнары булган бай җир йөзен болай күрә: анда җәберләнгән, кыерсытылганнарның күз яше, җәберләүчеләрнең корбаннары… Бу шигырьгә ничек инде «Закир Рәмиев» дип кул куясың? Шагыйрь монда хәтта «Дәрдемәнд» дип тә түгел, ә «Д» хәрефе белән генә имза куйган. Ләкин «Вакыт»та басылган аз сандагы рәсми мәкаләләренә ул «З. Рәмиев» дип кул куйган (мәсәлән, 1906, № 24; 1917, № 2286). Әдәбиятка аяк баскан, сәнгать дөньясына зур дәрт белән омтылган яшь язучыны, шагыйрьне үзенең иң гади исем-фамилиясе канәгатьләндерми башлый. Ниндидер күркәм, кешедә булмаган, поэтик яңгырашлы исем аласы килә. Мәсәлән, Тукай «Габдулла Мөхәммәтгариф улы» яки, һич югында, «Габдулла Гарипов» булырга тиеш иде. Ләкин ул үзенең иң беренче публикациясенә үк «Габдулла Тукаев» дип имза куя.
Кыскасы, көнкүрештә ияләнелгән, таушалган фамилиядән качарга тырышу псевдонимнар тууга шулай ук бер сәбәп булган.
Псевдонимнар алуда берәр закончалык бармы, аларның эчтәлеге язучының шәхесенә мөнәсәбәтлеме? Безнең уебызча, бу принципиаль мәсьәлә түгел. Чөнки язучының иҗат манерасы, шәхесенә бернинди мөнәсәбәттә булмаган псевдонимнар шактый гына. Әйтик, тәнкыйтьче Г. Кәрәм кайвакытта «Әкмәли» дип кул куйгалаган икән, авторның иҗат юнәлешенә моның бернинди бәйләнеше юк. Ләкин инде Тукай үзенең сатирик әсәрләренә «Шүрәле», «Бичура» дип кул куйган икән, моның, әлбәттә, эчке мәгънәсе бар. Ул – шагыйрьне әдәбиятка алып килгән инешләрнең башлангычына ишарә. Ягъни ул халыкча көлә, халыкча чеметә, автор–халыктан. Г. Сәгъди дә «Зәүкый», «Фикри», «Рухи» кебек исемнәр белән үзенең эчке дөньясын, әдәбиятка мөнәсәбәтен белдерергә омтылган. С. Рәмиев үзенә «Себектәгин» псевдонимын алган икән, бу да очраклы булмаса кирәк, Себектәгин – төрки ханнарның берсе, Һиндстанда, Әфганстанда яу башлыгы булып дөнья шаулаткан кеше. Татарның тыныч вәзенле, салмак эчтәлекле поэзиясенә шаулап җил-давыл булып килеп кергән С. Рәмиев, бәлки, әдәбиятта үзен яу башлыгыдай хис иткәндер? Ф. Кәрими дә, гомере буе «Вакыт»ка баш мәкаләләр яза-яза талгач, «Карт эшче» яки «Каләм» дигән псевдоним алырга үзен хаклы санагандыр?
Кыскасы, псевдонимнарның мәгънәсе принципиаль әһәмияткә ия булмаса да, кайбер язучының шәхесен, әдәбиятка мөнәсәбәтен азмы-күпме билгели ала.
XX йөз башы татар әдәбиятында һәм публицистикасында очраган әдәби исемнәрне түбәндәге группаларга бүлеп карап булыр иде.
Анограммалар. Үз фамилиясендәге хәрефләрнең урынын алмаштырып язу. Мәсәлән, «Йолдыз»ның 1912 ел, 383 нче санында «Курайчы» дигән бер лирик хикәя басылган. Хикәя үзенең әдәби эшләнеше ягыннан уртакул әсәрләрдән саналырлык. Авторы «Мөстәмыйг» дип күрсәтелгән. Әгәр моны анограмма дип кабул итсәк, бу псевдоним журналист, әдәбиятчы Гыйсмәти фамилиясе үзгәртеп ясалган дигән нәтиҗәгә киләбез. Ләкин «Мөстәмигъ» – гарәпчә «тыңлаучы», «колак салучы» дигән сүз дә әле.
Аноним әсәрләр. Болары аерым мәкаләләр, әсәрләр формасында гына түгел, хәтта аерым китаплар формасында да шактый. Мәгърифәтчелек тенденциясе белән сугарылган хикәя, кечкенә романнар, үгет-нәсыйхәт белән тулы шигырь китаплары – китапханәләрдә әнә шундый аноним байлык тулып ята. Бу әсәрләрнең кайберләре Ф.Кәриминеке дип уйларга мөмкин. Мәсәлән, 1914 елда Оренбургта Кәримев-Хөсәенов матбагасында «Фәлан» псевдонимы астында басылып чыккан «Күңелсез көннәр» исемле хикәя китабы бар. Хикәя әхлак нормаларын пропагандалауны максат итеп куйган. Анда Хафиз исемле бер егетнең Салихә исемле кызны бәхетсез итүе турында сөйләнә. Геройлар икесе дә һәлак булалар. Әсәрдә укыту, мәгърифәт мәсьәләләре күтәрелә. Образлар төссез, алар авторның әйтергә теләгән фикерләренә иллюстрация булып кына хезмәт итәләр. Стиле дә Ф. Кәриминекенә бик ошаган. Әлбәттә, башка чыганаклар буенча тикшермичә моны раславы кыен. «Фәлан» имзасы белән «Шура» журналында да матур гына бер-ике хикәя, юлъязма басылган. Мәсәлән, «Истә юк чакта очрашу» (1914, № 17) дигән лирик хикәя тел-стиль чаралары буенча да, куелган проблемасы буенча да (эчкечелекнең саф мәхәббәтне харап итүе) уңай геройларын мәгърифәтчелеккә хезмәт иттерү ягыннан да (мәгърифәтле, Европа белеме алган студентлар тормышын тасвирлау) алда тикшерелгән хикәягә аваздаш. Бәлки, безнең алдыбызда Ф. Кәрими әсәрләредер?
Аноним әсәрләр – китаплар чыгару татарларда шулкадәр киң таралган ки, бу традиция хәтта яңа чорда да дәвам иткән. Ә. Кәримуллинның «Татар матур әдәбияты библиографиясе (1917–1960)» дигән белешмәлегендә татар телендә авторлары күрсәтелмичә чыгарылган китапларның исемлеге бирелә. Алар арасында хәтта аноним пьеса китаплары да бар.
Геронимнар. Язучы үз әсәрендәге персонажның исемен яки мифик геройның исемен псевдоним итеп йөртә. Мәсәлән, Тукай – «Шүрәле». (Соңгы заманда: «Мокамай», «Мокамайның якын кардәше» – Такташ псевдонимнары.)
Койнонимнар. XX йөз башы әдәбиятында очрамый диярлек. Койноним – берничә авторны эченә алган гомуми псевдоним. Русларда, мәсәлән, Козьма Прутков. Бездә, революция көннәрендә – «Әүлия һәм компаниясе» (Г. Камал һәм В. Шәфигуллин), «Канәзагель» (Кави Нәҗми, Закир Гали).
Әдәби фамилияләр. Болары әдипнең чын фамилиясен бөтенләй кысрыклап чыгарганнар. Тукай (Габдулла Мөхәммәтгариф улы), Дәрдемәнд (Закир Садикъ улы), Гумир Толымбайский (Габделхак Шәяхметов), Шамун Фидаи (Касыйм Шакирҗанов), Гыйффәт туташ (Заһидә Бурнашева) һ. б.
Күмәклек исемгә (имя нарицательное) корылган псевдонимнар. Болары авторның профессиясенә ишарә ясый. Мәсәлән, «Карт эшче», «Каләм» – Ф. Кәрими, «Кызыл», «Сул» – революционер Х. Ямашев псевдонимнары.
Палиноним – авторның исемен яки фамилиясен кире яктан укып ясала. «Ирдас» – Садри (Җәләл), «Феакут» – Тукаев, «Йәкәнеч» – Ченәкәй.
Пароним – авторның исеменә яки фамилиясенә якын авазлардан ясалган псевдоним. «Сәләй» – Сәлах Атнагулов, «Җәләй» – Җ. Вәлиди.
Преноним – бер генә исемнән торган әдәби имза. XX йөз башы әдәбиятында бу хәл бары тик Дәрдемәнд исемендә генә күренә. Соңгы елларда совет әдәбиятында урын алып бара. Җамбул, Зөлфия, Зөлфәт һ. б.
Френоним – әдип иҗатындагы яки характерындагы төп сыйфатны билгели. Татар әдәбиятында сирәк очрый. «Сәмави» – Төхфәт Гыйззәтуллинның псевдонимы.
Цифроним – цифралар белән бирелгән псевдоним. Революциягә кадәрге татар әдәбиятында очрамый. Революциядән соң сыйнфый көрәш елларында дошманнар эшче һәм авыл хәбәрчеләренә террор куллана башлагач, «Татарстан» газетасы битләрендә күренеп ала. Редакциядә бу шифрның «ачкычы» саклана, ә хәбәрче имза урынына үзенә һәм редакциягә генә билгеле бер цифр куя. Цифронимнар популярлашып китә алмаганнар («Шагыйрь № 1» – Такташта очрый).
Шаяртулы псевдоним. Тукайда, Ш. Мөхәммәдевтә, Ф. Әмирханда күп очрый. Максаты – комик эффект тудыру. Мәсәлән, татар кадим мәдрәсәләрендәге уку тәртипләрен сатира уты белән көйдергән Ф. Әмирхан үзенең имзасын «Дамелла» дип куя. Дамелла (Дамелля) – зур укымышлы, дәрес бирүче кеше дигән сүз. Яки «Ташмөхәммәт». Ислам диненең кануннары буенча Мөхәммәт исемен әйткәч яки ишеткәч, салават әйтергә тиешсең. Балага Мөхәммәт исемен кушарга ярамый, аны бары тик төп исемнең башына яки азагына гына кушарга мөмкин. Мәсәлән, Мөхәммәтзакир, Шәмсемөхәммәт һ. б. Ә сатирик Ф. Әмирхан, ислам кануннарына чакыру ташлагандай, үзенә «Ташмөхәммәт» дигән псевдоним ала, изге Мөхәммәт исемен ташка әверелдерә. Монда, әлбәттә, эчке мәгънә бар. Шаяртулы псевдоним Тукайның сатирик әсәрләрендә дә киң кулланылган һәм Тукай моңа зур әһәмият белән караган. «Бу мәкаләләрне дөрес басарга иҗтиһат итегез, – ди ул «Ялт-йолт» редакторы Әхмәт Урманчиевка язган бер хатында. – Әлбәттә, бик шәп чыкмадылар. Моны «Шүрәле» имзаи шәрифе куймавымнан да аңларга мөмкин» (курсив безнеке. – М. М.).
Этнонимнар. Авторның милләтен күрсәткән псевдонимнар. Мәсәлән, «Татар хатыны» – Заһидә Байчурина.
Псевдогинимнар – ир язучыларның хатын-кыз фамилиясен яки хатын-кыз язучыларның ирләр фамилиясен йөртүе. Әдәбият тарихы мондый мисалларга бик бай. Татар әдәбиятында сирәк очрый. Мисаллар: Ф. Сәйфи-Казанлы – «Ф. Камалова», Г. Камал – «Г. Камалетдинова», «Зәйнәб Камалетдинова», Һ. Такташ – «Һәдия Хәйрулла кызы».
Югарыда күренгәнчә, псевдонимнар татар әдәбиятында шактый зур кулланыш тапканнар. Октябрь революциясеннән соң псевдоним куллануның практик хаҗәте калмаса да, татар әдипләре арасында псевдоним сәхнәдән төшмәгән. Шуңа күрә псевдонимнарны махсус өйрәнү һәм алар буенча бер белешмәлек төзү киләчәкнең бурычы булып кала. Татар әдәбиятында гына түгел, рус газеталарында татар әдәбияты турында язып чыккан авторларның да (мәсәлән, «Камско-Волжская речь»тә «Мусульманка», «День» газетасында Тукай турында «Татарский Пушкин» дигән мәкалә урнаштырган Н. Поволжанин һ. б.) псевдонимнарын ачарга кирәк. Ә моның өчен укырга, шул чорның газета-журналларын өйрәнергә, бик күп белешмәләрне актарырга кирәк.
Псевдонимнарны гыйльми дәрәҗәгә куеп өйрәнмәү әдәби мирасны бастырып чыгарганда адашуларга юл куя. Язучыга чама белән псевдоним ябыштыру, имзасыз әсәрне фәлән-фәлән язучыга дәлилсез генә тагып кую әдәбият тарихын бутый. Әйтик, Тукай «Ялт-йолт»та эшләгән икән, бу әле журналдагы барлык имзасыз әсәрләрне Тукай язган дип уйларга хокук бирми. Әдәби мирасны дөньяга чыгаручылар исә күренекле язучылар, журналистлар эшләгән матбугат органнарындагы имзасыз әсәрләрне, бернинди дәлилсез, бу язучыларның әсәрләре дип укучыга тәкъдим иткәлиләр.
Марксизм-ленинизм классикларын бастырып чыгарганда, мәсәлән, алай итмиләр. КПСС Үзәк Комитеты каршындагы марксизм-ленинизм институты В. И. Ленин әсәрләрен чыгарганда киләчәк эзләнүләр һәм тикшеренүләр өчен юл калдырып, Ленин тарафыннан язылу ихтималы булган әсәрләрне аерым күрсәтеп бирә. Шунда ук редакцияләвендә Ленин катнашкан әсәрләрнең исемлеге бирелә. Бу ысулны әдәбият тарихында да куллану файдалы булыр иде. X. Госман, мәсәлән, 1960 елда Г. Кандалый җыентыгын нәкъ әнә шул принциптан чыгып төзегән иде. Кандалый шигырьләренең бик нык халыклашкан һәм шагыйрьнең үзенең дә халыктан бик күп алганлыгын истә тотып, X. Госман бу китапта үзе авторын аныклый алмаган шигырьләрне «Г. Кандалыйныкы булуы ихтимал әсәрләр» дигән бүлеккә туплап бирде. Моны хәзер Тукайга карата да кулланалар.
Әдәбият тарихын тикшергәндә, безгә рус совет галимнәреннән өйрәнү җитеп бетми кебек. Алар әле дә булса Пушкин, Лермонтовларның әсәрләренә, биографияләренә кагылышлы документлар табалар, аларны өйрәнәләр, бәхәсләшәләр. Аерым әдипләрнең мирасын бастырганда җибәрелгән бер хәреф хатасын төзәтү мәсьәләсенә зур гына галимнәрнең катнашып полемика алып барган очраклары бар. С. Есенинның бер поэмасында нибары бер хәрефне ялгыштыру да полемикага сәбәп булды һәм Есенин текстының дөрес укылуына ирешелде31. Безнең әдәби мирасыбызны өйрәнгәндә дә шундый таләпләр куелса, әйбәт булыр иде. Чөнки XX йөз башы татар әдәбияты – безнең әдәбият тарихыбызның иң катлаулы чоры. Бу чорның демократ карашлы язучылары күптөрле матбугат органнарында авыр шартларда, бер яктан, самодержавиегә, икенче яктан, татар милләтчеләренә, татар буржуаларына каршы көрәш алып барганнар.
Псевдономастиканы әдәбият тарихын өйрәнүнең әһәмиятле тармагы итеп танырга вакыт җитте.
XX йөз башы татар демократик язучыларының барлык әсәрләренә тулы библиография, шул чор әдәбияты һәм публицистикасында очраган барлык псевдонимнарның сүзлеген төзү әдәбият тарихын теоретик яктан өйрәнүнең материаль базасын тәшкил итәр иде.
Казан утлары. – 1973. – № 12
О проекте
О подписке