ХХ йөз башы татар әдәбиятында моңарчы махсус өйрәнелмәгән өлкәләрнең берсе – псевдонимнар мәсьәләсе. Мәгълүм булганча, Бишенче ел революциясе тәэсирендә төрле төбәкләрдә бик күп санда газета-журналлар ачылган. Берьюлы күпләп дөньяга килгән матбугат органнарына татар укымышлыларының, бигрәк тә мәдрәсә хәлфәләренең, шәкертләренең меңләгән армиясеннән әдәби әсәрләр яуган. Әдәбият теориясенең эшләнмәгән, журналистикада мәгълүм бер кануннарның урнашмаган булуы аркасында әдәбият-матбугат битләрендә бүгенге көндә ачыклавы читен булган кайбер мәсьәләләр калган. Арадан берсе – газета-журналларда зур-зур гына әдәби тәнкыйть мәкаләләренең еш кына имзасыз басылган булуы. Кайбер матбугат органнарында еллар буе инициалдан (бер-ике хәрефтән) торган псевдоним белән мәкаләләр бастырып килгән авторлар бар. Казан, Оренбург нәшриятларында бу чорда авторлары күрсәтелмәгән әллә никадәр әдәби әсәрләр аерым китап булып чыккан. Кыскасы, аерым әсәрләрнең авторларын табу, күп кенә псевдонимнарны ачу, ә кайбер «ачылган» псевдонимнарга төзәтмәләр кертү әдәбият галимнәренең алдагы бурычы булып кала.
Псевдонимнар турындагы фәнне рус совет галимнәре исемнәр турындагы фән – ономастика белән рәттән куеп псевдономастика (уйлап чыгарылган яки ялган исемнәр турындагы фән) дип атыйлар7. Псевдономастика теләсә кайсы телдәге әдәбиятның мөһим бер тармагы булып исәпләнә. Псевдонимнарны өйрәнү дөнья әдәбиятында бик күптәннән – ХVII гасырдан ук башланган. 1674 елда немец юристы Винцент Плакций латыйн телендә авторы күрсәтелмичә яки псевдоним белән бастырылган әсәрләрнең исемлеген төзи. Совет галиме В. Дмитриев бу өлкәдә беренче хезмәт итеп 1690 елда Парижда чыккан Адриен Байе китабын күрсәтә. Соңрак бу мәсьәлә белән кызыксынучы илләр арта. Наполеон I нең китапханәчесе А. Барбье 1806–1809 елларда дүрттомлык бер сүзлек бастыра. Бу сүзлеккә француз телендә псевдоним белән чыккан әсәрләрнең исемлеге тупланган. Казан галиме П. Васильев псевдонимнар буенча зур чыганак итеп 1867 елда Лейпцигта басылган Эмиль Веллер сүзлеген күрсәтә8. Хәзерге заман инглиз псевдонимнары сүзлегенә – 60 мең, немецча псевдонимнар сүзлегенә – 83 мең, датчаннарныкына 10 мең уйлап чыгарылган фамилия тупланган9.
Рус псевдономастика фәненең традицияләре шулай ук бик бай. Псевдонимнар белән чыккан әсәрләрне барлау, аларның сүзлеген төзү өлкәсендә ХIХ гасыр галимнәре Г. Н. Геннади, Н. Н. Голицин, В. С. Карцов, М. Н. Мазаевлар актив эшлиләр. Бу эш Казан галимнәре арасында да башланган булган. 1868 елда Казанда «П. Библиограф» псевдонимы белән «Показатель псевдонимов» дигән бер китап басылып чыга. Автор псевдонимнар белешмәлегенең кирәклеген Көнбатыш Европа тәҗрибәсенә таянып дәлилли. Бу китапка, ди ул, мин бары тик инде ачылган, әдәбият өчен дә, җәмәгатьчелек өчен дә сер булмаган псевдонимнарны гына тупладым. «Шулай булмаганда, мондый исемлекне бастырып чыгарырга минем хакым да булмас иде, чөнки авторының рөхсәтеннән башка мәгълүм псевдонимны ачу бер дә мактаулы эш түгел һәм бер әдәбиятта да кабул ителмәгән күренеш». Авторның төзегән исемлеге зур түгел. Ләкин автор үзе кем соң? Псевдонимнар турындагы китап псевдоним астында чыга. Моны ачыкларга безгә китапның автографы ярдәм итә. Аның титул битендә мондый сүзләр бар: «Осип Фёдорович Готвальд җәнапларына ихлас күңелдән ихтирам билгесе итеп бу китапны төзүче П. Васильевтан». Китап шулай итеп, Готвальд фонды белән университет китапханәсенә килеп керә. Ахырдан бу фондның каталогын төзегән профессор Н. Ф. Катанов «Показатель псевдонимов» дигән китапның авторы П. Васильев дип күрсәткән. П. Васильевның бу китабы ахырдан берничә басма күргән. Ләкин псевдономастика фәненә чын гыйльми нигезгә корылган җирлекне – 80 меңнән артык псевдоним туплаган сүзлекне – совет библиографы И. Ф. Масанов хәзерли. Күренекле галим бу өлкәдә кырык ел чамасы эшли, аның сүзлекләре өч тапкыр басыла. Соңгы басмасы дүрттомлык булып 1956–1960 елларда дөнья күрә10.
Псевдонимнар сүзлеге әле псевдономастика фәненә җирлек кенә. Бер генә сүзлек тә псевдонимнарның килеп чыгу сәбәпләрен, аларның мәгънәви үзенчәлекләрен, ачу юлларын аңлатып бирми. Совет галиме В. Дмитриевның тикшеренүләрендә исә әнә нәкъ шул мәсьәлә – атрибуция (псевдонимнарны ачу, аноним әсәрләрнең авторларын билгеләү) мәсьәләсе карала. Псевдонимнарны язучының үзе исән вакытта аның рөхсәтеннән башка ачу әдәби этика кагыйдәләренә сыймаганлыктан, В. Дмитриев үзенең фәнни хезмәтенә нигез итеп элек ачылган псевдонимнарны ала һәм шулар мисалында атрибуция кагыйдәләренең кайберләренә өйрәтә.
Псевдономастика – татар филологиясендә әлегә тиешенчә өйрәнелмәгән фән. Шулай да алтмышынчы еллардан башлап псевдонимнарны өйрәнү өлкәсендә бераз җанлану сизелә башлады. Мәсәлән, Ш. Абилов әдәбият тарихында моңарчы Мәүла Колый исеме белән йөргән шагыйрьнең исеме «Мелләгол» булу ихтималын күрсәтте11. Г. Саттаров исә, шагыйрьнең исеме – Мәүла, ә «Колый» туган җиренә бәйләнешле исем дигән фикер әйтеп, Ш. Абилов белән бәхәскә керде12.
М. Бурнашева татар әдәбиятында псевдономастика мәсьәләләрен гыйльми нигезгә куеп өйрәнергә кирәклеген әйтүче кешеләрнең беренчесе булды. «Совет әдәбияты» журналының 1960 елгы 8 нче санында басылган мәкаләсендә ул аерым язучыларның иҗатын өйрәнгәндә псевдонимнарны ачыклауның әһәмиятенә, псевдонимнарны ачуның кайбер ысулларына туктала. «Псевдонимнарны ачу, – ди автор, – тикшеренүчедән зур түземлелек, күп көч сорый. Фәлән кеше фәлән псевдонимнар кулланган дип санап чыгу белән генә котылып булмый монда. Чөнки бу юл белән бик зур буталчыклар, аңлашылмаулар туарга мөмкин». М. Бурнашева шул ук вакытта язучыларның үзләренә псевдоним алу тәртибендәге бер әһәмиятле закончалыкны ача. Язучылар, ди ул, псевдонимнарны язган әсәрләренең характерына карата кулланалар. Мәсәлән, Г. Ибраһимов бервакытта да хикәяләренә «Габди» дип имза куйма-ган. Ф. Әмирхан исә сатирик әсәрләренә – «Ташмөхәммәд», «Т-д», әдәби-тәнкыйди мәкаләләренә – «Дамелла», Октябрь революциясеннән соң язган политик мәкаләләренә «Марксист» дип имза куйган. Әлбәттә, мәкаләдә әле бәхәсләшерлек урыннар да бар. Автор, мәсәлән, безнең әдәбиятта псевдонимнар куллану 1905 елдан соң башланды дигән фикер уздыра. Хәлбуки, XVIII–XIX йөз әдипләрен һәм галимнәрен алып карасак, барысының да диярлек псевдоним кулланганын күрербез: Утыз Имәни, Курсави, Кандалый, Мәрҗани, Шәмсетдин Зәки, Акмулла, Гафил бине Габдулла… Г. Камал да гасыр башында ук инде псевдоним кулланган: аның беренче пьесалары «Г. Казаный» псевдонимы белән дөньяга чыкканнар.
Псевдонимнарны ачуның әдәбият һәм иҗтимагый фикер тарихын өйрәнүдә никадәр әһәмиятле урын алып торганлыгын профессор Р. Нафигов та әйтә. «Тукайның, – ди ул, – …шушы көнгә кадәр кайбер псевдонимнары бөтенләй ачыкланмаган, ачыкланган дигәннәрнең дә кайберләре бәхәсле13. Чыннан да, Г. Тукайның дүрттомлык басмасына кертелгән берничә фельетон һәм мәкалә бернинди дәлилсез рәвештә шагыйрь тарафыннан язылган итеп күрсәтелә.
М. Мөхәррәмов һәм А. Әхмәдуллин, «Эш» газетасы битләрендә басылган әдәбият-сәнгать мәсьәләләрен тикшереп, шулай ук татар әдәбияты публицистикасын өйрәнүдә псевдономастиканың әһәмиятле урын алып торганын әйтәләр. Галимнәр бу газета битләрендә очраган күп кенә псевдонимнарның авторларын ачалар һәм авторлары мәгълүм булмаган псевдонимнарның исемлеген бирәләр14.
М. Һади «Псевдонимнар хакында берничә сүз» исемле мәкаләсендә XX йөз башы һәм совет чоры татар әдәбиятына кагылышлы кайбер әдәби исемнәрне ачып бирә. Татар әдәбиятындагы псевдонимнарны ачу методикасына карата ул бик әһәмиятле бер фикер әйтә. «Псевдонимнарны ачканда, – ди ул, – кайсы язучының нинди стильдә язуын, уйлау һәм җөмлә төзү алымнарын, үзенең чыгышы ягыннан кайсы төбәкнеке икәнлеген, ул җирлектә нинди сүз-тәгъбирләр кулланылуын һәм башка бик күп моментларны» искә алырга кирәк. Аның язуынча, псевдономастикага Г. Ибраһимов, Г. Камал, Ф. Әмирхан, Ш. Камал зур әһәмият биргәннәр15.
Татар әдәбиятында псевдонимнарны ачуның никадәр әһәмиятле икәнлеген исбатлау өчен мисаллар күп: әдәби-политик-фәлсәфи журнал булган «Шура»да әлегә ачылмаган сиксәнгә якын псевдоним бар. Болар аерым сүзләрдән (Гарип, Гасаби, Татар, Тугры һ. б.), инициаллардан (Г. М; М. М. һ. б.), аерым хәрефләрдән (Б., Н., Ә.), аерым атау җөмләләрдән («Дөньяга килүе өчен мәхзүн бер адәм») һ. б. бик күп төрле шартлы исемнәрдән гыйбарәт. Мондый имзалар белән басылган әсәрләр арасында, әлбәттә, әдәбият тарихы өчен әһәмиятле булмаган чүп-чарлар да, реакцион эчтәлеклеләре дә бар. Әмма гаҗәп матур лирик хикәя, нәсер, үткен телле прогрессив мәкалә авторлары да, кызганычка каршы, ниндидер сәбәпләр аркасында тыйнаклык күрсәткәннәр.
Соңгы елларда псевдонимнар өйрәнүне гыйльми нигезгә салу буенча кайбер конкрет эшләр эшләнде. Университет китапханәсенең кулъязмалар бүлегенә татар язучыларының пседонимнарын ачкан кулъязмалар килеп керде. Ләкин бу әле беренче адым гына. Шуның өстенә бу мәгълүматлар билгеле бер гыйльми нигезгә салынмаганнар. Кайбер псевдонимнар өлкән әдип-журналистларның хәтерләве буенча гына ачылып, фәнни әйләнешкә кереп китәләр. Тукайның Сәгыйть Сүнчәләйгә язган хатларын «Сәгыйть» дигән сүзеннән чыгып кына Сәгыйть Рәмиевкә язылган дип аңлату әдәбият тарихында никадәр буталчыклык керткәне моңа мисал.
Мәгълүм булганча, гарәптән кереп татарларда кулланыш тапкан кеше исемнәре сан ягыннан әллә ни күбәя алмаган. Нәтиҗәдә бер үк исемнәр күп кабатланган. XX йөз башы татар әдәбиятында һәм матбугатында әнә шуңа күрә ун-унбиш исем астында бик күп язучы-журналист язган (Гафил бине Габдулла, Габдулла Тукай, Габдулла Харис, Габдулла Кариев; Ш. Камал, Г. Камал; Галимҗан Ибраһимов, Фәрит Ибраһимов; Харис Фәйзи, Мирхәйдәр Фәйзи, Фәйзи Вәлиев; Сәгыйть Сүнчәләй, Сәгыйть Рәмиев һ. б.). Хәтта исем-фамилияләре белән туры килгән әдипләр, журналистлар бар: Фатих Әмирхан беренче һәм икенче; Фатих Сәйфи-Казанлы һәм Фатих Сәйфи-учитель һ. б., һ. б.
Нәкъ шундый кабатлаулар псевдонимнар арасында да еш очрый. Моны «Габди» дигән псевдоним мисалында тикшереп карыйк. Габди – Галимҗан Ибраһимовның псевдонимы дигән караш фәндә ныклы урын алган. Ләкин «Габди» имзасы Г. Ибраһимов темасына, стиленә бөтенләй туры килми торган вак, әһәмиятсез мәкаләләр астында да очрый. Татар дөньясын тутырган Габдулла, Габдрахманнарның берсе үзенең мәкаләсенә шулай имза куя икән, бу бер дә гаҗәпләнерлек эш түгел. Шуңа күрә псевдонимнарның чын ияләрен ачканда зур саклык таләп ителә. Мәсәлән, «Вакыт» газетасында «Габди» псевдонимы белән берничә мәкалә басылган. Болар Г. Ибраһимовныкымы? Башка кешенекеме? Шул мәкаләләрнең берсендә Габдинең Ишми ишан доносы буенча төрмәгә эләккән кешеләрдән интервью алганлыгы әйтелә16. Г. Ибраһимовның биографиясендә бу хәл булганмы, чагылыш тапканмы? Әгәр бу кеше Г. Ибраһимов түгел икән, «Габди» псевдонимы белән тагын кемнәр язган?
Күрәсең, псевдонимнарны ачканда хәтергә таянып кына эш итеп булмый. Аларны ачу – иҗади эш. Һәм, әлбәттә, һәрбер псевдонимны ачу тарихи фактларга нигезләнгән булырга тиеш. Түбәндә ХХ йөз башы татар әдәбиятында һәм публицистикасында очраган кайбер псевдонимнарны ачу ысуллары турында сүз барачак. Псевдонимнарны ачканда еш кына гарәп алфавитындагы хәреф исемнәре белән очрашырга туры килә. Мәсәлән, бер әдәбиятчы үзенең мәкаләләренең ахырына «Гайннун» дип имза куя. Нәрсә дигән сүз бу? Гайнуллинмы? Алфавитны хәтерлик: «гайн» гарәп алфавитында («гади» дигәндәге) «г» хәрефенең, «нун» исә «н» хәрефенең әйтелеше. Димәк, автор бу очракта үзенең инициалларын гына куйган: «Г. Н.». Ә «Г. Н.» үзе кем? Бу кадәресен ачу инде икенче мәсьәлә. «Җим Әлиф» дигән псевдоним белән дә шул ук хәл. Моның нигезендә «Җ. А.» дигән инициал алынган. Димәк, болар икеләтә авырлаштырып яшерелгән фамилияләр булалар.
Ләкин псевдонимнарның бик нык катлауландырганнары очрый. «Йолдыз» газетасында, мәсәлән, «Йыгъбд» яки «Ягъбд» дигән псевдоним еш күренә. Моны ничек укырга? Ихтимал, монда инде кабул ителгән, укучылар массасы өчен ачылган псевдонимны тагы да ныграк яшергәннәрдер? «Габди»нең бер варианты түгелме бу? Әллә «Гыйбди»нең катлаулы бер формасымы? Гарәп шрифты белән язганда «Габди», «Гыйбди» сүзләрендә бер үк тартыклар кулланыла.
Псевдоним шулай шиккә калдырган очракларда стиль һәм тема ягыннан ачу мөмкинлеге кала. Мәсәлән, мәктәп-мәдрәсә темасына язган кайбер мәкаләләрнең яки бик гади информациянең астына «Габди» дип имза куелган. Сорау туа: Г. Ибраһимов мәктәп-мәдрәсә мәсьәләләрен күтәргәнме? Күтәргән. Бу органда Г. Ибраһимов мәкаләләр бастырганмы? Бастырган. Димәк, тема, псевдоним, файдаланган матбугат органы барысы да Г. Ибраһимовка туры киләләр. Ләкин тикшеренүче филолог шикләнә. Чөнки, тема бер булса да, мәкаләнең стиле шикләндерә. Филолог өчен мәгълүм: Г. Ибраһимовның тыныч кан белән, салмак стильдә язган мәкаләсен очратуы кыен. Публицистикасында һәм тәнкыйть мәкаләләрендә ул гаҗәп югары, чакыручан, һөҗүмчән стильдә яза, үзе дөреслегенә инанган фикерне ул логика көче белән, куәтле сүзләр белән укучыга җиткерә. «Һәр милләтнең һәр эше – мөхәррире, шагыйре, мөдәррисе, мәдрәсәсе, мәктәбе – бары да әхваль мәдәнияте илә мөтәнасиб була. Без башка һәрнәрсәне инкяр итә алырбыз, «Хөсәения»гә башка булган һәрбер мәдрәсәнең берничә фидаи затларның тырышлыгы белән генә барганлыгын инкяр итү – сукырлык булыр.
Кайда дәүләтебез? Кайда хәзинәбез? Кайда вәкыфларымыз? Кайда мәдрәсәләрнең мадди ягын тәэмин итә торган җәмгыятемез? Кайда мөгаллимнәргә чын мөгаллим булып чыгарга хәзерлек бирәчәк җиремез?»17 Менә бу – Г. Ибраһимов стиле, һәм мәкаләнең ахырына таба эчтәлекнең эмоциональ куәте арта бару – Г. Ибраһимов мәкаләләрендәге төп сыйфат. Псевдонимнарны ачканда мондый үзенчәлек белән исәпләшү, әлбәттә, ярдәм итә. Кайбер очракларда аерым мәкаләләрдә кулланылган лексик фонд та авторның кемлегенә ишарә ясый. «Хәзер шундый заман килде ки, дөньядагы бөтен милләтләр, хәтта бер-берсенә дошман булган кавемнәр, бәйле бер-берсен танырга, бер-берсенә дуслашырга тырышалар. Мисал: немецлар илә инглизләр һәр ел берничәшәр балаларын алмаштырып торалар (укыталар. – М. М.). Бу – Ф. Кәрими мәкаләсе, салмак, үгет-нәсыйхәтле, вәгазьле тон. Хәзер шул ук елларда язылган башка мәкаләләрне алып карыйк: «Европаның мәдәният кадиме мәркәзе булган Юнанда һәм Румда…» Яки: «Ләкин дөньяда иң аз дәвам иткән нәрсә сәгадәт диләр. Шагыйрь алдында ачылган шул киң, якты күкне карап туя да алмады – анда куе кара болыт чыгып, күк күкрәде, яшен яшьнәде, күз ачып йомганчы шагыйрь үзен арестант киемендә Петербург юлында күрде». Менә болар – образлы, тирән мәгънәле, көчле эмоцияле куәтле сүзләр – шулай ук Г. Ибраһимовныкы.
Аерым бер газета яки журналдагы кайбер псевдонимнарны башка чыганаклардан эзләп ачарга мөмкин. Мәсәлән, «Йолдыз»да «Хәерби» псевдонимы белән басылган мәкаләләр, фельетоннар бик күп. «Йолдыз» моны үзе ачмый. Бәлки, «Хәерби»не башка газеталар телгә аладыр? «Кояш»ны актарабыз. «Йолдыз» мөхәррире Хәерби әфәндене кем генә белми торгандыр инде», – дип яза Ф. Әмирхан үзенең бер фельетонында18. «Йолдыз»ның мөхәррире Һади Максуди икәнлеге ул чордагы газета укучыларга мәгълүм. Псевдоним, димәк, бу юлы башка матбугат органы аркылы, башка чыганактан алынды. Рус газеталарында татар әдәбияты, татарлар турында мәкаләләр бастырган бер кеше үзенең имзасын «Татарин» дип куеп килгән. Әдәбият дөньясын шактый буталчык фикерләр белән тутырган бу кешенең кем икәнлеген, мәсәлән, бер төркем мөселманнар 1911 елда рус матбугатында ачалар19. Ул – мәгълүм авантюрист, провокатор Хаҗи Тәлашиның псевдонимы. Шунда ук аның тагын дүрт-биш псевдонимын атыйлар.
Псевдонимнарны башка чыганаклар буенча тикшереп карау кайвакытта бөтенләй көтелмәгән нәтиҗәләр бирә. «Сәгъды Ваккас» – Сүнчәләй псевдонимы дигәнгә без инде ияләнеп беткәнбез. Моңа шикләнерлек урын да юк кебек. 1919 елда шагыйрьнең бер җыентыгы Ваккас Сүнчәләй исеме белән чыга. Аннан соң С. Сүнчәләйнең Пермь губернасы, Уса өязендә укытучы булып эшләгәне мәгълүм. «Йолдыз»ның бер санында «Пермь губернасында инородецлар» дигән мәкалә бар20. Имзасы – Сәгъды Ваккас. Шулай итеп, бу псевдоним С. Сүнчәләйнеке булган дип уйларга тулы нигезебез бар. Ләкин «Мусульманская газета»да татар әдәбиятына багышланган бер мәкаләгә күз салыйк. Авторы – Ваккас. Анда татар әдәбиятының шул чорына күзәтү ясала. Автор Тукайдан соң күренекле шагыйрьләр калмавына ачынып яза. Бу кадәресен әле С. Сүнчәләй дә язарга мөмкин. Ләкин алга таба автор С. Сүнчәләй иҗатына туктала һәм шагыйрь буларак аның турында әлегә фикер әйтергә иртә дигән нәтиҗә чыгара21. Үз шәхесең турында чит исем астында язу әдәбият дөньясы өчен сәеррәк хәл бит. Димәк, Ваккас – башка кешенең псевдонимы. Менә тагын бер мисал. «Йолдыз»ның 1911 елгы бер санында мондый белдерү укыйбыз: «Ошбуның 4 нче рамазан шәрифтә, 15 августта әткәмез… дарелфәнадан дарелбәкага рихләт әйләде». Имзасы – Сәгъды Ваккас Әүхәди угылы. Чар өязе Яңа Шашы авылыннан.
Хәлбуки С. Сүнчәләйнең Чар өязе Яңа Шашы авылына бернинди мөнәсәбәте юк. Ул анда тумаган, анда яшәмәгән. Тукайның «Сәгъды Ваккас әфәндегә» исемле мәкаләсе С. Сүнчәләйгә адресланган дигән фикер дә шикле. Мәгълүм булганча, Г. Тукай белән С. Сүнчәләй арасындагы дуслык 1911 елның көзендә башлана. Бу турыда С. Сүнчәләй үзе әйтә22. Тукай аңа уникеләп хат җибәргән. Арадан берсендә Тукай аңа болай дип яза: «Сине мин һәр тугрыда садәдил кеше таптым» (1911, 15 ноябрь). С. Сүнчәләйнең истәлекләренә кайтыйк: «Ул көзне мин (1911 елның көзе. – М. М.) Казанда күп тора алмадым. Әмма Тукайның фәкыйрь генә, күңелле генә бүлмәсендә үткәргән күңелле, рәхәт, сабыр сәгатьләрне, кичләрне, төннәрне гомеремә онытмам. Чөнки Тукай белән без әллә ничек килешә идек. Күп кеше белән таныша алмаган Тукай белән без иптәш идек. Күп вакытларны икәү генә үткәрә идек»23. «Сәгъды Ваккас әфәндегә» исемле фельетонында, мәгълүм булганча, Тукай әлеге авторны шактый кыен хәлгә куя, аның «такылдамак белән мәүзүн сүз сөйләмәк»не аера алмавыннан көлә. «Сәгъды Ваккас әфәндегә» исемле фельетонга исә «1911, 18 ноябрь» датасы куелган. Ягъни ике шагыйрь арасындагы дуслыкның – эч сереңне чишеп сөйләшүләр, самими-җылы хат язышулар, төннәр буе утырып сөйләшүләр белән бер вакытта бу. Шулай итеп, «Сәгъды Ваккас»ның С. Сүнчәләй генә икәнлегенә шик туа. Бу псевдоним белән XX йөз башы татар матбугатында берничә кеше язган булырга тиеш.
Архив материаллары нигезендә дә псевдонимнарны ачарга мөмкин. Яшерен күзәтү астында булган язучыларның псевдонимнары, мәсәлән, жандармерия документларында чагылыш тапкан. Кайбер язучыларның шәхси архивларында сакланган кулъязмалар (псевдоним белән басылган әсәрнең төп нөсхәсе) да псевдоним ачарга ярдәм итәләр. Мәсәлән, унынчы елларда «Вакыт»та, «Шура»да күп кенә әдәби парчалар, шигырьләр «Рухи» псевдонимы белән басылганнар. Кем ул «Рухи»? Безгә Ленинградтагы М. Е. Салтыков-Щедрин исемендәге китапханәдә Г. Сәгъдинең тюрколог А. Н. Самойловичка җибәргән бер кулъязмасы очрады. Г. Сәгъди анда үзенең «Вакыт» һәм «Шура»дагы лирик әсәрләрен «Рухи» псевдонимы белән бастырганын күрсәтә.
Кайбер очракларда газета-журнал битләрендәге бәхәс, полемика аркылы да псевдонимнар ачыла. Мәсәлән, псевдоним белән басылган бер әсәр турында матбугатта тискәре бәя яки фельетон күренә. Автор исә моңа җавап бирергә мәҗбүр була. Җавабында инде ул псевдоним түгел, ә чын исем-фамилиясен куя. Чөнки автор үзенең абруен сакларга кирәк булганда инде оппонентына чын исем-фамилиясен куеп җавап бирүне отышлы саный.
О проекте
О подписке