Читать книгу «Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)» онлайн полностью📖 — Акмуллы — MyBook.
image

«Бәгъдәссәлам, Нургали мулла, сезгә…»

а)
 
Бәгъдәссәлам, Нургали мулла1+, сезгә,
Ходаем инсаф бирсен күңлеңезгә;
Бозау улып уйнакласа, утка басар, —
Тик ятмасаң, төшдең инде безнең күзгә.
Сез дә бер йөгрексенгән төлке икәнсез,
Без йөреп төшдек инде сезнең эзгә;
Бер дә нәүбәт килде инде бу көн безгә,
«Безгә йитәр кеше юк», – дип өмид өзмә.
Синең дә бер әрүахың[263] күтәрелсен,
Җәелсен хасиятең бераз «йөз» гә2+;
Хәрарәтдән мәхмүм булып[264] эчең көйсә,
Сусыныңны кандырыр безнең сөзмә.
Мөхәкъкыйк[265] Мәрҗанигә аузын ачкан,
Йыландай зәһрен сачкан мулла сезмә?..
Моныңны аяймын, борадәрем, —
Котырсаң да, Уралдай тауны сөзмә!
Һәр шәйне мәузыйгына[266] куймак кирәк,
Мөрәүәрне[267] мунчак берлә бергә тезмә!
Мулла дигән кари була беләсезме?
Тасаууф[268] китабларын күрәсезме?
Башкортның наград алган кантонындай,
Мулласызмы йә чинауник-түрәсезме?!
Мөҗтәһид[269] галимгә каршы торып,
Кабергә талаш берлә керәсезме?
Гомреңезнең күбе үтде гауга берлә,
Мәрҗанине йиткәрмәм3+ дигән сәүдаэ[270] берлә;
Сөннәтчә эшемез юк һәм алдаймыз,
Әһле сөннәтмез4+ дигән дәгъва берлә.
Артыкызны ачкан соң күрәсез йик[271],
Әйтәсез шул сәбәбдән «залль-мозыйлль»[272] дип.
Кәлимулладан5+ әсдәкъ[273] ни нәрсә бар?
Әйтделәр: «Әсатирел әүвәлин»[274], – дип.
Сез дә шулай тәҗавез кылдыңыз[275] күп,
Йортымызга фетнә салды ушындай гәп.
Сезгә каршы без әйтсәк – ник ярамай:
«Вә һәм фи тогъяниһим йәгъмәһун», – дип?[276]
Батырны «батыр» диләр – көчен күргәч,
Останы «оста» диләр – эшен күргәч,
Ул минем атам имәз, остаз имәз[277] 6+, —
Хаклыкны тәсдикъ зарур, эшен күргәч!
Фикъһдә[278] бу заманның Ногманы7+ бу,
Хикмәтдә бу заманның Локманы8+ бу;
Үткәнләр үтеп китде, инде хәзер
Әһле сөннәт рәһбәре[279] – солтаны бу!
Борадәр, син үзеңне ихтисаб ит[280],
Мәрҗанине мөҗтәһиддән9+ син хисаб ит, —
Йир йөзенә нуры төшкән ул бер кояш,
Ул кояшның нурындан икътибас ит[281]!
 
б)
 
Күп сәлам, Нургали мулла, сезгә,
Ходаем инсаф бирсен күңлеңезгә;
Бозау10+ күп уйнакласа, утка баса, —
Тик ятмай син дә төштең безнең күзгә.
Синең дә әрүахың11+ күтәрелсен,
Җәелсен хасиятең бераз «йөз» гә;
Сез дә бер йөгерек төлке икәнсез,
Без бүредәй төштек инде эзеңезгә.
Тик тору кирәк иде җүнең белән,
Тыныч кына, кадәри халь көнең белән;
Гыйлемең зур, йәшең өлкән ага булсаң,
Сөйләшеп кара син бер энең белән.
Ишетдем акырып яткан бер батыр дип,
Борын сәүдәм юк иде синең белән.
Бер чалуга мин дә яман имәс идем,
Кем икәнең инде бел моның белән.
Борындай белгәнем юк синең серең,
Бу якка мәгълүм түгел үлең, терең;
Мәрҗанине һәм җиңалмай, ни куялмай,
Кан булып җыелдымы эчтә чирең?!
(…)
Бәлки сез ул тарафда дамелласың,
Хәкыйкатьдә йә мулла, йә сулдасың,
Раббани голямадан[282] булам дисәң,
Сабыр кылу кирәк иде бу юлда син!12+
Мәрҗанигә галиб булу[283] сезгә мәмнугъ[284],
Гадавәт җиһанга фаш: хөссәд, матмугъ[285];
Ул фазыйльне ифк газим[286] нийәт кылып13+,
Уйнай торган улмы иде синең тиңең?
Мөҗтәһиддәй галимгә тел тигезгән,
Сәлямәт торса икән кямил динең14+.
Биниһайә хәкарәт15+ кылды дигәч,
Йөрәгем булып китде телем-телем;
Бер газизне талатып тормайык дип,
Кузгалды бу сәбәбдән фәкыйрь энең.
Кызу мичтән чыккан соң, эссе булып,
Аузыңды пешермәсен безнең белен!
Мөселманның пәрисе суккан микән,
Касыйдәсез басылмас синең җенең16+.
(…)
Батырны «батыр» диләр – көчен күргәч,
Останы «оста» диләр – эшен күргәч;
Ул миңа остаз имәс, ата имәс, —
Хаклыкны тәсдикъ зарур, эшен күргәч17+.
(…)
Гомреңнең күбе үтде гауга белән,
Барыгызны җиңәм дигән сәүдаэ белән,
Сөннәтчә һәм булмаймыз, һәм алдаймыз,
Әһле сөннәтмез дигән дәгъва белән18+.
Тыя торган аксакаллар вафат булды,
Инде безгә фетнә салу ансат булды;
Казан халкы башларын без каңгырттык19+,
Вөҗүдемез гайне[287] бер афәт булды.
(…)
Сүз күп булыр дөньяда тотылмаган,
Дошмансыз һичкем тыныч утырмаган,
Даимән сәбәб: әгъдаэ[288] фетнәсендән
Җиһанда әфазыйльләр котылмаган.
Симерсә, берен бере этдәй талар,
Дәүләткә адәм бармы котырмаган?
Сәлиметтамгъ[289] адәм табыр хәл юк,
Эчен бер гөман менән тутырмаган20+.
Туры сүзгә һауалылар очынып китә,
Чатнаган пыяладай шытырдаган;
Хаклыкда урыны килсә, тел тартмайды,
Акмулла дигән байгыш тыпырдаган.
(…)
Әрләшкән хатын-кыздай, көлке булып,
Ояты ким булганы юк усыргандан.
Әүляде хакыйкатькә хәҗаләт шарт[290] —
Нәтиҗә хасил булмай кысыр малдан.
Бокаларны[291] сөзештереп, бак-бак булып,
Мөселман сыйырлары кысыр калган.
Ясауылны шайтандай сайласаңыз,
Дөньяда нәрсә куймас мөселмандай?
Әллә качан сезнен паруд[292] тунган микән,
Булмаса, хакъдан күзен йомган микән?
Артыкча таза йирне артка ташлап,
Чебендәй кутыр җиргә кунган микән?
(…)
Йөргән җирем казакъның, бадиясе[293],
Гыйлемгә аз әсбабе гадиясе[294].
Тирә-ягым китабдан хали имәс,
Утырган урыным – бер каз оясы!
Куйганмын төрле китаб каршыма өеп,
Караимын фарсымдан[295] башым иеп;
Сезнең дә рәддеңезгә[296] күз саламын
Форсатымның барында, күңел җебеп.
Мулла икән дип һәркемгә алданмаймын,
Җебе таза булмаса – җалганмаймын;
Азрак җунып куйган сөялләр бар,
Ибе килсә, җилкәдән салгандаймын.
Шәп икән туйыңызда сезнең сорнай,
Ишеткән чыдамай колак бормай; һай-һайсың,
Бохар чыккан мулла икәнсең,
Күккә чыгып китсәңче, җирдә тормай!
Галим булса – дин бабында зарлы булсын,
Кирәк ул бай, кирәк [ул] ярлы булсын.
Бу сүземне сөймәгән тәкәбберләр
Бәгазабә вә гъизә[297] ярлып үлсен!
Белмәйсез мәртәбәдә галиясен[298],
Нигә син шунчә артык далиясең[299]?
Әфәндем, Мәрҗани кем, үзеңез кем? —
Тәнавел кыл[300] [бер]къәтрә[301] даниясен[302]!
(…)
Бәланең күбе чыга эчемездән,
Дамелла-фәлән дигән кешемездән,
Мәгазалик[303], эшем хак дигән дәгъва
Зөлҗәлал[304] гафил имәс эшемездән[305].
Бу якда батырлар бар сулдыргандай,
Алышканда билеңне сындыргандай;
Тәкыйсскә[306] суйылдай[307] дәлилләр бар,
Кундырганда колагыңны тондыргандай.
(…)
Мин әйтдем кадәри халь эчемдәген,
Һәркем эшләр үзенең көчендәген.
Бер кямалнең хәйрәте дәлил батыйнән[308] —
Һәр савыт чәчрәтер эчендәген.
Беленде күкрәгендә хәкыд[309] барлык,
Гомереңдә китмәде күңел тарлык;
Тәзвират[310] базарына төшеп алып,
Сәүдәңез йә гаддарлык[311], йә мәккярлык[312].
Казанда мондай фазыйль зат килмәгән,
Казан торсын – күп гайре җиргә тап килмәгән.
Йөз мосанниф[313] китабларын бер якка куй —
Бу кешенең бер үзенә чак килмәгән!
Һәр «йөздә» була икән бер мөхәкъкыйк[314],
Һәрбере мәгасөннәт әһле тәхкыйк[315];
Сөйутый, Газалидән21+ зат булмаса,
Башкалар әксәрендән[316] бу – мөдәкъкыйк[317].
Хирфәтеңез[318] ихласы – мөназәрә[319],
Хакыйкать нәзыйр имәс мөкябәрә[320].
Бу талаш нәтиҗәсе, мәгаз Алла[321],
Шифаһ-хәзрәт[322] булмасын парә-парә!
Ул кешене танымай күп бәйләнсәң,
Дошманың бер йөз имәс – меңгә тулар.
Әсхабләр безгә салып киткән эз бар,
Сезләрдә ярма булса, бездә тоз бар —
Акмулла әйтә бирсә, эчең сызлар!
Хаклыкны күрәм дисәң, бездә күз бар,
Арыслан айга сикреп аягы сынар;
Чырадай янып торган күзең тонса,
Батыр үлеме марҗадан дигән сүз бар!
Сез караган китабны без карыймыз,
Аягыңны чалуга бер ярыймыз,
Тәнкыйс кылган[323] [сездәй] адәмләргә
Карышып яткан [без дә] бер малаймыз.
Нургали, курыкды дип, булма алаң,
Әгәр син таяк алсаң, мин ук алам;
Батыр «батыр» аталыр – көчен күргәч,
Инкярдә бер мәгънә юк – эчең белгәч;
Ул минем атам имәс, остаз имәс,
Алыстан гашыйк булдык – эшен күргәч!
Башым минем исән торса – китаб кулда,
Әгәр син мылтык алсаң, мин туп алам!
Һичкем мондай талаш белән морад тапмай.
Талашыгыз дәфтәрен бер ат тартмай;
Мөназәрә ачылып, мирза белән
Әйтешмәй һәм тартышмай, колак тартмай.
Көчле су тавыңны базып китсә,
Казакъның тегермәнен Форат22+ тартмай!
 
* * *
 
Бу заман – табигате шундай хәтәр,
Кирәк ул казакъ булсын, кирәк – татар;
Күрәбез морны[324] биек кәттәләрне —
Фәрештә затыннан имәс – безнең катар[325]!
 

II


Мәкяным минем яткан – аты зиндан…

* * *

Егет башым әсир булды вакытсыз…

* * *

Ак җаны нахак көйгән бичараңыз…


«Һәр заман сүз башланыр бисмилладан…»

 
Һәр заман сүз башланыр бисмилладан,
Һәр вакыт эш башланыр бисмилладан;
Яхшылар бисмилласыз эш кылмаган,
Эш тәмам бисмилласыз һич улмаган1+.
Кандай тел әйтеп бетәр хакъ сәнасен[326],
Бәндәнең хәлас кылсын мөбтәлясен[327];
Мескенләргә мөнәҗәт, дога кирәк,
Зарланып телдән салмай раббанасен[328].
Мөхәммәд2+ әрүахыңа[329] сәлам, салат[330], —
Өммәткә гасый булган һомай канат[331];
Калдырган аять, хәдис3+ – дин чирагы[332],
Сүзенә җаным фида йөз-мең кабат.
 
* * *
 
Бәгъдәссәлам мин мосафир Акмулладан4+,
Тугъры әйтеп, халыкга җазган5+ хак мулладан,
Сахрауи эчләренә[333] бездән сәлам,
Дошманның җаласынан пакь мулладан.
Бәгъдәссәлам[334] фәкыйрь хәлем сорасаңыз,
Хат менән белдерәен каласаңыз[335],
Аһ орып, аш эчбәй[336], кан йотамыз,
Үлгәнгә, үлмәсәк тә, җанасамыз[337].
Язайын[338] сезгә гыйбрәт – карасаңыз,
Җайылган тәмам йортка тамашамыз.
Симезләр җабыгады нәзар итбәй[339], —
Бол[340] җирдә биекләрдән аласамыз[341] 6+.
Саргаеп, төн ойкламай[342] 7+ таңасамыз[343],
Гакылдан госса[344] мәнән адасамыз[345];
Ау корып чебен тоткан үрмәкүчдәй,
Кандала, бөргә[346] менән таласамыз.
Мәкяным[347] минем яткан – аты зиндан,
Һәртөрле адәми бар җәфа кылган;
Эчендә төрле гыйбрәт – хисабы юк,
Сәргыя[348] ничә төрле – бар җыелган.
Тимермин[349] кадакланган тирәзәсе,
Кара тас[350] кабатланган кирәгәсе[351];
Урысның тулып ятыр кенәгәсе, —
Ходадан дошманыңны теләмәче!..8+
Килмәйде күңел җитәр күңел сорай[352],
Мылтыкды[353] салдат җөрер урай-урай;
Ходаем кылган эшкә чара бармы? —
Җатырмыз, бичаралар, җылай-җылай.
Тоткындың, сорасаңыз, җайы сулай,
Адәмде усындайда адәм сынай[354];
Күрәмез тирәзәдән мирзаларды[355],
Үтәде касымыздан сабай-сабай[356].
Кей адәм[357] ун җыл җатыр, озап калган[358],
Эшләре Питербурга озап калган,
Һиммәтле[359] кандай ирләр заигъ булып[360],
Аякы кесән[361] менән тозакланган.
Саргайтды ак йөземне кара тас өй,
Ат менән ни күрмәйде адәм басы?
Каңгырды басым9+ минем тауыс[362] менән —
Яхшының ямандай юк аермасы!
Адәмдең караңгы өйдә кайгырмасы
Аурады җата-җата кабыргасы;
Эчендә нахак да бар, хаклы да10+ бар,
Җатады җилкәләрен касый-касый[363].
Катыксыз кара күҗә[364] – эчкән асы[365],
Эчкәндә тамчылайды күзнең ясы[366];
Борадәр, эчбәймен дип булма гасый[367],
Дөньяның вафасы юк, атаң басы!11+
Миндагы[368] моны теләп алганым юк,
Казакъка зурлап кияү булганым юк12+.
Ходаның кылганына чара бармы? —
Йөрәгем җанады утдай, дәрманым юк.
Бездагы бер шаһбаздның[369] баласы идек,
Хәлфәнең дин өйрәткән тазасы идек;
Гыйлемлек мәйданына катар килгән[370], —
Дүртенче-бишенчегә талас идек[371].
Киң япан тар булады – каза килсә,
Җук гайеб бар булады – җәза килсә;
Кадере амандыкдың аман чакда[372],
Басыңнан[373] гакыл китәр – бәла килсә.
Бәлане күреп калган асыл затлар,
Казадан тар-мар булган алтын такълар[374].
Дошмандың бәла аударган кайгысымин[375]
Кителгән булат кылыч, мәрвәрд[376] саплар,
Һәркемгә бер сәбәбдин афәт булган,
Яхшыга булсадагы – нахак бултан;
Карыскан[377] бер солтанга каршы килеп,
Хибестә[378] Имам Әгъзам вафат булган13+.
Әсәре асыл сүзнең балдай татыр[379],
Бол җирдә күңел куркак – телем батыр;
Ак җаны нахак көйгән бичараңыз
Акырын кыйсса кылып[380] сулкылдатыр.
Бәндәне ризык дигән кыймылдатыр,
Сачелгән ризкы булса, җөреп татыр;
Һәр бәндә күрәсене күрмәй калмас —
Кирәк солтан булсын, кирәк – император!
Таусылды кайгы менән гакыл, хатер[381],
Эчемдә кайгы-хәсрәт тулып җатыр;
Сөйтеп[382] җатып, Акмулла14+ бичараңыз
Тирәндәй әйләндереп сүз кузгатыр.
Бер каза күрмәенчә адәм тасыр[383],
Бәндәнең каза дигән күңлен басыр;
Җимәйтен[384] баурсакды Акмулла идем,
Чәйнәймен кара нанды кашыр-кашыр[385].
Салдатлар кич булганда куйдай камай,
Җабады малдай кылып, санай-санай;
Үләрем исемдә иде, бол истә юк,
Каза җитсә, бирәде икән җәббар Ходай[386].
Саргайдым тирәзәдән карай-карай,
Зарыгып чыдамайды, тәтте җанай[387].
Исәнгилде, Батучка15+ остаз булып,
Акмулла хурлык күрде талай-талай[388].
Җабыкдым кайгы менән уйлай-уйлай,
Бол җирдә һич берәүгә сүзем сыймай.
Казага гариб бәндә[389] чыдайды икән, —
Залимләр Акмулланың җанын кыйнай.
Ачы икән мәзлүм булып калган көнай.
Коръәндә залимлекдән тыйган Ходай;
Кылганы Исәнгилде искә төшсә,
Җылаймын ике күздән җасым тыймай[390].
Күп иде мине дошман табалаган,
Чыгарган төрле үсәк[391], җала җаман;
«Җук, дигән, хакка зәуаль» бер мәкаль бар,
Хакъ әсәде – бер Ходаем аралаган[392].
Мәгънәләп инде әйтәем, кара маган[393]!
Лаикъсыз яхшы сүзгә карамаган,
Язылды кайгы менән, гайб итмәңез, —
Каскырлар[394] йөрәгемдә җаралаган.
Күтәрмәйсез туры айтканды[395], надан адәм,
Борынгы рәсем[396] калган заманадан:
Дошманга пәйгамбәр дә ярамаган,
Сары май эт карнына онамаган[397]!
Һауалы – бу заманда караламан[398],
Арасын кара чикмән16+ аралаган;
Тередә күнбәйде икән[399] кара надан,
Заң[400] куып, шәригатькә карамаган;
Кылганы бер Ходайга ярамаган,
Пәйгамбәр сөйләгәнен каламаган[401],
Йорт бозган үсәкчеләр ярамаган,
Җылкыны кырчаңгыдай алалаган[402] 17+;
Адәмдә үсәк менән җала җаман,
Чебендә – чага торган ара[403] җаман;
Сөйләсә, сөйләй бирсен кара таган,
Кусылмас ак маралга[404] кара кабан;
Карамас гыйлем кадрен кара надан,
Кара эт тә пәйгамбәргә абалаган[405],
Этләрдән дә эт калган юк таламаган,
Итемнән дә ит калган юк канамаган;
Җау кайтып, бас ачылыр дулыгудан[406],
Шаһбаздай күзен ачкан тумагадан[407];
Тоткын кып[408] җәүһәремде алалмаган,
Ул җәүһәр бер Аллаһе Тәгаләдән;
Яхшыны күрә алмайды надан адәм,
Рәсем буп[409] калган борын заманадан, —
Һәр Мусага бер фиргавен дигәндәен18+,
Калыпдыр бойрык булып голямадан[410].
Динкарендәш, барчаңызга күп-күп сәлам,
Сезләргә бәгъдәссәлам гыйбрәт-кәлям[411].
Һәртөрле мәгънә менән кыйсса яздым,
Җөзәдай[412] һөнәрле адәм үргә таман[413]!
Хур булдым хата төсеп козгындарга,
Яранлар илтифат ит безем зарга;
Арыкды аса баскан аргымакыйм[414],
Тоектан туктап калдым кисә җарга[415].
Мондай эш кылганы җук, күргәне җук
Казагы Кече җөздең, Ырымбурдың19+.
Атлас тун базарында кымбат[416] үтәр,
Сом[417] илдең базарында сәүдә бикяр[418];
«Зәр кадрен зәргәр белер» дигән сүз бар,
Гәүһәрде эт муйнына таксаң, китәр.
……………………………………………….20+
Сауыскан[419] хаким булып тутый булмас,
Җук илдең бузбаласы коты[420] булмас[421];
Бозауы үлгән сыердың сөте булмас,
Җолдызы саратандың[422] кауес[423] булмас;
Җамандың кәсафәте[424] алыс булмас,
Ала куңыз[425] тиресе игә күнбәс[426],
Җүкәне майлау менән кайыс[427] булмас;
Яхшының сәүдәсендә сагыш булмас,
Сәүдәсендә җамандың табыс[428] булмас.
Сыерга келәм җабу җарасбайды[429],
Чагала[430] буяу менән тавис булмас,
Күк тимер кайрау менән алмас булмас,
Күк исәк кордас булып, мондас булмас[431],
«Җаман дуст – кара җылан!» дигән мәсә
Җар булып, юха җылан җулдас булмас!
Җаманды күп үстерсәң – өмид кисәр,
Хызырдың21+ кадрен белмәс тинтәк, исәр;
Залимдек зольме күп, күп симертсәнез,
Табактан эттең башы чурчып төсәр[432];
Җаманды түрә кылсаң – йортың бозар,
Гакылсызны үстерсәң – ботын сузар!
Түрә димә, кара димә[433] – фиглен кара —
Кей җаман аргымакдан мәстәк[434] узар.
Адәме бол замандың хәрам тамак,
Күңле кара, аузы ала, ирне җалак[435],
Дин җулына чамҗул атдай чигнәд иде,
Дау дисә, җауыр атын китәр сабап[436].
Калмады йорт эчендә оят, әдәб…
…………………………………………………
………………………………………………..22+
Ходага унчә[437] кылмайды коллык, тагать[438].
Зар кылып, мин җатырмын жаббар хакъкаай[439],
Җабыгып, сөяк калган аргымакдай;
Залимләр кадер белмәс һәлак итде,
Көн нурын күрә алмаган ярканатдай.
Кылдылар онытбасдай җаман бер эс[440],
Эстәре дингә зыян, заңга дөрест[441];
Саклансын данешмәнд[442] ир җаман дустдан,
Надан дуст – бер айлык дуст, төбе – дошман.
Җофардың почык кесе[443] исен сизмәс,
Гөл исен кайдан тойсын томсыгы очкан[444]!
Күп җатып тар җирләрдә саргайды бит,
Бол җирдә җандай җакын булады чит,
Сом илдең базарында дөкян корып[445],
Җәүһәрем бәһасез буп[446] хур булды тик.
Җамандың, борадәрем, сыртынан[447] кит,
Әүлия булсаңдагы, куймайды эт:
«Эт өрде пәйгамбәргә» дигән сүз бар, —
Эт атым югалмасын дип айта дип.
Борадәр, бу сүземде күрмәңез җик[448],
Минем җук яхшыңызга эчемдә кик[449];
Җаманды дошман күрмәк – дин сөннәте23+»,
Бәгъзесенең иманындан кыламын шик.
Пәйгамбәр хәдисеннән риваять бар:
«Үсәкче[450] – җәһәннәмнең канчыгы[451]», – дип.
Дуст имәс – дустны сыртан җамандаса,
Кесе имәс[452] – бер хатаны җабалмаса;
Бәндәне сыртдан адәм ни димәйде,
Инсаф итеп, бер Ходайдан оялмаса.
Мактамас адәмде адәм – күралмаса,
Аксак эт җатып өрер – җөралмаса;
Агъзына тупрак тулып, сунда туктар —
Газраил эшен килеп тәмамдаса.
Нәгылып[453] җаның чыдар, борадәрем,
Ак сөтең бер эт килеп хәрамдаса?
Аһ ормас ир, җөрәген саралмаса[454],
Кайгысы кайгы өстенә җамалмаса;
Барынан усы