Читать книгу «Кәефеңә көя төшермә / Не порть себе настроение (на татарском языке)» онлайн полностью📖 — Марселя Галиева — MyBook.

Исемдә икән чикләвек

Яшь шагыйрь чагында Хәйдәр Гайнетдинов «Ялкын» журналында, куш бит тутырып, шигырьләр бәйләме чыгара. Сөенечен уртаклашырга дип, туганы Илһам Шакиров янына китә. Журналны ачып карый Илһам Шакиров, укыган сыман итә, көрсенеп куя, күзләрен челт-челт йомгалый да өстәлгә ташлый.

– Тукай булган. Такташ булган. Туфан, Хәким… Ә монда… Гай-нет-ди-нов! Кит-кит, кит, күземә күрсәтмә, энекәш. Гай-нет-ди-нов дигән шагыйрь була димени?!

Хәйдәр бу вакыйганы Язучылар берлегенең пропаганда бюросында бик уфтанып сөйләп утырды. Эльс Гаделев, аның хәленә керергә теләп, бәрхет тавыш белән, дикторларча сабыр гына:

– Чынлап та, фамилияң бик үк уңышлы түгел икән шул, егетем, – диде. – Бәлки, әтиеңнең исемен алырсың фамилия итеп… Шагыйрь кешегә килешә ул. Әтиеңнең исеме ничек әле?

Хәйдәр Гайнетдинов, теше сызлаган сыман, чыраен сытыбрак:

– Гайфетдин, – диде.

– Озынрак икән шул… Атаңның исеме дә бармый. Исемнең хикмәте бар аның… Менә син Тукай урынына Хуҗиәхмәтов дигән фамилияне куй – тарала да төшә… Менә мин үзем дә… Өч Сибгат Хәкимлек шигырьләрем бар югыйсә, чыгармый торам… Ник дисәң, фамилиям «гад» дигән тамырдан ясалган. – Тәмәкесен тартып бетергәндә, Эльс Гаделевнең йөзе яктырды: – Башка килми тора икән! Коткарып була сине, егетем! Туган авылының исемен псевдоним итеп алган шагыйрьләр дә әдәбият тарихында байтак бит. Әйтик: Укмасый, Чокрый, Утыз Имәни… Синең авылыңның исеме ничек?

Хәйдәр өметсез кыяфәт белән башын аска иде дә:

– Дүртмунча шул… – диде.

Бу исемне ишеткәч, Эльс Гаделевнең мул авызы ачылып, көләргә дә, еларга да белмичә чарасыз калды. Аның инде юатыр сүзе калмаган иде бугай.

– И-и, бу яктан да бәхетең юк икән, егетем… Авыл кырыегызда берәр тау юкмы?

– Бар, Чабак тау бар…

– Хәйдәр Чабаклы… Бу да бармый. Бигрәкләр дә бәхетсез икәнсең шул.

Әмма ничек кенә булса да шагыйрьне коткарырга кирәк иде. Уйлаша торгач, юлы табылды. Фамилияне бөтенләй кыркып ташларга дигән фикергә килделәр. Ә нигә, бер дә гөнаһ түгел, Зөлфәт яза бит әле, Мөхәммәд пәйгамбәрнең дә фамилиясен искә төшергән кеше юк.

Шулай итеп… Хәйдәр фамилиясен ташлады һәм… шигырь язмый башлады.

Ни бит…

Илдар Юзеев белән җырчы Рафаэль Сәхәбиев урамнан баралар икән. Каршыларына композитор Зиннур Гыйбадуллин килеп чыккан. Күрешкәч, ул, Сәхәбиевнең җиңеннән тотып:

– Ниме?.. Ни бит син, чукынчык! Бик нитеп тордылар әле сине радиода. Мин дә ниттем. Минем теге нине нитәрсең инде. Нитмә, яме! Нитеп бетергәч, миңа нитәрсең дә… Нитеп нитәрбез. Тизрәк нитәргә иде бит! – дигән.

– Ярар. Ниткәчтеннән нитәрмен, Зиннур абый, – дигән Рафаэль Сәхәбиев.

Икесе генә калгач, Илдар Юзеев:

– Ни хакында сөйләштегез сез, Рафаэль, берни аңламадым? – дигән.

– Бик гади ул, Илдар абый. Аңа бераз күнегергә генә кирәк. Зиннур Гыйбадуллин: «Хәлләрең әйбәтме? Шәп җырчы бит син, чукынчык! Бик мактап тордылар әле сине радиода. Мин дә макташтым. Минем теге җырны өйрәнерсең инде. Сузма, яме! Өйрәнеп бетергәч, миңа шалтыратырсың да… очрашып алырбыз. Радиога тизрәк яздырырга иде бит!» – диде. Ә мин: «Ярар, өйрәнгәч хәбәр итәрмен, Зиннур абый», – дип җавап бирдем, – дип шәрехләп чыккан Рафаэль Сәхәбиев.

– Кызык бу, – дип, баш чайкап куйган Илдар Юзеев, – өч сүз белән никадәр мәгънә… Хәер, егерме биш сүз белән калын роман язучылар бар безнең язучылар арасында да…

* * *

Бер тарафтарак яшәгәнлектән, Илдар Юзеев белән композитор Зиннур Гыйбадуллин күпер төбендәге азык-төлек кибетендә очрашкалыйлар икән. Бу кибеттә йөк ташучы булып телсезләр эшли. Берсеннән-берсе таза, чибәр егетләр. Алар, Зиннур Гыйбадуллинны күрүгә, елмая-елмая килеп, аны уратып алалар. Ә тегесе, егетләрнең җилкәсеннән кага-кага, нидер сөйли башлый. Авызын очлайта, башын селкеп куя, кашын сикертә, бот чаба, аягын күтәреп ала, йодрыгы белән маңгаена суга, күзен кыса, бармакларын көзән җыергандагы кебек селкетә – егетләр исә бөгелеп-бөгелеп көләләр, рәхәтләнәләр генә.

Беркөнне Илдар Юзеев ярты сәгать буе кәнфиткә чират тора. Зиннур Гыйбадуллин исә ярты сәгать буе теге егетләр белән бер читтә тавышсыз гына сөйләшә. Әлеге дә баягы бөтен әгъзаларын хәрәкәттә тота.

Соңыннан Илдар Юзеев аңардан:

– Шулкадәр озак ни сөйләдең, син аларның телен беләсеңмени? – дип сораган.

– Ни бит, – дигән Зиннур Гыйбадуллин. – Ниткән бит инде… Нитәм дә… Нитәләр… Нигә нитмәсеннәр, мин бит ни!..

Берни аңламаган Илдар Юзеев:

– Зиннур, миңа да шул кул-аякларың белән телсезләр телендә генә сөйлә әле, – дигән.

Каз

Моннан күп еллар элек Илдар Юзеевның «Ялкын» журналында эшләгән чагы. Язучы Габделхәй Сабитов белән алар бер бүлмәдә утыралар. Яңа ел алдыннан Габделхәйгә туган ягы Минзәләдән каз китерергә тиешләр икән. Көнгә чыкса, гел каз турында сөйләп, тәмам алҗытып бетерә бу.

Аптырагач, Илдар Юзеев күрше кабинетка керә дә, хәйләсен сөйләп, машинистка кызны котырта. Тегесе, урамга чыгып, Сабитовка шалтырата. Самими авыл кызы булып сөйләшә.

– Әлү, Габделхәй абыймы? Исәнмесез… Минзәләдән сезгә каз җибәргәннәр иде. И-и, анда кереп тормыйм инде, язучы абыйлардан оялам. Үзегез генә чыгып алыгыз, мин хәзер нәшрият янына килеп җитәм…

Габделхәй Сабитов тизрәк атыла-бәрелә чыгып йөгерә. Ишектән аның «каз» дигән сүзе генә яңгырап кала.

Кырык градуслы салкында, нәшрият каршында арлы-бирле йөреп, Габделхәй Сабитов каз көтә, бичара. Каз да юк, авылдан кыз да юк…

Ә Илдар Юзеев коридордан килгән бер язучыны тәрәзә буена алып килә, хәлне аңлата, каз көтеп туңудан бөрешкән Габделхәй Сабитовны күзәтеп, егылып-егылып көлешәләр.

Кырык градуслы салкында юка борынын өшетеп, ниһаять, Габделхәй Сабитов редакциягә казсыз гына кереп килә.

Шушы хәлдән соң атна-ун көн үтә микән, Илдар Юзеевны телефонга чакыралар.

– Әлү, Илдар абый, исәнмесез, анда язучы абыйлар янына кереп тормыйм инде, оялам. Яңавылдан мин, бик симез каз алып килгән идем…

– Кызыгыз да, казыгыз да кадалып китегез! Берни дә кирәкми! – дип, Илдар Юзеев телефон трубкасын атып бәрә.

Бераздан бүлмәгә Габделхәй Сабитов кайтып керә. «Әһә, мине шаяртырга җыенганыеңмы, булмас, туган, Илдар Юзеевны алай тиз генә алдый алмассың, Башкортстанда туып үскән без…» – дип, эчтән генә елмаеп, бүлмәдәшенә вәкарь белән генә карап йөри ул.

Шул елны Илдар Юзеев туган ягы Яңавылга Сабан туена кайта.

Мәйданда аңа бик чибәр бер кыз килә дә:

– И-и Илдар абый, бик рәнҗедем әле сезгә. Кыш көне сезгә, күчтәнәч булсын дип, шундый симез каз алып барган идем Казанга, ә сез телефоннан да сөйләшергә теләмәдегез, – ди.

Илдар Юзеев кызга карап, казны күз алдына китереп өнсез кала. Шуннан бирле ул кыз, әй… каз мәсьәләсендә җитди уйлана һәм, күпмедер ел үткәч, «Кыр казлары артыннан» исемле пьеса яза.

Кызыклы очрашу

Илдар Юзеев Язучылар берлегеннән «Казан утлары» журналына телефоннан шалтырата. Телефонны Тәүфыйк Әйди ала.

– Тәүфыйк, коллективыгызга әйт: иртәгә чит ил язучылары белән очрашу була. Сәгать уникегә килсеннәр, җыелышып.

– Нинди язучылар, кайсы илдән? – ди Тәүфыйк, сулышына кабып. Ул елларда чит илдән язучылар килеп төшү кибеттә кара уылдык сату кебек гайре табигый хәл иде.

– Язып ал, – ди Юзеев. – Бирма дигән илдән. Шагыйрь Шатаг Фидәр, икенчесе – прозаик Ташар Имазин.

Бөтен дөнья язучыларын белеп бетерергә кызыккан Әйди:

– Минем китапханәмдә Шатаг Фидәрнең дә, Ташар Имазинның да китаплары юк шикелле, кызганыч, – ди.

– Менә хәзер булыр.

Бераздан «Казан утлары» ннан берәм-берәм шалтырата башлыйлар.

– Очрашуны соңгаракка күчереп булмыймы, төшке аш вакыты бит, – ди Рәдиф Гаташ.

– Кыяфәтлерәк адәмнәрме? Үзебезнең йолкышлардан да туйган, – ди Кояш Тимбикова.

– Ничек киенеп килергә икән? – дип сорый Рашат Низами.

– Бирма дигән ил Австралия утравындамы әле ул, Илдар абый? – ди Шамил Маннапов.

Икенче көнне берсеннән-берсе матуррак киенгән «Казан утлары» язучылары Илдар Юзеев кабинетына җыелалар. Юзеев аларга берәр бит кәгазь өләшеп чыга.

– Чит ил язучылары килгәнче, исем-фамилияләрегезне кирегә язып чыгыгыз, тегеннән шулай куштылар…

Дулкынланган язучылар дәррәү эшкә керешәләр. Бераздан шаркылдашып көлү башлана. «Шатаг Фидәр» дигәне Рәдиф Гаташ, «Ташар Имазин» дигәне Рашат Низами икән бит, каһәр…

Ерунда

Башкортстан шагыйре Муса Гали – үргә каратып таралган ап-ак чәчле, эчтән яктыртылган шикелле ап-ак йөзле бик сәламәт кеше. Үзенчәлеге шунда: аның кебек тә тәмле итеп, аның кебек тә ләззәтләнеп, аның кебек тә яратып авырган булып сөйли белүче бүтән берәү бар микән дөньяда? Әгәр микроблар күзгә күренерлек, песи зурлык булсалар, Муса агай аларны, сыртларын кашый-кашый, сөеп-иркәләп, тәрбиядә генә тотар иде…

Бер елны Муса Гали белән Илдар Юзеев Иҗат йортында бергә туры киләләр. Иртәнге аштан соң көн дә урман сукмагыннан гәпләшеп йөриләр икән болар.

– Йокым начарланды. Төн буе боргаланам, әллә нинди төшләр күреп саташып чыгам, – ди Муса Гали.

– Йокы – ерунда, – ди Илдар Юзеев.

– Җитмәсә, бил сызлый. Яшьлектә сакланмаган хәзер чыга инде менә. Әллә бөерләргә салкын бәргән микән, бөерләрне харап иткәнмендер инде мин, әйеме?

– Бөер – ерунда… – ди Илдар Юзеев.

– Кан басымым да югары сикерә бит минем. Күз аллары караңгыланган кебек була. Кан басымы күтәрелсә, баш сызлый.

– Баш – ерунда… – ди Илдар Юзеев.

– Кинәт упкынга төшеп киткәндәй булу турыдан-туры йөрәккә бәйле инде, әйеме? Йөрәк шаяра бугай минем. Йөрәк шаяру – хәтәр инде ул.

– Йөрәк – ерунда… – ди Илдар Юзеев.

– Син нәрсә, Илдар туган, һаман «ерунда да ерунда» дип барасың. Мин синнән киңәш сорыйм, ә син… Нәрсә ерунда түгел соң, синеңчә? Йөрәктән үлеп китүең дә бик тиз…

– Үлем дә – ерунда… – ди Илдар Юзеев. – Иң главные – сәламәтлек, Муса агай.

Әл-лү

Язучыларның Яшьләр белән эшләү бүлегендә телефон шалтырый. Илдар Юзеев, трубканы күтәрүгә үк, ерактан килгән нәзек тавышның хуҗасы Нәҗип Мадьяров икәнен танып ала.

– Әл-үүү, кем әле бу? – ди Казан артындагы черек баганалардан сузылган чыбык аша килгән калтырча тавыш.

– Нәҗип Мадьяров тыңлый, – ди Илдар Юзеев.

Трубкада өй түбәсеннән ташка мыйк итеп егылып төшкән тычкан тавышы ишетелә, аннары бераз тынлыктан соң аңга килү сизелә:

– Ничек сез?.. Мин бит Нәҗип Мадьяров, – ди Нәҗип Мадьяров, икеләнеп кенә.

– Юк, мин Нәҗип Мадьяров булам, – ди Илдар Юзеев.

– Шаярмагыз әле! Язучылар союзымы бу? Нәҗип Мадьяров мин үзем бит…

– Мин – шагыйрь Нәҗип Мадьяров. Балтачта яшим. Менә Казанга килдем дә… Мөхәррирләргә бүләккә дип алган куян бүрекләрем дә барые… Яңа китабым чыгып килә. Ә сез нинди Нәҗип Мадьяров? – ди Илдар Юзеев.

– Туктагыз әле, мин дә Балтачта яшим бит, минем дә китабым чыгып килә. Мин дә Нәҗип Мадьяров.

– Знать не знаю! – ди Юзеев. – Мин – Нәҗип Мадьяров!

Шулчак телефон өзелә. Илдар Юзеев эчен тота-тота көлеп бетерергә дә өлгерми, телефон тагын телгә килә.

– Әлү-үү! Язучылар союзымы бу? Миңа Фәрваз Миңнуллин кирәк! – ди калын тавыш.

– Обкомнан, ахры… – дип, Илдар Юзеев күрше кабинетка йөгерә-атлый кереп китә.

Михалковка бик мөһим хат язып утырган җиреннән Фәрваз Миңнуллин, җәһәт кубып, күрше бүлмәгә керә.

– Тыңлыйм сезне…

– Әлү-үү! Миңнуллинмы бу? Фәрваз Миңнуллин, әйеме? Бик әйбәт. Миңа Илдар Юзеев кирәк иде.

– Тфү, чёрт! – дип, Фәрваз Миңнуллин, ачулы кыяфәт белән иренен чалшайтып, трубканы Илдар Юзеевка тоттыра.

– Әл-үүү! Илдар Юзеевмы? Менә бу мин инде – Нәҗип Мадьяров! – ди үтә дә шат тавыш.

– Үзеңне таптыңмы? Ничья, – ди Илдар Юзеев, Нәҗип Мадьяровның гомерендә бер шаяртырга азаплануына аптырап.

Юаш усал

1
...
...
8