Көз ае (1986 ел). Затлы Комлев урамын бер көн эчендә аркылыга казып чыгарга кирәк. Шунсыз язучыларның яңа бинасына җылы кертмәячәкләр. Өмәгә кем генә килмәгән. Язучылар берлеге рәисе Туфан Миңнуллинның көр тавышы әле анда, әле монда ишетелә. Ленинград фронтында танкка каршы кылыч тотып барган Ворошиловны хәтерләтә ул.
Гариф Ахуновның Әлмәт бүлегендә эшләгән чагында алган кара-зәңгәр плащы кызыл балчыкка буялып беткән.
– Зарар юк, Шаһидә апаң юа аны, – дип каккалады да, – карале, егетем, син бик һөнәрле икәнсең, черәшеп эшли беләсең, болай булгач, мин синең иҗат портретыңны язам. Чиратта унөченче син, – дип, Камил Кәримовның аркасыннан кагып алды.
Үзенә карата җылы сүзне сирәк ишеткән Камил Кәримов шикләнебрәк карап куйды да:
– Мине болай да беләләр, мәшәкатьләнмәгез, Гариф абый, – диде. – Хикәямне тыңламасалар, курайда уйныйм, алай да батмаса җырлап җибәрәм. Җырымны яратмасалар – биеп күрсәтәм.
– Шулай дисеңме?..
– Сез, Гариф абый, Өчиле авылыннанмы әле?
– Өч түгел, бер өй дә калмады инде анда.
– То-то…
– Син Михалков сыман сөйли башладың әле.
– Татар укучысының өчтән ике өлеше Шәле авылында яши. Шәлем исән торсын! – дип, Камил Кәримов көрәп һава сулады да, күкрәген кабартып, сикергәк адымнар белән китеп барды.
Мөдәррис Әгъләмов, борынгы стена нигезен тишәргә дип, үзе кадәр отбойный чүкечкә тотынды. Чүкечнең кендеге, таш арасына кысылып, автомат кебек тырылдый башлагач, көчле һава агымы шагыйрьнең гөнаһсыз гәүдәсен уңлы-суллы бәргәли, яфрак кебек җилфердәтә башлады. Җәһәт килеп җиткән Равил Фәйзуллин отбойный чүкечне Мөдәррисе-ние белән күтәреп алды да секунд эчендә стенаны умырып та төшерде.
Аяз Гыйләҗевнең япон курткасы пычранмады пычрануын, шулай да тере классикның арада булуы үзе бер куаныч иде. Ул, ярым канәгать елмаеп, күзлек пыяласы аша яшьләр ягына – Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Зиннур Хөснияр кебек киң күкрәкле, кызылсу мул чырайлы яшьләргә мәгънәле карап торды да, тирән сулап:
– Болар иҗатта Фәйзуллинны бәрерләр, ахры, – дип, үзалдына сөйләнеп алды.
– Ни дисез, Аяз абый? – дип сорады Хәйдәр, аңа таба иелә төшеп.
– И-и, Хәйдәр булсаң иде ул хәзер, слушай, паринь. Кара инде, ул кыяфәт! Ул буй! Ул чибәрлек! И-и-и-их! – дип, Аяз ага Хәйдәрнең ак плащ кигән, сыгылмалы, көрәк сабыдай нәзек гәүдәсенә астан өскә карап торды.
– Сиксән икенче елны чыккан брошюра белән ерак китеп булмый шул, Аяз абый, – диде Хәйдәр.
– Слушай, паринь, бүген алыштырам яшьлегеңә алтмыш ике пьесамны, кырык ике том прозамны, сандык төбендәге дүрт йөз илле мең юллык шигырьләрне дә өстәп… И-и-и-их, яшьлекнең кадерен белмисең әле син, слушай, паринь…
Ул арада кемдер:
– Фәйзуллин алтын тапты! – дип кычкырды.
Борынгы стена тирәсендә юкка булашмаган икән. 1815 елгы янгында харап булган кытай чынаягына ябышкан авыр металл тоткан Фәйзуллинны чокыр төбеннән күтәреп алырга дип, берьюлы унөч кул үрелде. Маңгаеннан шыбырдап тарихи тир аккан Фәйзуллинны уратып алдылар. Һәрберсе табылдыкны тотып карарга тели, әмма Фәйзуллин чынаяк китеген кулыннан ычкындырмый. Алтын дигәнең – хикмәтле нәрсә, күз алдында гаип булырга мөмкин.
Менә Фәйзуллин металл өстендәге куныкны теше белән чистартып алды, һәм… бөтенесе тын калдылар. Әлеге металл, чынлап та, алтын төсендә балкып китте. Ләкин, үзенеке булмагач, аның алтын булуын берәү дә теләми иде…
– Ташла, бакыр ич бу! – диде Эдуард Мостафин.
– Авыр күренә, – диде Зиннур Мансуров, төкереген йотып.
– Юарга кирәк моны, – диде Хәйдәр.
Юарга дигәнне ишетүгә, Фәннур Сафин очкылык тота башлады. Икеләнү-шикләнүләргә Туфан Миңнуллин нокта куйды. Табылдыкны акча мәсьәләсендә тәҗрибәле учына салып, сикертеп карады да, сулышсыз калган толпаның йөрәген бозып:
– Алтын… – диде. – Бәләкәйдән үк алтын арасында аунап үскән малай мин. Ялгышмыйм…
Бу рәсми сүздән соң Фәйзуллин табылдыгын Туфан учыннан тиз генә суырып алды да, кулъяулыкка төреп, эчке кесәсенә салды, чокырга төшеп, бишләтә көч белән ломга тотынды. Стенаның өске өлешен дә ишеп бетерә иде – көчкә туктаттылар.
Бер кырыйда Камил Кәримов офтанып алды: «Кирәк бит, ә! Атна буена борынгы нигез буйларын казыдым югыйсә. Эштән соң калып бит… Ату тирәмдә көндез гел Мөсәгыйт Хәбибуллин тулганып йөрде. Табылса… икегә бүләсе була иде. Эштән соң калып бит. Илленче елгы сургыч бөкедән гайре ник бернәрсә чыксын? Бөтен нәрсә дә шул Фәйзуллинга гына дигән микәнни?! И-и-их».
– Алтын, гадәттә, акчалы кешегә керә. «Керәсе мал тешеңне сындырып керер» дигәннәр безнең бабайлар, – диде Барлас Камалов.
Кара эшләпәдән, иске зәңгәр халаттан, элеккеге амбар мөдирләрен хәтерләткән Рөстәм Мингалим әче итеп тәмәке суырды да:
– Төкерәм алтыныгызга! – дип, көрәгенә ябышты.
– Алтынны гомергә өемә аяк бастырмадым, – диде Гөлшат Зәйнашева, авыр таш күтәргән җиреннән билен турайтып. Арада бердәнбер хатын-кыз буларак, таш күтәрү эшендә ул иде.
Бервакыт Мөдәррис Әгъләмнең бәрхет җилән итәгеннән ак нәрсә сузылып төшә башлады. Аптырап, ни икән дип карасак, ак киндергә бизәкләр чигелгән чуклы сөлге төшеп килә.
– Хатыныңның сөлгесен ияртеп килгәнсең бит! – дип кычкырдылар аңа.
Мөдәррис үзе дә күреп алды, әмма югалып калыр димә:
– Кулъяулык ич ул, – диде дә, чүпләм сөлгене итәк астыннан суырып алып, тирләгән битен сөртте, кушаяклап сикереп, чалбарын күтәрде дә сөлгене биленә урап куйды.
Мөдәррис белән бәхәсләшүнең өметсез икәнен белгән халык сөлгене кулъяулык дип килешергә мәҗбүр булды.
Өмә әнә шулай гөр килеп торды. Иртәдән карлы-яңгырлы башланган көн Туфан Миңнуллинның ике каш арасындагы шомлы җыерчыгы белән бергә аяза барды, аяза барды. Каләмнән көрәккә күчкән язучылар, иншалла, сынатмадылар.
Язучыларның идарә утырышы. Бик четерекле мәсьәлә карала. Эстониягә әдәбият көннәрен үткәрергә баручыларның исемлеген төзиләр.
– Мин һичшиксез барырга тиеш! Эстониядә мине беләләр! Анда бер хикәям дә басылып чыкты. Мине алмасагыз, халык дөрес аңламас! – ди Әхәт Гаффар, Брежнев кашы куелыгындагы үҗәт мыегын чәйнәп.
– Кайсы халык турында әйтәсең, Габделәхәт? – ди Әмирхан Еники, аңа күзлек ырмавы өстеннән морзаларча караш ташлап.
– Әлбәттә, эстон халкын күздә тота, – ди Роберт Миңнуллин, мәңге депутат булырга җыенган вәкарьле тавыш белән.
Әхәт Гаффарны, тыйнаклыгын искә алып, исемлеккә кертергә карар кылалар. Эстониягә баргач, Гаффарның хикәясен белүчене дә, аны тәрҗемә итүченең исемен дә Интерпол этеннән эзләтеп тә таба алмыйлар.
Аның хикәясе, тугызынчы айга кергән йөкле хатыннарда аллергия авыруы тудырмас өчен, мамыксыз (ягъни сөннәткә утыртылмаган) тупыл үстерү серләрен өйрәткән селекция журналында басылган булган…
«Казан утлары» журналының баш мөхәррире чагында Зәки Нури бүлек мөхәррирен кабинетына чакырта:
– Кулъязмаларны бер дә игътибар белән карамыйсыз. Күр инде, бер хикәядә генә дә унике урында «көлеп җибәрде» дигән сүз киткән.
– Дөрес язылган бит инде, Зәки абый, хата юк.
– Ничек булмасын инде, көлә дә, җибәрә дәме?
– Алай булгач, «көлеп куйды» дип төзәтик.
– Көлә дә, куя дамы? – дип, Зәки Нури үзе дә җәелеп көлә башлады. Аның кайчан чын, кайчан шаяртып сөйләвен һич тә аңламассың. Бүлек мөхәрриренең аптырап калуын күреп, ул кинәт көлүдән туктады да:
– Әле генә мин нишләдем? – дип сорады.
– Көлә башлаган идегез, Зәки ага.
– Туктале, тукта, ничек инде, көләм дә, башлыйм дамы? – дип, ул тагын көләргә тотынды.
Зәки ага тагын җитди кыяфәткә керде:
– Безнең телдә фигыльләр бик опасный… гел бер тирәгә барып төртелә, – дип, тагын көләргә ябышты. Менә бәла!
Көлә дә, ябыша да була инде монысы.
– Әллә соң, Зәки ага, бу парлы фигыльләрне ташлап, Нурихан Фәттах сыман гына язарга микән, ә?! Ул бит әнә ничек кисеп кенә куя! Барды. Алды. Салды. Көлде. Бетте…
– Менә-менә! Күпме кәгазьгә, күз нурына, типография буявына экономия булачак… Дәүләт башында Сталин кебек тел белгечләре юк шул хәзер, указ гына чыгарып куяр иде дә… Утырып торам әле, дип сөйли бит татар. Утыра да, тора да, имеш… Сталин исән чагында берсен генә эшли идең: йә торасың, йә утырасың…
Баш мөхәррир Зәки Нури яңа бүлек мөхәррирен чакырта.
– Барлас Камаловның повестен карап чыктым. Ләкин «Басарга!» дип кул куя алмыйм. Соңгы абзацта гына төп героен үтереп куйган. Быел журналның алты санында алты повесть басылды, алтысында да мәет күтәреп чыгалар. Пессимизм түгелме соң бу? Өстәгеләр ни әйтер?
– Совет илендә үлем юк, димәкче буласызмы, Зәки ага?
– Алай ук димим дә… Чагыштырып кара әнә, капиталист черки тешләсә дә егылып үлә… Ә бездә тугыз баллы җир тетрәү вакытында тугыз этажлы йорт убылып төшә, ә берәү дә үлми, шулай бит?!
– Шулай, Зәки ага.
– Шулай булса чакырт Барлас Камаловны, терелтеп китерсен Гапсаттарын! Моның әллә ни катлаулылыгы юк, менә укып күрсәтәм, шушы төшен үзгәртсен дә… «Гапсаттар абзый турында очерк язу уе белән канатланып кайттым. Күңелдә һич август түгел, май ае иде. Тик өйгә кайтып керүгә, салават күперенең һәммә төсләренә манылган кәефем кара пәрдәгә уралып калды. Әти миңа телеграмма тоттырды. «Бабай үлде. Мирхәйдәр» дип язылган иде анда».
…Бүлек мөхәррире хәлне сөйләп биргәч, Барлас Камалов башын кашып, бераз уйланып утырды да ризалашырга мәҗбүр булды. Икенче көнне ул «Актуган Гапсаттары» исемле повестен болай үзгәртеп китергән иде: «Гапсаттар абзый турында очерк язу уе белән канатланып кайттым. Нур өстенә нур өстәп, кайтуыма өч көн дигәндә, Мирхәйдәр абыйдан хат килеп төште. «Зур куанычыбызны уртаклашабыз. Ни гомер үткәч, бабайны тагын бер Дан ордены – I дәрәҗәлесе эзләп тапты… Шулай итеп, Гапсаттар солдат – полный кавалер хәзер!..»
Зәки Нури повестьның азагын укыды да:
– Күз алдында терелттек. «Басарга!» дип кул куярга була хәзер, – диде. – Совет үлеме – дөньяда иң бәхетле үлем! Шулай да… Үлем белән бик злоупотреблять итмик…
Язучылар берлегендә эшли башлагач, яшь шагыйрь Равил Фәйзуллин, бер төркем өлкән язучыларны туплап, Сарман районына әдәбият көннәре үткәрергә чыга. Арада драматург Сәет Кальметов та була. Аның иҗатын Равил Фәйзуллин бик белеп бетерми, халыкка ничек тәкъдим итәргә? Аптырагач, ул өлкән язучының фронтовик булуына, сугышны сержант званиесендә тәмамлавына басым ясап сөйли.
Икенче авылда халык белән очрашу вакытында Сәет Кальметовны лейтенант дәрәҗәсенә күтәреп җибәрә. Үзе эченнән шикләнеп тә куя. Әмма Сәет Кальметов бернинди ризасызлык күрсәтмәгәч, юмартланып китеп, өченче авылда аңа – капитан, дүртенче авылда исә майор дәрәҗәсен биреп ташлый. Хәрби дәрәҗәсе арткан саен, Сәет Кальметов яңадан-яңа сугыш детальләре табып, тагын да очыныбрак чыгыш ясый икән.
Ниһаять, район үзәгендәге Мәдәният сараенда хушлашу кичәсе була. Равил Фәйзуллин берәм-берәм язучыларга сүз бирә. Менә Сәет Кальметовка чират җитә. Костюмын үтүкләп, яңа галстук тагып, бүген инде полковник булырга җыенып, трибунага таба барып яткан Кальметов «сержант» дигән сүзне ишеткәч өнсез кала, Равил Фәйзуллинга рәнҗүле караш ташлап, кабаттан сержант роленә кайтып төшә алмыйча тора.
О проекте
О подписке