Читать книгу «Китап / Книга» онлайн полностью📖 — Марата Кабирова — MyBook.

– Мин җиңдем…  –  дип, кулын сузды Даутов.  –  Килешегез…

Мин кул сузмадым. Ул, чынлап та, җиңүче иде. Мин җиңелгән идем. Үз солдатлары хыянәт итеп, хурлыклы җиңелүгә дучар булган, илсез-көнсез-халыксыз калган хаким хәлендә идем мин.

13

Моңарчы Рамил Әхмәтович белән китаплар турында сөйләшкәннәре булса да, Илдар укыганыннан күп нәрсәләрне аңлый алмады. Шулай да, бу аңа кызыклы иде. Ул үзен бик акыллы кеше белән әңгәмә коргандай итеп тойды. Дөресен генә әйткәндә, Рамил Әхмәтовичтан башка беркем белән дә ихластан сөйләшкәне юк иде аның. Әмма профессор да бу тиклем үк ачылып китми, кирәкле вакытта кирәкле мәгълүматны гына бирә дә  –  вәссәлам. Ә монда  –  бөтенләй башка нәрсә. Ниндидер иркенлек, күңел көрлеге ярылып ята. Әйтергә теләгән фикерне беркемнән дә курыкмыйча, беркемнән дә кыенсынмыйча җиткерә белү. Хәтта үзенең уңышсызлыклары турында сөйләгәндә дә, аны аңларга, хөрмәт итәргә мәҗбүр буласың. Шул ук вакытта аның күңелендә авыр тойгы да тулы иде. Югалту ачысы. Үзенең элегрәк туып, менә шундый язучылар белән якыннан аралаша алмавына үкенү. Һичьюгы, менә шундый китапларны күпләп укый алса да, бүгенгедән бәхетлерәк булыр иде. Узган заман кешеләре ул әсәрләрне ник сакламадылар икән? Ни өчен үзләренең киләчәген, балаларын, оныкларын тормышның шундый гүзәл күренешеннән мәхрүм иттеләр икән? Ул әрнүле дә, нәфрәтле дә иде.

Башта ул Даутовны өзгәләп ташлар чиккә җиткән иде. Соңрак ачуы сүрелә төште. Даутовның гаебе генә түгел иде бу. Әгәр ул дәвер кешеләре әдәбиятка, китапка кул селтәмәсәләр, Даутов кына берни дә эшли алмас иде. Һәм үзен бер сәер уйда тотып тынып калды. Моңа кадәр, дөньяда китап дигән нәрсә барлыгын белгәнче, бернинди югалту да тоймый яшәде ич. Бәхетле булып яшәде. Ә хәзер… Ул Рамил Әхмәтовичның сүзләрен хәтерләде: Автоматик хезмәтләндерү, ә асылда, автоматик күзәтү, хәтта идарә итү системасы… Киендерү-ашатулар, тибрәтеп йоклатулар, мәхәббәт назлары… Болар барысы да аларның игътибарын ниндидер мөһим нәрсәдән читкә юнәлтү өчен түгелме соң? Һәм ул Ләйлә яныннан чыкканда үзенә биргән соравын кабат исенә төшерде: «Ничә тапкыр сөю ләззәтенә бирелдек без бүген?» Тик бу юлы инде үзен гайрәте ташып торган ир итеп тоймады. Мәхәббәт уеннары бары тик аларның күзен каплау өчен генә, автоматик хезмәтләндерү системасы тарафыннан көчләп тагылган бер шөгыль булып күренде. Нормаль кеше ул кадәр назга бирелә алмый. Бу  –  нормаль күренеш түгел. Уйлап карасаң, нормаль булмаган күренешләр санап бетергесез иде. Мәсәлән, аларның бер дусты да юк. Алар беркем белән дә йөрешмиләр, хатыны белән беркайчан да өйләреннән чыгып кая барганнары булмады. Башка фатирда яшәгән чакларында да, аларның барысы да гади һәм ачык иде  –  эшкә бару, өйгә кайту, ашау-эчү, юыну, сөю назлары… Хәтта күршеләрендә кемнәр яшәгәнен дә белмәделәр, аларның берсен дә күргәннәре булмады. Ә бит бер тирәдә яшәүчеләр кайчан да булса бер очрашырга тиеш. Ә алар…

Китап моңа кадәр буылып яткан уйларны иреккә җибәрде. Уйлаган саен, әлеге тормышның кыеш яклары күзгә күренә барды, сораулар өстенә сораулар туды, ә бернинди дә җавап табылмады.

Илдар, бу шәһәрдә күптән яшәсә дә, бары тик берничә кешене генә белә иде: Рамил Әхмәтовичны, Илдусны, Зифаны, ишек төбендә утыручы вахтёрларны, Ләйләне… Һәм… һәм… Һәм башка беркемне дә… Шулай гына микәнни соң? Аның бу хакта беркайчан да уйлаганы юк иде. Әле менә гомер буе яшәгән шәһәрендә танышларының шулкадәр аз булуын ачыклагач сискәнеп китте. Ничек алай булырга тиеш инде?! Болай булырга тиеш түгел, ул бит башка кешеләр белән дә таныш булырга тиеш иде…

Таныш… Танышу… Ә Ләйлә белән кайчан таныштылар?

Илдар моны һәрвакыт исендә тотадыр шикелле иде. Әмма әле хәтерли алмады. Хәтта елның нинди вакытында икәнен дә… Җәй көне идеме ул, язмы, көзме, кышмы?.. Кайда булды бу хәл  –  урамдамы, эштәме, яки башка җирдәме? Аларның Ләйлә белән беркайчан да бу хакта сөйләшкәннәре юк иде. Әмма Илдар үзенең Ләйлә турында бөтен нәрсәне дә белүенә тамчы да шикләнми иде. Әле менә төрле сораулар биреп карады да берсенә дә җавап таба алмады.

Ничә ел бергә яшиләр алар?

Туйлары кайчан булды?

Ләйлә  –  кайсы як кызы?

Бу коточкыч иде.

Илдар курку катыш кызыксыну белән кулындагы китапка карап куйды. Бәлки, китап аның хәтерен алгандыр? Ә моңа кадәр ул боларны белә идеме соң? Белә иде. Һәрхәлдә, белүенә ышанычы нык иде. Ләкин әлеге китап аның танышларын, аралашкан кешеләрен оныттыра алмый ич инде. Илдар сагаеп калды. Әгәр аның хәтерен китап алган икән, Ләйлә хәтерләргә тиеш. Ул белергә тиеш. Ул бит китап укымады.

– Илдар, син бүген җитәрлек шөгыльләндең,  –  диде ягымлы тавыш,  –  ял итәргә вакыт.

Ләкин Илдарда ял кайгысы түгел иде инде. Башында кайнаган сорауларга җавап табарга кирәк иде. Һәм моңа бары тик Ләйләне уятып кына ирешеп була.

– Илдар…

Тавыш хаклы иде. Чынлап та, китап укудан әле туктап торыргадыр. Монда язылганнарның һәммәсен берьюлы кабул итсәң, чиргә сабышуың да ерак түгел. Илдар китапны урынына куйды да системадагы дискны алыштырырга әзерләнде. Һәм кинәт миенең кайсыдыр өлешендә бер уй ялтлап китте. Әйе!.. Хәзер ул дискны алыштырачак һәм… барысын да онытачак. Автоматик хезмәтләндерү системасы, аның бөтен уйларын да таратып, йокларга яткырачак. Бәлки, тагын мәхәббәт назларына күмелерләр, бәлки, тыныч кына йокыга талырлар. Әмма ул Ләйләгә бирергә теләгән сорауларын бирә алмаячак. Нишләргә соң?

– Илдар, сиңа ял итәргә кирәк…

Ләйләнең үзен монда чакырырга. Бары тик шулай иткәндә генә… Ә монда кергәч, хатыны да үзе белән нәрсәләр булганын онытмасмы? Монда сорау алышу да шикләрдән азат итмәячәк.

– Илдар, сиңа ял итәргә кирәк.

Тавыш дөрес сөйли иде. Чынлап та, бүгенгә җитеп торыр. Һәрнәрсәнең  –  үз вакыты. Вакыты җиткәч, бөтенесе дә үзеннән-үзе ачыкланыр. Ашыгырга ярамый. Сабыр итәргә кирәк. Һәм әлеге китаптан алган белемнәрне, ул кузгаткан хисләрне ныклап яшерергә, онытып торырга… Алар система күзенә чалынырга тиеш түгел. Әмма моңа ничек ирешергә соң?

Илдар бер мәлгә уйга калды. Һәм Рамил Әхмәтович биргән кечкенә флаконны исенә төшерде. Кайчан, кайда, ничек кулланырга кирәген үзең белерсең. Шкаф янына килгәндә, Илдар боларның берсен дә белми иде әле. Әмма флаконны кулына алу белән, ул барысын да хәтерләде. Һәм, аны ачып, бер-ике тамчы сыекчаны теленә салды. Авызны бөрештерә торган әчкелтем нәрсә иде бу. Илдар флаконны кабат урынына куйды да авызына җыелган төкерек катыш сыекчаны йотып җибәрде. Һәм шкафны ябып, өстәл артындагы кәнәфигә барып утырды.

– Син бөтенесен дә дөрес эшләдең,  –  диде ягымлы тавыш,  –  хәзер бераз утырып ял итәрсең. Кайчан кузгалырга икәнен үзем әйтермен.

Илдар елмаеп баш какты. Бүлмәгә ниндидер якты музыка таралды. Илдар күзәнәкләренең ләззәтле тибрәнүен тойды.

2. Итта-ритта-риттата…

И в темноте вы тоже принадлежите городу, и город  –  вам, и вы спите вместе, как мертвецы, как камни на вашем поле. Это нельзя назвать жизнью: это медленное умирание дней, когда в город приходит смерть, она кажется такой же обыденной, сонной и сладкой, как жизнь. Как будто город предчувствует приход смерти и знает, в каком обличье она явится.

Стивен Кинг. «Жребий»

14

Илдар, гадәттә, төш күреп йокламый, әллә нигә бер күргән төшләре исә тик якты буяулардан гына тора торган иде. Бүген ул төне буе саташып чыкты. Өйдәге автоматик хезмәтләндерү системасы, ничек кенә тынычландырып татлы йокыга төрергә тырышмасын, максатына ирешә алмады. Әйтерсең Илдар үзара сугышучы ике көчнең уртасында иде, өй аны йоклатырга тырыша, ә тагы ниндидер кодрәт саташтырырга тели. Аларның әле берсе, әле икенчесе өскә чыга, тик берсе дә тулысынча җиңүгә ирешә алмый. Шул рәвешле Илдарга юньле йокы эләкмәде.

Төшендә ул гел бер урынны, бер үк кешеләрне күрде. Ул күргән җан ияләрен бик зур авырлык белән генә «кеше» дип атарга мөмкин иде. Хәер, башта тирә-якта тик зәңгәрсу караңгылык кына иде. Шул караңгылык аша ул иң беренче күк йөзен шәйләде бугай. Ниндидер яктылыкны. Һәм күзгә күренмәс бер торба буйлап, шул яктылыкка шуып төште… Кояш нурына түзәлмичә, ул күзләрен йомды. Ниндидер сихри музыка агыла иде, ул, үзенә буйсындырып, бөтен дөньяңны оныттыра. Һәм ниндидер ис бар сыман… Саф һава… Юк… Тын юлларын иркәли торган саф һәм… бераз гына әчкелтем һава… Һәм салкынлык… ниндидер салкынлык… Илдарга бу күренеш таныш сыман тоелды. Моны аның күргәне, тойганы бар иде. Тик кайда икәнен генә хәтерли алмады. Ул күзләрен ачты һәм, үзенең кайда икәнен ачыкларга теләп, тирә-юньгә күз ташлады… Көтелмәгән күренештән коты алынып кычкырып җибәрде, тик тавышы чыкмады. Ул күзләрен ачып-йомып алды. Күренеш үзгәрмәде.

Ул шәһәрнең кайсыдыр урамында иде. Автомобиль юлының буеннан буена диярлек хуҗасыз машиналар тезелеп киткән. Кайсыларының тәрәзәләре ватылган, кайсының ишеге каерылган, ә кайберләре бөтенләй дүрт тәгәрмәчен күккә каратып ята. Һәм болар борынгы заман машиналары иде. «Волга» лар, «Мерседес» лар, «Тойота» лар… Хәзерге урамнарда андыйларны күрермен димә. Кызыл кирпечтән һәм цемент блоклардан салынган тугызар катлы йортларның да тәрәзәләре ватылып беткән, кайберләре яртылаш җимерелгән, кайберләрендә әле булса янгын эзләре төтенләп тора. Урам буйлап кулларына балталар, торбалар һәм тагын әллә нәрсәләр тоткан гарип кешеләр атлый. Боларның күзләре пыяла сыман салкын, хәрәкәтләре курчакныкы шикелле. Һәм һәркайсының өстендә пычрак сәләмә киемнәр, хәтта йөзләренә кадәр пычракка һәм канга батып беткән, һәммәсе дә яралы, кайсының муены умырылган, кайсының аркасында сабы сынган пычак серәеп тора. Араларында ирләр дә, хатыннар да бар. Хәрәкәтләрендә дә, күз карашларында да, гомумән, бөтен барлыкларында адәм балаларыннан аерылып тора торган ниндидер салкынлык, җансызлык чагыла. Алар сөйләшмиләр дә, бер-берсенә игътибар да итмиләр. Кемнеңдер күзгә күренмәс кулы белән идарә ителүче машиналар сыман, бер юнәлештә хәрәкәт итәләр. Һәм… Нинди генә тарлавыкка барып керсәләр дә, бер-берсенә бәрелмиләр дә, өелешеп тә тормыйлар, болар бер организм шикелле.

Илдар аларның нәрсә эшләп йөрүләрен тоя иде. Болар түбән катлам җан ияләрен, кешеләрне эзли һәм юлларында очраган һәрберсен юк итәргә тиешләр. Җирдә бер генә бөртек адәми зат та калырга тиеш түгел, чөнки кеше  –  йогышлы чир кебек, тамырыннан йолкып ташламыйча торып, аннан котылып булмый. Хәлиткеч сугышлар булып узды инде. Адәм баласы асылда кыйратылды. Хәзер аның калдык-постыкларын табу һәм юк итү чаралары бара.

Илдар, ишетү, иснәү һәм күрү органнарының бөтен сәләтен җыеп, кеше эзләде… Юк, аның өчен кемдер эзли иде… Ул үз акылы белән идарә итүче затның көчәнүен генә сизде. Һәм ул затны күрергә теләгәндәй, тирә-ягына күз салды. Артында да, янында да тере әрвахлардан башка беркем дә юк иде. Һәм ул кинәт туктап калды. Ул нәрсәнедер аңлап туктап калды. Бик мөһим нәрсәне. Тик аның ни икәнен шундук онытты. Онытудан бөтен булмышы белән тетрәнеп куйды. Һәм уянып китте. Бары тик шунда гына, төштән өнгә кайткан юлда гына, ул теге уйны хәтерләде. Бер мизгелгә генә. Әмма шул җитте. Моны аңлау искиткеч авыр иде.

«Мин аларның берсе,  –  дип уйлады ул, күзләрен ачканда.  –  Мин дә теге тере әрвахларның берсе идем».

Күзләрен ачу белән, бүлмәдә якты музыка уйный башлады. Урынның ул яткан өлешендә генә күзәнәкләрне тынычландырып җибәрерлек җылылык барлыкка килде. Бераздан Илдарның күңелендәге хәвеф тойгысы бөтенләй юкка чыкты. Һәм ул татлы йокыга талды. Әмма мондый халәт озак сузылмады, күз алдына тагы баягы күренешләр килде, колагында таныш музыка яңгырады. Ул кабат тере әрвахлар арасында иде…

Илдар шул рәвешле бер уянып, бер саташып ятты. Ә таң алдыннан, мондый хәлдән тәмам гаҗиз булып торып утырды. Бүлмәгә таралган музыка да, җаныңны эретерлек җылылык та тыя алмады бу юлы. Илдарның күңеле болар өчен бикле иде. Һәм ул, аңында чиксез сораулар калка башлавын сизеп, ашыга-ашыга үзенең эш бүлмәсенә атлады…

15

«КИТАП» тан өзекләр

* * *

Күңелне авыр тойгылар биләп алган мәлләрдә, базардагы карчык миңа тынгылык бирми, көн дә диярлек төшемә керә иде. Бүген дә шулай булды. Мин урамда йөри идем. Үзәк базар янында. Ул, нәкъ тә өндәгечә итеп, ике кулы белән беләгемнән эләктерде дә күзләремә текәлде.

– Кабахәт,  –  дип пышылдады аннан соң,  – нәрсә эшләдең син! Ник бардың бу адымга?! Ул бит Иблис иде!

Аның кыяфәте дә, тавышы да өндәгедән күпкә ямьсезрәк иде.

– Иблис!  –  Кинәт ул минем битемә төкерде, әмма ул ялгыштымы, минем янтаеп калуым ярдәм иттеме, төкереге, миңа тимичә, тротуар читендәге чәчәкләр түтәленә төште. Бер мизгелдән чәчәкләр төбеннән тонык кына төтен күренде дә түтәл буйлап китте. Бу сәер күренеш иде. Чәчәк сабакларының төбеннән шуышкан төтенгә гаҗәпләнергә дә өлгермәдем, бөтен түтәлне ялкын ялмап алды. Кызгылт, аксыл, зәңгәрсу чәчәкләр күз алдында куырылып соры төскә керде, яшел яфраклар шәлперәеп төште.

* * *
 
Ту-ту-ту ту-ту… Та-та-та…
Итта-ритта-риттата…
 

Бу җырны мин шул көнне үк сәхнәдән ишеттем. Сәхнә йолдызының күкрәгеннән бик күп нужалар күреп шуышып чыккан гарип тавышны да. Гариплек, әлбәттә, төрлечә була. Кемнеңдер кулы урынына ботак үскән була, һәм син аның кулы урынында ботак үскәнен беләсең. Әгәр әлеге тавышны адәм сурәтендә күзалласаң, аның башы да, аягы да юк, һәм алар урынында нәрсә үскәнен дә төгәл генә әйтерлек түгел иде. Бу тавыш гырылдау, ыңгырашу, үкерү арасындарак торган бер нәрсә иде. Ләкин мине гаҗәпләндергән нәрсә бу булмады. Кешеләр төрле булган сыман, аларның тавышлары да төрле. Хәтта әлегедәй гариплек үрнәге булырдайлары да бар. Мине хәтта шундый тавышлы җырчының сәхнәгә менүе дә түгел, ә халыкның аны яратуы гаҗәп иткән иде. Миңа һәрвакыт кешеләрнең күңел халәтен, җанын аңлыймдыр сыман тоелды, һәм һәрвакыт диярлек бу уемның дөреслектән никадәр ерак торуын күрергә туры килде. Мин кешеләр турында бернәрсә дә белмим булып чыкты. Адәм балалары мантыйк кануннары буенча гына яшәми иде. Хәер, моны «китап» дигән төшенчәнең бөтенләй юкка чыгуы үзе үк дәлилләп тора. Ә китапсыз калгач, мин кешеләрнең мантыйк дигән нәрсәне бар дип тә белмәвенә кабат-кабат инандым.

 
Итта-ритта-риттата…
 

Бөтен халык шәһәр көнен бәйрәм итә иде. Бу бәйрәм элек тә киң билгеләп үтелә иде, әллә кайлардан танылган җырчыларны чакыралар, шәһәрнең төрле урыннарында бушлай концертлар, тамашалар оештырыла, һәм тантаналы авазлардан бөтен тирә-як яңгырап тора. Хәтта ачтан үләр чиккә җитсәң дә, бу көндә үзеңне бәхетле итеп тоясың: җыр-моң, шатлык авазлары үзенә ияртә, һәм син хәтта нәкъ шушы мизгелдә җан бирсәң дә, теге дөньяга елмаеп барып керерсең шикелле тоела иде. Соңгы елларда ул тагы да шау-шулырак булып китте. Концертларга, җырлы-моңлы тамашаларга спортчылар бәйгеләре өстәлде, шәһәрнең бер урамында ат чабышлары, автомобиль узышлары үтсә, икенче урамында йөгерешчеләр бәйгесе уза, мәйданлы урыннарда һәртөрле көрәшләр, гимнастларның, циркачларның чыгышлары оештырыла, күктә аэропланнар гүелди, Агыйдел белән Караиделдә көймәләр, эреле-ваклы катерлар ду килә. Кыскасы, бәйрәмнән җирдә дә, суда да, һавада да качып булмый, һәм син качарга теләмисең дә  –  кырык эшең кырылып ятса да, иң бәхетле кешеләрнең берсенә әйләнеп, күңел ачарга керешәсең.

Ул көнне мин дә бәйрәмчә кәефтә идем. Моның төп сәбәбе, әлбәттә, шәһәр тантанасыннан бигрәк, янымнан атлаган гүзәл иде. Гуля. Суга батып барган адәм саламга ябыша, диләрме әле? Мин  – нәкъ шул батып барган кеше, һәм Гуля минем табыныр Аллам да, тотыныр саламым да иде бугай. Һәрхәлдә, кыска гына буйлы, ябык кына шушы кыз белән мин яшәвемнең мәгънәсезлеген оныта ала идем шикелле.

Әдәбият дигән нәрсә юкка чыккач, данлыклы язучыдан мин гади бер бәндәгә әйләнеп калдым. Юк… Гади кешеләргә күпкә җиңелрәк булгандыр, чөнки алар бернәрсә дә югалтмадылар. Югалткан хәлдә дә югалту ачысын сизмәделәр. Ә мин… Мин бөтен нәрсәдән колак кактым. Мин хәзер чын-чынлап беркемгә дә кирәкми идем. Алай гына да түгел, кайчандыр танылган язучы булуымны һәм әдәбиятны яклап чыгышлар ясавымны хәтерләүчеләр миңа ниндидер бер сантыйга караган шикеллерәк карый иде. Һәм бер урында да сүзем үтми, фикеремне санга сугучы юк. Шул рәвешле мин җәмгыятьнең читкә тибелгән бер үги баласына әверелдем. Бу, әлбәттә, җиңел түгел иде. Әмма иң авыры  –  үзләренең ни кылганын да аңламыйча, ниндидер упкынга атлаган адәм балаларына ярдәм итә алмау булгандыр. Хәер, бар җирең дә чамасыз әрнегәндә, кайсы төшең ныграк авыртканны дөрес билгеләп булмыйдыр да әле. Мин әрнүдән генә тора идем.

Гуля миннән унбиш яшькә кечерәк иде. Әдәбият аның өчен бөтенләй диярлек ят, һәм ул бөтен булмышы белән үз заманының баласы иде. Бу дәвер кешеләрен бик өнәп бетермәсәм дә, Гуля миңа кайсыдыр ягы белән ошый иде. Бәлки, моны мәхәббәт дип тә атап буладыр әле. Һәм мин Гуляны аңларга, тормышка аныңча карарга тырышам. Ул күргән нәрсәләрне күреп, ул сокланган нәрсәләргә сокланырга, ул сөенгән күренешләргә сөенергә омтылам. Кайчагында үземне шушы кыз баланың итәгенә ябышып тәпи басарга маташкан сабыйга да тиңләп куям. Әмма мин тәпи басалмыйм. Аны көлдергән күренешләргә авыз ерсам да, күңелдә ниндидер авыр тойгы кала. Шулай да аның янымда булуы җаныма рәхәтлек бирә. Шундый яшь гүзәлне каратырлык булгач, бик үк беткән баш ир дә түгелмендер кебек, кемгәдер кирәгем бардыр сыман тоела.

Әлбәттә, боларның чынбарлыктан ерак торганлыгын мин яхшы аңлыйм.