Яңа директор Билал эшләгән бүлек архитекторларын үз кабинетына җыеп алды да әнә шулай кинәт кенә сүзен башлап җибәрде. Әле дә хәтерендә Билалның: шуннан соң бүлмәдә бик озакка тынлык урнашты. Ниндидер начар тынлык, күңелсез тынлык – кешеләр бер-берсен аңлый алмаганда була торган тынлык иде бу. Эченнән генә ике директорны чагыштырып та алган иде Билал ул көнне. «Газиз абый сөйләшүне болай башламый торган иде… Аңа карагач, үзеннән-үзе киңәшәсе, уртаклашасы килеп тора иде…»
Тынлыкны, әлбәттә, бүлек начальнигы Хәкимҗан абый бозарга тиеш иде. Бөтен сызымнар, исәпләүләр аның кулында. Әмма менә аның холкы артык юаш. Үтә талантлы архитектор булуга карамастан, кайчакларда, бигрәк тә берәр тупасрак кеше белән очрашса коела да төшә, бөтенләй сүз дәшә алмас хәлгә килә. Элекке директор Газиз абый, билгеле, аның җаен тапкан иде. Милли архитектурада гаять үзенчәлекле талант булган бу кешене ул үтә җаваплы эшләргә тарта иде. Хәкимҗан абый җитәкләгән Билаллар бүлегенә дә бөтен республика өчен вакыйга булырдай олы объектларны ышанып тапшыра иде. Һәм алар бергә-бергә җиңеп тә чыгалар иде. Шул хөрмәткә матур итеп мәҗлесләр дә үткәрәләр иде. Кыскасы, алар эшне күңелле итеп оештыра белделәр. Әнә шуңа күрә иртән эшкә дә дәртләнеп, йөгерә-йөгерә дигәндәй киләләр иде.
Ә бу көнне Хәкимҗан абыйның үз-үзен тотышы бүтәнчә булды. Башта кулындагы төргәктән кирәкле ватман кәгазен таба алмый аптырады ул. Аларны идәнгә коеп бетерде. Шуннан тагын да ныграк каушады, куллары ук калтырый башлады. Шундый зур талантка ия кешенең мондый хәлгә төшүен күрү үзе үк кызганыч һәм ачуны китерә иде.
Бүлек егетләре булышкач кына, Хәкимҗан абый тиешле сызымны табып директор өстәленә җәя алды.
– Без… Без бу проектны… Газиз Нәбиуллович вакытында эшли башлаган идек… Үзебез сайлап алып…
Хәкимҗан абый ватман кәгазен, кире бөгәрләнмәсен өчен, ике кулы белән басып тоткан да «Безне нишләтәсең инде?» дигән нәүмиз караш белән директорга төбәлгән. Ә директор чын директорларча! Йөзендә бернинди җан әсәре юк! Анда бернинди уй, тойгы дигән нәрсә сиземли алмыйсың.
– Әйдәгез, сөйләгез, сөйлә! Дәресен белмәгән мәктәп баласы кебек нәрсә туктап калдыгыз!
Мескен Хәкимҗан абыйның сөйләү сәләте дә бик чамалы иде, ул ык-мык итте дә, аптырагач, тәмам ачуы килеп:
– Соң!.. Менә шушында күрсәтелгән инде барысы да, – диде. – Менә үзегез карагыз.
Архитектор халкы, чыннан да, сүзгә бик оста түгел инде ул – Хәкимҗан абый тәкъдим иткән юл барысына да котылу булды.
Яңа директор, үзе дә урыныннан торып:
– Әйдәгез, карыйк, алайса… – дияргә мәҗбүр булды.
Алар барысы да директор өстәле тирәсенә җыелдылар.
Ә анда Хәкимҗан абый җитәкчелегендәге архитекторлар группасы бер ел буена тырыша-тырыша эшләгән эш – Сәнгать сарае! Бөтен шәһәр өчен горурлык булачак Сәнгать сарае!
Бу сарай шәһәр үзәгендәге Олы күл буена урнашырга тиеш. Шуңа күрә яшь архитекторлар иң башта бу тирәне бик җентекләп өйрәнделәр. Кайсы яктан караганда ничек күренәчәк ул? Яр буеның нинди үзенчәлекләрен искә алырга кирәк? Су өсте белән дә, яр белән дә аны ничек уңышлы бәйләргә, ялгарга?
Бик озак уйлашканнан соң, Сәнгать сараен ике катлы озынча бина итәргә булдылар. Бу урын нәкъ әнә шундый форма таләп итә иде! Ә бинаны өске яктан төгәлләп тору өчен сәнгать алиһәләренең сыннарын, милли һәм заманча фикерләүгә корылган матур-матур фигураларны файдаландылар… Әнә шулай иткәч, күл буен бизәп торачак гүзәл сарай туарга тиеш иде.
Яңа директорга иң башта бинаның өске өлеше ошамады. Озын кара карандаш белән әлеге фигураларга төртеп:
– Практик әһәмияте булмаган артык элементлар күп! – диде ул һич тә икеләнү сизми торган тавыш белән.
Архитекторлар моңа каршы ни дияргә дә белмәделәр.
Бераздан Билал сүз әйтим дип авызын ачкан иде, директор бүлде:
– Нишләп әле сезнең сарай ике генә катлы?! Шәһәрдә һәрбер төзелеш өчен урын табу нинди зур проблема икәне сезгә билгеле түгелме әллә?!
Ничек инде таныш булмасын, ди, ул проблема егетләргә?! Бик таныш, билгеле!.. Таныш!.. Әмма урын җитми, урын тар дип, бөтен шәһәрне бертөсле биек тартмалар белән тутырып булмый бит инде! Соңгы елларда үсеп чыккан андый шәһәрләр болай да байтак! «Сәнгать сарае булгач, кешечә булсын инде ул!» – дип тырыштылар бит егетләр! Хәзер, гомумән, архитектурада кешечәлеккә омтылыш көчәеп бара бит. Чөнки замана кешесенең күңеле шулай тели!
Ул көнне яңа директор кабинетындагы сөйләшү буеннан-буена гел әнә шул рәвешле бик тә кискен һәм кызып китүләр белән барды. Яңа директор иң кызыклы табышларга, иң оригиналь идеяләргә каршы иде. Аларны, гомумән, кирәк түгел дип исәпли иде ул.
Кабинеттан сөмсерләре коелып чыкты егетләрнең… Бер-берсе белән сөйләшмәделәр. Кайсы нинди йомыш тапкан булып, төрлесе төрле якка таралышты.
Билалның ул көнне үзләренең бүлмәсенә дә, беркая да керәсе килмәде. Коридор башында бераз миңгерәп басып торды да аска чәй эчәргә төшеп китте. Буфет чиратындагы кызлар белән сөйләшә башлагач тынычлангандай итте. Һәм әнә шунда аның башына беренче мәртәбә шикле уй килде. Аның күңеленә шик оялады.
Шуннан соң булып узган бер-ике конфликт ул уйны тагын да көчәйтте.
…Үзенең кайда ятуын искә төшереп, як-ягына каранган иде, сызгырып җибәрде Билал! Яр буенда халык бик кимегән иде. Ә көн һаман шәп! Кояш һаман шәп! Тукта, халык кая киткән соң? Ашарга микәнни?! Читтәрәк, каен төбендә үзе кебек ялгыз гына кызынып ятучы егеттән сораган иде, сәгать өч тулып килә икән.
Тиз-тиз генә киенде дә югарыга чапты Билал!
Юк, ашаудан калырга ярамый! Яшисе бар!
Билалның бирегә килүенә бер атнадан артты.
Мөгаен, моңарчы аның тормышында бу кадәр дә рәхәт, тыныч үткән көннәр булмагандыр. Андый көннәрне искә төшерә алмый Билал. Авылдан киткәннән алып шушы көнгә хәтле булган гомере гел ашыгудан, нәрсәнедер эшләп өлгермәм дип куркудан, кабаланудан, әнә шулай тоташ чабудан, нервланудан, арлы-бирле ташланудан торган икән…
Ә монда ул беркайчан да булмаганча, үз сүзләре белән әйткәндә, дворяннарча яши башлады. Иртән ашыкмый гына йокыдан торды, иркенләп, бөтен шартын китереп физзарядка ясады, озаклап-тәмләп юынды, аннары кырынды, төзәтенде, шулай ук пошмый гына салкынча урман юлыннан бер урап керде. Иркенләп атлады ул, әле йокыдан да уянмаган төсле генә. Әйтерсең монда, шундый ямьле урманда ашыгып, каударланып йөрү аның өчен бик зур гөнаһ иде. Гүя әнә шул катгый кагыйдәне бозудан сакларга тырыша иде ул.
Бүген дә үзенең көнен шулай башлады Билал. Барысын да ияләнгән тәртип буенча эшләде. Ә иртәнге аштан кайткач, бүлмәсендә берәр сәгать чамасы китап укып ятты. Иң яраткан язучысының – Әмирхан Еникинең – калын бер китабын алган иде үзе белән. Гомумән, соңгы елларда бу китапны ул барлык командировкаларга диярлек үзе белән алып йөртә башлады. Язучының дөньяны, кешеләрне аңлавы, сурәтләве Билалга да бик якын, ягымлы тоела, һәр әсәре диярлек халык җыры сыман, көчле моң белән тәэсир итә. Тагын да кызыгы шул: ул әсәрләрне ничә мәртәбә укысаң да туйдырмый, ялыктырмый, киресенчә, укыган саен яңа моң калыплары ачыла, һәрбер уку бик моңлы яңа җыр тыңлаган төсле була.
Бу юлы да шулай булды. Билал язучының «Тынычлану» исемле хикәясен исе китеп, соклана-соклана укыды. Никадәр дөрес яза әдип! Бүгенге чор тормышының нинди ачы хакыйкатен әйтеп бирә ул. Чын сәнгать, олы әдәбият менә шундый була инде.
Укып бетергәч тә, түшәмгә карап озак ятты. Уе белән әллә кайларга, еракларга китеп. Үз тормышы белән дә бик зур уртаклык тапты ул әсәрдә. Күрәсең, оста язучы бөтен кешене борчыган әйберләр турында язган. Бик күпләр башына төшкән бәладер ул хәлләр.
Аннары гадәтенчә Билал күл буена юнәлде. Килеп үзенең ияләнгән урынына урнашты. Тик бүген нишләптер тиз генә суга кереп китәсе килми иде, эшләпәсе белән битен каплады да чирәм өстенә сузылды. Шактый ятты ул шулай. Ләкин күпме генә ятса да, укылган китап тәэсиреннән ычкына алмады. Тирә-яктагы чыр-чу да, ике метрда гына җәелеп яткан Якты күл дә кинәт кенә көчсез булып калдылар. Кеше үз эчендәге тирән күлгә – уй-кичерешләр дөньясына кереп китте.
Бүтән көннәрдәге сыман бик артык хозурлана алмаса да, барыбер озак итеп су керде Билал. Ә сәгать икегә якынлашкач кайтырга кузгалды.
Үзе йөрергә яраткан аулак сукмактан менде ул. Эшләпәсен салып кулына тотты, ничектер башындагы уйлары белән әлеге купшы эшләпә үзара килешмиләр, ярашмыйлар, бер-берсенә каршы киләләр сыман тоелды аңа. Хәер, баш үзе дә, бүтән көннәрдән аермалы буларак, чүт кенә аскарак иелгән иде бугай. Берәрсе игътибар белән читтән караса, һичшиксез, шуны искәрер иде.
Билал ял йортының кечкенә генә арт капкасыннан үтте. Хәзер сукмак яшь юкәләр арасыннан уза да ул яшәгән коттеджга таба борыла. Ярый әле, сукмакның як-ягындагы яшел чирәмне саклап кала алганнар. Мондый кызу көннәрдә ул күзне ял иттерә, әз генә булса да күңелне күтәреп җибәргәндәй итә.
Шулай атлый Билал акрын гына. Әле ашарга да ашыкмый, бүтән чабар җире дә юк аның.
Яшь юкәләрне узып, әллә ни күп тә китмәгән иде, кинәт алгы яктан, Билал бөтенләй искәрмәгән җирдән:
– Әти! – дигән тавыш ишетелде. Билал башын күтәрде һәм үзенә таба йөгерүче кызы Раушанияне күрде! Ямь-яшел чирәм өстеннән, ашыгып-кабаланып, туфлиләрен төшереп калдыра-калдыра чаба иде ул!
Билал туктап калды, кинәт кенә берни эшли алмас булып китте, сүз дә әйтә, бер хәрәкәт тә кыла алмады. Таш кебек, җансыз сын сыман катты да калды.
Ул арада кызы килеп тә җитте, кочагына да ташланды! Билал элекке гадәте буенча аны югарыга күтәреп алды, нык, бик нык итеп кысты. Билалның тәне үзенең иң кадерле, иң яраткан җылысын тойды. Шушы кечкенә генә гәүдә аңа гомер буе җитмәгән, җитешмәгән җылыны, йомшаклыкны санаулы минутлар эчендә биреп өлгерде. Кызын озак, бик озак төшермәде ул кулыннан. Ә Раушания, инде бер килеп кочаклагач, артык назланырга күнекмәгән иде, тизрәк җиргә төшү, аягына басу ягын карады, башын, муенын боргалый башлады. «Төшим инде…» – диде. Билалның исә аны һич кенә дә үзеннән җибәрәсе килми иде.
Ниһаять, Раушания төште һәм, төшешли үк: «Әни тегендә сине көтә…» – дип, бармаклары белән Билалның коттеджына таба күрсәтте. Күрәсең, кызы, чирәмдә уйнап йөргән җиреннән күреп алып, әтисенең каршысына чапкан иде.
Билгеле, кызының бу кадәр җиргә үзе генә килә алмаячагын Билал аңларга тиеш иде инде. Ләкин «әни тегендә» дигән сүз аны, сөенешеп кызы белән атлап киткән кешене, тагын туктатып калдырды. «Аның белән ничек күрешсен инде ул хәзер… Ташлап, качып кит тә, хәзер елмайган булып күрешергәме… Нигә генә килде икән соң ул? Бу кадәр җиргә…»
Ләкин бүтән чара юк иде. Раушания үзенең кечкенә куллары белән аны нык итеп җитәкләгән иде.
Алар кояштан, яктыдан караңгы коридорга килеп керделәр. Коридор башындагы холлда, креслода хатыны утыра иде. Янәшәсендә кечерәк чемодан һәм хатын-кыз сумкасы, тәрәзә аша каядыр еракка караган. Юлда килеп арыганмы, әллә Билал чыгарган борчу аңа шулай тәэсир иткәнме – тартылып киткәндәй күренә. Билал керү белән шуларны искәреп алды. Ә Раушания, ишектән керүгә, әнисенә таба омтылды:
– Әни, әни!.. Менә әтине таптым!
Шул сүзләрне ишетүгә, аларга таба борылган Галия мыш-мыш килеп елап та җибәрде. Кулындагы кулъяулыгы белән күз яшьләрен сөртергә тотынды. Күрәсең, алар кергәнче дә елап алган инде ул кулъяулыгы алай әзер булгач…
Билал аңа якынайды һәм тәрәзә кырыена килеп басты. Арада бер-ике метр чамасы җир калды.
– Килдеңмени?.. – диде, тавышына усалрак төсмер биреп. Ул аңа әйтергә бүтән сүз таба алмады.
Галия бераз тынычланганчы, ике-өч минутлап вакыт үтте. Аннары ул кискен генә хәрәкәт белән күзләрен сөртеп алды да, шулай ук кыртрак итеп:
– Килдек шул! – диде. – Әллә бездән качып котылырмын дип уйлаган идеңме?!
Монда хәзер Билалның каршы дәшүе дә, тагын нәрсәдер аңлатырга, төшендерергә тырышуы да кирәкми иде инде…
Ул, тәрәзәдән күзен алмыйча гына:
– Әйдәгез, алайса… Ашап килик… – диде.
Раушания тагын аңа килеп сарылды:
– Әти! Әти!.. Мин синең янга утырам, яме!
Билалның күзенә яшь килде. Тамагында да авыр төер иде. Аны көч-хәл белән үткәреп җибәреп:
– Ярар, кызым, бергә утырырбыз, – дип әйтә алды.
Әйберләрне тиз генә бүлмәгә кертеп куйдылар да өчәүләп ашарга киттеләр.
Өстәлдәшләре әле ашап китмәгән иделәр. Аларны:
– О-о, кунаклар килгән икән! – дип, ачык чырай белән каршы алдылар.
Саша исә:
– Синең шундый кызың да бармы инде? – дип гаҗәпләнеп куйды. Әллә аның үзенең баласы юк иде инде?.. Хәер, кеше ашыкмаска да мөмкин шул. Бөтенесе дә Билал шикелле булмас бит.
Официант кызга хәлне аңлатты Билал. Алар, мөмкин булган хәтле тату күренергә тырышып, бүтәннәрнең вак-төяк сүзенә кушылгалап, тыныч кына ашап чыктылар. Аннары инде коттеджга кайтырга кирәк иде. Режим буенча Билалга да, ерак юлдан килүчеләргә дә ял кирәк иде.
Әле ярый аның бүлмәсендә диван да бар. Галия белән Раушанияне Билал караватка яткырды, үзе диванга урнашты. Ашап кайткач, Галия аңа бер сүз дә әйтмәде, кызы белән генә сөйләшкәләп алды Билал. Ә Раушания әтисе белән яңадан бергә булуга шулкадәр нык сөенгән иде, бахыр, ул минут саен аңа килеп сырпаланды, иркәләнеп, уйныйсы килеп, Билалның өстенә үк менеп китте, әтисе белән шулай шактый шаярып алгач, әнисе:
– Раушания, әйдә, йоклыйк инде, кызым… – дип, аны үз янына алды. – Әтиеңә синең белән без кирәкмибез шул аңа. Әллә кемнәр, бүтәннәр кирәк аңа.
Яныннан Раушания китүгә, Билал тагын әлеге китабын алды. Икенче әйбәт хикәя эзләп табарга теләп, исемнәрен карап чыкты. Ләкин шул арада бер нәрсәгә төшенде: аның үткән атнадагы сыман тыныч көннәре бүтән булмаячак инде. Ә алдагы көннәре ничек, нинди булачак– анысын да ачык кына күз алдына китерә алмый әле Билал.
Ә иң мөһиме, бүген-иртәгә булачак аңлашу нинди төс алыр, Билал әнә шуннан курка. Ниндидер керләнгән, пычранган нәрсәне яңадан актару, аңа орынасы килмәү, аннан чиркану кебек иде ул тойгы…
Әллә ни озак йоклый алмады Билал. Урын үзгәртү ярамадымы, әллә икенче бер үзгәреш аның йокысын алган идеме – ярты сәгать боргаланып ятканнан соң, торып юынырга булды. Кызы белән Галия әле йоклыйлар иде, арыганнар, күрәсең… Өстен бөтенләй ачып ташлап, рәхәтләнеп йоклап яткан кызына Билал озак карап торды. Газиз, бик газиз иде бу җан аның өчен. Аңа болай гына карап тору да мөмкин түгел – якынаеп үбәсе, иркәлисе, яратасы килә, Билалны ул түзеп тора алмаслык дәрәҗәдә үзенә тарта иде. Билал, иелеп, аның бер битеннән генә үбеп алды да тиз-тиз атлый-атлый юынырга чыгып китте. Тагын күңеле тула, тамак төбе кытыклана башлаган иде.
Юынырга чыккан җиреннән озак кына верандада утырып торды. Баш бернәрсә дә уйлый алмый, шулай ук әле тиз генә кереп юынасы да килми иде. Чөнки… Чөнки инде хәзер аның барыр, ашыгыр җире юк.
…Билал юынып кергәндә, кызы белән Галия дә уянып яталар иде. Билал матур итеп, балаларча киерелеп яткан Раушанияне күреп, ирексездән елмаеп җибәрде:
– Әй әйбәт йокладың соң, әйеме, кызым!
Раушания бик ушына килеп җитмәгән иде, күзендә йокы иде әле, «ә-йе» дигән сүзенә башын гына какты. Кызының сабыйларча киерелүе дә, менә шушы хәрәкәте дә, кечкенә генә, нечкә генә гәүдәле сабыйның ап-ак урын-җир өстендә онытылып утыруы да Билал өчен инде күптән күрелмәгән, үтә тансыклаган, нык сагынылган күренешләр иде. Болар барысы да кайчандыр ул бик матур итеп күз алдына китергән, шулай булыр дип хыялланган гаилә тормышы дөньясыннан иде. Хәзер, аның гаилә тормышы дигән матур хыялы килеп чыкмагач, менә шушы аерым-аерым эпизодлар да Билалга искиткеч зур рәхәтлек, кешелек бәхете бирә иде. Шулай адәм баласы бәхет дигән нәрсәне бертөрле күз алдына китерә, ә чынлыкта гел башкача килеп чыга шул.
Галия юынып керде. Төзәтенде, рәтләнде. Раушанияне дә, урыныннан кузгатып, аягына бастырдылар.
– Әйдә, берәр җиргә алып бар инде, күрсәт безгә! – диде шуннан соң Галия.
Аның моннан тиз генә китәргә дә, ашыгып кына нәрсәдер сөйләшергә, нәрсәнедер хәл итәргә исәбе юк иде, ахрысы. Ул бирегә озакка килгәнгә охшый иде.
– Йөреп керик… – диде Билал.
Үзе Раушаниянең кулыннан җитәкләп алды. Әйтерсең менә шушы куллар аңа хәзер бик кирәкле ныклыкны, тәвәккәллекне, кыюлыкны бирергә тиешләр иде.
Билал үзе йөри торган сукмактан аларны урманга алып чыкты. Зур капка ягын алар болай да килгән чагында күргәннәр иде. Ул як парадный саналгач, анда табигый матурлыкка бик урын калмаган. Юлның як-якларына очлары кыркылган топольләр утыртылган, түтәлләр ясалган, чакыру сүзләре язылган плакатлар, паннолар куелган. Кыскасы, ял йортының ул тарафында күзне иркәләрлек почмаклар тапмады Билал. Бинаның алгы ягы, артык тәртиптә булганга күрә, кай җире беләндер солдатлар яши торган хәрби шәһәрчекне хәтерләтә иде. Шуңа күрә ул мөмкин булган хәтле әлеге почмакка барып чыкмаска тырышты.
Кечкенә капканы узу белән, Билал үзенең кунакларын күлгә таба алып китмәде әле. Бераз урман күрсәтеп йөрткәч, иң ямьле урыннарда булгач кына, Якты күлгә китереп чыгару иде аның исәбе…
Һәм ул аларны уң яккарак киткән сукмакка алып керде. Бу сукмак урман эченә керә дә тирән генә бер чокырга төшеп китә, аннары күлгә хәтле шул киң һәм рәхәт салкынча һава бөркелеп торган ямь-яшел чокыр төбеннән бара. Монда кешене әллә нинди серлелек, әз генә курку һәм кара урманда адашып калганда туа торган эчке шыкаю биләп ала. Ә бит хәзерге урманнарда мондый урынны бик сирәк очратасың, күбесе юл буендагы посадка кебек: үтәли күренеп, эчендә ни бары, ни югы ялтырап тора. Әйтерсең алар бүгенге кешеләрнең үзләре сыман: аз яфраклы, сыек кәүсәле, нечкә ботаклы…
– Әти, ә без кая барабыз, ә? Без кая барабыз?
Кызы аны бертуктаусыз шулай дип аптырата. Билал җавап бирергә ашыкмагач, кулыннан тарткалый. Ә Билал бу сорауга ничек җавап бирергә дә белми. «Урман карап йөрибез» генә дияр идең, бу гына бала өчен ят тоеладыр, мөгаен. Аңа бит үзләренең кая таба баруын белү кирәк. Кая килеп чыгарга тиешлекләре менә шушы нарасыйны күбрәк борчый. Ямь-яшел күлмәк кигән искиткеч матур күбәләкне.
Ә Галия үзалдына караган да тып-тын гына бара бирә. Аның өчен урман да юк, Билал күрсәтергә теләгән менә бу гаҗәеп урын да юк. Әллә эченнән нидер уйлап бара, әллә болай гына бара. Хәер, моның ише җирләргә аның артык ушы китмәвен Билал күптән белә бит инде, аның белән сигез ел торган кеше өчен бу яңалык түгел. Галия матур таш корылмаларга сокланып карарга мөмкин, оригиналь төзелгән йортларга көнләшергә мөмкин, ләкин табигатьнең, әлеге корылмаларга караганда, мең тапкыр соклангычрак могҗизалары аның күңел күзенә күренми. Ул аларны күрә дә, алар бирә алган эчке ләззәтне татый да алмый. Бу олы бәхеттән мәхрүм ул…
Аның белән бергә яши башлаганнан бирле, Билал бу хакта күп уйланды: нишләп мондый кеше булып үскән бу? Сәбәбе нидә?.. Ул унбиш яшьтән алып шәһәр җирендә үскән, шунда тәрбияләнгән. Шулмы төп сәбәп? Алай дисәң, табигатьне үлеп яраткан байтак шәһәр кешеләрен белә Билал.
Озак кына уйланганнан соң, инде менә ничәнче тапкыр Билал гел бер фикергә килеп туктала: канындадыр хикмәт, нәселендәдер. Кешене әнә шуңа күрә тиз генә үзгәртеп булмый торгандыр.
Раушания алга таба йөгереп китә, эчтәрәк матур яфрак яисә чәчәк күреп алса, агачларны аралый-аралый, шунда чума, югалып та кала, тагын йөгереп килеп чыга да әтисен җитәкли. Үзе чырык-чырык көлә, кулындагы яфрак һәм чәчәк букеты исә зурайганнан-зурая бара. Билал моңа бик канәгать. Раушаниянең шулай иркенләп чабуына, рәхәтләнүенә ул туктап-туктап сокланып тора, кайчак үзенең артык соклануына куркып китеп, «күз генә тимәсен» дип кабатлап куя.
– Кая соң синең бик ямьле дигән җирләрең?! Безне шунда алып бар инде. Мондый урын безнең авылда да күп, туеп беткән чокырдан!
Галия бу сүзләренең Билалга ничек тәэсир иткәнен аңлый алмый, билгеле. Югыйсә акылы җитеп, үзенең ниндирәк сүз әйткәнен чамалый алса, менә хәзер, Билалны эзләп күпме чакрым җир килгәннән соң, әлеге салкын сүздән үзе дә чирканып китәр иде. Әмма аның бөтен холкы шундый инде: кеше күңеленең нечкә борылышларын тоймый, сизми ул – үзе күргән туры таш юл буенча гына атлый. Шуңа күрә каты таш рәвешендә яшәгән әйберләрне генә күрә һәм аңлый ала да…
Билал үзен эчтән адым саен кисәтә килде: «Түз! Бу бәхәсләшеп йөрү урыны түгел! Безнең арадагы бәхәс кызык түгел инде хәзер. Тагын ызгышу, әрләшү белән бетәчәк. Иң әйбәте – дәшми түзәргә, чыдарга». Шуңа күрә тыштан битараф тавыш белән генә:
– Бүтән ямьле урын юк шул инде монда… – диде.
– Мондый урынны каян эзләп таптың син? – Бусы инде көлү, артык әрсезләнеп, аңардан көләргә маташу иде.
Билал түзеп кала алмады:
О проекте
О подписке