Менә хәзер Билал бер ялгызы урман сукмагыннан бара. Олы юлны калдырып, юри тар сукмактан кереп китте ул. Адашмам әле, югалмам, дип уйлады. Урман адаштырмый ул, йөри белсәң. Киресенчә, авыл малайлары, табигать эчендә үскән егетләр шәһәрнең төп-төз урамнарына килеп кереп адаша күп чакларда. Минем кебек, мәсәлән. Ә урман юллары аларны адаштырмый. Чөнки урманда, табигатьтә алдау, хәйлә дигән яман нәрсә юк, анда барысы да ачык һәм күңелгә якын, гади һәм кабатланмас матур. Бөек табигыйлек монда. Яшәүнең иң ышанычлы, иң тотрыклы ысулы булган табигыйлек.
Сукмак борылып-борылып барды да зур булмаган бер ачыклыкка килеп чыкты. Ә ул ачыклык күлгә килеп ялгана икән. Билал кечкенә таллар арасыннан иң элек ул күлнең бер башын күрде. «Менә шулдыр инде, алайса, Якты күл…» Үзе барган сукмакны ул бөтенләй онытты, әллә инде сукмак үзеннән-үзе юкка чыкты. Билал, зур сер, могҗиза күрергә җыенгандай, күлгә якынрак килде. Килгән саен, ул әйтерсең үзенең гәүдәсенең, хәтта алай гына да түгел, чынбарлыкның әкренләп эри, югала баруын тойды. Гүя Якты күл үзенә якынлашкан һәр адәм баласын әкиятләрдәге сихри көч иясе сыман үзенә ала, йота бара иде… Билал да ямь-яшел чирәмле яр буена килеп басуга, аның өчен менә шушы сихри күренеш кенә торып калды.
Якты күл!
Исеме ничек туры килә икән аның үзенә! Менә шушы ямьле урман уртасындагы бердәнбер якты, зәңгәр тәрәзә шикелле икән ул. Эчкерсез күңелләрнең сафлыгы шикелле икән ул. Мөлдерәмә тулы икән. Ап-ак каенлы ярлары, бу кадерле байлыкны ничек итеп түкми-чәчми сакларга дигәндәй, тыныч кына уйга талган икән аның…
Билал, күл буена килеп чыккач, башта бөтенләй туктап калды. Үзе каршына китереп куелган шушы гүзәллекне күзләре белән эчеп бетерергә өметләнгәндәй, аның һәр куагын-агачын, үләнен-чыбыгын озаклап-озаклап күзәтте, күл өстенең ышанып булмастай зәңгәр тигезлеге вакыты белән хәтта үзенә суырган төсле дә тоелып китә иде. Шулхәтле көчле иде аның тәэсире.
Билал алга таба бер адым атлады да туктады. Шул арада инде өр-яңага әверелгән табигый сәнгатьне яңадан да каушый-каушый, дулкынлана-дулкынлана үзенә иңдерә, сеңдерә башлады.
Тагын әз генә алга китте дә тагын туктады. Тагын-тагын шулай кабатлады. Әле ике көн элек кенә шәһәр мәхшәрендә нишләргә белми азапланган Билал өчен бу әйтеп, аңлатып бетерә алмастай ләззәт, бернинди сүз дә колачлый алмастай рәхәтлек, үзе кичермәгән, беркем дә күзаллый, төшенә алмастай иң югары бер мәртәбә иде. Әйе, әйе, монда һәр төрле купшы сүзләр артык: мондый тирән, кабатланмас җан рәхәтлеген бары тик кеше үзе генә тулы итеп тоя, белә ала.
Чыннан да, шушындый җирдә яшисе иде бит, ә!.. Озак йөрде Билал күл буенда. Аның өчен бу – балачактан бирле үз һәм кадерле булган су стихиясе дә, күңелендәге иң якты истәлекләрне уятучы урын да иде; өстәвенә моның ише зур сулар, Билалны тынычландырып, аны үз ярына кайтара да ала иде. Менә шушындый вакытларда инде Билал, кайлардадыр йөреп үзенең югалта башлаган асылын, үзе өчен иң кулай һәм иң кадерле яшәү рәвешен тапкан сыман була. Шуңа күрә тормышында шушындый минутларга юлыкмый башласа, аларны ничектер җуйса, Билал ниндидер караңгылыкка чумгандай хис итә башлый үзен. Утсыз, яктысыз юлга килеп кергәндәй итеп тоя. Әйтерсең ул юнәлешне дә җуя мондый вакытларда… Кая барырга кирәклеген дә…
…Билал ял йортына килеп җиткәндә, яңа килүчеләр инде иртәнге ашка утырган иде.
Аны:
– О-о, менә югалган кеше кайта! – дип каршы алдылар.
Билалга түр яктагы почмактанрак урын калдырылган икән – ул залны кисеп үтте дә шунда барып утырды. Өстәлдәшләренә хәерле иртә теләгән булды, «ашыгыз тәмле булсын»ны да әйтте, кыскасы, бөтен шартын китергәндәй итте.
Дүрт ир-ат бергә утырачаклар икән. Икесе Билалдан олырак күренә, ә берсе аның чамасындарак яисә чүт кенә, бер-ике яшькә генә артыграктыр. Алар, яңа очрашкан кешеләргә хас булганча, ашаган уңайга әкрен генә бер-берсе белән танышалар. Билал аларның исемнәрен дә әллә ни исендә калдыра алмады, шул үзенекен әйтте дә гомуми сүзгә кушылмыйча гына ашавында булды. Аның әле генә урманда, Якты күл буенда алган тәэсирләрен югалтасы, өстәл артындагы гадәти әңгәмәгә кушылып китеп, үзе качкан ыгы-зыгы шаукымына яңадан кайтасы килми, иде. Ул әкрен генә, ашыкмыйча гына ашавын белде һәм шул ук вакытта болардан аерымрак халәттә утырганын да сиздермәскә тырышты, чөнки андыйларны яратмыйлар. Шуңа күрә тыштан гына булса да тегеләр көлгәндә көлеп, сөйләшкәндә «әһә-әһә» диеп утырган булды. Ә җанында исә аның тыныч бер иплелек, салмак агышлы ләззәт һәм аннан да мөһимрәге: тагын да зуррак рәхәтлек яши бирде. Менә шул соңгысы белән ул үзен биредәгеләрдән иң бәхетлесе дип саный аладыр да әле… Иң зур шатлык – алда көткән шатлык бит ул! Чынында булганнан да олырак, матуррак күренгәнгә шулай көчле тәэсир итәдер инде ул адәм баласына…
Ашаганнан соң аларга бүлмәләрен күрсәттеләр. Билалга дигән аерым бүлмә коттеджда, төп бинадан бер йөз метрлар чамасы читтәрәк икән. Аның каравы күлгә якын! Бәләкәй капкадан гына чыгасы да тау гына төшәсе.
Бүлмәсенә кергәч, креслога утырып, әз генә ял итим дип уйлаган иде, бераз утыруга йокысы килеп китте, һәм Билал, тиз генә чишенеп, урынына менеп тә ятты. Менә шушындый иркен чакларда, ял вакытларында йокының кирәген бирә торган гадәте бар инде аның… Гаеп итмәгез, берүк! Аннан соң бөтенләй икенче, өр-яңа кеше булып тора бит ул! Көче, дәрте ташып торган кеше булып!
Байтак йоклады Билал. Уянып сәгатенә караган иде, унбер тулып килә икән. Тыштагы эсселек инде бүлмәгә дә үткән, көннең нинди кызу икәнен моннан да чамалап була… Эссе дигән сүз артыннан ук аның күз алдына күл килеп басты. Янында гына Якты күл бар бит! Билал сикереп тә торды һәм трико чалбар белән майка гына эләктереп чыгып та китте. Күлгә! Тик тышка чыгу белән исенә төште, башына бик кызу икән… Кире борылды. Бүлмәсенә керде. Портфелендә берәр газета табылса, эшләпә ясап кию иде исәбе. Ләкин мыш-мыш килеп күпме генә актарынса да, аңа кирәк әйбер чыкмады. Инде нишләргә?
Газета гына сорасам гаеп итмәс әле дип, күршесенең ишеген шакыды. Шундый вак йомыш белән борчыганы өчен гафу үтенеп кенә сорады ул. Күршесе өлкән яшьтәге бер абзый икән.
– Менә минем малай әлегә үзе монда юк. Аның бик шәп эшләпәсе бар, – дип, Билалга испанлылар кия торган бик матур, киң кырлы салам эшләпә чыгарып бирде. Билал аптырап, кыенсынып китте. Бу бик кадерле нәрсәдер бит? Нигә ул аны алай беренче сораган кешегә биреп чыгара?
– Борчылмагыз, борчылма… Аның әле өйдә тагын да шәбрәге бар! Яңарагы! Былтыр диңгез буеннан әнисе алып кайткан иде анысын. Ә бусы күптәнге инде.
Билал киеп караган иде, тап-таман, нәкъ үзенеке сыман! Үзе дә сизмәстән авызы ерылып китте. Әкәмәт була бит бу!
Шуннан соң инде тәмам канатланып, нәкъ бала-чага сыман сөенеп чапты Билал күл буена!
Күл буена җитәрәк акрынайды. Аның яшендә болай йөгереп йөрү бик үк килешмидер бит. Аннары, мондый уш җибәрерлек эшләпә кигәч бигрәк тә.
Хәзер, көн уртасында, урман эче дә шактый кызган икән. Ял йортыннан күлгә төшүче сукмак та күп йөрүдән тузанланып, эчкә иңеп беткән. Кырыйдан гына барырга туры килә… Менә сукмак кечкенәрәк бер чокырга төшеп менде дә аннары калкулыкка килеп чыкты. Биредән бөтен күл буе ап-ачык күренеп тора иде. Билал тукталып, байтак күзәтеп торды… Кая гына караса да, кеше иде монда. Барысы да эшләпәдән яисә яулыктан, өсләренә зонт корып куючылар да бар… Урмандагы күл буена шуның хәтле халык җыела алыр дип Билал күз алдына да китермәгән иде.
Тынычрак, кешесезрәк урын эзли-эзли, яр буенча китте. Ятып торырдай, чирәмлерәк һәр почмакка кеше кунаклаган. Чибәр-чибәр хатын-кызлар, түгәрәк-түгәрәк ир-атлар… Ә кайберләрен күкрәкчә буенча гына аерырга була – иренең дә, хатынының да гәүдәләре бер үк, бүтәнчә һич аерырмын димә!
Шулай кайсына сокланып, кайберсенә гаҗәпсенеп бара иде, якында гына аның исемен кычкырдылар:
– Әй Билал! Әйдә, монда кил!
Караса, тегеләр, өстәлдәшләр! Бер агач күләгәсенә кереп чүгәләгәннәр дә шушындый эссе көндә кәрт сугып маташалар! Ышанырга да, ышанмаска да белмәссең, билләһи. Бу адәм баласы үзенең ияләнгән гадәтен кая гына барса да ташламый бит.
Нишлисең, барды инде Билал алар янына.
– Әйдә, утыр! Безгә менә бер кеше җитми.
Нәрсә әйтергә дә аптырарсың. Кисәк кенә баш тартырга да уңайсыз.
– Җегетләр, мин уйный белмим бит, ышанасызмы шуңа?! – Билал шундый хәйлә белән котылмакчы булды.
– Нәрсә, дураклы да уйный белмисеңме?!
– Әйе шул… – Үзе елмая төшеп, тегеләргә карап тора бирде. Янәсе, ышансагыз ышаныгыз, ышанмасагыз, шаярту дип кабул итегез. Алай да ярый!
Әдәп өчен алар янында бераз басып торды да аннары бик ерак китмичә чишенеп атты, күз-колак булсыннар дип, киемнәрен болар янына китереп куйды. Суга кереп китте.
Яр буенда бик күп бала-чага, карт-коры мәш килә иде. Билал бераз суга ияләнү өчен генә күкрәк тиңентен суда басып торды да рәхәтләнеп, колач сала-сала, ирләрчә талпынып-талпынып йөзеп китте. Бу рәхәтлек инде ярдан карап тору ише генә түгел иде! Монда йомшак, салкынча суда йөзгәндә, һәр күзәнәгең искиткеч иркенәеп, киңәеп китә иде, үзеңне чын-чыннан бер су җанвары сыман тоясың!
Билал күлнең уртасына ук керде. Күпләр монда хәтле керергә кыймый идеме, иренә идеме – уртада беркем дә юк. Тик биредә су салкынрак икән… Күрәсең, шактый тирәндер бу күл… Әнә бит ярлары да ничек текә төшеп китә.
Шулай озак кына кинәнде ул күл уртасында. Бер хәрәкәтләнмичә чалкан да ятып торды, диңгезчеләрчә дә йөзеп карады.
Әйе, Билал бирегә килеп һич тә ялгышмаган! Ярый әле, путевка булды! Югыйсә эсседән чатнаган таш арасында – шәһәрдә нишләр иде икән хәзер?
Байтак кына юангач, Билал ярга таба йөзеп китте.
Чишенгән җиренә – егетләр ягына караса, алар кәрт уйнаудан туктаганнар да, өсләрен салып куеп, моны күзәтеп утыралар.
Ярга якынайгач, Билал боларга кычкырган булды:
– Әйдәгез, су керәбез!
Тегеләр аны-моны дәшмәделәр, һаман карап утыра бирделәр.
Ярга чыгып елмая-елмая яннарына килгәч кенә, Билал яшьләрендәге Саша үзенең нечкә тавышы белән сүз башлады:
– Сине йөзү буенча бүлмә чемпионы дип игълан итәбезме инде?
Ә икенчесе шундук аңа каршы төшәргә ашыкты:
– Нинди чемпион ди тагын?! Просто акылсыз бер адәм!.. Шушындый эссе көндә кисәк суга кереп китәләрмени!.. Башта бер ярты сәгатьләп су буенда юынырга кирәк бит, суга күнегергә кирәк!.. Аннары инде әкрен генә керергә дә мөмкин!
Бусы – Сергей Николаевич дигәннәре– чын күңелдән ачуы килеп, канәгатьсез тавыш белән сөйли. Тик Билал аңлап җитә алмады: ни өчен шулай кәефләре кырылган боларның?
Ул йөзеп килгән кызудан тиз генә туктап кала алмады: тирән итеп сулыш алып, арлы-бирле йөренгәләде. Дөнья матур, дөнья күңелле, ә кәеф тагын да шәбрәк!
Ә тегеләр, ни гаҗәп, һаман сөйләшүләрен дәвам иттеләр.
– Мин үзем, радикулит эләктермәгән булсам, әзрәк су коенуга каршы түгел, әлбәттә… Ну, нишлисең, радикулит уен эш түгел! Су уртасында каптырса беттең дигән сүз! Сакланмыйча ярамый! Ярамый! – Бусын, бик тәмләп кенә, нечкә тавышын суза төшеп, Саша әйтте. Билалның әле аңа ныклап, текәлеп дигәндәй караганы юк иде. Менә хәзер, кыюланып китеп, Сашага күз салды. Кызык дип әйтергәме, кызганыч дияргәме бу кешене? Кайсы сүз туры килер икән монда?
Саша, яше белән бер чамадарак булуга карамастан, Билалга Чехов геройларын искә төшереп җибәрде. Чехов китапларындагы бернинди рух терелеге, җан әсәре сизелмәгән типларына… Әле, җитмәсә, шулар өстенә кулына саллы гына күренгән күзлек тә тоткан! Юк, кара күзлек түгел, чын күзлек, җитди кешеләр күзлеге.
Әйе, Билалның андый кешеләрне күргәне бар: алар һәрчак үтә җитди булып күренергә тырышалар, кеше алдында (ә бәлки, һәрвакыт шулайдыр!) үзләренә бернинди тегенди-мондый малай-шалайлык, беркатлы кыланмыш рөхсәт итмиләр. Бу аларның тышкы кыяфәтләреннән, киенүләреннән башланып үзләрен тотуга, сөйләшү рәвешенә кадәр килеп җитә.
– Сез дөрес әйтәсез, билгеле, Александр Петрович, кеше иң элек сәламәтлеген кайгыртырга тиеш, сәламәтлек барысыннан да мөһимрәк.
Сергей Николаевич үз-үзенә нык ышанган кыяфәттә, бернинди шиккә урын калдырмастай тавыш белән, күзләрен ярым йомып сөйли. Шундый урында, урман уртасында, менә дигән ямьле, һәммә җан иясе үзен иркен тотардай җирдә, ничек кеше үзен үзе шулай җансыз халәттә саклап тора ала икән?
Моңа хәтле аларны елмаеп кына күзәткән, сүзләренә артык игътибар бирмәгән Билал, тора-бара авызын җыеп, үзе дә җитдиләнеп китте. Боларның кыланышына гаҗәпләнеп, шуның серенә төшенә алмаганга уйчанланып калды ул. Чынлап та, шаяртмыйча, ихластан әйтәләрме соң? Әллә булмаса, беркатлы Билал каршында уйналган юмористик күренешме бу?! Юк, аларның үз-үзләрен тотышлары юморга охшамаган иде. Чынлап сөйләшәләр, ахрысы, болар.
– Хөрмәтле Сергей Николаевич, сез менә шушындый искиткеч матур көндә рәхәтләнеп су керүнең ләззәтен дә аңлый алмыйсызмыни? – Билал үз тавышына битараф-тыныч тон бирергә тырышкан иде, ләкин алай ук килеп чыкмады, күрәсең. Билал андый тыныч кына тавыш белән сөйләшә аламы соң! Күңелендә туган дулкын шул ук минутта теленә, үз-үзен тотышына, бөтен барлыгына чыга бит аның!
Ә Сергей Николаевич коеп куйган мәһабәт сын иде Билал каршында. Бу сүзләргә ул керфеген дә селкетмәде. Бөтенләй ишетмәгән кыяфәт белән ачу чыгарырлык бер битарафлык саклап тора бирде.
Кызык! Тукта әле, Билалның мондый күренешкә элек тә очраганы бар иде бит!
Институтка яңа директор килеп эшли башлагач та, шундыйрак бер күренеш булды түгелме соң?
Әйе, Билал хәтерли ул көнне.
…Ниндидер йомыш белән шәһәрдә йөргәннән соң, үзләренең бүлмәсенә кайтып кергән иде. Ишекне ачуга, бүлек начальнигы Хәкимҗан абый янында утырган юан гына гәүдәле, бик җитди кыяфәтле бер кешене күреп алды. Үзләренең яңа директорын якыннан күргәне юк иде әле Билалның, шуңа күрә «Әһә, бу шул икән!» дип куйды. Тыныч кына исәнләште, үз урынына барып утырып эшли башлады. Әмма бер бүлмәдә утыргач, сүз колакка керми каламы соң инде! Билал шуны аңлады: яңа директор ул шөгыльләнгән мәсьәлә буенча нидер сорый икән. Ә бүлек начальнигы Хәкимҗан абый, үзе конкрет белмәгәч, якынча гына сөйләп утыра.
Хәлне аңлап алуга, Билал түзмәде, тегеләр тынып торган арада, сорамаган-нитмәгән кешегә үзенең бар белгәнен сөйләп бирде! Кызып-кызып, дәртләнә-дәртләнә сөйләде!
Ә яңа директор нишләде дисез?! Үзләренең ипле генә сөйләшүләренә шулай җайсыз килеп кушылган Билалга күз генә төшереп алды да кыл да кыймылдатмыйча тыныч кына утыра бирде. Сөйләп бетергәч, Билал аптырап китте.
– Тукта, әллә мин саташаммы соң?! – дип әйтеп куйды. – Төш кенәме соң бу?!
Кызганыч, өндә иде шул, өндә! Билал көпә-көндез саташкан иде! Яңа директор да пенсиягә киткән Газиз абый сыман булыр дип ялгышкан иде ул! Үзенең бу ялгышын тора-бара аңлады ул, билгеле.
Шуннан соң озак та үтми шәһәр Советында архитекторлар киңәшмәсе булды. Билал анда элекке группадаш егетен очратты. Тәнәфес вакыты иде, сүз иярә сүз китте. Билал үзләренә яңа директор килгәнен әйтеп куйды.
– Ой-ой… Берүк, аның белән сак була күр! – Группадашының беренче сүзе шул булды.
Билал, әлбәттә, сораштырмый кала алмады:
– Нигә, шулай ук куркынычмыни?
Группадаш егете усал итеп елмаеп куйды…
– Безнең институтта озак кына директор урынбасары булып эшләде бит ул. Һәм… гел директор булырга тырышты! Соңга таба бигрәк тә каты тырышты инде! – Билалның дусты сөйләп бетерә алмам дигән төсле ашыга-ашыга сөйләде. Аның әйткәннәрен Билал көчкә аңлап өлгерә иде. – Инде, малай, бернинди пычрак ысулдан да баш тартмый! Бернәрсәдән дә оялып, кыенсынып тормый инде!
Билал, конкретрак белергә теләп:
– Нәрсә эшләде соң ул сездә шулкадәр? – дип сорады.
– Нәрсә эшләде дисеңме?– Группадашы башта «Шуны да белмисеңме?» дигән сыман гаҗәпләнеп карап торды. Ә аннары китте сөйләп яңа директор хакында – колагың гына чыдасын.
– Башта директорның секретаре булып эшләүче яшь кенә кыз белән дуслашты. Аннары әнә шул кыз ярдәмендә директор сейфындагы беркем дә белмәскә тиешле документны юкка чыгарды! Менә ни эшләде ул бездә! Имеш, шуннан соң директорны эштән алалар да аның урынына үзен куялар дип исәпләде! Аның уйлавынча, һичшиксез, шулай булырга тиеш иде!
Без дә шулай булыр дип уйлый башлаган идек инде… Чөнки директорны бик каты йөрттеләр, бик каты тикшерделәр. Ну барыбер калды, кыл өстендә генә эләгеп калды.
Шул вакытта тегенең директор тирәсендә ничек ялагайланып бөтерелүен күрсәң иде син! Прямо косып җибәрерсең! – Билалның группадашы ярсып, ачуын тыя алмыйча сөйли иде.
– Әйе-е… – дип куйды ахырдан Билал. – Син миңа бик кызык нәрсә сөйләдең әле. Кызык… Ә чынлап та булганмы соң ул?
Группадашы, аның бу соравын көтеп кенә торган төсле:
– Ничек булмасын? Ничек булмасын?! – дип, яңадан алып китте. – Соңыннан, директор үз урынында эшләп калгач, теге яшь кыз аңа кереп елый-елый гафу үтенгән. Тик директор тавыш чыгарып тормады инде. Кызгангандыр яшь кыз баланы. Әле эшли башлый гына бит.
Билал тагын бер кат:
– Кызык бу, бик тә кызык! Мондый нәрсәләр кинода гына була дип уйлый идем! – димичә түзә алмады.
Группадашына аның бу сүзе ошамады:
– Нәрсәсе кызык инде аның! Кызганыч диген!.. Әнә сезгә директор итеп куйганнар бит әле!
– Куйдылар шул… Кем йөртәдер инде андый типларны шундый җаваплы урыннарда?..
– Кем дип… Ул үзе бик каты эш йөртә бит андый мәсьәләләрдә. Аннары бер зур кешенең исемен еш файдалана ул. Кирәксә, кирәкмәсә дә: «Без Фәлән Фәләнович белән киңәшеп алган идек әле!» – дип кенә җиффәрә! Шул сүзнең кешегә ничек тәэсир итәчәген белә ул. Бик күпләр алдана шуңа! «Әһә, болар дуслар икән!» – дип уйлый һәм, аларга ябышып, үзе дә каядыр күтәрелергә, үсәргә өмет итә башлый! Менә бит карьеристларның психологиясе нинди!
Аларның сүзен бүлеп, звонок шалтырады. Тәнәфес бетте. Янәдән залга керделәр… Ә группадашы сөйләгән сүзләр Билалның күңеленә бик озакка сеңеп калды.
…Хәзер инде әйбәт белә: менә бу Сергей Николаевич, аның яңа директоры ишеләр бервакытта да Газиз абый сыман була алмаячаклар! Газиз абыйны бөтен институт коллективы юкка гына «Большевик!» дип атамый иде шул! Чыннан да, большевик, Ленин гвардиясе солдаты иде шул ул!
Билалның инде күп мәртәбәләр сынаганы бар: яңа директор сыман кешеләрнең эш өчен, халык өчен, бүтәннәр өчен бервакытта да ушлары китми. Алар беркайчан да үз өсләренә зур җаваплылык алмыйлар; бер генә вакытта да күкрәкләрен куеп, бүтәннәрне саклап калмыйлар; беркайчан бер генә мәсьәләдә дә беренче булмыйлар; беркайчан, бер генә мәсьәләдә дә кистереп җавап бирмиләр. Һәм алар, андый кешеләр, беркайчан тулысынча ачылып, күңел төпкелендәге уйларын бүлешеп сөйләшмиләр. Алар һәрчак сак, уяу, куркучан. Менә шушы сыйфатларны үзләрендә булдырырга тырышу теләге аларны, гомумән, чикләнгән, сай фикерле натурага әйләндерә. Күпмедер вакыттан соң аларны әнә шул эчке һәм тышкы тормозлары, үзләрен гел тыеп, туктатып яшәүләре рухи тарлыкка, чикләнгәнлеккә китерә.
Менә шушы уйларына Билал торган саен ныграк ышана килә.
Күл буенда Сергей Николаевичка карап торганда, Билалның башыннан әнә шундый уйлар үтте. Хәзер инде бу кешенең кем булуы, нигездә, билгеле кебек иде. Тик менә ничек итеп аның аркасында кәефне бозмаска да ничек итеп мондый әңгәмәләрдә тынычлык саклап калырга – бусын нык кына уйларга кирәк иде Билалга.
– Ярар, әйдә, кайтабызмы инде, герой! – Сергей Николаевич, зур хуҗаларга хас булганча, кулын Билалның җилкәсенә китереп салды. Хәтта җилкәдән тотып селкетеп тә караган булды.
Бер-берсен беркайчан күрмәгән һәм күрмәячәк бу адәмнәрнең бөтен хәрәкәтләре ничек үлчәнгән һәм никадәр таныш кабатлану!
Билалның танышлары, әдәпле генә иттереп саубуллашканнан соң, ял йортына менеп киттеләр. Ә Билалның моннан беркая да китәсе килми. Биредә ул җан рәхәте тапты! Тик менә «иптәш» дияргә тиешле кешеләр генә әллә ниндирәк булып чыктылар бит әле. Каян килгәннәр микән алар? Әле мин анысын белешмәдем бит. Хәер, шул ук мин качкан мәхшәрдән – шәһәр җиреннән килгәннәрдер инде.
Ул, берни җәеп тормастан, яшел чирәмгә сузылып ятты. Өстән кояш кыздыра, аста салкынча чирәм, якында гына менә дигән күл – рәхәт иде аңа, табигать баласына!!!
Шулай озак ятты ул. Аннары, артык эссе кояш астында инде тәмам чыдар хәле калмагач, суга кереп китте, тагын кинәнеп, онытылып йөзде. Тагын ярга чыкты, тагын тәне яна башлаганчы кызынды.
Ләкин шунысы сәер: тәне, гәүдәсе ничек кенә рәхәтләнеп ял итмәсен, үзенең башын, уйларын барыбер моңарчы ияләнгән тормышыннан аера алмый иде Билал.
Менә хәзер дә үзе кайнар кояш астында кызынып ята, ә уйлары, күңеле әллә кайда – еракта, эшенә бәйле вакыйгалар арасында. Күз алдында һаман шулар.
– Шулай итеп, сез Сәнгать сараен проектлаштырырга булдыгыз инде, ә?!
О проекте
О подписке