Цитаты из книги «Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман» Махмут Хасанов📚 — лучшие афоризмы, высказывания и крылатые фразы — MyBook. Страница 2

Цитаты из книги «Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман»

18 
цитат

Кер юганда, бары тик җизнәсенең үзенә генә хас тир исенә кадәр якын булган аңа. Ә инде Иргали калага китә-нитә калса, Миңсылу аның өчен яна-көя, бөтен тынычлыгын җуя торган булган. Өйдәгеләрдән кем дә булса Иргалинең сәфәрдән исән-имин кайтуын аның кебек тагын берәр кеше көттеме икән? Бер хәвефле вакыйга турында ишеткәч, Миңсылуның пошаманга төшүләре, ут йотулары тагын да арткан, төнге йокылары тәмам качкан булган.
21 марта 2020

Поделиться

Миңсылуга ул нәкъ җилбәзәк яшь егетләр сыман гашыйк булды. Мәхәббәте торган саен көчәйде. Иргали балдызкаенда элек һич уйламаган-көтмәгән күркәм сыйфатлар тапты. Хатын-кыз буларак та аннан иркә-назга, игътибарга сизгер, аннан нәзакәтлерәк, мөлаемрак бүтән булмас. Ә инде шаярырга, уйнап-көлергә дисәң, беркемгә алыштыргысыз. Балдызкаеның бу якларын, мөгаен, бары тик Иргали генә белә торгандыр. Андый чакларда янып торган яшь хатынның күзләреннән менә-менә якты нур тамчылары сибелеп төшәр сыман иде.
21 марта 2020

Поделиться

Көзен, беренче кар төшкән көнне, Миңсылу ир бала тапты. Барысы өчен дә онытылмаслык вакыйга, зур бәйрәм булды ул. Куанычның иң зурысын Гөлниса белән Гөлүсә кичергәннәрдер, мөгаен: «Монда җылы, һавасы да иркен», – дип, баланы олы өйдән чыгармаска булдылар. Зурдан кубып, бәби туе үткәрделәр. Башы күкләргә тигән ата кеше: «Минем исемем Рәхимҗан, улымның да исеме йә Галимҗан, йә Сабирҗан булыр», – дип гайрәт чәчсә дә, Миңсылуның бу мәсьәләгә карата үз фикере булган икән. «Бернинди дә «җан» нар юк, улымның исеме – Азат! За
21 марта 2020

Поделиться

ләбаса! – Бер генә мизгелгә үз-үзен кызгану хисе җилпенеп куйгандай булды. – Шул инде, – дип уйлады ул, – баш очында күк аяз булганда, тормышың да көйле
21 марта 2020

Поделиться

Бәлки, шуңадыр, ил өстендә абруйлы, туй-мәҗлесләрдә, бәйрәм- җыеннарда урыны түрдән булып, үз көнен үзе күреп, үз өенә, үз тормышына үзе баш, үзе түш булып, сер бирмичә яшәде.
21 марта 2020

Поделиться

«Шул инде, яши белә генә башлаган идем, акча бетте», – дип әйткән ди бер дивана да.
21 марта 2020

Поделиться

Искәрмәстән китереп суккан кара кайгы, ачы хәсрәт, хәерсез хәбәр ачысы шулай телә, шулай кисә иде аның бәгырен
21 марта 2020

Поделиться

Илдә илле, берсеннән-берсе җилле дигәндәй, нинди генә затлар юк дисең син бу дөньяда.
21 марта 2020

Поделиться