Цитаты из книги «Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман» Махмут Хасанов📚 — лучшие афоризмы, высказывания и крылатые фразы — MyBook. Страница 1

Цитаты из книги «Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман»

18 
цитат

кемгәдер тастымал бирер, икенче берәвенең савыт-сабасын алыштырыр… Бигрәк тә җәй көннәрендә эш ишәя. Беренче кояш нурлары Галәмне яктыртканда, Миңсылу көндәлек эшенең яртысын диярлек төгәлләп куйган була: терлекләр каралган, сыерлар савылган, көтү куылган, каз-үрдәк су буена алып төшә торган тыкрыкка куып чыгарылган. Кинәт тынып, бушап калган ишегалдында бары тик мал-туар исе, яңа савылган сөт исе генә хакимлек итә. Таш келәтнең ачык ишеге аша сепаратның гөжләве аермачык булып ишетелеп тора. Икенче караганда инде Миңсылу бакчада: җиләк-җимеш куаклары, алмагачлар төбен йомшарта, яшелчәләргә су сибә, бәрәңге төпләрен өя. Ул арада иртәнге чәй вакыты якынлаша. Миңсылу янә ишегалдында. Кабат юынып алгач, самоварын алып чыга, елкылдап торуына да карамастан, ялт иттереп сөрткәли. Бары тик шуннан соң гына шаулатып су сала, ут элдертә. Үзе, итәкләрен кыстырып куеп, җәһәт кенә болдыр и
22 марта 2020

Поделиться

Нинди хикмәттер, ул Миңсылуның бер генә мизгелгә дә эшсез торган, ялгышлык белән генә булса да ял итәргә, хәл алырга туктаган чагын күз алдына китерә алмый. Ачы таңнан ярты төн урталарына кадәр, әпипәгә биегәндәй, берөзлексез эш белән мәш килә. Ашарга-эчәргә утыргач та, табын яныннан җиде-сигез тапкыр кубар ул, йә ризыкның икенче төрен китерер, азык-төлек калдыкларын сыпырып алыр
22 марта 2020

Поделиться

Чөнки бәхеткә омтылу, җанны җилкендерүчән теләк-хыяллар һәркемгә хас, тик аларны тормышка ашыру гына теләсә кемнең кулыннан килә торган нәрсә түгел.
22 марта 2020

Поделиться

Бәндә баласы бәхеткә комсыз була.
22 марта 2020

Поделиться

Мунчаның мәшәкате күп аның: мул итеп селте суы әзерлә, баздан баш юарга ачы катык алып чык, сабагына сапкы мәтрүшкә кыстырып бәйләгән берьюлы ике каен себеркесе пешеклә, аларны ләүкә өстенә куелган салкын сулы олы ләгәнгә тыгып куй. Мунчаны томалар алдыннан, кабат һәйбәтләп юып чыгарасы бар…
22 марта 2020

Поделиться

Җәйнең бу чоры, ягъни беренче яртысы, ял гына ул. Көзгә таба башлана тормышның хикмәтләре. Көн ике-өч тапкыр озынрак булса да бетәрлек булмый эш дигәнең. Крестьянның урак уру, көлтә кертү, кара көзгә кадәр ашлык суктыру, бәрәңге алу кебек көндәлек төп эшенә тагын киндер, җитен йолку, киндер чылату, аннан соң аны ташу кебек санап бетергесез эшләре өстәлә, өлгер генә. Крестьян хезмәтенең иң җаваплысы, иң кәттәсе, әлбәттә, миләр кайнап чыгар чак – урак өсте булыр иде. Андый вакытта Миңсылу күзгә күренеп үзгәрә, аның дәртсенеп-җилкенеп эшләгәнен юри килеп, тамаша кылып карап торырлар иде. Кишәрләп бүленгән җир өстендә аны куып тотарлык кеше табылмас иде. Аның кулындагы Мәкәрҗә ярминкәсе[5] бүләге – урагы – яшен урынына уйнап, челтер-челтер килеп, аһәңле авазлар чыгарып «җырлар» иде. (Бу авазларның сере шунда: уракның сабы очына кыңгырау сыман аваз чыгара торган, саф җиздән коелган боҗра куелган.) Миңсылуның җиңсәләр киеп алган кулларына күз иярми. Өлгер-җитез хәрәкәтләнеп, зур-зур учмаларны шундый иттереп сала, исләрең-акылларың китәрлек.
22 марта 2020

Поделиться

кулы ябыша, ирләр кебек усал, Гөл апасы әйтмешли, теләсә нинди эшеңне кулыңнан тартып алып, җимертеп эшләр иде. Җитмәсә, тагын беләкләрендә көч-егәр дә һәрдаим сиздереп тора. Ир-ат иңе сыгылырлык эшләргә алынудан да тартынмый ул. Көрәк-сәнәк тота, кирәксә, ат җигә, кыр эшләре чорында, тырмалауга гына алынып калмыйча, сука башын кулына алырга да күп сорамас иде.
22 марта 2020

Поделиться

Гомумән, бу түбә астында кул кушырып, эшсез торган кешене күрмәссең. Сәламәтлеген югалткан, сырхауга саналган Гөлнисаның да шөгыле бихисап, тавык та чүпләп бетерерлек түгел. Ачы таңнан барысы белән беррәттән торып, тау-тау итеп йон тетә. Бик матурлап бизәлгән каба төбенә утырып, җеп эрли. Өйдә үсеп буйга җиткән кыз. Бирнә әзерләргә кирәк. Шунлыктан тегү-бәйләм, тегү-чигү ише эшнең дә исәбе-хисабы юк. Чүпләм сөлгеләр, киҗеле тастымаллар, чиккән кашагалар, Ходайның биргәненә шөкер, җитәрлек булды бугай инде.
22 марта 2020

Поделиться

Эш – аның бәхете. Көннең-көн буе казганып, арып-ватылып, ярты төннәрдә өйгә кереп авулардан да рәхәтрәк нәрсә булды икән?!
21 марта 2020

Поделиться

Нәрсә генә эшләсә дә, нигә генә алынса да, һәр эшне җиренә җиткереп, җизнәсенә ошарлык, җизнәсенең күңеле булырлык итеп башкарырга тырышкан. Чөнки җизнәсенең бер җылы сүзе, бер ягымлы карашы аның өчен дөнья бәяләренә торган.
21 марта 2020

Поделиться