…Мин чыңлатып көмеш тост тотам
Йөрәкләрне яулап ала торган
Иҗат өчен…
Т. Арсланның шигъри хатыннан
Хатыңдагы шигъри тостың белән
Чәкештереп, сиңа багышлап,
Күтәрәм бу шигъри бокалны мин
Иҗат саулыгына, Арслан!
Хәйямнарның шигъри бокалларын
Анналларга язды гасырлар.
Бу чордан да шундый тузмый торган…
Алтын җырлар калсын, Арслан!
Корычлансын, димәк, поэзия,
Сыгылмаслык булсын, Арслан,–
Иске дөнья дигән хәерсезне
Җиңәргә без тиеш ярышта.
Шигъриятнең тимерен, юкәсен
Барлый калса килер гасырлар,
Әйтсен иде, әйтә алсын иде:
– Тимер икән безнең Арслан!
Һәрберебезнең шигъри авазында
Чыңлап тора таныш тавышлар,
Минем яшьлек сезнең арагызда
Дәвам итә кебек, Арслан!
Сафташларым, башкорт чордашларым
Агач түгел, Тимер булганга,
Уфа миндә туган йортым булып –
Уфам булып яши, туганнар.
1956
Һаман шулай, даһи егет хәлдә,
Олы юлда безнең сафларда,
Иң сыналган байракчыбыз сыман
Нурланасың алгы якларда.
Табыш та күп булды, югалту да,
Күченгәндә иске дөньядан.
Тик җуймадык, саклап калдык,
Безнең белән бергә син һаман.
«Халык гомере – мәңгелек», – диләр,
Бу – сыналган, тугры сүз бугай.
Килер гасырларның аръягын да
Илең белән бергә уз, Тукай!
Алтын мирас итеп алдык сине,
Вәкил хәлдә татар иленнән.
Кул бирерсең килер гасырларга
Яңа чорга безнең исемнән.
Башкаема сылу сеңелләрнең –
Каеннарның – кулы сарыла,
Сагынуларның билгеләре булып,
Яшел шәлләр иңгә ябыла.
Сылу сеңелләргә – каеннарга –
Туганнарча сәлам бирәм дә
Намазлыкка килеп баскан кебек
Сәҗдә кылам яшел чирәмгә,–
Табигатькә табынучы булып
Сәҗдә кылам сиңа хәзер мин.
Сискәнәм дә шулчак, кап-карасын,
Дәһшәтлесен юлның хәтерлим…
Аһ, юлың да, юлың, туган ягым,
Ямь-яшел бит, һәрьяк ямь-яшел!..
Сиңа гына сөйли ала торган
Хисләр дөньясында мин хәзер…
Соңгы сүзен әйтеп чыгар өчен микән,
Чал астроном килеп керде бүген иртән:
– Галәм ничек яралганны белдем, – диде, –
Әмма нигә яралганын белми китәм.
Дөм караңгы Галәм чүлендәге
Сүнми калган нурлы учаклар –
Сириуслар, эре-вак йолдызлар –
Күңел хушлыгы ул һәрчаклар.
Лирикларга йолдыз, Галактика –
Иң романтик хисләр сахрасы.
Фәнгә-галимнәргә бу Галәмнең
Җитми икән тагын нәрсәсе?!
Матдә каян? Нигә киңәя ул?..
Җавап эзли, тынмый адәмнәр,
«Ничек?» белән «Нигә?» уртасыннан
Башланадыр гүя Галәмнәр.
Миллиард сорау – үзе Галактика.
Җавап – тузан, мескен бер бөҗәк!..
Сизелерлек нәтиҗә тапканчы,
Кеше – бу Галәмгә килмешәк…
Ә син, бөҗәк, кичер, үпкәләмә:
«Кимсетә, – дип, – мине бу язмаң».
Ә кем белә, син дә миллиард сорау
Булырсыңдыр, бәлки, берзаман.
«Ничек?» дигән һәрбер сорауга
Үз җавабын ачык әйтә фән.
«Нигә? Нигә?» – Боларына әле
Җавап бирә алмый фәлсәфәң.
Тел дигәннең берсен генә түгел,
Бүтәнен дә аз-маз белсәм дә,
Сүз табалмыйм менә: нәрсә соң ул
«Бу дөнья» дип йөргән бу нәрсә?
Гаҗәп гүзәл хәят вәгъдә итә,
Вәгъдә итә… Ләкин алдый бит.
Әйтерсең лә мәңге табылмаслык
Элексирны эзли алхимик.
Галәмдәге «кара упкыннар»
Бу кояшны әгәр упмаса,
Орбитадан чыккан берәр йолдыз
Җирне әгәр бәреп екмаса –
Үсә барыр тормыш, камилләшер.
Камилләшеп беткәч нишләр ул?
Һәр камилдә инкяр орлыгы бар,
Галактикаңны да ишәр ул.
Һәрбер камил – бозыла башлау бит ул.
Төшенепләр булмый һич кенә:
Искерә дә дөнья, яңара ул,
Яңара да тагын искерә.
«Син – чиксез», – ди. Әмма бу чиксезлек
Безнең башка сыймый ничек тә:
Ә нәрсә соң анда – чиксезлекнең
Аръягында, каршы як чиктә?
Дөнья реаль. Ләкин тышы гына,
Ә мәгънәсе? Нәрсә – мәгънәсе?
Абсолютны, иң чын хакыйкатьне
Белеп булмый, дөнья бәндәсе.
Йөз ел үтәр, мең ел, миллион еллар.
Ул чордагы яңа буыннар,
Бөҗәктәге фикер булып кына
Тоелыр сезгә безнең бу уйлар.
Ниндидер бер бөҗәк сәфәр итә
Менә шушы язмам өстендә.
Нинди фикер анда? Ни турында?
Юк, абсолют белмим берсен дә.
Ә син, бөҗәк, кичер, үпкәләмә:
«Кимсетә, – дип, – мине бу язмаң…»
Ә кем белә? Бәлки, адәм аңга
Синең аша үткән, күзалмам.
Мин дә җанлы, син дә җанлы мәхлук,
Ә арада хәзер аерма…
Менә шушы адәм акылы хәлдә
Бу аң искерер дә баермы?..
Чиксезлекне белмим, ни-нәрсәдер?
Белгән заман, чорым бу – дөнья:
Уйлыйм, җырлыйм, фәкать тәэсир алып,
Дөньядагы хәлләр турында.
Таныш инде миңа син күптән,
Белмәсәм дә синең үзеңне:
Күптән инде, күптән мин, иркәм,
Йөрәгемдә йөртәм төсеңне.
Йөзләреңнең нинди икәнен
Алсу таңнар килеп әйттеләр.
Күзләренең нинди икәнен
Карлыганнар хәбәр иттеләр.
Тавышларың ничек икәнне
Тургай белән сандугач әйтте,
Йөрешләрең ничек икәнне
Сине күргән карлыгач әйтте.
Таңнар, кошлар, гөлләр – барсы да
Синең хакта сөйлиләр, иркәм,
Синең хакта сөйлиләр дә бит,
Минем хакта нишлиләр икән?
Кайларда син, иркәм, кайларда?
Очрамыйсың, туры килмисең…
Яшь гомерләр үтә ләбаса,
Нишләп мине тапмый йөрисең?
Бер күрүдә сине танырмын,
Куллар сузып каршы алырмын.
Юлдаш булып гомер юлыңда,
Бәхетләргә алып барырмын!
1957
Тәрәзәгә килә бер җил,
Хәл белергә килгән күк.
«Кемне шулай, Хәсән абый,
Юксынасың?» дигән күк.
Җил килә дә сыйпалана,
Мине ярата, имеш, –
Серләремне сөйләтә дә
Илгә тарата, имеш.
Сыйпанма, җил, соранма, җил,
Йөрмә тәрәз төбендә.
Исемнәрен, билләһидер,
Әйтәсем юк һичкемгә!
«Минем исем аның өчен
Кадерсездер» дисеңме?
«Серләремне саклый алмый
Хәерсезем!» дисеңме?
Кит әле, кит, сыйпанма, җил,
Йөрмә тәрәз төбендә.
Исемнәрен, билләһи, дим,
Әйтәсем юк һичкемгә.
1957
Яшь гомерләр – зәңгәр чәчәк.
Халык җыры
Р. И-гә
Сугыш чоры ялкыннары аша
Төсмерләнгән киләчәк тормыш…
Безнең яшәү, сеңелем, – шул киләчәк,
Аны тулырак күрергә тырыш.
Безнең инде яшәү мәйданы ул,
Яктыр шунда, нурлар сибеп ян.
Утырмасын уйга бары дуен,
Сүрелмәсен мәңге безнең кан!
Сыенмадык, шаять, сыенмабыз
Нафталинлы уют астына.
Тынгысыз җан, бәйге аты сыман,
Мәйданнарга һаман ашкына.
Дәвам итә шулай безнең гомер
Йөрәк әйткән теләк юлында.
Кыныдагы кылыч белән бергә
Зәңгәр гөлләр исе кулымда.
Күңелле дә, сеңелем, бу тормышның,
Бу яшәүнең ямен сизүләр,
Тынычлыкка даулап карт галәмне,
Киләчәккә сәлам бирүләр.
Яшәү шундый гүзәл дә бит үзе,
Утта янсын сугыш дөньясы…
Туганыбыз Җәлил калган җирдән
Ерак түгел НАТО межасы.
Җәлил, Җәлил!..
Кылыч белән бергә
Зәңгәр гөлләр исе кулымда!..
Шулай менә дәвам итә йөрәк
Алсу гөлле кырлар юлында.
Заман үтә әле нечкә төштән,
Дөнья әле – мөгезгә-мөгез, –
Каршыбызда һәрбер кызыл төскә
Бәбәкләрен акайткан «үгез»!
Ә күңелле, сеңелем,
Йөрәгеңдә
Үз илеңнең көчен сизүе:
Кагылып кара, әгәр чамаң җитсә,
Орынып кара, сугыш үгезе!..
Тарих үзе рөхсәт бирә безгә
Кирәк чакта кырыс булырга:
Тынычлыкка борын сузганнарның
Колакларын тотып борырга.
Өченче кат юлга чыкмас борын,
Уйла, сугыш, ахмак, аз гына:
Тынычлыкка кулын сузганнарның
Башы оча аяк астына…
…Кирәгендә мөмкин елмаерга,
Кирәгендә кырыс булырга.
Кыныдагы кылыч белән бергә
Зәңгәр гөлләр исе кулымда.
Күңелле лә, сеңелем, бу тормышның,
Яшәвеңнең ямен сизүләр:
Галәмдәге аең балконыннан
Киләчәккә сәлам бирүләр.
Чакырулар иске, карт дөньяны
Сугышларсыз, тыныч сәфәргә.
Тагын бер кат шулай яшәр идек,
Ике килсә гомер әгәр дә!..
1957
Тукайга һәйкәл
Куйган көн иде –
Хәтерләрмендер
Мәңгегә сине…
Гөлнең яшьлектәй
Сафларын җыйдык, –
Даһи каршына
Барасы идек.
Ефәк күлмәктә
Ислемай исе
Сөйләде миңа
Синдәге хисне.
«…Икәүләп барсак,
Күршеләр күрер,
Безнең исемнәр
Телләргә керер.
Хушбуй исе дә
Чәчәк исе бит,
Шуны син миннән
Сәлам итеп илт…»
Кидем дә киттем.
Мәйданга килдем,
Синең күк нәфис
Чәчкәне бирдем.
Чәчкәне биреп
Әйттем эчемнән:
«Зәйтүнәң кебек
Гүзәл сеңелдән!..»
Елмайды сыман
Һәйкәл йөзе дә:
«Миннән дә сәлам
Тапшыр үзенә!..»
Хәтерләрмендер
Мәңге мин сине –
Тукайга һәйкәл
Куйган көн иде…
1958
Хөлли иптәш яман ир түгел,
Изге кеше үзе, асылда,
Тик «уяулык» өянәгедәй
Әллә нинди ягы бар шунда.
«Халык», «милләт» дигән сүзләрдән
Шүрләде ул гомер буенча.
Үз халкын да яраткан кеше –
Милләтче ул, аның уенча.
Мисал итеп шушы сүземә,
Сүз бирергә мөмкин үзенә.
– Таныш булыйк: Хөлли Абдулкин.
Шушы залда, халык алдында,
Речь сөйләргә исәп бар минем,
Иң актуаль вопрос хакында.
Татаркалар уңга тайпылган
«Милли форма» дигән нәрсәдә.
Айга оча торган заманда
Бу бит самый важный мәсьәлә!
Кайда булса, Пләтәндә түгел,
Казандагы үзәк урамда
«Ханә» дигән кафе ачканнар,
Мин гөмбәгә китеп торганда.
Шул кафеда чәмчә башмаклы
И калфаклы Миңлебикәләр,
«Салырга» да рөхсәт бирмичә,
Милли меню тәкъдим итәләр!
Да, ханәдә татарочкалар
Милли ашлар сатып яталар!
Вәт бит ничек атом заманын
Артталыкка табан тарталар!
Тәкъдим итеп итле бәлешне
Һәм тутырылган милли тавыкны,
Эчке яктан аздырмакчылар
Минем ише честный халыкны?!
Ә мин сорыйм: «Кем соң ул тавык?
Кемнән туган? Ничек яшәгән?
Пролетармы чыгышы ягыннан,
Буржуазмы әллә, мәсәлән?
Уяу булыйм дисәң әгәр дә,
Тикшер барысын төбенә кадәрле:
Демократик ашмы, мәсәлән,
Аристократ ашмы бәрәңге»?
Ә мин әйтәм: «Демократик аш,
Бәрәңге һәм суган, кәбестә.
Мөмкинмени турау шуларны
Буржуазный милли бәлешкә?!
Миңа әйтәләр: «Нигә бәлештән
Кача икән шушы сөрсегән?»
Качам, чөнки анда эчтәлек
Милли форма белән өртелгән.
Да, Казанның кайнар сумсасын
Һәм шулай ук кабартмасын да
Кемнәр ашый иде элгәре –
Иске режим заманасында?
Бу ашларны ашады бары
Тик байлар да, мулла бабайлар.
Шундый ашлар разве халыкның
Милли ашы була алалар?!
Иң культурный ашлар: бутерброд,
Виски, ханжо, импорт колбаса!
Ә тутырылган тавыклар ашау
Милләтчелек факты лабаса!
Безнең инде һәр халык белән
Хәреф тә бер хәзер, мәктәп тә.
Бәс, ашлар да, күзләр-кашлар да
Бер булырга тиеш, әлбәттә.
Кемнәр шундый йөгәнсезлеккә
Ход бирәләр совет чорында?
Нишләп Казан шәһәр Советы
Декрет язмый шулар турында?
Кем юл куя совет оныннан
Чәкчәк өчен камыр басарга
Һәм милләтсез сыер сөтеннән
Милли катык ясап ашарга?
Тунаковның1 һәм Горсоветның
Капкаларын кагарга кирәк!
Катык саткан татар кызларын
Һәм «Ханә»не ябарга кирәк!
Матур сәнгать өлкәсендә дә
Тулып ята шундый хаталар:
Калфакка һәм чиккән башмакка
Артисткалар ябышып яталар.
Сәхнәләрдән күреп кайта да
Башмак сорый безнең бикәчләр.
Башмак киеп, коммунизмга
Барып буламыни, иптәшләр?
Ә ни өчен безнең шагыйрьләр
Кара күзне күбрәк мактыйлар?
Татар, имеш, блондинка түгел,
Сизәсезме, кая атлыйлар!
Марсларга китәр заманда
Милли форма исән кала бит?
Менә бит ул уяу булмасаң,
Кайда илтә милли колорит.
Ләкин Казан татаркалары
Күпме генә тозак кормасын,
Мактап язып газет-журналда
Татар ашын, татар формасын,
«Милли форма» дигән пүчтәкне
Ничек кенә миңа сузмасын,
Шулай итеп, минем күңелгә
Ничек кенә һөҗүм кылмасын,
Күпме генә колорит белән
Маташмасын мине сыйларга,–
Мин карт чыпчык! – Һичбер татарка
Аздыралмас мине, иншалла!..
Менә шундый кеше ул Хөлли,
Әйбәт бәндә үзе, асылда,
Тик «уяулык» өянәгедәй
Әллә нинди ягы бар шунда.
Шулай инде: аттан ала да
Һәм кола да, әйтик, туа ич.
Калорияне колорит белән
Бутый безнең Хөлли товарищ.
1959
О проекте
О подписке