Бу елларда әдәби иҗат эше белән шөгыльләнү уе миндә торган саен көчәя барды. Галимҗан абый әйткән сүзләрне искә алып, чын поэзиянең һәм халык иҗатының тылсымлы үрнәкләре буенча шигырь төзелеше серләрен өйрәндем. Телебезнең һәм тугандаш телләрнең әйтерсең лә шигырь иҗат итәр өчен генә барлыкка килгән телләр икәнен күрдем. Һәм көтмәгәндә В. Маяковскийның гаҗәеп иҗаты мавыктыра башлады…
Бөек Тукайдан соң поэзиядәге күренекле бер вакыйга буларак, Бабич килеп китте, аңардан соң шундый ук вакыйга булып Такташ килеп чыкты. «Көмеш кыңгырау» дигән төшенчә бар. Такташның шигъри авазы көмеш кыңгырау гына да түгел, алтын кыңгырау булып тоелды. Эшләрне, укытуларны ташлап, Такташлы Казанга килдем.
Шул елның көзендә (1924) матбугатта беренче адымнар ясый башладым.
Бу еллар Бөек Октябрь китергән яңа үзгәрешләрне иҗади үзләштерү, яңа эчтәлекнең үз формасын табарга омтылу, революциянең шигырь өлкәсенә килеп кереп, кычкырып сөйләшә торган чоры, татар шигыренең трибуналарда яши башлаган чоры иде. Бу шау-шулы елларда, нэп йогынтысына да һөҗүм иткән чорда, классик форма ишетелә алмый торган камерный шигырь булып тоела иде. Төп үзенчәлек эчтәлекне сөйләү теле белән әйтергә теләү иде.
Такташ та һәм башкаларыбыз да өр-яңа шигъри формалар табарбыз дип уйлаган идек. Ләкин, нинди генә тәҗрибәләр ясап карасак та, шигырьнең асыл сыйфаты, арка сөяге булган ритм дигән нәрсәне ташлап китә алмадык.
Татар поэзиясенең егерменче елларда язылган үрнәкләрендә, кайбер юлларның кыскартылган яки озынайтылган булуына карамастан, һәркайсының нигезендә билгеле бер ритм бар.
Бездән, шагыйрь һәм әдипләрдән: «Иҗат эше, әдәби әсәрләр язу эше бәхетме, әллә михнәтме ул?» – дип сораучылар бар. Юк, иҗат михнәт тә, азап та, җәфа да түгел. Иҗат – бәхет ул, иң матур, иң көчле бәхет ул! Иң бәхетле чагым – иҗади накалда яшәгән чак. Җанның – күңелнең – йөрәкнең – бәгырьнең дөрләгән, кайнаган чагы, уй һәм хиснең аера алмаслык булып кушылып, ташып торган чагы.
Иҗат – гүзәл гамь ул, иң югары дәрәҗәдәге изге тынгысызлык ул. Иҗат ике канатлы ул: яхшыны исбат итү, яманны инкяр итү ул, яхшылыкка мәхәббәт, яманлыкка нәфрәт ул!
Күңелле, көлке шигырьне дә дулкынланмыйча, давылланмыйча язып булмый. Иҗат беркайчан да салкын кан белән генә туа алмый ул. Менә бу китапта «Сания нигә еламый» дигән (хат рәвешендә язылган) бер шигырь бар. Ул үзе – көлке шигырь. Шулай да ул нәфрәт һәм мәхәббәт белән язылган бугай бит. 1964 елда нәшер ителгән китапка аның ахыргы юллары керми калган иде. Ул шигырь менә ничек тәмамлана:
Хатлар язасыз миңа:
«Хәсән абый, тартмагыз,
Тыныч була күрегез,
Үзегезне саклагыз!»
Мөмкинмени, сеңелләр,
Тыныч кына булырга?
Колак салам төн буе
Санияләр моңына…
Менә монда, Казанда,
Сездән шактый еракта,
Тыныч кына дисезме
Нокта куйдым бу хатка?
Иртәдән кичкә кадәр
Әрни дә әрни йөрәк:
Елмаерга туса да
Елмая алмый торган
Кызларга сабыр теләп… Әйе, иҗат – әйбәт тынгысызлык ул. Шагыйрьләр, әдипләр күңеле киеренке кыллы арфаны хәтерләтә. Тормыш аның тере, җанлы, сизгер кылларына бармак очы белән генә, аз гына кагылса да яңгырый башлый ул. 1926 елга кергәндә, шигырьне камилләштерү юлында кайбер уңышларга ирешкән кебек булсам да, күңел һаман нәрсәдер эзләнә, ялкынлы тынгысызлык һаман дәвам итә иде. Галимҗан абый Ибраһимов бу хәлне күзәтеп барган, эзләнүләремне сизгәндер, күрәсең. Ул мине Гомәр Гали аша Гыйльми үзәккә чакырды.
Матбугатка чыкканда, аның белән киңәшмәгән булуым өчен шелтәләргә чакырадыр дип уйлаган идем. Өстәлендә минем шигырьләр басылган газета-журналлар ята иде. Уң кулын, «ярый болар» дигән шикеллерәк итеп, шулар өстенә куйды да хәлне сорашып, бераз сөйләшеп алды. Аннары: «Уралыңа кайтып, эшчеләр арасында йөреп килергә кирәк сиңа», – диде. Уралга китәргә командировка бирдертте. Ике ел рәттән берәр айга Уралга кайтып, аннан «Урал эскизлары»н һәм башкаларны алып килдем. Бу елларда инде минем иҗат та гамәлгә ярый башлаган булгандыр, күрәсең, Татарстан нәшрияты беренче китабымны чыгарырга теләвен белдерде. Ләкин бирмәдем: шагыйрь буларак, үземне танып җиткермәгән кебек идем әле. Язуын язам, ләкин нәрсәдер җитми, һаман нәрсәдер эзләнәм. Шул эзләнүләр мине 1928 ел язында тормыш эченә сәяхәткә алып китте. Сәяхәтем мине Урта Идел буйларыннан башлап көньякка, бабайлар эзе калган якларга таба алып китте. (Әбинең ир туганнары чукындырылудан качып китеп, шул якта гомер иткәннәр. Бу хәлләр «Узып барышлый» дигән шигыремдә чагыла.) Кояшка да якынрак якларда, Кавказ һәм Урта Азия республикаларында халыкларның яңа тормышлары эчендә ике ел буе («Паровозлар керә алмый торган яклары күп иде илемнең») җәяүләп йөрдем. Яшәрлек акча кирәк булганда, канал казу, таш юллар салу кебек эшләргә тукталгалап уздым.
Сәяхәттә йөргәндә, төрле төрки халыкларның гади вәкилләре белән очрашып, язылмаган фольклорларын өйрәндем. Ашугларны, багшыларны, акыннарны, манасчыларны тыңладым.
1930 елда Ташкентта һич көтмәгәндә «үзем» белән очраштым. Назыйм Хикмәт, Төркиягә киткәндә (1928 елның язында), Азернәшергә шигырьләре мәҗмугасын биреп калдырган, һәм ул Бакуда китап булып чыгарга тиеш иде. Үзбәкстан газеталарының берсе бу мәҗмуганың дөньяга чыкканын хәбәр иткәч, шуны эзләп, көтепханәгә кердем. Н. Хикмәтнең төрек телендәге яңа формасын күрәсем килә иде. Шуны эзләгәндә, «X. Туфан шигырьләре» дигән китапны күреп хәйран калдым. «Кем бу, нинди Туфан икән соң бу?!» дип аптырап киттем. Ачып карасам – минем шигырьләр. Иң якын киңәштәшләрем, ярдәмчеләрем булган Галимҗан Нигъмәти белән Гомәр Гали Казанда сайланма җыентыгымны чыгарганнар икән ләбаса.
Бу мәҗмугамны йөрәкне учыма салган кебек итеп нәшриятка тапшырганда, укучыларыма кереш сүз рәвешендә ни дә булса әйтергә тиеш идем.
«Сүзне кайдан башларга икән соң?» – дип уйлап утырганда, әлегәчә кайда булса да күргән һәм күреп белмәсәм дә, хатлары, сүзләре аша төсмерләнгән укучыларым күз алдына килеп басты.
Укучылар дигәч тә, Тукайның «Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул» дигән үлемсез сүзләре искә төшә. Укучыларга, – димәк, үзе дә шагыйрь булган халыкка, гәрчә шигырь язмаса да, үзенең көндәлек тормышындагы кичерешләрен җыр итеп, бәет һәм мәкаль итеп әйтә ала торган халыкка, җырлый-җырлый яши торган җор халыкка – кулны күкрәккә куеп әйтелгән кыска гына сүз белән дә җитеп була дип, бер-береңне аңлап була дип ышанучымын.
«Ничек икән синең йөрәк? – дисәң. –
Ничек икән гомер көннәрең?» –
Кулыңдагы китабымда, чордаш,
Шигырьләрдә – минем йөрәгем.
Менә шул берничә сүз дә җитеп торыр иде, бәлки, дип уйлаган идем. Шулай бер сүз башлагач инде, бераз сөйләшәсе, нидер әйтәсе килде һәм менә бу «Бәлки, шагыйрь булмас та идем» диелгән кереш сүзне яздым.
Ләкин минем укучыларыма әйтергә теләгән тагын берничә сүзем бар әле.
Әдәбият кырларында, шигырь төбәкләрендә яшәлгән шактый озын гомерем юлында төп иманым – халыкның Тукай әйткән сыйфатларына инануым торган саен үсә, ныгый барды һәм ныгый бара.
Җырның-шигырьнең асыл нигезен, бу нигезнең алтын ташларын салучы кеше – әдип – халыкның, шагыйрь халыкның үзе ул дигән карашта торам.
Бу төп нигез күп мең еллар элек төзелә башлаган. Халык үзенең үткәннәрен хәтерли: калаларын, салаларын ташлап киткән чаклары, урманнары канаты астына сыенган көннәре, «Кара да гына урман, караңгы төн, яхшы атлар кирәк үтәргә…» дигән төннәре булган аның. Ләкин үзенең әдәби хәзинәсен, җырларының, бәетләренең, мәкальләре һәм табышмакларының «яхшы атлары»нда заманалар аша үткәреп, киләчәккә, безнең чорларга кадәр китереп җиткерә алган.
Әгәр дә шигырьне бер җепкә, алтын бауга тезеп тоткан нәрсә, ритм дигән нәрсә булмаса, халыкның шигъри энҗеләре, бавы өзелгән муенса төймәләре кебек таралып, югалып беткән булыр иде. Телебезнең энҗе, җәүһәр «муенсалар»ы бүгенге көннәрдә дә әниләребез, апаларыбыз, сеңелләребез карамагында: «Сүзе дә Илнең, үзе дә сабыйлар йөрәгенә тик ана сөте аша бит, изге сөт аша керә…»
«Үткәрсәң әгәр гомерне Ил өчен яна-яна, һәр көнең олы романның бер бите булып кала». Әйтми калырга, язмый калырга мөмкин булмаган хисләр-фикерләр кушылмасының нинди әсәргә әвереләчәге билгеле кебек булса да, яза башлагач, бөтенләй көтелмәгәнчә үзгәрә: тирәнәя, байый, әллә никадәр яңа табышлар өстәлә аңа. Каян килә соң бу көтелмәгән табышлар? Һәр кешенең күңелендә истә калулар рәвешендә теркәлә барган хәтер хәзинәсе – миллионнарча истәлекләрдән җыелган бай хәзинә бар. Безнең хәтер «аппаратыбыз» язылачак әсәрнең идея юнәлешен кабул итә дә шуңа кирәк булган шигъри детальләрне эзләп, сайлап, оештырып табып бирә, күрәсең. Хәтер күзәнәкләрендәге хәзинәдә нәрсәләр барын, аларның санын, күләмен мин үзем дә белмим. Анда һәр көннең, һәр кичерешнең эзе калган бит.
Әгәр дә кешенең иң драматик кичерешләрен дә, әйтик, яшәү дигән бөек бәхетнең соңгы ярына баскандагы хәлен дә минуска түгел, ә плюска исәпләргә мөмкин булса, мин шактый бай кешедермен…
1956 елда, кичке Казан урамнарында тормыш белән, үскән, үзгәргән шәһәр белән танышып-күрешеп йөргәндә, яшьлек дусларымның берсе: «Син, буйдак дускай, нигәдер кайберәүләргә бик җентекләп карап узасың», – дигән иде. Мин аңа «Ландыш»ны (хәлем хәтәр көннәрдә миңа ярдәм иткән, ләкин исеме, фамилиясе билгеле булмаганга күрә, шигырьдә «Ландыш» дип әйтелгән врач кызны) эзләвемне әйттем. Чынлап та, үткән-барган халык арасында Ландышның да булуы мөмкин кебек иде, шуны очратасы һәм рәхмәт әйтәсе килә иде. Дустым миңа: «Син әле дә элеккечә үк бала икәнсең ләбаса, чал дускай, болар арасында син аның үзен түгел, кызын гына очратуың мөмкин бит!» – диде. Дустым хаклы иде, чынлап та, Ландышны күргәннән бирле, бер буын үсеп җитәрлек вакыт үткән иде бит инде.
Безнең заман кешеләренең йөрәгендә яхшы романтика, канатлы романтика яши. Алар һәркайсы үзенең йөрәгендәге кадерлеләренә карата: «Ут эчендә йөргән чакларында җуйгандыр ул мине дисеңме? Юк, җаным белән ышыклап алып чыктым һәлакәтләр аша мин сине!» – дип әйтә ала торган кешеләр алар.
Әдәбиятка килүнең икенче елында, 1926 елда ук инде «Безнең башлар давылларда, данлы давылларда гомер итәләр: һәр икәүнең гомере – тиңсез роман, һәр берәүнең көне – хикәя» дигән фикергә килгән идем. Гомер юлларым әле дә менә шул: алдан төсмерләнгән романтика җилкәнендә еллар диңгезе аша киләчәккә табан баруда дәвам итә. Яхшы мәгънәдәге романтика – кеше җанының канатларыдыр, күрәсең. Табигатькә, аның кешеләренә карыйсың да, күзләр камаша. Рәхмәт аңа – романтикага: тормышның ямьнәренә сокланырга һәм чыдам булырга өйрәтә ул.
Еллар һәм юллар безне һәркайда шундый кешеләр белән очраштырды. Бу китаптагы кайбер шигырьләрдә сурәтләнгән Хабул образының үрнәге (прототибы) Лысьва заводы пролетариаты арасында яшәгән бер зимагур металлург иде. Утлы, канлы бунтка әверелеп киткән сыйнфый көрәшкә катнашучыларның берсе буларак, ул асарга хөкем ителә. Әмма муенына дарның сабынланган элмәге кидерелгәндә, асып үтерүне егерме еллык каторга белән алмаштыру турындагы телеграмма килеп төшә. Шуның аркасында гына үлми кала. 1917 елда Себердән, каторгадан кайткач, эшафотта басып торган чагындагы кичерешләрен ничектер тыныч кына, гади хәл итеп кенә сөйләп биргән иде. Үлемгә хөкем ителүне, бәлки, ул чынлап та җиңелрәк кичергәндер: аның йөрәгендә бит үзен үзе юатырлык, вөҗданын тынычландырырлык канатлы, дәртле романтикасы булган; ул бит, үз сүзләре белән әйткәндә, «канга батса баткан, әмма буржуйның да башын вата алган», һәм бу «гаебе» өчен үз суды түгел, ә кан дошманы царизм суды хөкем иткән бит аны.
Кешелек дөньясында, үзләрен күреп белгән һәм күрмәгән остазларым-йолдызларым бар. Шуларның берсе – элеккеге Россиядәге милләтләрне халыклар төрмәсеннән азат иткәне, җир йөзендә беренче тапкыр социалистик дәүләт төзегәне, соңгы васыятьләрен әйткән сәгатьләрендә башка халыклар белән беррәттән татар халкы исемен дә телгә алганы – һәрвакытта гомерем, иҗатым күкләрендә Казык йолдыз булып балкып тора. Тормышымның томанлы, болытлы көннәрендә дә иманым кебек булып йөрәктә яшәде ул. Остазларымның икенчесе Галимҗан абый булып төсмерләнә.
Әни, миңа татар телендә исемнәре булган йолдызларның урыннарын табарга өйрәткәндә: «Әнә шул Казык йолдыз тирәсендәге Җидегәннәргә карап, төннең кайсы сәгате икәнен белерсең, юлларыңны ачыкларсың…» – дигән иде.
Аларны, йолдызларны, төрле меридианнардан күзәтергә туры килде. Алар һәркайда, монда да, Көнчыгышта да шул ук урыннарда икән. Кеше дә шулай: үзенең «Казык йолдызы»на карата кайсы төштә, кайсы җирдә булса да, беркем дә, берни дә аны үзенең асыл орбитасыннан чыгара алмый икән.
…Син дә бит бер
Туктарсыңдыр, йөрәк.
Ә шулай да нигә син… тыныч?
Менә шундый – яшәп туялмаслык
Гаҗәп нәрсә шул син, и Тормыш!
Хәсән Туфан1970
О проекте
О подписке