Читать книгу «Бәхетсез җаннар» онлайн полностью📖 — Хәбир Ибраһим — MyBook.
image

– Туктагыз әле! – дип кычкырды Нариман. – Бу маңкалар шулай авылга кайтып, безнең егетләрне кыйнап йөрергә тиеш димени! Кая карыйсыз сез? Нишләп чара күрмисез?

Агылый белән Тагылый башларын аска иделәр. Янәсе, алар гына нишләтә ала инде?!

– Алар монда Наполеон булып йөрергә тиеш түгелләр, аңлыйсызмы? Казаннарында шулай йөрсеннәр!

Ниһаять, яшьләр сикерешеп, биешеп арыдылар. Шуны сизеп алган Альфред тиз генә пластинканы алыштырып куйды. Мәйданда – тын көй, ягъни «медляк» яңгырады. Урысча бу биюнең исеме «белый танец» дип атала. Монда бөтенләй киресенчә: егетләр түгел, ә кызлар егетләрне чакыралар. Динә, үч иткәндәй, Нариман каршына килеп басты. Нариман селкенмәде дә ачулы күзләре белән Динәне ашады. Кыз, елмаеп, бер Һадига, бер Зиннурга карап алды. Янәсе, сез ничек? Тегеләр, юк, дип, баш селкеделәр. Нариманның сөекле кызы белән «медляк» биеп йөрергә юләр түгел бит инде алар! Ә Динә (кирәк бит, әй!) үпкәләп диярлек шундук теге шәһәр егете, таза Хамис янына авышты. Нариманның ачуын чыгарып, әле шуның алдында тез чүккән була, ичмаса. Егет карышып-нитеп тормады, Динәне, тиз генә эләктереп, түгәрәк эченә алып кереп китте. Нариман, шыгырдатып, йодрыгын кысты. Әйе, Динәдән мондый ук мәнсезлек көтмәгән иде ул. Бию беткәнче, тыныч кына басып тора алмады. Музыка куючының маңгаен ярып, аппаратурасын пыран-заран китерәсе килде аның. Чак кына тыелып калды. Бию бетүгә үк, ул Альфред каршына барып басты.

– Ыслушай, брат!

– Ыслухаю, брат! – Кунак егетнең чыраенда мыскыллы елмаю чагылды.

– Синең башка музыкаң юк мәллә?!

– Ә нәрсә?

– Татарчаң бармы?

– Татарча? – дип тел шартлатты диск-жокей. – Татарча Арчада гына, бр-р-ат!

Нариман чак кына аның яңагына сукмыйча калды. Ләкин шулчак арадан берәү:

– Егетләр, әллә гармунга биеп алыйкмы? – дип кычкырды.

Шулвакыт барысы да, каударланып:

– Әхмәт кая, Әхмәт?! – диештеләр.

Әллә каян гына Әхмәтне табып килделәр. Артсыз урындыкка утыртып, кулына хромка тоттырдылар. Әхмәт дигәннәре кытайлыга охшаган кысык күзле, хатын-кызлар карамаслык чырайлы бер адәм иде. Инде кырыкка җитте, әле һаман да өйләнми. Шәп егет, җырга-моңга гашыйк. «Ыслух»ы менә дигән! Нинди генә җыр көйләсәң дә, ул аны шундук отып ала һәм уйнап та куя. Баягынак авыл башында гармун сыздыручы да ул булды, күрәсең, чөнки гармунда аның кебек оста уйнаучы юк иде авылда. Мәҗлес яисә концерт кебек нәрсә булса, барысы да аңа йөгерә. Карусыз үзе, гармунын күтәреп килә дә җитә. Кайберәүләр сымак акча сорап та интектерми. Аракы эчми, бирсәләр алып кайта. Авылда аракысыз яшәп булмый, трактор чакыртып, бәрәңге җиреңне генә сукалатсаң да, яртысыз котылам димә!

Әхмәт, үтүкләнгән чалбарына кызыл төсле аш җәймәсе җәеп, башын кырын ташлап, гармунда уйнарга тотынды. Бию көен су урынына эчә, ара-тирә, хәтта дәртләнеп китеп, импровизация кебегрәк нәрсә дә ясап алды…

Яшьләр тупырдашып биешкән арада, Динә Нариманга килеп елышты. Гаепле кеше сыман, башын аска иеп, нишләргә белмичә, егете янында ышкынып торды. Ул аңа күтәрелеп карарга да курыкты. Нариманның холкын яхшы белә: аныңча эшләмәсәң, бәла киләсен көт тә тор! Кызу канлы: тиргәү генә түгел, сугып егарга да күп сорамый. Әнә хәзер дә аның бик нык ачуы чыккан, котырыныр хәлгә җитеп, тәмам тулышкан. Сөйгәнен көйләргә теләгән кыз башын егетнең җилкәсенә салды. Хатын-кыз шул, белә ир-атны кай яктан алырга кирәген! Ачуыннан шартларга җитешкән Нариман акрынлап кына эреде. Юк, ул Динәне кочакламады да, үпмәде дә, бары тик тамагын кыргалаган булып, җиңелчә сулыш алырга тырышты. Кинәт дөнья җиңеләеп киткәндәй булды. Ләкин анысы да вакытлыча гына булган икән…

Әхмәт гармунда уйнап, яшьләрне биетеп туктарга да өлгермәде, теге сакаллы егет кабат магнитофонын кушты. «Бони М», имеш. Нариман, Динәне ташлап, зур адымнар белән, диск-жокейга таба атлады. Атлау дип кенә әйтеп булмас иде аны, бу чын-чынлап кешегә ташлану, һөҗүм итү белән бер иде. Ул музыкага да, магнитофонга да кагылмады (кемгәдер ошый икән, биесеннәр), ә Альфредны күлмәк якасыннан эләктереп, җилтерәтеп диярлек каралты-кура артына алып чыгып китте. Күпләр моны сизми дә калды.

– Син нәрсә тагын шул музыкаңны куйдың?! – дип акырды ул аңа.

– Яшьләр сорый…

– Сорый торганнардыр, бер сүзем дә юк, – дип аңлатырга тырышты ул сакаллы егеткә, – әле бит бию көе дә бетмәгән иде, ә син тагын шул шайтан музыкасын китереп тыктың!

– Син нәрсә, брат, ычкындың мәллә?! – дип тыпырчынды Альфред. Ул Нариманның музыка өчен генә түгел, ә, гомумән, бәйләнәсе килгәнен аңлады. Мондый нәрсәнең яхшылык белән бетмәгәнен сизгән диск-жокей, ярдәм көтеп, тирә-ягына каранды. Кинәт кенә һөҗүмгә күчкән дошманын ул башта исерек дип уйлады, ә исеректән, мәгълүм ки, теләсә нәрсә көтәргә була.

– Сакалың өзәм, ыслушай!

Озак та үтмәде, алар арасына Хамис килеп керде. Альфредтан ике башка озын бу әзмәвер, күкрәген киереп, дустын дошманнан биек дивар сымак каплады…

– О чём базар?!

– А… ф… тум…

Урысча, ягъни шәһәрчә сөйләшкән кешеләр янында әзрәк каушабрак калырга гадәтләнгән Нариман бу юлы да бер мәлгә югалып калды. Юк, ул курыкмады, өнсез дә калмады, бары тик беразга сүз күәсен югалтты. Шул арада, эшне сизенгәндәй, болар янына авыл егетләре дә йөгереп килделәр. Шәһәр егетләреннән бигүк өркемәсә дә, Һади белән Зиннурның якында басып торулары аңа ниндидер көч өстәде. Аларга Динә дә ияргән иде, тик аны шундук куып җибәрделәр. Ир-атлар арасында була торган бәхәскә хатын-кызны катыштыру кирәк нәрсә түгел иде. Шулчак эшнең зурга киткәнен аңлап алган бер яшь-җилкенчәк өйдән Рөстәмне дәшеп чыгарды. Совет армиясенә чакырылган рекрут: «Егетләр, сез барыгыз да минем кунаклар, әйдәгез, тыныч кына ял итик инде!» – дип үтенеп сорагач, бер-берсе белән каты гына бәрелешергә торган ике як та, тынычланып, әкрен генә таралашырга мәҗбүр булдылар. Ул арада музыка да туктады. Яшьләр, дәррәү килеп, өйгә табын янына кереп тулдылар. Нариманны ничек кенә кыстасалар да, ул анда кермәде, Динәсен җитәкләп, урамга чыгып китте…

– Нишләп син шундый соң, ә?!

– Нигә?!

– Кешечә генә кыланырга буладыр бит инде…

Нариман: «Кешечә кылану ничегрәк була соң ул?» – дип кайтарып сорарга теләсә дә, бу юлы дәшмичә калды. Йөрәген ашаган шул юләр көнчелеге, шәһәр егетләренә булган чиксез ачуы тиз арада эреп юкка чыкты. Аның хәзер, авыз ачып, бу турыда сөйләшәсе дә, хәтта сүз дә эндәшәсе килмәде. Ул иң элек бер генә нәрсәдән, Динәсен югалтудан курка иде.

– Рөстәм дә китә инде…

– Рөстәм китер дә, кайтыр да! Ул әллә кая китми, армиягә генә китә, – диде Нариман. – Менә син кайтырсың микән… бер киткәч?

– Без синең белән сөйләштек түгелме соң?! – дип, моңсу гына елмайды кыз.

– Нәрсә дип?

– Икәү бергә китәбез дип…

– Мин сиңа «китәм» дип вәгъдә бирмәдем…

– Димәк, син мине яратмыйсың…

– Яратам…

– Мине түгел, авылны…

– Авылны да, сине дә, Динә…

3

Аңа арттан китереп ордылар. Динәне өенә хәтле озатып, кире кайтырга чыккач булды бу хәл. Урам чатыннан борылган гына иде, муены артына шап берне! Караңгыда суктылар. Шактый каты эләкте. Дошман кулында йомарланган корыч корал – кастет ук булды, ахрысы, чөнки коры кул белән генә шулхәтле каты итеп сугып булмый. Әле ярый аңын җуеп егылмады, егылса, типкәләп, имгәтеп үк киткән булырлар иде. Егылмады Нариман, аягында басып калды. Борылып, артына карарга теләгән иде, муен төбе чыртлап куйды һәм яман каты итеп авыртырга тотынды. Аптырагач, муенын катырып, мөчәсе белән борылды. Каршысында, биш метр гына арада, күкрәген киереп кунак егет Хамис, ә аның артында, яшеренеп, Альфред басып тора иде. Караңгыга күз тиз ияләшә, диләр, ул аларны бик тиз танып алды. Кала белән сала арасында буталган Зиннур-Зимагурның: «Сак бул син ул егетләрдән, «первак»лар алар!» – дигән сүзләре искә төшкәч, ул ирексездән каладагы яман даны чыккан группировкалар турында уйлап куйды. Ләкин аларның берсе дә группировка малайлары түгел иде. Авылга кунакка кайтып, без «первак»лар, дип, дан эстәп йөрүчеләр генә иде бугай…

– Ну, как, колхозник, эләктеме?! – дип мыскыллы елмайды тазасы.

– По ходу, да! – дигән булды ябыгы.

– Авызың ачканчы уйла башта!

– А может на мировую…

– Әйдәгез суң…

Нариман беренче булып кул сузды. Көндәшләр моны көтмәделәр, билгеле, аны, шүрли икән бу, дип уйладылар. Ләкин ялгыштылар. Хамис, шуңа алданып, аңа якынаюга ук, Нариман аягы белән аның тез астына китереп типте. Нидер чыртлап сынды. Тез асты – аякның иң йомшак һәм иң зәгыйфь җире. Бу ысулга ул бригадир атасыннан өйрәнеп калды. Колхозчылар бер генә дә бригадирны яратмыйлар, аны гел мыскыл итәргә генә торалар. Бервакыт тракторчы Гайфине, җирне сай сукалаганы өчен, трактордан алып ташлагач, өч-дүрт исерек, җыйнаулашып, әтисен кыйнарга дип килгән иде, ул аларны ике-өч минут эчендә барысын да диярлек җиргә түшәп салды. Соңыннан исә тез аслары имгәнгән колхозчылар, ай буе чатанлап йөрсәләр дә, бригадир өстеннән шикаять язарга курыктылар. Шуннан бирле аны мыскыл итүчеләр азайды, ә хөрмәт итүчеләр, киресенчә, күбәйде генә. Менә шушы шакалларга да шундый бер шәп сабак укытырга теләде ул. Хамиска шактый каты эләкте, күрәсең, ул, авыртуга түзә алмыйча, башта бик яман каты итеп кычкырды, аннан соң тез башын тотып, җиргә чүкте. Нариман Хамис каршына иелде, тегесенең (кыйнарга тели дип уйлады, ахрысы) куркудан күзләре акайды.

– Без егылганны кыйнамыйбыз, брат, сез генә ул егылганны изәсез! Бар, бүтән бу авылда күренмә! – дип, ул Хамисны тартып торгызды. Шулчак җигүле ат артыннан өреп барган ләңгелдек әнчек сыман:

– Казанга гына кил! Без сине изәчәкбез! – дип, Альфреды чәңгелдәргә тотынды.

Нариман озак уйлап тормады, җирдә аунап яткан бер таш кисәген, кулына алып, аңа томырды. Тегесе чырулап алга томырылды. Төзәмичә генә аткан таш Альфредның нәкъ аркасына килеп төште, ул качкын эт сымак чинап, күрше тыкрыкка кереп югалды. Хамис исә, бер аякка чатанлап, бар көченә сүгенә-сүгенә, аның артыннан иярде…

Нариманны таң белән уяттылар. Мәктәптә гомере буе балалар укыткан, инде хәзер пенсия яшенә җитеп килгән Хәлимә ханым:

– Тор, әйдә, соңга каласың! – дип, тирән йокыдан изрәп йоклап яткан улын төртеп уятты.

– Кая? Эшкәме?

– Эшкә! Ә кая тагын?

– Рөстәм китә бүген, озатасы бар, әбәткә тиклем зәбкә чыкмыйм…

– Суң… әбәт җитеп килә бит инде!

– Ай!!!

Нариман армиядәге солдат сыман ялт кына сикереп торды һәм, ыштан бауларын эләктерә-эләктерә, урамга чыгып йөгерде. Капка төбендә халык җыйналган, шунда ГАЗ-51 машинасын китереп куйганнар. «Китмәгән әле!» Нариманның йөрәге җылынып китте. Озату кичәсендә утыра алмады, капка төбеннән генә булса да озатып калырга кирәк егетне. Йоласы шундый: туганмы, туган түгелме, бер-береңне озату зарур. Халык шактый күп җыелган. Күбрәк яшьләр, Нариманның яшьтәшләре. Машинага утырыр алдыннан, митинг сыман бер нәрсә үткәреп алдылар. Башлап сүзне парторг абзыйга бирделәр. Карт чырайлы, күзлекле агай, бик тәмләп һәм озак итеп, матур сүзләр сөйләде. Ир-егетнең армиягә баруы, ил алдындагы изге бурычын үтәве аның намус эше булуын аңлатты. Абзыйның тел төбендә әнә шул нәрсә ята иде. Яшьләр аны, бик тыңларга теләмәсәләр дә, йоласы шул булгач, башларын аска иеп тыңладылар һәм хәтта соңыннан кул да чаптылар. Парторг сөйләп бетергәч, капка төбендә ыгы-зыгы китте. Рөстәм, кочаклашып, берничә кат әти-әнисе, туганнары белән саубуллашты. Нариман белән ул коры гына хушлашты. Күрәсең, кичәге хәлне исендә калдырган. Аннан соң аны яшьтәшләре, дуслары сырып алды. Алар Рөстәмне, күтәреп алып, кузов өстенә чөйделәр. Аның артыннан барысы да машинага менеп төялде. Кузовта басып торырга да урын юк иде. Алар инде егетне районга, хәрби коммиссариатка хәтле озата барачаклар. Бертуктаусыз җырлашалар, акырышалар. Җырлый белмәгәне җырлый, бии белмәгәне дә биегән булып маташа. Чөнки күбесе исерек, иртән кереп, баш төзәтеп чыкканнар. Машина кузгалып киткәч кенә, капка яны тынып калды. Китүчеләргә караганда, озатучылар азрак иде. Рөстәмнең сөйгән кызы Җәмилә (ул авылда башлангыч класслар укыта) районга хәтле бармады, исерекләр арасында кысылып барырга яхшысынмаган, димәк. Ни әйтсәң дә, укытучы кеше бит! Ул, кулын болгап, машина артыннан берникадәр атлап барды да бер урында туктап, катып калды. Яшьләр төялгән машина авыл башын узып, кыр юлына кереп күмелгәч, дөньясы җиңеләеп калгандай булды. Һәрхәлдә, Нариманга шулай тоелды. Ә менә кадерләп үстергән баласын кеше белмәгән, күз күрмәгән җирләргә чыгарып җибәрү ата-анага җиңел булды микән? Әйе, әнә шул армиягә китүче һәм аны озатучыларның:

 
Без авылдан чыккан чакта
Күтәрелде томаннар,
Исән булсак, бер кайтырбыз,
Сау булыгыз, туганнар… –
 

дип җырлавы әле һаман да аларның җаннарына моң, сагыш салып, колакларында яңгырап торыр. Тик иң аянычлысы шул: «Ике генә ел бит, туганнар, ике ел нәрсә инде ул?!» – дип сөйләнгән Рөстәмнең, соңыннан Әфганга эләгеп, мәете цинк табутта әйләнеп кайтуын алдан ук белсәләр, аның кырыс ата-анасы да, башлангыч класс укытучысы Җәмилә туташ та Рөстәм белән болай җиңел генә хушлашмаган булыр иделәр. Анасы баласын кочаклап елар, сөекле яры исә яшьләр төялгән машина артыннан басу юлында күмелгәнче йөгерер иде кебек. Чын ир кеше армиядә хезмәт итәргә тиеш, дип тукыган акыллы атасы да, кызыл сүз сөйләп, черек сәясәт чире белән чиләнгән парторг та азрак кына уйланыр иде, бәлкем?!

Кадерләп, иркәләп үстергән балаңны тот та шул тәмуг эченә китереп тык әле! Ә сугыш, ялкын өркеп торган аждаһа авызы сымак, гөнаһсыз бала җаннарын суырып кына тора. Җан кирәк бит аларга, җан, кеше җаны! Властьны, сәясәтне тотып тору өчен кирәк! Ә аны каян алырга? Каян?! Авылдан, билгеле. Инде кайчаннан бирле шул авылның җанын суыралар, тик әле һаман да суырып бетерә алмыйлар. Ләкин җан «капчыгы» да төпсез нәрсә түгел, җан чишмәсе дә мәңгелек түгелдер шул, ул да кайчан да булса бер тишелергә һәм саегырга мөмкин. Беркемгә дә әнә шуның ахырын күрергә язмасын иде…

4

Авылда сыерга, сарыкка кадер зур. Сарыктан әллә ни файда булмаса да, авыл халкы аны асрарга ярата. Хезмәте күп: ашатырга, көтүгә куарга, елга ике тапкыр йонын кыркырга кирәк. Йон кырку – үзе бер бәла. Бетле сарыкны үтмәгән, кайралмаган кайчың белән кыркып карале син! Яшьрәк чакта Нариманга бик каты эләкте ул сарык кырку. Өстәге ике аягын (алгы һәм арткы) каты итеп бәйләп, астагыларын ирекле калдырып, җиргә яисә такта җәйгән идән өстенә китереп саласың да, башын каерып тотып, мескен сарыкны кыркырга тотынасың. Чыдамый сарык, бар көченә тибенә. «Чыда, чыда!» – дип кычкыра башлагач, хайван, сине аңлаган сыман, бер мәлгә тынып та кала һәм үзен кыркырга ирек бирә. Ләкин ул чыдамлык озакка бармый, теге, акыра-бакыра, кабат тибенергә тотына. Атасы сарык асрагач, анасы кая китсен: малае белән бергә ел саен ике мәртәбә сарык йоны кыркый. Шуңа күрә дә Нариман сарык яратмый. Атасы үлгәч, ул аны бөтенләй асрамый башлады. Йонын кырку гына бернәрсә, аны бит суя да белергә кирәк. Элек күршеләрендә генә Хәбибрахман атлы мал суючы яши иде, авылда сыер-сарыкны ул чала иде. Күптән түгел ул да якты дөньядан китеп барды. Өйдән өйгә мал суеп, кешедән кешегә сыйланып йөргәч, ул инде бөтенләй эчкечегә әйләнде һәм шулай янып үлде дә. Нариман терлек суярга өйрәнә алмады, нигәдер кызгана иде ул шул җан ияләрен…

Ә менә авылда сыер асрамыйча булмый. Сөте, каймагы, катыгы, эремчеге кирәк. Авылда яшәп тә, сөт сатып алып булмый бит. Сыерсыз тормады алар. Атасы бригадир булганда, печәнен, фуражын ат арбасына салып алып кайтса, Нариман аны, үзе хезмәт итә башлагач, трактор арбасында ташыды. Мондый нәрсәне авылда урлау дип түгел, ә алып кайту дип атыйлар. Колхозда азык күп, һәркемгә дә җитә. Мондый ирек, мондый хөррият булганда, авылда сыер асрамау – гөнаһ эш, билгеле.

Нариман ат яратты. Техникага да шулхәтле һәвәс түгел ул, ә менә ат дигәндә, үлеп китә торган иде. Атасы гомере буе ат җикте, улын да ат җигәргә өйрәтте. Укучы бала өчен ат җигү – бик тә җаваплы нәрсә, атны аны җигә белмәүчеләр дә шактый. Йокысыннан уянгач, «олум!» дип, бер генә кычкыра иде атасы, Нариман шундук кәнүшнидән ат җигеп төшә торган иде. Бу бер иртәнге бишләр, алтылар булырга мөмкин. «Олум»ның йокысыннан торасы килми, җылы, йомшак урында әле әзрәк иркәләнеп ятасы килә. Юк, кая анда иркәләнү – «олум!», и бетте! Кәкре аягын (бу якларда күпләр кәкре аяклы, күрәсең, аларның ерак бабалары атта чапканнар) кәкрәйтеп, кәнүшнигә ат җигәргә йөгерә. Ел буе шулай. Яңгырда, карда. Нариман атасына ат җигеп төшү белән генә чикләнми, атлар карап, атлар белән «сөйләшеп» йөрергә дә бик мәгъкуль егет булды. Яшь балага тирес һәм тир исе аңкып торган ат абзарында йөрү, калага барып, милли музей карап йөрү белән бер дәрәҗәдә иде. Билгеле, монда халыкара ярышларда, күргәзмәләрдә катнашучы нәселле чабышкы атлар асрамыйлар, аларны биредә үстереп тә, тәрбияләп тә булмый, һәм мондый атларның авылда кирәге дә юк. Монда колхоз эшенә яраклы чын эш атлары асрыйлар. Айгырны, юртакны аерым урында тоталар, көтүгә сирәк кушалар. Бер биянең тайлаган вакытын күрергә насыйп булды аңа, шундый матур колын китерде ул. Үзе кап-кара, ә маңгае ап-ак. Ул аны Көмеш маңгай дип атады. Һәр көнне кәнүшнигә менеп, шул Көмеш маңгайны ашатып төшә торган иде. Шундагы ат караучыларны, атларны начар ашатасыз дип, сүгә-сүгә, кырдан аларга күп итеп печән чабып кайта иде. Иң яхшысы, иң тәмлесе, билгеле, Көмеш маңгайга!

Нариманга үз гомерендә авылда атларның бетеп, ат утарларының ябылуын күрергә дә туры килде. Абзарлар ябылыр алдыннан, мескен атларның каткан тизәк арасында тирескә әйләнеп барган черек саламны чемченеп йөргәннәрен күргәч, шуңа ничек йөрәге әрнегәнен ул үзе генә белә иде. Тик ат җене кагылган Нариман дүрт аяклы дусларына гомере буена тугры калды…

5

Динә шәһәргә дүшәмбе көнне китте.

Атнага өч мәртәбә станциягә йөрүче иске автобус ватылган булып чыкты. Нариман Динәсен «Беларусь» тракторында илтте. Таш юл шултиклем тетелгән ки, чокыр-чакырдан сикертеп барасы килмичә, ул тракторын кыр аша гына куды. Турыдан юл якын – ун километрга кыскара. Авылны чыккач ук, Сикәлтә башы дигән таулы җир бар, башта әнә шуны, шул тауны узарга кирәк. Сикәлтәне узгач ук, гаҗәеп күренеш башлана: күз алдында зур тау асты җәйрәп ята. Киң кырлар, түгәрәк күлләр, тасмадай сузылган инешләр, йортлар. Көзнең дә бит әле нинди матур чагы: әбиләр чуагы. Күңелләрне җилкендереп, талгын гына җылы җил исә, кыр өсләрендә тезелгән салам чүмәләләре кояш нурларында алтын ятмасы сымак җемелдәп, ялтырап китә. Бу хозурлык һәм бу матурлык та калага китеп баручы кызга: «Кал, Динә, йөрмә әллә кайда!» – дигән тылсымлы сүзләр белән эндәшә сыман иде…

Тракторның тәрәзәсе ачык, кыр ягыннан, җанны кытыклап, җил исә. Менә ул аның сөеклесе, өзелеп сөйгән кешесе, күлмәк итәкләрен җилфердәттереп, терәлеп диярлек, аның янәшәсендә генә, янында гына утырып бара. Кая бара соң бу кыз, кая шулай ашыга? «Нариман, бор тракторыңны, әйдә, кире кайтыйк!» – дип кенә әйтәсе иде бит юкса! Юк, кызның башында – әллә нинди иләс-миләс уйлар. Ул каядыр ашкына, ашыга, әйтерсең лә шәһәр җирендә ул бик кирәк, аны анда көтеп торалар, аңа барысын да әзерләп куйганнар. Юк, аңа анда тизрәк китәргә кирәк, ул авылда калу турында уйламый да. Кыз бар көченә үкереп барган тракторны да, аны дуамал йөрткән Нариманны да эченнән генә сүгеп бара, ә инде җиңел машиналарга утырган, аларны узып киткән кешеләрдән исә көнләшеп кала иде.