– Бүген Мәрьям өчен яучылар киләчәк дип хәбәр иттеләр… Безгә кода булам дигәннең баласы, дәүләте ничек икән? Шул турыда Яңгырбайның байбичәсе Гөлбарчын белән бераз киңәш кылсаң, ике якның чамасын тартып карасаң зарар итмәс!
Тукалның ике айлык кызын Йолдызбайның яңа туган улына әйттерү турында кодалык сәүдәсе бара иде. Бикәнең сүзе шул хакта иде.
Якуп моның эчендәге интриганы нык төшенгәнгә, Рөкыя байбичәнең шаян акылына хәйран булып елмайды:
– Хатын булып яратылуың әрәм синең, – дип китә бирде.
Тукал байның хәбәрен ирештергән булса кирәк, тыштан ук шаулап, тавышланып, Азымбай килеп керде.
Бу ябык, чандыр гәүдәле, эчке хәйләкәр күзле, җиңел кузгалышлы бер карт иде. Ияге очланып килгән, яңак сөякләренең югары ягы тышка бәреп тора, берничә генә бөртек чал сакалы җилберди; аягында иске читек-кәвеш, өстендә начар камзул, такыр башында татарның белен кебек җәелгән, каешланган иске кәләпүше иде.
Ишектән аягын атлауга, тирмәнең эчендәге байлыкка, кирәгә буйлап тезелгән буяулы сандыкларга, кат-кат өелгән атлас юрганнарга, хәтфә келәмнәргә күзләрен йөртте, нечкә уенчак тавыш белән:
– Саламалайкем… Кәефең ничек, бай? – дип исәнләште дә, киез өйнең түренә, паласлар өстенә барып утырып, фатиха кылган сыман битләрен сыйпады. Шул ук җиңел, тәрилкәле тавыш белән иң элек ятактагы авыруга карап, мактау сүзе әйтте: – Бай, син дөньяның үзен җиңгән идең: инде шул бер яман айгырның тоягыннан килгән чиргә бирешеп яткан көнеңме?! Синсез йорт ятим булып калды, – диде. Аннан соң Рөкыягә әйләнде: – Мал-җаның аманмы, данабикә[21]? Син исән булсаң, карт морзамны терелтерсең дип, дога кылып ятырбыз… Илнең өмете синдә гуй! – диде.
Байбичә бу картны яратмый һәм ышанмый иде. Ләкин ыругның бик күп йомышларын башкарганга, һәрвакыт иренә илчелек хезмәтләрен үтәгәнгә, үзенең күңелендәген аз гына да тышка чыгармый иде, зур аяк белән сабадан кымыз салып бирде дә, күзендәге яшен сөртеп, акрын, сабыр, эчле мәгънә белән әйтте:
– Тәкъдирдә язылганны бозарга адәм баласының куәте җитми икән! Мәгәр өметем бар, яхшыларның теләге, әүлияларның догасы белән Байтүрәбез тиз көндә яңадан аләүмәт эшенә[22] чыкса кирәк дип торам!
Авыру яткан җирендә кунакка таба әйләнде, хәлсез, зәгыйфь рәвештә ни өчен чакыртуын сөйләде:
– Дөнья дигәннәре шул икән, Азым әкә! Хан бул, түрә бул, бай бул – һәммәңнең барып туктала торган җире бер икән!.. Үзең беләсең, Биремҗан аксакал белән күп талашымыз булды… Куәт миндә иде, илнең тоткасы миндә иде… Картны рәнҗеткән, күңелен сындырган чагым аз имәс. Үзем бүген-иртәгә дөньяны куйсам кирәк дип ятам… Телем, акылым сау көндә ул кордашымның ризалыгын алып, найман балалары белән килештереп китсәм икән дим… Синең белән бу ялганның яхшылыгын да, яманлыгын да бергә үткәрдек… Актык йомышымны да син үтә: күк Дөлделемне атлан, камчымны билеңә сал да Коргак-Күл җәйләвенә бар. Бирем әкәгә сәламемне тапшыр, арызымны[23] әйт, найман, дүрткара илләренең кунагы булуыңны көтәбез, диген!..
Азымбай чал, кымызны эчеп, савытны бикәгә бирде, бераз аптырап, уйланып, сирәк сакалын сыйпады:
– Кушсаң, – диде, – бармый амалым юк. Мәгәр Биремҗан аксакалны яхшы танучы идем. Ул адәм, найман дигәннең исемен ишетсә дә, яман бер сүзгә килә: «Казакъ йортын ак патшага сатып, Сары-Арканы урыс түрәгә таптаткан ул этләрне минем алдымда телгә алмагыз», – дип әйтә торган каты бавырлы, аз акыллы бер исәр чал гуй. Карт күңел бер сынгач, яңадан төзәлерме? Аргамакны тирләтеп, ул җәйләүгә бару бушка булмасмы?..
Бу сүзләр авыруның йөрәгенә агу булып төштеләр. Аның йөзенә, күзенә ачу катнаш кайгы чыкты. Калын, салынкы кабаклары дерелдәде, ләкин кызмады, кабаланмады, тирән борчулы, ачулы тавыш белән Азымбайның сүзен бүлде:
– Картлыгым җитеп, акылым китеп калдымы?! Булмаса, казакъ йортының адәме бозылдымы?! Наукасланып ятканымнан бирле телемне алмас булдылар. Бүз балаларны, акылсыз аялларны бер якка куя биреп үзеңне чакыртсам, синең дә әйткәнең шул! – диде.
Байбичә картка күз белән ишарә ясады, бу бераз каушап калды:
– Сиңа коллыктан баш тартканым юк! Каршы әйтүем түгел иде… – диде.
Байтүрә яңадан аның сүзен кисте:
– Мин, – диде, – молдакә белән икәү барырсыз дигән идем. Инде ул уйдан кайттым. Үзенең чакча баш[24] нугайлыгы белән бер-бер сүзне исәпсез әйтеп, эшне бозар дип куркам. Ул балаларны укыта бирсен. Ялгызың бар, – диде.
Карт хуш әйтеп чыгып китте. Байбичә: «Яхшы юл булсын», – дип калды.
Азым әкә үз гомерендә кабилә, партия талашларының борылмаларын күп кичерде. Ләкин бүгенге йомышы аның өчен тагы зуррак булып күренде: арадагы сүзләр ничек кенә әйтелгән булмасын, әмма аңа тапшырылган эш мәңге гаугалашып килгән ыругларның килешүе өчен бер чама тартып карау иде. Әгәр юл уңса, Байтүрәнең иң яман дошманнарыннан булган Биремҗан аксакал бу йортка килеп кымыз татыса, иттән авыз итсә, ул вакыт ике кабиләнең талаштан туктавында сукмак салынган булачак иде. Йөкләтелгән бурыч шундый зур булганга, карт үзен Якты-Күлдән кызылкортларга җибәрелгән илче итеп уйлады. Өс-башының да шуңа охшашлы бер рәвештә булуын кирәк тапты, авыру яныннан чыккач та, туры үзенең өенә таба бар кадәренчә киенеп килү өчен кайтып китте.
Бу җәйләүдә барлыгы унбиш тирмә бар. Боларның тугызы авылның ярлы казакъларыныкы, уртадагы алтысы Байтүрәнеке иде. Картның өе бер читтәрәк иде.
Байдан чыгып, үз тирмәсенә атлау белән аның җаны әрнеп китте: ул алтмыш ел дөнья куды, Ходайга: «Мал да бирче, бак[25] та бирче!» – дип моңлык кылды. Шул Байтүрәләргә коллыктан котылуын, ил өстендә баш булуны өмет итте. Ләкин бәхет килмәде. Инде баеп җитәм дигәндә, каты буранлы, яман бозлы бер көздә, аның күп хайванын җот[26] һәлак кылды. Карт, тагы зәһәрләнеп, дөньяга, Аллага, байга үч итеп, сүгенеп йөри торган булды. Авыру арысланның фәрманын алып чыкканда, аның каршына ачылган күренешләр бу ачуын, бу әрнүен тагы арттырдылар. Тирмәдән далага күз ташлауга, аның алдына кайнап торган җәйләү килде: әйтерсең штаб тирәсен сырып алган миллионлы гаскәр! Шундый кара болыт булып бөтен тирә-якны, даланы, кутанны, җәйләүне Байтүрәнең маллары каплап алып, шулай кайнашып торалар.
Әнә күлдән далага таба төяләр китеп баралар.
Гәүдәләре эре, өркәчләре ияр кебек ике аерылы, башлары кечкенә, муеннары түбәгә асылган; әйтерсең сафлап тезелгән кәрван: шулай акрын, салмак, сабыр гына тирбәлә-тирбәлә атлыйлар.
Нәзек буйлы, биек, нечкә аяклы, гаҗәеп матур күзле буталар алар янында уйнаклап йөриләр. Ерактарак иярләп ат менгән ике көтүче бара. Кулларында чыбыркы, яннарында озын колга сөйрәлгән.
Бу төяләр кәрваныннан бирерәк, күл белән тирмәләр арасында, ничә йөзләп колыннар бәйләүдә тора. Ак башлы, кара бишмәтле хатыннар шуннан ерак түгел йөргән бияләрне корыклап китерәләр дә савып йөриләр. Болардан ераграк, төшкә кайткан көтүче исәбе-саны булмаган, сахраны каплаган куйларны акрын гына киң дала буенча куып алып китеп бара.
Дәрья булып, болыт булып кайнашкан бу исәпсез мал картның күңелен кыздырды:
– Ай Кодаем, ау, шуның йөздән берсен миңа бирсәң, синең кай җирең җимереләчәк иде?! Телемне алмадың, ау, Тәңрем! – дип әрнеп, боларның эченнән ялгыз фәкыйрь тирмәсенә барып җитәм дигәндә, арттан бер хатын тавышы ишетелде:
– Азым әкә! Сары биянең җаен тапмый торабыз. Бире килсәңче!
Кычкыручы – байның яшь хатыны – тукал иде. Чара булмады, борылып, бәйләүдәге колыннар янына китте.
Азымбай карт, үзе ярлы булса да, гомер буенча мал арасында үскән, хайваннар белән гаҗиб[27] үзләшкән бер адәм иде. Ул ат-җылкы тануда тирә-якның беренчесе санала. Аның кулы малга шифа дип карала. Бер байның кадерле юртагы авырса, аны чакырталар. Зур базарларда, ярминкәләрдә мал җыйган чакта, татарның Әхмәт, Гани, Яуыш дигән кебек байлары[28] мал сайлау өчен аны күп акча белән алдыралар. Хатыннар арасында: «Азым әкә хайванның телен белә», – дип йөриләр. Кырыс, усал яшь бияләр саудырмаса, баласын имезмәсә, аңа киләләр. Әле дә байның тукалы көлә биреп каршы алды.
– Ялчы хатын сары бия саудырмый дигәч, үзем барып идем. Азым әкәне тыңлаган җылкы миңа ничек карышсын дип, эчемнән киберләнеп… Мәгәр эшем чыкмады, син безгә булышлык кыла күр, – диде.
Карт җавап бирмәде. Баягы әрнүле уйлардан соң аның күңеле төзәлмәгән иде әле. Хатын янында маташкан зур гәүдәле ялчының кулыннан корыкны алды да, бер-ике атлап, сиздермәстән, сары биянең муенына ташлады. Ат, куркынып китим дисә, арканга тартылып калды. Азымбай, адәмчә сөйләнеп, корык буйлап барып, биянең муенына кул салды. Бу сабырсыз хайван иде, пошкырып, дулап китәргә теләде. Ләкин карт аңа карамады, акрын, йомшак тавыш белән һаман иркәли биреп, аркадан, кабыргадан сыйпады, җиленгә килеп җитте дә, ике көн буенча савылмаганга, тулып таш кебек каткан имчәкләргә бармакларын тидерде. Сары бия, көйсез хатыннар кебек чыелдап, тибенеп дулый башлады. Тукал бераз мыскыл белән көлде:
– Дөньяда Азым әкәнең телен алмаган маллар да бар икән! – диде.
Карт ашыкмады, бияне тынычлатып, ялыннан, сыртыннан сыйпап, тагы җиленгә кул сузды. Җылкы тагын тибенде, тагы дулады.
Хатынның көлүе бөтенләй мәсхәрәгә әйләнде:
– Ай, баба! Бу сары бия синең илле еллык абруеңны югалта гуй! – диде.
Азымбай гаҗиб бер сабырлык белән өченче мәртәбә тотынды һәм җиңде: бия, бер-ике тарткач та, рәхәтләнеп аякларын ике якка аерды, имчәкләрдән сөт агып китте.
Карт, мыскыл күзе белән тукалга карап әйтте:
– Инде хәзер зәгыйфь яратылган аяллар да сава алыр!
Хатын камил җиңелде:
– Азым әкә, үзең яхшысың, мәгәр кайбер вакыт яман телең адәмне чагып куя, – диде.
Баба монда эшен бетерде дә колыннар, бозаулар арасыннан, боларның нәселләрен, шәплекләрен карый-карый, өенә кайтып, бик тиз арада киенеп чыкты.
Аягында Казанның әйбәт читек-кәвеше, башында яңа колакчын, якасы бишмәттән кайтарылып төшкән ак күлмәк, эче-тышы сырулы эре чуар бизәкле яңа көпе, билдә кәмәр – хәзер Азымбай, чыннан да, теләгән илгә би булып сайлана алырлык хөрмәтле бер аксакал иде. Байның үзе менә торган күк Дөлделен иярләп куйган ялчы аны бераз көлеп каршы алды:
– Асыл киендең, җылкының тулпарына мендең… Юлың ак булсын, Азым әкә, – диде.
Ләкин картның йөрәге тыныч түгел иде, атка менә биреп, әрле тавыш белән әйтә куйды:
– Ясаган Тәңрем мондый җылкыларны Байтүрәләргә биреп бетереп, безне мәхрүм калдырды. Монда хикмәте нидер, – күп уйласам да, акылым җитә алмады… – диде.
Бу атның бай үзе авырганнан бирле йөргәне юк иде, сабырсызланып кузгалды. Найманның илчесен, Коргак-Күл җәйләвенә карап, алып китә бирде.
Якты-Күл җәйләвеннән чыгып, сәгать ярымнар баргач, ат өстендә чабып килгән бүз балалар очрады, карт балалардан Әхмәт авылының хәзер кайда күчкәнен сорады. Бик аз гына сузып: «Ә-нә… тора!» – диделәр. Ләкин казакъның «ә-нә… тора» дигәне алтмыш чакрым булып чыкты.
Азым әкә, күк Дөлделне тирләтеп, Коргак-Күл туфрагына аяк басканда, төш ауган, һава бераз талгынланган, маллар челләнең көндезге кызулыгыннан соң рәхәтләнеп ашый башлаганнар иде. Бу җәйләү картның күңеленә ошамады: туфрагы начар, саргылт; үләне сирәк, сыек, күле чыннан да корып бетеп бара, аның тирә-ягы әллә каян кая кызыл вак үлән белән капланган. Сахрада көтү-көтү йөргән малларның да чырае юк: җәй уртасы җитсә дә, Якты-Күлдәге кебек симереп җитмәгәннәр, кайбер тайлар әле һаман да ябагаларын коеп, матурланып китә алмаганнар. Ара-тирә корчаңгы атлар да күренә. Боларга карап:
– Дөнья тигез түгел, ау, Тәңрем! – диде дә Азымбай карт, бер баланың күрсәтүе буенча, авылның бае Әхмәтнең тирмәләреннән соңдагы бер киез өйнең артына барып туктады. Кычкырып бирелгән сәламгә каршы башына ак урамал сарган, фәкыйрьчә, ләкин бары белән пакь киенгән бер киленчәк чыкты. Сабыр, басынкы тавыш белән:
– Иркәкләремез өйдә юк, атам сукыр булганга, каршы чыга алмый, хуш киләсез! – диде.
Кунак, аттан төшеп, аргамагын бәйләп, камчысын кулына тотып, киленчәк артыннан өйгә керде.
Зур, биек, ләкин бик күп ямаулы тирмә.
Жир идәннең күп җире ачык, тик түргә генә бераз киез түшәлгән, кирәгә буенда буяулары югала башлаган берничә сандык, алар өстендә берничә юрган, келәм, сул якта бер камыт, кибеп ауган буш саба, күптән кымызга тимәгән пешкәк, керле самавыр, берничә табак – менә өйнең бөтен җиһазы шул иде.
Өйнең иң түрендә, озын кызгылт җонлы куй тиресе өстендә, сандыкка аркасың терәп, тезләрен бөкләп, бер карт утырган. Аягына иске читек-кәвеш, өстенә изүе бау белән бәйләнгән, якасы кире кайтарылган озын ак күлмәк, аның өстеннән төя җоныннан сугып, кыл катнаштырып эшләнгән зур көпе кигән, зур буйлы, бөркет танаулы, озын ак сакаллы, ләкин ябык, кипкән тәнле бу баба кунакның эзләп килгән мәшһүр Биремҗан аксакалы иде.
Азымбай керүгә, ул урыныннан кузгалмады, баш күтәрмәде, йөзе-күзе үзалдындагы бер ноктага текәлгән көенчә калды, ләкин бөтен торышында колаклары белән бик аз, бик әкрен тавыш тулкыннарын да аерып танып торган бер дикъкать сизелә иде.
Кунакның сәламен алмады, күзләрен шул элекке ноктага терәгән хәлдә:
– Юл булсын, кордаш! Тавышың, аяк атлавың найман иленең Азымбай әкәнекенә охшап калды… Сезнең ыруг бу Коргак-Күл җәйләүләренә килә торган юлларны онытып бетмәгән икән әле! – диде. Үз яныннан урын күрсәтеп, утырырга кушты, мал-җанның аманлыгын, ил-көннең саулыгын сораша башлады.
Кунак, аманлык-саулык турыннан үткәч, беренче сүз буларак, аксакалның зирәклегенә хәйран калганлыгын әйтте:
– Сары-Арканың өлкән ил агасы Чингиз байның җиназасы Куй елында булып иде, инде икенче әйләнеп, Җылкы елы килде. Ялгышмасам, ундүрт ел үткән була… Ул чакта сез даланың асыл җире, Яшел-Сырт дигән җәйләүләрдә күчеп йөри идегез. Шул җиназадан соң Биремҗан агамны күрү насыйб булмады… Шунча гомер үтеп тә, сез мине тавышымнан таныдыгыз. Моңа адәм акылы ирешә алмый! Ясаган иямнең биргән зирәклегенә чик булмаса кирәк! – диде.
Хуҗа аксакал авыр бер сулады, һаман күзләрен бер ноктага терәгән көенчә, эчке, авыр хәсрәтле тавыш белән, ләкин бөтенләй икенче яктан җавап кайтарды:
– Колагымның зирәклеге белән ни кылыйм, чырагым! Күп ел инде ясаган иямә моңлык кылып утырамын, мәгәр сәгате җитмәсә кирәк, телемне алмый: аңа әйттем, Сары-Арканың бу авыр тәкъдирен күрсәтеп йөрәгемне яндырма, минем җанымны ал, дидем. Булмаса, күземне сукыр кыл, илнең бу җәфаларын, бу газапларын күреп утырудан мин котылыйм, дидем. Колагымны саңгырау кыл, йортның күз яше катнаш ыңгырашуларын ишетмәс идем, дидем. Телемне алмады, яшем сиксәннең эченә керде, туксанга табан карап бара ятыр, ризыгымны кис диеп, күп зарилык иттем… Тыңламады. Тик бер сүзем кабул булды – күзләремне күрмәс кылды. Мәгәр колагымның ишетүе элеккедәй көчле булып калды: унбиш ел элек бер мәртәбә очраган адәмне тавышыннан тану гына түгел, бөтен илнең, Олуг йөз, Кече йөз, Урта йөзнең һәрберендә, казакъ ярыктыгының авыр тәкъдирдән моңланып, анасы югалып кыйналган бутадай хәсрәтләнеп җылаганын шушы иске тирмәм эченнән ишетеп утырам… Җанымны алмаган өчен аңа үпкәм зур, – диде.
Ишектән, самавырын күтәреп, киленчәк керде. Тирмәнең сул ягында торган тәбәнәк шкафтан керле ашъяулык, сабы сынган чәйнек, ямаулы чынаяклар, берничә бавырсак салган бер тәрилкә алып, боларны кунак алдына китереп куйды, куе каймак салып, чәй ясый башлады.
Акылы, чәчәнлеге белән Сары-Аркада дан тоткан Биремҗан аксакал заманында уртача дәүләтле адәмнәрдән иде. Байтүрәләр эш башына менеп, бу аларга каршы гауга башлаганның икенче елында, караңгы төннәрнең берендә, бер көтү җылкысын куып алып киттеләр. Атбасар, Күкчәтау, Кызылъяр арасында йөргән зур кәрванын бастылар. Шул ике бәла аның билен сындырды, бәхетен кире җибәрде. Борынгы мактаулы Яшел-Сырт дигән җәйләүләр найман ыругларының интригасы белән урыс хәзинәсенең ат заводларына, хохолларга алып бирелеп, менә шул Коргак-Күл җәйләүләрендә күчеп йөри башлагач, малларга бу җирнең тозлы икълиме[29] ошамады, аксакал акрын-акрын бөлде. Үзе сукыраеп, бердәнбер угылы Җанбирде дә авырып киткәч, карт инде менә шул хәзерге хәленә төште.
Казакъның борынгы гадәте буенча, ул кунакка хөрмәт кылу тик кымыз һәм ит белән генә була дип карый, самавыр, чәй, бавырсак кебек начар бидгатьләрне[30] эшкә санамый иде. Килене чәй әзерләгәч, карт казакъ кунагыннан гафу үтенергә кирәк тапты:
– Ерак илнең мөсафиры безне гаеп кылмасын: байлыгымыз бетте… Өемез кымызсыз утыра! Үткән-барган кунакларны ит белән, кымыз белән сыйлап җибәрергә куәтемез җитмәүдән күңелем бозылып кала, – диде.
Дөньяны күп күргән, атаклы чәчәннәр белән сүз көрәштергән Азымбай бу аксакал алдында үзен югалтты. Картның һәрбер сүзе гүя аның йөрәгенә ук булып кадала; гүя уйлап килгән йомышы алдан ук җимерелә бара кебек иде. Шулай да сүзне ул якка таба борырга батырлык кылды, озын әңгәмәләрдән соң, ипләп китереп, Байтүрәнең арзын әйтә салды:
– Бу ялганда адәмнең яманлыгы да, яхшылыгы да булучан. Яшьлек тамырыбыз Байтүрә каты наукасланып, тәкъдирем җитте дип, әҗәл көтеп ятыр… Мәгәр кордашым Биремҗанның күңелен алмый китсәм, кабердә җаным тыныч тапмас дип, мине сезгә җибәрде, – диярәк сүз башлады да, соңгы утыз ел буенча найман белән сарман кабиләләре арасындагы талашны, моңа нигезләнгән партия, булыслык[31], билек сайлавы өчен булган талашларның тудырган фаҗигаләрен озак-озак итеп, бер-бер санап чыкты. Ахырында: – Найман йорты ыруглары Урта йөзнең өлкән аксакалы Биремҗан әкәне үз илемездә кунакта күрсәк иде дигән өмет белән калдылар… Әгәр инде бу сүзләрдә хатам булса, олуг аганың ак күңеле мине кичерер, илченең аяк тайган җирләрен күрсәтер, төз юлга барырга акыл бирер, безнең теләгебез шул, – дип тәмамлады.
Казакъ сүзгә никадәр оста булса, башкалар сөйләгәнне дә шулкадәрле үк тыңлый белә. Кунакның ит пешәрлек вакыт сузылган сүзләрен Бирем әкә бик аз бүлдерүләр белән, тирән дикъкать эчендә, акылына салып утырды, аннан соң ашыкмый үзе сүз башлады:
– Безнең, – диде, – найман ыругсына ачуыбыз юк. Мәгәр ул партиянең башлыклары булган Байтүрәләр, Якуплар йортына барып кунак булуны, аларның кымызыннан, итеннән авыз итүне дуңгыз белән бер табактан тамак җию дип күрәбез! – диде.
О проекте
О подписке