Кимпернең башына бу фаҗигаләр сыймады, ул адәмнәр өчен дөньяда тик бер генә кайгы – хаксыз рәвештә улының сөргенгә җибәрелеп, салык өчен актык атының сатылу кайгысын гына белә иде. Шул хәлгә төшмәгәннәрне бәхетле саный иде. Тукалның сүзләре аның акылын шашырды: «Апырмай, ау!» – диюдән башка берни әйтә алмады.
Тукал йөрәгенә кара кан булып каткан бу хәсрәтне еллар буенча эчендә сакласа да, бу тыныч караңгы төндә үзен тыя алмады, җәберләнүләренең барын сөйләп бирде:
– Сарсымбайның туган энесе Асылҗегет исемле берәүгә баладан үземне әйттергән булганнар… Унбиш яшьтә чагында ул җегетне кочагыма алдым… Акылы, менәзе[50] белән ил агасы була торган яхшы бер адәм иде… Урыс казакъ белән җир өчен, җәйләү өчен сугыш булды да… шунда үтерелде… – Хатын, күз яшенә буылып, мендәргә капланып, элекке ирен сагынып елады да тагын дәвам итте: – Казакъ йортының гадәтен беләсең гуй: калымга биргән мал кире китмәсен дип, туган үлсә, аның хатынын, яратса-яратмаса да, агасы, энесе алып куя бирә… Борынгыларның «ирдән китсә дә, илдән китмәс» дигәннәре шул булса кирәк… Каршы тел әйтергә ни амалым бар? Алтынчәчнең усаллыгыннан күңелем курыкса да, тукал булып шул йортта калырга тиешле түгел идемме? Ясаган иямә үпкәм зур, чичә! Күрек бирмәсә дә, акыллы бер иркәк биргән иде… Аны алып, мине менә шул көнгә калдырды… Күрәсең көнемне: иткәнем – коллык, күргәнем – хурлык! Башка ни-нәрсә күргәнем бар?!
Тышта яңгыр ява башлады… Җил көчәйде. Тирмәне вакыт-вакыт селкеп куя иде.
Бер ачылган хәсрәт чишмәсе тукталмады; хатын һаман сөйләде:
– Багучының әйткәне күп дөрес гуй… Алтынчәч минем ак юлыма кара җылан булып ятты гуй… Асылҗегетем үлеп, Сарсымбайга тигәнемнең икенче елы иде, кызым Гөлчәчәккә авырлы чагым иде. Авылга зур буйлы, таза куллы бер нугай җегет молдакә булып килде. Балалар да, аксакаллар да үзен яраттылар. Кызлар, киленчәкләр дә аны күп бимаза кылды… Көннәрнең көнендә бер өйдә сөйләшеп утырабыз. Молдакә дә шунда… Арысланбайның җитү чибәр кызы Гөлканыс аны шаярта башлады: молдакәм, диде, казакъ йортында ир-җегетнең ялгыз ятуы гаеп санала, бу кич синең янына барам, диде… Бичара нугай кызарды, җавап әйтә белмәде. Бер киленчәк, кызга карап, тагы уен кылды: молдакә ишеген бикләп йокласа ни кылырсың? Кыз, яман көлә биреп, кирәгәне күтәреп керермен, диде. Бичара мумын адәм иде, ни әйтергә белмәде, кыз бала кебек кызарып чыгып китте… Шуннан соң кызгандым, ничектер күңелем якын күрә торган булды…
Хатынның сүзе шунда җиткәндә, тирмәдә яткан бала, саташып:
– Әкәм… ап… – дип сөйләнә башлады да тагын йоклады.
Карчык калгып-калгып китә иде, ләкин тукалның тыңлаучыга мохтаҗлыгын сизгәнгә, һаман чыдарга тырыша иде, хатын тагын кереште:
– Ул вакыт байбичәнең миңа ачулы чагы иде… Өч көн баемны миңа җибәрмәде, иртә белән иремә әйттем: «Берәүнең өлешен башкаларга биргән өчен кыямәттә җавап ничек икән?» – дидем, эндәшмәде; көттем, кич тагы килмәде… Күңелем тулып, күз яшем күл булып җыладым-җыладым да менә шул караватта ялгызым йокыга киттем… Молдакәм миннән күп элгәре менә шул тирмәдә, идәндә юрганнарга күмелеп яткан иде инде… Яхшы төшме күрәм, өнемме шулай, башта белә алмадым: ниндидер йомшак җылы бер кул, акрын-акрын күкрәгемне сыйпап, бөеремнән иркәли башлады… Каным уянды, борыныма хуш ис килде… Карасам, молдакәм икән! «Мине яныңа сал», – диде. Ни кылыйм, өлкән адәмнең сүзен ничек кире кайтарыйм. Аның күңел калуы юкмы? Кысып үптем дә кочагыма алдым… Рәхәт бер төн кичердек. Ак таң беленә башлагач кына аерылдык… Молдакәнең хуш исле мае миңа йогып кала торган булса кирәк… Беренче көннән соң йортның киленнәре, яман тел, гайбәтчел кимперләре алдында байбичә үземне хур кылды: «Тукал белән нугай молдакәнең тәне тәнгә тигән булса кирәк: һәр икәвеннән җөфардай яхшы хуш бер ис килә…» – дип әйтеп салмасынмы! Ачуым килде: «Телең корыр, бичә, – дидем, – балаларның остазы нугай булса да, ерак илнең бер өлкәне түгелме ул? Ни кылып аңа яман тел әйтәсең?» – дидем. Көлкегә сукты: «Ай, карагым, ачуланма: казакъ хатыны ара-тирә уен сүз белән күңел ачарга яратканын беләсең гуй», – диде. Мәгәр бу сүз йортка таралды; җитү кызлар, яшь киленчәкләр, бу хуш исле җегеттән безгә дә бер өлеш чыгарсаңчы, дип, үзем белән шаяра торган булдылар. Җегет башкага карамады, ирем Алтынчәч янында йоклаган төннәрдә нугай молдам минем кочагымда була иде…
Дивана карчык, куркып, хатынның сүзен бүлде:
– Сарсымбай һичнәрсә сизми йөрдеме?
– Сизгәне юк дип уйлый идем… Мәгәр ялгышканмын: көннәрнең көнендә ил кыдырып, кымыз эчеп, әңгәмә сатып йөргән берничә казакъ бездә кунак булды. Тукты симез, кымыз мул иде. Әбдән мас булганчы эчтеләр. Мин салып бирүче идем, ил-көннән, мал-туардан һәрнәрсәне сөйләп-сөйләп, хатыннарга җиттеләр. Кемнең хатыны ничек үбә, ничек кочаклый – һичбере калмады. Сарсымбай кызмача иде: «Борынгылар, – диде, – акыллы атын мактар, акылсыз хатынын мактар, дигәннәр. Шулай да әйтми амалым юк, минем тукалым уттан, ялкыннан яратылган булса кирәк: үпсә, кочса, шулай тәнеңне яндыра, каныңны кайната!..» – диде. Кунаклар, мыек асларыннан көлеп, бер-берсенә караштылар: «Беләбез без тукал кемнең тәнен яндырганын» дигән шикелле елмайдылар. Баем сүз әйтмәде, кинәт йөзе суынды, күзенә ачу чыкты. Хуҗаның кәефе булмагач, кунаклар да китә куйды. Алар чыгуга, Сарсымбай ялчыны чакырды да: «Хәзер трантаска пар ат җик, әнә теге чакча баш нугайны калага илтеп ташла», – диде. Мин коелып төштем. Яман хәл була икән, дидем. Куркып, агарып, молла килеп керде. Нидер әйтмәк булса да, теле бәйләнде. Баем сабыр, акрын тавыш белән моллага әйтте: «Менә акчаң, менә әйберләрең; һәммәсен ал да, кайдан килгән булсаң, шунда кит! Казакъ йорты алдында үз хатынымны бер нугай белән уртаклашуны намусым күтәрми, – диде. – Мин, – диде, – сине эт урынына кыйнатып, әйберләреңне муеныңа тагып, күлгә ташлаттырыйммы дигән идем, мәгәр балаларга укыткан сабагың өчен бу эштән тыелдым», – диде. Бичара нугай арбага утырып китте дә котылды, мин ут эчендә калдым… Бу эшләрнең бары да байбичәнең яман теленнән булды. Багучының «ак юлыңа яткан кара җылан» дигәне шул Алтынчәч булмасын да, кем булсын, чичәм?!
Карчыкның башы эшләми, күзен йокы баскан иде:
– Апырмай, ау, Кодаем, – диде дә киерелеп иснәде, үзенең сөргендәге улын, салык өчен сатылган актык атын уйлады.
Тукал эчендәге авыр хәсрәтеннән гүя бераз бушанды:
– Далада таң агарып килә бугай… Иртәгә, җиназага бару белән, күп эш булыр, авыл күчәргә тора, аңа да әзерләнәсе бар, – дип, ятагына ауды.
Тышта аяк тавышы ишетелде. Кемдер акрын гына атлап далага таба киткән кебек булды.
Бу – Арысланбай иде.
Кунак җегет, картлар йоклагач, көндезге вәгъдә буенча Карлыгач-Сылуның янына барып, төнне аның кочагында үткәрде. Еракта ак таң беленә башлагач, үз урынына күчеп ятыр алдыннан, кызның үтенүе буенча, бәйләүдәге ала айгырга күз салу өчен чыккан иде. Сусап, ачыгып, катып торган ат бераз курку белән каршы алды. Ләкин дуламады, җегет, ял асларын карап, аелны бераз йомшартты, йөзеннән сыйпады. Башта кем икәнен таный алмаган зур симез эт бер-ике генә өрде дә, кунакның янына килеп, койрыкларын селкә-селкә иркәләнде; Арысланбай ак өйгә керде, эт үзенең урынына барып ятты.
Җәйләү бөтенләй тынды.
Тик куе кара болытлар, җил белән кузгалып, киң даладагы зур күлләр, унары-егермешәре бергә тезелеп, чүлләргә утырган ак тирмәләр, бай җылкылы көтүләр, хәрабә хәлендәге кышлаулар, тыныч йокыдагы җәйләүләр өстеннән, ашыгып-ашыгып, каядыр агалар.
Бөтен дала тирән йокыда, тик Якты-Күл буендагы найманнарның уртадагы зур ике тирмәсендә генә ут яна. Байтүрәнең вафаты, иртәгә булачак җиназа һәм үлем хәсрәте бу йортның тынычлыгын алган, болар авыр кайгы эчендә, иртәнге дәфен-күмү мәшәкатьләре белән, караңгы төнне уяу үткәрәләр. Якуб, Рөкыя, Яңгырбай, Азым әкәләр туктаусыз сөйләшәләр, нидер эшлиләр, нәрсәгәдер әзерләнәләр.
Якты-Күл җәйләве таң иртәдән шәрекънең[51] базары, гаребнең[52] карнавалы, гарәбнең мәхшәр дигәне кебек кайный башлады.
Көн яңгырлы, күктә кара-соры болытлар туктаусыз йөриләр, Якты-Күл ачулы тулкыннар белән өзлексез шаулый, юеш томанны бер яктан икенче якка куып, киң дала буенча каты җил сызгырып уйный иде.
Шуңа карамастан, төш алдыннан Байтүрә авылының бөтен тирә-ягы җиназага җыелган халык белән тулган иде инде. Нечкә билле, ука күкрәкле бишмәтләр кигән, ак урамалар ябынган ак чәчле, җыерчык битле, кайгылы күзле кимперләр, елап күзе кызарган киленчәкләр һәм шау-шулы җирне ярата торган сылу кызлар, ак тирмәләрнең берсеннән чыгып, берсенә кереп, нигәдер йөреп торалар. Симез җилкәле, калын гәүдәле, һәрвакыт ат өстендә йөрүдән бераз кәкрерәк аяклы, киң маңгайлы, тар иякле, карасу йөзле, сирәк сакаллы, ике якка бәреп чыккан яңаклы казакълар, яңгырдан, җилдән колакчынны басып киеп, көпе өстеннән билгә кәмәр бәйләп, унары-егермешәре, өем-өем булып, килгән-киткәнгә, кергән-чыкканга ара-тирә күз салып, төрле җирдә нәрсә хакындадыр акрын, сабыр тавыш белән сөйләшәләр. Болар арасында чалма, җилән кигән татар муллалары, каракүл бүрекле, казаки, читек-кәвешле төрле татар сәүдәгәрләре, студент, семинарист киемендәге казакъ җегетләре, кысыкча кара күзләре, карасу киң йөзләре белән кай халыкның баласы икәнен күрсәтеп торган берничә офицер, бөтенләй европача киенгән, өлкән ак сакаллы карт казакъ адвокаты, күкрәккә медаль таккан калын биләр, бәдәл эзләп йөргән, тар, нечкә чалмалы, сырган кызыл җөббәле гарәп хәерче хаҗилары, нәселе, киеме мәгълүм булмаган тагы әллә кемнәр – һәммәсе, һәммәсе шул мәхшәр кебек җәмәгать эчендә бер яктан икенче якка тулганалар.
Бераз читтәрәк, бөтен басуны каплап, күбесенә пар ат җигелгән тарантас, арбалар, иярле атлар, алар тирәсендә чобалган ярлы казакъ ирләре күренә. Кутандагы киртәләрдә иллегә якын мал бәйләнеп тора. Арада берничә колынлы бия, ике симез айгыр, дүрт төя, биш корчаңгы тай, бер арты пычрак сыер, байтак куйлар күренәләр. Арбаларның, иярле атларның, өйләр арасындагы халыкның саны арткан саен, бу бәйләүле малларга да мәрхүмнең фидиясе өчен дуслары, кардәшләре тарафыннан китерелгән буталар, кысыр бияләр, яшь тайлар, чирле башмаклар, рәнҗү куйлар һаман кушыла бара, кушыла бара…
Бу хайваннар, үзара тыныша алмыйча тешләшәләр, бияләр чыелдап тибенәләр.
Өйләрнең берсендә елау күтәрелә, ат кешнәве, төя акыруы, арба тавышы, адәм сөйләше белән гөж килгән мәйдан бик күп хатыннарның, берсен берсе бүлә-бүлә, ачы, моңлы зар белән:
– Ай, түрәм, ау! Безне кемгә калдырдың, ау!.. – дип елап әйткән көчле, кызганычлы авазы белән дерелдәп китә, йөрәкләргә ниндидер авыр бер шом катнаш хәсрәт агуы төшә, кан тамырлары бу елаудан әрнеп өзеләләр.
Хатыннар тиз тукталмыйлар, мәрхүм Байтүрәнең яхшылыкларын сөйләп, аны сагынып, күз яшьле тавыш белән әйтәләр-әйтәләр дә, тагы йөрәк өзгеч бер ачы зар белән:
– Ай, җан түрәм, ау! Безне кемгә калдырдың, ау!.. – дип, бөтен җәйләүдә, һәммә йөрәкләрдә шомлы бер кайгы уятып, күзгә яшь китерәләр.
Бу ачы, зарлы елауларның бераз тынып торган заманында, биленә думбра таккан бер адәм ат белән килеп төште дә мәет яткан тирмәгә таба китте. Казакъча киемле, ябык йөзле, дивана йөрешле, хыялый күзле бу кеше тирә-якның мәшһүр акыннарыннан Тылсымҗан иде.
Мәйданда төрле яктан: «Акын килде, акын килде!» – дигән тавыш ишетелде.
Кичәдән бирле туктаусыз ат өстендә чабып, җәяү йөгереп, байбичә Рөкыя һәм мәрхүмнең энесе Якуп белән бергә дәфен-җиназа артыннан йөргән Азымбай карт, бу шагыйрьне күрүгә кулыннан алды:
– Күзеңдә яшь, йөзеңдә кайгы күренә. Сүзең беттеме? Ник бернәрсә әйтмисең дә? – диде.
Акын хыялый күзләре белән Азым әкәгә карады да шунда ук, казакъ арасында мәгълүм, авыр, акрын бер көйгә салып, җавап кайтарды:
– Акылым китсә дә, сүзем бетсә дә, гаҗәп имәс. Сары-Арканың өлкән ил агасын югалттык түгелме?! – диде.
Акынның тирәсенә, бер-берсен таптап, халык өелде. Ул үзенә әйткән һәрбер сүзгә аз гына да туктамыйча, көйләп җаваплар бирүдә дәвам итте.
Шагыйрь тирәсендә тупланган халык эчендә Карлыгач-Сылуның кияве Калтай да бар иде. Акылы, фикере ким булса да, башкалардан калышырга теләми торган бу җегет ямьсез борын тавышы белән Тылсымҗанга бәйләнде:
– Күзеңнән су ага, йөзең кара көйгән, юеш кабердән чыгып килдеңме юкса? – диде.
Акын, һич уйламастан, көйгә салып, шул мәгънәне әйтте:
– Кайгы белмәс, дөнья җимерелгәндә дә хәсрәт чикмәс үлек йөрәкләр барлыгын ишетәбез. Мәгәр бүген казакъ баласының күзендәге яшькә, йөзендәге ваем һәм хафасына һичберәүнең исе китмәсен! Адәм түгел, җир-күкнең үзе бүген авыр уйга калды: якты кояшны каплаган куе кара болытлар, өстебезгә явып торган яңгырлар – Байтүрә морзаның вафаты сәбәбеннән күк йөзенең кара кайгы пәрдәсе һәм хәсрәтле күңеленең күз яше имәсме? – диде.
Калтай тынды, башкалары, акынны мактап:
– Ай, ярыктык, ясаган ияң үзеңә чәчәнлекне кызганмый биргән гуй! – диештеләр.
Акын туктамады, һаман төрле көйгә салып җырлый бирде:
– Бүгенге хәсрәтне әйтү өчен, чәчәнлек кирәк имәс. Күңелең ак булса, йөрәгеңдә илгә мәхәббәт кипмәсә, син, телсез булсаң да, бүген кайгы җырын көйләрсең!.. Ай, Байтүрәм, син бер идең! Каның Чингиздән килә! Ата-бабаларың ханнар, солтаннар иде! Яшьлегеңдә азамат[53] булдың! Ир чагыңда ил өчен кан койдың. Картлыгың килгәч, көн димәдең, төн димәдең: йортның, аләүмәтнең[54] кайгысы синең кайгың булды! Ясаган Тәңрем сиңа меңләгән җылкы, төя, исәпсез куй бирде, болардан йортның бары туйды! Син киттең, исемең далада мәңге яшәр, мәгәр безне кемгә калдырдың, ау! – дигән мәгънәдә, байның зур нәселен, исәпсез байлыгын, илдә өстенлеген җырлады.
Мәрхүмнең дуслары моны эләктереп алдылар, акынның эзе буенча үзләре арттырып, бөтен җыелган халыкка сүз күбәйттеләр:
Татар муллаларыннан берсе, ниндидер зур нугай, ишанның сүзен очырды, гүя ул әйткән була:
– Әгәр Байтүрә булмаса иде, далада диннең, исламның хәле мөшкел булачак иде, – дип.
Бу җиназага җыелган халык эчендә үзенең күп алыш-биреш эшләрен үтәү исәбе белән килгән, заманында казакъ даласында җон-ябаганы чирек хакка алып, әйберне биш мәртәбә кыйммәт сатып, үлчәүдә һәр ике тәкъдирдә алдашып баеп киткән якын шәһәрнең татар сәүдәгәре моңа каршы тагын арттырды:
– Өяз начальнигын, губернаторны гына әйтмим, ярыктык Байтүрә ак патшаның үзенә дә мәгълүм адәм иде гуй. Бу хәзерге Николай Второй[55] дигән патша тәхеткә утырганда, областан карнаваниягә барган ике ил агасының берсе Байтүрә имәсме? – диде.
Байтүрә партиясенең олыларыннан Яңгырбай дигән бай, үткен казакъ, боларга хатимә бирде[56]:
– Байтүрәбез бар иде. Чингизләрдән килгән бер аксөяк ил агасы иде. Аның урынын кем ала белер – Кодай үзе юл күрсәтсен! – диде.
Дуслар шулай аклап күккә күтәрделәр, дошманнар, гәрчә җиназага килсәләр дә:
– Казакъ йортының өстендәге бер яман адәм чәнчелде, инде ил үз хәлен үзе белер, казакъ йорты найман балаларына яңадан кол булмас, – дип, үлгән Байтүрә урынына энесе Якупның утыру ихтималына каршы, үз кешеләре арасында җыелып-җыелып утлы сүз йөртүдә дәвам кылдылар.
Җәмәгать шулай үзара шау килеп торганда, теге акын тирәсендә үләң тыңлаучыларның берсе, бу җәйләүгә таба килгән арбаны күрсәтеп:
– Атлары Сарсымбайныкына охшый… Түрдә утырганы Биремҗан аксакал имәсме? – дип сүз ташлады.
Моны ишетеп, Азымбай чыннан шатланды:
– Үзе исән вакытында кымызыннан, итеннән тәм татымам, мәгәр, тәкъдир килеп, әҗәле җитә калса, җиназасына барырмын, дигән иде, адәмнең асылы гуй, ак күңел картым килә ятыр, – дип, янындагы Сарсымбайга чаптырып килгән тарантасны күрсәтте: – Атлар синекенә охшый!
Сарсымбай аксакал артыннан кичә үк ат җибәрсә дә, аның авылы икенче җәйләүгә күчү сәбәбеннән, элекке урыннарыннан эзләп, урап барганга, кучер соң җитешкән, шуңа күрә Алтын-Күлгә тимичә, җиназага өлгерер өчен, шул ук атлар белән Биремҗан аксакал Якты-Күлгә үз авылыннан туры килгән иде.
Боларны күрүгә, Арысланбай белән Сарсымбай картка каршы бардылар, башкалар да, тулкын кебек, аксакал ягына таба агылдылар. Моның сәбәбе юк түгел иде: Биремҗан карт моннан өч ел элек үлгән Магҗан хаҗиның (Арысланбайның атасы) җиназасыннан бирле һичкемнең каберенә килгәне юк иде. Телдән әйтмәсәләр дә, аксакалның Байтүрәгә дошманлыгын белгәнгә, бу җиназага килерме, юкмы дип шөбһәләнәләр иде. Аның күренүе зур вакыйга булды. Һәркемнән элек Азымбай барып җитте:
– Олуг атамыз, син килмәсәң, күңелемез китек була иде, – диде.
Карт, ике адәмнең ярдәме белән арбадан төшә-төшә, моның сүзен кисте:
– Исәр булма, мин сиңа әйттем: итен, кымызын татымам, мәгәр җиназасына барырмын, дидем, моны онытып калдыңмы?
Башкалар яшерен мәгънә белән бер-берсенә карашып алдылар.
Арысланбай, бу карт белән сөйләшеп, Карлыгач-Сылуны кара-айгыр ыругсы Калтайдан алып үзенә бирү турында киңәш итешмәкче иде, ләкин беренче адымнан ук күрде ки, җиназада бу мөмкин булмаячак. Аксакал ялгыз кала алмый, аның тирәсендә һәрвакыт адәм кайнаячак. Сүзне Алтын-Күлгә кайткангача кичектерергә булып, карт белән барып исәнләште. Бирем әкә аны тавышыннан ук таныды:
– Казакъ йортының гадәте буенча, яшьләр, бер җирдән кайтса, аксакалларга сәлам бирүче иде! Үзеңне Яман-Чүлдә дип ишетәбез, мәгәр атаңның карт дусына барып әйләнергә чамаң килмәде, ай балалар! – дип шелтә кылды.
Җегет ни өчен бара алмавының сәбәбен сөйләп, кичерүне үтенә башлады, ләкин картны чорнап алдылар. Сарсымбай, килеп:
– Сезне кичә үк көткән идек, Алтын-Күл җәйләве үзегезне сагынып иде, – диде.
Карт ике сүздә аңлатты:
– Җәйләвебез күчеп калды, адәмегез соң килде, – диде.
Башкалар берәм-берәм аның белән исәнләшә, сөйләшә башладылар. Халыкны ерып, европача киенгән, аз сакаллы казакъ адвокаты килеп сәлам бирде. Биремҗан аны тиз таныды:
– Хезмәтеңне ишеттем, Арысланбайны кайтару юлында тырышканлыгың өчен, аның атасы Магҗан хаҗиның җаны сиңа күп рәхмәт әйтсә кирәк. Илнең яхшылары синең ярдәмеңне онытмаслар, – диде.
Карт казакъ адвокат:
– Сезнең бу сүзләрегез минем өчен иң зур рәхмәт булды, артык һичнәрсә кирәкми! – диде.
Ул арада мәрхүм Байтүрә партиясенең зурларыннан Яңгырбай килеп аманлашты, аксакалның хәлен сорашып:
– Сезнең былтыргы җәйләүләрегезне кукал басып киткән икән, бу ел мал йөртергә урын аз калган дип ишеттек. Теләсәгез, өяз начальнигы аркылы ул җирләрне сезгә кайтарыйк, – диде.
Аксакалны җитәкләп алып килеп, зур ак өйнең каршысына, үләнгә киез палас җәеп утырттылар. Аның тирәсенә илнең өлкәннәре җыелды.
О проекте
О подписке