Читать книгу «Тургай. Сайрар чак» онлайн полностью📖 — Фоата Садриева — MyBook.
image

Таш та чәчәк атачак

Нух тавына ничек ансат кына менде соң әле ул? Тау элеккедән дә биегәйгән, болытларга ук якынайган. Андагы һәр таш кисәге, һәр куак, үләннәр, Нух маңгае үзе дә Ислам килгәнгә сөенәләр кебек. Менә бу яшькелт-сары ком ташының гына ничек килеп чыкканын аңлый алмыйча туктап калды ул. Бу бит – аларның ишегалды почмагындагы ком ташы. Аны бирегә кем меңгергән? Ташка якынрак килгәч, анда үзе кирт ясаган урынына кадәр шул килеш икәнен күрде. Аны-моны уйларга өлгерә алмады, артында нидер кыштырдады. Борылып караса, теге сары елан аңа таба шуыша. Сызгырган тавышлар чыгарып якынайды да, Исламның аягына терәлә язып, бер тапкыр урап чыкканнан соң, кабат Нух маңгаена шуышып менеп, теге тишеккә кереп китте. Ислам кабат ком ташына борылды һәм хәйран калды: аның өстеннән шундый матур чәчәкләр үсеп чыгалар һәм күзгә күренеп һавага күтәреләләр иде. Сабаклары сузылганнан-сузыла һәм ниндидер моң ишетелә. Әллә җилме бу? Ә-ә-ә, Ислам аңлап ала, шушы чәчәкләрнең җыры бит бу. Алар пәрәвез җебеннән дә нәфисрәк, адәм башы кадәр тузганаклар, сабаклары электр яктысы төсле үтәли күренеп, төрле якка нур сибеп тора. Ул сабаклар һаман югарырак күтәрелә. Инде Нух маңгаеннан да биегрәккә җиткәннәре бар. Алар акрын гына чайкалалар, чайкалганда, әлеге тузганаклар чәчелеп очып китәр төсле. Тик чәчәкләр таралмыйлар, аларның һәркайсыннан әллә нинди могҗизалы төсләрдә нурлар коела. Берләре кып-кызыл, икенчеләре ап-ак, өченчеләре сап-сары, дүртенчеләре зәп-зәңгәр, миләүшә, шәмәхә төслеләре дә бар. Күбесенең чын төсен тел белән әйтә торган да түгел. Иң гаҗәбе шул: ул чәчәкләрнең җылысы бөтен тәнне иркәли. Күкнең ул куе зәңгәрлеге! Ул яңгыраган моңның матурлыгы! Ул моң әллә күктән, әллә чәчәкләрдән иңгәнен аера торган да түгел. Исламның моны кемнәргәдер күрсәтәсе килде. Шуңа күрә кычкыра-кычкыра йөгерергә кереште:

– Карагыз әле, күрегез әле! Нинди матурлар! Бу чәчәкләрне тизрәк бөтен җиргә күчереп утыртырга кирәк!

Ул күпме генә кычкырып йөгерсә дә, беркем дә күренмәде. Ләкин Ислам бу могҗизаны башкаларның күрә алмавын тоюдан өзгәләнде. Ул арлы-бирле йөгерде, шулчак чәчәкләр дә үзе артыннан ияргәнен күрде. Алар аны әйләндереп алдылар, аларның моңына кушылып, Ислам үзе дә көлеп җибәрде, шатлыгы эченә сыймады. Бераздан әлеге моң дәртле көйгә әверелде, Ислам чәчәкләр уртасында очына-очына биергә кереште. Чәчәк сабаклары арасына каяндыр канатлары җем-җем итеп торган, көмеш нурлар сипкән матур күбәләкләр килеп керде, аларга чут-чут сайраучы сандугачлар, тююрр, тююрр дип талпынучы тургайлар, дәртләнеп җырлаучы сыерчыклар кушылды. Кинәт Нух маңгае астындагы чишмә төнбоеклы, камышлы суга әверелде. Ислам билдән шул суда калды. Чәчәкләр дә, озын сабаклары белән бии-бии, суга керделәр, кошлар, күбәләкләр тагын да дәртләнебрәк аның тирәсендә очтылар. Зәп-зәңгәр күктә кинәт йолдызлар кабынды һәм алар, күзләрне чагылдырып, кояш тамчылары төсле су өстенә ява башладылар. Ислам чәчәкләрне, кошларны, күбәләкләрне, йолдызларны тотмакчы, бөтенесен кочып алмакчы була, әмма урыныннан кымшана алмый. Шулчак сары елан йөзеп килә, койрыгын Исламның уң кулына урый да аны җиңел генә судан алып китә. Ул артына борылып карый – бөтенесе бик еракта, еракта калган. Хәтта күренмиләр дә диярлек. Ислам, коты очып, елан уралган беләген югары күтәрә, ул койрыгын бушатып, шуып төшеп китә. Ислам йөрәге дөп-дөп типкән хәлдә йокысыннан уяна…

Ул шактый вакыт төшеннән айный алмый ятты. Күз алдында бөтенесе менә хәзер генә кебек хәрәкәтләнде. Теге моң туктаусыз колак төбендә яңгырады. Ул шул халәттә ишегалдына чыкты һәм туп-туры койма почмагында яткан ташка таба китте. Таш урынында иде. Аның өстеннән күтәрелгән чәчәкләрне күз алдына китерүгә, колагында тагын теге тылсымлы көй яңгырады. Аның янына Баһадир килеп басты. Ишегалдында тавыклар, бәбкәләрен ияртеп казлар йөри иде. Шулчак әтисе белән әнисе күренде.

Әнисе көн саен аны эшкә озатып кала. Бу көннәрдә әтисе урманда агач кисәбез, ди. Исламның шулкадәр аның тракторына утырып барасы килә.

– Әти, мине дә алып бар әле! – дип ялына-ялына аңа ияреп капкадан чыкты. Әтисе артына борылды да ялваргандай тавыш белән:

– Зөһрә, бу әйберне алып кал, зинһар, – диде.

Ә Ислам аның белән янәшә атлавын дәвам итте:

– Әйбер түгел мин, синең Ислам исемле малаең! Минем синең белән эшлисем килә!

Әтисе, туктап, аңа иелде, җитди итеп карап торды. Инде ачулана дигәндә, йөзе яктырып китте:

– Соңрак, эш беткәндәрәк алып барырмын, улым, – диде йомшак кына. – Бик эшлисең килсә, әнә ишегалларын җыештырып, себереп куй. Куярсыңмы?

– Куярмын, – диде Ислам, дәртләнеп.

Бераздан әнисе дә эшкә китте, әбисе белән бабасы күрше авылда туганнарында кунакта иде. Ислам берүзе хуҗа булып калгач, иң элек әтисенең кушканын үтәргә булды. Ул ашап та тормады, ике чи йомырка эчте дә, зәңгәр теннискасын, шортысын һәм кедасын киде, башына түбәтәен элде һәм, дәртләнеп, ишегалдына чыкты. Эшне нәрсәдән башларга икәнен уйлап торгач, иң элек тавыкларны кытаклап чакырып, сарайга кертте. Сарай ишеген япканда, Баһадирны үзенә иптәшкә алып чыкты. Кулына каен себеркесе алып, бәбкә үләннәренең өстендәге чүп-чарны сыдырып-сыдырып себерергә тотынды. Эшне ишегалдының уртасыннан башлады, чүпне читкә чыгарды. Ул шулкадәр мавыгып китте, хәтта кояшның инде шактый күтәрелеп кыздыруын да сизмәде. Маңгай тирләрен сөртә-сөртә, ишегалдына шактый вакыт карап торгач, аның башына искиткеч бер фикер килде: «Бу бәбкә үләннәрен нигә юмаска соң әле? Әнә бит өсләрендә мал-туар, машина таптап, үзебез йөреп, ничек изгәләп, ямьсезләп бетергәнбез. Урыны-урыны белән үләннәр саргайганнар, корып бетеп баралар. Койма буендагы чәчәкләргә карасаң, алар көлеп тора, үләннәр кызганыч. Чәчәкләргә һәр көн су сибеп, тәрбияләп торыла. Сабантуйлар да килеп җитә, кунаклар да кайтыр. Нишләп соң әле үләннәрне юмаска? Яңгыр да күптән күренми, инде тамырларыгыз да кибеп барадыр, – дип сөйләнә башлады ул. – Мин сезне бүген мунча кертәм. Тамакларыгыз да кипкәндер. Битләрегезне дә юам».

Ул, йөгереп барып, лейканы тутырды да үләннәргә су сибәргә тотынды. Абзар яныннан ук башлап, бер генә буш урын да калдырмыйча, бөтен ишегалдын сугарып чыкты.

– Әнә ничек матурландыгыз, – диде ул, тураеп басып. – Суны туйганчы эчтегезме?

Аның сүзләрен раслагандай, гел ияреп йөрүче Баһадир кыт-кыт дип куйды.

– Ә син нәрсә? – Ислам аңа таба кул селтәп куйды. – Тырнакларың бик шәп бит синең. Үлән төпләрен әзрәк тырмап чык, ныграк үсәрләр.

Ислам, ике кулын биленә куеп, үзенең эшләгән эшенә куанып карап торды. Гаҗәп матурайган иде үләннәр. Менә әти-әнисе, әбисе белән бабасы күргәч шаккатырлар әле. Баһадир да аның янәшәсендә карап торды да кикергән кебек «Кыйк!» дип куйды.

– Нәрсә кикереп торасың? – диде Ислам, көлеп. – Кикер, кикер, койма башына сикер! Сиңа багышланган шигырь бу.

Баһадир, башын кыйгайтып, аңа ачуланган сыман карап тора башлады.

– Нәрсә, ошамыймыни? – диде Ислам, көлеп. – Ярап булмас инде сиңа. Син тавыкларның да котын алып торасың. Хәзер яңа шигырь чыгарам:

 
Сезнең әтәч кикерәме?
Безнең әтәч кикерә.
 

Ул бераз башын кашып торгач көлеп җибәрде һәм:

 
Кикрикүүк, дип кычкырганда,
Койрыклары сикерә, –
 

дип өстәде…

Баһадир аны дикъкать белән тыңлап торуын дәвам итте.

Капка келәсе шыкылдады, һәм кереп килүче Айгөл күренде. Ул ап-ак күлмәктән иде. Ислам янына килеп җиткәнче үк шыркылдап көлеп җибәрде:

– Әләй, нишләдең син?

– Нигә? – диде Ислам, берни аңламыйча.

– Сазга батып беткәнсең бит!

Ислам шортысына, теннискасына карады: чыннан да, аларның төсен инде аерырлык түгел иде.

– Син йөзеңне кара әле, – диде Айгөл, көлүеннән тыела алмыйча.

Ислам койма буендагы юынгычның көзгесенә баккан иде – ишегалларын, урамнарны яңгыратып көлеп җибәрде. Борын астында очлары колакларына кадәр үк сузылган мыек барлыкка килгән, иягенә дә сакал үскән, уң як колагы, маңгае да балчыкка буялып беткән. Муены да кара шарф бәйләгән төсле. Ул мышкылдый-мышкылдый юынырга тотынды. Айгөл күзеннән атылып чыккан яшьләрен сөрткәч сораша башлады:

– Син нишлисең монда? Ишегалдыгызны суга батыргансың.

Исламның аны тагын көлдерәсе, күзеннән яшьләр чыгартасы килде:

– Су түгел ул.

– Ни соң?

– Үләннәрне яшелгә буядым бит, – диде Ислам, йөзенә җитди кыяфәт чыгарып.

Айгөл ышанырга да, ышанмаска да белмәде. Ишегалды, чыннан да, элеккедән яшелрәк иде. Ул бер үләнгә, бер Исламга карап торды да, иелеп, курка-курка гына, бармагын үләнгә суза башлады. Ислам, башыннан түбәтәен алып, ул үрелеп маташкан турга ыргытты һәм:

– Һайт! – дип кычкырып җибәрде.

Куркуыннан Айгөл нәкъ каршысына килеп төшкән түбәтәйгә таянды. Ак күлмәге белән үлән өстенә сузылып ук ятмасын өчен, Ислам, биленнән тотып, аның гәүдәсен турайтты. Икенче яктан «Кыт-ты-ру-у-у-у» дип, Баһадир килеп җиткән иде. Алар тагын, бер-берсенә карап, бик озак көлештеләр.

– Баһадирга мин бер шигырь чыгардым әле, – диде Ислам.

– Сөйлисеңме соң?

Ислам әллә нинди хәрәкәтләр ясап сөйләп китте:

 
Сезнең әтәч кикерәме?
Безнең әтәч кикерә.
«Кикрикүүк» дип кычкырганда,
Койрыклары сикерә.
 

Ул туктап калды.

– Йә, дәвам ит инде, – диде Айгөл.

– Дәвам итәргә, әле башкасы чыкмады бит. Иҗат алай җиңел генә бирелми ул, – Ислам гөлдерәп көлеп җибәрде. – Телевизордан шулай дип сөйләде пеләш башлы яшь шагыйрь. Калганын уйлап бетергәч сөйләрмен.

– Ишегалдында нишләгәнеңне әйт инде, – дип төпченүен дәвам итте Айгөл.

Ислам көйли-көйли сөйләп китте:

– Менә бу үләнкәйләрне мунча керттем. Мин бит алар белән бертигез. Моны аңлаучы гына юк. Үләннәр күптән чакыралар иде инде мине. Менә бүген рәхәтләндереп юындырдым, чистарттым мин аларны. Менә хәзер үләннәр дә әнә теге чәчәкләргә кушылып көләләр. Их, чәчәкләр кебек йөри дә алсалар! – дип куйды соңыннан.

Айгөл аның сүзләрен аңламады. Гаҗәпләнеп, сорау бирде:

– Нинди йөри торган чәчәкләр турында сөйлисең син?

Ислам аңа хәйләкәр караш ташлап елмайды:

– Әйтмим әле.

– Әйт инде! – дип ялынды Айгөл. – Син гел шулай кызыктырасың да каласың, табышмак әйткән сыман…

– Вакыты җиткәч белерсең, үз күзләрең белән күрерсең.

– Йә, шаяртма инде, – диде Айгөл ялварулы тавыш белән.

– Мин төш күрдем. Әнә почмактагы зур ташны күрәсеңме? Шуның өстеннән тузганак төсле чәчәкләр үсеп чыкты. Минем арттан ияреп йөрделәр. Чәчәкләрнең зурлыгы… Әйтимме никадәр? – Ислам Айгөлгә гел якынлашып бетте.

– Әйт…

– Берсе-берсе синең башың кадәр…

Ислам аның чәчләрен сыпырып куйды. Айгөл елмаеп тыңлаган җиреннән кинәт җитдиләнде:

– Ислам, алай итмә инде…

– Нигә?

– Әллә ничек… – ул кып-кызыл булды. – Кайтам мин. Кибеткә барышлый гына кагылган идем…

– Әз генә тор инде.

– Әни көтәдер. Үзең безгә кил.

Ислам аны капка төбенә кадәр озата чыкты. Айгөл, ашыга-ашыга, кибет очына атлады. Бераз киткәч, артына борылып елмайды. Ислам кереп китмәде, Айгөл тагын борылып караячак дип уйлый иде. Аның уен сизенгәндәй, Айгөл бер каерылып карады да кибет урамына борылды. Исламның һаман кереп китәсе килмәде. Ул ниндидер таныш булмаган рәхәтлек кичерә иде. Ислам шушы рәхәтлекнең гел бетмәвен теләде…