Ул кинәт аны үзенә кысты, битләрен, иреннәрен үбә башлады, Руфинә карышмады, бертуктаусыз: «Ах, шаян, ах, озорник!» – дип, кытыгы килгән кеше кебек көлде дә көлде. Альфредның битләрен аның аккош мамыгыдай чәчләре кытыклады, ул үз йөрәгенең дөп-дөп тибүен ишетте. Әйтерсең лә иртән башын эчтән күсәк белән дөпегән затлар хәзер күкрәк читлеге эчендә субай кагалар иде. Менә Альфред кызны бер кулы белән тез асларыннан ук эләктереп, икенчесе белән биленнән тотып күкрәгенә алды, ул исә сабый бала кебек аның муенына сарылды… Шушы рәвешле музыка көенә бии башлагач, Альфред Руфинәнең коточкыч авыр икәнен сизде, аны идәнгә бастырмакчы булды, әмма кыз аның муенын сетка каптырманы эләктергән ише генә эләктермәгән, ә бәлки арматура тимере кебек чытырдатып кыскан иде. Идәнгә бастырырлык җай булмагач, Альфред аны йокы бүлмәсенә алып чыгып китте, һәм алар йомшак урынга аудылар. Альфред ниләр эшләгәнен дә, ниләр әйткәнен дә сизмәде. Руфинә, йокылы-уяулы мәче баласы мыр-мыр килеп ими эзләгәндәй, борынын аның күкрәгенә төртеп:
– Ну, Альфа, кирәкми, ну, Альфа, кирәкми… – дип пышылдады, Альфредның кабаланучы кулларын читкә алырга теләгәндәй хәрәкәтләр ясады, әмма ул хәрәкәтләр «торып китә күрмәсен тагы» дигәндәй, бик йомшак, юл куючан хәрәкәтләр иде…
Алар җир йөзендә икәүдән-икәү генә калдылар. Очсыз-кырыйсыз дәрьялар да, кыйтгалар да юк, авыл да юк, шәһәр дә юк, колхоз да юк, имтихан да юк, әти белән әни дә юк, – һәммәсе каядыр еракка киткән, юк булган, алар икесе генә калган иде.
И язмыш! Нинди усал да, игелекле дә икәнсең син! Әле кайчан гына эт типкесендә тилмереп йөргән, үзе арыган, үзе ач, үзе беркемгә дә кирәкмәгән адәм баласы хәзер йомшак түшәк өстендә, кайнар кочакта ята, корсагы бет үтерер дәрәҗәдә тук, шулкадәр кирәкле, үз-үзеннән канәгать һәм бәхетле. Бәндәләр белән ник син шулай уйныйсың икән, язмыш? Ник син адәм балаларына шулкадәр миһербансыз да, шулкадәр игелекле дә? Бернинди кануннарга да буйсынмыйча, бөтенесен үзеңчә бутарга, болгатырга сәләтле нинди бөек зат син? Әллә соң син күрсәткән җәбер-җәфалар да кеше файдасынамы? Әгәр бичара хәленә төшмәсә, Альфред менә бу ләззәтләрне бәяли алыр идеме икән? Юктыр. Ул язмышка рәхмәтле уйлар белән эреп китте.
Альфред уянганда, төш туры җитеп килә иде инде. Руфинә әле һаман изрәп йоклый. Аның тузган чәчләрен, кызылы җуелган шешенке иреннәрен күргәч, мес-мес итеп тын алуын ишеткәч, Альфредта җирәнүгә охшаган ниндидер бер сәер тойгы кузгалып куйды, тизрәк киенеп чыгып качасы килде. Ул, аны күрмәс өчен, сырты белән борылды. Чыгып качарга ярамый иде шул. Киресенчә, Руфинә нәкъ менә аңарга кулай кеше, ничек булса да аның җылы канаты астына керергә, шушында төпләнергә кирәк. Альфред аның ялгыз яшәвен, шушы фатиры, гаражы, «Жигули» машинасы барлыгын, бер институтның икенче курсында укуын, әтисенең зур гына түрә икәнлеген, әнисенең фән өлкәсендә эшләвен, тәрбия проблемалары буенча диссертация якларга җыенуын белеп өлгергән иде инде. Аны колхоздан тартып алса, Руфинә генә алачак. Үлеп яратам, синнән башка яши алмыйм, ашавым ашау, эчүем эчү, йокым йокы түгел дияргә, ничек тә шушы ояны яуларга кирәк. Бер төпләнгәч, җае чыгар. Язга армиягә китәсе. Әле аннан кайтканчы кем бар да кем юк. Ләкин Руфинә дә юләр түгел, сөлек кебек шәһәр егетләре барында русча юньләп сөйләшә дә белмәгән авыл каргасын нишләп якын китерсен ди. Дөрес, Альфредның чибәрлеге бар, кызларның үзенә тыныч карый алмауларын ул яхшы белә. Тик Руфинәнең боларга гына исе китәрме соң? Шәһәр кызларына иң элек акча кирәк, аннары гына калганы. Акчаң җитешле булса, чибәрлегең дә, яшьлегең дә бер читтә торсын. Альфред моның шулай икәнен кичә ресторанда үз күзләре белән күрде. Әйе, әйе, эшне акча тирәсендә әйләндерергә кирәк. Кичә Руфинәнең һәр керфеге, һәр чәч бөртеге өчен җанын бирергә әзер булган Альфредның бүген, аңа сыртын куеп ятканда, башына әнә шундый уйлар килде.
Аның карыны өзелеп ачты, башы да чатнап тора, зал ягындагы ризыкларның тәмле исләре дә бу якка ук керә иде. Альфред акрын гына торды, аяк очларына гына басып, залга чыкты, арадагы ишекне ябып куйды. Ашык-пошык юынып алды да өстәл янына утырды. Күзеннән ут чыгара торган теге әйберне эчеп җибәргәч, ашыкмыйча тәмләп кенә ашады. Аннары өстәлне җыештырып алды. Савыт-сабаларны юып куйгач, кухня өстәленең астын ачса, бурсыган, күгәргән искә тончыга язды. Анда юылмаган савыт-саба эскертләп өелгән иде. Альфред, су кайнарлап, аларның барысын да юды, урыннарына тезеп куйды. Ул кухня өстәлен сөртеп маташканда, Руфинә дә торып чыкты.
– Хәерле иртә! – диде ул, Альфредка иренен сузып. Альфред аның иреннәренә иреннәрен тигереп алды да:
– Хәзер хәерле көн инде! – диде.
– Ах, озорник! – Руфинә тагын аның борынына чиертеп алды. Аннары җыештырылган, юылган әйберләрне күздән кичергәч, канәгатьләнү хисе белдерде: – Синең белән яшәргә була.
Альфред ике кулын күкрәгенә куеп баш иде.
– Синең белән дә яшәргә була.
Руфинә ваннада юынган-төзәнгән арада, ул чәй өлгертте, үзе булдыра алганча, өстәл әзерләде. Кухняда мәшәләнү колхоз эше түгел, түзәргә, ничек тә сынатмаска кирәк иде. Нәфесе бик кымырҗып торса да, теге әйберне хәтта Руфинә кыстаса да капмаска булды. Әнисе әйтмешли, аракы, кешенең дәрәҗәсеннән алып, һәммә нәрсәсен түбән төшерә, бер авызыңа хуҗа булмасаң, синең турыдагы фикернең үзгәрүе дә бар.
Алар тәмләп чәй эчеп утырганда, ишекнең сандугачы өч мәртәбә сайрап җибәрде. Альфред Руфинәгә сораулы караш ташлады.
– Борчылма, әни булырга тиеш.
Руфинә шулай дип ишекне ачты. Анда чал чәчле, күзлекле, кулына георгин чәчкәләре тоткан хатын күренде.
– Исәнме, кызым!
Ул, бусаганы атлау белән, Руфинәне кочып алды, аркасыннан сөйде, чәчәкләрне бирде һәм кулъяулык белән күз яшьләрен сөртте. Шуннан соң гына Альфред белән исәнләште.
Руфинә Альфредны Казанга авылдан килеп заводта эшли, читтән торып укырга керергә җыена дип таныштырды, инде дуслашуыбызга айдан артты, диде. Бергәләп чәй эчү вакытында Ләлә ханым аңа сорау арты сорау яудырды. Аның сораулары, кыргый җәнлекне бер-бер артлы яралаган аучы пулялары кебек, Альфредны тәмам хәлдән тайдырдылар, үзенең генә көче җитмәгәндә, ярдәмгә Руфинә килде. Шунысы әйбәт булды: Ләлә ханым Альфредның үзен дә, аның эшче сыйныф арасында чыныксын, дип, малаен Казанга җибәргән райком секретаре әтисен дә яратып өлгерде. Бу – Альфред белән Руфинә ирешкән хәлиткеч казаныш иде.
Ләлә ханым киткәч, Альфред, күкрәк кесәсеннән алып, өстәлгә башта бер йөзлек, аннары икенчесен, өченчесен куйды.
– Син нишлисең? – диде Руфинә, аптырап.
– Сыена күрә түләве.
Руфинә бармак янады, әмма акчаларга кагылмады. Кичкә таба, кинога барып кайткач кына, йөзлекләр сервант өстенә күчтеләр. Икенче көнне өйлә турында йокыдан торгач кына, Руфинә аларны үзе генә белгән ышанычлы урынга алып куйды. Егетнең финанс ресурсларының күпме булуы белән ул кызыксынмады, тик шунысы ошады: өч көн «Жигули»да җилдергәндә, ресторанда күңел ачканда, Альфредта әле теге йөзлекләрнең күплеге сизелде. Альфредның исә эчен акрын гына бер корт кимерде: «Акча беткәч, ни булыр? Руфинә аны урамга куып чыгармасмы?» Савыт-сабаны күпме генә тырышып юсаң да, аннан акча төшмәячәк. Димәк, уңга-сулга сибүне акрынлап киметергә туры киләчәк.
Дүртенче көнне алар тагын парлашып «Жигули»га утырып чыгып киттеләр. Бүген күпкә булмаса да, тәүге мәртәбә бер-берсеннән аерылалар иде. Физиканы «биш»легә бирдем дип авылга шылтыраткан булса да, Альфред кабул итү комиссиясеннән документларын алырга карар кылды. Руфинә машинасын институтның баскыч төбенә үк китереп туктатты, Альфредка ит белән колбаса өчен бер уч талон биргәч, иреннәреннән үптерде һәм чожлап китеп барды.
Күп тә үтмәде, аның машинасы тавыш-тынсыз гына бер мәһабәт бина янына килеп туктады. Руфинә, таш баскычлардан керт-керт күтәрелеп, сулга борылды һәм «Кабул итү бүлмәсе» дигән язулы ишекне ачты. Андагы күн урындыкларда йөзләренә олы җитдилек һәм борчу иңгән кешеләр көтеп утыралар. Секретарь ханым, Руфинәне күргәч, пружина аткандай сикереп торды. Ул:
– Анда кеше бар… – дип, сүзен очларга өлгерә алмады, Руфинә ишекне дөпелдәтеп ачып кереп тә китте.
Әтисе, гадәттәгечә, биш-алты телефонлы, селекторлы, кәгазьләр белән тулы өстәл артында утыра иде. Руфинәгә аның сирәк чәчләре тагын да күбрәк коелган, түгәрәк гәүдәсе дә сизелерлек юанаеп киткән кебек тоелды. Әтисенең каршында бер ир үрә катып тора, аның бит очлары алланган, маңгаена тир бәреп чыккан.
– Мин бу хакта безнең арада кабат сүз булмас дип ышанам! – Әтисе учы белән өстәлгә шапылдатып сукты. Теге кеше башын иеп аска карады һәм авыз эченнән хәлсез генә:
– Ышаныгыз, Заһит Рәхмәтуллович, – диде.
– Сезгә китәргә мөмкин.
– Рәхмәт, Заһит Рәхмәтуллович. – Теге кеше юк булды.
– Нихәл, кызым, – диде әтисе, аягүрә басып. Руфинә аның каршына ук килеп утырды.
– Шапырынырлык әйбер юк, – диде Руфинә.
Аларның үзара русча сөйләшкәнлеген укучы, әлбәттә, беләдер дип уйлыйм.
– Дусларың да арткан икән…
– Нинди дуслар? – Руфинә гаҗәпсенеп аңа карады.
– Әниең әйтте. Альфред исемле егет турында.
– Ә, аны әйтәсең икән! Әйе, симпатичный гына малай.
– Бик яхшы, якын кешесез яшәү кыен, – диде Заһит Рәхмәтуллович, каядыр бер ноктага төбәлеп. – Тик… тәртип булсын.
– Әти, син кафедра мөдире белән килешермен, дигән идең. Бер-ике имтиханны булса да тапшырырга. Ә ул минем белән сөйләшергә дә теләмәде.
Ул күз яшен сөртеп алды да бүлмә буйлап әрле-бирле атларга кереште. Әтисе, тынычландырырга теләп, аның артыннан ияреп йөрде.
– Үз-үзеңне бетермә инде, барысын да җайларбыз, барысы да җайланыр…
Заһит Рәхмәтуллович кызын тынычландыру өчен сүз запасы гына җитмәвен аңлап ике егерме бишлек рәвешендә акча запасы да өстәгәч, Руфинә чыгып китте, акча белән бергә ул әтисенең тынычлыгын да алып китте. Заһит Рәхмәтуллович өч төрле йөрәк даруын берьюлы эчте дә арткы бүлмәгә кереп ятты. Бу дөньяның гаделсезлегенә хәйран калырлык иде. Әгәр бала студент итеп алынган икән, әгәр ул нормаль икән, ни өчен ул имтиханын тапшыра алмый? Әгәр бу шулай икән, укыту-тәрбия процессы дөрес оештырылмый, институт доцентлары, профессорлары тиешле белем бирә белмиләр, акча алу өчен генә йөриләр, дигән сүз. Ә аларның шулай йөрүе яшьләрнең тормышларын җимерә, җәмгыятьнең кризисына, регресска китерә. Бүгенге якты көндә ник елый аның кызы? Ата кеше тоныкланып баручы күзләрен сөртте. Әгәр яшь буын турында Заһит Рәхмәтуллович кебек акыл белән күреп кайгыртучан җитәкчеләр булмаса, ул күз яшьләре ил өстенә диңгез кебек җәелер иде. Кафедра мөдире кабакбаш Чәчәншиннар фаҗига тудырып яталар. Аның Руфинә белән юри, үч итеп сөйләшмәгәнен белә Заһит Рәхмәтуллович. Былтыр бер хатын өчен маңгайга-маңгай бәрелеште алар. Әлбәттә, салган баштан. Анда да теге хатын гаепле булды: Заһит Рәхмәтулловичны йә Чәчәншинны үзе сайлыйсы урында, аларның чукышканын читтән елмаеп күзәтте. Ярар, анысы булган, ник соң ул Заһит Рәхмәтулловичның үчен кызыннан ала? Руфинә болай да кыл өстендә тора. Кыз кешегә хәзерге заманда сарылырга гына торалар һәм бер дә яхшы ният белән түгел.
Заһит Рәхмәтуллович шулкадәр аның малай булуын теләгән иде. Юк шул! Бик күп нәрсәләргә көче җитсә дә, кызны малайга әверелдерү куәтеннән мәхрүм иде Заһит Рәхмәтуллович. Өстәвенә кызлары да үтә көйсез булды. Йокласын, үссен, чирләмәсен дип аяк очларына гына басып йөрделәр, күзен ачуга, икесе ике ягына барып бастылар. Кыз көн буе йоклады, арып-талчыгып эштән кайткан әтисе белән әнисен төне буе әпипәгә дә, былбылыма да, баламишкинга да биетте. Кыз, берәр нәрсә ошамаса (ә аңа ошаган нәрсә сирәк иде) дык итеп артына утырды да тәгәри-тәгәри акырып еларга кереште. Заһит Рәхмәтуллович ул күрсәткәннәрнең ачуын Ләлә ханымнан алды, алып бетермәгән өлеше үзенең кул астында эшләүчеләргә төште. Сүз дә юк, дык итеп утырып елау юлы белән түгел. Ул вакчылланды, сабырсызланды, һәр эштән кимчелек тапты, бәйләнде, эзәрлекләде, сүкте, янады…
Руфинәгә яследә дә, бакчада да аерым карау булды. Тәрбиячеләр аның тирәсендә йөгереп кенә йөрделәр. Ул теләсә – йоклады, теләсә – торды, теләсә башкаларга әйбер атты. Апалары дәшмәгәч, моңа балалар түзде, шулай тиеш, дип карадылар.
Җәй көне аны ике-өч айга әбисе янына авылга кайтара торган булдылар. Әбисе оныгын бик яратты, көне буе йоклатты, кыз уянгач та бик озак урын өстендә иркәләнде, яткан килеш уйнады, телевизор карады, ашады һәм эчте. Руфинә тазарып, матурланып китте, юкка-барга чәүчәләкләнүләре, көйсезләнүләре кими барды, басынкы кызга әверелде.
Ләкин бу аның көенә торганга гына шулай, әгәр әз генә аңа ошамаган нәрсә булса, кыз дертләп кабына, әйберләрен атып бәрә иде. Врачлар «невроз» диделәр, табигатьтә йөртергә, физкультура-спорт белән чыныктырырга кирәк, диделәр. Әмма Руфинә боларны теләмәде. Бердәнбер дәва булып аның көенә тору калды. Көенә торганда, Руфинәдән дә яхшы кеше юк иде. Рәхмәт укытучыларга, Заһит Рәхмәтулловичны аңладылар, нәкъ шулай эшләделәр. Урта мәктәпне бетергәч, Руфинә институтка керде. Әмма беренче елны тарта алмады, холыксызлана башлады. Аңа академик ял бирделәр. Икенче елны ул бик авырлык белән булса да беренче курсны бетерде. Җәйге каникул чорында ул бер якут егетен ияртеп кайтты да: «Без өйләнешәбез», – диде. Бу сүзне ишеткәч, Заһит Рәхмәтуллович бер якка, Ләлә ханым икенче якка гөрселдәп аудылар. Ләкин авып котылмак юк иде, кыз чигенергә теләмәде, якут университетның соңгы курсында укый икән. Руфинәне алар үзләре генә яратырга теләсәләр дә, бу эгоистик хисне җиңеп, аны башкалардан да яраттыру мөмкинлеге тудырдылар. Тик бер нәрсә генә аңлаешсыз иде: үзенең җилкәсеннән дә тәбәнәк булган кысык күзле якут аңа ни бирә ала, киләчәктә ничек, кайда яшәрләр – бу мәсьәләләр һәммәсе ачык калды. Ул хакта сүз кузгатсаң, Руфинә аяк тибеп кенә кычкырды. Бала бит, нишлисең? Ашыгыч чаралар күреп, фатир мәсьәләсен хәл итә алды Заһит Рәхмәтуллович. Сораучы барында кыз кешене биреп калу хәерле булса да, туйны бәла-каза кебегрәк кабул иттеләр. Шуңа күрә кода белән кодагыйга, Якутиядән үк килсәләр дә, бик коелып төшмәделәр, кунакханәгә генә урнаштырдылар. Заһит Рәхмәтуллович белән Ләлә ханым эчләрендә дөрләгән канәгатьсезлек утын туйда ничек кенә яшерергә тырышсалар да булдыра алмадылар, аларның йөзләре яктырмады. Менә бүләкләр бирер чак җитте. Заһит Рәхмәтуллович белән Ләлә ханым яшьләрне котлап яңа фатир ачкычы тапшырдылар. Шуннан соң кияүнең әтисе торып: «Без яшьләргә «Жигули» машинасы бүләк итәбез», – дигәч, бөтенесе өнсез калды. Ышанырга да, ышанмаска да белмәделәр, бу шаярту гынадыр дип кул чабарга курыктылар. Туйны алып баручы машина турындагы документны укыгач, алкышлар яңгырады. Заһит Рәхмәтуллович белән Ләлә ханым кодасы белән кодагые янына ничек йөгереп барганнарын, аларның битләрен, авызларын гына түгел, кысык күзләрен дә ничек үбә башлаганнарын сизми дә калдылар. Һай әйбәт тә кешеләр булып чыкты соң кода белән кодагый!
Менә шулай матур гына яшәп киткәннәр иде балалар. Кияү бик тынгысыз булып чыкты, ашарга да пешерде, чәтертән кебек керен дә уды, идән дә юды. Руфинә укуын дәвам итте. Балаларның матур тормыш коруына куанудан Заһит Рәхмәтуллович белән Ләлә ханым үзләре дә түгәрәкләнеп, матурланып киттеләр. Әмма аларга борчылусыз озак яшәргә насыйп булмаган икән. Яңа ел алдыннан фатирны да, Руфинәне дә, «Жигули»ен да калдырып, якут кияү чыкты да качты. Руфинә дә сөйләмәде, ул идиот хакында сөйләшәсем дә килми, диде. Кодалар белән телефон аша элемтәгә кергәч, шул мәгълүм булды: боларның кызы тегеләрнең малаен ат итеп җиккән, сыер урынына сауган, эт итеп сүккән, ишәк урынына да күрмәгән икән. Санга сукмаса да, малайларының күзенә аш чүмече белән суккан. Хәзер ул Казанга килү түгел, «каз» сүзен ишетсә дә калтырый башлый, укырга да башка университетка күчә икән. Кычкырышмадылар, судлашмадылар, «Жигули»ның биш меңен аларга салдылар да шуның белән вәссәлам. Руфинә шул фатирда яшәп калды. Әнисе белән барып, мәшкәләнеп, күгәреп беткән кефир шешәләрен, савыт-сабасын, лакашып каткан кием-салымын күз яшьләрен куша-куша юып кайткаладылар. Бала бит, нишлисең? Әгәр барлык кешеләр дә балаларын шулай кайгыртса, тормыш бөтенләй башкача булыр иде. Руфинәсенә ул җылы хисләрен кызганмады, кем баласы дигәндә, ким-хур булырлык итмәде. Җәмгыять бакчасына яшь үсенте утыртасың икән, син инде иренмә, аңа барлык шартын тудыр. Әгәр аны үз ихтыярына ташлыйсың икән, син ата түгел. Аллага шөкер, бу мәсьәләдә Заһит Рәхмәтулловичның халык алдында йөзе ак. Ниндидер кыенлыклар, кытыршылыклар, уңышсызлыклар бар икән, аларын һич тә баланың холкына яисә Заһит Рәхмәтулловичның игътибарсызлыгына аударып кына котылып булмый. Сәбәпне аерым кешедән түгел, тирәннән, җәмгыятьнең гаделсезлегеннән эзләргә кирәк. Ә Заһит Рәхмәтуллович кызы өчен җаваплылыкны бер генә минутка да үз өстеннән төшерә алмый. Ләлә ханым Альфред турында кайтып әйткәч тә, алар үзара сөйләшүләрен киң җәелдереп җибәрделәр һәм дипломатларча осталык белән төп буынны тотып алдылар. Бу буын – авыл иде. Руфинә авылны сагынам, авылга кайтасым килә, дип, аларның бәгырь итен аз ашамады. Ләкин әбисе инде бу дөньядан киткән, тегеннән хат-хәбәре дә юк, каз-үрдәкләр дә, җиләк һәм балан каклары да салмый, шулай булгач, авылга юл киселгән. Аулак сөйләшүләрендә кызның әнә шул авылга омтылуы төп җирлек рәвешендә алынды, беренче дәвердә үзара аңлашу шартларында егет белән танышлыкны дәвам итәргә, авылга кыз белән егетнең рәсми сәфәрен оештырырга, ә инде икенче нәүбәттә өйләнешү мәсьәләсен кузгатырга, дигән нәтиҗәгә киленде. Сүз дә юк, ниятләр җентекләп уйланган, үлчәнгән һәм алды-арты исәпләнгән булса да, кызыксынучы якларның өметләре шактый гына аерылуын әйтмичә ярамый.
Югарыда билгеләп үтелгәнчә, төп буын чыннан да дөрес тотып алынган: Руфинәнең әбисе янында уздырган бәхетле көннәре, шул көннәрне, шул көннәр белән бергә авылны сагынуы хак иде. Ул Казанны, аның шау-шулы урамнарын, чакрымга сузылган чиратларын күралмый, трамвай-троллейбустагы этеш-төртешләрне, хлорлы җылы суларын сөйми, аны гел сагалап-тикшереп торучы, акыл сатучы әтисе белән әнисен яратмый иде. Альфред йөзендә ул гөнаһсыз, тәҗрибәсез авылны таныды, әнә шул җене котырган нәрсәләрдән вакытлыча булса да күз күрмәслек еракка алып китүче затны күрде. Шуның өстенә Альфред, кайсы якка теләсәң, шул якка бөгәрлек, яшь, чибәр, теле бар, Руфинә кечкенәдән үк хыялында йөрткән озын ботлы, бер сүз белән әйткәндә, нинди генә компаниягә алып барсаң да, ким-хур булырлык түгел.
Альфред исә башкачарак исәп белән янды. Институт дигән әйбер аның өчен түтүт. Башыңда җил уйнаган килеш кая тыгыласың? Имтиханнар беткәч, авылга кайтырга, укырга кердем, дияргә һәм август азагында Казанга ычкынырга. Һәм биредә аның бердәнбер таянычы – Руфинә. Байлыгы җитешле, ә иң мөһиме – фатиры бар. Кешенең бит хәле мөшкел. Кошлар гына ул, кая барса, шунда оя кора. Адәм баласына кеше кулына карап торудан бүтән чара юк, бигрәк тә шәһәр җирендә. Руфинәгә өйләнү турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Альфред үзеннән кимендә ун яшькә кечерәк, иң чибәр, иң акыллы, аның өчен үлеп торучы кызны табачагына әз генә дә шикләнми. Фил гәүдәле Руфинәгә боларның берсен дә сиздерергә ярамый, сиздермәү өчен аңа бертуктаусыз: «Синең өчен үләм, сине яратам, нечкә билем, акыллым», – дип кенә торырга, янында һәр теләген үтәп бөтерелергә кирәк иде. Башыңа төшкәч, анысына гына түзәсең, күбрәгенә дә түзәргә туры килә. Мәсьәләнең бит икенче ягы да бар: Альфред уйлавынча, Руфинә аңа егылып гашыйк, бу якты дөньяда Альфредтан башка яшәүне күз алдына да китерә алмый иде. Аның бу тойгысын сүндермичә дөрләтеп торсаң, күп нәрсәләргә ирешеп булачак.
О проекте
О подписке