Читать книгу «Көмеш дага / Серебряная подкова» онлайн полностью📖 — Джавада Тарджеманова — MyBook.
cover

1791 елның мартында Аверкиев ниндидер губерна секретаре хатыныннан каралты-курасы, бәрәңге бакчасы белән бергә йорт сатып алды. Черек күл буендагы Алексеевский һәм Вознесенский урамнары[2] кисешкән җирдәге бу өйне, яшәп тору өчен, Параша кабул итәргә мәҗбүр булды. Ишегалдында ике өй; һәркайсында хуҗалар өчен икешәр һәм хезмәтчеләр өчен берәр бүлмә иде. Лобачевскийлар күчеп килгән өй үзенең бизәкләп эшләнгән яшел капкачлы тәрәзәләре белән Алексеевский урамына карый. Өй тирәсендә бакча, тау астында гына Почайна инеше – җәй көне бу тирә дачага әйләнә.

Аверкиевларның ташпулатларыннан яңа өйгә күчкәч, Параша йорт эшләренә күмелде. Киләчәк турындагы күңелсез уйларыннан, язмышның рәхимсезлеге турындагы хәсрәтле фикерләрдән аерылу, онытылу иде аның теләге.

Ләкин авыр кичерешләрдән соң аның сәламәтлеге какшаган иде, һәм ул бер айга якын түшәк өстендә ятты. Хәтта авыру әтисен дә барып күрә алмады.

Җәен Парашаның сәламәтлеге яхшырды, һәм ул август азагында малай тапты. Баласы Саша турында кайгырта-кайгырта, шатлык-мәшәкатьләрдә яшь ана башка борчуларын онытып торды. Хәзер инде аның бөтен уйлары, хыяллары улына бәйләнгән иде…

…Прасковья Александровна, уйлары шул урынга җиткәч, үзенә-үзе елмаеп куйды. Аның талчыккан күзләре җанланып, яшәреп киттеләр…

Әйе шул, яхшы заман иде ул. Бала турында уртак кайгыртулар, уртак шатланулар, ир белән хатынның килешүе… Гүя аларның тормышында булган авыр һәм күңелсез чор узып беткән иде. Ләкин… бетмәгән булган икән шул.

Кыш азагында ире шулай бервакыт хезмәтеннән соңга калып, исереп кайтты. Шул көннән башлап яңадан эчә башлады. Бу хәлдән соң иренең төзәлүенә булган ышаныч юкка чыкты. Тормыш алып бару тулысынча хатын җилкәсенә төште.

Аверкиевның үгетләүләренә дә карамастан, Параша алардан ярдәм кабул итмәде. Ул чиновник, купец балаларын укытырга кереште, кием текте, чигү чикте, хәтта керләр дә уды. Чөнки ачтан үләргә ярамый, бала хакына булса да яшәргә кирәк, җитмәсә икенчесе булырга тора иде.

Кардәшенең һәм укучысының фәкыйрьлектә яшәвен ишетеп, Нижнийга Сергей Степанович Шебаршин килеп төште. Лобачевскийның эчкече икәнен белмичә кыз димләгәне өчен, ул үзен гаепле саный иде.

Сергей Степанович иске дусты Аверкиевның өенә тузынып барып керде дә, кардәшеңнең кем икәнен белгән көе нигә кызның башын ашадың, дип тиргәргә тотынды. Ләкин тегенең чын күңелдән кайгыруын күргәч кенә бераз йомшарды. Аверкиев, кызның матурлыгы һәм мәхәббәте егетне эчүдән туктата алмасмы, аны яңадан кеше итә алмасмы, дип уйлаган булган. Ул Парашаның ярдәмнән баш тартуын сөйләп бирде.

– Аны коткарырга сез ярдәм итегез! – дип ялварды ул Шебаршинга. – Сезнең хатыныгыз вафат, балаларыгыз юк, Макарьевта сезне ни тота? Алексеевский урамындагы ике өемне ярты бәясенә бирәм. Берсендә Параша яшәр, икенчесендә сез торырсыз, ярдәм итәрсез.

Сергей Степановичны үгетләргә дә туры килмәде, чөнки Парашаның язмышын ул үз язмышы кебек күрә иде.

Сату-алу эшләрен тиз тоттылар. Шебаршин җыенырга кайтып китте һәм тагын ике атнадан, май башында, Макарьевтан бөтенләй күченеп килде.

Нижний Новгородның Алексеевский урамындагы тып-тын ишегалды ыгы-зыгы белән тулды: капкадан олауларга төялгән өй җиһазлары, ящик-ящик китаплар кертелде. Сергей Степанович укырга бик һәвәс кеше иде. Аның хезмәтчеләре, олауларны тиз-тиз бушатып, әйберләрне Лобачевскийлар өе белән янәшәдәге буш өйгә ташыдылар. Аранда атлар кешни, абзарда ерак юл килеп арыган сыерлар мөгри башлады. Пычкы чыжлаган, балта чапкан тавышлар ишетелде: Шебаршинның балта остасы – егерме яшьлек таза егет Андрюшка – тавыклар һәм казлар өчен кетәклекнең коймасын рәтли, куначалар куя. Ишегалдында һәм өй эчендә өлкән яшьтәге хезмәтче Алексей эшләп йөри; уңган хатыны Авдотья аңа булыша. Йомышка аларның балалары Яшка һәм Фишка, ятим кыз Устя йөри. Шебаршинның хезмәтчеләре шулардан гыйбарәт, чөнки ул күп халык тотарга яратмый иде. Хезмәтчеләр ике өйнең дә кара ягына урнашырга тиешләр иде.

Өйдән кулына бала күтәргән Параша чыкты һәм болдырга сөялеп туктап калды. Балага ишегалдындагы шау-шу ошады, күрәсең, ул кулларын болгый һәм нидер кычкыра башлады.

Коляскадан кулына картузын тоткан Шебаршин төште, ишегалдын үтеп, болар янына килде. Бала аңарга кулларын сузды. Параша эндәшмәде, яңагы буйлап күз яшьләре генә тәгәри иде.

– Бар да рәтләнер, Парашенька, бар да рәтләнер, – диде Сергей Степанович калтыравык тавыш белән һәм хатынны кочаклап үпте. Ләкин аны тынычландырасы урында үзе дулкынланып, ирексездән сулкылдап куйды.

Бер минуттан ул, җитез атлап, болдырдан әйберләр янына юнәлде. Өй җиһазларының бер өлешен Лобачевскийларга ташыдылар. Параша, тынычланып, ашарга-эчәргә әзерләү һәм кешеләрне урнаштыру эшенә кереште. Бер-ике ел эчендә беренче мәртәбә аның җаны җылынды, ялгыз тормышның күңелсезлеге эреде, хәзер аңа таянырлык, балаларына сыенырлык кеше бар иде.

Шебаршинны Параша кыз чагыннан ук бик ярата, ләкин шул ук вакытта ятсына һәм бераз курка да торган иде. Хәзер, күршеләр булып яши башлагач, күңеле белән аңа ышанып омтылды.

Тышкы кыяфәте белән бераз тупасрак, кызып китүчән бу кеше, бүтәннәрнең әйтүенә караганда, ачуы килсә бик усал да, ләкин һәрвакыт гадел була иде. Шебаршин бик акыллы һәм укымышлы кеше: университет бетергән, берничә чит тел белә, матур гына рәсемнәр ясый, шигырьләр яза. Ул Декарт философиясен яклый – математиканы башка фәннәр өчен үрнәк саный. Ләкин ул, барыннан да бигрәк, политиканы күзәтеп бара һәм бәхәсләшергә ярата. Җирле халык аны бик тиз танып өлгерде һәм Макарьевтагы шикелле үк хөрмәт итә башлады. Бәхетсезлеккә очраганнарга ярдәм кулы сузарга әзер торган бу мәрхәмәтле һәм намуслы картның сүзенә һәркем ышана иде.

Аның акылы һәм гаделлеге Парашаның күңелендәге хәсрәт эзләрен киметте. Хатын акрынлап тынычланды һәм тормышка яңадан ышаныч белән карый башлады. Күп газаплар күреп, рухи сынау узган Параша унсигез яшендә зур милекнең хуҗасы булып китте: Шебаршинның йорт мәшәкатьләренә вакыты калмый, эше күп иде.

1792 елның 20 ноябрендә (яңа стиль белән беренче декабрьдә) Лобачевскийлар гаиләсендә икенче малай – Коля туды.

Иван Максимович тагын әйләнеп кайтты, Параша аны тагын бер мәртәбә гафу итте. Ләкин аңа карап кына гаилә башлыгы хатыны һәм балалары өчен җаваплылыкны үзенә алырга җыенмады. Ихтыярсыз бу мескен гаиләсе турында кайгыртуны Сергей Степанович өстенә салды. Үзе шуңа бик канәгать иде.

Тагын бер мәртәбә «авыру сәбәпле» отставкага чыкканнан соң, Аверкиев аны 1795 елның азагында Нижнийдагы межа конторасына кечкенә генә бер урынга урнаштырды. Иван Максимович хезмәтендә бер дә уңышка ирешә алмаган иде.

Ә Шебаршинның эшләре әйбәт кенә тәгәри. Коля тугач, өй кысан була башлады. Сергей Степанович Печора кырында яңа йорт һәм буш җир сатып алды. Алексеевский урамындагы йорттан ерак түгел, каршыда гына иде ул йорт. Шебаршин анда зур бакча утыртты, аның оранжереясы Аверкиевларныкыннан да матуррак булды.

Нижний Новгород губернасында иң яхшы землемерлардан саналган Сергей Степановичның эше баштан ашкан, ул һәрвакыт юлда йөри иде. Балаларны сагынып, бераз ял итәргә дип кайтып өлгерми – икенче көнне үк ишек төбенә коляска килеп туктый. Елгыр пар атны кучер көчкә тыеп тора, Авдотья кузла астындагы ящикка таба ашлары төргән төенчекләрне һәм башка юл кирәк-яракларын куя. Кечкенә Саша Сергей Степановичка килеп сырпалана, күзләренә туры карарга тырыша, карт, моны күреп, читкә борыла, елмаюын яшерә иде.

– Парашенька, – ди ул, буш чынаягын читкә этеп, – көн бик матур, әллә бер йөреп керәбезме? Үзебез белән тагын берәрсен алырбыз, бәлки.

Параша эченнән генә көлә. Сергей Степанович белән алар алдан ук сөйләшеп куйганнар, шулай да берни белмәгәндәй кыланалар иде.

– Белмим шул, – дип куя ул. – Кемне алырбыз икән соң?

Бу сүзләрне ишеткәч, Сашаның түзеп торырлыгы калмый:

– Мине алыгыз, мине! – дип кычкырып җибәрә ул. – Серёжа абый, мин зур үстем, кузлага кучер янына утырып барам. Аннан яхшы күренә.

– Юк, юк, – дип каршы төшә ана. – Минем янга утырырсың, ерак бармабыз. Коленька…

– Коленькадан Устинья күзен дә алмаячак, белеп торасың лабаса, – ди моңа каршы хуҗа, урыныннан җиңел генә күтәрелеп. – Тизрәк бул, Парашенька, төшке челләгә чаклы атларга кигәвен дә артык каныкмый.

…Вакыт уза торды. Коля да үсте. Серёжа абыйсы Коляны бик ярата иде.

Балалар тәрбиясе турында кайгыртып, Сергей Степанович аларны җир үлчәү эшен яратырга өйрәтте. Ул бик кызык итеп сөйли; Серёжа абыйлары белән бергә уздырган һәр көн малайлар өчен бәйрәмгә тиң иде.

Андый кичләрдә ул еш кына:

– Карап-карап торам да, Парашенька, безнең сәфәр йөрүләр Саша өчен бик-бик файдалы бит, – дип сөйләргә тотына. – Мин межа уздырганны ул бик зур кызыксыну белән күзәтә. Үлчәүгә яки план төзүгә кагылышлы нәрсәләрне зурларча хәтеренә сеңдерә. Күр дә тор, землемер булачак! Аллага шөкер, файдалы һәм кирәкле һөнәр. Җирне дөрес итеп бүлеп бирү – изге эш ул: бәхәсләр туктый, ызгышырга сәбәп калмый, хуҗалык эшләре бөтен дәүләтебез күләмендә ныгый…

Сергей Степанович хатынга киңәш тә бирә:

– Исеңдә тот, Парашенька, Сашаны Мәскәү гимназиясенә бирергә кирәк булыр. Бер дигән землемер чыгар аңардан.

Аларның гаиләсенә карт якын туганнарча карый иде һәм Лобачевскийларның өченче малайлары Алексей тугач, ул аны үз исеменә яздырды.

Бу мәсьәләгә Иван Максимовичның бер дә исе китмәде. Күпчелек вакытын ул юлда йөреп үткәрә, өйдә чагында да балалар аңардан нык ятсыналар. Алар аның янына килергә дә куркалар, ә кече күңелле Сергей Степановичны торган саен ныграк яраталар иде.

1797 елны көзен, көтмәгәндә, Нижний Новгородтагы межа конторасын яптылар һәм бөтен чиновникларны Уфага күчерделәр. Ирен озаткач, Параша җиңеләеп калды. Тыныч тормыш итәргә моннан соң берни комачауламас дип уйлады ул. Тик ул уйлаганча булмады. Бер атна узгач, Сергей Степанович каты авырып китте. Ул озак авырмады. Кайгыдан ябыгып киткән Парашага, бәхилләшү өчен, балаларны алып керергә кушты.

– Укып кеше булуларын күрә алмадым шул, Парашенька. Тагын бер ялгызың кайгыртырга туры килә инде. Кара аны, университет бетереп, кеше булсыннар. Бар милкемне сиңа калдырам, – диде карт һәм калтыраган кулы белән Парашага рәсми кәгазь сузды.

Кичен ул вафат булды.

Параша мирас булып калган өйдә яшәвен дәвам иттерде. Шебаршинны истә тотып, ул үзенең өч улын да «мәрхүм капитан Шебаршин тәрбияләгән балалар» дип атый иде.

Ә Иван Максимович, хатыны һәм балаларының ничек яшәүләре белән бер дә кызыксынмыйча, Уфада яши бирде. Ул 1800 елны гына алар янына кайтып килде. Ләкин ул кайтканнан өйдә шатлык өстәлмәде. Аек чагында ул бернигә катнашмыйча һәм бернигә исе китмичә, юньләп сөйләшмичә йөрде. Озакламый тагын эчәргә тотынды, исергәч, һәркемгә бәйләнде. Елаулар-ялварулар ярдәм итмәде. Параша аның белән бергә тормыш алып бару мөмкин булмаячагын тәмам аңлады.

Ире кайтып киткәннән соң, Прасковья Александровна Шебаршинның милкенә рәсми рәвештә рөхсәт алды. Балаларын тәрбияләп үстерергә җитәрлек акча булгач, иреннән аерылырга һәм Нижнийдан китәргә дә була иде.

1801 елның җәендә ул, Нижнийдагы өйләрен сатып, Макарьевка күченде. Әти-әниләре үлгән, туган йорты аңа мирас булып калган иде.

Киләсе елда кече улы Алёшага җиде тула. Сергей Степановичның соңгы васыятен үтәү йөзеннән Прасковья Александровна Казанга барырга, балаларын гимназиягә бирергә булды. Идел буеннан алып Ерак Көнчыгышка чаклы булган арадагы бердәнбер гимназиягә разночинец балаларын урнаштыру бик авыр мәсьәлә иде. Ләкин тормышта очраган кыенлыклар аның ихтыярын сындырмаган, киресенчә, ныгыткан гына иде. Ул тәвәккәлләп юлга чыкты…

Кучерның кинәт кенә атка чыбыркы белән селтәве Прасковья Александровнаны уйларыннан тагын аерды. Тарантас таудан кызурак тәгәри башлаган иде. Юл кирәк-яраклары салынган кәрзиннәр һәм төеннәр сикерешеп алалар.

– Аллага шөкер, Казанга җитәбез! – дип куйды кучер.

Урман бетеп, татарларның борынгы башкаласы күренә башлады. Ак йортлар кояш нурында коена, алар арасында мәчет манаралары һәм чиркәү гөмбәзләре күренеп, кукраеп утыралар. Шәһәр заставасына җитәргә әле тагын берничә чакрым бар иде.

– Әнкәй, – диде Коля, түземсезләнеп, – болай артка карап бару алҗытып бетерде. Кучер янына утырып, алга карап барасым килә. Утырыйм инде?..

– Утыр, – диде әнисе, бераз көттереп, истәлекләреннән аерылып бетмәгән хәлдә. – Тик егылып төшмә.

Шатлыктан Коляның авызы ерылды, ул тиз генә кузлага менеп утырды.

– Эх, малкайлар, кызурак кыймылдагыз! Эх!.. – диде малай, атларны куалап. Ул чыбыркы шартлатып алды, тыңлап торды. – Ишетәсезме?.. Ишетәсезме, ничек шартлады? – дип сөйләнде. – Һава бар анда. Буш урында көтүче чыбыркысын селтәсәң дә, бу чаклы шартламас иде.

Приказчик белән кучер шаркылдап көлеп җибәрделәр. Прасковья Александровна да елмаеп куйды. Малай боларның көлүен күтәрә алмады – гарьлегеннән кызарып, чыбыркыны кучерга бирде һәм кире үз урынына төште.

Атлар, тиздән ял итү һәм ашау мөмкинлеге булачагын сизенеп, үзлекләреннән юыртып киттеләр. Приказчик сүз әйтмәде. Казанга җиткәндә, олауларны артта калдырганда да куркыныч юк иде.

Прасковья Александровна авыр юлның бетүенә сөенде. Ләкин аның йөрәге ешрак тибә башлады: Казан, Казан дип киләләр дә бит, шәһәр ничек каршылар аларны? Аның улларын нинди язмыш көтә?

Юл кырыенда утырган багана шәһәргә җитәргә нибары бер чакрым калганын белдерде. Чыннан да, Казанканың сул як ярындагы иң биек җиргә урнашкан Кремль диварлары, ак ташпулатлар һәм атаклы Сөембикә манарасы яхшы ук ачык күренә башлады. Биек агачлар яртылаш томалап торган тәрәзәләр һәм өй түбәләре, соңгы кояш нурларында коенып, аллы-гөлле төсләргә керәләр һәм шәһәрне әкияттәге шикелле гүзәл итеп күрсәтәләр иде.

Атлар дамба буйлап юырталар: дамбаның кырыйларына кыска баганалар утыртылган, гүя ниндидер землемер аларны юри, юлчылар адашмасын өчен утырткан инде. Коля юлның ике ягыннан еракка тезелеп киткән баганаларга озак карап барды. Ул баганалар аңа юл күрсәткеч маяклар булып тоелды. Кая юл күрсәтәләр соң алар? Әлбәттә, гимназиягә. Шуның өчен бу авыр юлга чыктылар бит алар.

…Менә алар зур якты залга килеп керәләр. Түрдә озын өстәл, ә өстәл артында укытучылар утыра. Күбәү алар, һәммәсе кара сюртуклы, чал сакаллы. Коля килеп керү белән, аңардан бөтен фәннәр буенча сынау ала башлыйлар. Бик күп сорыйлар… Җавабын тыңлаганнан соң: «Кызганычка каршы, сезне гимназиягә кабул итә алмыйбыз. Сез бик сай йөзәсез», – дисәләр?..

Хурлык! Нинди зур хурлык булачак! Әнкәй нәрсә әйтер? Сергей Степанович исән булса ни дияр иде.

Сергей Степановичның сулган йөзе Коляның күз алдына килеп басты. Үләр алдыннан, ул аларны үз янына чакыртып китерде һәм: «Укыгыз, балалар, җирнең чын хуҗалары булыгыз, – диде. – Кеше караңгыда яши алмый, яшәргә тиеш тә түгел. Табигатьнең бөтен серләренә төшенеп, кеше аның байлыкларына хуҗа булырга тиеш… Сезгә, алтыннарым, усал атны авызлыклаган кебек, табигатьне авызлыкларга һәм кешелек дөньясы өчен хезмәткә җигәргә туры килер. Ул чагында ярлы һәм көчсез баеп китәр, кодрәткә ия булыр. Надан, кара кеше гыйлем алыр, акылы артыр… Боларның һәммәсен дә фән бирер. Фәннең нигезе – математика, аның үсеше һәм камилләшүе нәтиҗәсендә безнең дәүләтебез чәчәк атар… Сүзем бетте, алтыннарым… Бәхил булыгыз».

Сергей Степановичның һәр сүзен хәтерли Коля. Тагын әле ул: «Гимназиягә кергәннән соң, бүләк итеп, минем землемер чылбыры белән эккерны бирерсез», – дигән иде.

Керә алмасалар? Ул чагында чылбыр белән эккерны нишләтергә? Гимназиягә биреп калдырыргамы, әллә кире Макарьевка алып кайтыргамы?

Коля, әнә шул сорауга җавап эзли-эзли, дамбаны чыгуларын һәм утын складлары, сәүдә лабазлары, тоз һәм тире өемнәре яныннан бара башлауларын сизми дә калды.

Юл бер пычрак урамга килеп керде. Әйләнә-тирәдә сасы ис – тире, дегет, балык, сабын исе бергә буталган иде. Күрше тыкрыктан тигезсез таш юл буйлап дөбер-шатыр килеп узган арба тавышы ишетелә. Ул арбаның майламаган тәгәрмәчләре шыгырдавыннан колакны томалыйсы килә. Шулвакыт кемдер әче тавыш белән: «Суу са-там! Ка-ба-а-ан суы!» – дип сузып җибәрде. Аңарга карлыккан тавыш кушылды: «Әй, балалар, бер тиенгә сыер ала алмассыз, миннән кабартма алып ашагыз!»

Һәркайда көл өеме, чүлмәк ватыгы, чүпрәк-чапрак. Нижнийдагы кебек, монда да чүп-чарны юлга ташлыйлар икән.

Заставаны үткәч, – элек монда Әби патшаның, ягъни Екатерина Икенченең Казанга килүен хөрмәтләп, Триумфаль арка эшләнгән булган, әмма ул Пугачёв явы заманында янып киткән, – тарантас Триумфаль урамга килеп керде. Биек коймалар эченнән бәйдәге усал этләрнең һау-һаулап өргәне ишетелде, өйләрнең киң кәрнизләре, яшел һәм кызыл төскә буялган очлы түбәләре күренде. Капка төпләрендә шәһәр халкы кайнаша. Балалар һәрнәрсәне кызыксынып күзәтте. Әнә җитез приказчиклар амбар яки лабаз тирәсендә бозау башы кадәрле йозакларын биклиләр, ачкыч бәйләмнәре белән шалтыр-шолтыр киләләр; әнә симез купец хатыннары, такта кибетләреннән башларын чыгарып, әче тавыш белән нәрсәдер кычкыралар; әнә каракүл бүрек, билле бишмәт, читек-кәвеш кигән кәҗә сакаллы татарлар юл уртасында кызып-кызып сөйләшәләр. Әнә бик зур һәм бик матур чиркәү алдында сәләмә киемле, озын чәчле куркыныч хәерчеләр көйләп-көйләп язмышларын каргыйлар:

– Ипилек кенә… Алла ризалыгы өчен, ипилек кенә бирсәгез лә…

Кинәт урам чатыннан крестьян киеме кигән бер төркем кешеләр һәм аларны урап алган конвой килеп чыкты. Бунт күтәрүче ул крестьяннарны башта крепостька алып барачаклар, аннан этап белән зәһәр табигатьле Себергә озатачаклар икән.

Урам буйлап, бунтарьлар алдыннан, мичкәле арбасы яныннан су сатучы татар агае килә. Ул үзенең ябага атына чыбыркы белән дә селтәнә тора, ләкин аты ун-унбиш сажень гына юырткан булды да бөтенләй туктап калды.

– Юлны бушат! – ди конвой начальнигы, карлыккан тавыш белән җикереп.

– Менә сиңа Казан! – дип бәя бирде Саша үзенең күргәннәренә.

– Бу әле Казан түгел, улым… Чын Казан түгел дигәнем… Дворяннар яши торганы әнә тегендә! – Кучер, кулын сузып, тау башында мәһабәт утырган ак ташпулатларны күрсәтте. – Анда урамнар киң, матур…

– Монысы нәрсә тагын, чылбырлы? Күпер түгелме соң? – дип сорап куйды Прасковья Александровна.

– Әйе, әйе, күтәрмә күпер… Болак аркылы… – диде аз сөйләүчән приказчик та, сүзгә катнашып. – Көндез аннан кешеләр йөриләр, төнлә, күтәреп, Иделдән пароход кертәләр. Иван Степанович үз акчасына эшләтте. Тегенди-мондый гына купец түгел шул безнеке – бөтен Россиядә сәүдә итеп йөри. Күпме машина эшләтә! Армия өчен күлмәклек һәм кием эчлек киндер, итек, ременьне ул куя. Яз һәм җәй айларында Иделдән чыпта, тугым, кайры, киндер, тире-яры, сабын, шәм кебек нәрсәләр озатыла. Әнә теге амбарлар һәммәсе безнең Жарковныкылар…. Менә килеп тә җиттек…