Читать книгу «Көмеш дага / Серебряная подкова» онлайн полностью📖 — Джавада Тарджеманова — MyBook.

4

…Очсыз-кырыйсыз кар диңгезе. Көчле җил исә. Күз ачып күз йомганчы кеше биеклеге көртләр өеп ташлый. Кар, себереп, юлны күмә. Суытканнан-суыта бара. Туңмас өчен, Коля йөгерә дә йөгерә, ләкин салкын аның җелекләренә кадәр үтә… Күз күреме җирдә һич бертөрле җан иясе юк.

Берзаман алда, еракта, ниндидер карамчык күзгә чалынган сыман була. Олау икән ич! Бер олау, ике, өч… Кешеләр… Коля актык көчен җыеп йөгерә һәм олауларны куып җитә. Чаналарга туң балык төягәннәр. Арткы чанадан чуртаннарның ачылган авызлары күренә, гүя алар нәрсәдер әйтергә телиләр. Чү! Коля олаулар артыннан баручы киң җилкәле үсмер белән тигезләнде түгелме! Ул үсмернең аркасында капчык, адымнары кызу. Аның йөзе Коляга таныш төсле тоела. Кайда күрде икән?..

– Кая ашыгасың болай? – дип сорый Коля.

– Мәскәүгә, укырга барам, – дип җавап кайтара теге. – Исемем Михайло, фамилиям Ломоносов минем.

– Чынлап та шулай ич әле, – ди Коля, шатланып. – Мин сине таныдым. Бүген портретыңны күргән идем. Тик анда син бик олы. Хәзер ник бәләкәй? Син нәрсә, кирегә үсәсеңме әллә? Күр, ничек җил котыра. Кире кайтмыйбызмы?

Үсмер, үзсүзлеләнеп, башын чайкый.

– Гадәтем шундый минем, – ди, – юлга чыксам – кирегә борылмыйм. Эшкә тотынсам – бетермичә ташламыйм. Сиңа да шулай эшләргә киңәш бирәм…

Шулвакыт кар бураны бөтерелә – атлар, чаналар, авызларын ачкан туң балыклар һәм аркасына капчык аскан үсмер каядыр китеп югалалар…

Коля тагын берүзе генә. Ул кычкырып карый, ләкин аңар берәү дә җавап кайтармый. Карны ерып бара торгач, ул биек тау янына килеп чыга. Менә башлаган иде, бик тиз хәлдән тайды. Шулчак кайдандыр югарыдан Ибраһимовның «Бирешмәгез, бирешмә!» дигән тавышы ишетелә. Соңгы көчен җыеп, ул тагын күтәрелмәкче була, ләкин аягы таеп китә дә түбәнгә оча…

Коля куркынып кычкырып җибәрде һәм күзен ачты. Одеялы идәнгә төшкән, ачык тәрәзәдән салкын җил өрә. Янәшәсендә Саша белән Алёша тыныч кына йоклап яталар. Коля тәрәзәне ябарга дип урыныннан торды. Кроватеннан идәнгә шапылдап китабы килеп төште. Ломоносов биографиясе. Әнә каян икән аның хәзер күргән төше! Ничек диде әле? «Юлга чыксам – кирегә борылмыйм. Эшкә тотынсам – бетермичә ташламыйм» дидеме? Яхшы төш. Гомереңдә онытмассың.

Сызылып таң атып килә иде инде. Коля китапны кадерләп кенә тумбочка өстенә куйды. Ләкин йоклый алмады. Мендәр астыннан теге серле дәфтәрне тартып чыгарды да, ишек ягын одеялы белән пәрдәләп, укырга кереште.

«Ата-анасының өендә ул юньле тәрбия алмаган, тик шулай да белем ачкычына ия булган: укырга һәм язарга өйрәнгән, ә табигать аңарга кызыксыну кебек асыл сыйфат биргән…»

Гимназистлар һәммәсе йоклыйлар. Коля, инде укуга бер бирелеп киткәч, саклык дигән нәрсәне хәтереннән үк чыгарды, иңбашыннан шуып төшкән одеялын да сизмәде. Ул фәкать кулдан күчереп язылган юлларны гына күрде. Кинәт ул абыйсының: «Коля, минем янга килеп ят, бер сүз әйтәм», – дип пышылдаганын ишетте.

Саша йокламый икән. Бәлки, бүтәннәр дә шулайдыр? Малай тирә-ягына каранды. Юк икән, йоклыйлар икән. Ул абыйсы янына күчеп ятты.

– Син нәрсә укыйсың? – дип, кырыс тавыш белән төпченергә тотынды абыйсы. – Баядан бирле карап ятам – нигәдер яшерәсең. Тыелган әсәр укыйсыңмы?

– Әйе шул, – дип җавап кайтарды Коля, оялып кына. – Радищевның «Петербургтан Мәскәүгә сәяхәт» е. Миңа аны Григорий Иванович бирде. Укыганың бармы синең?

– Бар, – диде Саша. – Ул әсәрне язган кешене императрица Екатерина Икенче Петропавел крепостена ябарга кушкан. Язучыны үлем җәзасына хөкем иткәннәр, ләкин асмаганнар, Себергә сөргәннәр.

Коля тын да алмыйча тыңлап ятты. Берара гына:

– Григорий Иванович миңа аларны сөйләмәде бит, өлгермәгәндер инде, – дип куйды.

– Беләсеңме, Радищев без Казанга килер алдыннан бер ай элек кенә үлгән. Кәгазьләрен актарып карасалар – «Киләчәк буыннар минем өчен үч алыр» дигән язу ята, ди.

Бераз вакыт, шул сүзләрнең тәэсиренә бирелеп, дәшми яттылар. Коля беренче булып телгә килде:

– Син, абый, нинди фәнне яратасың? – дип сорады ул.

– Философияне.

– Бөтен гомереңне шул фәнгә багышларга ризамы син?

– Риза булмыйча! – дип әсәрләнеп җавап бирде Саша. – Кешеләргә чак кына булса да файдам тиячәгенә ышансаммы!..

Бу сүзләргә Коля сөенеп бетә алмады.

– Мин дә шулай бит, – диде ул. – Тик менә син философияне яратасың, ә мин – геометрияне… Хәзер үз урыныма ятам: акай күз кергәнче, Радищевны укып чыгасым бар, бүген үк кире кайтарам.

Ул көнне Коля дәресләр беткәнне түземсезлек белән көтеп алды. Аннан соң, рөхсәт сорап, Корташевский квартирасына китте.

Григорий Иванович аны ачык йөз белән каршы алды.

– Бүген надзирателегездән рөхсәт сорап килгәнсездер инде, – дип шаяртты укытучы. – Шулай булгач, утырыгыз да сөйләп җибәрегез. Нәрсә турында сорарга теләгән идегез?

– Геометрия турында. Ул фәнне ничек өйрәнергә? Нәрсәдән башлап җибәрергә?

– Уйлашып карыйк бергә-бергә, – диде Корташевский. – Әйтик, менә сез Ломоносов биографиясен укып чыктыгыз. Хәтердә саклар өчен, ниндирәк фикерләрен күчереп яздыгыз?

– Күчереп язмадым мин, – диде Коля, бөтенләй югалып калып. – Белмәдем мин… Яткан килеш кенә укыган идем.

– Анысы жәл. Күрәсең, сез, гомумән, укыганда игътибар биреп җиткермәгәнсез. Нәрсәдән башлап җибәрергә икәнен Ломоносов турыдан-туры әйткән.

Корташевский китапны ачты:

– Менә өченче биттә үк алтын сүзләр китерелгән: «…зур белемле вә янә галим булу өчен, латин телен белү зарурдыр». Бераз арырак киткәч, алтынчы биттә Ломоносов турында автор болай дип яза: «Бер ел эчендә ул латин телен шулчаклы яхшы үзләштерде ки, хәтта шигырьләр дә язгалый башлады. Аннан соң грек телен өйрәнергә кереште. Моның максаты – Эллада математикларының хезмәтләрен бозылып тәрҗемә ителгән нөсхәләреннән укымыйча, төп чыганагында танышып, аларның фикер байлыкларын бергә китереп, чагыштырып карау иде…» Менә шушы сүзләрне сезгә, һичшиксез, күчереп язарга кирәк булган, – дип тәмамлады сүзен Корташевский һәм, китапны өстәлгә куеп, зәңгәр тышлы дәфтәрне ачты.

– Төшендем хәзер! – дип куйды малай. – Озакка сузмыйча, бүген үк эшкә башлыйм!

Кичен укытучысы яныннан кайтканда, аның куенында бик кадерле ике китап ята иде: «Грек теле грамматикасы» һәм «Грек теленең лексиконы». Грамматика китабы аның өчен аеруча кадерле тоелды, чөнки ул китапны Мәскәүдәге славян-грек-латин академиясе бастырып чыгарган. Ломоносов та шунда укыган бит. Ихтимал, нәкъ менә шул китаптан өйрәнгәндер!..

Малайның башында фикерләр өерелә, ашкына. Малай тирә-ягында нәрсә барын да күрми, канатланган сыман кайтып бара.

– Юл бир! – дип, ямьсез тавыш белән баш өстендә кычкырганга айнып киткәндәй булды. Күз алдында ук атның танавы күренде, бер хатынның коты алынып чәрелдәгәне ишетелде. Коля читкә тайпылып калды, аның яныннан выжлатып зиннәтле фаэтон узып китте.

Малай шунда гына үзенең урам уртасына чыкканлыгын абайлады. Китапларын кысып тоткан килеш, як-ягына карана-карана, урам аркылы чыкты һәм гимназиягә таба атлады.

Шул көннән алып Коля, дәрестән соң буш класска кереп, почмакка утырып, грек теле грамматикасын өйрәнә торган булып китте.

Көннәр кыскару сәбәпле, сукыр лампа яндырып, төтен исе сулап утырырга туры килде. Ләкин малай бер көнен дә бушка уздырмады. Аның юньләп ашамыйча, рәтләп йокламыйча, төннәр буе тырышып-тырышып грек телен өйрәнүе һәркемне таңга калдырды. Ниһаять, аның бу үҗәтлегенә чик куелды: көннәр суыту белән, ул авырып егылды.

Нәкъ шул вакытны Казанда бизгәк авыруы таралган иде. Доктор Бенес урынына килгән Риттер фамилияле табиб исә авырулар һәм даруларга караганда аракыны яхшырак өйрәнгән кеше иде. Бу нинди авыру икән дип баш ватып ятмый, атка җитәрлек итеп хина һәм глаубер тозы язып бирә. Коляга да Риттер үзе белгән даруны язды.

Авыруның хәлен белергә килгән Ибраһимов белән Корташевский аңардан зирәгрәк булып чыктылар. Коляның соңгы айларда ничек яшәгәнен белгәнгә күрә, Сашага энесенә күз-колак булырга, китап ише нәрсәне кулына да тоттырмаска куштылар һәм җиләк-җимеш китерделәр.

Ноябрь ахырында гына Коляның хәле яхшырып, врач аңа торып йөрергә рөхсәт итте. Малайга шул гына кирәк тә иде: ул кача-поса грек телен өйрәнүен дәвам иттерде.

Бер якшәмбедә аңа Корташевский квартирасына барырга рөхсәт иттеләр.

Тиз-тиз киенде һәм, китапларын култык астына кыстырып, вестибюльнең авыр ишеген ачып, урамга чыкты. Тротуарга аяк басу белән, аңа әллә нәрсә булып китте, башы әйләнергә тотынды… колоннага сөялеп кенә аяктан егылмый калды. Салкын саф һава, кан тамырларына үтеп, хәл кертеп җибәрде. Төн буе котырынган буран иртән басылган, нурланып кояш чыккан. Зур-зур булып өелгән көртләргә карарлык түгел – күз чагыла. Дворниклар, көрәкләрен-себеркеләрен күтәреп, кар көрәргә чыкканнар. Аларга ярдәмгә хатыннары, хәтта бала-чагалары да килгән иде.

«Григорий Иванович грек теленнән нинди сораулар бирер икән?..» Ирексездән малайның хәтеренә исемнәр һәм фигыльләр килде… Теләсә нәрсә сорасын – Коля һәммәсен белә.

Менә ул Григорий Иванович яшәгән Елагиннар йортына килеп җитте һәм капка төбендә Серёжа Аксаковның зур агач көрәк белән кар көрәвен күреп, туктап калды.

– Син түгелме соң?! – дип гаҗәпләнеп сорап куйды Коля, исәнләшергә дә онытып.

Ә аның дусты, бит алмалары алсуланып киткән Серёжа, көлә-көлә көрәген җайлы гына итеп селтәп җибәрде һәм икесенең дә өстенә кар тузаны очырды.

– Күрдеңме абыеңны? Дворниктан көчкә алдым мин бу көрәкне. Бирмәскә маташа. Барин эше түгел ул кар көрәү, ди. Мин әйтәм аңа, фәннәрне уңышлырак үзләштерү өчен, акыл сафлыгыннан тыш тән сәламәтлеге дә кирәк, дим. Син аякка баскан икәнсең инде. Әйдә, Воскресенская урамын бер урап килик!

Коля дустының теләгенә каршы килә алмады, әлбәттә. Серёжа теленә һич тә ял бирергә уйламый иде.

– Мин дә бизгәк белән яттым бит, – диде ул. – Ә Иван Ипатович үзенең пансионын япты. Әнкәй Григорий Ивановичны кабат мине үз өенә алырга күндерде. Беләсеңме нәрсә?.. – Кинәт Серёжа тотлыгып калды. Бераз уйланып баргач: – Беләсеңме нәрсә? – дип кабатлады. – Хәзер безнең арада укытучы белән укучы мөгамәләсе бетте, хәзер без иптәшләр, якын дуслар булып киттек. Аның 26 яшьлек галим икәнлегенә ышанасы да килми.

Сүзгә мавыгып китеп, Серёжа дустының пальто сәдәбен тарткалый башлавын да сизмәде. Коля исе китеп тыңлый иде. Үзалдына сөйләнгән кебек сөйләнеп куйды:

– Иптәшләр, диген!.. Дуслар, диген!..

– Әйе шул! Өйдә мине аерым укыта. Гимназиянең кирәге дә калмады, ахры. Тик менә… – Серёжаның кинәт башы аска иелде, аның аяк астына боз кисәге килеп эләкте, һәм ул аны тибеп очырды. – Тик менә математикадан эш пешми.

– Математикадан? – дип кабатлап сорады Коля, бик гаҗәпләнеп. – Арифметика белән алгебраның ние бар инде аның? Үзеннән-үзе башка кереп утыра. Геометрия дисәң инде…

– Үзеннән-үзе кереп утыра! – диде Серёжа, көлемсерәп. – Ә менә минем башыма бүген кереп утырса, иртәгә җилләр исә. Еларга җитәм. Әдәбиятны, тарихны көч белән дә куып чыгара алмыйсың менә…

Малайлар кирегә борылдылар.

– Беләсеңме нәрсә? – диде Серёжа, сүзен дәвам иттереп. – Григорий Иванович миңа әдәбиятка күбрәк игътибар бирергә куша. Ломоносов, Державин, Сумароков китапларын укытты. Әдәбият турында, шигырь турында сөйләгәнен тыңлыйсың да, их, язучы булсам иде, дисең.

– Булырсың әле, – диде Коля уйчан гына. – Бәлки, синең тормыштагы юлың шулдыр. Бәхетле кеше син, Серёжа!

– Юк шул, – диде Серёжа, башын чайкап. – Алай ансат түгел ул. Беләсеңме, Григорий Иванович бәяне ничек саран бирә? Күптән түгел бер нәрсә язып ташладым мин. Ибраһимовка бик ошады. Ә Григорий Иванович, беләсеңме, нәрсә диде? – Серёжа уңайсызланып куйды, шуннан аңлатып бирүне кирәк тапты: – Тыңлап торган дип уйлый күрмә, алар күрше бүлмәдә кычкырып сөйләштеләр, шуны ишеттем. «Серёжаның язмасына бүтән кеше әсәреннән җиде җөмлә килеп кергән, шуңа күрә бәя бирергә ашыкмыйк әле», – диде. Аннары тагын…

– Тагын нәрсә диде? Аның үз сүзләре белән әйт син!

– Гомердә онытасым юк аның сүзләрен, – диде Серёжа һәм, бер минут чамасы дәшми баргач, ашыкмыйча гына, күз алдында торган юлларны укыган сыман, тезеп алып китте: – Иң әүвәл, үзенчәлекле һәм игътибарга лаек каләм осталары язган китапларны укып, яшьләр үзләрендә матур зәвык тәрбияләсеннәр иде. Шуннан инде аларга үзләренә дә каләм тибрәтергә мөмкин булачак…

– «Каләм тибрәтергә мөмкин булачак», – дип кабатлады Коля. – Тибрәтеп тә рәт чыкмаса нишләргә ди?

– Анысын әйтмәде… Ул чагында көчтән килмәслек эшкә тотынмаскадыр инде…

Коляны гүя корт чакты, барган җирендә читкә сикереп куйды һәм аны-моны әйтмичә генә саубуллашырга тотынды.

– Григорий Ивановичны күрми китәсеңмени?

– Юк, бүген кермим аның янына, – диде Коля һәм кискен итеп әйтә куйды: – Син сөйләгәннәрне тыңлаганнан соң, мин аның күзенә тиз арада гына күренмәскә булдым әле. Авырган чакта бик нык артта калынды, шуларның һәммәсен үзләштергәч, иптәшләрне куып җиткәч килермен.

Кырт борылып китеп барган иптәше артыннан Серёжа гаҗәпләнеп карап калды.

Икенче көн Коля өчен бик зур күңелсезлектән башланып китте. Болытлы ямьсез көн иде. Хәтта ак кар да ничектер соры булып күренә иде.

Яковкин дәрес алып бара. Күңелсез, ялыктыргыч дәрес. Кинәт болытлар таралып, күктә кояш күренде. Укучыларның кәефләре яхшырып китте. Бу үзгәрешне сизеп, Яковкин гимназистларга үткен күзләрен чекерәйтеп карады: һәртөрле күңеллелекне ул тәртип бозу дип бәяли иде. Менә бервакыт аның күзләре, класс өстеннән йөри торгач, Лобачевскийга тукталды. Ә теге, аны-моны абайламыйча, әдәбият дәресеннән бирелгән эшне язып утыра. Җитмәсә тагын, каурый каләме белән берүзенә мәгълүм ритмны чыгара – селтәнеп куя да кәгазьгә төшерә.

Яковкин, сөйләвен дәвам иткән булып, гамьсез генә кыяфәт белән класс буйлап йөреп китте һәм, кем дә булса эшне сизәргә өлгергәнче, Коляның артына килеп басты.

– Шаярып утырасызмы әле дәрестә? – Яковкинның юан симез бармаклары өстәлдә яткан бер табак кәгазьне алып, күзенә якын китерде. – Афәрин! Бу нәрсә Лобачевский әфәнденең матбугатта чыкмаган даһи әсәре булса кирәк?

Коля, агарынып, аның артыннан талпынды.

– Бирегез! – дип кычкырып җибәрде.

– Мондый эш белән шөгыльләнгән өчен, мондый тәртибегез өчен класстан чыгарып җибәрмәгәч, шыпырт кына утырыгыз, шагыйрь әфәнде, – диде Яковкин, мыскыллы елмаеп, һәм бөтен класс алдында шигырьне кычкырып укып чыкты:

 
Кыю Колумб алга йөзде,
Эзләп яңа җирләрне.
Тик озын юл ялыктырды,
Диңгезчеләр чирләде.
 
 
Күзләде Колумб океанны,
Шул борчыды йөрәген:
Ул соң дөрес юл тотамы,
Үтәлерме теләге?..
 
 
Һәм менә – зарыктырган яр,
Кычкыра диңгезчеләр:
«Җир! – диләр. – Колумб, илеңне
Данга күмдең син!» – диләр.
 

Яковкин кәгазьне дүрткә бөкләде:

– Гүзәл әсәр! Киләчәк өчен сакларга тырышырбыз…

Ләкин шулчак аны Коля бүлдерде. Киндер кебек агарынган малай, урыныннан торып, Яковкинның тычканныкыдай түм-түгәрәк, кечкенә, йөгерек күзләренә кадалды.

– Минем шигырь ул. Бирегез! – диде, кискен итеп.

– Кара син аны, ә!.. Элек синеке булган, хәзер минеке, – дип җавап кайтарды Яковкин һәм кәгазьне сюртук кесәсенә тыга башлады.

Коля, ачудан үз-үзен онытып:

– Алай эшләү намуссызлык була! – дип кычкырды.

– Намуссызлык була? Миңа әйтүеңме моны? – дип, чәрелдәвек тавыш белән акырып җибәрде Яковкин һәм кафедрадан сикереп төште.

Класс тынып калды. Һәркемнең ачулы күзе директорга текәлде. Бу хәлне күреп, Яковкин йомшарды:

– Лобачевский поэмасын дәрес беткәч алыр, ә сез, ихтирамсыз булуыгыз өчен, классыгыз белән төшке аштан мәхрүм ителерсез.

Гимназистларның бервакытта да болай ансат котылганнары юк иде әле.

Дәресләр беткәч, Коля бушап калган классның бер почмагында укып утыра иде, аның янына Серёжа атылып килеп керде: Яковкин белән булган бәрелеш турындагы хәбәр һәм Коляның шигыре бөтен гимназиягә тapалып өлгергән иде инде. Серёжа дустының муенына ташланды.

– Молодец та инде үзең! Молодец! Менә кем язучы булачак! – диде ул, сөенеп. – Григорий Иванович хәзер генә мине чакыртып алды. Алар бүген Ибраһимов белән театрга бармакчы булганнар икән, ләкин ниндидер эш килеп чыккан. Билетларын безгә бирәләр. Белдеңме шуны? Сергей Александрович сиңа рөхсәт итте инде. Ул да бара.

Коляның шатлыгы әйтеп бетерерлек кенә түгел иде. Бүгенге бәрелештән соң каядыр китеп онытылып тору һәм бераз ял итү, әлбәттә, шәп булачак. Шуның өстенә ул, ниһаять, театрны күреп кайтачак.

Менә ул Серёжа һәм Сергей Александрович белән бергә урамга чыкты. Кичкә табан суытып җибәргән. Морҗалардан төтен баганалары күтәрелгән. Агач ботакларына челтәр-челтәр бәс сарган. Аяк астында кар шыгырдый. Кичке эңгердә болар һәммәсе дә әкияттәге сыман булып күренә.

Балык базары тирәсендә халык мыж килә иде. Кайсы җәяү, кайсы атка утырып, театр мәйданына агылалар. Караңгы төшәр-төшмәс үк, бозланган тәрәзәләрдән саран гына саркып, утлар күренә. Ерактан, салкын һаваны ярып, төнге каравылчының шакылдавык тавышы ишетелә.

Малайлар һәм Сергей Александрович, Грузинский[13] урамына җиткәч, әле узган ел гына салынып беткән мәһабәт агач бина каршында туктап калдылар. Казанның беренче даими театры шунда урнашкан иде. Афишаларга күз салдылар. Алпавыт Есиповның крепостнойларыннан оешкан труппа Фонвизинның «Җитлекмәгән егет» комедиясен куя, бүген шуның премьерасы икән.

Сергей Александровичка ияреп, малайлар театрның вестибюленә керделәр. Партердан үзләре утырачак урыннарны таптылар. Шуннан Сергей Александрович аларга звонок булганчы галеркага менеп төшәргә рөхсәт бирде. Малайлар галеркадан түбән караганнар иде – исләре китте: театр ифрат зур коега охшап тора, ә стенага уеп эшләнгән яруслары исә карлыгач ояларын хәтерләтә.

Звонок булгандырмы, юктырмы – малайлар аны ишетмәделәр. Тик менә берзаман аларның күз алдында түр стена чайкала-чайкала түшәмгә менеп китте. Пәрдә күтәрелә дигәннәре шул икән. Коля, барьерга ябышкан көе, урыныннан кузгала алмыйча торды. Шулчаклы гүзәллекне күреп сокланды. Актёрларның гаҗәп оста уйнавы малайны көлдерде дә, шулай ук уйланырга да мәҗбүр итте. Митрофанның ничәмә-ничә ел дәверендә укып та чеп-чи надан калуын күреп, ничек көлми түзәсең? Әнисенең мәзәклеге… Скотининның тупаслыгы… Фамилиясен дә тапканнар бит үзенә! Чиләгенә күрә капкачы. Дөрес, сәхнәдә Правдин, Стародум һәм Софья кебек әйбәт кешеләр дә бар. Гадел һәм кискен Стародум, инде карт булуына да карамастан, нәрсәсе беләндер Григорий Ивановичны хәтерләтә иде. Ятим кыз Софья ролен башкаручы уртача буйлы, ябык чырайлы, зур кара күзле крепостной кыз Феклуша Аникиева үзенең гади, әмма бик табигый уйнавы, тыйнаклыгы белән һәркемнең мәхәббәтен яулап алды.

Театрдан кайткач, Коля таң алдыннан гына йоклап китте. Спектакльнең тәэсире белән тузга язмаган төшләр күреп бетерде. Имеш, Скотинин белән бергә Яковкин да сәхнәдә чуала, ә Митрофан иң симез, иң ялкау гимназист Овчинниковка әйләнгән. Тәэсирләре нәтиҗәсендә малай, иртән звонок булгач та, киенгәндә, нәрсәнең – төш, нәрсәнең өн икәнлеген аера алмый торды.

Ләкин ул көнне театрдан алып кайткан тәэсирне оныттырырлык зур хәбәр килеп җитте һәм бөтен гимназияне дер селкетте. Ул ашыгыч хәбәр Петербургтан килде: Казанда университет ачасылар икән. Ул заманны Россиядә фәкать өч кенә шәһәрдә – Мәскәүдә, Юрьевта[14] һәм Вильнода – университет булып, монысы дүртенче иде.

Гимназия умарта оясына охшап калды. Куанычтан малайлар бер-берсен кочаклыйлар, тәбриклиләр, университетка кереп уку өчен көчләрен кызганмаска ант итәләр. Өлкән класстагыларны көндез дә, төнлә дә китаптан аерып булмый башлады. Артык тырышудан сәламәтлекләренә зарар килмәсен дип куркып, начальство хәтта аларга ул чаклы көч түкмәскә кушты. Дежур надзирательләр йокы бүлмәләрендә шәмнәрне сүндереп йөрделәр, сөйләшүне тыйдылар. Ләкин гимназистлар анда да аптырамадылар: караңгыда одеялны башларыннан ук бөркәнәләр һәм бер-берсенең ничек үзләштергәнен шыпырт кына тикшерәләр иде.

Малайларның бу үҗәтлеге укытучыларга да йокты, әлбәттә. Алар, кичләрен һәм ял көннәрен кызганмыйча, үз теләкләре белән балаларга өстәмә рәвештә белем бирергә алындылар. Корташевский исә аеруча сәләтле гимназистларга математикадан махсус лекцияләр укыды.

Саша белән Серёжа, мөгаен, быелдан ук студент булырлар, ә Коляга тагын бер елын гимназиядә уздырасы… Малайның күңелен моңаю кебек тә, көнләшү кебек тә авыр бер тойгы әрнетеп алды.