Читать книгу «Безнең язмыш» онлайн полностью📖 — Анас Хасанов — MyBook.
cover
 







Кызганыч, азгынлык чире армиябезне дә читләп узмады. Бер илдә бит! Әйтик, Гречко чорында җыен яраксызлар гаскәр башлыклары булып беткәннәр иде. Кошевой, Третьяк кебекләрне искә төшерү дә җитә. Брежнев, Гречко һәм аларның якыннары үзләрен, назлы кызлар сыман иркәләтеп, уч төбендә генә сикертеп торырга омтылалар иде. Моны тиз белеп алган бәндәләр түрәләрнең йомшак яклары белән бик оста файдаланды. Ә гади халык нишләде соң? Барысын да күрде һәм наданлыкка, гафләткә батып, битарафлыкка бирелеп, күңеле кайтып, әкренләп эштән бизә башлады. Сәрхушлыкка, угрылыкка салынды. „Бөек“ җитәкчеләрнең хакимлекләренең нәтиҗәләре шул булды. Мондый авыр сырхаудан терелер көн килер микән?

Дивизиябезнең шактый өлеше, ракеталарын торгызып, сугышчан әзерлеккә басты. Болары әле җир астында түгел. Старт өстәлләре җир өстендә. Ләкин кораллануның бу башлангыч адымы гына. Күнекмәләр үткәрәләр. Озын, шәм күк төз ракеталарның атом белән коралланган очлы башлары күкне тишеп тора. Әйтерсең бу кыямәт кисәүләре мәхшәр көнен кисәтәләр! Ләкин аларны галәм күге аша дошман иленә яудырыр өчен, башта, байтак вакытны сарыф итеп, эчләренә махсус цистерналардан саулыкка үтә зарарлы күп кенә „гентил“ шифрлы ягулыкны һәм шулай ук агрессив оксидлаштыручы „АК-27А“ дигән сыекчаны тутырганчы йөгертергә кирәк. Ягулыкны һәм оксидлаштыручы сыекчаны кирәгенчә тутыргач, ракеталарны җибәрер өчен боерык алганнан соң, ике минут чамасы вакыт сарыф ителә. Бу МБРларга алмашка полигоннарда төгәлрәкләре һәм әзерлеклерәкләре сынала, һәм аларга шахталар да казыла. Свободныйдан бүтән полкыбыз да бирегә, урман арасына күчеп, төп вазифасына тотынырга аныклана. Анда өлкән табиб булып капитан Клименко хезмәт итә. Ул миннән бер ел алдан укып чыккан иде.

Дивизия командирыбыз Горбунов генерал дәрәҗәсенә иреште. Үзе бер төпчек кенә. Братаненко, аңарга ялагайланып, махсус санинструкторны букчасы белән өркетеп куйды. Янәсе, олы шәхес кинәт чирләп китмәгәе дә, аны инфаркт сукмагае! Генерал кая гына бармасын, санинструктор букчасын тотып, артыннан ияреп, йомышларын үтәп йөри. Моңарчы мондый хәлне авиациядә хезмәт иткәндә генә күргәнем бар иде: авиация маршалы Руденко Прилукига махсус табибын ияртеп килде. Офицерлар җыенында чыгыш ясаганда, аның кыза башлавын күреп, табибы шунда ук әкрен генә ымлап-эндәшеп тынычландырырга тырыша иде.

Кирәкләре булганда, шулай кадерләп карыйлар, ә кирәкләре беткәч мәтәлдерәләр! Горбунов кебек кечерәкләре, күрәсең, олыракларыннан үрнәк алалар. Урыслар мондый очракларда: „Что крестьяне – то и обезьяне!“ – диләр.

Җәй башында гаскәрләрнең сәләтләрен тикшерергә һәм тормыш якларын күрергә яңа РВ главкомыбыз – Советлар Союзы маршалы Крылов килде. Элек ул ДВОда хезмәт иткән кеше. Урта буйлы, юантыграк, түгәрәк битле, тукмак борынлы адәм. Йөзе бераз калмыкка да охшашлы димме… Болай шау-шу куптарганы ишетелмәде. Кайбер карт, сәнәктән көрәк булган генераллар кычкыручан, тынгысыз булалар. Андыйларын да очратырга туры килде. Бу чакта офицерлар араларында байтак латыйфалар сөйләнелә. Берсе мондый. Картаеп барган генералның хатыны, имеш, бала таба. Бу, куанып, хатыны янына хәл белергә адъютантын юллый. Теге барып килә: генерал, түземсезлек белән: „Йә, күрдеңме, нинди?“ Адъютант: „Нәкъ үзегезгә охшаган, иптәш генерал!“ Генерал: „Кит инде!..“ Адъютант: „Әйе, үзе пеләш, үзе чөгендер кебек кып-кызыл, үзе яман акыра!“ Безнең главком андый түгел. Тыныч кешегә охшый. Стройбат клубында офицерларны җыйдыртып, „киңәшмә“ үткәрде. Каравылларны мөмкин кадәр кыскартырга, сакчыларның санын мөмкин хәтле киметеп, алар урынына тиешле җирләрдә электр челтәрләрен тарттырып куярга һәм мина кырларын, төрле сигнализация әсбапларын булдырырга кушты. Әгәр дә берәр җирдә сигнал була калса, кизү торучы укчыларны җиңел машина яки вертолёт белән шунда ук җибәрергә һәм тиешле чарасын күрергә! Акыллы карар. Тәрәккыять заманында нигә искегә ябышып ятарга һәм хәрбиләр санын арттырырга ди? Тәнәфестә ул ял итеп утырганда, без – берничә яшь офицер – янына ук килеп бастык. Маршалны көн дә күрмисең бит! Ул, безне аңлагандай, аны-моны әйтмәде, елмайды гына. Тужуркасында алтын йөгертелгән тугралы төймәләрен, Генштаб академия ромбигын һәм маршал тамгаларын, укалы, чигелгән погоннарын да җентекләп карадык. Крылов хакында мондый сүз йөри иде. Имеш, аның элегрәк язылган аттестатына Хәрби министр – Советлар Союзы маршалы Малиновский болай язган: „Академии не оканчивал и в иных не нуждается!“ Күрәсең, соңрак, ничек булса да, генштаб академиясен тәмамлаган!

Шәһәрчегебездә кунакханә төзелмәгән иде әле. Ул килүгә, торакның бер подъездында өч бүлмәле фатирда аңарга кунакханә булдырдылар. Пинчук хатыны һәм башка командирлар хатыннары анда келәмнәр, пианино, кәнәфиләр һәм пәрдәләр кертеп, чәчәкләр җыеп җиһазладылар. Һәм маршалны шунда ашатып-эчертеп йөрделәр. Маршал белән Перхушководан ЛОР белгече килгән иде. Аның тагылып йөрүенең сере мондый икән. Ватан сугышында булачак маршал дошман снаряды шартлаганда контузияләнгән. Шул мәлне аның колак пәрдәләре ертылып канаганнар. Яралардан соң колак пәрдәләрендә җөйләр барлыкка килгән, һәм алар саңгырауланганнар. ЛОР белгече исә, шул колак пәрдәләрен кокаин белән майлап, көн дә пневмомассаж („по Воячеку“) ясый икән. Маршал кокаинга ияләшкән булса кирәк…

Шул киңәшмәдә гарнизон һәм стройбат командирлары маршалга: „Безгә ДВО командующие бер дә булышмый!“   – дип белдергәннәр. Маршал киткәннән соң, көннәрнең берсендә биредәге тормыш хәл-әхвәлләре белән танышырга ДВО командующие генерал-полковник Крейзер килде. Килми хәле юк, чөнки Крылов – хәрби министрның урынбасары һәм ВС депутаты! Крейзер – каратутлы гына бер яһүд шунда. Аның махсус пассажир вагонын тупикка кертеп куйдылар. Ул үзенең пешекчесе, табибы, адъютанты һәм сакчылары белән йөри икән. Аның белән бер төркем өлкән офицерлар да килгән иде. Янәсе, сезгә нинди ярдәм кирәк? Дивизия округ җирләрендә булгач, аның иминлеге өчен ДВО штабы да җаваплы. Бигрәк оборона өчен һәм азык-төлек белән тәэмин итү өчен. РВ Крейзерга буйсынмагач, безнең аңарга исебез китмәде.

Җәй көннәрендә Мәрзия белән тирә-юньдәге урманга һәм бәләкәй генә тайга инеше буена сафланырга чыккаладык. Черкиләр һәм озынборыннар тынгылык бирсәләр икән!

Көз җитүгә, Мәрзия хатын-кызлар белән, машинага утырып, ике мәртәбә гөреҗдә җыярга барды. Икесендә дә зур чиләкләрен тутырып кайтты. Чистартып юдык һәм ваннада тәүлек буена җебеткәннән соң тозладык. Бик тәмле булды. Гөмбәләрне җыярга һәм хасиятләрен китереп хәстәрләргә икебез дә яратабыз. Гөмбәләренә карап, тозларга да, маринад белән пешерергә дә, табада кыздырырга да, ашын пешерергә һәм тозланган гөмбә уылдыгын аныкларга да була. Иренми дөрес эшкәртеп әзерләсәң, менә дигән файдалы ризык ул. Аларның рак чиренә каршы торырлык ниндидер матдәләре дә бар, диләр.

Тикмәгә генә чаганы кайнатып эчәргә кушмыйлардыр. Көзен җыйган гөмбәләр кыш көннәрендә бигрәк тансык тәгамгә әверелә. Беләләрдер инде, чит ил рестораннарында гөмбә ашы иткә караганда да кыйбатрак санала һәм кызыл балык уылдыгы белән бер исәптә тора! Кышка якын-тирәдәге май гөмбәләрен дә җыеп, маринад белән пешереп куйдык. Бу сап-сары гөмбәләр вак коймакларны хәтерләтәләр. Кыш барысын да ашата!

Март азагында, туры килгән юлламаларны кулга төшереп, Одесса хәрби округының шифаханәсенә дәртләнеп ялга киттем. Чиләбедә тукталып, бер атна чамасы әти өендә кунак булып, аның алтмыш еллыгын уздырдык. Мәрзиянең туганнарына да барып, хәлләрен белеп килдек. Алар безгә юлга тозланган каз түшкәсен пешереп бирделәр. Ите бик тәмле иде. Чиләбедә ул чакта әле ачы җил бозланган урам карларын себерә, борын-колакларны чеметеп ала. Суыкка карамастан, барысы да исән-имин иде. Кәшифә балалар сырхауханәсендә эшли. Наҗияне, ревмакардит белән чирләгәндә, шунда дәвалаган. Соңрак Кәшифә, укып белемен арттырганнан соң, мөстәкыйль эшкә – Смольный бистәсенә фельдшер медпунктына күчте. Автобус белән йөрисе булса да һәм эше артса да, аңарга әйбәтрәк һәм иркенрәк, чөнки өстеннән карап торучы юк. Сырхауханәдә исә балаларны үгетли-үгетли, процедура бүлмәсенә ташый-ташый кулсыз калып арган. Ләкин анда белем һәм тәҗрибә туплар өчен, эше бушка булмаган. Ата-аналары алдында абруе да артты хәзер. Аны таный башлаганнар…

Өченче апрельдә юлыбызны Одессага дәвам иттек, чөнки бишендә шифаханәгә барып керергә кирәк.

Поезд көнбатышка барган саен, яз кыяфәте артканнан артты. Таныш Урал тукталышларын, Уфаны, укыган ФАШ мәктәп бинасын дулкынланып карап уздым. Монда да эзләрем калган… Инде вагон баскычына асылынып түгел, ә җиһазланган йомшак купеда утырып барам һәм, биредә каешланып кичергәннәремне исемә төшереп, йөрәк әрнүен көчкә тыям. Минем дә мондый көннәргә ирешүем бар икән! Берәр танышым, бергә укыган дусларым күрсәләр иде хәерче рәвешендә монда укып йөргән ач татар малаен! Очрасалар танырлар микән медицина капитанын? Юк шул, берсе дә күренмәде. Тормыш барысын да күптән тараткан…

Украина җирләренә кергәндә, кар каралып эри башлаган иде. Юл буе саесканнар очрый. Менә юлыбыз тәмамлана. Одессада карның эзе дә юк. Олы, мәшһүр көньяк шәһәренең ничек ошаганын әйтеп торасы да түгел. Көн җылы, кояш нурларына күмелгән. Халык җәйге киемнән. Гүзәл биналар һәм матур һәйкәлләр… Күңел үсеп китте. Биредә һава торышы Амур өлкәсеннән нык аерыла икән шул.

Шифаханәнең Уналтынчы Фонтан бинасында урнаштырдылар. Икебезгә дә ике агач сәкеле аерым бүлмә бирделәр. Балконы һәм тәрәзәсе диңгезгә карап тора. Боз бистәсеннән соң бу урынны оҗмах дисәң дә хак булыр. Янәшәдә Кара диңгез. Аны Мәрзия беренче мәртәбә күрә һәм шатланып елмая. Төкле аягың белән! Коену сезоны әле башланмаган. Ләкин яр буенда халык кызына. Трамвайга утырып, Тугызынчы Фонтан аша үзәк урамнарына йөрибез. „Фонтан“ исемле булсалар да, анда бернинди фонтаннар юк һәм беркайчан да булмагандыр. Элек шул тирәләрдә мичкәләп атлар белән халыкка су китерә торган урыннар булган. Кайберләрендә китергән суны тотарга таш „коелар“ да ясаганнар. Менә шуннан бирле „не фонтан“ әйтеме телгә керә дә инде. Берәр нәрсә килешмәсә, Одессада: „Не фонтан!“ – дип кенә җибәрәләр. Кала кибетләрендә азык-төлек мул. Каһарман вә курортлар каласы! Импорт шәраб-сыралар тезелеп тора. Без, кызыгып, кургаш башлы, озын шешәле „Сенатор“ исемле кара „бәрхет“ сыраны тартмасы белән авыз итәргә алдык. Бераз ияләшкәч, диңгез янына кызынырга йөри башладык, ахырда, батырланып, суга кереп чумгалый да башладык. Чыдарлык. Пляжда әле халык әз, иркен һәм рәхәт. Шунда фотосурәткә дә төштек. Бер истәлек булып калды. Хәзер шул сурәткә гаҗәпләнеп карыйм һәм яшьлегебезнең булганлыгына ышанып бетмим. Булды микән ул? Әллә төшемдә генә күренде микән? Ничек гомер тиз уза! Башта бетмәс-төкәнмәс кебек иде бит…

Өйләдән соң шәһәргә, киноларга чыгабыз. Безгә трамвайларда утырып йөрүе дә тансык. Дерибасов урамында сокланып йөрибез. Опера театры данлы бинасы, Дюк Ришелье һәм Пушкин һәйкәлләре, Куприн тасвирлаган „Гамбринус“ шәраб подвалы, Потёмкин баскычы, кәстәнәле француз бульвары, ботаника бакчасы һәм Шевченко исемендәге парк – барысы да безгә кызык. Граф Потоцкий сараенда булдык. Анда – картиналар музее. Сарайның җир асты юлы диңгезгә чыга. Анда шәраб подвалы һәм шәраб фонтаны булган. Шунда кунак паннары күңел ачып, эчеп утырганнар. Кайберләрен үтереп диңгезгә дә агызганнар. Хәзер диңгез юлын тимер рәшәткә белән томалап япканнар.

Диңгез портында зур-зур теплоходлар: „Моннан да күркәм, тылсымлырак илләр бар!“ – дип искәртәләр. Бәлки, кайчан булса да, безгә дә берсенә утырырга насыйп булыр!.. Диңгез буйлап, пароходлар артыннан бертуктаусыз кычкырышып, акчарлаклар оча. Бөтенләй бүтән дөнья! Без акчарлаклар түгел шул, теләгән җирләргә оча алмыйбыз, канатларыбыз киселгән… Аннары автобус белән экскурсиягә „кояшлы“ Молдавиягә киттек. Молдавиянең элекке мәркәзе Тираспольда мамалыга ашап (кукуруза ярмасы боткасы) тамак ялгап алганнан соң, Кишинёвка юнәлдек. Молдавия башкаласының урамнарын, кибетләрен карап, базарына кереп, үзәк ресторанында ашап, универмагта Мәрзиягә җәйге күлмәк алып, кичке ашка шифаханәгә кайтып киттек. Бик күңелле булды. Юл буе яһүд гид лыгырдап барды. Кишинёв безгә үзенчәлеге, тормыш итү яклары белән бик ошады. Бөтен җирдә бар нәрсә ике телдә язылган. Татарстанга үрнәк! Бу юлы да Кишинёв һәм Одесса универмагында, данлы „Привоз“ ларында кирәкле затлы кием-салымнар алдык, хәтта модага керә башлаган торшерга хәтле бар! Ялыбыз бик файдалы узды һәм күңелебездә тирән тәэсир калдырды. Бирегә тагы да килергә дигән уйны күңелгә салып, үзебезнең оябызга кайттык.

Шул елда полковник Наугадовны очратып, зуррак урынга күчерүен сорадым. Мондагы хезмәтнең әһәмияте беткән иде инде. Байтак тәҗрибәләр туплагач, олырак эшләр башкарасы килә. Сәләтемне яхшы тоям. Аннары исем-дәрәҗәмне дә үстерәсе бар бит…

Начальник белән сөйләшкәннән соң: „Хабаровскиның аръягында „51нче километрда“ өлкән табиб урыны бушый. Шунда медицина өлкәсендә тәртипле хезмәт оештыра алсаң, килештек дигән сүз!“ – диде. Менә ул башта ук үземә билгеләнгән урын, насыйп булгач, үземә кире кайта! Наугадов: „Власовны беләсеңме, ул синең курсташың бугай?“ – дип сорады. Белмәскә, ул бермәлне курс партоешмасының сәркатибе дә булып йөргән иде. Яхшы укыды. Тыныч фигыльле, болай булдыклы күк күренә иде. Менә шуның лазаретында ятучы ике солдат төнлә, аптекасын талап, эчеп агуланганнар икән. Тикшерү башлана, тиешле чараларны күрмәгән һәм җавапсызлыгы өчен Министр приказына эләгә һәм эшеннән түбәнрәк төшерелә. „Миндә Америка частеның штаты булса, алай булмас иде!“ – дип акланган икән.

Бу сүзләре тикшерүчегә аеруча ошамаган. Үз эшен оештыра алмаганда, дошман армиясенә ишарәләве нигә кирәк булган диген! Ә теге солдат калдыклары эзләгәннәрен тапканнар. Шул кирәк дими, ни әйтергә?

Аның әйтүенчә, „51нче“ дә яшь медицина офицерлары эшләре турында әз уйлыйлар, күбрәк Хабаровскига барып күңел ачып йөрергә яраталар икән… Анысын һәм башкасын да ничек тәртәләренә кертеп җайга салу әмәлләрен беләм. Менә шулай, язмышым мине тагы шул якка тарта. Фатир мәсьәләсен белештем. Инде анда берничә биш катлы йорт салынган. Шулай булгач, тәвәккәлләп, ризалыгымны бирдем. Ник дисәгез, ул якның табигате, ел фасыллары бу җирнекенә караганда күпкә әйбәтрәк – йомшак. Анда яңа елга хәтле диярлек озын, коры, җылы көз. Тайгада кыргый йөземенә, кедр чикләвекләренә хәтле үсә. Хабаровск базарының Свободныйныкына караганда аермасы чагыштыргысыз зур. Азык-төлек белән тәэмин итүләре дә мулрак. Олы шәһәр тирәсендә тормыш яхшырак җайга салынган була. Кирәк икән, барып кайтырга да мөмкин ич. Аннары, иң мөһиме, вакыты җитүгә, майор мәртәбәсенә дә ирешәсең. „Майор“ латинчадан зур, олы дигән сүз. Өлкән офицер разрядына керә. Майорның хезмәт халәте һәм айлык акчасы бөтенләй бүтән. Мәрзияне дә истән чыгарырга ярамый. Яшәгән җиребездән аның күңеле тәмам бизгән иде инде. Наугадов киткәннән соң, командующийның яңа урынга билгеләү боерыгын байтак көтәргә туры килде.

Наугадов кеше мәнфәгатьләрен кайгыртырга ашыкмый иде. Җиде тапкыр үлчәп, бер кисә. Үшәнрәк тә. Мәгълүм, көткән кешегә һәрчакта озак тоела. Анысы да бар. Беренче кар явып, ката башлаган җиргә ята башлагач кына, ниһаять, кирәкле боерык килә! Ул чакта Братаненко, демобилизацияләнеп, үзенең туган Ак Чиркәү шәһәренә бөтенләй күчеп киткән иде инде. Ул анда лаеклы ялына чыкканчы ук өй юнәтеп өлгергән. Дивизия табибының вазифаларын исә вакытлыча Панкратов үти иде. Эпидемиология курсыннан күптән түгел генә укып кайткан кеше. Братаненко урынына бөтенләй кунакларга өметләнә. „Мин сине үземнең эпидемиолог урынына тәкъдим итәргә җыенган идем, ник китәсең? Бергә яхшы хезмәт иткән булыр идек!“ – диде. Билгеле, миңа монда да күтәрелерлек урын табылган булыр иде, тик, күңел ятмагач, кызыгы бетте. Мин мөстәкыйльрәк булырга телим. Әйтергә кирәк, М. М. Панкратов белән дә мөнәсәбәтләребез яхшы иде. Аның миңа бер усаллыгы да тимәде. Дөнья күргән Аlma mater шәкертләре ич. Братаненко да аттестациядә: „Эпидемиолог эшенә лаеклы“ – дип язган иде. Панкратов, начальство арасында йөреп, шактый шомарды. Бәлки, ул әйткәнчә дә начар булмас иде, тик минем язмышым хәл ителгән инде, үкенергә урын калмаган. Дөресен әйткәндә, Панкратов бик булдыра алырлык кеше түгел, байтак вазифаларын минем җилкәмә аудара иде. Ә минем аның колы буласым килмәде. Ишеткәнемчә, миннән соң ул да урынында озак утыра алмаган, каядыр көнбатышка күчкән. Уем рас килгән. Ләкин миңа, ул көнбатыш якларына ирешкәнче, байтак кына көнчыгышта һәм Себердә ат урынына хезмәт итәргә туры киләчәк. Шунысы кызык, бу якларда офицерлар нинди генә урын биләп хезмәт итсәләр дә, әмма гел көнбатыш частьларына күчәргә омтылалар. Уралның бу якларын Тын океанга кадәр кыргый дип таныйлар. Һәм сөеп бетермиләр. Бәлки, монда тумагангадыр, үз итмиләр… Урыслар бу якларда, ни әйтсәләр дә, килмешәкләр шул. Кулларындагы песнәк белән канәгатьләнмичә, һаман һавадагы торна артыннан чапканнар!..

Хәбәр алуга куанышып, әйберләребезне җыеп, күчү мәсьәләсенә керештек. Безнең илдә гади кешегә уңай шартлар буламы соң? Станциябез янәшәдә булуга карамастан, контейнерлар бүтән – Бузули станциясендә, егерме чакрым арырак. Әйберләребезне йөк машинасына төяп, шунда киттем. Бузули әле ул ярымстанция генә. Элек аңарга караучы да булмагандыр. Арырак, урман эчендә ниндидер бәләкәй ял йорты сыман нәрсә бар. Әллә инде түрәләрнең ау йортлары? Малыбызны контейнерга бушатып, әйләнеп кайттым да, кирәкле әйберләребезне үзебез белән алып, Мәскәүдән Хабаровскига узып барган поездга утыргач кына тынычландык. Менә йөк вагоннары белән тулган, щебёнка өемнәре белән күмелгән Ледянаяны калдырып, Свободный – Серышево – Поздеевка – Возжаевка һәм Белогорскины да уздык. Поезд төн караңгылыгына кереп бара. Арып беткән гәүдәләрне йокы басты. Таң атканда, без инде Хабаровскига килеп җиттек. Ашыкмый гына төштек. Ашыгуның кирәге юк. Ияләшергә кирәк. Камыт бераз көтеп торса да, беркая китмәс. Мәрзиягә каланы күрсәтергә кирәк. Рестораннарда сыйланасы бар. Андый бәхет сирәк очрый. Такси яллап, кунакханәгә илтергә куштык. Ярыйсы гына кунакханәгә урнашканнан соң, тамак ялгарга һәм каланы карарга чыгып киттек. Биредә җылы иде әле. Чаганнардан яфраклар да коелып бетмәгән. Кәеф күтәрелде. Табигатьнең тәэсире зур шул.

Гомеремнең тагы яңа сәхифәсе ачылырга тора. Мин ул ак тормыш битен пычратмый гына язып тутырачакмын!.. „Ерак Көнчыгыш“ исемле ресторанда иң татлы ризыкларны алып ашадык. Шулар арасында маринадлы трепанг салаты аеруча тәмле иде. Ул – ак гөмбә яки тозланган гөреҗдә сыман ашамлык, „диңгез кыярларыннан“ хәстәрләнгән нәрсә. Үзе алтынтамыр тамыры кебек шифалы. Инде менә нихәтле вакыт узуына карамастан, тәме һаман исемдә. Кибетләрдә эре Амур балыклары, башка тәм-томнар. Халык, урамнарны тутырып, киноларга, стадионга, базарга, Амур ярына агыла. Укучы шәкертләр, интуристлар байтак. Менә кайда халык яши икән ичмасам! Без дә шәһәрне кызыксынып карап йөрдек. Киң, мәгърур Амур буена бардык. Таш белән ныгытылган яр буенда озак сокланып карап тордык. Арырак, югарыда – крайком кунакханәсе. Аргы якка кечерәк теплоход йөри. Биредә нихәтле ял йортларын, күңел ачарлык корылмалар төзергә мөмкин. Рейн буйлары ише генә булмас иде! Куллана белмиләр шул. Үзләренә җиткәч ярый инде…