Читать книгу «Безнең язмыш» онлайн полностью📖 — Анас Хасанов — MyBook.

Александров рөхсәтсез, санитар машинага утырып, Хабаровскига китеп карады-каравын. Ләкин финанс бүлеге аша машина һәм бензин өчен акчасын каерып алып, үзенә шелтә биргәннән соң шып тынды. Бу бүтәннәргә дә сабак булды. Нигә әле җитлеккән кешеләргә нәни балаларны үгетләгән күк төчеләнеп йөрергә? Алар бит рәсми урын биләп торалар һәм йөкләнгән вазифаларын яхшы беләләр. Икенчедән, санитар машиналарны, шул исәптән РТБныкын да, турыдан үз карамагыма алдым. Аларның табиблары белән кизү тору графикларын төзеп, командирга кул куйдырдым. Шуның белән, моннан ары һәр тәүлек буена автопарктан машиналарның берсен генә чыгарырга рөхсәт ителде. Элек „эте дә, бете дә“ дигәндәй, ул машиналарның лимитларын туздырып, кирәкмәгәнгә утырып йөргәннәр. УАЗларның лимитлары исә елына 8 мең, ә ГАЗныкы 12 мең генә. Хабаровскины бер тапкыр гына әйләнеп кайту да кимендә йөз илле чакрымга төшә. Кайбер кечерәк начальниклар, үз машиналарының лимитларын саклап, медофицерлар белән дә исәпләшми, санитар машиналарын җигәргә ияләшкәннәр. Кешенеке жәл түгел! Юк инде, нәфесләрен кискен өзәргә туры килде. Һәр әйбернең хуҗасы бар, узынмыйрак торсыннар! Бигрәк РТБ һәм икенче дивизия машиналарын туздырганнар иде. Яңа тәртип урнаштыргач, РТБның командиры полковник Наумов: „Безнең УАЗ ватылган, график буенча кизү торырга бирә алмыйбыз!“ – дигән булган иде. Ләкин мин, бер дә исем китми: „Ярар, алайса, авыруларыгызны ашыгыч рәвештә госпитальгә илтергә үзегезнең җиңел машинагызны бирерсез!“ – дигәч, алмашка урынбасарларының машинасын бирергә һәм УАЗны кичекми автозаводка төзәтергә озатырга мәҗбүр булды.

Шунда Бескоровайныйны үз санитар машинасына хуҗа була белмәгәне өчен сүктем. Өченчедән, икенче дивизия машинасын төзәтергә җибәрүен, яңа УАЗга вә покрышкаларга заявкалар юллавын сорадым. Кешенең гомере кыл астында булганда, машинаң ватылып юлда тукталса нишләрсең? Адәм гомере белән шаярырга ярамый бит! Дивизиядән покрышкаларны төрле сылтаулар табып бирмәскә маташканнар иде. Алар анда яңаларын, ялагайланып, начальствоның „газикларына“ куярга тырышалар, вакытлары чыкмаса да.

Хәрби округның „Суворовский натиск“ (без аны „Суворовский нажим“ дип атый идек. Редакторы яһүд Шапа иде) гәҗитенә усал мәкалә язгач, Биробиджаннан дивизиянең авто-трактор бүлеге начальнигы көпчәк резиннарын, машинага төяп, үзе китермәсенме! Түрәләрнең дәрәҗәләренә карамый, хакны ярып дөрес кылсаң, барысы да хәл ителәчәк икән!

Дүртенчедән, моңарчы монда булмаган хәлне – табибларның тәүлекләп график буенча кизү торуларын гамәлгә керттем. Анысын да Пупков хуплады. Үземнән башлап, һәр офицер (алты кеше) башта беренче дивизия медпунктында, ә соңыннан ПМБда тәүлекләп кизү тора башладык. Берең кизү торганда, калган бишебез төнлә тыныч йоклый. Йөкле хатыннарны бала табаргамы, берәрсенә ашыгыч операция ясатыргамы, кизү торучы табиб, карап, калага илтә. Мондый хәлләр, язылмаган кагыйдә буенча, күбесенчә төнлә була. Кайбер төнне округ госпиталенә (алтмыш чакрым) икешәр мәртәбә барырга туры килә. Шул сикәлтәле юлдан миңа башка йомышлар белән дә күп мәртәбә, буыннарымны какшатып бетергәнче йөрергә туры килде. Ә өлкән табибның йомышлары күп була. Госпиталь юлын да таптыйсың, округның медбүлегенә дә, корпус штабына да, өлкә сәламәтлек бүлегенә дә барасың. Әле мин килгәндә, полкыбызның бер өлеше елдан артык Князе Волконкада аерым хуҗалык булып яшәде. Аларга да байтак күз-колак булып йөрдем. Князе Волконка белән полк арасының юлын җәй вакытында миңа берничә мәртәбә командир аша грейдер белән тигезләтергә, ә кышын көртләрен кырдырырга туры килде. Ул юлның газабын байтак күрдем. Бер мәлне кыш уртасында Князе Волконкага җитәрәк бер бичара хатынга, „кендек әбисе“ булып, бала табарга булыштым. Төн уртасында беренче йортның ишеген кагып, баланы юып-биләп, анасына биреп, чәй эчертеп, юлыбызны дәвам иттек. Андый очракларга машинабызда аерым сандыкта бөтен кирәкле әйберләребез бар иде. Кышын һәр санитар машинага хәтта берәр бәйләм коры утын да салдырта идем! Юл хәлен алдан шәйләргә кирәк ич!

Әлегә һаман бишенче катта яшибез. Багажыбыз да озак көттермәде. Әкренләп гарнизонда медицина эшләребез җайланды. Моны сизми калмаган кеше булмагандыр. Табиблар үзләре дә үзгәрешләр белән канәгать иделәр. Заводка озатылган машиналарыбыз да яңарып кайтты, беренче дивизиягә яңасын да бирделәр. Тәртип булганда, барысы да үз нәүбәтендә эшләнә икән!

Бишенче мәсьәләне дә чишәргә керештем. Офицерларны һәм солдатларны елына ике, гаилә әгъзаларын бер мәртәбә рентген аша үткәрергә кирәк. Бу эшне башкарыр өчен, округның Күчмә рентген кабинетын сорап китерттем. Ләкин ул елына бер тапкыр гына килә ала. Анда да сиңа кирәгенчә торып эшләми. Округта бер без генә түгел бит! Бүтән чара табарга – үзебезнең рентгенкабинетны булдырырга кирәк, дим. Ничек инде хәзерге заманда рентгенсыз яшәргә?

Округ госпиталенең җитәкчеләре белән сөйләшеп, кече табиб Глятманны рентгенолог һөнәрен өйрәнергә өч айга рентген кабинетына юлладым. Арон моңа бик риза иде. Яһүдләргә укырга гына булсын! Пупков белән киңәшеп, рентген кабинеты хәстәренә керештем. Ул үзем урнашкан йортның башында беренче катта ике бүлмәле фатирны бирде. Йортта яшәүчеләргә „х“ нурларының зарары тимәсен өчен, фатирның түшәм-диварларын барит измәсе белән сылап акларга кирәк, ә анысы биредә юк. Кыйммәт нәрсә.

Барит измәсен сорап, РВ штабына яздык. Шакыган кешегә ишекне ачалар, ди бит. Бер ай чамасы узганнан соң, ул измә белән кечкенә контейнер килде. Аны шунда ук сыладык. Бусы булды. Инде хәзер округ медскладыннан, безгә штат язуы тиеш булмаса да, рентген аппаратын һәм тиешле бөтен җиһазларын баш рентгенолог аша юллап аласы калды. ВМО начмеды һәм баш рентгенолог белән сөйләшкәч, аларны да яздырдым.

Горновский бөтенесен йөк машинабызга төяп алып кайтты. Медтехникадан белгечне чакыртып, аны тоташтырып, көйләп тә куйдык. Глятман якшәмбе көннәрендә кайтып, кызыксынып йөрде. Эш урыны инде анык. Ул укудан кайтуга, Стецюкны ун көнгә ЭКГ серләренә төшенергә шул ук госпитальгә ЭКГ кабинетына юлладым. Медпунктларыбыз да төзелеп бетеп бара. Күңелем үсә. Эш артыннан эш арта. Ә эш ул бит эшләүчене сөя.

Хәзер хатын-кызларны тикшерергә лаборанткасы белән округ гинекологын шәһәрчеккә инәлеп чакырдым. Ул чакта округның хәрби гинекологы кыскартылмаган иде әле. Аңарга бездә хатыннарны ике көн буе карарга туры килде. Авыруларның исемлекләрен төзеп, дәваланырга юлламалар бирдек. Шулай бик мөһим эшне башкардык.

Декабрь башында кулыма „Океанск“ шифаханәсенә хатын-кызлар юлламасы эләкте. Теләп баручылар булмагач, Мәрзияне җыендырып озаттым. Тагы бер дәваланып кайтсын әле ятим үскән бала, дим. Башкаларны гына дәваларга димәгәндер! Кызганыч, шул якларда хезмәт итсәм дә, үземә „Океанск“ та ял итәргә туры килмәде. Шулай Тын Океан шифаханәсен татымый калдым. Гарнизоныбызда поликлиника булмагач, барысы да безнең өскә салыналар. Хатын-кызларга алтмыш чакрымдагы Хабаровскига суык кышларда, балаларын калдырып, автобуска утырып дәваланып йөрергә читен. Бу мине дә борчый, уйландыра башлады. Үзем гинекология фәнен академиядә яхшы өйрәнгән идем. Бескоровайный хирургия курсында укыган, ә Сёмина – эчке чирләр белгече. Шулай булгач, үзебезнең төп эшләребездән тыш, икешәр сәгать һәркайсыбыз аерым фән буенча хатын-кызларны медпунктта кабул итеп дәвалый алабыз. Шулай иттек тә. Үземнең өстемә гинеколог вазифасын һәм горздрав бүлегеннән бер шәфкать туташы штатын юллап алдым. Моңа аптека базасыннан дарулар да китереп сату вазифасын йөкләдем. Шулай аптекалы да булдык. Ул урынга бер офицерның элек акушерка булып эшләгән хатынын алдым. Шуннан соң беренче тапкыр хатыннарны кабул итәргә килдем. Ләкин башта алар миңа күренергә оялдылар.

Ишек төбендә җыелып, керергә базмый, бер-берсен кыстап тордылар. Тик бүтән чара юк бит. Ахырда Кустовның хатыны: „Әй, кызлар, безнең ишеләрне күрмәгәнмени ул, ни булса, шул булыр!“ – дип, ишекне каерып керде. Мин, ишетсәм дә, аны-моны сиздермәдем инде. Карадым, шунда ук шәфкать туташына ничек эшлисен күрсәтеп бирдем. Әрсез Кустовадан соң хатыннар бер-бер артлы, кызарып, башларын күтәрми генә күренергә керә башладылар. Кулымнан килгәннәрен дәваларга монда калдырдым, ә калганнарын Хабаровскига юлладым. Менә шулай шәһәрчегебезнең тормышын шактый җиңеләйттек.

Мәрзия шифаханәдән кайтканчы, йортлы булдым. Яңа гына төзелеп беткән йортның икенче катыннан ике бүлмәле фатир алдым. Фатир бик күркәм. Тәрәзәләре ике якка карый. Солдатларыбыз белән әйберләрне ташыдым. Күченгәндә йорт әйберләре күп булып күренә, эт булып арыдым. Күченгәнче, идәннәрен яңадан буяткан идем. Фатирның батареялары бар, суык су кертелгән, канализация үткәрелгән. Котельный җылыта башлады. Аш бүлмәсендә плитәле мич. Ванна бүлмәсендә суны титан белән җылытасы. Бәдрәф янәшәдә. Тагы нәрсә кирәк? Рәхәтләнеп яшәргә була. Ишек аша гына гаиләсе белән Пупков урнашты. Димәк, безнең белән аралашып яшисе килгән! Бу подъездга башкаларны да сайлап кына керткән. Дүртенче катта Горновскийлар, ә бишенчесендә лаборанткабыз Есько ире һәм кызы белән. Бездән түбәнрәк тагы бер йорт салына. Анысы төзелүгә, Хабаровскидан бөтен офицерларыбыз күчеп бетәчәк. Сигез сыйныфлы мәктәп беренче сентябрьдән үк эшли. Анда район аша медпункт ачарга булыштым. ПМП аптекасыннан үлчәү-мазар, бикс, шприц-стерилизаторлар һәм башка кирәкле әйберләр бирдерттем. Шәфкать туташы инде эшли башлады. Димәк, гарнизонның тормышы бу яктан да җайланды. Клуб, кунакханә, балалар бакчасы, кибет (клубтан гайре барысы да бер бинада) ачык диярлек. Шәһәрчегебез күз алдында матурлана. Офицерлар гаиләләре белән танышып, дуслашып киттеләр, бер-берсенә кунакка йөрешә башладылар. Яңа ел бәйрәмен, җыелып, Горновскийларда уздырдык. Мәрзия бишенче гыйнварда гына кайтты. Аңарга яңа фатирга кайтып керүе күңелле булды. Бераз дөнья күреп, кәефе күтәрелеп кайтты. Керогазыбыз көйләнгән, керосин һәм утын бар. Су җылытып, ваннада юынып кинәнәбез. Искечә Яңа елны каршыларга Владивосток күчтәнәчләре – эре балык консервасы бар. Менә дигән салат ясарга була!

Сирәк булса да, якын-тирәдәге балыкчылар яңа гына тотылган балыкларын китереп саткалыйлар. Мәрзия бик теләп ала, балыкчылар бистәсеннән көздән берничә пыяла савыт тозланган кызыл балык уылдыгын сатып алдык. Шул елларда уылдыкны һәм кызыл балыкны кулдан иркен алып була иде әле. Кибеттә дә какланган һәм тозланган горбуша-кеталарны саталар иде.

Октябрь аенда елгалар балык белән кайный. Шул чакта бөтен халык кышка балык һәм уылдык хәстәрләргә керешә. Шуның белән дан тота да инде бу як. Бескоровайный әйтүенчә, Сахалинда, имеш, кызыл балыкны этләр дә ашамый! Хәзер анда да хәлләр хөртиләнгән дип ишеттек. Үзебезнең хәлгә килгәндә, тозланган гөреҗдә һәм шампиньоннар үзебезнеке. Бәрәңге, кәбестә, помидор һәм суган Хабаровск базарыннан килә. Тик менә кечкенә кибетебездә һәрбер нәрсәгә чират торасы. Анысы Мәрзия эше. Чиратсыз тормышыбызны күз алдына да китерү мөмкин түгел. Чиратлар Советлар иленең визиткасы.

Гыйнвар аенда полк җитәкчеләре белән бергә күңел ачарга – Хабаровск каласына Мәскәүдән килгән „Диксилент“ концертын тыңларга бардык. Аның ише ретро эстрада ансамбльләре оешып үрчи башлаган чак. Күңелле булды. Дәртләнеп, автобусны яңгыратып, юл буе җырлап кайттык. Сирәк булса да, андый күңел ачуларны гарнизоннарда замполитлар оештыргалыйлар иде. Соңыннан, югары командованиенең таләбенә колак салып, мәдәният министры Е. Фурцева әмере буенча, Мәскәү артистлары шактый еш килә башлады. Байтакларын күрергә насыйп булды. Мәгълүм, андый тамашалар, аулак һәм ябык гарнизоннарда хезмәт итүче гаскәриләрнең рухларын күтәрер өчен, махсус оештырыла. Үзәк мәдәният сулышын берникадәр тоеп торырга мөмкинлек бирәләр. Тик татар ансамбльләре генә килә алмады. Югыйсә татар яшәмәгән җир юк. Бездә дә маңкорт Дамир Белов һәм ГСМ начальнигы Кадыйров хезмәт итә. Ял көннәрендә, гадәттән тыш берәр хәл булмаса, атнасына бер тансык йокыны туйдырып, шәһәрчек тирәләрендәге урман аланнарына һавага чыгабыз. Зур кала корым-сөремнәреннән ерак булганга күрә, биредә һава саф, сулап туйгысыз, кар чиста, ак төсен югалтмый. Сирәгәеп калган сыман шәрә ялангач урман, төшләр күрепме, үлеп йоклый, язга яңа хәл җыя. Аның каты йокысын кышларга калган сирәк кошлар да уятмаска тырышалар кебек. Тавышсыз гына агачтан-агачка, куактан-куакка җим эзләп очып йөриләр. Бер карлыгач яз китерми дигән кебек, болар да урманны әллә ни җанландыра алмыйлар. Йөрәк тибеше ишетелерлек тынлык. Җан тынычлыгы, мәңгелекнең агышы… Җир-ана, балаларына гыйбрәтле үрнәк күрсәтеп, борчылып, җаннарын тынычландыра, дәвалый…