Тагы бер мәсьәлә турында бәхәс куба: РВ частьларын нинди калып-рәвештә төзергә? АКШ үрнәге буенчамы? Аларда РВлары „авиокрылолар“ ча бүленгән. Безнекеләр, ахырда, нигезгә туп гаскәрләренең төзелешен – батарея, дивизия, полк калыпларын үрнәк итеп алалар. Шулай АКШ һәм СССР РВларының төзелешләрендә ассимметрия туа. Гаскәрләрнең нинди рәвештә төзелүләре буш нәрсә түгел. Нигездә сугышка сәләтлелек, штаб һәм башка мәсьәләләр ята. Әйтик, полк икән, командиры полковник булырга тиеш, „папаха“ ны бирергә кирәк!..
Соңрак башка мәсьәләләр дә барлыкка килде. Әйтик, РТБларга байраклар бирү мәсьәләсе. Алар моңарчы байраксыз хәрби частьлар иде. Әләмсез нинди мөстәкыйль хәрби часть булсын ди? Ә байраклы булгач, начальнигы да папахалы булырга тиеш. Аннары, Г. Жуковны лаеклы ялга озаткач, бераздан безнеке шикелле хәрби оешмаларның чын мәгънәсен истә тотып һәм тәртипне ныгыту максаты белән, замполитларның санын арттырырга мәҗбүр булдылар, һәм һәр 50–75 санлы аерым хәрби оешмаларга, сугышчан әзерлекләренә карап, берәр политхезмәткәр офицер өстәп кертелде. Бу инде чамадан тыш узыну булды, чөнки тәртипләр аңарга карап кына ныгымады. Мин гомеремдә чын мәгънәсендә эшчән, кеше күңеленә керерлек политхезмәткәрләрне сирәк очраттым. Аларның күбесенә мөгаллимлек һәм психолог сәләтләре җитмәде. Күбесенең махсус белемнәре дә юк иде. Тикмәгә генә алар турында да мәзәкләр чыкмагандыр. Янәсе, политхезмәткәрләргә эш урыннарын җыештырып тәртипкә китерү бигрәк ансат. Авызларын ябалар да, шуның белән бетте-китте. Вакытын да, имеш, сайлый беләләр: „Солнце летнее палит – едет в отпуск замполит!“ Аннары Некрасов поэмасының „Кому живётся весело, вольготно на Руси?“ калыбында: „Начальникам физическим, всем замам политическим и старшему врачу!“ – дип такмаклыйлар иде. Орёлның замполит майор Туркинның исеме җисеменә искитәрлек туры килә иде. Бер мәнсез зат иде. Артыннан көлми калмаган офицер булмагандыр. Кайберсе: „Турок!“ – дип тә җибәрә иде. Әйтерсең төрекне күргәннәре бар!
Ял дигәндә, яшь офицерларны ялга командирлар һәм штаб начальниклары һәр елны кара көздә йә кыш айларында озатырга тырыштылар. Бу хакта тагы бер мәзәк сөйләми булмас. Штаб начальнигы офицерларның киләчәк ял планын төзи. Командир, офицерларын сафка тезеп, мондый сорау бирә: „Кемнәр җылынган сыра һәм тиргә баткан хатын-кызларны сөйми, бер адым алга!“ Берни сизмәгән яшь әтәчләр, кодрәтләнеп, сафтан бер адым алга атлыйлар. Янәсе, андый түбән зәвыклы мәхлуклар түгел! Командир, көлемсерәп: „Әһә, штаб начальнигы, болар берсе дә җылы сыра һәм тирләгән хатын-кызларны яратмыйлар икән. Ялга кыш айларында озатыгыз!“ – ди. Мин, пионерларча вазифамны үтәп, офицерларны график буенча ял йортларына һәм шифаханәләргә җибәрергә тырышам. Юлламаларга бер чакта да мохтаҗлык булмады, бигрәк тә бу яклардагы „Океанский“ (Владивостоктан унтугыз чакрым арырак), „Шмаковка“, „Кульдур“, „Дарасун“ кебек шифаханәләргә. Юлламалар хәтта Камчаткадагы Тын океан хәрби флотының „Паратунка“ сына да була иде. Анда кыш уртасында карлы вулкан таулары янында 40 градуслы геотермаль бассейннарында коену бигрәк кызыклы һәм шифалы! Шулай булса да, кызыксынучылар юк диярлек. Офицерлар ул чакларда шифаханәләргә ялга барырга атлыгып тормыйлар иде.
Хәзер генә ул шифаханәгә путёвкалар сорап аптыраталар. Димәк, тәмен белеп алганнар.
Хәтер һаман узган вакыйгаларга кайта. 1962 елда без, берни булмагандай, бәйрәмле май аен шактый күтәренке күңел белән уздырдык. Ә 1–2 июнь көннәрендә Новочеркасск каласында эшчеләр митинг-демонстрациясен канга батырып таратканнар. Чираттагы расценкаларны төшереп, эш күләмен арттырганнан соң, ачлыкка дучар ителгән эшчеләр һәм кала халкы, дулап, урамга чыккан икән. Әйтергә кирәк, илдә ризык кытлыгы үзен нык сиздерә башлаган иде. КГБчы Шелепинның мөридләре халыкка ата башлаган, һәм Осетин, Советлар Союзы каһарманы генерал-полковник И. Плиев гаскәрләрен аларны бастырырга керткәннәр. Урамнарга танклар ыргылган. 25 кеше үтерелгән, 122 кешене кулга алганнар һәм 7сен атканнар. Күп еллар гына узгач белдек! Менә сиңа „ирекле“ илдә үзләрен „халык хезмәтчеләре“ дип атаган ил хуҗаларының чираттагы гамәле! Гәҗитләрдә бу ерткычлыклар турында бер сүз күренмәде. Радио-телевидениенең авызына су каптырдылар. Булмас димәгез, бу Советлар Союзы иле! Анда бөтен хәшәрәт-вәхшилек булырга мөмкин. Бик күп нәрсәләр үзебезнең халыктан һәм бөтен дөньядан яшереп эшләнә иде. Бу „канлы июнь“ фаҗигасе турында ул чакта миңа майор Туркин: „Новочеркасскида Совет строена каршы демонстрация булган, әмма аны Плиев бастырган!“ – диде пышылдап. Баксаң, Совет строена каршы булмаган ул, ә совет имансызларының гаделсезлекләренә каршы гына. Бездә берәр нәрсәгә карыша башласаң: „Син нәрсә, совет строена каршымы?“ – дип, авызны томаларга ияләшкәннәр инде.
Туркин хәбәрен ишетеп сискәнеп киттем. Илебездә ризасызлык демонстрацияләре һәм аларның кораллы көчләр белән бастырылуы минем акылыма сыймаслык хәл булып тоелды.
Шуннан соң, безнең гаскәрләрне Кубага керткәч, Плиевны Микоян белән Фидель Кастро янына ярдәм итәргә җибәрәләр. Соңыннан, лаеклы ялга чыккач, Плиевны гадәттән тыш инспекция генералы төркеменә кертәләр һәм аңарга „армия генералы“ дәрәҗәсен бирәләр. Ул Генераль Инспекция төркеменә отставкадагы маршаллар гына керә иде. Эш кабинетлары һәм окладлары тулысынча үзләренә кала иде. Шуңарга күрә ул төркемне „райская группа“ дип атыйлар иде.
Плиевның үрнәген М. Горбачёв чорында – 1989 елда Тбилисида генерал-полковник Родионов кабатлады. Ул да моның белән дан казанмады.
Менә шундый иде алар СССР – Рәсәй генераллары. Үз халкын бастырудан да тартынмадылар. Билгеле, Новочеркасск галәмәте ил кытлыкка төшкәч килеп чыкты.
Чирәм җирләргә шау-шу куптарып-шапырынып иген чәчүгә карамастан, шул елларда икмәк бетте диярлек. Кибетләрдә кукуруз, солы һәм соя оннарын кушып пешерелгән кара икмәк сата башладылар. Аны да тиз арада сатып бетерәләр иде. Солдатларга да шул кайрак кебек икмәкне ашата башладылар. Ул ипи тиз искерүчән иде. Чиләбедә авыру әти һәм әни ак ипине, сөт һәм манный ярмасын табиблар таныклыгы буенча өлешләп кенә ала башлаганнар. Без дә дөге, карабодай посылкалары җибәргән идек. „51нче“ гә хезмәт итәргә күчкәч, замполит майор Тимофеев, округның партактивыннан кайткач: „Илдә азык-төлек мәсьәләсе авырайган!“ – диде. Моны Хабаровск краеның беренче сәркатибе Шитиков: „Әле генә Канада бодае хакына кораб белән 740 тонна (!) алтын илттек!“ – дип әйткән.
Менә шул чакта Черчилль: „Бөтен илләргә ашлык сатучы Рәсәйне Хрущёвның „зирәклеге“ генә икмәксез калдыра алды!“ – дигән.
Шул чорда кечерәк ыгы-зыгыларның бүтән өлкәләрдә дә булуы мәгълүм. Әйтик, Свердловск каласында, Н. Хрущёвның киләсен көтеп, кала агайлары шәһәрне тәртипкә китерә башлыйлар. Иң зур „Уралмаш“ заводы җирләрендә „кәгазь кортларын“ алабута-әрем-билчәннәрне йолкырга өч көн рәттән куалар. Йолкып бетерә алмаганнарына солярка сибеп яндыралар…
Менә билгеләнгән көнне завод идарәсе каршына кара лаклы машиналар килеп туктый. Эшчеләр өере яшенле кара болыт булып көтеп тора. Шактый юан Хрущёв, түшен киереп, гадәттәгечә елмаеп, машинасыннан чыгып, боларга таба юнәлә. Әйтерсең эшчеләрнең сөекле атасы!
Азык кытлыгыннан гарык булган, көч-хәл белән генә көн күрүче эшчеләр кинәт, стихия рәвешле ярсып, күз ачып йомганчы Хрущёвны урап алалар һәм, пинжәгенә ябышып: „Йә, әйт әле, „халык хезмәтчесе“, ничек безне мондый хәлгә төшердең?“ – дип сорыйлар. Агарып, чырае качкан Хрущёвны тән сакчылары, көчкә аерып, машинасына өстерәп кертә, һәм бу кара машиналар шунда ук юк та була!
Бу вакыйга турында үз күзләре белән күргән кешеләрдән ишеткәнем бар.
Мин Ленинградта укыганда да, Хрущёв заводларга килгәли иде. Бер килүендә, расценкалар турында сүз чыккач, эшчеләргә болай дигән: „Беләм мин сезне, эшлисе урында тәмәке тартып, Хрущёв турында мәзәкләр сөйләп утырасыз!“ Дөрес, аның турында мәзәкләр байтак иде шул.
Ленинградның „Киров“ заводында эшчеләр җыенында мөнәсәбәтләр куерып кыза башлагач, ул мәдәният сараеның арт ишегеннән чыгып тайган.
Аракыга бәяләр күтәрелгәч, усал ирләр, кибеткә кереп: „Дай Никитку!“ – дип кенә сорыйлар иде. Илдә тормыш хәлләре катлауланганнан-катлаулана барсалар да, үзен бик эшчән рәвештә тотып, җай чыккан саен акыл сата иде ул.
Әле җитмеш яше тулуы уңаеннан, куштанланып, Л. Брежнев, бөтен политбюро әгъзаларын ияртеп, аны котларга кергәндә, Хрущёв, масаеп: „Җитмеш яшь – сәясәтчеләрнең иң җитлеккән чагы!“ – димәсенме! Шулай, үзенә тиешле бәя бирә алмады ул.
Шуннан соң озакламый, политбюро әгьзалары карары буенча Хрущёв урыныннан төшерелә. Ул Пицундада ял иткәндә, „соры кардинал“ Суслов һәм икейөзле Брежнев политбюро утырышын билгелиләр һәм Хрущёвны чакыралар. Хрущёв кайта һәм үзенең төшерелүен ишетә. Аның кылганнарын исәпкә алсак, мәтәлеп төшүенең очраклы булмаганы аңлашыла. Ләкин Л. Брежнев та аның урынында әллә ни майтара алмады кебек…
Ярар, инде үзебезнең хәлләргә күчик.
Үтә үзенчәлекле ракеталар гаскәрләрендә безгә бүтән төп вазифалардан тыш гаять мөһим бурыч йөкләнгән иде – хәрби серләрне саклау. Безгә дүртенче курста ук махсус бүлек аша „ике нульле“ яшерен эшләргә ЛенВО хокуклар юллаган иде. Миңа да, шул махсус бүлек тикшерүе иләгеннән үткәч, андый хокук кәгазе бирелде һәм ул „Шәхси эшемә“ теркәлде. Аның номерын яттан белергә кирәк иде. Мәскәү штабына яки уку үзәгенә командировкага җибәргәндә, аны юлламага ук язалар иде.
Ярый әле минем нәсел тамырымны тикшергән чакларында Атабай авылының Шурасында мәрхүм Хәсән бабамның бертуганының улы рәис булып утырган. Ул тиешле язуны запрос булуга башкарып җибәргән… Рәхмәт инде! Бәхетем бар икән.
Моның белән генә эш төгәлләнми әле. Хәрби серләрне ычкындырмаска вәгъдә кәгазенә кул куйдырттылар. Ә инде ычкындырасың икән, ул кәгазьдә УК статьясы да күрсәтелгән! Янәсе, белеп тор ничә елга утыртуларын яки атуларын! Ләкин илгә хыянәт итү беребезнең дә уена да килмәгәндер. Киресенчә, шикләнеп кул куйдыртуларына нәфрәт хисе дә кузгала иде. Атам-анам хыянәт итмәгәнне, ничек инде миңа ышанмаска?
Әле шул подпискаларны кабат дивизия яки корпус штабына кергәндә һәм бүтән частьларга күчергәндә дә алалар иде. Ансыз бер йомышың да тәмамланмый иде. Ел саен диярлек махсус анкеталар тутырталар, анда һәр туганыңның кайда яшәгәнен яки эшләгәнен күрсәтү таләп ителә. Хәтта энем Әдһәмнең кайда һәм ничәнче зиратта җирләнгәнен дә!..
Ә инде конкрет хәрби оешмада хезмәт иткәндә, сурәтле пропускасыз беркая да йөреп булмады. Пропускта нинди бүлекләргә керергә рөхсәт ителүе махсус тамгалар белән билгеләнә иде. Яшермим, мин анда керергә атлыгып тормадым. Анда эшләүчеләрнең нурланулары да җиткән! Алар да „кыямәт яки тәмуг утыннары“ янына үз теләкләре белән кермәгәннәрдер. Болай да зарарлы матдәләр җитәрлек иде. Тупикларга тимер юл цистерналары белән ракета ягулык-окислительләрен кертә башладылар. Противогазсыз яннарына килерлек түгел…
Ә инде урман эчендәге яңа корылган ябык шәһәрчеккә күченгәч, без генә түгел, хәтта гаилә әгъзаларыбыз да пропусксыз керә дә, чыга да алмадык. КПП аша автобустан төшеп, берәмтекләп үтәргә кирәк иде. Берәр туганыңны кунакка чакырасың килсә, бер айга алдан гариза язарга кирәк булды. Алманнарның „СС“ үрнәгеннән алынган пропуск кагыйдәләре бигрәк кырыс һәм алҗытып бетерәләр иде. Шәһәрчеккә кергән юл өсләрендә шлагбаумнар һәм сакчылар. Тирә-юнь чәнечкеле тимер чыбык белән кат-кат әйләндереп алынган, ә ракета комплекслары өстәмә электр челтәре белән дә уралганнар. Кагылсаң – беттең! Ул гына да түгел, кайбер җирләрдә яшерен миналар күмелгән. Билгеләнгән юллардан гына йөрергә туры килә. Ләкин бетон саклыкларга да карамастан, серләр ачыла, хәтта АКШка кадәр барып җитәләр! Хәрби стройбатлар башкарган мондый олы эшләрне яшерүе бик кыен. Мөмкин дә түгелдер. Йөзәр эшелоннар – төзү әйберләре, бетон, ком, чуерташ, махсус корыч конструкция-арматуралар, трубалар, трансформатор-вентиляторлар һәм озын, түбәләре генә ачыла торган вагоннар, төп юлдан аерылып, моңарчы бер адәм дә яшәмәгән тайга эченә көн-төн кереп торсыннар әле! Дөрес, бу төзелеш турында ялган риваять тараталар таратуын, ләкин ышаналармы?
Аннары, РВ корылмаларын бөтен ил төзи диярлек. Ә хәрбиләрнең саннары даими рәвештә үрчеп торуын, төрле комиссияләрнең килеп-китеп йөрүләрен ничек аңлатырга?
Аннары көнбатыш илләрнең шымчыларын да тоткарлыйлар, дипломатларын да бу якка сәбәпсез килүләрен күреп, борып кайтаралар. Шул чакта биредә элек чит илгә качып киткән бер картайган графиня пәйда була. Аннары, беренче стратегик ракетаны әзерләп стартка бастыргач, аның махсус очу борт программасы, Мәскәүдән китергәндә, юлда югалган дип ишеттем. Энә түгел бит. Аны кораллы офицерлар аерым купеда саклап килгәннәр. Ничектер урлатканнар булып чыга… Булыр да. Ә бәлки, дошманнарны алдар өчен, махсус урлатканнардыр дим? Моны дезинформация диләр. Андый яшерен уеннар да оештырылалар бит! Соңрак бер искитәрлек вакыйга булып узды. Беренче ракетабыз сугышчан әзерлеккә стартка баскач, Окинавадан полк командирын Тинчурин (булачак генерал) үзе шул уңайдан тәбрикләгән, диделәр!
Возжаевкада һәм тайгада ятканда офицерлар, яшеренеп, Окинавадан япон ханымның „Момура“ радиотапшыруларын тыңлыйлар иде. Ул тапшырулар кыска дулкында махсус көнчыгыш совет гаскәрләре өчен оештырылган иде. Анда шәп музыка, совет җырлары яңа аранжировкада башкарыла һәм төрле хәбәрләр бирәләр. Хәтта кайбер офицерларны туган көннәре һәм балалары туу белән котлыйлар иде! Һәр тапшыру ягымлы хатын тавышы: „Момура сөйли!“ – сүзләре белән башлана иде. Әле дә гаҗәпләнәм һәм, күп еллар үткәч: „Әллә бу үзебезнең тапшыруыбыз булды микән?“ – дип шикләнеп куям. „Ят тавышларны“ тыңлау ул елларда катгый тыела иде. Сизсәләр, ышанычны югалтасың дигән сүз.
Ят тавышларны даими басып торыр өчен, тулаем Днепрогэс энергиясе сарыф ителә иде! Бәлки, аларны тыңлатмас өчен, юри „Момура“ булып кыланганнардыр? Ләкин, без дошманнарның нинди яшерен эшләр булдырганнарын белеп торгач, алар да безнең турыда белми тормадылар.
Штабларыбызда аларның очып узачак сәгать-минутларының графиклары бар. Шул мәлләрдә бөтен хәрәкәтләр тукталырга, бар халык һәм техника яшеренергә тиеш. Ләкин боларның барысын да төгәл үтәү кыен, һәм безнең кешеләргә гомуми хас булган тәртипсезлек тә үзенекен итә бит. Шулай булгач, безне капчыкка яшереп кара.
Җәй көннәрендә миңа командировкага ешрак йөрергә туры килде. Яшәреп яңарган мохит куенында, хәрәкәтсез поезд эшелонында яшәргә күңелле булса да, чебен-черкиләрнең, озынборыннарның куерган кара болытлары күз-авызны ачарга ирек бирмиләр. Үтмәгән җирләре юк. Барысы да кан эчәргә маташа! Диметилорталат белән сөртенеп тә, тулысынча чагуларыннан котылып булмый. Кич җитүгә, урнашкан җиребездә, ДДТ шашкаларын кабызып, бераз канечкечләрне кыргалый идем. Ләкин бөтен тайга бөҗәкләрен алай ансат бетерә алмассың. ДДТ төтененең файдасы беразга гына тия. Солдатларны эшелон каршында чатырлар кордыртып урнаштырдык. Биредә кыр күгәрченнәре күп. Көн буе чырылдап-гөлдерәп мәш киләләр. Солдатлар аларны: „Жидовские кукушки!“ – дип атый. Башта мин дә нинди кошлар икәннәрен белми идем. Янут этләре дә очрый. Аларның кызык гадәтләре бар икән. Кешедән качып өлгермәсәләр, үлгән булып кыланалар.
Берсен шундый мәлдә солдат Ряполов тотып кайта, бәйләп куя һәм, читлек ясап, читлеккә утырта. Чыннан да, кара йонлы кечкенә эткә охшаган. Ул аны ашатып, бауга тагып ияртеп йөрткәләде. Ләкин янут бераздан читлеген кимереп качты. Ирекне һәркем ярата шул. Соңрак, мин „51нче“ дә хезмәт иткәндә, кышын бер сверхсрочник сукмактан „үле“ янут гәүдәсен тотып кайта, тиресен тунарга дип. Йомшарсын дип ванна астына сала. Ул аны катып үлгән дип белгән. Бермәлне, эшкәртергә дип керсә, хәйләкәр януттан җилләр искән! Хатыны чыгып-кереп йөргәндә, ул кинәт күтәрелеп тайган!..
Эч чирләре килеп чыкмагае дип, солдатлар белән нык шөгыльләнергә туры килә. Шул араларда РВ медицина бүлегеннән тикшерү максаты белән баш токсиколог-радиолог полковник Гыйрфанов килде. Ул йомшак фигыльле һәм ихтирамлы мөселман заты иде. Кай яклардан булгандыр, сорашырга базмадым. Артык әңгәмә корып утырырга туры килмәде. Көне эссе иде. Төш вакыты җитеп барган мәл. Сусаганын сизеп, чәй эчәргә тәкъдим иттем. Аш пешерүче солдатка чәй китерергә куштым. Мүк җиләгенең сыгынтысын да өстәлгә куйдырттым. Тиздән теге солдат алюминий чәйнеге белән чәй китерде. „Чәйне һәм шикәрне шунда салдым!“ – ди.
Тустаганнарга чәй агызабыз. Кипкән иреннәребез белән өрә-өрә эчә башлыйбыз. Кинәт күзләр акая, чү, нәрсә булды бу? Теге чукынган нәмәстә шикәр комы урынына чәйнеккә тоз тондырган! Ничек инде шулай шикәр кабын тоз кабы белән бутарга ди? Юри шулай эшләде микәнни соң? Булыр да!.. Кәеф бозылды. Нинди сөйләшү ди шуннан соң? Чәйнең яңасын китерттем. Шуннан соң Гыйрфанов абзый китте. Сүз уңаеннан бер истәлеккә кагылмый булмас. Әнинең авылында ярлырак ир заты яшәгән. Аңарга абруйлы, мөхтәрәм мулла абзыйга чәй эчертергә туры килгән. Шуннан соң авылдашлары белән берәр бәхәс чыга калса: „Сез беләсезме минем кем икәнне? Мин хаҗи Мусага чәй эчерткән егет!“ – дип, күкрәген киереп горурлана торган булган, бичара. Менә мин дә Гыйрфанов агага тозлы чәй эчергән егет! Исемен белми калдым. Минец аны „Мих-Мих“ дип атый иде.
Шушы вакыйгадан соң, ул пенсиягә чыкканчы, Себердә, Капустин Ярда, Перхушковода гыйльми конференция-җыеннарда аның белән очрашкаладык. Аны-моны әйткәне булмады. Ләкин миңа күтәрелергә дә булышмады.
Байтак вакыттан соң, үзем токсиколог-радиолог булгач, Гыйрфанов минем ише яшь белгечләрне гыйльми конференциягә Перхушковода җыйды. Көннәрнең берендә аннан Мәскәүгә – Склифасовский исемендәге ашыгыч ярдәм итү институтының клиникасына ашыгыч ярдәмнең ничек оештыруларын һәм агуланган авыруларны карарга бардык. Институтның бер өлеше граф Ширәмәтнең махсус сараенда урнашкан. Шул мәһабәт сарайның гүзәл залыннан озын, бормалы-бормалы, лабиринтка охшаган подвал коридорларыннан берәү чыгып, безгә икенче бинага китәргә кушты да, үзе каядыр кереп юк булды.
Гыйрфанов, белгән кеше кебек, безне ияртеп, шул подвал коридорларына алып китте һәм юл таба алмый, башларыбызны әйләндергәнче, ярты сәгать лабиринтта йөртте. Ачуыбыз чыкты. Ул да монда беренче тапкыр икән… Алланың рәхмәте, бетәсе түгел ишекләрнең берсенә каршыбызга килгән бәндә коткарып кертеп җибәрде тагы. Югыйсә кичкә хәтле йөргән булыр идек! Шуннан соң Гыйрфановка игътибарым кимеде. Үзең белмәгәндә, белдекле булып кыланмыйлар һәм кешеләрне бутамыйлар аны! Үзе дә бичара халәтенә төшкәнен сизде бугай.
О проекте
О подписке