Белогорск зур урыс авылын хәтерләтә. Калага архитектор тәтемәгән. Берничә ике катлы кечкенә таш биналары бар. Берсендә, гадәттәгечә, партия шәһәр комитеты, икенчесендә – дивизия штабы, өченчесендә – мәктәп, дүртенчесендә – ресторан. Калганнары – бер катлы гади агач өйләр. Урамнары пычрак, кибетләре ярлы. Шәһәрне бер яктан урап, сай гына тонык инеш ага. Яңгырлардан соң шактый зур елгага әверелә, диләр. Ә җәйге эссе көннәрдә бөтенләй кибеп, төбе калкып чыгып, ләмле җирләре барлыкка килә икән. Үзендә әрсез ратан, бычок сымак балыклары да бар. Шунысы кызык: елга корыганда, ләмгә күмелеп исән калалар икән… Һәр яктагы табигатьнең үзенчәлекләре була шул. Рестораннарында тамак туйдыргач, штабка киттем. Кадрлар бүлегендә капитан Малыгин „шәхси эш“ емне карап гаҗәпләнде. Анда хезмәт урыным „өлкән табиб“ дип билгеләнгән ич. Бирегә үзем теләп килдем, дидем. Ярый, ди бу һәм Возжаевкага шалтырата. РТБны сорый. Аны шулай сер итеп, „Ракетно-техническая бригада“ урынына „Ремонтно-техническая бригада“ дип атыйлар. Андый ысулны „легенда прикрытия“ диләр. Чынбарлыкта стратегик ракеталар полклар карамагында, ә аларның үтә хәтәр атом-төшле башлары („головная часть“ – ГЧ) – РТБ кулында. РТБ хезмәткәрләре аларны тоташтырып, вакытлары җиткәндә тикшереп яки алмаштырып торалар һәм махсус залда икенче залпка запасларын тоталар. Мин менә шул РТБ табибы инде. Ике сәгатьтән соң мине алырга җиңел машина белән килделәр. Утырып киттем.
Возжаевка – үзе бәләкәй генә полустанок. Тиз йөрүче поездлар нибары ике минутка гына тукталалар. Шул арада офицерлар вагон-ресторанга тәм-томнар, аракы-сыра алырга керә. Тимер юлның, көнбатышка таба барганда, сул ягында – шыксыз авыл. Авыл артында – алты моторлы Мясищев бомбалаучылар аэродромы һәм совхозларның кырлары. Анда яшелчә һәм соя борчагы үстерәләр. Соядан дүрт йөз төрле ашамлык хәстәрләргә була, диләр. Томат шулпасы салынган соя кәнсирләрен ашаганым бар, туклыклы һәм тәмле ризык. Тик әрчелмәгән борчак оны күңелгә авыррак, исе килә. Шуңа күрә аның исен бетереп, „дезодорировать“ итәләр.
Тимер юлның уң ягында хәрбиләр шәһәрчеге, ул сугышка хәтле корылган. Элек анда хәрби очучылар һәм техниклар яшәгән. Кечкенә җир аэродромы һәм ике моторлы самолётларны төзәтә торган хәрби завод бар. Янәшәдә – мәхбүсләр колониясе… Шәһәрчектә – дүрт-биш катлы биналар. Аларда хәзер полк һәм РТБ офицерлары яши. Бер урамны ике фатирлы таш коттеджлар тәшкил итә. Алары да офицерлар өчен төзелгән. Кайберләре буш. Фатир кирәк, дигәч, берсенә мине илттеләр. Ике бүлмәле, чоланлы, мичле фатир. Ул миңа бик суык һәм шыксыз булып күренде. Моны җылытыр өчен яга-яга эт булырсың. Ә ташкүмерен-утынын каян юнәтәсе? Юк, мәйтәм, барып чыкмас. Теге дүрт катлы, җылыткычлы йорттан сорарга кирәк, дим. Нәкъ берсенең каршында – ике катлы агач лазаретыбыз. Чемоданымны һәм төенчегемне тотып, шунда юнәлдем. Төнне лазаретта уздырдым. Иртән, РТБ штабына барып, командирга күрендем. Кызыл чырайлы, Орёл фамилияле полковник. Командирлар безне сыныйлар, ә без – аларны… Маңгаенда – кыйпылчык ярасының җөе. Сугышта булган. „Атның – артыннан, ишәкнең – алдыннан, ә командирның һәр ягыннан саклан!“ – дисәләр дә, Орёл ярыйсы гына кеше булып чыкты. Венгриядә Балатон күле янында яраланган. Шунда чолганышка эләгеп, сазлыкта ятып, аяк бармакларын өшеткән. Бирегә Уссурийскидан (Элегрәк Ворошиловск) – танклар төзәтүче заводтан килгән. Шул танклар заводында хезмәт итеп, аның начальнигы булып, папахасын да киеп алган. Полковник начальник урынына ничек билгеләнгәне турында кызык итеп сөйләгән иде.
Әлбәттә, башта берәү дә начальник булмый. Завод начальнигының урыны бушап калгач, моны Хабаровскига, округ штабының Хәрби Советына чакырталар. Анда инде безнең братваны, киңәшмәгә китертеп, йә пешекләп чыгаралар, йә югарырак күтәрәләр… Бу яңа киемнәрен киеп бара. Хәрби совет утырышы башлана. Бермәлне моны да чакырып кертәләр. Командующий һәм Совет әгъзалары моның белән сөйләшергә керешәләр. Дөресрәге, партия сәясәте турында, устав буенча сораулар яудыралар, завод хәлләрен төпченәләр. Полковник урынына ярау-ярамавын сыныйлар. Ахырда генерал (политбүлек начальнигы): „Пушкин кем ул?“ – дип сорый. Бу андый, хезмәткә кагылмаган һәм һич көтелмәгән сораудан бераз югалып кала да: „Бөек рус шагыйре!“ – дип җавап бирә.
Җавабыннан соң үзе: „Хәзер әсәрләрен сораштыра башласалар, харап булам!“ – дип уйлый. Ләкин шундый „авыр“ сорауга җавап бирә алгач, тегеләр канәгать калалар. Һәм бушаган урынга утырталар. Менә шул Орёл белән сөйләшеп утырабыз. РТБда штат тупланып бетмәгән әле. Офицерлары һәм солдатлары да җитәрлек түгел. „Сездә теге хәтәр нәмәстәләр бармы?“ – дип, ГЧларга ишарәләп сорыйм. „Булса да, аларның бер куркынычы юк. Мин үзем „Тоцк“ полигонында чын атом бомбасын шартлаткан хәрби уенга катнашкан кеше. Үземә бер нейтроны эләксә эләккәндер. Саулыгымнан әле дә зарланмыйм!“ – ди. Әллә шулай үзен юаткан буламы, әллә атом нурланышына җиңелчә карыймы? Әлегә аның ни икәненә бик күпләр төшенеп бетми.
Аның әйтүенчә, алай ук „пүчтәк“ булмаган шул. Ырынбур өлкәсенең „Тоцк“ полигонында маршал Г. Жуков җитәкчелегендә 1954 елның 14 сентябрендә үтә зарарлы, хәтәр хәрби уен үткәрелә. Анда самолёттан 20 килотонналы атом бомбасы ташлана. Ул 500 метр биеклектә шартлый. Шуннан соң „кызыллар“ „зәңгәрләргә“ зарарланган җир аша „һөҗүмгә“ ыргылалар. Шул хәрбиләрнең бик күбесе нурланып, тора-бара чирләп үлә. Исән калганнары да саулыкка туймый. Бу – табигатькә һәм адәмгә каршы кылынган тиңсез җинаять. Бернигә дә карамыйча, СССРның чын-чынлап атом сугышына хәстәрләнә башлаган чагы. Моңарчы Яңа җирдә, Якутиядә, Новосибирск өлкәсендә, Уралда, Әстерхан өлкәсендә, Казахстанда һ. б. җирләрдә – барлыгы ике йөзгә якын атом сынавы үткәрелә. Күбесен халык хуҗалыгы мәнфәгатенә сылтап шартлаталар. Шулай булгач, зарарланмаган җирләребез калмаган диярлек. Әле дә мондый аяныч серләрнең күбесе ачылмаган һәм картага төшерелмәгән. Нәфрәтләнеп уфтанырга гына кала. Мондый җирләрне халыктан яшерү – кылган җинаятьләрнең рецидивы. Инде без чирләми, кем чирләсен? „Салкын сугыш мәҗбүр итте!“ – дип акланган булалар. Юк, КПССның акылсыз сәясәте бу!
Орёл миңа дүрт катлы йортта РТБның элекке табиб бүлмәсен билгеләде. Шуннан соң яңа вазифамны үтәргә керештем. Миннән бер ел алданрак укып чыккан Зайцев медпунктны да оештырып ачмаган, санинструкторларның да хәстәренә тотынмаган, офицерларның һәм солдатларның медицина кенәгәләрен дә җыеп алмаган. Ә аларның саулыкларын тикшереп, шул кенәгәләргә язып куярга кирәк ич.
Чирләүчеләр була калса, лазаретка гына ияртеп китә икән. Әйтерсең алты ел буена аны шуның өчен генә укытканнар. „Яшь белгеч хатыныма монда эш юк, дипломы югала, бүтән урынга күчерегез!“ – дип, колак итләрен ашап, командованиене йөдәтеп бетергән. Инде аны менә Кызыл елгага күчерәләр. Тик, ул киткәнче, миңа тагы да яхшырагы – икенче каттагы иркенрәк бүлмә бушады. Анысын Уссурийскига китәсе Баландин бушатты. Диваннары кыйбатка төшсә дә, шунда ук сатып алдым, ә Зайцевтан – керогазын һәм чиләген сорадым. Өстәлне һәм табуреткаларны частьтан китерттем дә багажымны алдым. Шулай итеп торыр урынлы булдым. Фатир үзе өч бүлмәле, икесендә майор Мызников хатыны һәм ике малае белән яши. Аш бүлмәсе уртак. Ванна һәм бәдрәф бүлмәләре бар, ләкин сантехникасы корылмаган, канализациясе юк. Җиренә җиткереп эшләргә куллары һәм акчалары җитмәгән. Су урам колонкасында. Гомуми бәдрәф тә урамда. Бу хакта бер чит ил дипломатының сүзләрен гәҗиттә укырга туры килгән иде. Ул, бездән ачы көлеп: „СССР ул – космик ракеталар һәм җир бәдрәфләре иле!“ – дигән. Бик дөрес әйткән, чукынчык! Мондый контраст адәм файдасына түгел инде. СССРда кешенең кадере булмады, аның шәхси мәнфәгатьләре беркайчан да артык санга сугылмады. Әнә шул такталардан әмәлләнгән бәдрәфтә кырык градуслы суыкта утырып кара! Без ирләр чыдарбыз да ди, ә хатын-кызлар ничек түзсеннәр?! Фатирда ярый әле мич ягасы түгел, батарейлары бар. Аш-суны керогазда хәстәрләргә була. Миче бар барын, тик әлегә аның беребезгә дә кирәге юк.
Бүлмәм җылы һәм якты, түшәме биек, идәне такталы, тәрәзәсе лазаретка карый. Беренче катта кечкенә китап кибете. Эшкә, кибеткә, клубка, мунчага һәм ашханәгә йөрергә якын. Яңа урынга ияләшеп өлгермәстән, көннәрнең берсендә без – өч офицер һәм ике старшина – Владивостокка рекрутларны алырга киттек. Миңа Владивосток, андагы Алтын Мөгез култыгы, баш урамнары, яр буйлары, кибет-рестораннары, вокзалы һәм һәйкәлләре бик ошады. Ресторанга кереп ашап чыктык. Кит итеннән пешерелгән котлетларны һәм гарнирга пешерелгән диңгез кәбестәсен бик ошатып бетермәсәк тә, талымлап торырлык ара юк. Тын океан камбаласы монда тавык ите урынына кулланыла икән. Ризык кытлыгы үзен сиздерә башлаган чак. Пешекчеләр һәм аш ташучылар, масаеп, хәрбиләрнең кесәләрен селкетергә остарып беткәннәр. Сүз әйтер хәл юк икән. „Хәзер үк патруль-милицияне чакыртабыз!“ – дияргә күнеккәннәр. Мондый урынсыз тәкәбберлекләре хакында биредә әле дә бер вакыйга турында, риваять итеп, менә ни сөйлиләр. Имеш, „Алтын мөгез“ ресторанына бер төркем ирләр кереп утыралар, берничәсе каратутлы әрмән затыннан. Байтак көтеп утыра болар, әмма яннарына килүче күренми. Ниһаять, ак алъяпкычлы берәү алларына меню салып китә. Кыскасы, бездә ресторан хезмәткәрләре аракы-шәраб теләмәгәннәрне чүпкә дә санамыйлар һәм боларны да шактый изалыйлар. Ахырда болар шикаять кенәгәсен таләп итәләр. Анысын да киреләнеп бирми маташалар. Менә кечерәк, кәкре борынлы бер әрмән нидер яза һәм мөдирне чакырта. Анысы чыкмый. „Чыкмаса, прокурорга чакыртабыз!“ – дигәч кенә күренә теге. „Укыгыз!“ – диләр. Теге укымый. „Язгансыз икән, инде сыпыртыгыз!“ – ди һаваланып. Тегене култыклап: „Юк, укыгыз!“ – диләр үтемле итеп. Теге укый: „Весь обслуживающий персонал во главе с директором уволить! Микоян“. Директорның күзе акаеп, атылып чыгарга җитә. Микоян ул чакта – наркомпищепром. Шуннан соң бүтән рестораннарны да кем икәннәрен онытканнардан чистарталар. Хәзер исә мондый эш бер Микоян хәленнән генә килмәс иде.
Шулай, биредә табигать матур булса да, тормыш шартлары бик камил түгел икән. Һавасы бик дымлы, шкафларда хәтта кием-салым күгәрә, диләр. Бәяләр кыйбат. Монда барысын да ерактан китерәләр бит.
Владивостокның өлкә военкоматыннан безне Уссурийскига юлладылар. Уссурийск – яшел бакчалы, күбесенчә бер катлы иске, тыныч кала. Кояшлы җылы көн иде. Тирә-юньдә күмер шахталары һәм терриконнар күренеп тора. Безгә шахта бистәсенең малайларын бирделәр. Мин кайберләренең саулыкларын тикшереп кире кактым. Кайтканда алар белән шактый чиләндек.
Старшиналар, калтыранып, аракылы шешәләрен рельсларга бәргәләделәр. Хәер, мунча кертеп, чәчләрен киптереп, хәрби киемнәрен кидергәннән соң, аларны тиз кулга алдылар. Һәркайсын карап, медкенәгәләрен яздым. Казарманың бер бүлмәсендә медпункт ачтым.
Кирәк-яраклар белән җиһазландырдым һәм аптекадан дарулар китерттем. Офицерларга һәм солдатларга тиешле ун сәгатьлек ВМП (военномедицинская подготовка) дәресләрен укытырга керештем. Өйләдән соң авыруларны кабул итә башладым.
Орёлның гаҗәпләнүеннән күзе дүрт булды. „Менә ничек эшләргә кирәк икән!“ – дип ычкындырып җибәрмәсенме! Ялкау, кулларын кесәләренә тыгып йөргән Зайцевтан ул моны күрмәгән шул. Дивизия табибы подполковник Братаненкодан санинструкторлар сорыйм. Миңа алар дүртәү тиеш. Ләкин ул, маха биреп, дивизиядән бер генә солдатны да Уссурийскига – санинструкторлар мәктәбенә укытырга юлламаган икән. Димәк, аларны үзебезгә әзерләргә туры килә. Әлегә булышырга ике солдатны алдым. Орёлга медпунктка тиешле санитар машинасы – УАЗ-451Асын югарыдан сораткан кәгазь яздырдым. Лазарет һәм полк табиблары белән танышып, уртак тел таптым. Атнасына бер тәүлек лазаретта кизү торам. Анысы үземә тәҗрибә өчен кирәк. Шулай барысына да тиз ияләштем. Әйтерсең гаскәрләрдән алты ел аерылып тормаганмын! Шунысы мөһим: гарнизонда офицерлар гаиләләре үзара тату, бер-берсен якын итеп торалар. Үзенчәлекле зур бер гаилә булып яшиләр дисәң дә була. Шуңа күрә биредәге тормыш җиңелрәк тоела. Тик менә үземнеке тулы түгел. Кайбер яшь хатыннар миңа күз салгалый башлады. Ә берсе, ире өлкән лейтенант командировкада булганда, чиргә сабышкан булып, янына чакырта. Һәр гарнизонда андый дәртле җилбәзәкләр табыла. Бусы аның икенче ире, беренчесе – лётчик, һәлак булган. Керсәм, ул юрганы астында шәрә көенчә елмаеп ята. Әйтерсең Ремрандның Данаясы Зевсны көтә… Ак кабарынкы тәнен җентекләп тикшергәннән соң, билгеле, бернинди чирен дә тапмадым, „воспаление хитрости“ ыннан гайре. Мине әллә хатын-кыз күрмәгән дип белә инде?
Тормыш якларына килгәндә, военторг кибетендә сайлап алырлык әллә ни ризык юк. Ни китерсәләр – халык шуны сыпырта. Пешереп йөрисем килми. Чәй генә кайнатып, Болгария конфитюры белән ак май ягып күмәч ашыйм. Күбесенчә, ашханәдә пешерелгән аш белән тукланам. Ә кайчакларда Возжаевка ашханәсенә барып киләм. Кагыйдә буларак, анда рәт юк, шакшы. Даими тикшереп торучы да юк. Әй, ул Рәсәйнең „гражданкадагы“ гади ашханәләре! „Аш“ димәсәм, хәтере калыр, ярты халкыбызның ашказаннарын яраксыз шашлыклары белән бозып бетерделәр инде. Аларда җыен угрылар һәм ялкаулар эшли бугай.
Менә кинәт карлы, салкын җил-буранлы кыш бөтен мохитне яулап алды. Күз яшьләрен сыгып, колак, борын, яңакларны өшетә. Төнлә саргылт һәм зәңгәрсу йолдызлар чекрәеп карый һәм күз кыскандай җемелдәшеп торалар. Калкурак аэродом тирәсендә җил, каршы себереп, җирне шартлаганчы туңдырды. Бу аэродромга сирәк кенә кечерәк һәм ике моторлы таушалган самолётлар яңартылырга килеп төшә. Моторларын да китергәлиләр.
Монда тормыш бертөрлерәк. Буш вә озын кичләрдә клубка кино карарга йөрим. Фатирда үземә генә күңелсез. Клуб шыгрым тулы була. Офицер хатыннары, киенешеп, үзләрен күрсәтергә һәм башкаларны күрергә ирләре белән шунда килми, кая барсыннар? Биредә әле берсенең дә телевизорлары юк диярлек. Ял көннәрендә вагон-рестораннарны каршыларга җыелышып чыгалар. Автобус белән Белогорск кибетләрен дә айкап кайталар. Хәтта поезд белән Благовещенск каласына да баргалыйлар. Минем андый йомышларым юк.
Хәтеремнән Валя ерагайган саен ерагая. Һәдияне дә исемә төшермим. Ә Мәрзия сагындыра. Аңла шуннан соң син кешене!
Өч хатамның берсен инде төзәтергә вакыт. Мәрзия белән хыялланып, үземә-үзем биргән вәгъдәмне үтәп, аңарга хат яздым. Эчә торган коеңа төкермә, дигәннәре шулдыр инде. Җавабы да озак көттермәде. „Мин сине элеккечә яратам, зинһар ышан!“ җөмләсен укыгач, җаным эреп киткәндәй булды. Һәм күзләремне яшь басты. Болай булгач, нигә рәхәтләнеп бергә яшәмәскә? Фатирны карап, аш-су пешереп, миңа якын иптәш булыр. Үземне инде тыйнаграк тотар вакыт. Хатын-кызларны картайткан да, яшәрткән дә – ирләр, диләр. Бу әйтем үземә дә кагыла ич. Хәзерге урыслашкан татар балалары халкыбызның андый акыл хәзинәләрен юньләп белмиләр. Аңлы рәвештә телебезгә хыянәт итеп, үзләрен-үзләре талаган булып чыгалар…
Аһ, нәрсәләрдән, нинди гәүһәрләрдән үзебезне-үзебез мәхрүм итәбез бит! Кызганырлык та, үкенерлек тә. Нишләргә белмәгән чакларда халкыбыз иҗаты менә дигән киңәшче була ала ич.
Халкыбызның тәүге саф инешләрен янә барлап, файдаланырлык вакыт түгелме?
Инде ни күрсәм дә күрермен, чакырам никахлашкан Мәрзиямне! Әлегә язмышыбызның калган өлеше үз кулыбызда ич. Уйладым да тәвәккәлләп ташка уйдым. Ерак гарнизон тормышы яктырып киткәндәй булды. Тылсымлы мәхәббәт ул бар нәрсәләргә ямь бирә, сүрелгән җаннарга өмет очкынын өрә. Әйе, күп нәрсәгә сәләтле мәхәббәт дигән могҗиза!.. Мәрзиянең шул хатын алуга, хәрбиләр кассасыннан бушлай билет юнәтү кәгазьләрен конвертка салып юлладым һәм түземсезлек белән өлешемә төшкән көмешемне көтә башладым. Ара якын түгел, хатлар озак йөри. Көтәргә туры килә. Һаман шул „Светлана“ фирмасы эшендәдер инде ул. Очын-очка көчкә ялгап яшидер… Хатын тиз арада язган, ахры. „Әнәс, верь мне!“ сүзләре исемә төшә дә елмаям. Тормыш икебезгә дә „Ибәт абыйны“ әйттергән икән. „Ибәт абый“ дигәч, сез тагы куанычыннан ычкынып-саташып китте бу бичара дип уйламагыз. Шәт исегездәдер, ул әниемнең Агачбашы (Агайбаш) авылының ярлы кешесенең хикмәте…
Ике атнадан артык вакыт үтүгә, Мәрзиянең телеграммасы килде: „Юлга чыктым, каршыла!“ – диелгән. Ә кайчан каршыларга икәне әйтелмәгән…
Поезды Белогорск аша Хабаровскига төн уртасында уза. Бер тәүлектән соң, баш инженер подполковник Мураловтан кечкенә автобусыбызны сорап, Белогорскига элдердем. Көтәм. Поезд килеп туктады – Мәрзия юк! Икенче төнне тагы барам. Поезд килеп туктый, үч алгандай, Мәрзия юк! Менә тамаша! Тиле баш аякларга тынгылык бирмәс шул.
Оятсызланып, өченче тапкыр автобусны сорарга базмадым. Кичтән Белогорск автобусына утырып тагы киттем. Поездны арлы-бирле йөренеп көтәм. Менә ул ерактан ыжгырып һәм давыл куптарып, прожекторы белән караңгылыкны бораулап килә. Әкренәя һәм теләмәс кенә, көпчәкләрен шыгырдатып туктый. Унөченче хәрбиләр вагоны янына йөгерәм. Бер кеше төшә, икенчесе… Аллага шөкер. Менә Мәрзия дә ишектән күренде. Башында ак калфак. Татар баласы ич! Ул, берни булмагандай, тулган ай кебек елмая. „Көттердең!“ – дим. Чемоданын тотып, автобус тукталышына юнәләбез. Вокзал ябык. Имансызлар кыш уртасында ремонт ясарга керешкәннәр. Чукынган Рәсәй хөрәсәннәренең гадәтләре – чаналарын җәйдән карый белмиләр… Үтә суык төндә иртәнге бишкә хәтле автобус көтәсе. Кар ява башлады. Көтәбез. Мәрзиянең аякларында йон оекбашлар һәм „румынкалар“, ә минекеләрендә – чолгавычлар һәм күн итекләр… Бармаклар туңа…
Кыш бабай биетә генә – тыпырдашабыз. Менә кечкенә автобус килеп туктады. Халык бер-берсен сыта-сыта эчкә ыргыла. Каян җыелганнар диген! Без дә кешеләр арасына кысыла-кысыла кереп урын алабыз. Бусы булды. Утыруга, Мәрзиянең румынкаларын салдырып, аякларын җылытырга бот арама кыстырып, шинель итәкләре белән каплыйм. Возжаевкага килеп төшәрәк, аякларга җан керде, һәм алар кызып ук киттеләр. Ярый әле өшетмәдек! Югыйсә бармакларым өшегәне бар инде. Тиеннәрне кызганмый, телеграмманы белеп бирергә кирәк аны. Җылы бүлмәгә керүгә, чәй кайнатырга куйдым. Ризыкны өстәлгә алдан ук әзерләп, каплап куйган идем. Ашый-эчә торгач тәмам җылындык. Менә шуннан соң, Мисыр күгәрченнәре булмасак та, гөрләп яши башладык. Яңарып киткән сөю кавыштыра икән. Ирексездән исемә Төхвәтуллин төште дә, елмаеп җибәрдем. Кодрәтле партия вәкиленең кулыннан килмәгәнен язмыш үзе булдырды. Инде без бергә, Хак Тәгалә бәхетебездән генә аера күрмәсен! Тузга язылмаган „парлылык кануны“ („закон парности“) буенча бу „Lappi end“ ның параллель нәтиҗәсе дә була. Бераздан: „Һәдия казак егетенә тормышка чыккан!“ – дигән хәбәр ишеттем. Бер кыз бала да тапкан, имеш. Менә шулай ул да, үзенең оясын корып, көн күрә башлаган. Ник куанмаска?
Берничә көннән соң Мәрзиянең зур фанер тартмасы белән багажы килде. Анда байтак кирәкле әйберләре һәм өшегән әфлисуннар бар иде. Тагы да күңеллерәк булып китте. Өйдә йорт эшләрен башкарып, җылы ризык хәстәрләп, сине көтеп утыручы булгач, шәп инде. Мәрзия эшләмәсә дә, әтиләргә җибәрсәк тә, акчабыз көн күрергә җитә, чөнки казна фатиры күпкә арзанга төшә. Аннары хезмәт хакы да бераз артты. Кибеткә үзе йөри, мунчага һәм клубка – бергә инде.
О проекте
О подписке