Читать книгу «Безнең язмыш» онлайн полностью📖 — Анас Хасанов — MyBook.
image
cover
 







Үзем, ә соңрак әнием дә операцияләрдән соң бераз савыгып чыктык. Әмма аның да, минем дә кәеф юк. Тамак һаман, авыртып, йотарга комачаулый. Әни: „Минем өчен генә кереп, юкка операция ясаттың!“ – диде. Үзенең дә сызланулары бетмәгән иде әле. Аның да Мәрзиядән ихласы кайта башлаган. Үзенең өендә дә, монда да сынап өлгергән инде. „Бәхетең булмады, улым, үзеңә тиңне таба алмадың!“ – диде ул, мине кызганып. Ул хаклы иде. „Әнә Һәдия үзебезнең як кешесе, синең кебек врачлыкка укый!“ – дип тә өстәде әле.

Әни кайтып китте, әмма киеренкелек калды. Мәрзия әлегә өйрәнчек дәрәҗәсендә эшли, эш хакы да ташка үлчим генә. Арабыз шулай тәмсезләнгәндә, Кунашактан үзе дә юньләп белмәгән аналы-уллы кешеләр кунып чыкты. Аннары агаеның балдызы да килеп китте. Күземә кеше күренерлек идеме? Үзем дә „чыпчык хокуклы“ буларак, хуҗа бүлмәсендә ничек яшәргә белмәгәндә, андый чакырылмаган „кунаклар“ комачаулап йөрмәсеннәр иде дә соң… Ичмасам, чыбык очы хәтле туганнар булсалар бер хәл!..

Башыма тай типкән, ахры, әллә ничек үҗәтләнеп киттем, хәтта авыз ачып сөйләшәсем дә килми. Йөкле булса, бәлки, андый булмас идем. Мәрзия үзе дә тәкәбберләнеп инәлми. Хатын башы белән, бичара, уртак тел табарга тырышмый. Нишләргә? Үзеңнән дә биегрәк сикереп булмый. Әлегә сабыр итебрәк торырга кирәктер. Аннары, бәлки, берәр җае чыгар. Балабыз булмавы хәерлерәктер дә әле… Хәзер дәүләт имтиханнарына бирелебрәк хәстәрләнергә кирәк. Адәм хуры булып каласы килми…

Курсташларым төркем-төркем партиягә керә башладылар. Хәтта „рядовойларыбыз“ да калышмыйлар. Югарырак үрләргә исәплиләр. Төшемлерәк һәм дәрәҗәлерәк эш урыннарын партия әгъзаларына бирәләр бит. Партиягә керү бөтен гамәлләрдән дә мөһимрәк һәм өстенрәк санала иде. Аның таныклыгын оҗмах пропускысына тиңлиләр. Лейтенант Поварницын белән дуслашып йөргән капитан Стародумов та шунда керергә гариза язган. „Моңарчы керми, кырыкка җитеп барганда нигә керәсең?“ – дип сорагач, – „Җыен булдыксызлар һәм хәйлә-мәкерле икейөзлеләр, шунда оялап, сиңа акыл сатып идарә итсеннәр әле! Алар сиңа җыеннарда юк-бар өчен тел-теш тидереп тәнкыйтьләсеннәр ди, ә син араларына кереп, үзеңне яклап, каршы сүз дә әйтә алма! Ичмасам, шулар өерендә утырып, теләсә кайсын үзем тәнкыйтьләрмен!“ – ди. Әлегә бу шулай дип әйтә, гаризаны исә барысы да бертөрле язалар: „Коммунизм төзүчеләр сафында булырга телим!“ Әйтерсең, партиягә кермичә генә, аны төзеп булмый.

Хәер, партиялеләр дә аны моңарчы төзи алмадылар. Халыксыз алар үзләре генә ни эшли алсыннар соң? Ә   ул „коммунизм“ дигәннәре офык сызыгы кебек, барган саен ераклаша бирә. Үзенә күрә матур хыял гына инде… Хыял булса да, ышанучан адәмне ымсындырырга ярап куя тагын…

Сөйләшмәсәк тә, аерым булса да, моңарчы бер бүлмәдә куна торган идек. Ләкин хәерсез кичләрнең берсендә Мәрзия күренмәде, кунарга да кайтмады. Кояш күрде   – ай алды! Борчылуымнан тәмам аптырап киттем. Ни булган соң, берәр бәлагә тарымагандыр бит? Алла сакласын, мондый ыгы-зыгылы зур калада!.. Ни әйтсәң дә, мин аның өчен җаваплы ич. Берничә көн белешеп, хәтта „скорый“ ларга шалтыратып йөргәннән соң гына, мин аның хуҗа хатын бүлмәсеннән исән-сау чыкканын күрдем. Шунда гына кунып йөри икән бит ул! Ә мин шул тәүлекләрдә ниләр генә уйлап бетермәдем, башым түнде. Ичмасам, бер сүз дә әйтмәгән. Шушы микәнни аерылуыбыз? Минем җаваплы чорымны да исәпкә алмаган, тапкан вакытын! Хәер, ул югары уку йортының ни икәнен дә белми. Ә академия югары уку йорты гына да түгел, үтә катлаулы нәрсә. Анда вакыт әрәм-шәрәм итәр өчен генә алмыйлар. Кәҗә маеңа хәтле сыгалар. Җаның-тәнең белән бирелеп укуың һәм хезмәт итүең сорала. Андагы фәннәрнең очына хәтле ерып чыгар өчен, җан тынычлыгы һәм баш та кирәк. Инде менә шушы тәмсезләнүебез генә җитмәгән икән – фәнни имтиханнарга тормыш имтиханы да өстәлә!..

Икенче мәртәбә бит! Оят та, хурлык та…

Үз кешең белән дә тора алмагач, ни әйтергә?

„Болай булгач, гаеп Мәрзиядә генә түгел, үзем яраксыз, кире беткән бәндә, ахры!“ – дип, әрнеп уйлап куйдым. Мондый ямьсез хәлне һич яшереп булмый. Туганнарыма, дус-ишләремә һәм командованиегә ничек аңлатырга? Ятлар исә, авызларын ерып, кеше керендә таплар эзләп актарынырга әзер. Беләм ич, сәбәпсез тырнак астыннан кер эзләүчеләр җитәрлек. Мәрзия, аптырагач, „яхшы“ кешеләр өйрәтүенчә, академиянең парткомиссия рәисе полковник Төхвәтуллинга мөрәҗәгать иткән. Болай, икебезгә генә кагылышлы серләребезне әллә кемгә ачып-зарланып, тормышыбызны тагы да катлауландырмаска иде дә бит… Партия гаилә хәлләренә кысылса да, аларны төзәткәне юк әле. Чөнки мәхәббәт һәм гаилә тормышы партия кодрәтенә буйсынмый лабаса.

Төхвәтуллин курс начальнигы аша мине парткомиссия кабинетына чакыртты. Бу „җылы“ урынга нинди казанышлары аркасында эләккәндер ул. Чөгендердәй кызыл табак битле, базык гәүдәле ир, җайлап сөйләшү урынына, юан бармагы белән яный-яный җикеренә. Татарча түгел, урысча инде. „Штубы хатыныңны тап һәм ялгышыңны төзәт!“ – ди. Болай да көйсезләнеп сыртым кабарган чак. Ачы елмаеп: „Ник алай кычкырасыз, мин әле партия әгъзасы түгел ич!“ – дим. Кулын гына селтәде. Шуның белән тәмам. Бер „җаваплы“ эшен башкарып, бу кенәгәсенә чираттагы „галочкасын“ сызып куйды инде. „Болай булгач, юньле хезмәт урынын күрсәтмәсләр!“   – дип уйлыйм, парткомның кара дерматин кагылган ишеген ябып. Ишек алдында дистәдән артык партиягә керергә теләүче шәкертләрнең чираты тезелеп утыра иде. Парткомның нәүбәттәге „запаркасы“… Бу инде байтактан килгән формаль йола. Теге, сугышка керер алдыннан „партия әгъзасы булырга телим“ дигән күк, алар, академияне тәмамлап, частьларга китәр алдыннан партияле булырга тырышалар. Ишеккә тагы караш ташлап: „Әй, төкерим лә, Ерак Көнчыгышка үз ихтыярым белән китәрмен. Украинада җитәрлек хезмәт ителгән, яшьрәк чагымда яңа җирләрне күрергә кирәк!“   – дип уйладым һәм тынычлана төштем. Куркытты, имеш! Әй, Мәрзия-Мәрзия, тапкан кая барырга! Арабыз бозыла гына төште ласа. Тагы ачуым купты. Шуннан соң, шүрләпме, ул минем күземә янә күренмәскә тырышты. Аның шикаятеннән һәм Төхвәтуллинның „өшкерүеннән“ соң мин, үч иткәндәй, киресенчә кылырга булдым.

Инде күңелсез хәл турында ата-анама хәбәр итәргә кирәк. Анысы кыенрак әле. Ахырда: „Мәрзия белән аерылабыз бугай!“ – дип, өйгә хат яздым.

Бу хәбәрне алуга, хәлемне аңлап, атам шунда ук поезд белән юлга чыккан. Ерак ара дип тормаган. Беләм ич, әни: „Бар, юатып-үгетләп кара, атасы!“ – дигәндер… „Кайгысыннан бала үзенә берәр хәл кылмагае!“ – дип тә уйлагандыр. Менә бит, ата булгач, авырсынмый икенче мәртәбә юләрләнгән улына килә. Күңелләре сизгән, белеп килгән икән. Атамны вокзалда күрүгә җиңеләеп киткән күк булдым. „Менә әниең, борчылып, бар да бар, улың янында бул, кайгысын күтәреш, дигәч, тагын килдем!“ – ди ул, акланган сыманрак. Шатлыклы вакытта туган-тумачаларсыз да яшәп була. Михнәтле-кайгылы чакта кирәгрәк шул алар. Кызганыч, каенатасы килүен белсә дә, Мәрзия күрешеп эчен бушатырга янына чыкмады һәм әтигә күренмәскә тырышты. Татар гадәтендә булмаган хәл! Югыйсә каенатасы аны якын итә иде, какканы булмады, зыяны тимәде. Мәрзиянең мондый кыланышы оялуыннан яки акылсызлануыннан булдымы, анысын үзе генә беләдер. Әтинең хәтере калды. „Ник минем яныма, әти дип, исәнләшергә чыкмый икән? Минем аңарга бернинди усаллыгым тимәде. Син аны калдырып киткәч, икенче сменасында курыкмагае дип, каршы алырга йөрдем, аяк киемен тазартып тордым. Югыйсә олы башым белән килештереп-татулаштырырга дип килгән идем. Болай булгач булмый икән!“ – дип зарланды әти. „Ярар, хаҗәтебез беткәндер!“ – дигән булдым. Мәрзиягә ачуым тагын да кабара төште.

Әти берничә тәүлек миңа үгет-нәсыйхәт биреп яшәде. Патша сараен карап, Чаткы бакчасына бергә чыгып йөрдек. Ни әйтсәң дә, яныңда якын кешең булганда рәхәт инде. Шатлыгымнан телефон аша аның килүе турында Валяга хәбәр иттем. Бераз тынып торганнан соң:

– Ярар, Чаткы бакчасында гына очрашыйк, вакытым чамалы! – диде ул тыныч кына. Күрәсең, беребезгә дә ачу тотмый. Татар каенатасы белән яхшы мөнәсәбәттә иде шул. Татарча „әти“ дип, ягымлы итеп эндәшә иде… Ул әйткән вакытында диярлек килде. Исәнләштек. Сизелә, кызыксыну хисе сүрелә башлаган… Ә бәлки, шулай сер бирмәскә тырышамы?

– Әллә тагын кушылырга телисеңме, йөрмә хурга калып, киселгән телем ябышмый ул! – диде картайган атам. Дөрес әйтә бугай. Саташмыйк әле, Мәрзия белән ара өзелмәгән ич! Салкынча гына саубуллаштык. Шуннан соң Валяны бүтән очратмадым. Ә ул Чуриннарга килеп сорашкан. Авыр чагы булгандыр.

Әти белән вокзалда хушлашканда, ул:

– Тынычлан, бер дә кайгырма, була торган хәл, – диде. – Моннан да авыррак сынаулар була, түзәргә кирәк. Башың яшь, исән-имин, син әле яңа тормыш та кора алырсың. Әнә картлар да башларына төшкәч өйләнәләр!

– Анысы шулай, тик мин, әти, кешеләрдән оялам, яхшысынмыйм, гарьләнәм дә! – дидем.

– Нишләмәк кирәк, сабыр бул, вөҗданың булгач, оялырсың да, гарьләнерсең дә. Гомер моның белән генә бетми, дөнья, шөкер, җимерелми, яхшы тор, әниеңне тынычландырырмын! – дип, әти мине кочты һәм аркамны чәбәкли-чәбәкли сөйде.

Аһ, бу хушлашулар, тепловозның кузгалу авазы үзәгемне өзә генә! Һәр хушлашуыбыз соңгы тапкыр сыман, шикләндерә. Бусы да соңгысы булмаса ярар иде!.. Инде шушы кырмыска оясыдай өзлексез хәрәкәтләнеп торган һәм халык белән тулган калада берүзем генә калам. Атам тагы: „Кайгы-хәсрәткә бирелмә, мондый хәлгә түзмәслек түгел. Академияңне яхшырак тәмамларга тырыш!“ – дип, миңа җан җылысын һәм куәтен биреп кайтып китте.

Түзәсең инде, түзми нишләмәк кирәк? Әҗәлеңнән алда гүргә кереп ятмассың ич!

Ә Мәрзия? Ул да шундый кызыкмаслык хәлдәдер, аңарга да җиңел түгелдер. Ә бәлки авыррактыр да әле. Ирләр сыкранган мәлләрдә хатын-кызлар да елый. Ләкин гыйбрәт алырга теләсәң, гыйбрәтләр бар ул. Тик үз туксаным туксан, минем күземә алар күренми. Мин әле кеше хәленә керерлек түгел. Сайладым-сайландым, тик барыбер ялгыштым, бәхетем булмагач… Хәер, миңа яраклысы, гомумән, бар микән ул? Үкенеп көрсенәм. Мәрзиянең шикаять бирүен кичерә алмыйм.

Бер фатирда торсак та, үҗәтләнеп аерым яшибез. Әмма төшенке хисләргә бирелеп, балавыз сыгып утыра торган вакыт түгел. Инде клиникаларда гыйбрәтле һәм бай практикаларыбыз тәмамланды, укыласы тирән мәгънәле лекцияләр укылып бетте. Кыен һәм гасырдай озын алты елыбыз үтте. Әйтергә генә ансат. Аллага шөкер, укуыбызның очына барып чыктык. Бербөтен гомер узган диярсең. Мөгаен, бушка узмагандыр. Олыгайдык, күпне күреп, күпне белдек. Дәүләт имтиханнарын тапшыру вакыты җитте. Комиссия рәисе ЦВМУдан киләсе – медицина генералы Павловский. Гаять усал.

Байтак тыңлаучыларыбыз, имтиханнарга әзерләнер өчен, Разливтагы ял йортына киттеләр. Миһербанлы якты җәй башы. Яшәгән саен яшисе килә. Миңа монда да хәзер комачаулаучы кеше юк. Зиһенемне җыеп, күңелемне беркетеп эшкә керештем. Байтак кына калын-калын китапларны, бихисап конспектларны яңадан игътибар белән укып чыгасы бар. Түбәндәге биш фәннән имтиханнарның атна саен берсен тотасы:

1. Диамат һәм истмат. Боларсыз СССРның бернинди ВУЗын тәмамлый алмыйсың. Алар хәтта „кандидатлык минимумына“ да керәләр.

2. Хирургия. Бу фәнне хәрби табиблар бигрәк тә шәп белергә тиеш.

3. Эчке авырулар. Үтә киң колачлы фән бу.

4. Йогышлы чирләр һәм эпидемиология.

5. ОТМС (Организация и тактика медслужбы). Медицина хезмәтен оештыру.

Язмышымны хәл итәчәк бик җаваплы имтиханнар. Әлбәттә, бераз шүрлим. Ярар, моңарчы башкарганны, шәт бу юлы да җиренә җиткерермен.

Имтиханнарның теория якларыннан тыш бүтән җитди яклары да бар. Билетка өстәмә сорауларга җавап биргәннән соң, клиникалардан китерелгән авыруларга, комиссия әгъзалары алдында тикшереп, диагноз куярга һәм, дәвалау чараларын әйтеп, башка махсус мәсьәләләргә дә кагылырга кирәк.

Хәстәрләнә торгач, „кыямәт“ көннәре дә җитте. Имтиханнарны клуб бинасында тапшырачакбыз. „Газраилләр“ янына тәвәккәлләп барабыз. Дәүләт имтихан комиссиясен ЦВМУ начальнигы урынбасары генерал-лейтенант Павловский җитәкли. Менә актык имтиханнарны тапшырырга тотындык. Алар башта өркетеп торсалар да, бер-бер артлы (берсеннән гайре) гел „бишле“ гә тапшырып килдем. Һәр зачёт-имтиханнан соң хәлсезләнәм, билем сызлый. Ятасы килә. Бу инде бөер өсте бизләренең йончуы галәмәте. Кыен, киеренке һәм нык дулкынланган чакларда алар, гормоннарын (адреналиннарын) канга күбрәк чыгарып, вакытлыча өзлегәләр. Менә шул инде Г. Сельеның „стресс“ дигәне.

Карасаң, барыбызның да битләре суырылган. Шундый җитди эшләрне уңышлы башкардык. Гомеребезнең төп максатына ирештек диярлек. Белем тупланган, алда гаскәр хезмәте көтә. Сигезенче июльдә язылган дипломнарны, тужуркаларга тагасы академия „калканнарын“ өләштеләр. Бу ромбларны хәрбиләр үзара „поплавок“ диләр. Хезмәттә „батарга“ ирек бирмиләр, имеш. Әйтмәсәң дә, армияне кыскартканда, „академиклар“ ны калдыралар… Бер-беребезне ихластан котлыйбыз. Кояшлы матур көндә, нәкъ беренче курска кергәч, беренче тапкыр сафка тезелгән яшел бакчада, шанлы лейбмедик Виллие сыны янында янә тезеләбез. Барысы да элеккечә, тик үзебез генә бүтән. Ул заманнан бирле байтак сулар аккан шул. Кызганыч, атам-анам бу шатлыклы мәлне күрми.

Яшьләр инде лейтенантлар. Бер елдан соң, яхшы хезмәт итсәләр, өлкән лейтенант булачаклар. Хәзер аларны яңа формаларында танырлык та түгел.

Кешене акыл гына түгел, кием дә бизи шул. Офицерларның кайберләренә, сроклары чыгу сәбәпле, „капитан“ дәрәҗәсе бирелде. Чурин Иван – капитан, бераз масаеп та китте кебек. Менә булыш син кешегә. Миңа да капитан булырга берничә ай гына калды. Стародумов, Чекалкин һәм Подолько майор булдылар, чөнки укырга кергәндә үк капитан иделәр.

„Балтика“ ресторанында тантаналы банкет уздырылды. Банкет алдыннан Герасютенконы начальник кисәтте һәм дежурныйларга аңарга күз-колак булып торырга кушты. Чөнки ул Яңа ел кичәсендә кызган баштан, клубыбызның бәдрәфендә: „Без – Запорожье казаклары!“   – дип, кергән бер кешене бәргәләп алган иде. Менә шул холыксыз ахырда РВның баш анестезиологы булды…

Андый соңгы банкетларда үтә сак булуың зарури. Чөнки бәйләнеп үч алучылар булырга мөмкин. Шулай, бездән ике ел алда укып чыгучыларның берсен шул ук ресторанның дүртенче кат балконыннан ыргытканнар иде. Ыргытучыларны таба алмаганнар.

Ленинградтан каядыр китәсе көнем якынлаша. Анысы да зур мәсьәлә. Белмәгәннәргә хәрби хезмәт кайда да бертөрле булып тоелса, чынбарлыкта алай түгел шул. Хәрби хезмәт гаскәрләренең, урыннарына (дислокация), һавасына (климатик зона), азык-төлек белән тәэмин ителүенә карап, аермалары зур. Хезмәт итәсе ягын үземчә билгеләп куйсам, яңа корылган стратегик ракета гаскәрләренең ни икәнен үз күзем белән күреп, тәмен татып карыйсы бар әле. Андый гаскәрне үзем сайлагач, ничек булса да чыдарга туры килер инде. Адәм корыч чыдамаган җирдә дә түзә ул! Корыч уттан суга салгач ныгый гына ич…

ЦВМУның кадрлар бүлегеннән комиссия, ә хәрби округлардан „сатып алучылар“ килде. Безне (ике йөзгә якын кешене) исемлек буенча чакыртып сөйләшәләр, хезмәт урыннары тәкъдим итәләр. Кайберәүләр тәкъдим иткән урыннарны ошатмый, кәҗәләнеп-карышып маташалар. Һәркемнең гариза-подпискаларында: „Шунда-шунда хезмәт итәргә ризалыгымны бирәм!“ – диелгән. Өлкән лейтенант Глушков бернинди тәкъдим белән килешми. Ә комиссия барыбер үзенекен кылырга тырыша. Анда бигрәк хәйләкәр кешеләр. Округны атыйлар да, эш урынын әйтәләр. Округлар зур ич. Кайда һәм ничек урнашкан ул часть – анысы сер булып кала. Ниһаять, миңа да чират җитә. Комиссия алдында басып торам. Язмышым алдында. Факультетның яңа җитәкчесе генерал Огурцов: „ЗабВОда хезмәт итәргә тәкъдим итәбез!“ – ди. Байкал арты хәрби округы инде. Иң начар округ. Без үзара: „Забудь вернуться обратно!“  – дип тәрҗемә итә идек. Анда эләккән кешене тиз генә ычкындырмыйлар. Шуңа күрә ул округны „безвозвратный клапан“ дип тә әйтәләр иде. ЗабВО ул элекке Даур казакларының җирләре, комлы даладан һәм сопкаларыннан гайре берни дә юк диярлек. Һавасы кырыс континенталь. Азык-төлек ягы такы-токы. Җитмәсә, вабалы төбәк, русчалатып әйткәндә, „природная очаговость чумы“. Декабристларны тикмәгә генә шунда сөрмәгәннәрдер.

Укуны яхшы гына төгәлләсәм дә, бердәнбер татарга юри шунда өлеш чыгаралар! Ләкин, бер дә исем китмәгәндәй, бераз дәшми торганнан соң: „Юк, мин аннан да арырак, Хабаровск якларында хезмәт итәргә телим!“ – дидем. Огурцовның гаҗәпләнүдән тешләре ыржайды, чөнки моңарчы берәү дә ул якны үзе сорамаган.

„Юк, кушкан җиргә барыгыз!“ – ди бу. Миңа инде барыбер. Башым яшь, исән-имин. Намуслы декабристлар булган җирдә, әҗәлем җитмәсә, шәт үлмәм әле.

Калинин әйтүенчә, быелгыдан да начаррак назначениеләр булмаган икән. Ә башта бөтенләй башкача планлаштырылган. Байтакларыбызны Мәскәүгә, Космик мединститутка алмакчы булганнар. Ләкин хәрби округ командующийлары, моны белеп, хәрби министрга мөрәҗәгать иткәннәр: „Космос институтына граждан медикларын алсыннар, ә бу хәрбиләрне гаскәрләргә бирегез!“   – дип. Министр килешә. Менә шулай, без өйләнгәч, төн кыскарды дигәндәй, юньле урынга эләкми калдык…

Инде көн дә сәгать унга Академия бакчасына сафка тезелергә йөрибез. Мәскәүдән киләчәк язмышыбызны хәл итәсе министр боерыгын көтәбез. Олы Калинин безне барлагач карап чыга да, боерык килмәгән әле дип тарата. Хәл-әхвәлләрне белешкәннән, хәбәрләр алышканнан соң, кайсыбыз-кая китә шунда. Мондый хәл ун көнгә хәтле сузылды. Димәк, Ленинград белән саубуллашып йөрергә вакыт булды. Кайчан кабат күрергә туры килер әле бу гүзәл каланы?

Яшь чакта белештерми, әле вакыт бар, вакытыбыз күп, дибез. Юк шул, ваемсызлыктан шулай уйлыйбыз. Чынбарлыкта вакыт гел кысылганнан-кысыла бара, сыеп булмый, узганын күрми-сизми дә каласың. Аның җитми калуына соңыннан бик үкенергә туры килә. Менә хәзер бигрәк тә якынайган Аlmа mater, дус-ишләр, мөгаллимнәр белән хушлашыр вакыт җитте. Башта бу көн бик ерак, һич килеп җитмәс кебек тоела иде. Инде югары белемле хәрби белгеч дәрәҗәсенә ирештек, куанасы иде кана. Тик җаным тыныч түгел шул. Мәрзия өчен уңайсызланам, аны шушында, адаштыргандай, ятлар арасында калдырасы бар… Югалмасмы? „Нык торса, көче җитсә, югалмас, нәни бала түгел! – дип, яхшыга юрыйм. – Мин андый сикәлтәле сынау юлын исән-имин үттем ич!“ – дип, тынычланырга тырышам. Ләкин Байкал аръягы да куандырмый.

Тормышымның чираттагы кискен борылышы, киләчәкнең билгесезлеге борчый…

Боерыклары килсә, тиешле юлламаларын, билет-багаж кәгазьләрен һәм тиешле акчаны алып, бер айга ялга һәм аннары гына билгеләнгән яңа частька китәсе. Ялымны туганнарым белән үткәрергә булдым.

Миңа юл кәгазьләрен тәки Чита шәһәренә язганнар. Җыена башладым. Мәрзия сизсә дә сер бирми. Сөйләшкәнебез юк. Әләкләгәне өчен ачуым узмаган.