Читать книгу «Әсәрләр. 2 том» онлайн полностью📖 — Амирхана Еники — MyBook.
image

…Зөфәрнең бәхетеннән, сельпо председателе өендә булып чыкты. Ә бер сәгатьтән ике ат вокзал алдына килеп тә туктады. Чаналарның берсе җиңел кошёвка, икенчесе киң үрәчәле гади чана иде… Һәркайсында икешәр толып та ята иде.

…Артистлар, күтәренеп, шаулашып, вокзалдан чыктылар.

Зөфәр аларга:

– Хәзәйкәнең самавыры әзер, берәр стакан кайнар чәй эчеп чыгыйк, югыйсә юлда туңарбыз, – диде.

Ир артист, икеләнеп-пошынып:

– Бик шәп булыр иде дә ул, соңга калырбыз, чорт возьми! – диде. – Көтәләр бит безне анда…

– Ә без аяк өсте генә… Әйдәгез, толыпларны кимичә генә утырышыгыз!

Рәшидә, арада өлкәнрәкләре буларак, артлы чанага утырды. Калганнары үрәчәле чанага тезләнделәр. Зөфәр, бер аягын читкә салындырып кына, Рәшидә янына утырды. Самавыр куеп торучы хәзәйкә өенә кузгалып киттеләр…

Анда, бик ашыкканга күрә, чишенмичә генә икешәр стакан сөтле кишер чәе эчтеләр. Берәү дә азык-төлеген чыгарып тормады. Булыпмы, булмыйчамы, Зөфәр моны белмәде дә. Дөрес, аның чемоданында шикәре дә, мае да бар, бер кирпеч икмәге дә бар иде, ләкин хәзер дүрт кеше алдына чыгарып куйсаң, валчыгы да калмаячак. Әлбәттә, ул мондый юмартлык күрсәтергә теләмәде.

Коры гына чәйдән дә бик хуп булып, аз гына җылынып, кызарып, безнең артистлар яңадан атлар янына чыктылар. Зөфәр аларга толыпларны өләшеп бирде, әйбәтләп, саламга күмелебрәк утырырга кушты. Рәшидәгә ул үзенең бәрән толыбын кидерде, чанага утырткач, аякларын салам белән күмештереп куйды. Рәшидә каршы сүз әйтү түгел, боларның барысын да нәкъ шулай булырга тиешле бер нәрсә итеп кенә кабул итте… Зөфәр үзе күп кенә җирдән эче иелеп беткән, тышсыз толыпны киеп, тар чанага кысылып һәм кызга борыла төшеп утырды да ат тотучыга кузгалырга кушты. Тимер табанлы чаналар сыкы кунган юл өстеннән авыр ыңгырашып кына кузгалып киттеләр.

Станция авылыннан чыгуга, караңгы төшеп, күз тәмам бәйләнде. Җир өстен томанлы суык каплап алды. Тирә-юньдә нәрсә бар, үр менәләрме, сырт төшәләрме – аерырга һич мөмкин түгел иде. Тик аларның күз алларында, толып якасын баш түбәсенә хәтле күтәреп, кузлада утырган рус агаеның киң аркасы гына күренеп бара. Үле тынлык, әйтерсең салкын томан бөтен җанлы-җансыз табигатьне, тавыш-өнне, тирән су төбедәй, каплап-йотып алган… Бары ара-тирә чана табанының авыр итеп чыжылдавы һәм атның пошкырып-пошкырып куюы гына ишетелгәли. Алар үзләре дә сөйләшмиләр, толып якалары белән капланып, җылы тыннарын эчтә сакларга тырышалар. Шулай да Зөфәр күршесе турында гел уйланып, уйланып кына түгел, ничектер аны тоеп бара. Бик якын, янәшә генә бит!.. Бу тою аңа тансык, рәхәт, ул аны гүя эчтән җылыта һәм кызга отыры якынайта кебек… Шуңадыр инде Зөфәр суыкны бөтенләй сизми диярлек, хәтта вакыт-вакыт эсселәнеп китеп, толыбын җилбәгәй ачып җибәрәсе килә, тик астыртын суык битне-борынны өшетеп ташлар дип кенә курка.

Шактый юл киткәч, Зөфәр әллә ничә кат кием аша Рәшидәнең акрын гына калтырануын сизеп алгандай булды. Өши күрәсең, дип пошынып уйлады ул һәм, толып якасын кайтарып, кызга иелә төшеп сорады:

– Нәрсә, сезгә суык үтә башладымы әллә?

– Юк, сизмим әле хәзергә, – диде Рәшидә толыбы эченнән генә. – Ә нигә?

– Шулай тоелды миңа… Калтырыйсыз кебек…

Рәшидә, бераз дәшми торып, акрын гына әйтеп куйды:

– Ул болай гына… Эчтә җылы калмаган бер дә.

Зөфәр дөрес чамалап алды бу сүзләрнең мәгънәсен: җылы юк, – димәк, озак вакыт рәтләп ашаган-эчкәннәре юк! Бәлки, алар бүген әле валчык та капмаганнардыр. Бер кишер чәе белән генә тәндә җылы саклап булмый шул! Зөфәр артистканы кызганып куйды һәм юлдашларча кайгыртучанлык күрсәтәсе килеп әйтте аңа:

– Бик өши башласагыз әйтегез, Рәшидә, ярыймы? Берәр чарасын табарбыз.

– Рәхмәт, – диде Рәшидә, ишетелер-ишетелмәс кенә.

Мондый суыкта кышкы юл аеруча озын булып тоела. Барып җитә алмыйча күзләр тона. Күпме киттек, күпме калды икән, дип, юлчы гел шул хакта гына уйланып бара. Рәшидә акрын гына эчкә үткән рәхимсез суыктан бөтенләй оеган кебек булды, селкенмәде, тавышын чыгармады, ә Зөфәр, аның өчен борчылып һәм әледән-әле башын сузып, алга карый башлады. Ниһаять, бер өч сәгатьтән соң алар сирәк-мирәк кенә утлары күренгәләгән караңгы Турайга барып керделәр. Авыл уртасындагы зур гына бер иске йорт каршысына җитеп туктадылар. Бу колхоз идарәсе иде. Чанадан иң элек Зөфәр төште. Ләкин калган юлчыларның берсе дә нигәдер кыймылдамый, күрәсең, бик нык өшегәнлектән алар кузгалырга да куркып утыралар иде… Зөфәр, чаналарга карап, бераз таптанып торды да иелеп кенә Рәшидәгә дәште:

– Килеп җиттек бугай.

– Ә, шулаймы? – диде Рәшидә, авыр йокыдан уянган кешедәй сүлпән генә, һәм толып якасыннан башын чыгарды. – Алайса, Яруллинны чакырыгыз әле монда.

Ләкин ул арада Яруллин дигәннәре, арткы чанадан төшеп, бөкрәеп һәм толып чабуларын җирдән сөйрәтеп, үзе Зөфәр янына килде.

– Кара әле, җаным, – диде Рәшидә аңа, – син үзең генә кереп әйт инде, безне иң элек фатирга илтеп куйсыннар.

– Ы, ыйе шыл! – диде Яруллин, өшегән авызын көчкә кыймылдатып, һәм алар Зөфәр белән идарәгә кереп киттеләр.

Унлы лампа белән тонык кына яктыртылган зур бүлмә уртасында аларны кыска тун, сырган чалбар кигән өлкән яшьтәге бер абзый каршы алды. Зөфәр сүзне үзе башлады:

– Председатель сез буласызмы?

– Мин булам.

– Исәнмесез! Менә артистларны алып килдем.

– Бик әйбәт. Көтәбез, – диде председатель, кул биреп.

– Башта аларны квартирага урнаштырасы иде.

– Һм… Клубта халык көтеп утыра бит… Нишлик икән, болай фатирыбыз әзер югыйсә.

– Безгә квартирага бармыйча ярамый, – диде Яруллин, сүзгә кушылып. – Әйберләрне куясы, өс-башны да алыштырасы бар, так што…

– Ярый, алайса, түлке озак юанмассыз инде… Ничә кеше соң сез?

– Дүрт кеше, – диде Яруллин тиз генә, аннары Зөфәргә карап сорап куйды: – Сез аерым төшәсездер бит?

Зөфәр беравык ни дияргә белмичә аптырап калды. Суйды бит бу юньсез үзенең урынсыз соравы белән!.. Нишләргә, ни дип әйтергә? Бер дә уйламаган иде Зөфәр бу турыда, дөресрәге, бергә килгәч, бергә булырбыз, дип, ничектер ваемсыз гына ышанып килгән иде… Инде менә чыга бел положениедән! Ә аның хәзер һич кенә ялгыз аерылып каласы килми иде, шуңа күрә ул, аптыравын бер дә сиздермичә, кул селтәп кенә әйтеп куйды:

– Ярар, мин дә сыярмын әле шунда…

– Сыярсыз, өй иркен, – диде председатель һәм караңгы почмакка борылып дәште: – Мәчтүрә, бар, илт үзләрен Гыйззәт картларга.

Почмактан озын кара бишмәт, шәл өстеннән бүрек кигән бер апай күтәрелде. Якынрак килеп, егетләрнең әле берсенә, әле икенчесенә җәһәт кенә карап алды:

– Бүтәннәрегез кайда соң?

– Тышта, чанада яталар әле, – диде Яруллин.

– Әйдәгез, алайса!

Өчәүләшеп чыгып киттеләр. Апай алгы чананың күчәренә аякларын салындырып кына утырды. Кузгалдылар. Бер тар тыкрыктан икенче урамга чыгып, кара-каршы салынган өйнең җил капкасы төбенә килеп туктадылар.

Апай, капканың аркылы тыккан кендеген тартып, эчкәре узды да, болдырга менеп, ишекне дөбердәтә башлады. Шунда ук урамбаш өйдә басып кына куйган лампаны күтәрделәр булса кирәк, кечкенә тәрәзәсе сап-сары яктырып китте. Кемдер ишеккә чыкты.

– Мәликәттәй, кунакларны каршы ал! – дип кычкырды апай аңа.

Юлчылар, чаналарыннан төшеп, әйберләрен күтәреп, ашыга-ашыга, ишеккә килделәр. Караңгы өйалдын узып, апайның: «Әйдәгез, монда», – дигән тавышына ияреп һәм әллә никадәр суык ияртеп, өйгә кереп тулдылар. Аларны кечкенә буйлы бер әби каршы алды:

– Әй Алла бәндәләре! Шәйхулла әйткән әртичләр сезмени инде ул?

– Без, әбекәем, без! Рәхимегезне боерып кабул итәсез инде, булмаса! – диде Яруллин, дәртле күренергә тырышып.

– Итмичә ни, итәбез! Әйдә, узыгыз, уз, мескенкәйләрем!

Кызлар өсләреннән салып ташладылар да тиз үк зур җылы мичкә барып сөялделәр һәм, куллары белән генә түгел, битләре белән дә сыланып, калтырана-чиркана җылынып азапландылар. Ләкин Яруллин шунда ук аларны ашыктыра да башлады:

– Ягез, кызлар, тизрәк булыгыз! Мич кочаклап торырга вакытыбыз юк, председатель абзый озак юанмаска кушты.

– Тукта, ашыктырма ул хәтле… Аз гына җылы керсен эчкә! – диде кызларның берсе, түше белән мичкә терәлеп, ә икенчесе еламсырап әйтеп куйды:

– Капкалап аласы иде бит, эчем эчкә ябышты инде, Ходаем, күпме түзәргә кирәк.

– Түзәбез инде, сылуым, түзәбез! – диде Яруллин, аны юатып. – Башкача мөмкин түгел, сәгать менә сигез тулып киткән.

Мичтән иң элек Рәшидә аерылды:

– Киттек, кызлар… Тизрәк башласак – иртәрәк кайтырбыз.

Аннары ул, әби янына барып, аны иңбашыннан кочаклап алды:

– Әбекәем, бәгърем, – диде, балаларча юмаланып, – без кайтуга өй җылы булыр бит?

– Җылы булыр, кызым. Сез киләсен белгәч, бүген ике тапкыр ягып уздырдым.

– Менә рәхмәт, әбекәем!.. Без кайтуга кайнаган самавыр да булыр бит?

– Анысы да булыр, кызым!

– Чәй янына әле, бәлкем, берәр җылы аш та булыр, ә, әбекәем? – диде Рәшидә, тагы да юмалана төшеп, һәм Зөфәргә хәйләкәр генә күз кысып куйды.

– Әй татлы тел! – диде әби, кәефле генә көлеп. – Әмәлләрбез инде берәр нәрсә, әмәлләрбез сезнең кебек иркә кунакларга.

Рәшидә аны кысып үбеп алды да, җиңеләеп, шатланып, әйберләрен барларга тотынды. Кызлар кече якка кереп, сырган чалбарларын салып чыктылар. Өс-башларын рәтләп, әзрәк төзәтенеп алдылар. Биш-ун минуттан бары да әзерләнеп, кечкенә чемоданнарын кулларына алып, ә Яруллин гармун тартмасын иңенә асып, ашыга-ашыга чыгып та киттеләр.

Чыгар алдыннан гына, Рәшидә Зөфәрдән сорап куйды:

– Сез безнең белән бармыйсызмыни?

– Мин… соңгарак, – диде Зөфәр, дусларча баш кагып кына.

Бөтен күргән-ишеткәннәре аның күңелендә бу тыйнак һәм чыдам артистларга карата гаҗәпләнү катыш соклану хисе тудырып өлгергән иде. Тагын ни беләндер аларга, бигрәк тә Рәшидәгә файдалы буласы килә иде. Рәшидәнең әледән-әле аңа игътибар итүе һәм дәшүе аны ихтыярсыздан дулкынландыра башлаган иде инде. Ул һаман бер нәрсә турында уйлана: нидән икән бу игътибар, нидән килә икән бу үз иткәндәй җылы итеп карау? Әллә, чынлап та, алар арасында яшерен якынлык җебе бер-берсенә сузылып өлгердеме?.. Ничек моны аңларга, ничек моны белергә?

Артистларның җил капкадан кызу-кызу чыгып киткән аяк тавышлары тынуга, Зөфәр карчык янына килде һәм ипләп кенә сүз башлады:

– Мәликә әби… шулай бит әле?

– Ийе, улым, ийе.

– Мәликә әби, үзең дә ишеткәнсеңдер, кызларыбызның көне буе ашаган-эчкәннәре юк бит… Өшеп-катып килделәр, әнә тагын валчык та капмыйча чыгып та киттеләр… Клубтан кайткач, бик әйбәт кенә ашатырга кирәк булыр инде үзләрен.

– Кирәк инде, кирәк. Тик менә аптыраган әле, – диде карчык, уйга калып. – Үзебез дә бик өзелеп торабыз шул, улым! Нишләрбез икән соң?

– Син, Мәликә әби, рәтлә инде, рәтлә… Тап бер җаен!

– Булмаганны каян табасың? Әнә Шәйхулла председателебез, сезнең киләсене белгәч, бербөтен икмәк белән азрак май җибәргән иде… Ул гына ни, йөрәккә ятмас шул. Булмаса, үземнән берәр чуен бәрәңге пешерермен… Нишлисең, хәзинәдә бары белән инде.

– Менә нәрсә, Мәликә әби, мин сине буш итмәм. Үзеңә азрак чәй-шикәр бирермен. Акчасын да түләрмен… Син инде безгә итле аш пешер… Итең бардыр бит?

Чәй-шикәр дигәнне ишеткәч, карчыкның колаклары торды. Күптән инде аның чын грузин чәен күргәне юк, ә чәй карчык кешегә әҗәл даруы белән бер инде ул! Әмма ит тә бик кызганыч, әүвәлге шикелле чоланда түшкәсе белән асылынып тормый… Шулай да бераз ык-мык итебрәк торганнан соң, ул йомшара төште:

– Шулпа тәмләндерү өчен генә тоткан итебез барын бар да бит, нишлим икән соң? Үзебездән өзеп бирергә туры килә инде…

– Син кызганма, әби! Итсез тормассыз әле… Әйтәм ич, буш итмәм. Ә чәй белән шикәрне, теләсәң, мин сиңа хәзер үк биреп куям. Минем күчтәнәчем булыр. – Һәм ул чемоданын алып ача да башлады.

Карчыкның икеләнүе, ниһаять, юкка чыкты:

– Ярый, алайса, – диде ул, бердән юмартланып. – Яхшы кешеләрдән газиз җан да кызганыч түгел дигәндәй, булмаса, бер чирек каз турап өйрә пешерермен үзегезгә.

– Менә рәхмәт, әбекәем, менә рәхмәт! – диде Зөфәр һәм карчыкның кулына илле граммлы бер төргәк чәй белән биш-алты зур шакмак шикәр тоттырды.

Бу эшне җайлагач, Зөфәр клубка барырга дип ашыкмыйча уйланып кына киенә башлады. Билгеле, барасы килә аның, тик шулай да бер нәрсә борчый аны: ул белә, клубта торганы хатын-кыз булачак. Менә шул ирләре яки уллары фронтка китеп беткән хатын-кызларның инде аңа: «Бу нинди әвендәй тап-таза ир монда йөри?» – дип гаҗәпләнеп, шикләнеп, ят күреп караулары мөмкин. Бу нәрсәне аның авыл җиренә чыккан саен сизгәне бар… Бер дә яратмый ул моны һәм хатын-кызлар җыелган җирдән ераграк булырга тырыша торган иде… Әлбәттә, берәүнең дә аңарда эше булмаска тиеш, берәүдән дә ул куркып тормый торуын, ләкин шулай да ни өчендер борчылмыйча булдыра алмый иде. Менә хәзер дә ул шул хакта уйлап алырга мәҗбүр булды.