Читать книгу «Әсәрләр. 2 том» онлайн полностью📖 — Амирхана Еники — MyBook.
image

II

…Рәшидә Сафина… Рәшидә Сафина… Шушы сылу-чибәр артистка белән һич уйламаган җирдә танышуын, гаҗәеп сәер бер шартларда әллә ничек кенә аның белән якын бәйләнешкә кереп китүен Зөфәр хәйран калып, ләззәт утында янып, менә күпме тапкырлар инде күз алдыннан кичерә… Гомумән, ул Рәшидә турында уйламыйча тора алмый. Бу кабынып уйлануда Рәшидәне сагыну да бар, аңа соклану да, аны теләү дә бар, тик уйлап-уйлап та нечкә күңелле артистканы аңлап бетү һәм беткәнче яратып китү генә юк. Җан тели дә, язык җибәрми дигәндәй, гел менә сагынып омтылу белән сагаеп тыелу арасында хәзергә кадәр яшәп килә ул. Ике ел тулып узды бит, ике ел!

Ә вакыйга менә ничек булды.

1943 елның январь ахырларында Зөфәр Бөгелмә юлы өстендәге кечкенә бер станциягә үзенең тәэминат эшләре белән командировкага килеп төште. Үтә салкын, шыксыз, караңгы бер көн иде. Җыен хәрбиләрне һәм бик аз санлы гына командировочныйларны төяп, фронтка таба ашыгып баручы эшелоннарга юл бирә-бирә, акрын гына өстерәлеп килгән поезд бу станциядә ничектер аз гына тукталып торды да китеп тә барды. Пассажирлар вагоннардан чыгып та карамадылар. Хәер, чыгудан ни мәгънә? Ул чакларда станция тирәләре бик җансыз һәм бик күңелсез була торган иде. Вокзал биналары ягылмый, утлар яндырылмый, буфетлар эшләми, рәшәткә буенда сөт, каймак, тозлы кыяр, пешкән бәрәңге сатучы хатыннар булмый һәм тирә-як авыллардан килгән атлар да җыелып тормый иде. Алыр нәрсә дә, күрер нәрсә дә, белер нәрсә дә юк. Чыксалар, шул яшь солдатлар гына чыгып, чибәр кызлар очрамасмы, шуларга бер җылы сүз катып булмасмы дип, станция тирәсеннән шыгыр-шагыр бер әйләнеп керәләр иде. Бу юлы алар да шыгырдап керергә өлгерә алмый калдылар.

…Поезд китте, вокзал алдында Зөфәр берүзе диярлек торып калды. Ни сәбәптәндер бу сәгатьтә монда бүтән бер поезд да, бер эшелон да юк иде; тезелешеп киткән буш юллар арасында мазут таплары җәелгән пычрак кар гына елтырап ята, һәм салкын телеграф чыбыклары гына моңаеп өзлексез шаулый… Ник бер кеше, ник бер хәрәкәт күренсен… Һич югы, берәр олаучы-мазар күренмәсме дип, Зөфәр рәшәткә буена да барып карады. Юк, олаучы түгел, адашып йөрүче эт тә юк. Шуннан соң ул кире борылып килде дә, бусагасы төбенә шадраланып тайгак-шома, пычрак кар каткан, тупса ярыкларына бәс утырган, юньләп ябылмый да торган авыр, зур ишекне көчкә ачып, вокзал эченә керде… Вокзал эче дә тыштан аергысыз салкын, караңгы, котсыз, буш иде. Ләкин шулай да Зөфәр анда дүрт кешене күрде. Аларның өчесе хатын-кыз, берсе ир кеше иде. Кызлар бер почмактарак, ягылмаган галанка мич тирәсенә бөрешеп утырганнар, ә ир кеше иңбашларын уйнаткалап, тире бияләйләрен бер-берсенә суккалап, әрле-бирле йөренеп тора иде. Кыяфәтләренә һәм өс-башларына караганда шәһәр кешеләре булырга тиешләр. Хәер, өс-башлары аларның бик чуар һәм бик иләмсез иде. Кызлар, салкынга бирешмәс өчен, бар булганнарын юка пальтолары астыннан өсләренә киеп бетергәннәр, ахрысы – барысы да тәпән шикелле юаннар, барысы да сырган чалбардан һәм киез итекләрдән, башларына кайсы шәл чорнаган, кайсы малахай бүрек кигән… Әмма шулай да кызлар бик нык өшегәннәр булса кирәк, шәмәхә төсенә кергән иреннәре үзлегеннән калтыранырга гына тора. Тик ир кеше генә ул хәтле үк куырылып төшмәгән. Кием-салымы да аның тазарак, башында эче-тышы мех малахай бүрек, өстендә калын тышлы, сырган эчле, каракүл якалы пальто, аягында зур соры киез итек; бүрегенең колакларын төшереп бәйләгән, якасын торгызган, билен тар каеш белән ныгытып буган; шуңадыр инде ул: «Юк, бирешмибез әле!» – дигән төсле дәртләнеп йөреп маташа.

Зөфәр бер читтәрәк тукталып, болар кемнәр икән дип, аларга карап торган чакта, шул тире бияләйле кеше үзе аңа килеп дәште:

– Агай-эне, кай тарафлардан килеп чыктыгыз әле сез монда?

Зөфәр, аның болай шактый әрсез һәм дорфа итеп соравыннан гаҗәпләнеп, беравык ни әйтергә белмичәрәк торды. Аннары көлемсерәп кенә әйтеп куйды:

– Кай тарафтан килүем сезнең өчен барыбер түгелмени?

– Барыбер түгел шул. Әйтегез турысын гына – сез Казаннанмы?

– Әйе, Казаннан.

Моны ишетүгә, егет тиз үк бияләйләрен салды.

– Бик шәп. Алайса, чыгарыгыз әле үзебезнең Казан дөкәнен!

– Нәрсә ул?

– Шуны да белмисезме? Ну махра, Маһиракай!..

– Мин тартмыйм бит.

– Их, Гитлерның анасын өшкерим! Нинди кеше сез?.. Әллә ир түгелме сез?

– Ирен ир, ну шулай да тартмыйм.

Егет «Китегезсәнә!» дигән шикелле нәфрәтләнеп кулын селтәде дә бияләйләрен киде. Шул арада мич тирәсендәге кызлар да Зөфәргә игътибар итеп алдылар. Яхшы пальто, күн түбәле каракүл бүрек, эт тиресеннән озын кунычлы унты кигән һәм бер беләгенә зәңгәр тышлы бәрән толыбын салып, икенче кулына кара чемодан тоткан, бик тук кыяфәтле, таза егет берьюлы аларның кызыксынуын уятты булса кирәк, шунда ук ике кыз, торып, Зөфәр янына килделәр.

Кызларның бүрек кигәне, түгәрәк битен Зөфәргә күтәреп елмаеп, балаларча сузыбрак аңардан сорады:

– Абый-й, сез Казаннанмыни-и?

– Әйе, Казаннан шул, – диде Зөфәр, аның тавышына көйләнебрәк.

– И-и, кара аны! Менә бәхет! Йә, ниләр бар соң Казанда, абый?

– Ни булсын… Бар да искечә.

– Анда да бик суыкмы?

– Бик суык.

– Ә фронттан нинди хәбәрләр бар?

– Кичә-бүгенгесен генә белмим. Ә гомумән алганда, хәбәрләр бик яхшы. Идел буендагы хәлләрне ишеткәнсездер инде?

– Ишеттек, абый җаным, ишеттек! – диде кыз, бердән ялкынланып. – Шатлыктан тилерә яздык, еладык та, көлдек тә!

Зөфәр аңа бик җитди генә бер карап алды. Ә кыз үз нәүбәтендә: «Әллә ышанмыйсызмы?» – дигән төсле, аңа тагы да турырак, батыррак итеп карады. Зөфәр, уңайсызланып, сүзне икенчегә борды:

– Сез үзегез дә Казаннан, ахрысы?

– Әйе, Казаннан. Өч атна инде… Сагындык, кайтасыбыз килә.

– Шулаймыни? Ә нишләп йөрисез соң монда?

– Без филармониядән. Концертлар биреп йөрибез.

– Ә, алай икән? Артистлар, димәк? – Ул, танырга теләгәндәй, кызларның әле берсенә, әле икенчесенә төбәлеп кенә карап алды.

Башына шәл чорнаган, какча битле, зур кара күзле икенче кыз шул чакта аңардан сорап куйды:

– Сез, абый кеше, кая барасыз?

– Ничек… кая барасыз?

– Шушы станцага килүегезме, әллә моннан бүтән җиргә китәсезме, дип соравым.

– Ничек дим. Монда да эшем бар. Ләкин миңа иң элек Турай авылына барырга кирәк иде.

– Турайга? – диде кыз, кинәт яктырып, аннары артына борылып, мич янында утырган өченче кызга кычкырып дәште: – Рәшидә апа, карале, менә Турайга барам, ди бу абый…

Рәшидә дигәннәре, торып, ашыкмыйча гына болар янына килде. Ул, күренеп тора, башкаларына караганда яшькә дә олырак, буйга да озынрак, өс-башы да аның пөхтәрәк иде. Килүгә иң элек ул, баш кагып кына, Зөфәр белән исәнләште. Аннары шешенкерәк кабаклары арасыннан елтыраган кечкенә коңгырт күзләре белән Зөфәргә бик туры, җитди итеп бер карады да, шунда ук тип-тигез тешләренең очларын гына күрсәтеп, сөйкемле генә елмаеп куйды.

– Турайга барасызмыни? Безгә дә нәкъ шул авылга бүген барып җитәргә кирәк бит, – диде ул бик гади генә итеп.

Зөфәр бер мизгел аңардан күзләрен алалмыйча торды. Әллә ничек менә, кызның бер үк вакытта диярлек бик җитди, туры итеп каравы һәм матур-сөйкемле итеп елмаюы аны гаҗәпләнеп, югалып калырга мәҗбүр итте. Чибәр артистканың ирләр белән сөйләшкәндә күрсәтә торган, юри өйрәнеп алган бер сыйфаты идеме бу – моны тиз генә аңлау мөмкин дә түгел, әмма ничек кенә булмасын, аның ул сыйфаты Зөфәргә беренче караштан ук бик самими һәм бик табигый булып тоелды…

– Эш нидән тора соң? – диде ул, ниһаять, исенә килеп.

Рәшидә кара тарткан нечкә кашларын чак кына сикертеп куйды:

– Билгеле инде нидән торганы… Ат таба алмыйбыз.

Ул арада бая кулын селтәп киткән егет тә килеп сүзгә кушылды:

– Беда, брат! Бүген генә күрше станциядән товарный поездның тамбурына утырып килдек. Суы-ык, җелекләргә үтте!.. Мин, ат эзләп, авыл буенча чабарга тотындым. Юк кына бит… Мондагы колхоз председателенә бардым. Атыбыз бар, кешебез юк, ди. Мондый суыкта ат башына бала-чага утыртып җибәрә алмыйм, ди… Бер агач аякны тапкан идем, анысы илтеп кайткан өчен аракы сорый. Аракы! Аракы булса, мин үзем чанага җигелер идем әле…

Зөфәр көлемсерәп куйды:

– Инде нишләргә уйлыйсыз?

– Нишлик, утырабыз менә вокзал саклап…

– Без бик өшедек, – дип, балаларча еламсырап әйтеп куйды әлеге башлап килгән бүрекле кыз.

Рәшидә Зөфәргә якынрак килә төште:

– Карагыз әле, – диде ул, Зөфәрнең күзләренә тагын бик туры карап, – бәлки, сез табарсыз? Без үз өлешебезне түләр идек.

Зөфәр, бу әллә нинди менә акрын гына эчкәре үтә торган хәтәр караштан ихтыярсыз телсез калып, әмма бирешмәскә тырышкандай батыраеп, үзе дә аңа беравык текәлеп карап торды. Һәм гаҗәп хәл: кызның җитди карашы үзгәрмәстән йөзе тагын яктыра башлады, нечкә кашлары тибрәнеп куйды, тулы иреннәре әллә елмаерга, әллә нидер әйтергә теләп кыймылдаган кебек булды. Ах, шайтан алгыры, уйный белә бит бу чибәр артистка!

Зөфәр, тирән генә сулап, башын читкә борды.

– Белмим шул, – диде ул, икеләнеп. – Читен мәсьәлә.

– Сез табарсыз, әгәр теләсәгез, – диде Рәшидә аңа, күптән белгән кешесенә әйткәндәй бик гади генә итеп.

Кызның бу сүзләре Зөфәрне гаҗәпләндерде һәм уйланырга мәҗбүр итте. Әлбәттә, ул табачак. Тик менә… кирәк микән болар белән юлдаш булырга? Үзе дә аңлап җитмичә, нәрсәдәндер ни өчендер бераз гына шүрли кебек… Ул янында сүзсез генә җавап көтеп торучы күшегеп беткән кызларга, җилкәсен җыерып, бөрешеп төшкән егеткә бер карап алды (әмма Рәшидәгә караудан юри тыелды) һәм шунда ук ныклы карарга килде: һичшиксез, алып китәргә кирәк боларны! Әйдә, миннән бер изгелек булсын! Эш белән йөриләр ич, мескеннәр!.. Һәм аңарда кинәт гаҗәеп бер энергия, кыюлык уянган кебек булды.

– Яхшы! – диде ул, өзеп кенә. – Мин хәзер бер җиргә барып киләм. Әйберләрне сезнең янда калдырып торырга ярыймы?

– Ә, пожалысты! – диде егет, өтәләнеп.

Рәшидә артык бер сүз дә әйтмәде, бары тик әлеге шул сихри елтыр күзләрен генә: «Менә сез нинди әйбәт кеше!» – дигән төсле җылы бөркеп, сирпеп куйды. Кызлар исә куанычларыннан биешеп тә алдылар:

– Рәхмәт, абый җаным, рәхмәт!

– Рәхмәте соңыннан, әле атның табылганы юк бит, – диде Зөфәр һәм чемоданы белән толыбын кызларның мич буенда торган әйберләре янына илтеп куйды.

…Вокзалдан чыккач, ул туп-туры сельпо председателенә китте. Бу – аның күз күргән кешесе. Әгәр өендә булса, Зөфәр өчен барысын да эшләргә тиеш, әлбәттә.

Ул чалбар кесәсен капшап карады: чиста спирт тутырган солдат флягасы тирән кесәдә бик әйбәт утыра икән. Председательгә бераз салып бирергә була. Дөрес, сельпо кешесе үзе дә алама сырецны таба торгандыр, ләкин бу түгел инде. Бу – әҗәл даруына йөри хәзер…

Зөфәр, үзе эчмәсә дә, заводның чиста спиртын юлга һәрвакыт берәр литр алып чыга. Чемоданында тагын бер савыты бар әле аның… Шул нәрсә акча яки сүз үтмәгән җирдә эшне көйләп җибәрергә ифрат ярдәм итеп куя бит, шайтан алгыры!

…Киң, буш урамнан салкын карны шыгырдатып атлый-атлый, Зөфәр вокзалда көтеп калган артистлар турында да уйлап барды. Нинди хәлдә йөриләр, мескеннәр! Кош оча алмаслык суык, өс-башлары юка, тамаклары да, билгеле, ач инде аларның… Быелгы, кырык өченче елның кышы бигрәк тә авыр килде, хәерсез! Сугышның беренче елында фронтта эшләр бик мөшкел булса да, тылда ярыйсы иде әле. Колхозларда икмәк бар иде, халыкның үзенең дә иске запасы, мал-туары бар иде. Хәзер киресенчә: фронтта хәлләр яхшырды, эш җиңүгә таба китте, әмма… тылның хәле бик начарланды. Колхозлар тәмам бөлде, ир-ат калмады, икмәк юк, халык ачыга яки бер бәрәңгедә утыра… Һәм менә бөтен ил сөремен коеп, тешен кысып яшәгән бервакытта бу бичаралар, халыкка культура хезмәте күрсәтәбез дип, ачлы-туклы, өшеп-катып йөргән булалар. Йә, халыкта җыр кайгысымы соң хәзер! Шуны үзләре күрмиләр микәнни? Хәер, көчләп җибәргәч йөри торганнардыр инде. Ләкин шунысы гаҗәп: бер дә сыкрау-сыктану сизелми үзләрендә тагын. Йөзләре күм-күк, күзләре ач, ә шулай да көлгән булалар, шаярган булалар, җитмәсә әле, катып-туңып бетүләренә карамастан, ерак юлга чыгарга ашкынып торалар… Ә ул Рәшидә дигәннәре тагын? Рәшидә… Рәшидә!.. Күпме мөлаемлык, җылылык, нәфислек, хәйләкәрлек, иркәлек бөркелеп тора аңардан!.. Һәм шулар, спектр аша үткән яктылык шикелле, төрле төсләргә кереп, барысы берьюлы чагыла үзендә… Юк, чынлап та, нәрсә бу – аңа, Зөфәргә карата гына шулай юмартланып яктырдымы ул, әллә сүзен тыңлатыр өчен, бары уйнап кына кылануы булдымы?.. Каян гына беләсең соң аны?.. Хәер, чибәр артистка юри кыланса да һич гаҗәп түгел! Токымнары белән шундый халык инде алар, ир дигән көчсез бәндәне үзләре өчен менә шулай йөгертә беләләр!