Читать книгу «Әсәрләр. 2 том» онлайн полностью📖 — Амирхана Еники — MyBook.

XII

Беркөнне Зөфәрләргә эштән кайтышлый Зариф абыйсы килеп керде. Зөфәр залдагы түгәрәк өстәлдә ниндидер эш кәгазьләре карап, счёт салып утыра иде. Зариф, зал ишеген ачып, башын сузып кына исәнләште:

– Нихәл, туган?

– Ә, абый, исәнме, әйдүк! – диде Зөфәр, урыныннан кузгала башлап.

– Юк, син утыр, утыр, – диде Зариф, ашыгып. – Мин әни янына кереп чыгам әле.

Һәм ул елт итеп эчке бүлмәләргә таба китеп тә барды, Зөфәр аның кулындагы һәрвакыт үзеннән калдырмый йөртә торган кара сумкасын гына күреп калды.

Зөфәр, бу сумканы абыйсы кулында гел генә күрсә дә, аңа һич игътибар итми иде. Хәлбуки кара сумка бервакытта да буш килми – Зариф аңа ни дә булса салып китерә һәм әнисе кулына биреп калдыра иде. Моны алар бары икесе генә беләләр, хәтта Зөфәрдән дә яшерә торганнар иде. Бүген дә Зариф кара сумкасына дүрт баш каракүл тиресе салып китерде һәм, шуларны әнисенә тапшырыр өчен, тизрәк Зөфәр яныннан узып китте. Ә Таибә абыстай бу тиреләрне элек китерелгән бүтән әйберләр янына кушып, яшереп куярга тиеш… Шулай итеп, абзый кеше Зөфәр өенә, хуҗаның үзенә сиздермичә генә, динамит ташыган шикелле, хәрәм мал ташый иде.

Бер ун-унбиш минут вакыт узгач, Зариф яңадан энесе янына әйләнеп керде.

– Аптырыйм мин сиңа, Зөфәр! – диде ул, кәефле тавыш белән кычкырып. – Өеңә кайткач та баш ватып утырасың. Нигә кирәк ул, төкер син аларга, кантор эше канторда калсын. Монда менә дәүләтеңнең рәхәтен күр!

– Булмый бит, абый! – диде Зөфәр, ялкау гына елмаеп. – Канторда тынычлык бирмиләр, кайбер эшләрне менә шулай өйгә алып кайтып, аулакта карап, тикшереп утырырга туры килә.

– Анысы шулайдыр инде… Ә нәрсә тикшерәсең соң?

– Ревизия материалларын өйрәнеп утырам. Бездә күптән түгел ревизия булып узды бит, әйткән идем шикелле.

– Ие, әйткән идең, беләм. Йә, ничегрәк узды соң ревизия? Алай-болай сиңа кәсафәте2 тимәдеме?

– Ничек дим? – Зөфәр җиңелчә генә иңбашын җыерып куйды. – Бераз тиде инде, ләкин алай аяктан егарлык булмады.

– Бирсен Алла!

– Күбрәк кеше аркасында, билгеле.

– Һе, шулаймы? Кара син! Нәрсә, сиңа төртеп күрсәтүчеләр табылдымыни?

– Андыйлар да булды. Аннары кайбер точкалардагы директорларның зур гына гөнаһлары да ачылды.

– Нишләгәннәр алар?

– Нәфесләренә хуҗа була белмәгәннәр, менә шул. Ә миңа алар өчен җавап бирергә туры килде.

Зариф, хәйләкәр генә күзен кысып һәм көлемсерәп, энесенә бер карап куйды:

– Ие, – дип сузган булды ул. – Нәфес – шайтани нәрсә инде ул. Аны тыю бик читен шул!

– Читен булса да тыярга кирәк. Шайтан, муеныңа бер атланып алса, базга да илтеп төшерүе бар.

– Сиңа әйтүе ансат ул, менә мондый йортка хуҗа булып алгач, ни… Аннары нәфес дигәнең кешедән күрмәли котыра бит әле ул!

– Син, абый, әллә уйнап, әллә чынлап сөйләшәсең, аңламыйм! – диде Зөфәр җитди генә. – Ни дигән сүз ул «кешедән күрмәли»? Юк, кешегә карап түгел, заманга карап эшне йөртә белергә кирәк. Менә мин сиңа да саграк булырга, итәгеңне җыебрак йөрергә киңәш бирер идем.

– Ә мин сак булмыйча нишләгән?

– Ул кадәресен үзең беләсеңдер инде… Тик шуны исеңдә тот: сугыш тудырган «хөрлекләр» бетәчәк, хөкүмәт сәүдә эшендә дә тәртип урнаштырачак, ә ревизияләр моннан соң отыры ешрак һәм катырак булачак.

– Бик әйбәт, без аңа каршы түгел, – диде Зариф, исе китмичә генә. – Әмма ләкин мин бит комиссионныйда эшлим, дәүләт сәүдәсенә бер катнашым да юк.

– Комиссионныйны да син үзең ачмагансың, аның да хуҗасы бар. Шул ук дәүләт. Так что, без барыбыз да бер хуҗа алдында җаваплы.

Зариф җилкәсен кашып алды:

– Анысын беләбез инде, безнең совет җаныңа да, малыңа да хуҗа инде ул. Аның күзенә чагылудан Ходай үзе сакласын! Ярый, киңәшең өчен рәхмәт! Ә хәзер терраска чыгып, бер хозур кылып утырыйк әле, сиңа әйтәсе важный сүз дә бар иде.

– Нинди сүз? Шушында гына әйтеп булмыймыни?

– Әни анда чәй әзерли калды, ә минем сүзем табында гына сөйлисе тәмле сүз ул!

Зариф абзый, мыек очын бөтереп, энесенә хәйләкәр генә күз кысып куйды. Зөфәр, торып, кәгазьләрен газета белән каплады да, абыйсына ияреп, террасага чыкты.

Бакчаның, чынлап та, бик хозур чагы иде. Ул тәмам куерып, матурланып өлгергән. Аның беренче җимешләре – чияләр кара-кучкылланып, кура җиләкләре тулып, кызарып килә инде. Иртә өлгерә торган алмаларга да сусыл сарылык йөгерә башлаган. Хәзер шуларның чак сизелерлек хуш исе бөтен бакчага җәелеп бара. Менә күп тә үтмәс, бу татлы хуш ис күрше йортларга, урамга да тарала башлар… Әйе, Зөфәр бакчасының көннән-көн көчлерәк җимешләнә, пешә, аңкый торган чагы җиткән хәзер.

Зариф абзый, террасага чыккач, бакчага бер күз салу белән, кычкырып: «Сөбханалла!» – диде һәм, пиджак төймәләрен ычкындыра-ычкындыра, ашыгып җиргә төште, сукмак буйлап китте. Әүвәл карт әнис төбенә туктап, аякларын аера биреп, инде бер як бите түгәрәкләнеп кенә кызара башлаган алмаларга сокланып карап торды. Аннары койма буенарак узып, чия агачы янында тукталды. «Владимировский» сорт дип йөртелгән бу шактый биек агачны итәгеннән очына кадәр чия сырып алган иде. Уңса да уңар икән! Абзый хәйран калып, башын селкеп торды, машалла, диде, күз генә тия күрмәсен, диде, шуннан, чияләрнең кара-кучкылланып өлгергәннәрен генә озын-нечкә сабакларыннан өзеп-өзеп, бисмилла әйтеп капкаларга һәм авызына килгән әче су белән бергә тәмләп-тәмләп кенә йотарга тотынды. Төшләрен, әрәм булмасын дигәндәй, учына гына төкереп барды. Шулай бераз авыз иткәннән соң, җирән мыекларын сыпыргалады да, Зөфәргә борылып, гаҗәпләнү катыш серле генә итеп сорады:

– Нишләтәсең инде син бу байлыкны?

Зөфәр көлемсерәп ике кулын җәйде:

– Нишләтим? Тозлап булмас инде. Ашарбыз, вареньесын кайнатырбыз, киптерербез, ә калса тагын, бәлки, сатар- быз да.

– Сата калсаң, башта миңа әйтергә онытма, яме! – диде Зариф, энесенә ничектер мәгънәле генә карап.

– Что син, абый! – диде Зөфәр, нигәдер бераз кызарып. – Кем дип белдең мине? Рәхим итеп кил, теләгән кадәр җый, аша, барыбызга да җитәр әле монда.

– Ә, шулаймы? Монысы өчен рәхмәт!.. Мин дә бит сине сынар өчен генә әйткән булдым. Бая нәфесне тыярга кушкан идең, тукта, мин әйтәм, моның үзенеке ничегрәк икән, дим, шуны гына беләсем килде. Үпкәләмә тагын!

– Юк ла! Вак мәсьәлә, сынарлык та, сынатырлык та эш юк монда!

– Алай димә. Кеше бит баеган саен комсызлана бара.

Зөфәр дәшмәде. Алар кире өйгә таба борылдылар. Зариф җиңел адымнар белән алдан китте, ә Зөфәр, кулларын артка куеп, аның артыннан иярде. Ул абыйсының тап-такыр кырган башына һәм кызыл җилкәсенә карап уйланып барды. Абыйсы аңа бик шәбәеп, җиңеләеп, хәтта яшәреп тә киткән төсле күренә иде. Өсте-башы аның һәрвакыт чиста һәм пөхтә, бите гел ит кенә ашап торган кешенекедәй кызыл да шоп-шома, майлы иреннәрен шәрә калдырып кырган нечкә җирән мыекларын егетләрчә бөтереп кенә йөртә, кыскасы, бөтен торыш-кыяфәте яхшы аранда солыда гына торган тук, уйнак алашаны хәтерләтә, – күрәсең, абзыйның комиссионный магазинда эшләре, чынлап та, бик шәптән бара иде. Ләкин Зөфәрне бер нәрсә гаҗәпләндерә: аерым тора башлагач, абзый кеше ни өчендер аңа үзенең эше-гамәле турында бер дә сөйләмәс, элеккечә киңәш-уңаш итмәс булды. Үзенчә сер сынатмаска маташуымыдыр инде? Аннары, очрашып сүз чыкканда да, менә бүгенгедәй гел төрттереп тә үчекләп сөйләнә башлады. Ахрысы, абзыйның эчен, үзенә сиздермичә генә, көнчелек кимерә иде. Борынгылар сүзе – «Җан кардәш булса да, мал кардәш түгел» – шуның зәхмәтедер инде бу, дип, Зөфәр борчылып уйланырга мәҗбүр булды.

Террасада сеңелләре Хөршид чәй урыны әзерләп йөри. Өстендә аның кыска итәкле ситсы күлмәк, аягында озын оек белән үкчәсез туфли. Тасмасыз, калын гына итеп үргән ике толымының берсен алга, күкрәге өстенә салындырып куйган. Аны әтиләре мәрхүмгә охшаган, диләр. Күзләре дә, кашлары да, чәчләре дә чем-кара. Матур, сылу булмакчы. Ләкин бик чирләшкә ул, шуңа күрә үзенә һаман әле бер дә ит кунмый. Гомумән, абыйларының игътибарын үзенә һич җәлеп итмичә, өнсез-мыштым гына үсеп килә бу кыз бала. Кышын укый, җәен әнисе яныннан китми, тик бу йортка күчкәч, бакча түренә китеп, шунда ялгызы китап укып утырырга гадәтләнде.

Өйдән Таибә абыстай бик борынгыдан сакланып килгән, шуңа күрә үзе генә тотып йөртә торган авызы җиз кыршаулы, зәңгәр пыяла шикәр савытын күтәреп чыкты. Карчык чыгуга, Зариф аңа кычкырып дәште:

– Әни, чия-кураларыгыз тәмам өлгереп җиткән икән ләбаса, мин сиңа әйтим! Биргән икән Ходай үзе дә уңышны, ничек җыеп бетерерсез?

– Ие шул, – диде Таибә абыстай сабыр-тыйнак кына. – Аллага шөкер, үзебезнең җиләк-җимеш өлгергән көнне дә күрдек… Син менә киленне балалары белән безгә җибәрер идең. Килеп, җыешып, вәринҗә кайнатышып китсен иде.

– Үләт җыксын ла киленеңне, – диде Зариф, кинәт кызып. – Аның аркасында шушындый дәүләтнең өлешенә керә алмыйча калдым.

– Хатын сүзенә иярмиләр аны… Хатынның, ни аның, чәче озын, акылы кыска – белмичә әйтмәгәннәр.

– Дурак булдым шул, дурак булдым! Теге вакытта әйтми-сөйләми генә, шалт Хупҗамал дигәндәй, кул сугып, эшне өзеп кенә куясы калган да бит, ни, дурак булдым шул!

– Үкенмә ул хәтле, абый! – диде Зөфәр дә, сүзгә кушылып. – Бәлкем, хәерлегәдер. Йортсыз тормассың әле.

– Тормыйм, Аллаһы бирсә, тормыйм! – диде Зариф, урындыгы өстендә киерелә биреп. – Бераз мая гына җыйыйм. Ие, менә шул… Канешно, синеке кебек пулат кирәкми миңа, иллә мәгәр шушындый бакчалыны эзләп табачакмын.

Таибә абыстай – диндар карчык, пошынып кына әйтеп куйды:

– Алладан сора, игелеккә язганы булсын, диген.

– Анысы шулай инде, әни, шулай… Алланы да онытмыйбыз аны… Ие, э-э!

Чәйгә утырдылар. Эссе көн инде сүрелеп, сүнеп бара. Кояш каршыдагы кыеклар өстеннән генә сузылып карый, агач башлары талгын гына яна, терраса алдындагы георгиннар, нәркизләр, резедалар да, хәл кергәндәй, иелгән башларын күтәрә төшеп, ачылыбрак киткәннәр, алар әйләнәсендәге кичләрен генә терелә торган ак тәмәке чәчәкләреннән искиткеч хуш ис тарала башлаган – бал урынына чәйгә кушып эчәрлек! Тик бөтенләй тынып, оеп калган һава гына шактый бөркү иде, шуңадыр инде куе чәй аеруча тәмле, эчкән саен сусын ачыла гына бара. Маңгайга, муенга, беләкләргә таза тир бәреп чыга… Башта ук пиджагын салып утырган Зариф абзый, ниһаять, изүен чиште, подтяжкасының ике ләмкәсен дә төшерде, җиңнәрен тартып куйды. Таибә абыстай да яулыгын чишеп, артка кайтарып бәйләде, тир белән чигәсенә ябышкан чал чәчләре аның көмешләнеп елтырады. Тик Зөфәр генә тирләмәде, киндер күлмәгенең чиккән якасын да ычкындырып тормады, ул чәен суытып кына эчә иде.

Бер-ике чынаяк эчкәч тә, Таибә абыстай кызына әйтте:

1
...
...
21