Мунчадан соң юка гына итеп пешерелгән коймак белән чәй бик тәмле булды. Ләкин ул озакка сузылмады. Олаучы чыпталарын тапшырырга һәм бүген үк авылга кайтып китәргә ашыкты.
Вәли абзый, чәенең соңгы йотымын озын гына итеп чөмереп алганнан соң, чынаягын өстәлгә куйды да олаучыга карап әйтте:
– Бабасы тыныч булсын, баланы ышанычлы кулга биреп кайтканыңны әйтерсең инде. Кулдан килгән кадәр карарга тырышырбыз. Картайган көнебездә бер догачы булыр, дип алып калабыз инде…
Газизә апа да өстәп куйды:
– Апасын сагынып торды Габдулла. Икенче килүеңдә апасын утырмага алып кил!
– Белмим инде, яңадан килеп булырмы, юкмы?
– Нигә алай?
– Чыптаның рәте китте: мәшәкате күп, акчасы юк. Тиешен дә ваклап, ярым-йорты итеп түлиләр. Бер тиен өчен дөнья хәтле кыркылышып, сатулашып кына ала Гобәйдуллиннар. Риза булмый икенчесенә алып китәсең, анысы моңардан да ким бирә, сүз беректергәннәрмени! Көн-төн күз чыгарып утырган әйбереңне урамга ташлап китәрдәй буласың. Шундый каруннар.
– Эш бай кулына барып кердеме, синеке түгел инде ул, – диде Вәли абзый. – Примир әйткәндә, кәләпүшне минем җәмәгать чигә, ә кем аны, Газизә кәләпүше, ди, берәү дә әйтми. Һәммәсе, Сабитов кәләпүше, диләр. Мөхәммәтвәли читеге, димиләр, Габдерәхим Мусин читеге, диләр. Нигә алай бу, примир әйтик? Менә әле кичә генә бөтен базар шау итә: Сәгыйтов ияре дә, Сәгыйтов ияре… Падишага барып җиткән… Имеш, медал чыгарган падиша, чүгүнкә салырга рөхсәт биргән. Ярый, бик яхшы. Рәҗе ул Сәгыйтов ияре? Каешчы Нигъмәтҗан белән хатыны Бибиәсма эшләп биргән ияр ләбаса ул! Нигә медалны Сәгыйтовка чыгаралар, нигә Нигъмәтҗанга чыкмый награт, ә? Менә ничек бит ул, примир әйтик…
– Юк, булмады бу, Вәли абзый, – дип нәтиҗә ясады олаучы, – кешенең кадере бетте, эт көненә калдык. Шахтага китәм, Алла боерса. Берни түгел, өйрәнермен…
Вәли абзый үзенең фикерен очлап бетермәгән иде әле, күрәсең, ул:
– Сәгыйтьҗан ияре, имеш! Һы! Ие… ыммым… – дип куйды.
Аннан һәммәсе дә, йортка чыгып, олаучыны озатып калдылар. Габдулла, әнисенең итәгенә тотынган килеш, кире өйгә кермәкче булган иде, Газизә апа аңа:
– Габдулла, уйна шунда бераз, – диде һәм йортның түрендә балалар белән уйнап йөрүче ябык кына сипкелле бер малайны чакырып алды: – Әптелбәр, кил әле бире. Менә бу авылдан килгән бик әйбәт егет белән дус бул, яме! Йорт-каралтыны күрсәт. Кара, малайлар кагылып елата күрмәсен үзен, яме!
– Йә, – диде Әптелбәр.
Газизә апа кереп китте. Әптелбәр буе белән үзеннән аз гына кайтыш Габдулланы кулыннан тотып тартты:
– Әйдә!
Габдулла тартылып куйды, ләкин урыныннан кузгалмады. Әптелбәр, шунда ук кулын Габдулладан ычкындырып, күлгә чыга торган капка янындагы иптәшләре янына йөгереп китте. Газизә апа әйткәнне ул шунда ук онытты, әлбәттә. Бераздан ул балалар белән урам капкасына йөгереп килде һәм, әле һаман урыныннан кузгалмаган Габдулланы яңа гына күргәндәй:
– Карагыз әле, карагыз, сала малае! – дип кычкырды.
Аннан соң ул, ни өчендер кулларыннан мөгезләр ясап, Габдуллага таба килә башлады:
– Мә-ә-ә-ә!.. Сөзәм, мә-ә-ә-ә!..
Габдулла урыныннан кузгалмады.
– Нигә качмыйсың? – диде Әптелбәр, гаҗәпләнебрәк.
– Сыер синнән көчлерәк, – диде Габдулла. – Безнең авылда сыер мәзин малаен сөзеп екты…
– Ә син ат кебек тибешә беләсеңме?
– Беләм, – диде Габдулла һәм белгәнен күрсәтергә ашыкты.
Әптелбәр үз өстенә яны белән борылып, тибенеп килүче кыю малайдан чигенеп куйды, ләкин бирешергә теләмичә:
– Ә синең тоякларың юк, – диде.
– Синең дә мөгезләрең юк, – диде Габдулла.
Бу әңгәмәне тыңлап торучы балалар көлешеп куйдылар. Әптелбәр гарьсенеп китте, ахры, Габдулланың башыннан кәләпүшен тартып алды да аны өй түбәсенә ыргытырга җыенып болгый башлады.
– Син тимә, тимә минем кәләпүшкә! – дип кычкырды Габдулла һәм бөтен көче белән Әптелбәргә ташланды.
Саҗидә апасы үз кулы белән тегеп куйган корт башы бөтен авылда бер аның кәләпүшендә генә иде. Корт башын колакка куеп тыңласаң, анда әллә нинди ерак җил ыжылдавына охшаган тавыш килә. «Каф тавы артындагы дәрья шаулый» дип аңлата иде моны апасы. Аннан соң бу аның төсе иде. Ничек ул аны ыргытып ташларга рөхсәт итсен?!
– Как не стыдно, Әптелбәр, нигә син кунак малайга тиясең? – дигән тавыш Әптелбәрне тыеп калды.
Габдулла тавыш килгән якка карады… Өйнең өске кат ишек баскычыннан сигез-тугыз яшьлек сары чәчле кыз йөгереп төште дә Әптелбәр кулындагы кәләпүшне тартып алды һәм аны, китереп, Габдуллага киертте.
– Грубиян, – дип куйды ул, тагын бер тапкыр Әптелбәргә карап.
Бу – йорт хуҗасы Степан Ивановичның кызының кызы Аннушка иде. Ул, Габдулланың җиңеннән тотып, ярым русча, ярым татарча:
– Әйдә, мин сиңа кечкенә тавыклар күрсәтәм, – диде.
Габдулла шунда ук берсүзсез аңа иярде. Калган балалар да аларга кушылдылар. Аннан һәммәсе йорт түрендәге келәтнең артына чыктылар.
Монда бик куе булып кычыткан һәм әрекмән үсеп утыра, алар арасында үзенең кызгылт чәчәкләре белән «Мин монда сезнең барыгыздан да матуррак» дигәндәй, кукраеп, кырмавык басып тора иде…
Келәт артындагы койма почмагына барып җиткәнче, балаларга кычытканлыкны шактый авырлык белән үтәргә, берничә тапкыр: «Ай, кычыткан чакты», – дип әрнеп алырга туры килде… Әптелбәр генә үзенең балчыкка катып, чебиләп беткән аяклары белән, юлны сайлап-нитеп тормый, алдан бара бирде… Габдулла аның бу батырлыгын ошатты.
Ниһаять, алар зур әрекмәннәр белән капланган почмакка барып җиттеләр. Аннушка:
– Сез шуннан гына карагыз. Югыйсә чуар тавык үз янына кеше килгәнне яратмый, – дип кисәтте дә, үзе, алгарак чыгып, әрекмәннәрне аягы белән бер якка аерып куйды.
Аннан «кур, кур!» дигән сукрану тавышы килде… Әрекмәнлек эчендә «Килегез әле, килегез, мин сезне!..» дигән сыман сугышчан кыяфәт белән башын күтәреп, зур чуар тавык утыра иде. Аның янында яңа гына йомыркасын тишеп чыккан өч-дүрт сары чеби калтыранып, басып торалар һәм вакыт-вакыт, каерылып үз-үзләрен чукып алалар, шул чагында аларның шәрә муеннары бик мәзәк ачылып кала иде…
– Бу – кыргый тавык, – диде Аннушка, – әни аны келәткә кәрзин эченә утыртырга тырыша, ә ул чыга да кача, чыга да кача. Бу урынны ул үзе табып утырган бит…
Кычытканлыктан чыккач, йортның икенче почмагында Габдулла эт оясы күрде. Аның янында йонлач кара эт башын ал аяклары өстенә куйган да йокымсыраган күзләре белән, иренеп кенә, балаларга карап ята… Габдулланың этне читләтеп баруын күреп, Әптелбәр аны тынычландырды:
– Курыкма, аның тешләре юк, хәзер ул карт инде, аңа чылбыр да кигезмиләр. Күрәсеңме, аның муенын чылбыр ничек ашаган?
Чынлап та, этнең муенында кыршылган тирән эз каешланып тора иде.
– Ә нигә ул качмый? – диде акрын гына Габдулла.
– Хәзер ул, кусаң да, моннан китми. Куып җибәрәсең, ә ул тагын чылбыры янына килеп ята. Өйрәнгән.
Аннары һәммәсе күл буена йөгерделәр, анда каз йоннары очырып һәм суга таш ыргытып, «тәңкәләр» ясап уйнадылар. Әптелбәрнең «тәңкәләр» е бөтенесенекеннән күбрәк чыкты. Габдулла аңа бу яктан да өстенлек бирде һәм аның баягы җәберләвен бөтенләй онытты. Ике арадагы ятсыну бик тиз бетте. Газизә апа Габдулланы өйгә чакыргач, Әптелбәр һәм Аннушка:
– Абдул, тагын чык, – дип кычкырып калдылар…
Габдулла, әлбәттә, бу йортка тагын һәм тагын чыкты.
Бер үк йортта бик күп кешенең бергә яшәве башта бик сәер кебек тоелса да, Габдулла моңа тиз ияләште.
Яңа бистәдә «Чтапан йорты» дип танылган бу йортта һөнәрләре, кыяфәтләре һәм табигатьләре белән төрле-төрле шактый кеше яши иде. Аларның һәркайсы Габдулла алдында үзенең ниндидер бер кызык ягы белән аерыла. Йорт хуҗасы Степан – билен бөргән кара бишмәт, зур кара картуз киеп йөри торган таза гына карт – һәр җомганы йорттагы малайларга өр-яңа икешәр тиенлекләр өләшә. Ул акчаларны кул сыртына, бармак төпләренә тезеп чыга да, балалар, орлык чүпләгән кошлар кебек, аларны чүпләп алып бетерәләр. Кайчагында Степан карт, баскычына чыгып утырган хәлдә, нәкъ шулай каз бәбкәләрен һәм тавык чебиләрен туйдыра. «Дөньяда иң бай кеше шушыдыр инде», – дип уйлый Габдулла. Аннан соң ул Габдулланы ни өчендер «кияү» дип атый һәм, кызының кызы Аннушкага өйләндерәм дип, аны оялтырга ярата. Бәлки, шуның аркасындадыр Габдулла Аннушкадан ятсына һәм уйнаганда Әптелбәргә сыена төшә.
Кечкенә Фатиханың атасы Сәхибулла солдат, үзенең калын кара мыекларын бөтерә-бөтерә һәрвакыт:
– Әт-дөнья куласа: әйләнә дә бер баса, – дип сөйләнергә ярата. Солдаттан русча укый-яза белеп кайтканга һәм кем булыптыр больницада хезмәт иткәнгә, аны Сәхип морза дип тә атыйлар.
Вәли абзыйлар белән янәшә ян бүлмәдә Шиһап дигән озын гына буйлы, какча кызыл чырайлы пожарный яши, аны «брахмистр Шиап» дип йөртәләр. Тик ул үзенең самавыр төсле ялтырап торган җиз бүреген кигән чакта гына мәһабәт була, башка вакытта берни белән дә бүтәннәрдән аерылмый. Аның җирән чәчле ун яшьлек улы Мостафа да Габдулла күңелендә артык зур урын били алмады.
Әптелбәр белән исә Габдулла чынлап дуслашып китте.
Әптелбәр йорт-каралтыны күрсәтеп чыгу белән генә чикләнеп калмады. Ул Габдуллага Яңа бистәнең үзен аркылыга-буйга күрсәтеп чыкты.
Бистә Габдулла күргән әлеге «кала» га бөтенләй охшамаган. Ул зур авыл шикелле. Бер катлы өйләре дә нәкъ авылдагы кебек чүңкәешеп утыралар. Ләкин бу авыл да түгел. Ник дисәң, монда авылның әвен исе белән кушылган ерак урман һәм болын исе дә, аның яшәртә торган һавасы да юк. Монда сазлыктан күтәрелә торган дымлы томаннар йөзә. Бу һава яшәртми, киресенчә, баса, яшәү хисләрен томалый, картлыкны ашыктыра… Ләкин кешеләрнең сулыш юллары тора-бара шуны һава дип кабул итәргә тәмам күнегә, кешеләр моңа әһәмият бирми, сулый, яши һәм картая бирәләр.
Габдулла бу һавага башта өйрәнә алмый укшып йөрде. Кайдандыр төнлекне ачып куярга кирәк шикелле тоелды аңа. Аннан ул да ияләшеп китте.
Бүген алар Әптелбәр белән Бакалтай ягына, аннан, урап, зиратка бардылар.
Зиратчы карт аларга кошлар турында сөйләп, сыерчык булып сайрап күрсәтте:
– Чиер, чиер, чиерчык, маңгаенда җыерчык, дип үрти ул безнең кебек карт-корыны, – диде.
Габдуллага бу бик кызык тоелды. Карт, гомумән, сүз арасына шундый такмазалар кыстырып сөйләргә ярата икән. Бакалтайдан балык тотып, аларны кояшта елкылдатып менеп килүче малайларга карап, ул:
– Нихәл син, балык бистәсе, ун тиен дистәсе? Әтиең олаудан кайттымы әле? – дип дәште.
Икенче көнне Әптелбәр Габдулланы үзенең әтисе эшли торган җиргә алып китте.
Нигъмәтҗан абзый, бер караңгыдан икенче караңгыга хәтле эшләп, көндезләрен өйдә булмаганга күрә, Габдулланың аны һаман күргәне юк иде әле. Шулай да Габдулла, дустының сөйләве буенча, аның атасын шактый ачык күз алдына китерә: ул зур гәүдәле, үтә көчле, куллары бүрәнә юанлыгы, дию пәриләреннән дә курыкмый, өй хәтле ташны сыңар кул белән генә ала да һавага чөеп җибәрә, мин сиңайтим, таш болытлар арасына кереп югала… Менә нинди көчле Әптелбәрнең әтисе!
Алар бистәнең Бакалтай ягыннан керә торган урам башында озын соры коймалы бер йорт алдына килеп туктадылар. Ярыктан берни дә күренмәгәч, Әптелбәр Габдулланы әкрен генә йорт эченә алып керде… Лапас дисәң, тәрәзәле, өй дисәң, капка сыман киң ишекле кирпеч йортларның берсе янына килеп, тәбәнәк кенә ачык тәрәзәдән карадылар. Анда аяк-куллары һәм алъяпкычлары кызыллы-сарылы буяуга каткан кешеләр, кулларына озын колгалар тотып, зур-зур кисмәкләрдә нәрсәдер бутыйлар иде.
Әптелбәр, үзенең әтисен эшләүчеләр арасында күрмәгәч, җаен табып, тәрәзәгә үк үрмәләп менде, ләкин кемнеңдер кинәт кычкыруы белән, ул аннан тиз генә кире шуып төште. Тик юкка курыккан икән. Тавыш бөтенләй аңа төбәлмәгән: каяндыр килеп кергән кәрлә сыман кечкенә генә гәүдәле, өстенә озын ак күлмәк һәм кара камзул киеп, камзул кесәсеннән алтын сәгать чылбырын чыгарып салган, тере генә кыяфәтле берәү эшләүчеләргә нидер кычкырган икән.
Эшләүчеләр кайнашырга тотындылар һәм, ишек янында торган зур кисмәк тирәсенә җыелышып, аны, күчереп утырту теләге белән булса кирәк, тотып кузгата башладылар. Кызыл төстәге ниндидер сыек әйбер белән тулы зур кисмәкнең кузгаласы килмәде. Кемдер:
– Бушатырга кирәк, болай кузгатып булмас, – диде.
«Кәрлә»гә бу фикер ошамады булса кирәк, ул, кыза-кыза кулларын бутап, нәрсәдер кычкырынды. Эшчеләр аның нәрсә әйткәнен аңладылармы, юкмы, ләкин Әптелбәр дә, Габдулла да берни аңламады. Аларның колагына алтын чылбырлы «кәрлә»нең, тамак төбе белән көчәнеп:
– Ә, ә, ә! Мә, ә, ә! Кә, ә, ә! – дигән аерым тавышлары гына ишетелде.
О проекте
О подписке