Кырлайның Сәгъди абзый килеп кергәнне Габдулла сизми дә калды. Ул хәтта аны үзен алырга килүче дип тә уйламады. Сәгъди абзый кереп сәлам бирде дә сәкегә килеп утырды, дога кылып алды. Аннан соң исәнлек-саулык сорашырга тотынды, ә үзе һаман күз кырые белән Габдуллага карады. Күз кырыйларыннан колакларына таба тармакланып киткән ягымлы җыерчыклары аны һәрвакыт елмаеп торган кебек күрсәтә иде.
Бераз утырганнан соң, ул Габдуллага таба бөтен гәүдәсе белән борылды да:
– Мәхдүм, минем улым буласың киләме? – дип сорады. Бу вакыт аның күксел-соры күзләрендә әллә никадәр изгелек белән бергә, ниндидер кызгандыра торган ялынычлы моң күренеп тора иде. Әйтерсең Габдулла аның ярдәменә түгел, ул Габдулланың ярдәменә мохтаҗ.
Габдуллага бу кечелекле караш тәэсир иттеме, әллә ул: «Бу әйбәт кешегә хәзер үк риза булмасам, барыбер берәр начар кешегә тап булырмын», – дип курыктымы, үзе дә сизмәстән:
– Килә! – дип куйды…
Җыену озакка сузылмады. Кунакны кыстап утыртырлык сый-мазар булмагач, чәй эчеп тормадылар. Аннан, куллар күтәреп, кыска гына дога кылу булды, һәм барысы да йортка чыкты. Анда туры кашканы нәзек кенә дуга белән җиккән иске читән арба тора иде.
Шунда гына Габдулла үзенең бу йорттан чынлап һәм мәңгегә аерыласын төшенде булса кирәк, борчылып як-ягына каранды: Саҗидә апа кайда?
Саҗидә өй почмагына яшеренебрәк, капкага, Габдулланың китәсе юлына моңсу гына төбәлеп карап тора иде. Әйтерсең әле ул Габдулланы җибәрергәме, юкмы икәнлеген хәл итеп бетермәгән! Габдулла шунда ук апасы янына йөгереп килде һәм, аңа сыеныбрак, шыпырт кына дәште:
– Апа, җибәрмә мине, җиб…
Тамагына кинәт килеп тыгылган ниндидер төер аңа сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмәде. Саҗидәнең дә күзенә яшь килеп тыгылган, аңа сөйләве авыр иде. Шулай да аның Габдулладан олырак буласы килде, ул, үзенә кирәк көчне туплап, Габдулла өчен шушы минутта иң кирәк юату һәм тынычландыру сүзләре тапты:
– Син кайгырма, Габдулла. Кырлай ул якын гына. Менә җир башына чыктыңмы, аның тегермәне күренеп кенә тора. Күп булса, өч чакрымлык юл. Без синең белән, кирәк булганда, гел күрешеп торырбыз…
Сәгъди абзый Габдулланы арбага мендереп утыртты да, дилбегәне алып, телен шартлатты. Ат кузгалу белән, үзе дә кырын гына арбага сикереп менеп утырды. Капкадан чыгу белән, арба артына ике малай асылынмакчы булган иде. Сәгъди абзый, әйләнеп, ачуланган сыман:
– Ай, рәхмәт төшкерләре! – дип кычкыруга, тегеләр коелып калдылар.
Габдулла өчен бу кызык кына килеп чыкты, һәм шуның белән әлеге аерылышу кайгысы да таралып киткәндәй булды.
Авылдан чыгып үр менгәнче, аларны вак ташлар өстеннән талгын аккан инешнең җай тавышы озата барды. Чиканас юлына чыгу белән, куерып үскән туйралык шаулавы, яз кошларының шатлыклы тавышы аларны каршы алды. Сәгъди абзый, тирә-ягына каранып:
– Һай, матурланып килә сахралар, – дип, тойгыларына бирелеп алды һәм, дәртләнеп: – На, малкай! – дип куйды. Бу тавышка ат бераз юыртып китте һәм тагын акрынлады.
– На, карале! – дип гаҗәпләнгән сыман, Сәгъди абзый дилбегәне селкетеп куйды. Аның, гаҗәпләнгән сыман: «На, карале!» – дип дәшүе юл буе берничә кат тапкырланды, һәм бу Габдуллага бик кызык һәм бик ягымлы тоелды. Аның, сөйләшәсе килеп:
– Ташаякта атлар арт аякларына басып торалар, аннан соң алар кәнфит ашыйлар, – диде.
– И-и-и, кара инде син. Кәнфит ашыйлар диген, ә? – дип, әллә чынлап, әллә юри генә гаҗәпсенде Сәгъди абзый. – Каланың атлары да кәнфит ашый инде аның, шуңа күрә кала инде ул, сала түгел. Ипекәйгә тук булса, шуның белән бик канәгать инде сала халкы, шулай инде, на, карале!
Сәгъди абзый дилбегәне атның сыртына йомшак кына суктырып алды. Ат моңа игътибар итми, салмак кына атлавында дәвам итте, ләкин Сәгъди абзый инде аны яңадан борчып тормады, үз җаена куйды. Бераз ул күзләрен уйчан гына алдагы юлга текәп барды-барды да:
– Кайгырма, кәнфите булмаса булмас, әмма ипекәй белән катык бар әле, әлхәмделилла! Бездә ач булмассың, улым, иншалла! – диде.
Шуннан икмәк белән катык инде юл буе Габдулланың күңеленнән чыкмады. Аның тизрәк Кырлайга барып җитәсе килде.
Сәгать тә үтмәгәндер, алар яшь кенә бер агачлык алдына килеп чыктылар.
– Менә шул туйралык артында инде Кырлай, – дип, чыбыркы сабы белән төртеп күрсәтте Сәгъди абзый. – Бу менә безнең зират инде…
Алар, зиратны уңда калдырып, авыл урамына килеп керделәр һәм, уңга борылып, өч-дүрт өй аша иске генә читән коймалы, җил капкалы, салам белән япкан кечкенә өй алдына туктадылар.
Сәгъди абзый арбадан төшеп өлгергәнче, өйдән, баскыч такталарын шыгырдатып, таза гәүдәле бер хатын ашыгып төште дә капканы ачты.
Сәгъди абзый атын, авызлыгыннан тотып, капкадан алып кереп китте. Зур гәүдәле хатын, арба янына килеп:
– Төкле аягың белән генә килә күр! – диде һәм Габдулланы көчле кулларына күтәреп алды да өйгә юнәлде.
Беркөнне Өчилегә килеп киткән Нәфисә апа баскычта елмаеп каршылады:
– Әйдүк, төкле аягың, мул ризыгың белән!..
Икенче көнне өйдән чыкканда, Габдулланы инде малайлар капкадан һәм читән өстеннән күзәтеп, көтеп торалар иде.
Габдулла урамга чыккач, аны кичәге шикелле үк сырып алдылар һәм шундый ук кызыксыну белән күзәтергә тотындылар. Ләкин бу кичәгедәй озакка бармады. Малайларның берсе үзенә үк ят, сәер тавыш белән:
– Син ни атлы? – дип сорады.
Алар һәммәсе аның исемен белеп алганнар, тик бу сүз башлау өчен генә кирәкле сорау иде. Шуны сизде булырга кирәк, Габдулла, теләр-теләмәс кенә, исемен әйтте.
– Ә син «әште-пеште» уйный беләсеңме?
Бар да «псык-псык» көлешеп куйдылар.
– Юк, мин каладагыча сызгыра беләм, – диде Габдулла һәм, ике бармагын авызына кабып, сызгырып күрсәтте. Малайлар, кызыксынып, аныңча эшләргә тырышып карадылар, ләкин барып чыкмады. – Сез урычча беләсезме? Мин урычча беләм, – диде Габдулла һәм тезеп алып китте: – нужек, хлип, ыспайт…
Малайлар бөтенләй гаҗәпкә калдылар. Кайсы башын, кайсы аягы белән аягын кашып куйды.
– Безнең дә кулсыз Гайнулла урычча белә, – диде малайларның олырагы.
– Нинди кулсыз?
– Шундый… Солдаттан кайткан…
– Безнең дә бистәдә солдаттан кайткан Сәхип бар… Аның мыеклары менә болай, «пуф» итеп торалар… Ул аларны гел бөтереп йөри. Үзе бик кызык сүзләр белә… «Дөнья куласа, әйләнә дә бер баса», – ди.
Балалар көлешеп куйдылар. Аннан алар аны инеш буена алып төштеләр һәм, чишенеп, һәркайсы үзенең суга сикерүен һәм йөзүен күрсәтергә ашыкты. Габдулла, су керми генә, аларны карап торды. Әхтәри дигәне, әлеге юантык малай, бака булып, аякларын бер җәеп, бер сузып йөзеп күрсәтте һәм балаларны да, Габдулланы да бик көлдерде.
Аннан алар, судан чыгып, яр буенда кызынып утырдылар.
– Каланың инеше зурмы? – дип сорады Сафуш исемле зур гына гәүдәле малай.
Габдулла «инеш» дигәч, Кабан күлен күз алдына китереп, мактаныбрак:
– Зур. Аның бер читеннән икенче чите күренми, – диде. Габдулла хыялына тулы ирек бирде һәм шаккатыргач инде, малайларны чынлап шаккатырырга булды. Ләкин аның бу теләге җитди генә бер тоткарлыкка очрады.
Әхтәри аңа каршы төште:
– Алай булгач, ул инеш булмый инде, диңгез була. Әнә кулсыз Гайнулла бит солдаттан шул диңгез ягында хезмәт итеп, төрек сугышында кулын өздереп кайткан. Менә ул сөйли! Диңгез артында кешеләр тормый, дию пәриләре генә тора, ди.
Габдулла бирешмәскә тырышты һәм, Сәхәбидән ишеткән әкиятен искә төшереп:
– Кабан күле артында да Убырлы карчык тора… Ул ел саен бер кызны бистәдән урлап алып китә. Аннан соң ул аларны суеп ашый…
Малайлар аны тагын кызыксынып тыңлый башладылар. Кечерәкләре, тезләрен күлмәкләре эченә ишергән хәлдә кочаклап, Габдулла янынарак елыштылар.
– Казанда мең завод бар, беләсеңме, – диде Габдулла. – Аларның берсе-берсе менә бу авыл хәтле бар. Морҗасы биш чакрым, төтене йөз… – Габдулла үзенең хыялына үзе үк ышанып дәвам итте: – Беләсезме, аларның хуҗалары «кәрлә» бит. Үзе бер карыш, сакалы мең карыш.
Балалар кызыксынып көлешеп куйдылар.
– Ә анда эшләүчеләрнең гәүдәләре зу-у-ур! Куллары менә мондый! – Ул үзе утырган бүрәнәне тотып күрсәтте. – Теге алтын чылбыр таккан «кәрлә» нәрсә куша, болар шуны җан-фәрман тыңлый…
– Тыңламаса нишли?
– Тыңламаса, теге «кәрлә» моның җилкәсенә сикереп менә дә тукмый.
Бу «җилкәсенә сикереп менү» турындагы уйдырма Габдулланың үзенә үк бик ошап куйды, һәм моның әкият кебек кызык килеп чыгуына үзе үк гаҗәпләнде.
Иң актыктан ул аларга Ибраһим байларның бакчасында күргән «бәхет кошы» турында сөйләде. Балаларга бу бөтенесеннән күбрәк ошады.
– Тик аларны тавык кебек үрчетеп булмый, алар йомырка салмый, – диде Габдулла.
– Ә ничек үрчиләр соң?
– Үрчеми, ул дөньяда өчәү-дүртәү генә. Аны сатып алып та булмый. Ул бәхетле кешеләрнең бакчасына үзе төшеп куна…
«Урак җитте, җәй бетте!» – ди крестьян. Җәй моның белән генә бетми, әлбәттә! Ул үзенең матурлыгы белән крестьянның күзенә күренми башлый, крестьянны авыр эш баса – ул шуны әйтә.
Сәгъди абзый бөтен өй эче белән, хәтта култык таяклы Саҗидәне дә ияртеп, уракка китте.
Кечкенә дип, Габдулланы уракка алмадылар. Аның Кырлайдагы шактый иркен башланган тормышы тагын да иркенәя төште.
Көнозын аны хәзер урамнан өйгә дәшеп алучы юк, теләсәң кайда гиз, теләсәң нәрсә эшлә! Йөри-йөри карыны ачкач кына, ул йөгереп кайта да, аның өчен генә бикләнми калдырылган тәрәзә аша кереп, үзенә дип ябып калдырылган җамаяктагы бәрәңгене һәм икмәкне ашап, тамак ялгап чыга. Өй белән ике арадагы бәйләнеш шуның белән хәл ителә. Калган көн иртәдән алып кичкә кадәр – аныкы!
О проекте
О подписке