Ул арада капка чылбыры шылтырап китте, эт буыла-буыла өрергә тотынды. Ибраһим урыныннан кузгалды.
– Әнә Шаһбаз морза килде… Әйдүк, болай таба, Шаһбаз морза, бакчага рәхим ит!.. Ибраһимның сезгә дигән пылавы суынмас, курыкма. Ай-һай, пылау ашарга ашыга-ашыга кереп бара. Син менә монда кер әле, менә монда! Монда пылаудан тәмлерәк әңгәмәләр бара, йөземе дә бар, борычы да бар. Хо, хо, хо!
Бакчаның йорттан керә торган кечкенә капкасыннан хәтфә якалы кара сюртуктан, цилиндрдан, чал кереп килә торган сакалын ике якка тарап җибәргән Шаһбаз морза һәм тагын ике кеше килеп керделәр.
Шаһбаз морза, цилиндрын салып, бакчадагылар белән күрешә-күрешә, гадәтенчә күтәренке тавыш белән сөйләп алып китте:
– Сезнең мәзәкчән кеше икәнне аңламаган берәү булса, әлбәттә, бик нык амбициягә бирелер иде, Ибраһим әфәнде! Сез мине беләсез бит инде. Мин именно сезнең менә бу бакчагызны яратып киләм бирегә. Казанның тузан сахралары уртасына утырган оазис бу минем өчен. Мин монда чын мәгънәсе белән истирахәт итәм. Мин монда шәһәребезнең атаклы кешеләрен очратам. Милли вә дини мәсьәләләр буенча кыйммәтле фикерләр ишетәм, үземнең гаҗиз тавышымны ишеттерәм. Күрәсез, безгә шундый общество җыела торган урын, милли клуб җитми. Без таркау яшибез, Ибраһим әфәнде. Ә безнең прогресс өчен нинди кирәк мондый җыелулар! Шулай түгелме, господа?
«Гөмбә» Шаһбаз морза сүзенә ялагайланып хихылдый башлаган иде. Сәгыйтьҗанга күзе төшеп, туктап калды. Сәгыйтьҗанның чырае тәмам бозылган иде.
Шаһбаз морза белән ияреп килгәннәрнең берсе сүзгә кушылды:
– Әгәр бу бакча булмаса, аны уйлап чыгарырга, юктан бар итәргә кирәк иде, дип әйтергә тели Шаһбаз морза!
Бу хәтфә якалы яшел казакидан, кара кырпу бүректән, купшы гына кара мыеклы, иреннәре ниндидер сүз әйтергә теләп елмаерга торган утыз биш-утыз алты яшьләр чамасындагы кеше иде.
– Менә өстенә басты безнең яшь галимебез Габдерахман әфәнде Ильясов, – диде Шаһбаз морза. – Гафу итегез, мин сезгә представить итәргә үк онытканмын… Бу – Казан университеты янындагы Тарих-этнография җәмгыятенең действительный члены…
Сәгыйтьҗан фикерен яңа гына җыеп өлгерде, ахры, ул Шаһбаз морзаның сөйләп беткәнен дә көтмәде:
– Могтәбәр мөселманнар белән күрешәсегез килсә, мәчеткә, җомгага йөрергә кирәк, Шаһбазгәрәй морза, – дип ярып салды.
Ибраһим бай, бәхәс башлануга тәмам кинәнеп:
– Менә, менә, менә! Җыелу белән генә бетми, Шаһбаз морза, җыелып, менә шулай фикер сөзештерергә кирәк. Әйе, торасың да бакча дисең. Акчаң булса бер букча, синең дә булыр бакча. Йә, йә, Нәни абыйның сүзенә менә чыгарып сал инде үз тәңкәңне!
– Чтож!.. Мин Сәгыйтьҗан әфәнденең фикере белән бик, бик килешәм…
– Синең килешүең безгә кызык түгел, Шаһбаз морза, менә сез сөзешегез!.. Сөзешегез!.. Ә? Нигә мәчеткә йөрмисең? Тәһарәт ала белми торгандыр ул!
– Юк, мин Сәгыйтьҗан әфәндегә кушылам, господа! Әйе, дөрес, бәлкем, мине мәчеттә сирәк күрә торганнардыр мөселманнар. Әмма мин мөселманлыкны югары мәгънәсендә аңлыйм. Минем мөселманнарны прогрессның югары баскычына күтәрәсем килә.
Ибраһим бай, урынында утыра алмый:
– Төтене туры йөри моның, Нәни абый. Исбат лазем… Йә, йә? – дип куйды.
– Ә син шуны әйт, әнә Хаммат мулла малае өендә театр корып ята, ди. Бәлкем, син ислам белән театрны да бергә сыйдырмакчы буласыңдыр, Шаһбазгәрәй морза?.. Сезнеңчә, мәчет салдырганчы, бер зур театр салдырып, биш вакыт намазны шунда гына укырга кирәктер, бәлкем, әлгаязе билла!
Җирән бай үсенеп китте:
– Афәрин, Нәни абый!.. Менә моның белән җәдитләрнең авызын яптың, болай булса!
Кинәт Габдерахман әфәнденең ирен очындагы елмаюы сүрелде, ул түзми, сикереп торды:
– Биш вакыт намазны, әлбәттә, берәү дә театрда укымас, анысы – юк сүз! Вәләкин театр исламның нигезләренә каршы килми. Театрның кирәклеген тормыш үзе таләп итә. Халык гыйбрәт эзли. Карты, яше, хәтта Сәгыйтьҗан әфәнде, сез әйткән мәчет әһелләре часовняга куелган христиан изгесенең тәлинкәгә салынган кисек башын һәм мөселманлыктан йөз чөергән Сәхипгәрәй хәлфәнең тактага ябыштырылган рәсемен карарга толчокка йөриләр. Шөбһәсез, алар гаепле түгел монда. Аларның гыйбрәткә сусаган күңелләрен сугара белмәүчеләр – менә без гаепле бу эштә. Безгә аларны тәрбия итәргә кирәк. Театр аркылы аларга гыйбрәт күрсәтергә кирәк. Шөкерләр булсын, татарлар арасында моны аңлаучылар туып килә. Хәтта без бүгенге көнне үзебезнең беренче әдипләребез бар дип мактана алабыз. Муса Акъегетзадә һәм Заһир Бигиев җәнаплары безгә милли романнарыбызның үрнәкләрен бирделәр. Сез укыгансыздырмы, беренче буларак медицина мәктәбен тәмам кылып диплом алган Разия ханым Котлыярова турында яздылар. Афәрин! Без һәм үз тарафымыздан татарның сәнаигъ нәфисәсен[24] булдыруны максат итеп куйыйк һәм бу өлкәдә күршебез руслардан үрнәк алыйк. Театр – безнең бөек әмәлләребезнең берсе, һәм ул, һичшиксез, гамәлгә ашачак. Бу көн ерак түгел.
Шаһбаз морза кул чабып алды:
– Браво, Габдерахман әфәнде!
Ибраһим бай өчен сөзешү иң югары ноктасына килеп җитмәгән иде әле. Ул моңарчы дәшми утырган Мөхәммәтҗан байны котыртты:
– Дәү абый, карале, син берни дә әйтмәдең бит әле, морзага каршы бер сүз әйт инде, хо, хо, хо!
Мөхәммәтҗан бай урыныннан кузгалды. Аның бәхәскә катышасы килми иде, күрәсең.
– Шут гыйлеме укырга кирәк, яшьләр, шут гыйлеме, – диде ул, төшлектән авыша башлаган кояшка карап, – карале, Ибраһим, мин бүген өйлә намазын үти алмый калдым лабаса, кибеттән туры монда килдем… Өйлә авышмагандыр бит әле, сәгать ничә? Бир әле комганыңны, тәһарәтемне яңартып, берәр бүлмәңдә укып алыйм, казага калмасын…
Моның белән батып баручы хәлфәгә гүя бау ыргыттылар:
– Әйе, минем дә шундый хәл иде…
Ике кунак, комган тотып, бер якка киттеләр, калганнарына Ибраһим бай, пыяла ишекне күрсәтеп:
– Әйдәгез, алайса, мәҗлеснең иң кызыксыз өлешенә күчик, – диде һәм рәшәткә аша йортка кычкырды: – Һәй, малай, капкаларны бикләп куй, берәүгә дә ачма. Соңга калган кунаклар үзләренә үпкәләсеннәр!
Кунаклар кызыл ком сипкән юл белән кире киттеләр…
Газизә апа, чыгып, Габдулланы дәште. Җавап булмагач, ул аны эзли башлады. Ач Габдулла куак төбенә чүгәләгән килеш йоклап утыра, аның тирәсендә «бәхет кошы» әйләнеп йөри иде…
– Улым, бичарам! – дип, Газизә апа Габдуллага ташланды һәм, уятып, аның кулына зур гына бәлеш кисәге тоттырды.
Өенә кайтып мендәренә башын кую һәм күзләрен йому белән, Габдулланың күз алдын ал томан каплап алды. Томан җирлегендә нәкъ тавис койрыгындагы төсле аллы-гөлле күзәнәкләр, тамгалар… Алар бер зураялар, бер кечерәяләр, су өстендәге дулкын түгәрәкләре сыман җәелеп китәләр… Аларның уртасыннан кечкенә «бәхет кошлары» килеп чыгалар. Әллә каян Йосыфҗан йөгереп килә һәм Габдуллага бармак яный… Ибраһим бай күзләрен кысып көлә… Аннан кунаклар сөзешә башлыйлар. Аннан соң Әптелбәр килеп чыга һәм, Габдулланы күреп, шундук юк була. Аннушка күренә һәм:
– Әйдәгез әле, безнең теге кыргый тавык нишләп утыра икән? – ди…
Балалар келәт артына китәләр. Кычыткан арасында кыргый тавык утыра… Юк, бу тавык түгел, әлеге «бәхет кошы»… Аның тирәсендәге чебешләре нәкъ үзе төсле аллы-гөлле…
Иртәгесен Газизә апа, 105 номерлы сәйлүн чәе пешереп, өстәлгә байлардан алып кайткан бәлеш катыларын һәм һәркемгә яртышар шакмак шикәр куйды.
Кичәге байлар мәҗлесенең сыек кына шәүләсе булса да, бу бик күңелле бәйрәм чәе төсен алды. Әле эчеп туйгач та, алар бераз урыннарыннан тормый сөйләшеп утырдылар. Газизә апа белән Вәли абзый үзләренең төшләрен сөйләделәр. Габдулла төшен сөйләп тормастан, сорау гына бирде:
– Әти, нигә ул «бәхет кошы» күп итеп йомырка салмый? Тавык сала бит.
– Нинди «бәхет кошы», улым?
– Шул инде… әнә теге, мин бакчада күргән…
– Ибраһим байларның бакчасында күргән тависны әйтә ул, җанкисәгем, – диде Газизә апа. Габдулланың кичә куак төбендә ач көе йоклап утыруы аның күз алдына килеп басты да, кызгану, шәфкать хисләре яңарып китте бугай, ул Габдулланы кысып үбеп алды.
– Аны тавык кебек үрчетеп булмый шул, улым, – диде Вәли абзый. Аннан соң Габдулланың фикеренә капма-каршы рәвештә: – Юк, тависка караганда тавык файдалырак кош, – дип куйды.
Габдулланың Әптелбәрне бик, бик күрәсе һәм тавис турында сөйләп бирәсе килде. Сөйләп кенә бирәсе түгел, киңәш итәсе килде: ничек итеп Ибраһим бай малае Йосыфҗанны күндерергә дә ул яраткан берәр нәрсәгә тавис кошын алыштырып алырга? Алыштырып алуга килгәндә, аларның тәҗрибәләре дә бар. Беркөн алар Кабан күле буенда тапкан башы тишекле көмеш шарга күрше урамның көмешче Дәүли малаеннан пәке сабы алыштырып алдылар…
Тик менә Йосыфҗан нәрсәгә кызыга икән? Ул көмеш йөгәнле, пыяла күзле ат ярата… Аны аңа әнисе алып бирә инде… Тагын нәрсә ярата икән? Алма бәлешенең камырын ашамый, алмасын гына ялый бит ул. Алма ярата… Менә! Әптелбәр, әллә кем бакчаларына кереп, алма өзәргә оста… Бер капчык алма тутырып илтсәң, Йосыфҗанның кирелеге сына… Ни булса да булсын, Йосыфҗаннан тавис кошын алышып алырга кирәк… Аннан соң Әптелбәрнең әнисе дә терелә, әтисе дә эшкә урнаша. Әптелбәрнең дә Апушныкы кебек савырлы читеге була… Савырлы читеге булмаганга, ул Габдуллага үпкәләп йөри бит! Беренче тапкыр Габдулланың аягында яңа читекне күрү белән, әллә ничек сәерләнеп китте ул. Габдулла аны: «Карале, нинди матур читек!» – дип мактар һәм аның белән бергә куаныр дип уйлаган иде бит. Ул берни дәшмәде, читеккә сәер генә карап торды да әкрен генә китеп барды.
Икенче көнне Габдулла аңа читеген салып бирде:
– Мә, киеп тор, өйгә кергәндә салып бирерсең…
Әптелбәр читекне алмады. Үзенең чебиләп, тиресе кубып тора торган аякларына боек кына карап торды да:
– Миңа болай да әйбәт… Читекне аны кияүләр генә кия… – диде.
Шуннан соң бер тапкыр Габдулла, Әптелбәрнең күңелен сындырмас өчен, йортка яланаяк чыкты һәм, аягындагы ниндидер бетчәгә күрсәтеп, Әптелбәр алдында мактанып куйды:
– Менә минем дә аяк чеби чыгара…
Ләкин бу да Әптелбәрнең күңелен күтәрмәде. Шуннан Әптелбәр белән алар бик озак очрашмадылар. Габдулла берничә тапкыр Әсма апага кереп, Әптелбәрне сорады. Чирләшкә Әсма апа һаман урын өстендә ята, һаман сузынкы, зәгыйфь тавышы белән: «Әптелбәр өйдә юк шул», – дигән сүзләрен кабатлый…
– Әптелбәр өйдә юк шул…
Кайда ул? Нишләп йөри?
Беркөн чәй янында Вәли абзый белән Газизә апа сөйләшеп утырдылар:
– Бибиәсма кан йөткерә башлаган икән, бичара… Нигъмәтҗан һаман эш таба алмый, каңгырып йөри, мәхлук… Балаларын соранырга чыгарып җибәргән, имеш, дөрес микән шул?
– Бик кенә ярдәм итәсе иде дә бит, үз хәлебез хәл, дөньяның асты өскә килгере…
– Нинди тере, тәгәрәп торган адәмнәр иде бит! Ни көнгә калдылар…
Әптелбәрнең соранып йөрүен Габдулла күз алдына китерә алмый. Теләнче булып? Капчык күтәреп? Өйдән өйгә кереп: «Алла хакы өчен, бер генә тиен сәдакадан рәхим итсәгез лә», – дип?
Юк, Габдулланың моңа һич ышанасы килми иде…
Август чыгып бара иде инде. Вәли абзыйларның ишегалдына бер кеше килеп керде. Өстендә кама тоткан искерәк бишмәт, башында камчат бүрек… Ул, йорт уртасында тукталып, «Кай ишеккә керим икән?» дигән төсле каранып торды-торды да, Вәли абзыйларның баскычына килеп, таягы белән ишекне шакыды. Вәли абзый баскычка чыкты. Габдулла, аның артыннан Газизә апа тәрәзәгә килделәр…
– Әллә кемне эзли, – диде Газизә апа, – әтиең Әптелбәрләргә таба күрсәтә… Нәрсә бар икән, әллә Әптелбәр бу кешенең берәр нәрсәсен сорамый алып китте микән?
Аннан соң камчат бүрекле белән Вәли абзый Нигъмәтҗан фатирына төшеп киттеләр.
Бераздан Вәли абзый, кереп, һәммәсен аңлатып бирде:
– Бу теге кем бит… Ай, менә әле генә исемдә иде, кем дип йөртәләр соң үзен… Шул балалар җыеп йөри, мәптек ачкан… «Фәкыйрь балалар кирәк миңа», – ди… Нигъмәтҗаннарга алып кердем. Бибиәсма гына өйдә, авырып ята. «Мин, – ди, бу адәм әйтә, – сезнең улыгызның аягына булмаса, үземнең иске читегемне рәтләп бирермен, миңа мәптеккә генә йөрсен ул», – ди.
Газизә апа бөтенләй әсәрләнеп, күңеле йомшап китте:
– Йа Рабби, бар икән изгелекле кешеләр! Шуның исемен дә белмәгәнсең. Менә Габдуллабыз үсеп җитәр, шул кешегә генә тотып бирер идем укытырга… Шуннан соң, йә?
– Шуннан шул инде. Малайның аягына китерергә булды. Риза булыштылар. Әсма бик куанды.
Ике көн үтеп, өченче көнне камчат бүрекле кеше, култык астына ниндидер төргәк кыстырып, тагын килеп китте.
О проекте
О подписке