Кибетләрнең шүрлекләрендә эреле-ваклы пыяла һәм таш чынаяклар, тирән һәм сай тәлинкәләр, юан корсаклы, нечкә билле купшы вазалар… Чәйнекләрнең ниндиләре генә юк монда: бер шүрлектә аларның зәңгәрләре күк күгәрченнәр кебек, икенчесендә ап-ак озын борынлылары аккошлар кебек тезелеп утыра…
– Әнә әтиеңнең читек тапшыра торган бае, – дип, шыпырт кына төртте Габдуллага әнисе…
Кибет алдында карсаграк буйлы, юан корсаклы, түгәрәк кара сакаллы берәү үзенең чапан бөркәнгән хатыны белән зур-зур путаллы тәлинкәләр сайлый, сатучы сайланганнарын пөхтә итеп төрә дә янәшә торган әрҗәгә сала…
– Әни, нигә алар савытны бик күп сатып алалар, аларның балалары күпмени? – дип сорады Габдулла.
– Юк, аларның кунаклары күп, улым! – дип җавап бирде Газизә апа һәм ни өчендер көрсенеп куйды. Аннан алар икенче рәткә барып чыктылар.
– Килегез, килегез, безнең янда йөрегез, – дип кычкырды хуҗамы, приказчикмы, Газизә апаны чакырып. – Үзегезгә сарпин[16] яулыкмы дисез, улыгызга кытат күлмәклекме дисез, рәхим итегез, төреп бирик… Безнекеннән дә арзанрак, түземлерәк малны Ташаякны бер итеп эзләсәгез дә таба алмассыз!
– Карале, карале, менә бу шәльяулыкны, – дип эләктереп алып китте икенчесе, – әмма дә мал инде, ефәктән бер дә генә ким түгел, үзе нәгыз[17], үзе арзан, моны бөркәнеп чыксаң, сөйдергеч догаларың да кирәкми!
Аннан Саратовтан килгән сарпинка, Маргеланнан килгән ефәк шарф, Сәмәркандтан килгән чапаннар һәм тукыма ефәкләр рәте китте; монда русча, татарча, үзбәкчә дәшәләр, чакыралар, кызыктыралар…
Йөзем, кипкән өрек, пешкән кавын тау-тау булып актарылып ята торган рәттә тубал хәтле зур бәрән бүрек кигән төрекмәннәр кычкыра:
– Бире гәләлең!.. Бизмеин вә Баһардин өземнәрен алалың! Һай сөҗек, һай сөҗек, тәнавел идәлең![18]
Ташкент сәүдәгәре, русчалы-үзбәкчәле такмаклап, үз товарын мактый:
– Һай, һай, һай, һай! Самарский мука, Ташкәнский липушка, свой огород, һай, падхади, наруд!
Аннан соң Габдулла әнисе белән кәмит янына барып чыкты. Яңа такталардан корыштырган зур гына каралты сыман кәмитнең нигезеннән алып түбәсенә кадәр күз камаштыргыч буяулы сурәтләр!.. Монда нәрсә генә юк: биегән төсле арт аякларына басып, ал якларын күтәреп торган атлар, башына эшләпә кигән, таяк тоткан күзлекле маймыллар, нәзек кенә бау өстеннән зонтик тотып атлап барган нечкә генә аяклы кызлар, ике башлы яшел елан, биниһая киң ыштанын муенына кадәр күтәреп каптырган һәм, очлы бүреген кыңгыр салып, битенә бик куе итеп кершән, иннек ягынган кешеләр, тагын әллә ниләр, әллә ниләр…
Габдулла бу кызык сурәтләргә күз йөртеп чыгарга да өлгермәде, эчтән ике кеше чыгып, кәмитнең рәшәткәле чардагына менеп басты…
Нәкъ сурәттәгечә киң ыштанлысы, кәмит алдына җыелган халыкка карап, кыңгыравыклы бүреген салды да, җирән чәчен күрсәтеп, бик түбән иелеп алды һәм шунда ук кире кереп китәргә уйлады. Ләкин Проломныйда йөри торган ыспай, атбакат сыман икенчесе аның колагыннан эләктереп алды… Тегесе яман ачы тавыш белән кычкырырга тотынды. «Атбакат» киң ыштанлының артына үзенең кечкенә таягы белән шап итеп сукты, бусы кычкырудан туктап, гаҗәпсенгән кыяфәт белән халыкка карап калды. Халык гөр килеп көлеште. Аннан соң хуҗасы аңа рәшәткәгә менәргә кушты. Бусы рәшәткәгә менә алмый, берничә тапкыр егылып төште. Халык тагын көлеште.
Ахырында җирән кеше рәшәткәгә менеп басты. Кулына таяк белән тәлинкә тотып, ул аларны алмаш-тилмәш чөеп алып китте дә кинәт, таяк очына эләктереп, тәлинкәне әйләндерә башлады. Шул килеш ул рәшәткә өстеннән йөреп китте. Габдулла: «Менә, менә хәзер йә ул тәлинкәне төшереп җибәрә, йә үзе егылып төшә», – дип куркып торды. Теге рәшәткәнең башына егылмый-нитми барып җитте һәм тәлинкәне бик җитез хәрәкәт белән тотып алды да рәшәткәдән сикереп төшеп юк булды. Берүзе калган «атбакат», кулларын изәп, халыкны чакыра башлады:
– Только пятак! Только пятак! Только биш копеек!
Җирәннең һөнәренә Габдулланың исе китте һәм, киресенчә, аны гел кыйнап, тиргәп йөртүче «атбакат» ка җен ачуы кузгалды. Ләкин кешеләрнең: «Җирәне шушы кәмит хуҗасы, ә атбакат аның хезмәтчесе икән», – дип сөйләшүләрен ишеткәч, Габдулла бөтенләй аптырап калды:
– Ничек инде?!
Аннан соң алар алтын-көмеш чуклар белән бизәлгән һәм күз камаштыргыч елкылдап әйләнә торган зур бернәрсә алдына килеп туктадылар.
Ташаяк турында Габдулланың күңелендә калган истәлекләрнең иң кызыгы, шуның белән бергә иң үкенечлесе шушы булды.
Әйләнчек эчендә берәү, бик кыландырып, гармун уйный, икенчесе мичкә кебек зур бер нәрсәне «дөң-дөң!» суга. Әйләнү шәбәйгәннән-шәбәя бара, ат һәм арысланнар өстенә менеп атланган үсмерләр Габдуллага әкияттәге искиткеч пәһлеваннар төсле күренә. Аннан соң әйләнчек акрын гына туктала. «Искиткеч пәһлеваннар» теләр-теләмәс кенә менгән урыннарыннан төшәләр, һәм алар гап-гади бистә малайлары булып калалар…
Газизә апа, Габдулланы җитәкләп, әйләнчек яныннан китәргә җыенды, ләкин Габдулла бу искиткеч кызыктан аерыласы килми, куркып, йөрәгеннән чыгарып:
– Әни, әнкәй! Китмик! – дип кычкырды. Аның еларга җитешкән бу ялвару тавышы Газизә апаның йөрәгенә барып тиде, ул туктап калды һәм, үзенең яулык төенен чишеп, тиз генә акчасын санап алды.
«Кырык өч тиен көмеш… Ташаяк төсе итеп Вәлигә күлмәклек алырмынмы дигән идем, өстендәгесе тетелеп беткән. Иртәгә икмәк изеп куясы бар, шикәр иртәгәлек кенә калды. Вәли дә акчасыз кайтса? Кыска юрган төсле генә шул бу тормыш. Башыңа тартсаң – аягың ачык, аягыңа тартсаң – башың ачык. Әле яңадан бер барнау[19] акча җитми. И улым, улым, газизем!» – дип уйланып алды Газизә апа һәм акчасын кире төреп бәйләде дә яулыкның икенче почмагы белән күзеннән шул арада сыгылып өлгергән яшь бөртеген сөртеп алды.
Ул арада тупас кына гәүдәле бер малай Габдулланы тибәреп җибәрде һәм, әйләнчеккә килеп, буш калган арыслан өстенә менеп атланды. Габдулла, егылыр-егылмас, әнисенең чапан итәгенә тотынып калды.
– Кешеләр өстеннән йөрмәсәң, сиңа юл беткәндер шул, күзең чыккыры! – дип тиргәнде Газизә апа чапан астыннан.
Тупас гәүдәле малай, аңа карап:
– Әйдә, әйдә, күп җикеренмә, синеке кебек сәләмә малайлар бетмәс монда, – дип җавап кайтарды һәм тешләрен ыржайтып көлде. Аннан соң казаки кесәсеннән шәм шикелле озын конфет тартып чыгарды да, укалы кәгазеннән әрчеп, аны суырырга тотынды.
Әйләнчек тагын кузгалып китте… Габдулланың, теле белән сорамаса да, күзе белән: «Әнкәй, минем кебек үк малайлар әйләнә бит, нигә мин әйләнмим?» дигән сыман карашы Газизә апаның йөрәген тырнап, чеметтереп үтте һәм ул, дөньясын, тормышын каһәрләп, тиз генә Ташаяктан чыгып китәргә ашыкты.
Юлда: «Утыртып әйләндерәсе калган. Габдулланы төртеп җибәргән Ибраһим бай малаена үч итеп утыртасы калган», – дип уйлады һәм Ташаякка кире борылырга омтылып куйды. Ләкин Вәли абзыйның: «Мавыкмагыз, тиз кайтырмын», – дигән сүзе исенә төшеп, юлын дәвам иттерде.
– Йә улым, Ташаякның әле башы-актыгы түгел, тагын килербез, арысланның иң зәһәренә атланып әйләнерсең, насыйп булса, – дип юатты әнисе Габдулланы…
Газизә апа Габдулланы Ташаякка тагын алып барып, «туйганчы» кинәндерү теләге белән, артып калган бакыр тиеннәрен әрҗәдәге яулыгының икенче почмагына, аерым төенгә җыйный башлады. Вәли абзый белән берничә тапкыр тиргәшеп, урыны килгәндә юмалап, ул аны Габдулланың читеген эшләтергә утыртты.
«Иртәгә Ташаякка барабыз» дигән көнне Вәли абзый верстагы янында Габдулланың кәҗүл читеген тегеп бетерергә тырышып утырды. Габдулла, Ташаякны тагын күрү, әйләнчеккә утыру хыялы белән мавыгып, йокларга ятудан баш тартып, әтисенең эшләгәнен күзәтте: иртәгә киеп аласы кәҗүл читекнең барлыкка килүен үз күзең белән күреп утырудан күңеллерәк тагы нәрсә бар?
Газизә апа аңа берничә тапкыр:
– Габдулла, күз нурым, урының җәйгән, менеп ят, бәгърем, иртәгә иртәрәк торырбыз, – дип карады.
Габдулла, эшләнеп бетәргә якынлашкан читегеннән күзен ала алмый:
– Хәзер, әни, – диде, һәм бу сүзне инде ул бу кичне әллә ничәнче тапкыр кабатлый иде; күзләрен угалап, килә торган йокысын качырырга, авызын ачып исни башлау белән, шунда ук аны тыярга, йокысы килүен сиздермәскә тырышты. Ул: «Читек эшләнеп бетмәс тә, без Ташаякка бара алмый калырбыз», – дип курыкты. Утыра торгач, ул кинәт калгып китте һәм бүкән өстеннән авып төшә язып калды.
– Йокың килгәнен яшереп утырасың бит син, разбунник, әйдәле, – дип, Вәли абзый читекне бер читкә куйды да Габдулланы күтәреп алырга үрелде. Ләкин Габдулла:
– Әти, юк, юк, минем йокым килми, менә! – дип, күзләрен әтисенә киереп ачып күрсәтте.
– Туктале, тукта, синең күзләрең нишләгән? – диде каударланып Вәли абзый. – Анасы, карале, сыңар күзен бөтенләй кан баскан бит улыңның…
…Икенче көнне иртән Габдулланың сыңар күзе генә ачылган, икенчесе, кабак өстендәге зур кызыл шеш белән күпергән хәлдә, бөтенләй кысылып тора иде.
Ташаякка бару урынына аны Мөхетдин суфига өшкертергә алып киттеләр.
Мөхетдин суфиның да тыны килешмәде, күз шешенүендә дәвам итте. Мәгърүфә әбинең: «Арпам, имеш, мә күкеш», – дип имләүләре, арпаны мәчегә, эткә, бүрегә күчерү ырымнары да ярдәм итмәде. Ниһаять, Габдулланы Кабан күленең теге ягындагы бер күрәзә картка алып бардылар. Карт, өшкереп-төкереп, аның күзенә ниндидер тамчылар тамызды.
Шуннан соң Габдулла ике тәүлек йоклый алмый, ашамый-эчми, үкереп ятты. Өченче көнне Сәхип солдат һәм Григорий үзләре белән кечкенә, ябык кына гәүдәле, зур гына борыны өстенә тимер күзлек кигән берәүне ияртеп алып килделәр. Ул баланы карады да башын чайкады:
– Харап итә язгансыз бит баланы! Аһ, безнең караңгылык, аһ, безнең артталык, – диде ул, сукранып, телләрен шартлатып куйды.
Ул язып калдырган язу белән Сәхип үзе эшләгән больницадан ике дару алып кайтты. Аларның берсен эчереп, икенчесе белән Габдулланың күзен юа торгач, балага хәл кереп китте, аның кызуы сүрелде, ул тамагына ашый башлады.
Беркөнне иртә белән Габдулла авыру күзен кысып кына ачты да әнисеннән:
– Әни, әйләнчеккә барабызмы? – дип сорады.
Газизә апа, Габдулланың терелә башлавы белән сөенсә дә, аның бу үкенечле теләгенә ни дип җавап бирергә белми, әрнеп:
– Ташаяк ябылды шул инде, улым! – диде һәм, ирексездән атылып чыккан яшен күрсәтмәс өчен, читкә борылды.
Габдулла, терелеп, беренче тапкыр урамга чыкты. Аның үз иптәшләрен, бигрәк тә Әптелбәрне күрәсе килә иде.
Урамда брахмистр малае күрше урам малайлары белән ашык уйныйлар. Габдулла, башын авырткан күзе ягына авыштырыбрак, дусларча елмайган хәлдә, аларны күзәтергә тотынды. Әмма тегеләр, Габдулланы күрү белән:
– Кит, юл өстендә торма, аягыңа җибәрәбез, – дип кычкырдылар. Берсе, ашыкка тидерүдән бигрәк, Габдулланың аягына тидерергә тырышып, төзәп тә җибәрде. Ләкин ашык тими узып китте.
Габдулла, эшне уенга борып җибәрәсе килеп:
– Тимәде, тимәде, – дип кычкырды.
– Тимәс менә, мин килеп салып җибәрсәм! Икенче күзеңнән колак какканыңны сизми дә калырсың, – дип кычкырды күрше урам малае…
– Сукыр, сукыр! Кылый күз! – дип үчекләргә тотындылар башкалары.
Күтәренке күңел белән чыккан Габдулла кинәт сүрелде, аның бөтен ачуы белән шул балалар өстенә ташланасы килде. Тик алар күп, ә Габдулла берүзе генә! Шулвакыт көтелмәгән җирдән Әптелбәр атылып чыкты да, Габдулланы үчекләп торучы малайлар өстенә ташланып, аларны уңлы-суллы селтәп ташлады. Малайлар бер минут эчендә, эрегән төсле, бу урамнан юк булдылар.
Әптелбәр брахмистр малаен:
– Күрше урамнар безнекеләргә тия, ә син карап торасың, – дип битәрләде.
– Ул үзе бит башта, – дип, брахмистр малае нидер әйтергә теләгән иде, Әптелбәр аның сүзен:
– Кит әле син, чухыр! – дип өзеп куйды.
Брахмистр малае, авыз эченнән ырылдашып, кырын-кырын капкага китте һәм, йорт эченә керү белән, башын чыгарып:
– Ә синең әниең чихутка, әтиең телсез, – дип кычкырды.
Әптелбәр:
– Аһ, әле син шулаймы? – дип, аңа ташланды.
О проекте
О подписке