Г. Т. Казанга килгәч, ике китап язып, иллешәр тәңкәдән 100 тәңкә акча алган идем. Ләкин расход күп. Укырга кирәк, һәртөрле китаплар алырга, номерга, керләргә, ашарга, киемгә – һәммәсенә акча кирәк…
– Редакцияләрдә эшләп алган кеше буларак, газета-журналларның финанс хәлен яхшы беләсездер.
Г. Т. Акча кирәк – касса коры; мөхәррирләр язган өчен акча сорый.
– Библиографлар санап чыгарганча, сезнең бит 1909 елда гына да унга якын исемдәге китабыгыз дөнья күргән. Димәк, каләм хакы килеп торган.
Г. Т. Матди җәһәтне шулар илә тәэмин итәм.
– Сез язылып килгән яңа шигырьләрегезнең беришен кара тышлы дәфтәрләргә теркәп барасыз булса кирәк. Аларны ерак сәфәрләрдә үзегез белән йөртәсез. Шундый әсбабларның берсен Уфага киткәндә (1912 ел) кайсыдыр кәрҗиндә онытып калдыргансыз икән.
Г. Т. Ул дәфтәрдә минем «Җан азыклары» дигән почти шул мәҗмугалык шигырьләрем…
– Сезнең китап исемнәре дә бик уңышлы табылып торган: «Җуаныч», «Энҗе бөртекләре», «Яшен ташлары», «Җан азыклары»… Шулар арасыннан «Күңел җимешләре» колакка аеруча ятышлы тоела.
Г. Т. «Күңел җимешләре» – вакыйган матур исем. Аны тапканга үзем дә кәефләндем.
– Сезнең тәхәллүсләрегез шактый. Алар алтмыштан артып китә. Әлбәттә, моның берәр хикмәте бардыр.
Г. Т. Бик күп язарга туры килә. Шул сәбәпле төрле-төрле… имзалар артына яшеренәм.
– Әдәби иҗат җаваплылыгы мәсьәләләренә яңадан әйләнеп кайтыйк әле. Һәрбер буында да шундый яшьләр була, юньләп язмас борын, алар дан-дәрәҗәгә ирешү турында уйлый башлый. Бәлки, бу омтылыш табигыйдер дә. Әгәр эчтә амбиция кымырҗып тормаса, олуг максатларга омтылу мөмкин түгел. Әмма һәрнәрсәдә чик-чама кирәк. Күпне кичергән тәҗрибәгез бу җәһәттән яшьләргә нинди киңәш бирер иде?
Г. Т. Яз язу, ләкин кызыкма һичвакыт шөһрәткә син; бик төренмә иртәгүк артык булыр чүпрәккә син. Тапмасам шөһрәт, сизә алмаслар, димә, күңелемдәген, зур тәрәзә бар дип аңла дөньяга күкрәктә син… Сәгадәт талына менсәң – үзең мен; ни ярдәм килсә дә килсен үзеңдин.
– Яшь каләм ияләренә осталык дәресләре бирсәгез, нәрсәгә аеруча басым ясап сөйләр идегез?
Г. Т. Пожалуйста… Фикерегезне языгыз, тик якты булсын фикерегез; фикерегездер – фикеребез һәм фикеребездер – фикерегез. Языйк һәм басып таратыйк – олы фикерләр кузгалсын; бу кысырлык бетеп, дөньяга фикеребез юл алсын. Чөнки фикерләр кайнаса, эшләр дә алга китәр, – бу мәгълүм булсын һәркемгә, – шушындый безнең фикер. Борынгыдан бирле безнең фикеребез тоткын иде… Фикеребез торсын яңарып гел… Искермәсен, үзара җәнҗал-ызгыштан кыл кадәр ис кермәсен! Фикеребез халыкны таркаткыч җилләр истермәсен, истереп, милләтнең берләшү юлын кистермәсен!
– Фикердән мәхрүм сәнгать җансыз кешене хәтерләтә, дип искәрткән фикер ияләре. Карашыгызны сез дә бик ачык белдерәсез.
Г. Т. Минем фикерем шул.
– Хәтерегездәдер, сезнең Сәгыйть Сүнчәләйгә юлланган хатыгыз бар. 1910 елның 9 ноябрендә язылган ул. Анда поэтика мәсьәләләре беркадәр үзәккәрәк алынган. Әгәр шушы уңайдан әйтелгән кайбер фикерләрегезне искә төшерсәк, киңәшләрегез бүгенге яшьләр өчен файдалы булыр иде. Күз алдына китерегез әле: Габдулла Тукай җәнаплары алдында, баягы сүз белән әйткәндә, «амбицияле» яшь шагыйрь утыра. Аңа иҗатның кайсы якларына аеруча игътибарлы булырга кирәк? Шуларны яшь дустыгызга янәдән кабатлый алмассызмы?
Г. Т. Шөбһә юк, сездә милләткә яки шөһрәткә бик кызу мәхәббәт бар. Әмма һәр язганыгызны нәфис вә изящный дип әйтсәм, мин сезгә дуст булудан бигрәк, монафикъ булудан куркам… Мөмкин кадәр шигырьне аз язсагыз да, матур вә хуш иттереп языгыз. Сәнаигы нәфисә76 аз гына бер хата сәбәпле тупас һөнәрләрдән булып китүе бар.
– Тагын бер искәртеп үтәргә туры килә: сүз белән эш итү гаять катлаулы, кайвакыт ул хәтәрлеген дә күрсәтеп куя.
Г. Т. Сүз авызыңнан чыкмас борын сүзгә син хуҗа, сүз авызыңнан ычкынгач – ул сиңа хуҗа.
– Әдип язган сүзләре өчен бу дөньяда гына түгел, хәтта ки ахирәткә күчеп киткәч тә җавап тотарга тиеш.
Г. Т. Туктаңыз әле, бер хикәя хәтеремә килде.
– Сөйли башлагыз, бүлдермичә тыңлыйм.
Г. Т. Мәхшәрнең куркынычлы мәйданына ике кешене хөкемгә китергәннәр иде. Берсе – олуг юлларны кисүче, күп кешеләрнең каннарын түгеп, малларын алучы; икенчесе – бик данлыклы, бөтен дөньяга исем-чабы таралган Мөхәррир – китап язучы. Бу Мөхәррирнең сүзләре килешле һәм симез муллаларга шампанский эчәргә фәтвалый…77
Ахырда коточкыч судьялар алдында хөкем булды. Бу ике гаеплене җәһәннәмнең аулак почмагына гына илтеп, калын зынҗырлар илә асылган ике зур казаннарга икесен дә салдылар. Зобанилар үз куллары илә казаннар астына ут яктылар. Утның эсселегеннән җәһәннәмнең ташлары сикерә иде.
Бу рәвешчә ничә гомерләр, ничә йөз еллар янгач, Каракның астындагы ут сүнде; Мөхәррир астындагы ут минуттан минутка кыза һәм эсселәнә бара. Мөхәрриремез күңеленнән утның сүнүен көтә, котылуны өмет итә. Иптәше котылып, бу ялгыз гына калганга бик күңелсез булдымы – Мөхәррир әфәнде, Аллага сукранып, ачы газап эчендә бу сүзләрне әйтә иде: «И Ходаем!.. Минем ни гөнаһым бар? Гомерем буе китап яздым, бөтен җир йөзенә исемем таралды. Гаебем булса, тик азрак иркенрәк язганмын. Бу ни бәла бу? Мин Карактан да начар булырмын дип уйламаган идем…»
Мөхәррир шулай мыгырдап торганда, кисәктән җәһәннәм төтеннәре арасыннан күзләре яшендәй ялтыраган, кулында гөрзи, чәч арасында җыланнар ыжылдап тора, кап-кара йөзле, арыслан тырнаклы бер зобани чыгып, Мөхәррир өстенә утлар чәчеп: «И бәдбәхет! Синме дингә тарайдың? Синме нәфескә охшаган эшне, шәригать куша, дидең? Һәм син Карак илә үзеңне бер күрмәкче буласыңмы? Ул Каракның зарары үзе тере вакытта гына булды, әмма… синең бозыклыкларың, синең усаллыкларың дөнья гомере беткәнче барды; кайчан кояш чыкса, син калдырган усаллык, бозыклыклар да дөньяга чыга иде. Синең җимеш суларың илә исереп сугышып, үлтерешеп йөрүчеләр, синең хатын-кыз качмасын дигәнгә иярүчеләр зина, фәхешлекләр илә башлары әйләнеп, дөнья-ахирәт бәхетләреннән коры калганнар. Шул үлтерешүчеләрнең бер тамчы канына, җылаучыларның бер тамчы күз яшенә – һәммәсенә син гаеплесең…» – дип орышып, шелтәләп, Мөхәррирнең өстенә казан капкачын шалт иттереп япты да китте.
– Иллә гыйбрәтле хикәя. Мондый җәзага тарудан Раббым саклый күрсен!
Г. Т. Ярдәмендә һәр заманда Алла бар.
– Чын сәнгатьне әхлакый башлангычтан башка күз алдына китереп булмый, бары әдәп югарылыгыннан гына ул тормыш дөреслеген чагылдыра ала. Әлеге хак сүзләрне хуплау да соралмый.
Г. Т. Мин үзем лично тормыштан, аны тасвирдан, аның хакында уйланудан тәмам биздем. Менә шул бизү сәбәбеннән… шушылай дип бер шигырьчек яза башладым:
– Бу дөньядагы әйберләрнең төрләнеше хаклыкка мөнәсәбәтегезне үзгәртмәгәндер бит?
Г. Т. И Җир шары! Нидән, белмим, хак сөйгәнгә мең кат синең өстеңнән дә астың яхшы. Хаклык астка күмелгән шул, өсттә түгел, шуның өчен астка табан тарта күңел.
– Бигрәк моңсу нәтиҗәгә килгәнсез.
Г. Т. Бу, корт-кырмыскалар кеби, дөньяны каплаган адәмнәр эчендә әмерләренә буйсынып, максудка җиткәннәрне бик аз таптым… Йөз сумны урлап килгүче угъры кеби, күз салабыз чын сүз әйтердән элек як-якка без.
– Ялган егылып калыр, туры алга барыр, дип искәртә тәҗрибә.
Г. Т. Дөнья яратылганнан бирле ялганнар күбесенчә тотылмый калган… Һәр заман хакны сөючеләр… каһәрләнгән булыр.
– Нишлисең, адәм баласы шундый инде.
Г. Т. Ай, кеше! Тыштан үзендә изге хасләт79 күрсәтә… Кара сыерга акбур сөртеп ак күрсәтмәкче яки кара карганы сабын берлә юып агартмакчы… Бу җиһанның дустны дусттан аеруы бигрәк яман… Сатучылык итә бездә мөхәррир, әдип исеме аңар тагылыр-тагылмас… Кеше сатмас кеше тапмак асатмы? Сине соң кайсы дуст дошманга сатмый?
– Алай ук зурдан кубып, исемнәрен тәгаен атый алмам. Вак-төяк сатулар бардыр инде. Гадәттә, кешеләрнең бер-берләренә карата гаммәви төстә хыянәт кылулары җәмгыятькә килгән зур сынаулар вакытында көчәеп китүчән.
Г. Т. Әйе, шулай, әйе, шулай! Әмма җаным бик тә ачына… Китә кайчакта кәефең, хакимең булса ишәк… Илаһым, рәхмәтең белән шагыйрьнең бәйле телен чиш; дустлар һәм дошманнар хәленнән ул бераз хәбәр бирсен.
– Әңгәмәне дәвам иттереп, әдәби көчләребез турында сөйләшеп алыйк әле. Сезнең замандашларыгыз арасында татар әдәбиятының хакыйкый зурлыгына, хосусан шигъриятебезнең көч-куәтенә шикләнебрәк караучылар да бар.
Г. Т. Инанмаңыз, берәү, юктыр, диерсә, бездә шагыйрьләр.
– Шунысын да онытмыйк, безнең шагыйрьләребез ватанын Идел буе төбәкләре белән генә чикләргә ярамый, бөек әсәрләр иҗат иткән әдипләребез бөтен төрки дөнья буйлап сибелгән.
Г. Т. Поэзия эзләргә булганда, Иделнең югары ягыннан бигрәк, түбән тарафы муафикъ.
– Алай гынамы, шигъриятебез географиясе колачлап бетергесез.
Г. Т. Бу сүзләр… болай гына, сүз җае чыккач кына сөйләнде.
– Татар язма әдәбиятының башланышын гәүдәләндергән шагыйребез Кол Гали үзе генә дә чикләрнең бик шартлы булуын раслый. Сүз уңаеннан әйткәндә, аның бөтен кыйтгаларны кичкән мәшһүр әсәре нәкъ менә Түбән Иделдә иҗат ителгән. Сез әлеге поэманың йогынтылы көченә ничек ишарә ясап үтәсез әле?
Г. Т. «Йосыф-Ягъкуб китабы»ның көен көйлим…
– Безнең татар шигърияте, XVII йөздә яңа күтәрелешкә юнәлеш алып, XIX гасыр башында милләт гаменә якынаюда чын борылыш ясаган. Мәсәлән, Габделҗаббар Кандалый аның дөньявилык традицияләрен ныгытуга, сурәтләү чараларын баетуга зур өлеш керткән. Сезнең фикерегез, бәлки, башка төрледер.
Г. Т. Габделҗаббар әл-Кандалый әфәнденең шигырьләре ул кадәр үк тәгаллекъсез80 булмаса да, шактый әдәпкә вә әдәбиятка хилаф җирләре бардыр.
– Сез аның Каюм Насыйри төзеп чыгарган «Фәвакиһел-җөләса фил әдәбият» исемле хрестоматия-дәреслеккә кертелгән шигырьләре буенча гына хөкем йөртәсез сыман. Башка шагыйрьләргә карашыгыз нинди?
Г. Т. Суфи Аллаһияр вә Утыз Имәни хәзрәтләре бертөрле назымлырак шигырь сөйли белмешләр исә дә, тик тәсаувыф бабында81 гына сөйләгәннәр.
– Бу очракта сүз көрәштереп, бәхәскә дә керергә була. Ә сезнеңчә, аларга нәрсә җитмәгән соң?
Г. Т. Әгәр ул әфәнделәр дөньяга вә аның халкына да бераз илтифат итеп… киткән булсалар, хәзерге көндә исемнәре тагы да артык хәер илә зикер ителер иде.
– Татар халкының тарихы ерак гасырларга киткән. Димәк, аның милли мәдәнияте дә бик борынгы саналырга хаклы. Олы әдәбиятыбызның бәрәкәтле чишмә башы да нәкъ менә шигъри җирлектән сүл-сут алган.
Г. Т. Ник соң безнең татарлар, дөньяда шулкадәр гасыр гомер итеп, бер җүнлерәк шигырь яза алмаганнар?
– Болай кистереп әйтергә хакыбыз бармы икән?! Ә бит әле Кол Галигә кадәр дә шигъри иҗатка тартылган затлар байтак булган ласа. Монда сәбәпләрне ачыклау сорала.
Г. Т. Әллә телдән сөйләүчеләр булып та, язып алучылар булмыйча, ул шигырьләр шагыйрьләре берлә бергә кабергә күмелдеме? Ихтимал, шулайдыр, язып алучы булмагандыр.
– Инде якынрак чорларга кайтыйк…
Г. Т. Әле истән чыккан икән, тагы бер ярты казакъ, ярты татар Акмелла хәзрәтләре бар икән. Ул да шигырь язган… Безнең 17 октябрьдән соң мәйданга чыккан ике бөек шагыйрьләремез үрнәкне шул мәрхүм Акмелладан алганнар булырга кирәк.
– Сез 1905–1907 елгы инкыйлаб дулкынында күтәрелеп чыккан шагыйрьләр Мәҗит Гафури белән Нәҗип Думавины күздә тотасыз күк.
Г. Т. Дөрест… Һәр тарафтан яхшы ук шагыйрьләр баш күтәрделәр. Моннан соң да күтәрелерләр.
– Түнтәрелеш басымы астында кабул ителгән патша манифесты (1905 ел, 17 октябрь), башта беркадәр хокукый җиңеллекләр китерсә дә, аяусыз реакция елларында аларның барысы да кире тартып алына. Дәүләти алдау галәмәте күпләрнең өметен өзгән. Менә сез 1912 елның апрелендә Уфага барып кайтырга ният кылгансыз. Каләмдәшегез Мәҗит Гафурины ниндирәк кыяфәттә күрдегез?
Г. Т. Ул миңа караганда да җуашланган вә дөнья тарафыннан басылган кеби күренде. Аның белән безнең әңгәмәбез күп вакыт күзләр аркылы гына кыйлына иде. Читтән безне караган кеше, икемезне әле генә хисапсыз каты шаярып, соңра аналары кыйнап, бер минут элек кенә җылаудан туктаган балаларга охшатыр иде.
– Күптән күрешмәгән ике шагыйрьнең очрашуы нишләп алай килеп чыкты соң?
Г. Т. Нишлик соң? Шаярыр идек – әле генә язмыш ханым кыйнаган; җылар идек – әле күздән яшемез дә кипкән… Әйе, әле күздән яшемез дә кипкән. Киләчәктәге шатлык – яки ерак, яки юк.
– «Милләткә файда урынына зарар» исемле фельетоныгызда әлеге дә баягы Мәҗит Гафуриның аерым тематик әсәрләре, төгәлрәк әйткәндә, «Кызларга махсус милли шигырьләр» һәм «Ирләргә махсус милли шигырьләр» дигән җыентыклары тәнкыйть үзәгенә алынган. Аңа сезнең «тәртә башы» тиеп узган очраклар башка кайбер мәкаләләрегездә дә күзгә чалынып китә. Хәтта әле бер хатыгызда да: «Мин… Мәҗит Гафуриның «булмый» урынына «булмай»ларын терпеть не могу», – дип, чәнечкеле төстә искәртеп үткәнсез. Һәрхәлдә, туры Тукайның бу шагыйрь хакында бәһаләүле гомуми фикере бардыр бит?
Г. Т. Кирәк булса, әйтеп бирәм… Шәхсән минем шагыйрь әфәндегә «рәхмәт»тән башка сүзем юк…
Милләте булганга татар,
Ул да булган бер татар…
Шөбһәсез, ул – милләт кешесе. Аның өчен җаны фида!
– Сезнең Сәгыйть Рәмиевкә карашыгыз төрле температура үзгәрешләре кичергән. Әлеге затның холык-фигылендәге сыйфатлар нинди генә чагыштырмада булмасын, аның шәхесенә туры килеп торган талантын барыбер таныйбыз.
Г. Т. Мәгънәсен аңларсың инде… Баланың атасы, анасы, агасы, апасы, даясе – һәммәсе дә аның ни берлә вә ничек уйнаганын дикъкатьлечә тикшерәләр һәм шуннан баланың зурайгач кем булачагына вә ни кәсеп итәчәгенә хөкем итәләр… Әгәр кайвакыт бала иптәш балаларына яисә үзеннән берничә яшь зуррак кыз балаларга: «Мин тәти бит, ә?» – дип, сөальләр бирсә, апасы шундук: «Бу энем, Алла боерса, Сәгыйть Рәмиев кеби поэт булыр», – дип, алдан хәбәр бирә.
– Сезнең Сәгыйть Рәмиевкә язган мәгълүм хатыгыз искә төшә. «Мин бит синең шикелле саф, коеп куйган поэт кына түгел…» дигән атаклы сүзләрегез, валлаһи, әле генә сөйләп үткән хикәят белән бер үк вакытта әйтелгән кебек тоела. Татар шагыйренең нинди булырга тиешлеген билгеләмә рәвешендә аңлатып бирә алгансыз.
Г. Т. Гайбәтчеләр шикелле мактанып әйтмим… Һәр ни исә ниятем гүзәл бит.
– Килешәсездер, Сәгыйть Рәмиев эчтәлек һәм форма өлкәсендә шактый ук эзләнгән шагыйрьләр җөмләсенә керә. Шушы юнәлештәге кайбер гамәлләре белән ул әдәби җәмәгатьчелектә бәхәсләр дә китереп чыгарды.
Г. Т. Бетмәде шул… Рәмиевнең шигырьдә шау-шуы.
– Сезгә яхшы мәгълүм, «Идел» газетасы редакциясенә килгән тезмә әсәрләргә Сәгыйть Рәмиев анализлар да ясаган, Сәгыйть Сүнчәләй кебек шагыйрьләр иҗатына да үз югарылыгыннан бәяләмәләр бирергә җөрьәт итеп, бездәге шигырь үлчәме мәсьәләсенә карата кайбер кызыклы фикерләре белән дә уртаклашкан.
Г. Т. С. Р-нең вәзеннәр тугърысында артык лаф сугуына исегез китмәсен. Әле без татарларда теория словесности вә шигырьләр өчен хорей, дактиль-фәләннәр ясалмаган чакта, вәзен вә гармонияләр төрлечә булса да зарар юк, фәкать мәгънә кирәк, гүзәл ифадә82 кирәк.
– Ә гомумән алганда, Сәгыйть Рәмиев – ул…
Г. Т. …тумыштан ук голувият аралаш үзсүзле булып туган кеше.
– Болай әйтү бераз сәеррәк, әлбәттә. Шулай да, голувият дигәне бөеклекне аңлата. Чамасын белеп эш иткәндә, үзсүзлелек тә кирәк ләбаса. Димәк, Сәгыйть Рәмиевкә бирелгән әлеге кыска бәяләмә теләсә кемгә тәтеми торган булып чыга.
Г. Т. Булса булсын инде…
– Тагын бер Сәгыйть турында беркадәр сөйләшеп алыйк әле. Аңарга сез: «Сине мин һәр тугърыда садәдил83 кеше таптым», – дип белдергәнсез. Тукайның мондый бәясе сирәк затларга эләккән. Аңлагансыздыр, сүз Сәгыйть Сүнчәләй хакында бара.
Г. Т. Хөрмәтле Сәгыйть Сүнчәләй әфәнде… Тукта, бер мактыйм әле дип уйладым.
– Сез аны мактап кына калмагансыз, кайвакыт тәнкыйтьләп тә алгансыз бит. Мәсәлән, Сәгыйть дустыгыз Джордж Байронның «Шильон мәхбүсе» исемле поэмасын тәрҗемә кылгач, мондый эшкә «…иртәрәк, көчегезнең микъдарын үлчәмичәрәк тотынганга охшыйсыз», дип искәрткәнсез.
Г. Т. Әүвәлдә 4–5 сәтырлык шигырьләрне асыл шагыйреннән калышмаслык дәрәҗәдә, гүзәл вә нәфис чыгарырга тырышырга кирәк иде. Менә Сәгыйть Рәмиев Пушкин «Пәйгамбәр»ен, мин фәкыйрь дә Лермонтов «Пәйгамбәр»ен тәрҗемә иттек. Безнең икебезнеке дә шактый шома чыктылар. Шулай да без әле олуг поэмаларга тотынырга батырчылык итә алмыйбыз.
– Анысы шулайдыр, тик Сәгыйть Сүнчәләйнең хезмәтен юкка чыгарып булмый бит. Аның максаты изге – шигърият сөюче милләт вәкилләрен дөнья әдәбияты җәүһәрләренә якынайту.
Г. Т. Гөл кадерен былбыл белер, асылташ кадерен – белгече… Мәшһүр инглиз шагыйре лорд Байронның исемен ишетмәгән кеше аздыр дип уйлыйм; исемен ишетүчеләр булса да, яшь әдәбиятымызда аның әсәре дә күренгәне юк иде… Менә шушы бөтен дөньяга «байронизм» мәзһәбен тудырган вә, бәгъзе көчсез кешеләр күңелендә туып та, аларның күңел вә каләм ягыннан гаҗизлекләре сәбәпле, дөньяга чыга алмый яткан бөек, югары вә гүзәл бер хисне руи зәмингә84 агызып җибәргән кешенең кулга алырлык берәр әсәре безнең татар теленә күчерелгәне бар идеме? Әлбәттә, юк иде. Инде бу бурычны Сәгыйть әфәнде үтәде.
– Безнең әңгәмәдә ничектер үзеннән-үзе «байронизм» мәзһәбе искә алынды. Форсат чыккан чакта сорап үтәсем килә: сез әлеге төшенчәне ничек аңлатыр идегез? Безгә якынрак җирлектән чыгып, әлбәттә.
Г. Т. Пушкинның яртыдан артык гомере… Байрон җәнапларына тәкълид85 вә аның рухыннан илһам эстәү белән үтмештер. Хис, мәгълүмат вә көчле рухы белән Пушкиннан калышмаслык Михаил Юрьевич Лермонтов хәзрәтләре үзенең гали бер шигырендә шушы сәтырларны яза:
Лорда Байрона бы достигнуть я хотел!..
Лермонтовның Байрон рухына гыйбадәте, баш июе артыграк куәтле булганга, ул гомеренең чигенә кадәр Байрон тәхете тәэсиреннән чыга алмаган… Ул да, Байрон кеби, дөньяга каршы көлми, бәлки, каш җыерып, ачу аралаш күзләр белән карый.
– Күрәбез, татар шагыйрьләре дә «байронизм»га тартылган. Шул исәптән үзегез дә.
Г. Т. Бу күз алдында.
– Алдан билгеләп куелганча, бүгенге сөйләшүебез темасы, нигездә, әдәбиятка багышланган. Әмма озакка сузылачак дәвамлы әңгәмәбездә шигърияткә күбрәк басым ясала шикелле. Гәрчә милли сүз сәнгатендә шагыйрьләребез элек-электән төпкә җигелеп тартса да, безнең ерак гасырлардан килгән чәчмә әсәрләребез дә бар бит әле. Шушы жанрга тугрылык саклаган татар әдипләре дә байтак. Алар төрле чорларда булган.
Г. Т. Төшемдә мәрхүм Мөхәммәтзаһир Бигиевне күрдем… Уртача гына зурлыкта бер сарайда, имеш, дим… Бер кечерәк кенә өстәл янындагы урындыкка күзен түбән салып, кәефсез бер кыяфәт илә генә утырган… Бераздан башын күтәргәч, мине күрде: «Ә, исәнме, әфәнде, син дөньядан килгәндерсең?» – диде. Аның шул сүзеннән соң безнең арабызда түбәндәге сүзләр башланды:
– Минем «Мөртәт» илә «Катилә»м басылдымы әле?
– Юк.
– Нигә юк? Мин ахирәттә булсам да, дөньядан мин китеп, берничә еллардан соң хөрриятләр булган, имеш; анда һәртөрле әсәрләр бастырырга хөкүмәттән рөхсәт булып, яхшы гына наширләр дә мәйданга атылганнар дип ишетәм. Ник минем ул әсәрләрем алай басылмыйлар?..
Заһир әфәнденең тәмам төсе бозылды… Мин: «Аһ, әдәбият бәһарымызның86 иң әүвәлге чәчкәләре! Ник алай кояш төшмәгән җирдә яталар икән?» – дигәндә уянып киттем.
– Димәк, беренче татар романчысының рухы тыныч түгел булып чыга… Телгә алынган әлеге зур күләмле әсәрләр бүгенге көндә нинди золмәт тоткынлыгында ята? Бу романнар, бәлки, югалгандыр да. Кызганыч, аларның язмышы мәгълүм түгел.
Г. Т. Хәерле булсын.
– Мәдәни мирас ядкярләрен җую хәлләре безнең халыкта еш күзәтелә инде. Ничек уйлыйсыз, Заһир Бигиевнең исеме гасырлар дәвамында яшәрме?
Г. Т. Милләт яшәдекчә яшәр, милләт үсдекчә үсәр…
– Татар әдипләрен искә төшерүне дәвам итеп, тагын шуны да сорап каласы килә: сезнең сүзләр белән әйткәндә, Гаяз Исхакый кем ул?
Г. Т. Кем ул бу милләтне күтәргән кеше? Кем ул аңа тел биреп, тавышын яңгыраттырган кеше? Безгә хайван түгеллегебезне күрсәткән кем?.. Дошманнарыбызга кемлегебезне күрсәткән кем? Бу моңлы милләтне шатландырган кем?.. Узган көннәребезне уйлаткан кем? Һәм «Инкыйраз»ны исебезгә төшергән кем?.. Безнең өчен бөтен зәхмәтне үзенә алган кем?
О проекте
О подписке