Г. Т. Әлеге әфәнде, көздән бирле котырып, «Татар халкы», «Татар кызы», «Татар бүреге», «Татар кәвеше», «Татар катыгы», «Татар мөгезе» исемнәрендә көн саен диярлек әллә никадәр чүпләр бастырып, китап кибетләрен бөтенләй шуның белән тутырды. Мондый кешеләрне «сары йорт»ка ябалар ябуын, ләкин бер җәһәте бар: бу кадәр һәр китабын татарның бер нәрсәсе белән исемләгән, үзенчә милләтче бер мәҗнүнне япканда да, «Татар диванаханәсе»нә ябарга кирәк. Ул исә… бездә юк. Ни эшлисең? Иректә йөри шул!
– Графомания белән авыру йогышлы чир шикелледер. Мондый талымсыз кемсәләр һәрбер заманда була. Аларны имләрлек вакцина әлегә уйлап табылмаган. Олпат затларның зәвыксызлыкка битараф калмавына гына, таләпчән сүзгә генә өмет тотарга кала.
Г. Т. Болынга бозау керсә – «түчә!», игенгә чыпчык төшсә – «көшш!», базга песи керсә – «прс!» дисең. Әмма әдәбиятка шушындый кешеләр керсә – ни дисең? Аптырап, уйлап торасың да, бер дә кууны аңлатырга сүз тапмагач, язучының колагына гына: «Энем, моннан болай мондый нәрсәләр язмаска тырыш!» – дисең.
– Еш кына төрле матбугат басмаларын кайта-кайта укыштырып утырырга туры килә. Сәнгатьлелектән ерак торган «әсәрләр» күпләп очрый – алар өчен үзегезнең дә эчегез пошадыр. Әйтик, сез тәнкыйть сүзе белән әледән-әле телгә алган «Бәянелхак» газетасына да күз төшергән бар…
Г. Т. «Бәянелхак»та бик күп тәртипсез мәкаләләр, майламаган көпчәк арасыннан чыккан шигырьләр басылып чыкты.
– «Мөтәшагыйрьгә» дип исемләнгән аллегорик багышлавыгыз кемне күздә тотып иҗат ителде? Тәнкыйть угы тырпаеп торган әлеге әсәрдә үзенчә шигырь язып маташучы үзәккә алынган.
Г. Т. «Борһане тәрәккый»дә бер дә кирәкмәгәнгә урын алган бәгъзе шигырьләргә эчем пошадыр. «Мөтәшагыйрьгә» шигыре, ихтимал, шундый эч пошулар сәбәпле ихтыярсыз язылган булыр.
– Әстерханда чыгып килгән әлеге атналык газетада сәнгати югарылыктагы әсәрләр дә дөнья күргән. Шул исәптән сезнеке дә. Ә түбән сыйфатлы нәрсәләрне үткәртми торган цензорлар чынлыкта булмый, мондый эштә иләк сыман җайланма да файдаланыла алмый шул. Хәер, миндә мантыйк ягы беркадәр аксый бугай – ошбу төшенчәләрдә үзгәлек тә бар лабаса.
Г. Т. Цензор белән он иләүче хатын арасында аерма шул гына: берсенең иләге төбендә – эшкә ашмаганрак нәрсәләр кала, берсенекендә – иң кадерле нәрсәләр генә кала.
– Чын әдәбиятның чүпләнүе турында сөйләшкәндә, бергәләшеп мондыйрак нәтиҗә чыгарасы килә: һәрбер иҗатчының күңелендә тәнкыйтьче утырырга тиеш. Бары шул очракта гына «тузга язмаган»нар кими төшәр. Менә сез башкаларга карата бик таләпчән, каһкаһәләп көлүегез дә гелән кабатланып тора. Үзегезнең язганнарны да еш тәнкыйтьләп киләсез. Монысы аеруча гыйбрәтле. Мәсәлән, «Шура» шигырьләреннән» дип исемләнгән әсәрегез җәһәтеннән гаҗәпкә калдырырлык үтә катгый искәрмә биргәнсез. Авторын тәгаен билгеләүдә шик-шөбһә уятмаслык итеп…
Г. Т. Бу шигырьләрне яздым мин, бүкән; язалмас моны бүкәннән бүтән.
– Үтергеч гипербола! Өстәвенә үзегезгә юнәлтелгән. Ярый, бусын калдырып торыйк… Шулай уйларга нигезем бар: сез яңа әсәр иҗат итәсез дә, еш кына аннан канәгать калмыйсыз кебек.
Г. Т. Шигъреми яздым, басылды; мин тагын зур кайгыда… Һич риза булмыйм үземнән язганымнан соңра мин.
– Сез үзегезнең яраткан укучыларны искәртеп куярга уйлыйсыз бугай.
Г. Т. Әйе… Кызмагыз бик, чыкса мәйданга басылган чүпләрем.
– Янә арттырып җибәрәсез бит. «Чүпләрем» дип әйтер өчен берәр җитди сәбәп бармы?
Г. Т. Ярты төш мисалендә үтеп киткән 7 сәнәлек бер мөддәт эчендә минем тарафтан шактый гына мәнзумат96 язылып ташланган. Ул мәнзумат… төрек-татар галәменең һәр ягына таралган… Һәр тарафта: «Бер казакъта гына түгел, бездә дә бер оста такмакчы булды», – дип, минем такмаклар мисал итеп күрсәтелгән. Шулай булган. Заман кичкән. Сулар аккан… Әнә шул «ярты төш» мөддәтендә мин кайбер чакта уянып, тәмам сафланып та китә идем… Уянганда тыгызланган вә газапланган нәрсәләрем төрле диваннарымда97 һаман әле үзем, җаным, вөҗданым, оятым, хәятым разый булмаган шигырьләремнең шушы көнгәчә халык тарафыннан укылып (нахально) йөрүләре иде. Вә ул шигырьләрнең, бүген бу сәгатьтә үзләрен тотып яндыра вә җәһәннәмгә юнәлтә алмавым сәбәпле, гүя минем өстән кычкырып көлүләре иде.
– Һәрбер каләм әһелендә дә шундый таләпчәнлек булса икән! Үзең дөньяга чыгарган әсәрләрне ничек юкка чыгарырга мөмкин?!
Г. Т. Иң элек 7 ел, тәмам 7 ел мөддәтендә себерү вә пакьләү күрмәгән «такмак булмәсе»н себерергә тотындым. Һу, монда чүп-чар!
– Ваз кичәргә теләгән әсәрләрегез тәгаен нидән гыйбарәт соң?
Г. Т. Әллә нинди «американизировать» ителгән «Кичке азан»нар… «Шәкерт, яхуд Бер тәсадеф» кеби, инсан авызыннан чыкмаган диярлек тәркибләр98, тагы шундый кабахәтләр… Менә шундыйлар минем рухани бүлмәдә 7 ел торганнар. Меңнәр мәртәбә халык күз алдын мәсхәрә итеп, кайсылары бишәр меңнән икешәр кат басылганнар вә, Хода гына белә, күпме укылганнар.
– Ничек шулай килеп чыккан? Үз-үзегезгә сорау биргәнегез бармы?
Г. Т. Соң боларның 7 шәр ел буе бүлмәдә ятуларына ни сәбәп булган? Менә шул чүпләрнең язылуына нинди кабахәт вә кара көч сәбәп булса, шул сәбәп булган.
– Яратмаган әсәрләрегезне себереп түккәндә, берсе дә кызганыч тоелмадымы?
Г. Т. Башыңда гакылың сафайгач, «төш» күрмәгән чакта бүлмәңдә үзең сөймәгән бер генә кешене дә тотасы килми. Кая ул минем «теге шигырьләрем» кеби бөтен бер артельне! Юк, котылдым. Инде мин аларны себердем… Бүлмәмдә «үз сөйгәнем», «үз сөйгән шигырьләрем» генә калдылар.
– Үзегезнең җиз иләктән үтмәгән әлеге шигырьләрне тәнкыйть үзәгенә чыгарырга теләүчеләр күп булдымы?
Г. Т. «Вакыт», «Шура», «Идел» вә башка да бик күп идарәләргә мәкаләләр бирделәр… Әгәр алар мине үз-үземә дә, кешегә дә шул шигырьләр белән тәкъдим итсәләр вә миннән мәлгунанә бер сурәттә шаркылдап көлсәләр, вакыйган, максудларына җитәләр иде. Ләкин миңа эш башында рух биргән идарә мөхәррирләре эш уртасында мине мәсхәрә иттермәделәр. «Теге»ләрнең мәкаләләре дә басылмады.
– Әле генә санап үтелгән газета-журнал редакцияләре, сүз иреген беркадәр кысып, ничек шулай яхшылык күрсәтергә ният иткән?
Г. Т. Мөхәррирләр дә, китапчылар да минем хәзерге «аң»ым вә самокритикам ул шигырьләрдән гали икәнен беләләр иде. Мин үзем дә: «Ләкми чир, авырып та булмый, ичмасам!» сүзләренә бара-бара, рухани бүлмәмне бертөрле тазартырга вакыт эзли идем вә һаман, Алла юл ачар әле, дип өметләнә идем. Менә Алла юл ачты, «бүлмә» себерергә бушадым. Себереп тә чыгардым.
– Дәрәҗәгезне төшерердәй әсәрләрдән арынгач, җаныгыз бераз җиңеллек кичердеме?
Г. Т. Әй, җир йөзендәге төрек баласы, – галимме син, хәкимме син, падишаһмы син, теләнчеме син, – инде мин сине өемә кертергә оялмыйм, инде син кем булсаң да, мин сиңа такмак китабымны… һәдия итә алам. Әле күптәнме, берәү диваннарымның берсен кесәсеннән чыгарса, калтырый идем. Кешеләр алдында укып җибәрсәләр, бүркемне дә кимичә, урамга кача идем. Җаннан кадерле кешемне, шул такмакларымны сораса, мәхрүм итәргә мәҗбүр була идем.
– Иҗатханә чистарып калгач, яңа уй-ниятләр тугандыр.
Г. Т. Тиз арада үзем браковать итмәгән вә үзем яраткан шигырьләрдән җыеп, 400 сәхифәлек зурлыгында рәсемле бер мәҗмуга чыгарырга карар бирдем.
– Гомумиләштереп караганда, үзтәнкыйтьнең мондый дәрәҗәдәге үрнәге дөнья әдәбияты тарихында очрамыйдыр.
Г. Т. Булып-булмавында минем эшем юк.
– Китап әзерләвегез турында ачыктан-ачык белдереп үттегез. Ә бит әле сезнең ахырына җиткерелмәгән, укучыларга вәгъдә ителгән бер эшегез бар – мәгълүм «Исемдә калганнар»ның икенче кисәген язу. Иң әүвәл әйтсәгез икән: әлеге автобиографик әсәргә ничек алынасы иттегез? Сез үзегез хакында тәфсилләп сөйләргә, башкаларның күзен яшьләндерергә теләмисез ләса.
Г. Т. Бу «Исемдә калганнар»ны язуыма башлыча сәбәп берничә наширләрнең миннән тәрҗемәи хәлемне язып бирергә үтенүләре булды. Мин аларга туганымнан алып хәзерге яшемә кадәрле тәрҗемәи хәлемне кыска гына рәвештә язып бирү нияте илә кулыма каләм алган идем, әллә ничек сүз озынга китте.
– Хәтерлисездер, зурдан кубып башланган әсәр кечкенә Апушның Уральскига барып җитүе, төгәлрәк әйткәндә, Галиәсгар җизнәгез өенең икенче катына күтәрелүегез белән чикләнеп кала. Дөресен әйтик, «Исемдә калганнар» бик гыйбрәтле килеп чыккан, аны бер тында укып чыгарга мөмкин. Кызганыч, шагыйрь шәхесен тулырак ачарга ярдәм иткән документаль бәян ни өчендер укучыларга яртылаш кына барып ирешкән.
Г. Т. Монда үкенерлек хәл юк. Фәкать сабыр кирәк. Килер заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын инәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле.
– Монысына шикләнмим. Киләчәктә шулай эшләнер. Әмма Казан чорына сезнең күзлектән караш ташлау яңа буыннар өчен дә кызыклы булыр иде.
Г. Т. Минем һәр минутым бөтен дөнья бәһасенә тора. Миңа хәзерге вакыт кадерле. Хәзерем шулай мәгънәле булганда, миңа киләчәкне-миләчәкне уйлау хәрам иде… Шәхси тормышымны «ярты төш»кә охшатуымны Казанда минем ничек вә ни рәвештә көннәр үткәрүемә шаһит булган кешеләр, әлбәттә, аңлыйлар. Бүтәннәр бик аңлап җиткермәсәләр дә…
– Нәкъ менә шулар өчен әсәрнең дәвамын язарга иде.
Г. Т. Казан бит, ахры, һаман кайныйбыз… Бушап булмый… Вакытым аз.
– Күп эшләгән кешегә вакыт табыла ул.
Г. Т. Әле минем авырудан башка эшем юк… Терелсәм, әллә нәрсәләр язармын әле.
– Сезнең бер мәкаләгездә «Килсеннәр, ул шанлы вә намле каләмнәрен уйнатсыннар!» дигән чакыру бар. Үзегез яхшы беләсез, каләм уйнату өчен әүвәл мәйдан кирәк. Алшарт мәгънәсе салынган көндәлек матбугат мәйданы. Гомумән, әдәбиятның барлык жанрлары буенча табигый үсешен газета-журналлар эшчәнлегеннән башка күзаллап булмыйдыр. Әгәр 1905–1907 елгы инкыйлабтан соң 30 дан артык матбугат басмасы барлыкка килгән икән, алар сүз сәнгатенең яңа күтәрелешен тәэмин итүдә үзләреннән гаять зур өлеш керткән бит. Шулай түгелме?
Г. Т. Дөрест… Газеталар, журналларны көннән-көнгә кат-кат күбәйтик… Газетаның файдасы кат-кат сыналган ич дөньяда… Газета – тиңдәшсез нәрсә… Сүзләре дә энҗе кебек тезелгән… Ул һәркемгә үз телендә төшендерер… Укыганнарга – тотынып бара торган җеп төсле… Журналның кәгазе – сезнең өчен көзге, алдыгызда яктыртылган чыраг ул. Алла мондый журналларның арттырсын санын.
– Байтак еллар төрле редакцияләрдә эшләп алган кеше буларак, әлеге сүзләрегездән рәхәтлек кичердем. Газета-журналларның асыл әһәмиятен үтемле итеп аңлаттыгыз. Күңелегезгә аеруча хуш килгән милли басмаларны атап үтмәссезме?
Г. Т. Газеталар күп… Мин һәммә ислам газеталарын җаным кадәр сөямен.
– Тәгаенрәк әйткәндә…
Г. Т. Өч җәридә99 шәп диләр: «Йолдыз» вә «Әл-ислах», «Вакыт»…
– Әйбәт газеталар саны өч кенә түгелдер.
Г. Т. Милләткә фикерләшергә ирек биргән «Фикер»…
– Ә «Тәрҗеман» газетасы?
Г. Т. Азат итте милләтне ул дәртсезлек һәм ялкаулыктан.
– Шөкер, безнең газета-журналларыбыз байтак. Аларның күпчелеге милләткә хезмәт күрсәтүне үзләренең беренчел бурычы итеп саный. Ә каләм уйнатканда, төрлесе килеп чыга. Көндәлек матбугат басмалары белән язышкан чакта аралар да бозылгалый, кайберләренең иҗтимагый тотрыксызлыкка бирелүе милләтпәрвәр әдипләрнең гайрәтен дә чигерә. Үзара мәдхияләр укышып кына гомум тәрәккыйгә ирешеп булмый. Менә сезнең аяусыз каләм очы да бик күп газета-журналларның горурлыгына тиеп үткән. Кыскасы, аларның бакчасына шактый таш атарга, бәгъзеләре белән хәтта низаглашырга өлгергәнсез. Һәрбер матбугат басмасы үзенчә иҗтиһат кыла. Сезнең каһкаһәле көлүегез күбрәккә китмәгәнме икән?
Г. Т. Не грешно смеяться над смешным… Әфкяре гомуми100 берлә уйнарга ярамый.
– Килешәсездер, көндәлек матбугатны һәрьяктан үстерү эшендә абунәчеләр мөһим буынны тәшкил итә. Ә аларның дөньясында төрлелек хөкем сөрә. Югары интеллектлы укучылар була. Зәвыксызлары да юк түгел. Соңгыларының ихтыяҗын яхшы беләсездер.
Г. Т. Аларның… ләззәтләнә вә тәм таба торган нәрсәләре түбән вә тупас нәрсәләрдер.
– Шунысы бик аяныч, әлеге катлам түбәнлегенә төшкән аерым басмалар да бар.
Г. Т. Мин үземезнең арамызда бер журнал, бер газета беләмен ки, болар, тәмам-тәмам шул «мөхтәрәм мөштәриләре»нең теләүләренчә, әдәп таптап, яхшук акчаланып вә файдаланып торалар. Бәлки, алар, үзләренчә, милләткә файда итәмез, ди торганнардыр.
– Ә милләткә файда итәр өчен, биниһая зур көч түгеп, кара эш башкарырга кирәк бит. Мондый җитди басмаларны чыгарырга рухи җирлек кенә түгел, олуг максатларга ирешерлек дәрәҗәдә матди нигез дә сорала.
Г. Т. Акчаларга ихтыяҗ бардыр.
– Милли матбугатны халыкка хезмәт иттерүдә меценатлар да булышлык күрсәтә ала.
Г. Т. Татар бае газета сөйми.
– Ошбу тема хакында сөйләшкән чакта ничектер келт итеп күңелгә килде: сез мөнәсәбәт белдерүегезне көткән аерым затларга җавапны газеталар аша бирергә яратасыз бугай. Дәрсе гыйбрәт булсын өченме?
Г. Т. Газета битләрендә бер кешегә сөйләнгән сүз бөтен дөньяга сөйләнә.
– Халык гаме белән яшәүче әдипне, әлбәттә, милли мәгариф мәсьәләләре борчымыйча калмый. Бу табигый дә, чөнки һәрбер кавемнең киләчәген билгеләүче варислар нигез тәрбияне гомуми белем йортларында ала. Укыту барышында һәрнәрсә мөһим. Мәктәп дәреслекләренең камиллеге аеруча әһәмияткә ия. Бу җәһәттән сезнең уку китаплары әзерләү эшенә алынуыгыз милләтен кайгырткан һәрбер каләм әһеленә үрнәк булып тора. Мондый игелекле бурычны үтәүгә ничек шулай керешәсе иттегез?
Г. Т. Мин мәктәпләребезнең… миннән ярдәм көткәнен күрдем. Мин моңа салкын кан белән карый алмадым. Мәктәп китаплары язарга башладым.
– Сезнең рус әдәбияты үрнәкләренә бәйле рәвештә язылган әсәрләрегез дә аң офыкларын киңәйтерлек укыту программалары таләпләренә туры килеп тора.
Г. Т. Мин иттифакый101 гына тәрҗемә иткән вә икътибас ителгән шигырьләрем татар мәктәбендә беренче урынны алачак булды. Шулай булгач, мин, үз шигырьләремнән чүпләтеп, башкалардан мәктәп китабы яздырганчы, әллә нинди шәкертләрне күрә торып баетканчы, бу эшкә үзем тотындым.
– Күрәм, бу үзенчәлекле дәреслеккә кертелгән авторлар исемлегендә җитди иҗатлы Нәҗип Думави да бар. Хәтта сезгә кизәнгән Зариф Бәширигә карата да үз тарафыгыздан киң күңеллелек күрсәтергә карар кылгансыз. Әсәрләр нинди принцип буенча сайланды?
Г. Т. Мин анда Нәҗип Думавиның «Сугыш», Бәширинең «Балалар теләге» исемендәге шигырьләрен, үзенә һич тә әһәмият бирмичә, фәкать мәгънәви яклары яхшы булганга күрә генә алдым.
– Бездә кирәкле эшне алдан күреп алу, шуңа көч салу омтылышы җитеп бетми.
Г. Т. Үземезнең яңа үсеп килмәктә булган милли әдәбият бакчамыздан җыеп, яшь балаларымыз кулына шуның чәчәкләреннән ясалган бер чәчәк бәйләме (букет) тоттырмак күптән үк безгә лазем иде… «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» китабыны тәртип иттем. Монда… әдәбият гөлләреннән берәр-берәр чәчкәләр алынды. Безгә сабый балаларымызның кулында моңарчыга кадәрле булган әрекмән, кычыткан вә балтырганнарны алып, алар урынына шушы китап кеби чәчәк бәйләмнәре бирергә тиештер… Балаларымызның күзе гүзәл нәрсәләр күрергә вә борыннары да хуш вә татлы исләр иснәргә ияләшсен… Бу китап өчен мин үземчә яхшы вә матур дип белгән кыйтга вә шигырьләрне генә сайларга тырыштым.
– Гүзәллек төшенчәсенә басым ясавыгыз, әлбәттә, дәвамлы максатларны күздә тотадыр.
Г. Т. Кечкенәдән гүзәл нәрсәләр укыган балаларның күңелләре дә назик вә ләтыйф102 булып, анчак гүзәл вә мөкатдәс нәрсәләрне генә сөючән буладыр. Моның киресенчә: кечкенәдән тупас вә ямьсез нәрсәләр күреп үскән балаларның язгы ачык күк кеби саф күңелләре томанланып, рухлары яхшыны вә начарны аермый, һәрнәрсәгә бертигез караучы буладыр.
– Әүвәлгеләр искәрткәнчә, ашаган белми, тураган белә. Шундый биниһая рухи тәгам әзерләр өчен безнең татар әдәбиятында нигъмәтләр җитәрлекме соң?
Г. Т. Әдәбиятымызның иң гүзәл кыйтгаларын гына сайлап яки сайларга тырышып та вә гүзәл булып та балалар рухына килешмәслекләрен калдыра торып та, …шушы «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» кеби олуг бер китап мәйданга куярга мөмкин икәнен күргәч, яшь әдәбиятымызның байлыгына вә киңлегенә хәйран иттем вә шатландым.
– Гадәттә, мондый үтә дә җаваплы бурычны башкарган чакта ниндидер сыналган кагыйдәләр буенча эш итәргә кирәк.
Г. Т. Бер чәчәк бәйләмендә кайсы төстәге чәчәкне уртага вә кайсысын читкә кую вә бер альбомда да кайсы рәсемне кайсы биткә сыйдыру бик ул кадәр әһәмиятле булмаганы кебек, бу китапта фәкать ямьсез тәхрират103кермәвенә генә тырышылды. Шулай да булса, ягъни мәгълүм бер мәсләк тотылмаса да, педагогиканың «җиңелдән авырга» кагыйдәсене бераз игътибарга алынып, китапның башына аңлавы җиңел, садә гыйбарәле шигырьләр вә кыйтгалар куелып, авыррак гыйбарәлеләре мөмкин кадәр арткарак кичектерелде. Шигырь вә кыйтгаларда булган бәгъзе читенрәк сүзләрне аңлатыр өчен, сәхифә төбенә шәрех тә төшерелде.
– Безләрдә уку китаплары төзү тирәсендә элек-электән сүз көрәштерүләр тынып тормаган. Үзебезнең рухи мөмкинлекләрне танырга теләмәү, милли нигилизм чалымнары да күзәтелгән.
Г. Т. Ни сәбәптәндер, бу көнгә чаклы мәктәп вә мәдрәсәләремездә милли әдәбият вә ана телемезгә бертөрле курку аралаш нәфрәт белән карыйлар иде. Бик искедән бирле килгән бу караш, мәктәпләрдәге сабыйлар башына урнашып, алардан аларның балаларына дигән кеби, бөтен милләтемезгә тамыр җәйгән иде. Шунлыктан безнең мөхәррирләр вә шагыйрьләремезнең күз яшьләренә манчып язган каләмнәрендин чыккан әсәрләренә «чүп» дип вә язучысына да «эшсез» дип кенә карыйлар иде.
– Күренә ки, әлеге хрестоматияне төзегән чакта берничә максат күздә тотылган.
Г. Т. Бу китапны тәртип иткәндә, мин һәр никадәр балаларның рухларына азык бирү вә аны тәрбия итүне беренче максуд итеп тотсам да, икенче тарафтан, әдәбиятның мәктәпкә керүе аркасында, аңар гомум милләт тарафыннан әһәмият бирелмәсме вә… әдәбият Русия мөселманнары арасында тиешле кадәр таралып китмәсме дигән өметем дә бар иде.
– Игътибар итмичә мөмкин түгел, сезнең уку китабы төзү уңаеннан әйтелгән сүзләрдә балаларга карата зур кайгыртучанлык күрсәтүегез сизелеп тора. Үзегезнең шулар яшендәге чагыгыз берәр ничек искә төшкәлиме?
Г. Т. Сабый вакытын сагынмакта һәр шагыйрь дә, ачы-тәмле хыялдыр бу һәр шагыйрьгә.
– Аңлашыла. Ә менә кысаларга сыймаган балалар мәктәп «тоткынлыгы»ннан бигүк разый түгел.
Г. Т. Сабый чакта күңелсезләнгәнем бар мин дә… Ачылды юл, ирек алдым. Эчемнән нәрсәләр уйлыйм: «Менә шатлык миңа, – дим, – мин хәзер тормыш белән уйныйм. Шаярырмын, теләрсәм нишләрем, уйнар, көләрмен, – дим, – бөтен мәктәптә тоткынлыкларым бурычын түләрмен», – дим.
– Ә өметегез акландымы соң?
Г. Т. «Гомер итмәк» димәкнең мәгънәсене аңладым чынлап.
– Яшәүнең асылы, сезнеңчә, нидән гыйбарәт?
Г. Т. Түләү… бурычны Тәңремә һәм халкыма.
– Үзегез дә аңлагансыз: мондый мөкатдәс вазифаны үтәү татар баласына җиңел бирелми.
Г. Т. Бәхетлемен шушы хәлдән, бүтән бер хәл дә көтмимен, шушы юлдан ризамын, башка төрле юл да тотмыймын.
– Бишкә кадәр һәрбер бала – патша, дип раслый халык. Ләкин тома ятимлектә үткән балалык елларында сезгә падишаһе-әгъзам хәзрәтләренең кадер-хөрмәтен татырга язмаган. Шулай булуга карамастан балачагыгыз сагындыра икән.
Г. Т. «Нигә, – дим, – изге мәктәптән, сабый чаклардан аерылдым?»
– Чыннан да, биниһая авыр язмыш сынауларын горур рәвештә кичеп, сез халыкның үз шагыйре дәрәҗәсенә күтәрелә алгансыз. Михнәт чигүләр артта калган. Алда ниләр кичерәсе Аллаһка гына мәгълүм. Бу җәһәттән Раббел галәмин хәзрәтеннән ни-нәрсә хакында гозерләнеп сорар идегез?
Г. Т. И, Күк! Ал җанымны, тик, зинһар, алма шөһрәтемне…
– Фани дөньядагы дан-дәрәҗә барысыннан да өстенмени? Бу шөһрәтпәрәстлек түгелме соң?
Г. Т. Сөальләр җавапсыз калмасын… Минемчә, онытылу, тибәрелү – үлемнән яманрак. Үзем үлсәм дә, газиз исемем үлмәсен, югалмасын; минем тырышлыгым һәм эшләрем бушка китмәсен.
– Фикер сөрешеннән сизелеп торганча, аерым теманы үзәккә алган әлеге әңгәмәбез барышында ниятләнгән барлык сорауларга да җавап бирелде кебек. Ошбу сөйләшү вакытында сезнең иҗатка тартылуыгыз да, бары үзегезгә генә хас язу үзенчәлекләрегез дә, ерак гасырлардан килгән әдәбиятыбызга гамьле карашыгыз да, аерым әдипләргә мөнәсәбәтегез дә шактый тулы ачылды. Инде әңгәмәбезгә нокта куеп, йомгаклау сүзе әйтсәгез иде.
Габдулла Тукай. Актык сүз буларак шуны әйтәм… Бездә әдәбият бар, һәм дә бай әдәбият!
О проекте
О подписке