Габдулла хан. Чынлап баксаң, мондый исемне ил халкы да, Карабәк үзе дә онытты инде. Әйе, кайчандыр аның да тәхет өчен янып, хан исеме күтәреп йөргән көннәре бар иде. Күптән артта калды инде ул вакытлар, дивар сыман тезелешкән карурман эчендә йомылып һәм онытылып калды.
…Беренче нәүбәттә тагын шул Бирдебәкне эттән эткә салып сүкми булмый. Чөнки соңгы егерме ел эчендәге бар түнтәреш, канлы мәхшәр башында Бирдебәк хан торды. Үзенең барча энекәшләрен, газиз малайларын тоташтан юк итүен күргәч, олуг хандагы залимлек угының үзләренә дә төбәләчәген тоеп тәмам шик-шөбһәгә төшкән әмирләр, җыйнаулашып, Бирдебәкне үзенең йокы бүлмәсендә суеп ташладылар. Ләкин айныгач эзләнсәләр, Җучи ханның барча туруннары кырылып беткән, ә Бирдебәк бу нәселнең соңгы орлыгы булган икән. Нәкъ шул чакта бушбугазларга, үз җанына куыш табалмыйча ил буенча тәгәрәп йөргән дүңгәләкләргә юл ачылды да инде.
– Мин Җанибәк ханның җариядән туган улы булам, Сарай тәхете хәзер миңа тиеш! – дип, Көлнә атлы ниндидер вак бер әмир ил түренә үтәргә җөрьәт итте.
Ничәдер ай үтүгә, аны шулай ук уйнаштан туган Нәүрүз тотып суйды. Мондый мәсхәрәгә чик куймакчы булып, Иртеш аръягыннан Җучиның бертуган энекәше Шәйбан ханның туруны Хызыр бәреп кергән.
– Миндә бөек Чыңгыз каны ага! Бату агам нәселен юк иткәнсез икән, аның йортын мин – Шәйбан хан оныгы – үз кулыма алам! – дип, Хызыр оран салгач, Сарайга күсе кебек кереп оялаган сатлык җаннар, Нәүрүз бәкнең үзен генә түгел, аның хатыннары белән малайларын, хәтта, бүлмәдән бүлмәгә йөреп, саташа-саташа нәни оныгын эзләүче Тайдуланы да арканнарга бәйләп китергәннәр. Тик Хызырга асып үтерелгән Нәүрүз гаиләсенең газапларыннан соң озак тантана итәргә язмады шул, үзенең газиз улы Тимерхуҗа җәллад ханны идән буенча тәгәрәтеп суйды. Вә ләкин, исеме булса да, җисеме белән ул бичарага да Сарай тәхетенә ияләнү, үзен хуҗа итеп тою бәхете эләкмәде.
Бирдебәк кияве булып канат җәйгән, өстәвенә Урда гаскәренең яртысына хуҗа булып алган Мамай мирзаның дистәләгән олысларга ятьмә ташлаган, тамырларын тирәнгә җибәргән чоры иде бу. Шул мирза әүвәл Тимерхуҗага каршы хәтәр яу оештырды да тегене, боҗрага алып, капкынга эләктергәч, чатырына иңеп, җанын кыйды. Аннары гаскәр башында Сарайга ук бәреп керде һәм унбиш яшьлек Габдулланы тәхеткә утыртып та куйды. Аерым олыс бәкләренең яисә әмирләрнең Мамай мирзага теш күрсәтерлек куәте юк иде, барчасы да, юаш бозау сыман, яңа ханга бигать китерделәр.
Габдулла хан әле яшь булса да, нәселе өчен шикләнерлек түгел, аның чишмәбашы Бачман тарханнан ук инеш ярган иде. Болгар илендәге Саксин каласын бирмичә каршы торган Бачман бабасының башын Чыңгыз ханның улы Мүнкә чабып өзгән. Бачманның җиткән кызы Зөбәйдәне исә ул үзенә хатынлыкка талап алган. Габдулла менә шул үзе җәллад та, үзе каһан да булган Мүнкә ханның бер туруны иде.
Турунлыкка турун, әмма таянырга Мамай шикелле икейөзле мирзадан башка нигез-терәк табылмады аңа. Ә тегеңә, илне үз кулында биетеп тоту өчен, тәхеттәге балбал гына кирәк. Гаскәр фәкать аны гына тыңлый, меңлек яки төмәннәр башында, – Мамай белән бергә, Тимер Капка, Баку калалары янында, Дәрьял тарлавыгында әзәриләргә, аланнарга[11] каршы сугышта сыналган сыбайлар[12], әмирләр. Габдулла тәхетне саклап утырган кыяфәт чыгара, ә Мамай мирза йә Кырымга, йә Рәзәнгә барып орыша да төмәнбашларның һәммәсен читтә талап кайткан байлыгына күмә. Башына таҗ элгән Габдулла, ни чарадан бичара кыяфәттә әле теге, әле бу әмирне чакыртып кармак сала, үз ягына аудармакчы була, ә тегеләр, кабыгын алыштырган елан кебек, икенче таңда ук аны мирза колагына барып чага.
Мәскәү белән Тверь калаларыннан, аерым-аерым юлдан, әмма икесе берьюлы Сарайга килеп төшкән Дмитрий һәм Михаил кенәзләр каршында да көчсез булып калды Габдулла хан. Берәм-берәм Сарайга керткәч, аларның тел төпләрен чамалау өчен, бөкресе чыкканчы һәм сакалы чаларганчы гыйлем эстәгән мөхтәсиб йә мөдәррис булу да һич кирәкми. Икесенең телендә дә бер үк гозер:
– Олуг кенәз ярлыгын фәкать миңа гына язып бирче, зинһар? Шуны бирсәң, мин урыс илендәге барча калалардан ясак җыяр идем дә аны түкми-чәчми сиңа китереп идем.
Ә Габдулла хан яшүсмер көенә дә яттан белеп тора – җыйган ясакның яртысын үзләренә йомып калдырачак та шуның хисабына мәркәз ныгытачак, гаскәр ишәйтәчәк, ахыр чиктә идән-түшәмнәрне дер селкетеп типтерәчәк болар. Һәр бәндәнең бармагы, елан мөгезедәй, үз ягына кәкре, бу ике кенәз дә Аллаһының кашка тәкәләре түгел.
Берәм-берәм үтеп кергән саен, боларның һәр икесе Габдулла хан каршына бүләк-нигъмәт өя. Мәскәү каласыннан килгән кенәз Дмитрийга унике яшь кенә, әле борын астында мыек төртә башларга да иртә. Карап торышка күндәм, юаш булса да, моның ише яшь бозауның аран җимереп сөзешә башлавы бик икеле. Менә шуны үлчәп, Габдулла хан олуг кенәз ярлыгын яшь кенәзгә язып биргән иде. Дмитрийны сарай тупсасыннан озатуы булды, икенче мизгелдә, котырынып-шашып, тәхет залына Мамай атылып керде.
– Син нәрсә монда бер кәрзин сасыган күкәй хакына ярлык өләшәсең? Атаң мирас итеп калдырган ханлыгың бармы әллә? – дип, ярсый-ярсый төкереген чәчте ул.
Габдулланың тораташтай катып утыруын күргәч, усал әтәч сыман янә очып кунды.
– Тверь кенәзе миңа унике мең данә алтын тәңкә салды, ярлык аңа тиеш! Анасының имиеннән аерылмаган Митрәйне һичбер кала боярының олуг кенәз итеп таныйсы юк. Аннан ясак көтмә! Әгәр Михаилга син бирмисең икән, ярлыкны мин үзем бүләк итәм!
– Соң, мин ярлыкны Митрәй кенәзгә язып бирдем ләбаса инде! Иртәнге акылы кичкә алышына торган таҗдар буламыни! – дип, яшь Габдулла тузгып караса да, картлач төлке Мамай аны ялтыравык тәтәй күргән сабый урынына бик тиз сатып алды.
– Төш вакыты үтүгә үк ачып чыга торган ашны пешермәскә, бер тапкыр кискәнче, мең үлчәргә өйрән! Ә үкенмәс өчен Михаил өеп калдырган алтын тәңкә тавының яртысын керттерәм мин сиңа!..
Габдулла хан тынды, эченнән генә пыскак яңгыр булып елады-сыкрады да тынды инде ул чак. Ә ике кенәзнең икесе дә бер үк төрле ярлык алып китте. Кайтуга ук, Тверьдагы Михаил Владимир каласын барып яулаган, аны Мәскәү авызыннан тартып та алган. Әле ярый, Дмитрий яшь булганга, Мәскәү кенәзлеге белән Алексий атлы атакай идарә итә, ул, җавап итеп, Ростов белән Галич калаларын үзенең чиркәвенә буйсындыра алган.
Яшь Габдулла белән төлке Мамай менә шулай, бер каенанага ярамаган ике көндәш килен кебек ызгышып ята иде, Күк Урда ягыннан Шәйбан хан туруны, Урда-Мәлик атлы солтанның бәреп керүен сизмичә дә калдылар. Сарайдагы гаскәр бик аз иде, Габдулла хан белән Мамай мирза икесе дәррәү Идел аръягына чыгып сызды.
Сарайга иңгән Урда-Мәлик тә әллә ниләр майтарып өлгермәде. Аның Сарайдагы әмир һәм бәкләрне, уңга-сулга аерып тормыйча, дарга озатуын күреп алуга, исән калган аксөякләр, фетнә оештырып, таҗ залында ук аның җанын кыйган. Мамай мирза ул вакытта үзенең биләмәсе булган Үкәк каласында качып ята иде, түнтәреш турында белешергә шактый соңга калган. Гаскәр туплап Мамай кузгалганда, Урда мәркәзе Бату ханның икенче бер энекәше – Тукай Тимер нәселеннән булган Килдебәк хан кулына эләккән иде инде.
Атасының йорты булган Актүбәдә качып яткан Габдулла хан янына әмир йә бәк шикелле түрәләрне түгел, хәтта гади чапкын җибәреп тә вакланып тормадылар. Бактың исә, Чыңгыз йортының үз эчендә яман ызгыш купкан, бөек бабалары әманәт итеп калдырган изге «Яса» кануннарын тишек кәвеш урынына җиргә ыргытканнар, Шәйбан токымнары Тукай Тимер нәселенә каршы чыккан икән. Шулар, Алтын Урда иленә гаскәр җыеп килеп, Килдебәкнең җанын кыйганнар. Җучи тәхете хәзер инде ике ел элек суелган Хызырның бертуган энекәше Морад кулына кайткан. Иллә мәгәр Морад ханның Идел аръягына кулы җитми, анда Мамай хуҗа. Ни әкәмәт, алар урыс кенәзләренә бирелә торган ярлыкны да чиратлашып өләшә башлаганнар. Дмитрий белән Михаилның олуг кенәз ярлыгы алып кайтуларына бик нык рәнҗеп, Морад хан каршына Сүздәл белән Җүнкала[13] хуҗасы булып торган Константин[14] кенәз килеп баскан. Аның авызында да иске бер җыр:
– Олуг кенәз ярлыгын миңа кайтарыгыз! Ул шалапай Митрәйгә караганда ясакны мин күпкә шәбрәк җыям! Владимир каласы, каз оясы төсле, гомер-гомергә Сүздәлнеке булды, ул да миңа тиеш!
Яңа ярлык алып, хан сараеннан чыкса, Константин каршысында икенче бер чапкын.
– Син Иделнең уң як ярына кем хуҗа икәнен белмисеңме әллә? Исән-имин кайтырга исәп тотсаң, Мамай йортына сугылмыйча калма!..
Мамай мирзаның Үкәктәге, Идел ярындагы калкулык өстендә күркә сыман кукраеп утырган ап-ак сараена[15] Морадныкына караганда ике тапкыр зуррак бүләк кертеп өйгәч, хуҗа моңа өстәмә ярлык сузган.
– Моннан ары Сарай ханын оныт, мине санга сана. Сыер көтүенә чыбыркысын җуйган көтүче түгел, шәпле үгез хуҗа. Җыйган ясак миңа килә икән, олуг кенәз ярлыгы гомерең буе синең кулда булыр. Танучы булмаса, минем камчы әзер!..
Сүзе җилгә очмасын дип тырышкандыр, ахры, Мамай мирза, Константин кенәзне урыс җирендә олуг итеп таныттыру өчен, хан исеменнән Арык Буга атлы зур илчене куган. Шуннан яңа бер әкәмәт: Мәскәүдәге Дмитрий белән Тверьдагы Михаил, хәзер инде яңа хан алдында бил бөгү өчен, олауны мулдан төяп, юлга кузгалган, имеш…
Алар Морад ханны күрергә өлгерә алмый калдылар. Әллә каян гына Газиз шәех атлы әмир табылды да шул килмешәк Морад ханның гомерен кыйды. Мондый башбаштаклык Мамай мирзага һич кенә дә ошамаган, ул яллаган җанкыярлар, кара төндә Идел суын кичеп, Газиз шәехне йоклаган түшәгендә буып үтергәннәр.
Бичара Габдулла бу хәлләрнең һичберсен дә белми, ул әтисенең олысында туй хәстәре белән яна иде. Сарай тарафыннан көтмәгәндә зур илчелек килгәч, аптыраудан тәмам таралып төште.
– Мамай мирза җәнаплары безне синең хозурыңа куды. Ил бәкләре синең кабат Сарай тәхетенә кайтуыңны сорый…
– Кабат нинди тәхет ул, нинди ханлык?! Мин соң сезгә Мамай сыйрагына ярамаган саен алыштыра торган кәвешмени? – дип, Габдулла, әүвәл усал кабынып караса да, даладагы ялгыз учак сыман бик тиз сүнде.
Шулай икән, тәхет һәм таҗ атлы шайтан коткысы зәмзәм суы, газиз ана кочагы, сөекле ярның оҗмаһ бакчасы, күкрәкләре очындагы татлы чия төшләре шикелле үк ымсындыргыч вә һич туйдырмас икән. Габдулла үз башына бу юлы да риза булды, тискәре кәҗә тәкәседәй, аяк терәп каршы тора алмады. Ә Сарайга килсә, шул ук Мамай кубызы да Мамай чыбыркысы.
Габдулла Актүбәдә бикләнеп яткан айлар арасында урыс кенәзләре туктаусыз яу йөргән икән. Иң элек әле яңа гына олуг кенәз ярлыгы алып кайткан Сүздәл кенәзе Константин Владимир каласын кулына эләктергән Михаил кенәз өстенә ташланган, ди. Михаил чигенмәгәч, тверьлыларга ярдәмгә мәскәүлеләр гаскәре килеп җиткән. Бердәм һөҗүмгә каршы тора алмаган Константин кабат Сүздәленә качкан. Дмитрий белән Михаил, әтәчләнеп, аны Җүнкалага тикле куганнар, ди. Ахыр чиктә Константин үзенең бер кызын унбиш яшьлек Дмитрийга хатынлыкка биреп кенә котыла алган.
Көтүдә үгезләр үзара сөзешә башладымы, бүреләргә бәйрәм. Кенәзләрнең гаскәр дә калдырмыйча калаларын ташлап йөрүен белгәч, Сәркиз бәкне куып, мукшы җирен үз кулына эләктергән Гарәбшаһ атлы әмир хәзер инде урыс калалары өстенә ыргылган, ди. Өч кенәз дә, бердәм гаскәр туплап, мукшыларга каршы чыккан чыгуын да, иллә мәгәр урыс яугирләре, ни галәмәт, нәкъ Пьяна дигән елга ярында, ыстан да кормыйча, исерешеп-тәгәрәшеп яткан. Гарәбшаһ аларның һәммәсен, Пьяна ярына кысрыклап, сарык көтүе урынына тотып ярган икән. Урыс ирләренең күпчелеге, кызган баштан елга суына сикереп, шунда батып үлгән. Юлы уңгач, берочтан Гарәбшаһ Җүнкаланы да тоташ талап качкан. Кенәзләр соңыннан, ак эт бәласе кара эткә дигәндәй, бер гөнаһсыз Болгар иленә зур яу белән чапкан.
Урда тыныч түгел, һәр тарафта ызгыш, һәрбер почмагында яңа учак. Кырым атавыннан чапкын килеп җитте.
– Рум диңгезе[16] аша йөзләп кораб килде. Гаскәрләре санап бетергесез. Алпарлары[17] тоташ көбәләргә төренеп беткән. Атау ярындагы Кәффа белән Солхат[18] калаларын кулга эләктергәннәр инде! Аларны коры кул белән генә кире куып булмый. Корабларының диварлары тулы бакыр туп та тимер таганнары саен грек уты.
Мамай мирза, өч төмән гаскәр ияртеп, шәхсән үзе чыгып киткән иде, ике айдан әйләнеп тә кайтты.
– Рум иленең Генуя илә Венеция калаларыннан җыелышып килгән җәнәвизләр анда. Алар Урда казнасына зыян-зәүрәт салмый. Кала-дәүләт төзеп, остаханә ачып, сәүдә корып гомер итмәкчеләр. Башлыклары тамга салымын да, ясакны да икеләтә түләргә әзер тора. Алар Мәскәүдәге юеш борын Митрәй дә, Болгардагы астыртын Тимер Булат та түгел. Боларда әйткән сүз – аткан ук. Җәнәвизләр җир җимертеп эшли һәм яши дә белә. Менә, утыз олауга төяп, иң беренче ясакларын алып кайттым инде, – дип белдерде ул.
Габдулланың тәхеттә бишектәге сабый бала кебек тын да чыгармыйча утыруы да, Мамай кубызына биеп йөрүе дә олыс бәкләренә ошап җитми. Мукшы җиреннән Гарәбшаһ куып җибәргән Сәркиз белән Болгардагы Тугаш атлы бер бәк Урда ханының мәркәздәге сараена килде. Зарлары койма-капкалары җимерелеп беткән тол хатыннарныкыдай гел әрнүле.
– Илдә хаким бетте, яклаучы-саклаучы юк. Ата – улын, ана кызын белми. Ханнар туктаусыз алышынып торган тотрыксыз дәвердә яшәүдән дә бәхетсезрәк, өметсезрәк замана юк икән. Һәрбер түрә үз ягына каера, һәрбер олыс хуҗасы, ил казнасын талап, ана каз шикелле, бар байлыкны үз канаты астына туплауны хуп күрә. Алга карап, ил турында уйлап яшәү бетте. Ил өстендә хуҗа берәү генә булса, ул йортын талатмас, аны үз улына төзек, бөтен, берәгәйле итеп калдырып китү өчен ут йотар иде. Ә болай, ай саен йә атна саен хан-таҗдарлар алышынып торгач, ул вакытлы хакимдарлар ил турында кайгырта димени?! Аларга бит үз гомерләре, үз тәгамнәре якын. Талап калыйк, баеп калыйк дип, сасы көзән сыман котыралар. Яфрак ярып, яшь үсенте җибәреп утырган ямь-яшел агачларга су да сибүче юк. Ә сипмисең икән, йөзьяшәр имәннәр белән йөзьяшәр карагайлар да коргаксып егыла ул…
Боларның һәрбер сүзе кайнар энә урынына Габдулланың җанын өтеп ала, ул утлы таба өстенә утыртылган кебек боргалана, кыбырсый иде. Мукшы белән болгар халкы исеменнән килгән бу ике илченең дә һәр фикере якын аңа, күңеленнән алар белән ризалаша да иде. Ләкин авыз ачып җавап кайтарырга бер җае да юк бит. Сарайның һәр ишеге, һәр ярыгы саен эче мәкер белән тулы Мамай мирзаның уяу шымчылары тыңлап тора. Илчеләргә шәфкать күрсәттеңме, кичен сине Мамай җанкыярларының тотып суюы бар.
Илчеләрнең дә җавап көтә-көтә тәкате корыгандыр, иң беренче булып мукшы Сәркиз урыныннан купты.
– Сазаган кыз, чит-ят бала ярсып еласа да, ул сабыйны үз кулына алмас, аны юатмас, ди. Кара гавам хәлен җиде кат болытлар өстендә йөзгән хаким каян белсен? Иллә мәгәр барча адәмнәр дә сугым малы сыман бер карусыз түгел. Ятим бала җылынырга учак тапмый калмас. Үз илеңдәге чишмәне корытсалар, бичара бәндә балалары күршедәге сасыган күл суына ирен тидереп булса да сусауны киметә ул…
Сәркиз бәкнең кинаясе юкка булмаган бит, ул Мәскәү кенәзе Дмитрий чатыры астына баш тыккан да шунда чукынган, ди. Ә Тугаш бәк чәнечкеле дә, күмерле дә булган башка юлны сайлаган. Болгар илендәге пырдымсыз һәм үҗәт татар түрәләре Шәйбан олысыннан Хәсән атлы әмирне чакырганнар да, күмәк кубып, күз ачып йомган арада Сарай диварлары янына килеп җиткәннәр.
– Мамай дәвере бетте, безнең кулда – Алтын Урда өчен яңа тәсбих. Без Бирдебәк йә Хызыр хан шикелле җанкыярлар түгел. Алтын Капка ачык, Габдулла ханны чыгарып җибәрегез. Кан коймыйбыз. Ә Сарай тәхетенә үзебезнең ханны, Хәсән ханны кертеп утыртабыз.
Мамай-икейөзнең нәкъ мәркәзгә килгән чагы иде, ул дивар өстеннән даладагы төмәннәргә күз салды да ашыга-кабалана итекләрен киде.
– Боларның исәбен санап бетергесез. Кала эчендәге өч мең ясавылны алар тәгаменә калҗа итеп ташлыйк та Хәзәр капкасы аркылы ипләп кенә качыйк. Бүген безнең өчен күктә кояш тотылды. Иншалла, ул иртәгә кабат чыкмый калмас…
Мамай белән Габдулла хан әүвәл бергәләшеп Кырым тарафына чыгып качкан иде, ярты юлны үткәнче үк кабих мирзада яңа мәкер туган. Габдулла Кырымда җилән итәгендәге тузаннарын да кагып өлгермәде, Сарай хозурыннан утлы хәбәр килде:
– Мамай, Үкәк каласындагы бар гаскәрен күтәреп, Сарай өстенә барган. Хәсән кабат Болгар ышыгына чыгып качкан. Мамай мирза исә Сарай тәхетенә Мөхәммәт Бүләк атлы ханны күтәргән, ди…
Габдулла ул вакытны, япь-яшь, сау-сәламәт көенә «талак» сүзе белән куылып кайткан бәхетсез киленнәр шикелле үкси-үкси, идәннәрне, чирәмнәрне төйде. Яраланган бүрене көтүендә дә бер дә яратмыйлар, кайтып күрендеме – ботарлап үтерәләр. Әнә шуңа күрә ул кабат әтисенең олысына – Актүбәгә әйләнеп кайтмады. Мин-минлеген һәм ярсуын учларына бикләп, Кырымда калды.
О проекте
О подписке