Читать книгу «Татарские пословицы и поговорки» онлайн полностью📖 — Регины Нагимовны Ахмадишиной — MyBook.

Здоровье

Авыруың булса булсын, бурычың булмасын

Болезнь пусть будет, лишь бы долгов не было

Шыгырдаган агач тиз сынмый

Скрипучее дерево быстро не сломится

Байлык − бер айлык, саулык − гөмерлек

Богатство на месяц, здоровье − на всю жизнь

Шуны күрдем исә, чирем яңара башлый

При виде этого болезнь оживает

Чирле бәрәнгә итәк җиле дә җитә кала

Этому слабому ягненку достаточно дуновения ветра

Чирен яшерган − үлгән

Скрывший болезнь – обречен на погибель

Чыкмаган җанда өмет бар

На живого надежда еще есть

Чир китә − гадәт кала

Боезнь уходит, а привычка остается

Чирен яшергән − үлгән, бурычын яшергән − бөлгән

Скрывший болезнь − погиб, скрывший долг – разорился

Саулык − иң зур байлык

Здоровье − самое большое богатство

Кояшның кадере баегачбеленә, сәламәтлекнең кадере – авыргач

Ценность солнца понимается с закатом, а ценность здоровья познаётся в болезни

Деньги

Акча башны ашый

Деньги губят

Акчаның күзе юк

У денег нет глаз

Акча бездә бер букча

Денег куры не клюют

Акчалының кулы уйный, акчасызның күзе уйный

У денежного играют руки, у безденежного − глаза

Ярлы башым − әрле башым

Бедная голова − скромная голова

Ярлы кеше яманыр, яманыр да куаныр

Бедняк залатает дыры и будет рад

Юрганыңа карап аягыңны суз

Протягивай ножки по своей одёжке

Юрганыңа күрә аягыңны суз

По своему одеялу ноги протягивают

Эндри казнасы

Золотое дно

Хәерче кесәсендәге шикәр кебек шомарган

Гладкий, как сахарокв кармане бедняка

Хәерчегә җил каршы

Бедняку и ветер всегда в лицо

Хәрәм акча кесә тишә

Греховные деньги и карман продырявят

Харам килгән әрәм китәр

Легко пришло, легко и ушло / Что пришло греховно и уйдёт напрасно

Җире байның иле дә бай

У богатых земель истраны богатые

Җилдән килгән акча

Деньги из воздуха

Бәясе − сукыр бер тиен

Грош цена

Бу патшаның тәхете ни дә, бәхете ни

У этого богача что трон, что счастье

Байлык сөйдерер, ярлылык көйдерер

Богатство обрадует, бедность опечалит

Акча ул кысып − кымтым тотканны ярата

Деньги любят сжатый кулак

Теләнчегә якты чырай бирсәң, ямаулык сорар

Дай нищему с ноготок − попросит с лоскуток

Очсыз әйбер тиз туза

Дешевый товар быстро ветшает

Картаерга акча кирәкми

Чтобы состариться деньги не нужны

Йокы белән юк берга йөриләр

Бедность ходит вместе со сном

Ишле байгыш байны басар

Бедняки сообща одолеют и богача

Бәхетне акчага сатып алып булмый

Счастье не купишь

Строение тела человека

Авызың кыек булса, көзгегә үпкәләмә

Что на зеркало пенять, коли рожа крива

Аягы җиргә тими

Витает в облаках

Алдыңнан артың яхшы

Скатертью дорога

Муен булса камыт табыла

Была бы шея, хомут найдется

Арык кеше − алчак, базык кеше − басымчак

Худощавый человек − ветреный, крепкий − кроткий

Иңе барның буе бар, буе барның сыны бар

Кто вширь − тот в рост, кто в рост − тот в стан

Семья и родственные отношения

Акыллы ир хатынын яманламас

Умный муж свою жену не станет порочить

Ата-ана бердәм булса, балалары күркәм үсә

В дружной семье растут прекрасные дети

Ата − анасын хурлаган үзен хурлаган булыр

Оскорбить родителей − оскорбить себя

Аталы-аналы – алтын канатлы

Иметь отца и мать − иметь золотые крылья

Ата−бабалы кеше – тамырлы имән

Человек с предками, что дуб с корнями

Ашка аш, ташка таш

Око за око, зуб за зуб

Алма агачына, бала атасына охшар

Яблоко похоже на яблоню, ребенок − на отца

Ир беләк − хатын терәк

Муж − рука, жена − опора

Алма агачыннан ерак төшми

Яблоко от яблони недалеко падает

Һавада болыт бар, анада өмет бар

В небе есть облако, а в маме − надежда

Үз күлмәгем үземә якын

Своя рубашка ближе к телу

Әнисенә кара да − кызына кара, атасына кара да − улына кара

Смотри на мать − увидишь дочь, смотри на отца − увидишь сына

Яхшы хатын белән бер кайгы ярты кайгы, бер шатлык − ике шатлык

С хорошей женой и скорбь делится пополам и радости вдвойне

Хатын − муен, ир − баш, муен кайда борса − башы шунда борыла

Муж − голова, жена − шея, куда хочу, туда ворочу

Утыз улың булганчы, аксак ирең булсын

Вместо тридцати сыновей пусть будет муж хромой, но свой

Үзеңнеке үзәктә, яши бирсен тозакта

Свое всегда рядом, пусть учится жить в капкане

Улның ояты атага, кызның оятыанага

Позор сына − на отце, позор дочери – на маме

Туганыңнан бизмә, нәселең корыр

Не отрекайся от родных, иначе твой род исчезнет

Туган бар җирдә ярдәм бар

Где есть родные, там есть и помощь

Тату туганнар таштан койма корган

Дружные родственники из камня ограду сделают

Суы булган җир кадерле, иле булган ир кадерле

Та земля өенна, где есть вода, тот муж ценен, у которого есть страна

Матурлык туйда кирәк, татулык көнда кирәк

Красота нужна на свадьбе, а дружба каждый день

Карама үзенә, кара нәселенә

Смотри не на него, а на его род

Кияүдән кайткан кыз кайта килгән яудан яман

Сбежавшая жена − вернувшийся с боя предатель

Иргә ышанма, елгага таянма

На мужа не надейся и на реку не опирайся

Ирең юлдан язса − ярты өең калыр, хатының юлдан язса – бер-бернәрсәң да калмас

Сошедший с пути муж оставляет пол дома, сошедшая с пути жена − пустоту

Ирне ир иткән да хатын, чир иткән да хатын

И та, что возвеличила мужа − женщина, и та, что уничтожила − женщина

Ир − баш, хатын − муен

Муж − голова, а жена − шея

Ир уңган булса, хатын елдам була

Если муж дельный, то и жена проворная

Җан тартмаса, кан тарта

Не душа, так кровь тянет

Елыйсы килгән бала атасының сакалы белән уйный

Ребенок, который хочет плакать − играет с бородой отца

Брат братның көтү көткәненә рад

Родной брат рад помочь во всем

Башыңа бәла төшкәндә, туганыңны танырсың

Когда настигает беда – узнаёшь (вспоминаешь родственников)

Анаң үги булса, атаң үзеңнеке булмас

При мачехе и отец не родной

Ана күңеле − балада, бала күңеле − далада

Душа матери в ребенке, ребенка − в свободе

Ир какканны − мир кага

Сделанное мужем, обсуждается всем миром

Ир хакы − Алла хакы

Долг перед мужем − все равно что долг перед Богом

Дусның искесе, хатынның яңасы яхшы

Друзья хороши старые, а жена − новая

Ике тәкә башы бер казанга сыймый

Две бараньи головы в одном казане не уместить

Иптәшең сукыр булса − күзеңне йом

Закрой глаза на слепоту ближнего

Язык

Әйттем исә кайттым

Сказано − сделано

Әйтер идем бер сүз − авызым син түз

Сказал бы одно слово, да попридержу язык

Бер әйт − берәгәйле әйт

Скажи один раз, но метко

Башка килгәне телдән килә

Дурная голова ногам покоя не даёт / Язык без костей намелет на семь волостей

Әйткән сүз − каккан казык

Сказанное слово, что вбитый кол

Аңа әйткәнче бер ташка әйтсәң, таш җанланыр иде

Даже камень ожил бы от таких слов

Аңламый сөйләгән авырмый үләр

Сказавший не зная, умрёт без мучений

Бауның озыны, сүзнең кыскасы яхшы

Веревка хороша длинная, а слово − кроткое

Әйткан сүз − аткан ук, кире кайтарып булмый

Сказанное слово − выпущенная стрела, обратно не воротишь

Бала күздән, адәм сүздән зыянлый

Ребенка береги от зглаза, а взрослого от злого слова

Бака бакылдап, телчән такылдап туймас

Лягушка не наквакается, болтун не наговорится

Ана теле бер булыр

Родной язык единственный

Яхшы сүз − җан азыгы, яман сүз − баш казыгы

Доброе слово окрыляет, а плохое колом по голове

Усал тел кыш кебек, яхшы тел яз кебек

Злое слово как зима, доброе − как весна

Телеңне йотарсың

Язык проглотишь

Татлы тел тимер капканы ачар

Доброе слово и железные ворота откроет

Җылы сүз җан эретә

Доброе слово душу греет

Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр

Бережный к родному языку народ − будет ценным

Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел

Язык и полюбить и возненавидеть заставит

Сөйдергән дә тел, көйдергән дә тел

И радует язык, и обжигает язык

Сүзең көмеш булса, эндәшмәвең алтын

Если слово твое − серебро, то молчание − золото

Су һәр нәрсәне агарта ала, әммә йөз карасын агарта алмый

Вода все смоет, кроме настроения

Егет сүзе бер булыр

Молодец своему слову верен / У молодца слово одно

Бинең авызы кыек булса да, сүзе туры

У богача хоть рот и кривой, да слова прямые (правдивые)

Син әйтмәдең, мин ишетмәдем

Ты не говорил, я не слышал

Сорамаган сүзгә җавап бирмиләр

Нет вопроса − нет ответа

Сүз иясе белән йөрми

Слово с хозяином не ходит

Дөрес сүзгә җавап юк

Правдивому слову нет опровержений

Сүз сөйләсән, уйлап сөйлә

Если говоришь, делай это обдуманно

Сүзе балдай, күңеле боздай

Слова как мед, а сердце как лед

Сүз эзләп күршегә керми

За словом в карман не полезет

Оста янында кулыңны тый, галим барда телеңне тый

Среди мастеров сдерживай руки, среди ученых − язык

Ният иткән − морадына җиткән

Намерившийся − достигнет цели

Картлар сүзен кар басмас

Слово старейшин снег не запорошит

Кемнең кай җире авыртса, шуны сөйләр

У кого что болит, то о том и говорит

Акыллы сүз алтыннан кыйбат

Толковое слово дороже золота

Акылы кысканың − теле озын

Глупый славится длинным языком

Кешенең теле аңа дан да китерә ала, хурлык та китерә ала

Человеческий язык может принести как славу, так и унижение

Кеше сүзе – кеше үтерә

Слово может и убить

Животный мир

Аттан ала да туа, кола да туа

От лошади и чалый родится, и саврасый

Аты бер булса да, заты башка

Название одно, а качество разное

Атым юк аранда – кайгым юк буранда

Нет лошади в стойле, нет проблем в буран

Аулак күлгә бака хуҗа

В озере без царя правит лягушка

Азыклы ат арымас

Сытая лошадь не устанет

Кырмыска канатланса үлә

Окрылившийся муравей обречен на смерть

Йөгерек атка камчы кирәкми

Быстрой лошади плеть не нужна

Иртәгә өчен ишәк кайгырыр

Насчет завтра переживает только осел

Имәндә икән чикләвек!

Вот где собака зарыта

Ишкәнсең икән ишәк чумарын

Метил в ворону, попал в корову / Ну и натворил ты

Иртәгәге тавыктан, бүгенге йомырка артык

Сегодняшнее яйцо лучше завтрашней курицы

Зыянчы песинең күзе елтырый

У нашкодившего кота глаза блестят

Елан аягын кискән

Видавший виды / Прошедший огонь и воду

Елан йоклар, дошман йокламас

Змея уснет, а враг нет

Елан койрыксыз булмас, би боерыксыз булмас

Как нет змеи без хвоста, так и хозяина − без приказов

Елан чаккан, җептән куркыр

Ужаленный змеей и веревки испугается / Пуганая ворона куста боится

Дөя сөрлегүгә карап кәрван туктамый

Оттого, что один верблюд спотыкается, караван не остановится / Собака лает, караван идет

Дуңгыздан бер кыл

С паршивой овцы хоть шерсти клок

Дүрт аяклы ат та абына

Конь о четырёх ногах да спотыкается

Бер карлыгач яз ясамый

Одна ласточка весны не делает

Балык башыннан чери

Рыба гниёт с головы

Бүре баласы бүреккә салсаң да урманга карый

Сколько волка не корми − все равно в лес смотрит

Бүре баласын үзе карасын

Волчёнка пусть волк сам воспитывает

Бүредән курыккан урманга бармас

Волков бояться − в лес не ходить

Бер буклы күтле сыер бөтен көтүне буклый

Паршивая корова все стадо портит

Бер тычкак сыер бөтен көтүне буклый

Паршивая овца все стадо портит

Бер елга куян тиресе дә чыдый

Один год и кроличья шкура выдержит

Баткак бакага килешер

Грязь жабе к лицу

Аснусыз (тәрбиясез) этнең койрыгы озын (койрыгын кыскартырга кирәк)

У невоспитанной собаки и хвост длинный (хвост нужно укоротить)

Арслан булып арслан да үзеннән биек сикерә алмый

Даже лев не может прыгнуть выше своей головы / Выше головы не прыгнешь

Аның әтәче дә күкәй сала

У него и петух яйца несёт

Агач җимеше белән, кеше эше белән

Дерево дорого плодами, а человек делами

Дүрт аяклы ат та абына

Лошадь о четырёх ногах, да спотыкается

Дәрьядагы балык сатылмас

Не пойманная рыба не продаётся

Бер су белән генә торып булса, балык кармакка капмас иде

Если бы рыба могла питаться лишь водой, она бы не клевала

Биш тиенлек куян, ун тиенлек зыян

Пользы на копейку, а убытка на десять

Ашаган малда өмет бар

На скотину, которая ест, есть надежда

Ашаган җиренә сыер да кайта

К кормушке и корова возвращается

Аюны да биергә өйрәтәләр

И медведя научат танцевать

Этләр талашып, чәйнәшеп танышалар

Собаки знакомятся в драке

Чучка сарык булмый

Свинья овцой не станет

Чебешләрне көз көне сайныйлар

Цыплят по осени считают

Чебен тисә чер итәр

Муха укусит-уже запищит

Тауны тәкә сөзеп җимерә алмый

Баран горы не разрушит

Сукыр тавыкка бар да бодай

Слепой курице все пшено

Сигез сыер асраганчы, симез сыер асра

Вместо семи коров, заведи одну мясистую

Сакның сагы ятар, саксызның башы ятар

Осторожного коня и зверь не берет

Кәҗә дә мал, баҗа да туган

И козел − скотина, и свояк − родственник

Кәҗәсе түгел − мәзәге кыйбат

Дорог не подарок, а внимание/Дорога цена не козла, а шутки

Караңгыда ялтыраганчы, яктыда калтыра

Лучше днем дрожать, чем ночью блестеть

Карга каргага “йөзең кара” дигән ди

Ворон ворону глаз не выклюет

Карга каркылдап кына кар яумый

От карканья вороны снега не пойдет

Карга карганың күзен чукымас

Ворон ворону глаз не выклюет

Качкан балык зур була

Не пойманная рыба всегда большой кажется

Балык сусыз торалмый, кеше дуссыз торалмый

Рыба не может без воды, человек − без друга

Бар чагында − бүредәй, юк чагында − шүредәй

Когда есть − волк, когда нет − шпилька / Когда есть − так густо, нет − так пусто /

Былтыр кысканга быел кычкырмыйлар

О прошлогоднем снеге сейчас не жалуются

Ала каргадан алачагың булсын

От пего ворона пусть будет толк

Эт авызыннан сөяк алып булмый

Кость из пасти собаки уже не заберёшь