– Мин көрәшергә теләмим аның белән, син бит үзең барып бәйләндең, – диде Зөфәр. Теге мәгънәсез Ринат кына: «Әйдә, әйдә, куркак нәрсә, көрәшергә куркасыңмы?» – диде. Куркак дигән сүз Зөфәрнең күңеленә тиде, күрәмсең. «Нәрсә, көрәшмәс дип белдегезме әллә», – дип, уртага чыкты. Миңа бүтән юл калмады. Әйләндереп салдым Зөфәрне дә. Классташ кызлар дәррәү килеп кул чапты. Кайбер малайлар, килеп тә: «Молодец, Хәниф», – дип, кулымны кысты. Тик иң таза егетләр, астыртын гына елмаешып, читтән карап тора. Иртәме-соңмы, алар белән дә бәрелеш булачагын күңелем белән тоям. «Их, бабай, ә син көч әллә ни кирәкми дигән идең…»
Шушы көннән миңа мөнәсәбәт яхшы якка таба үзгәрә башлады. Мин инде гел дә «өтек үрдәк бәбкәсе» түгел идем… Санга суга башладылар, рәхмәт үзләренә! Ләкин алда күп сынаулар көтә иде әле мине. Ринат бар. Укытучыларга да каршы дәшәргә курыкмаучы икенче бер малай – Җәүдәт бар!
Дәрестән соң минем янга озын буйлы, таза гәүдәле төрекмән малае Таһир килде. «Әйдә, бергә кайтабыз», – ди. «Әйдә», – мәйтәм.
Без кайту ягына кузгалдык. Ул мине Ринат белән алышырга өнди башлады:
– Син, Хәниф, көчле малай, Ринаттан курыкмасаң җиңәрсең, тик шүрләмә генә, – дигән була.
– Нишләп, алайса, үзең акылга утыртмыйсың аны? – дим.
– Миңа бит ул алай бәйләнеп, теңкәгә тиеп йөрми.
– Анысы шулай инде…
– Мин бит әле самбо белән дә шөгыльләнгән идем, – дип тә өсти минем яңа дус.
– Чынлапмы?! – дим мин, исем китеп. – Таһир, өйрәт әле миңа бер-ике приём. – Тренировать итсәң сугышам мин Ринат белән!
Без Петров бакчасындагы стадионга киттек. Анда комлык бар. Спорт киемнәреннән генә калып көрәшергә тотындык. Ләкин Таһир, мин уйлаганча, бигүк хәлле малай булып чыкмады. Әйләндерәм дә бәрәм бу зур гәүдәле малайны. Ул, псих булмаса да, дуларга тотынды. «Хәзер приёмның чынын күрсәтәм», – дип, гарьләнеп тибенә үк башлады. Миңа шул гына кирәк тә. Аягыннан эләктереп алам да җиргә егып салам самбистны. Шап итеп бара да төшә.
Ул оятыннан кып-кызыл булды. «Ярый, бүгенгә җитте, чынлап торып приём күрсәтергә яхшы түгел сиңа», – ди.
Мин шәһәргә ияләшеп беткәч, тәтә авылга кайтып китте. Мин тагын ятим, әбиемне, авылымны сагынам. Тик, минем бәхеткә, туганнан туган Каюм абыем бездә фатирда тора. Заводта эшли. Әниләр, гармунда уйнарга да өйрәнсен дип, аңа ике рәтле хромка да алып бирде. Өр-яңа үзе, ялтырап тора. Кичен, абый эштән кайтуга, күнегүләр ясарга әни белән музыка мәктәбенә китәләр. Мин кызыгып, көнләшеп калам. Ичмасам, шул өр-яңа гармунны бер тотып кына булса да карыйсы иде бит. Юк! «Вата күрмә», – дип алалар да куялар. Әйтерсең Страдивари скрипкасы! Каюм абый, кечкенә генә ачкыч белән савытын ачып, гармунны ала да остазы биргән этюдны уйнап маташа. Әллә ни килеп тә чыкмый үзенең. Булмагач, төймәләренә «до, ре, ми, фа, соль» дип язып та бетерде инде. Алай да рәт чыкмагач, әниләр күрмәгәндә сүгенеп тә куя. Заводка эшкә йөреп остарды ул әшәке сүзләр әйтергә.
– Бир әле, Каюм абый, үзем уйнап карыйм, – дип тә ялынам.
– Ватасың, – дия дә бикләп куя.
Мин чынлап торып үпкәлим.
– Үзең бездә торасың, үзең уйнап карарга да бирмисең, – дим.
– Синдә түгел, әнинең сеңелләрендә торам мин, – ди.
– Бездә торасың!
– Апаларда торам, салага, – ди бу. Аннары, ачуы чыгып, минем кулны каерырга тотына. Без аның белән бөтен көчебезне куеп алышабыз. Яшь арасы зур шул. Абый мине софага алып сылый. Безнең дөбер-шатыр килгән тавышка әни килеп керә.
– Нишлисез инде өйдә, башыгызны өстәл чатына бәрсәгез шунда, – ди. Каюм абый алдашырга тотына.
– Үзе килеп ябышты ул, – ди. Мин, җен ачуым чыгып:
– Ябышмадым, үзең кулны бордың! Нишләп миңа уйнап карарга гармунын бирми ул? – дим.
Әни абзый яклы:
– Бирә күрмә тагын. Өр-яңа гармунны йә ватып куяр, – дия дә чыгып китә. Каюм абый мине мыскыл итеп, авызын чалшайтып елмая. Мин аңа: «Каз тәре», – дип, авылдагы кушаматын чәпеп чыгып качам.
Көннәрдән бер көнне түзмәдем, савытын кадак белән ачып, гармунны алдым. Сак кына төймәләренә баскалыйм. Ниндидер көй килеп чыккан кебек. Шулай маташа торгач, «Умырзая» дигән җыр да чыга башлады бит, малай…
Хәзер көн дә дәрестән кайтуга, гармун белән мәш киләм. Өстәвенә безнең класска утырып калган Айдар исемле малай күчте. Аның да ике рәтле гармуны бар икән. Дәрестән соң аларга кайтып уйнарга өйрәнәбез. Ул үзе миннән ике яшькә өлкәнрәк тә, гармунда да остарак уйный.
Шулай итеп, өч-дүрт айда урам, бию көйләрен шәп кенә сыздыра башладым. Өйдә генә белмиләр. Их, бабай күрсә иде хәзер! Ничек сөенер иде ул! Әниләр генә сизә күрмәсен, гармунны ник алдың, диеп бирерләр кирәкне.
Без капчыкта ятмый, диләрме әле… Авылымны сагынып, әллә үзем дә онытылып киткәнмен, әллә әниләр эштән иртәрәк кайткан, гармун тавышын ишетеп, тыңлап торганнар икән. «Кара, Каюм ничек уйнарга өйрәнгән», – дип шаккатканнар. Сөенечләре эчләренә сыймаган. Чөнки ул вакытта гармунчыларның бәясе, алтынга ук тормаса да, бик югары иде… Мин әле бер җырны, әле икенчесен сибәм генә. «Җырлап чыгабыз иртән кырларга…» да, «Бер кыз бала…» да, «Яшь наратлар» да, «Зәңгәр күлмәк» тә калмый.
Шуннан стена сәгатенә күз салсам, малай, кичке алты җиткән! Ишектә әни белән үги әтине күреп телсез калдым. Бетүләрем шушы икән! Ләкин алар үзләре дә шок хәлендә иде… Үги әти, ниһаять, авызын ерып:
– Менә кемне укырга йөртәсе калган, – диде. Аннан өстәп куйды: – Акча түләп ике ел йөрттек Каюмны. Рәтләп бер көй өйрәнә алмады.
– Ярар, болай булгач, Хәнифне дә йөртербез инде, – диде әни.
Шулай итеп, малай, минем өскә җыелган кара болытлар давыл куптармыйча гына узып та китте. Мин гармунчы хәзер. Их, авылга кайтып, кызлар биетәсе иде…
Каюм абый миңа шаккатып, бер-ике атна караштыргалап йөрде-йөрде дә: «Ярар инде, энекәш, безнең нәселгә син уйнаган да бик җиткән», – дип, бу шөгылен бөтенләй ташлады… Гармун тәмам минеке хәзер. Әни җырлый, мин уйныйм.
Ринат бүген тагын бәйләнде. Ул минем портфельне: «Яле, карыйм әле», – дип, тартып алып, болгап кырыйга ыргытты. Бер-ике малай гына хихылдап куйды. Таһирә, бу хәлне күреп:
– Ринат, алып бир портфелен, – дип тә әйтеп карады. Юк!
– Пошла ты! Если хочешь, подними сама, – дип, мәктәпкә кереп китте Ринат. Таһирә, үзе барып, эченнән коелган әсбапларны тутырып, сумканы миңа тоттырды. Аннан, классташларга борылып:
– Нәрсә карап торасыз соң сез, куркак җаннар! Бер Хәнифне дә яклый алмыйсызмы инде? – диде.
– Нәрсәгә ул безгә, үз-үзен яклый алмагач, – диде кемдер. Таһир белән Рафаэль килеп миңа пышылдады:
– Хәниф, әгәр Ринатны бергә-бер чакырып сугышмасаң, сиңа тынгылык бирмәячәк ул, – диде.
– Әгәр җиңелсәм?..
– Җиңелсәң дә санлый башлаячак, – диде Рафаэль. «Нишләргә соң, ёлки-палки? Тик болай кыйналып яшәргә ярамый ич…»
Икенче көнне тагын шул ук хәл. Ринат башымдагы фуражкамны алып, эченә төкерде дә очыртып җибәрде. Куркаклыгымны онытып: «Син нәрсә эшлисең?» – дип, үзенә төртеп алдым.
– Мин сине үтерәм бит хәзер, – дип, өскә килә башлады бу. Тибеп җибәргән иде, аягыннан эләктереп алып, сузып салдым тегене. Ул, сикереп торып, миңа ташланды. Арага малайлар кереп, безне аерды.
Дәрес башланды. «Нишләргә икән? Бүтән түзәр хәлем калмады. Сугышырга кирәк. Бүген үк! Тәнәфестә!»
Ринат бер мәлгә югалып калды. Каяндыр авылдан килгән малай аны бергә-бер сугышырга чакырыр дип башына да китереп карамагандыр, күрәсең. Бит алмаларына кадәр кызарып чыкты.
– Кайда сугышабыз соң? – дип сорады ул, югалып калып.
– Дәрес беткәч, ике баскыч арасында, – дидем мин аңа.
Озакламый кыңгырау тавышы ишетелде. Аллага тапшырдым, дидем мин үз-үземә. Каушаудан аз гына муен калтырый. Ни белән бетәр икән? Ни булса да, шул булыр… Җитте!
Икенче катка менә торган агач баскычта, мәктәпнең арткы ягында, ул мине көтеп тора иде. Без мәйданчыкка күтәрелдек. Ринатны күлмәк якасыннан эләктереп алып чатка терәдем дә дөмбәсләргә дә тотындым. Сугыпмы-сугам, бәрепме-бәрәм, мин сиңа әйтим. Аның да йодрыгы бер-ике мәртәбә чырайга менеп төште. Ирен канады. Авызга тозлы сыекча тулды. Түзәргә кирәк!
Ринат миннән калкурак һәм тазарак булса да югалып калды. Җиңелде ул. Усал булса да җиңелде…
Без кызарышып дәрескә кердек. Бөтен класс эшнең ни белән беткәнен түземсезләнеп көтеп утыра. Кыяфәтләребез үк нәтиҗәне әйтеп тора иде. Таһир, минем кулны кысып:
– Әйттем бит мин сиңа, – дип куйды. Ринат сумкасын алды да дәрестән чыгып китте. Укытучы Наилә апа гына:
– Кая барасың, Ринат? – дип, артыннан кычкырып калды.
Бу минем иң зур җиңүләремнең беренчесе иде.
Башкалар да хөрмәт итә хәзер, Ринат та, дорфа сөйләшсә дә, үзен тәртипле тота. Шулай итеп, бик күп этлекләр күреп, әз-мәз генә урысча да өйрәнеп тәмамладым мин алтынчы классны.
Яңа уку елына мин җәй буе авылда кызлар биетеп, бармакларны тагын да ныграк чарлап килдем. Әниләр мине музыка мәктәбенә дә бирделәр. Укытучым – үз эшенең фанаты. Бөтен көчен, осталыгын куеп өйрәтә. Минем өчен нота чүпләп утыру бер бәла булып чыкты. Баштагы мәлне, кызыксынып китеп, бирелгән күнегүләрне әйбәт кенә итеп өйрәнә идем. Туйдырды, малай… Иң яхшы укучылар исәбендә йөрсәм дә туйдырды. Ноталарыннан, этюдларыннан гарык. Иркә, ялкау малай булганга, түземлек төкәнде минем. Өстәвенә альтернатива да бар: бөтен җырларны үзем белгәнчә нотасыз гына сиптерәм. Өйдәгеләр, дөрес юлда йөридер инде дип, минем уйнаганны тыңлап, бер сүз дәшми. «Аллага шөкер, әле ярый музыкаль белемнәре юк», – дип шатланып та куям. Ләкин, иртәме-соңмы, минем ни белән шөгыльләнгәнем ачыкланачак бит инде. Анысын да аңлыйм үзем…
Тик үземне берничек кулга ала алмыйм. Әлегә баян дәресләренә йөрим үзе. Сольфеджиога рәтләп йөрмәгән идем, гармунында әйбәт уйный диеп, Фәрит абый сольфеджиодан да «дүрт»ле куйдыртты. Үзе мине әрли:
– Шундый талантың була торып, нинди ялкау малай соң син? – ди.
Мин дәшмим. Ахмак кебек тәк авызымны ерып утырам. Укытучым сүгә-сүгә дә:
– Хәниф, син – минем иң яхшы шәкертем. Мине дә, әти-әниеңне дә уңайсыз хәлгә калдырма. Синнән менә дигән баянчы чыгачак. Бар кайт, әти-әниеңә әлегә бер сүз дә әйтми торам, – дип, мине озата.
Кайтып барам. Үземчә тынычланып та калдым. Өйдәгеләргә әйтмим, диде бит. Югыйсә шәп кенә эләгәчәк. Мине тапкан әнинең дә, үги әтинең дә талканы коры. Әни бик үк яратып та бетерми үземне. Әллә әти белән тора алмавының үчен ала инде… «Улым, җанкисәгем» дип чәбәкләп торырга тәтәләр юк шул монда. Өстәвенә өйдәгеләр гел энекәш янында мәш килә. Үчтекиләсеннәр, тик миңа гына тимәсеннәр, чөнки минем тәтәм бар!
Безнең мәктәптә яңалык. Урыс класслары ачып, каяндыр алтынчыларны китереп тутырдылар.
Тәртип бетте хәзер. Алар үзләре белән әшәкелек алып килде. Көтүләре белән малайларга бәйләнеп, акча сорап йөриләр, карышканнарны дөмбәслиләр.
Миңа әлегә килеп җиткәннәре юк. Чөнки атаманнары Шәрипнең әнисе Гөлсем апа минем әни белән бер цехта эшли. Күпмедер дәрәҗәдә ахирәтләр дә әле. Шулай итеп, Шәрип бандасы, рәтләп татарча да белмәгән татар малайлары, үзләреннән көчсезрәкләрне талап, мыскыл итеп йөри башлады. Дөрес, араларында урыс милләтеннән булганнары да бар.
Беркөнне шулай эленке-салынкы гына музыка мәктәбеннән кайтып килә идем. Өрәңге баскан куе агачлыкны кисеп чыгасы. Уртасында алан кебегрәк урын да бар. Шунда барып җиткәч күрәм: каршымда Шәрип басып тора. Каян килеп чыккандыр, сизми дә калдым. Тирә-ягыма күз салсам, ике-өч малай кырыйдарак таптана. Тагын икесе, агач башыннан сикереп төшеп, мине чорнап та алдылар.
Шәрип, култык астындагы папканы күреп:
– Что там? – дип сорады.
– Ноталар, – мәйтәм.
– Дай посмотреть, – дип, папканы миннән тартып алды да нота кәгазьләрен җиргә чәчте бу. Папканы иелеп алмакчы идем, аны читкә тибеп очырды.
– А чё, ты ахеренный музыкант что ли? – ди.
– Уйнаштырам.
– Уйнаштырасың, да? Бераз минем белән дә уйнаштырып, бәргәләшеп аласың килмиме соң?
– Нәрсәгә кирәк инде бәргәләшү? Әниләр дә бергә эшли бит, – дип, мин конфликттан качарга тырышам.
– Боишься, да? Трус!
– Курыкмыйм мин синнән, Шәрип. Сугышасым гына килми.
– Сугышмыйсың, ишәк, я бить буду, – ди бу ни урыс, ни татар була алмаган мөртәт. (Ни өчен мөртәт дим, чөнки ике-өч елдан Шәрип, кеше үтереп, төрмәгә эләкте. Соңыннан үз ишләре үк башына җитте бугай.)
Мин тирә-ягыма яңадан күз салам. «Барысы бергә бишәү икән бит. Сугышырга тотынсам, бөтен бандалары миңа ябырылачак», – дип уйлап алам. Ул да түгел, Шәрип уң кулы белән ияккә менеп тә төшә. Үзе:
– Дерись, давай, – дип кычкыра.
– Вас же много, а я один, – дим мин.
– Они не будут участвовать, – ди әнинең ахирәтенең җүнсез малае. Теге тагын кизәнә, мин үземчә саклангандай итәм. Кулы белән эләктерә алмагач, ул аякларын эшкә җигә. Аягын күтәрүе була, гөрселдәп җиргә ава. Торганын көтәм. Тагын егыла. Инде мин дә, кызып китеп, юлбасарга бар көчемә тамызам. Авыз-борыныннан кан китә тегенең. Егылган җиреннән торып, тагын миңа ябырыла бу, иягенә шәп кенә эләккәч, аяк буыннары йомшарып, җиргә утыра. Сул кулы белән канга баткан битен сөртеп алып, иптәшләренә:
– Бейте его! – дип акыра.
Уңнан тибәләр, малай, сулдан тибәләр. Арттан бәреп маташалар. Берсен сугып егам, икенчесен ботыннан тотып бәрәм… Озакка китте сугыш. Ярый әле, авылда үсеп, күрше авылга сәпидтә йөреп, чаңгыда чабып җыйган түземлек бар. Йодрык сугышы иң югары ноктасына җитте. Минем ике аякка – икесе, тагын икесе кулга ябышты. Шәрип, җирдән торып, бар көченә кизәнеп сугарга килә. Күзләрен кан, нәфрәт баскан. Өс-башы кып-кызыл үзенең. Болай ук килеп чыгар дип көтмәгәндер инде ул. Иптәшләре алдында оятка калды бит. Хәленнән килсә, бу мизгелдә үтерергә дә риза иде ул мине.
Менә ул миңа якынлаша. Дүрт көчеге дүрт җиремә ябышкан – ычкындырмыйлар. Хуҗаларының сукканын көтәләр. Соңгы мизгелдә уң кулымны тартып алып, томырдым теге бәдбәхеткә. Ул «лып» итеп арт санына утырды. Шулвакыт, якамнан сөйрәп, мине дә җиргә ектылар. Шәрип, ачуына чыдаша алмыйча, минем кабыргаларга тибә. Ботинкасы белән чигә тирәсенә дә эләктергәч, күз алларым караңгыланып китте…
Аңыма килсәм, теге мөртәт өстемә утырган да мине күзәтә. Айныганымны күреп:
– Ханиф, ты же маме не скажешь, – ди.
– Тор өстән! Мин син түгел, әнигә әләкләргә! – дим. Ул тора, кулын сузып, миңа аякка басарга ярдәм итә. Көчекләре нота кәгазьләрен җыеп, папкага тутырып миңа сузалар.
– Мы же с тобой друзья, Ханиф! Шулай бит? – ди әнинең ахирәтенең юлдан язган малае, кулын сузып. Мин, барысы белән дә саубуллашып, өйгә кайтып киттем. Сыдырылмаган бер генә җир дә калмаган иде. Бигрәк тә ирен, колак, кабырга тирәләре әрни.
Өйгә кайткач, тиз генә йокы бүлмәсенә кереп сызмакчы идем, әни күреп алды: «Ни булды, әллә тагын кыйнаганнар инде?!» – ди.
– Юк, таеп егылдым.
– Таеп егылган кешенең иреннәре дә, колак тирәләре дә сыдырылмый. Нәрсә булды инде тагын?
– Егылдым!
Әни күпме генә төпченсә дә, телне чишә алмады. Телевизор каравымны беләм. Бүген миңа әйбәт кенә эләксә дә, мин җиңүче идем. Үземнең куркаклыгымны җиңүче.
Өченче көнне мәктәпкә килгәндә, минем батырлык күпләргә билгеле иде инде. Классташлар дөресен белмәкче булып төпченергә тотынды.
– Булмады бернәрсә дә! – дигән булам мин.
Дәрес башланырга ун минутлар кала Шәрипләр бандасы класска килеп керде. «Тагын нәрсә кирәк икән инде бу хайваннарга», – дип борчылып куйдым. Шунда алар килеп, кул биреп күреште дә, Шәрип миңа:
– Молодец, Ханиф! Ты оказывается язык за зубами можешь держать, – диде.
Соңыннан аңлашылганча, әни иптәш хатынына: «Малайны кыйнап кайтардылар кичә», – дип зарланган. Үз чиратында Гөлсем апа да: «Минекен дә җимереп кайтардылар бит кичә», – ди икән.
Мин баян курсларына Яңа елга хәтле йөрдем дә көннәр язга авыша башлагач ташладым. Фәрит абый, мескенкәем, ничә тапкыр өйгә килде. Әниләргә аңлата, мине үгетли. Имеш, мин, музыка мәктәбен тәмамласам, танылган баянчы булачакмын. Мондый сиземләү, тоемлау сирәк кешеләрдә генә була, ди.
Әниләр каршы түгел. Аена 18 сум түләп йөртергә дә риза. Фәрит абый әйтә: «Җитәкчебез белән сөйләшәм, ярты бәясен генә калдырабыз быелга. Киләсе сезоннан бөтенләй бушка йөрттерәм», – ди. Тыңламадым мин олы кешенең сүзен. Мәгънәсезлегем инде. Ә бит минем укытучым югары музыкаль белемле белгеч кенә түгел, иң яхшы татар баянчыларының берсе дә булган.
Соңыннан аңа кушылып Әлфия Авзалова, Илһам Шакировларның җырлавын телевизордан бик күп тапкырлар күрергә туры килде. Мин, горурланып, шатланып: «Менә ул – минем укытучым!» – дия идем. Рәхмәт сиңа, Фәрит ага, безне музыка серләренә төшендерергә тырышканың өчен! Мең рәхмәт!
Шулай итеп, профессиональ баянчы була алмадым мин. Ләкин уйныйм, Ходайның биргәненә шөкер. Начар түгел, диләр.
Без яшь чакта барысы да шигырь, хикәя яза иде. Иң кимендә стена газетасында мәкалә бастыра. Чит илләргә, чит шәһәрләргә хатлар юллый, хат алыша. Мин дә бишенчедә бергә укыган Иске Казиле авылы кызына хатлар сырлаштырам. «Исәнме, Әсфәния. Хәлләрең ничек? Укуларың барамы? Без үзебез укып йөрибез инде. Нинди кино карадың да, нинди китап укыдың?» – дип, җыен килде-китте сүзләр язышабыз да язышабыз. Шунда турыдан гына: «Әсфәния карлыгачым, сине сагынуымны белсәң, үзең дә минем хәлләремне аңлар идең. Бу каникулга кайткач үлсәм үләм, ләкин сине күрмичә китмим. Көт мине, кадерлем», – дип язасы урынга, нинди кино карадың, имеш. Шуңа күрә Әсфәния миңа карамады да. Ул бит миннән затлы сүз көткәндер. Ә без, авыл гыйбадлары, тел яшерәбез. Кыюлык һәм зиһен җитми. «Яратам» дип әйтсәң, кеше көләр, дип куркабыз. Ул вакытта да, хәзер дә һәркемнең үз кайгысы икән бит.
Сигезенче класста укыганда, дәрестә Таһир белән бертуктаусыз сөйләшеп утырган өчен, мине Зөлфия янына күчереп утырттылар. Татар кызларының бөтен матурлыгын үзенә җыйган чибәр Зөлфия янына. Аның белән иң тәртипсез малайлар да «Зуля, Зулечка» дип кенә сөйләшә. Чибәр шул Зөлфия. Кап-кара чәч, зур матур күзләр. Сылу гәүдә. Бар нәрсәсе дә үзенә ятышып, килешеп тора. Кыскасы, үлеп гашыйк булдым да куйдым мин аңа.
Зуляның такта янына язарга чыкканын көтеп кенә торам. Аның һәрбер хәрәкәтенә, сүзенә, матур итеп вак тешләрен күрсәтеп, тулы иреннәрен ерып елмаюына мөкиббән китеп, сокланып утырам. Өйгә кайтсам да, күз алдымда ул, мунча керсәм дә, аның сурәте килеп баса.
Иң курыкканым: үзе сизә күрмәсен тагын. Авылда калган Фәридә дә, Әсфәния дә, Суфия да онытылды. Юк алар. Бары тик Зөлфия – Зуля гына хәзер минем күңелдә. Стена газетасына шигырьләр язып яткан егетең үз гомерендә беренче тапкыр мәхәббәт шигыре сырлады. Хәзер инде төгәл генә хәтерләмим, якынча болай иде ул:
Әй Зөлфия, һәр көн сине күрсәм,
Сөюемнән сулыш кысыла…
Кара кашлы, кара чәчле карлыгачым,
Гашыйк булдым Казанның гүзәл кызына.
Шушы «шигырь»не, сер итеп кенә, Зөфәргә күрсәттем, чөнки ул үзе дә язып маташа.
– Әйбәт кенә чыккан ич бу, – ди Зөфәр, хәйләкәр күзләрен уйнатып.
Язмамны китап арасына кыстырып, тәнәфескә чыктым, дөбер-шатыр килеп куышабыз. Уйныйбыз. Кыңгырау тавышы. Кем беләндер көрәшеп ятып, тагын соңга калынды. Класска керәм.
– Наилә апа, урыныма утырырга ярыймы? – дип сорыйм.
– Юк, басып тор әле менә биредә, – ди укытучы нәфрәт белән. Нәрсә булды икән? Андый-мондый күзгә чалынырлык кыек эшләрем дә юк ич бу арада. Укытучымның:
– Кара син аны! Ни рәтле укуы юк, ни рәтле тәртибе юк. Шул яшеннән мәхәббәт шигырьләре язып ята, оятсыз, – диюе булды, минем яраткан Зулям үксеп елап җибәрде. Шунда өстемә кайнар су сиптеләрмени. Оятымнан телсез калдым. Зөфәрне эзлим. Ул, минем күзгә чалынмаска тырышып, башын яшерә. Менә кем минем шигырьләремне алып биргән!
Зөлфия тагын шыңшып куйды. Наилә апага җитә калды:
– Әйдә директорга, – дип, якамнан тотып, ул мине икенче каттагы кабинетка алып кереп китте. Бу бүлмәгә мин атнасына бер-ике тапкыр болай да кергәләп чыга идем. Алары аның шуклык өчен, ә менә шигырь язып эләгүем беренче тапкыр. Бар икән күрәселәр!
Мәктәп директоры үзендә иде. Ә мин, урынында булмаса гына ярар иде дип, Ходайдан сорап киләм. Наилә апа белән мине күрүгә:
– Тагын нәрсә булды инде, Наилә ханым? – дип сорады Рәшидә Мәрдановна.
– Менә ни укуы юк, ни тәртибе, ә үзе мәхәббәт шигырьләре яза башлаган, – диде класс җитәкчесе. Әйтерсең лә юлдан язган бер азгынны эләктергән. Ул кулындагы кәгазьне директорга сузды. Рәшидә апа аны укып чыкты да, котны очырып:
– Вон! Вон минем бүлмәдән, Наилә Заһитовна! Вон! – дип кычкырып җибәрде.
О проекте
О подписке