– Сезгә сәеррәк бер сорау: ни өчен депутатлыкка кандидат булырга ният иттегез? Эшегез болай да хәттин ашкан лабаса…
– Депутатлыкны мин вакыты иркен булган, моңа кадәр ике кулын ике кесәгә тыгып йөргән кешеләр эше дип санамыйм. Бөтен ил бөлгенлеккә төшеп, халыклар хокуксыз, милләтләр телсез, кешеләр имансыз булып барган чорда язучы кеше, эчендә җаны булган һәммә кеше тыныч кына утыра алмый торгандыр. Матур сүзләрне күп сөйләдек, инде конкрет сүз һәм эш кирәк. Минем үз халкым, үз республикам мәнфәгатьләрен яклап, өстәл янында каләм тотып кына түгел, ә ил агаларына да үземнең фикеремне үтемле итеп әйтеп көрәшәсем килә. Язучы гомер-гомергә үз халкының илчесе булган. Ә инде депутат мандаты алган язучыны мин халыкның гадәттән тыш вәкаләтле илчесе дип атар идем.
– Кандидат булгач, сез халыкка нидер вәгъдә итәргә, үзегез әйтмешли «матур сүзләр сөйләргә» тиештер бит инде. Программагызның төп фикере нидән гыйбарәт?
– Мин, гомумән, «сайлау алды программасы» дигән нәрсәгә бераз икеләнебрәк карыйм. Барлык кандидатларның да программасы бик яхшы, алар нигездә барысы да бер үк проблемаларны күтәрәләр, бер үк нәрсәләр вәгъдә итәләр. Депутат булырга ният иткән кеше сезгә начар программа тәкъдим итмәс бит инде! Ә бу программаны киләчәктә тормышка ашыру мәсьәләсенә килгәндә, анысы күпкә катлаулырак… Минемчә, кандидат берничә көн утырып программа «сочинять итмәскә», ә депутат мандаты алу өчен, гомер буе әзерләнергә тиеш. Депутат булырга җыенган кешенең программасы – аның язмышы, биографиясе, моңа кадәр кылган эшләре.
«Культура бик кыйммәт тора. Ә культурасызлык аңа караганда да кыйммәткәрәк төшә», – дигән иде бер акыллы адәм. Культурага акчаны кызганырга ярамый, чөнки берничә елдан ул безгә икеләтә-өчләтә файда бирәчәк. Ә акчаны каян алуга килгәндә, безнең республика ул кадәр үк хәерче түгел. Ике миллиардтан артык тонна нефть чыгарган, бөтен дөньяга билгеле КамАЗлар, химия комбинатлары салган республика тамак хакына гына эшләргә тиеш түгелдер бит инде? Безнең белән бер чамада нефть сатучы гарәп дәүләтләре күптән коммунизмда яшиләр түгелме соң? Тамагыбыз тук, өстебез бөтен, күңелебез көр булсын өчен, безгә иң элек үз илебездә, үз җиребездә хуҗа булырга кирәк. Ә бу хокукны безгә беркайчан да бүләк итмәячәкләр. Ирекне, мөстәкыйльлекне бары тик көрәшеп кенә алып була. Соңгы бер ел эчендә генә дә йөз меңнән артык кеше, Татарстанга союздаш республика вәкаләтләре сорап, үзенең имзасын салды. Ләкин Мәскәүнең моңа бер кылы да селкенмәде. «Мәскәү күз яшенә ышанмый». Мин, милли-территориаль округтан тәкъдим ителгән кандидат буларак (ә андый округлар Татарстанда нибары дүртәү генә!), иң беренче чиратта халыкның милли мәнфәгатьләрен кайгыртуны, һич кичекмәстән союздаш республика статусы бирү мәсьәләсен күтәрүне үземнең төп бурычым дип саныйм.
– Социаль өлкәдә халык ихтыяҗларын кайгырту ягыннан нинди эшләр кылырга җыенасыз?
– Шуларның берничәсен генә әйтеп китәм… Бүгенге көндә илебездә кырык миллионнан артык кеше очын очка гына ялгап яши. Шуны истә тотып, мин, көндәлек кулланыштагы иң кирәкле товарларның бәясе арткан саен, аз хезмәт хакы алучыларның окладлары, пенсияләр, стипендияләр дә тәңгәл рәвештә арта барырга тиеш дип саныйм. Караучысыз калган картларга, авыруларга, инвалидларга, социаль ярдәм фондын арттыруны да көн тәртибенә куярга вакыт.
– Сезнең платформада «Аз эш хакы алучы мәдәният, мәгариф һәм сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә урындагы Советлар һәм предприятиеләр хисабыннан өстәмә түләү кертүне хәл итү» дигән пункт бар. Аның эчтәлеген тәфсилләбрәк аңлатмассызмы?
– Алда саналган һөнәр ияләре, бигрәк тә мәдәният хезмәткәрләре, илдәге уртача хезмәт хакыннан ике ярым мәртәбә кимрәк алып эшли. Мәсәлән, китапханәченең уртача эш хакы 80–100 сумнан артмый. Шунысы сәер: илдәге иң түбән хезмәт хакы алып эшләүче кеше дөньядагы иң югары культуралы кешене тәрбияләргә тиеш!
Быел мәдәният оешмалары яңача хуҗалык итү шартларына күчәргә тиеш. Димәк, алар күпмедер дәрәҗәдә мөстәкыйльлек алалар, үз хисапларына күчкән акчаны үзләре теләгәнчә файдалана башлыйлар, предприятиеләр, заводлар, оешмалар һәм шул ук Советлар белән килешүләр төзиләр. Моңа кадәр күп нәрсәне бушка эшләгән булсалар, хәзер алар һәр эш өчен түләү таләп итәрлек вәкаләткә ия булалар. Ләкин моның бер куркыныч ягы бар: кайбер җитәкчеләрнең, «безгә культура кирәк түгел, без болай да культурный» дип, мондый түләүле хезмәтләрдән баш тартуы мөмкин…
Үткән елны Эстониядә, Мәскәү карарын көтмичә, республика хисабына мәдәният хезмәткәрләренең хезмәт хакын 30 процентка күтәрделәр. Безнең республиканың (аерым Советларның һәм предприятиеләрнең дә) шундый ук хокуклары бар. Бик теләгән очракта акчасын да табып булыр иде… Ләкин моның өчен акча гына түгел, ә культуралы җитәкчеләр дә кирәктер, ахрысы.
– Сез республикада эре промышленность предприятиеләре салуга һәм Татарстан, Башкортстан атом станцияләрен төзүгә каршы чыгыш ясыйсыз. Хәер, реаль фикер йөртүче күпләр шулай уйлый хәзер. Ләкин бу өлкәдә конкрет карарлар, кискен чаралар күрелми. Депутатлар корпусының кайчан да булса бу мәсьәләдә бердәм фикергә килә алачагына ышанасызмы?
– Бөек Тукайның «тотса Мәскәүләр якаң» дигән бик гыйбрәтле сүзләре бар. Безнең өчен хәзер бөтен нәрсәне Мәскәү хәл итә, җитәкчеләребез Мәскәү авызына гына карап тора. Республикабыз политик һәм экономик мөстәкыйльлек алмый торып, мондый зур мәсьәләләрне хәл итү гаять катлаулы булачак. Әнә бит Татарстан АЭСын төзүне туктату турында карар кабул иткәнгә күпме вакыт узды, ә Мәскәү һаман үз сүзен кистереп әйтми. Кем әйтмешли, Мәскәү бисмилласын әйтми торып, безнең догабыз, теләкләребез чынга ашмый. Ә депутатлар корпусының бердәмлегенә килгәндә дә, минем икеле уйларым байтак. СССР халык депутатлары арасында Казан каласыннан сайлаган 6 кешенең берсе дә үзебезнең милләттән булмады. Монысында да шул ук хәл кабатлануы мөмкин. Аннары райком секретаре, генераль директор «милләтеннән» булган кандидатларның да артык ишәеп китүе күңелгә шома сала.
– Миңа Сезнең платформаның бер пункты аеруча ошады. Сез анда: «…уртак иманыбызга, дин тудырган гаҗәеп зур рухи байлыкка киртә коручыларга, аннан баш тартучыларга каршы көрәшәчәкмен», – дигәнсез. Әлеге киртә коручылар кемнәр алар? Аларны конкрет атап буламы? Һәм, Сезнең фикерегезчә, бу мәсьәләдә тыеп тору политикасы алып баруларның сәбәбе нәрсәдә?
– Безнең партиябез, хөкүмәтебез менә инде җитмеш ике ел буена халыкка «үз иманын» кертергә тырышты. Яңа иман кертер өчен, халыкны искесеннән ваз кичтерергә кирәк. Шушы максатны тормышка ашыру нияте белән мәчетләр җимерелде, муллалар, дин тарафдарлары эзәрлекләнде, дини китаплар яндырылды… Болары, нигездә, партия вәкилләре һәм аларның куштан тарафдарлары кулы белән эшләнде. Дингә каршы көрәшүчеләрнең тагын бер армиясе кара шовинистлардан гыйбарәт иде. Төрле телдә сөйләшкән һәм милли аңы булган халыклар белән идарә итү – шактый катлаулы нәрсә. Шуны истә тотып, шовинистик тәхет башында торучылар тиз арада 160 милләттән «совет халкы» дигән бер милләт ясарга ният иттеләр. Ә халыкны халык иткән төп сыйфатның беренчесе – тел булса, икенчесе – һичшиксез, дин. Телгә каршы турыдан-туры көрәшергә кыенсынып (анысын астыртынрак алып бардылар), шовинистик идеология башлыклары, вульгар атеизмны корал итеп, диннән көлү, динне мыскыл итү юлына бастылар. Ләкин аларның ниятләре барып чыкмады. Киресенчә, еллар узган саен, халык алардан читләшә генә барды. Шунысы кызганыч: бу хакыйкатькә төшенгәндә, безнең күпләребезнең күңеленнән иман нуры качкан иде инде… Бүгенге көндәге бәлаләребезнең күбесе шушы имансызлыктан килә дип уйлыйм мин.
– Сез торгынлык елларында үз авылыгызда мәчет манарасы куйдырган идегез бугай?
– Дөньяга күзем ачылганнан бирле, минем диннән зыян күргәнем булмады. Ә дин китергән изгелек һәм әхлак нормалары, мәдәни байлыклар турында сөйләп бетерерлек түгел. Туган авылымдагы мәчеткә килгәндә, аның җимерек булуына күптән эчем пошып йөри иде. Казаннан булдыклы егетләр җыеп кайттым да, җәйге ял вакытында манараны торгызып та куйдык. Моның өчен баштан сыйпамадылар, билгеле… Моннан дистә ел элек, торгынлык заманында булды бит ул хәлләр… Әле күптән түгел генә мин эшли торган Ленин китапханәсе Печән базары мәчетен торгызырга алынды. Киләчәктә анда борынгы татар китаплары бүлеге ачарга, гарәп, фарсы телләре өйрәтергә уйлыйбыз. Хәзер аның манарасын торгыза башладык. Татарстанның 70 еллыгына мәчетне ремонтлап бетереп, манарасына алтын ай куярга ниятлибез.
– Алда торган эшләрегез, корган планнарыгыз бик зурдан. Амин, аларның барысы да тормышка ашсын иде.
– Буш вәгъдәләр тыңлап арыдык. Хәзер җиң сызганып эшкә тотынырга кирәк. «Вәгъдә – иман», ди бит безнең халык.
Әңгәмәдәш Флёра Низамова
Татарстан яшьләре
27 февраль, 1990 ел
Депутат итеп сайласалар, иң әүвәл нәрсәләр эшләргә, ниләр майтарырга җыенам соң мин? Тел сөяксез, сайлаучыларга алтын таулар вәгъдә итәргә була… Ләкин минем аларны да, үземне дә алдыйсым, буш вәгъдәләр бирәсем килми.
Бүгенге көндә сайлаучыларны, Казан халкын, республика халкын иң беренче чиратта ниләр борчый, аларга иң беренче чиратта нәрсә кирәк соң? Билгеле, һәммәгез дә бу сорауга «Фатир, йорт-җир, азык-төлек, кием-салым, дефицит товарлар…» дияр. Бу чыннан да шулай. Ләкин, төптәнрәк исәпләп карасаң, алай гына да түгел, мәсьәлә без уйлаганга караганда бик күпкә катлаулырак. Бүгенге хәлебезнең шулкадәр мөшкел булуын, тормышыбызның яме китүен иң беренче чиратта безнең күңелләребездән иман качуы, тәрбиясезлек, түбән әхлак, мәдәниятсезлек белән бәйле дип уйлыйм мин.
Күптән түгел икътисадчылар шундый мисал китерделәр… Эшкә җавапсыз карау, эчкечелек, тәртипсезлек, урлашу һәм әрәм-шәрәм итү, кыскасы, эштәге җавапсызлык һәм гомуми әхлаксызлык аркасында соңгы кырык биш елда безнең халык хуҗалыгы күргән зыян Бөек Ватан сугышы елларында ил кичергән коточкыч афәттән дә зуррак икән. Таркалган гаиләләр, ятим балалар, җимерек театрлар, клублар, китапханәләр, стадионнар, агуланган елгалар һәм инешләр, кара көйгән урманнар, мәктәпләрдән һәм институтлардан, хөкүмәт кулланышыннан, фән дөньясыннан куылган хокуксыз туган телебез, җитмеш ике ел буена мәсхәрә ителгән динебез, иманыбыз – болар һәммәсе дә җәмгыятебезнең һәлакәт алдында торуын ачык дәлилли булса кирәк. Алары янына көннән-көн ишәя барган җинаятьчелекне, алкоголизм, наркомания, СПИД, фахишәлекне дә өстәсәк…
Боларның һәммәсенә дә кем гаепле соң? Кем булсын, билгеле, үзебез: иң беренче чиратта әле һаман кая барганын, нинди система төзегәнен белмәгән, тоташ реформалардан гына торган җәмгыятебез, аннан соң ташландык хәлгә килгән гаилә һәм мәктәпләребез, аннан соң кешеләрнең бернәрсәгә дә ышанмыйча, дөньяга һәм гомер-гомергә изге саналып килгән нәрсәләргә төкереп каравы, тимер йодрыклы партия диктаты һәм киләчәккә өмет югалту…
Бу кыен хәлдән ничек чыгарга соң? Кулларына тимер күсәк күтәргән шәһәр яшьләрен ничек итеп акылга утыртырга, ничек итеп гаиләне, туган йортны һәр кеше өчен иң кадерле урынга әйләндерергә, ничек итеп күңелләребезгә якты иман нуры иңдерергә?
Сәясәтчеләр иң беренче чиратта җәмгыятебез корылышын тамырдан үзгәртергә кирәк дип саный. Аларның фикеренә кушылган хәлдә, мин үзем бер зур мәсьәләне хәл иткәндә, икенчесен «вакытлыча» онытып торуның беркайчан да яхшылыкка китермәвен, соңгы чиктә шул икенчел мәсьәләнең тормозга әверелеп, беренчесенә аяк чалуын һәм нәтиҗәдә безнең җәмгыятебезнең алга түгел, артка тәгәрәргә мәҗбүр булуын искәртмичә уза алмыйм. Миңа калса, шундый «онытылган» мәсьәләләрнең иң зурысы һәм катлаулысы – кеше тәрбияләү, аның җанын, рухын, күңелен тәртипкә салу. Ә бу эш иң элек өйдә, туган йортта, гаиләдә башланырга һәм гаилә гомер буена кеше өчен иң изге җир булып калырга тиеш. Ләкин бу эшне, хөкүмәт булышлыгыннан башка, һәркем аерым-аерым гына хәл итә алмый. Гаилә коруны һәркемнең аерым, шәхси эше итеп кенә түгел, ә ил күләмендә мөһим һәм үтә җаваплы эш дип санаганда гына, без аннан сыйфатлы продукция – Чын Кеше көтә алабыз. Ә моның өчен беренче чиратта республика күләмендә Гаилә үзәге төзергә кирәк. Бу үзәктә гаилә мәсьәләләренә караган бөтен сорауларга да җавап бирә алырдай кешеләр эшләргә, үзәкнең гаиләгә кагылышлы проблемаларны хәл итәрлек вәкаләте һәм матди базасы булырга тиеш.
Бала тәрбияләүнең, Кеше тәрбияләүнең теләсә кайсы җәмгыять өчен иң мөһим эш икәнен искә алып, баласын мәктәп яшенә кадәр өйдә тәрбияләгән аналарның эш стажын саклау, аларга эш хакы түләү мәсьәләләрен дә якын киләчәктә хәл итәргә кирәк дип саныйм.
Ә инде үсеп буйга җиткән, урам өерләренә ияреп юлдан язган яшьләр белән нишләргә? Төрмәгә утыртып аларны акылга кертеп булмый, аннан югары әхлакый тәрбия алып чыккан кеше күргәнем юк әле минем. Яшьләрне эзгә салыйк, аларның чиксез-чамасыз көч-куәтен, иҗат фантазиясен яхшы эшкә юнәлтик дисәк, иң әүвәл техника һәм спорт сарайлары, музыка һәм сәнгать үзәкләре, иҗат һәм фән түгәрәкләре оештырырга кирәк. Әгәр инде бүгеннән үк яңа биналар, йөзү бассейннары, ташпулатлар салырга хәлебездән килми икән, бергәләшеп җыелып, булганнарын нәтиҗәлерәк файдалану турында уртак фикергә килергә, дәрәҗәле карар кабул итәргә мөмкин. Мәсәлән, Казандагы һәм республикабызның башка шәһәрләрендәге иҗат берлекләре, мәдәният оешмалары, мәктәпләр, бергә берләшеп, бүгеннән үк яшьләр өчен эстетик һәм әхлак тәрбиясе үзәкләре оештыра алырлар иде.
Без бер нәрсәне һәрчак истә тотарга тиеш: бары тик күңелендә – иман нуры, башында яхшы уе булган мәдәниятле, тәрбияле кеше генә илгә, җәмгыятькә файда китерә. Мәдәниятле кеше беркайчан да эшкә эчеп яисә махмырдан башы чатнап килми, аннан-моннан вакыт үтсенгә генә эшләми, яхшы тәрбия алган кеше брак товар ясауны, урлашуны үзе өчен хурлык, түбәнлек дип саный.
Менә шуңа күрә дә мин, мәдәният һәм тәрбия мәсьәләләрен хәл итми торып, сәяси һәм икътисади реформаларның уңай нәтиҗә бирүенә, ә инде ахыр чиктә илдәге үзгәрешнең – перестройканың җиңүенә ышанмыйм. Кызганычка каршы, соңгы елларда бу өлкәдә сизелерлек алга китүләр күренмәде. СССР халык депутатларының II съездында кабул ителгән экономиканы савыктыру программасында мәдәният һәм тәрбия проблемалары иң соңыннан, сүз уңаеннан гына әйтеп үтелә.
Мәдәният ул кинога, театрга йөрү, китап уку һәм телевизор карау гына түгел. Мәдәният ул – кеше күңеленә ышаныч һәм олы максат иңдерүче иман шарты да. Мәдәниятсез кеше – әхлаксыз кеше, ә әхлак нормалары үтәлмәгән җирдә теләсә нинди трагедияләр булырга, табигать тә, хәтта кешелек үзе дә һәлакәткә дучар булырга мөмкин. Мисал өчен ерак йөрисе юк… Моннан берничә ел элек ил өстенә афәт китергән Чернобыль – иң беренче чиратта галимнәрнең, төзүчеләр, проектчылар һәм җитәкчеләрнең әхлаксызлыгы, җавапсызлыгы, димәк, элементар мәдәниятсезлеге нәтиҗәсе. Ничәмә-ничә ел буе илебез җитәкчеләре безгә Татарстан АЭСының куркыныч булмавы, аның республикага китерәчәк «файдасы» турында акыл саттылар. Ярый әле, халык бу ялган вәгъдәләргә ышанмады.
Фән-техника культурасы түбән дәрәҗәдә булган илләрнең атом куәтен эшкә җигәргә маташуын мин өметсез һәм кешелекне һәлакәткә китерәчәк куркыныч нәрсә дип саныйм. МАГАТЭ дип аталган халыкара оешма да, бу нәрсәне тагын бер кат искәртеп, үзенең төп документларының берсенә «куркынычсызлык культурасы» дигән термин кертте.
Халкының мәдәни дәрәҗәсе ягыннан безнең ил инде күптән алдынгылар рәтендә саналмый. Көнбатыш Европаның алга киткән илләрендә мәдәният ихтыяҗларына гомумбюджетның уннан бер өлеше (Швеция) бүлеп бирелсә, бездә исә бүгенге көндә күңел хаҗәтебезгә йөздән бер өлеш белән генә канәгатьләнергә туры килә. Соңгы ун ел эчендә бу өлкәгә тотылган акчаның гомумбюджетта тоткан өлеше бер ярым мәртәбә кимеде.
Татарстанда барлыгы сиксәннән артык милләт вәкиле яши. Аларның һәммәсе өчен (милли нигилистларны санамыйм) үз гореф-гадәтләре, үз тарихлары һәм йолалары, үз туган телләре кадерле. Әмма алар өчен бездә милли мәктәпләр дә, театрлар, радио-телевидение тапшырулары да юк. Башка милләтләрнең генә түгел, хәтта республиканың төп халкы да әлеге хокукларның бик азына гына ия. Бу мескенлектән һәм хокуксыз хәлдән чыгып, кешечә яши башлау өчен, безгә илдәге «беренче сортлы халыклар» рәтенә керергә – Союздаш республика вәкаләте алырга кирәк (ә киләчәктә республикалар һәммәсе дә бертөрле атама алырга тиеш дип уйлыйм). Эреле-ваклы милли түрәләребез, региональ хуҗалык исәбенә күчәбез, дип, аннан соң балда-майда йөзәбез, дип, безне дә, үзләрен дә алдыйлар. Республиканың 98 процент байлыгы үз кулыбызда булмаганда, без әллә нинди «исәпкә» күчсәк тә, бу хәерчелектән чыга алмаячакбыз. Исәпкә бар, санга юк хәлендә йөреп, һаман шул сәнәгать магнатлары биргән сәдакага гына көн күрәчәкбез. Бары тик республика халкы үз җиренә үзе хуҗа булгач, үз байлыгы белән үзе идарә итә башлагач кына, без милли мәктәпләр һәм югары уку йортлары, милли академия һәм киностудия, милли нәшриятлар, берничә каналлы телевидение һәм дөньядагы барча татарлар тыңларлык радио һәм гомумтатар матбугат органнары ача алачакбыз.
Моннан дистә ел чамасы элек җиде миллион татарның рухи башкаласы булган Казан каласының 800 еллык бәйрәмен үткәрүгә әзерлек башланган иде. Бер-ике галимнең бу мәсьәләдә нидер бүлә алмавын сәбәп итеп һәм Мәскәүнең «әтиләрчә акыллы киңәшен искә алып», бу олуг юбилейны тавыш-тынсыз гына йомып куйдылар. Югыйсә инде бәйрәм әзерлекләре башланган, йөзләгән төрле сувенирлар чыгарылган, газета-журналлар юбилейга багышланган дистәләрчә мәкаләләр бастырган, шактый ук чыгымнар да тотылган, – кыскасы, халык күңеленә бәйрәм рухы кергән иде. Юк, булмады, бу юлы да халкыбыз тарихы, Казан тарихы, аның истәлекле датасы рәсми төстә расланмыйча калды. Тарихсыз халыкның киләчәксез халык булуына тагын бер тапкыр ишарә ясау кебек тоелды бу миңа.
Менә инде дистә ел буе без Сөембикә манарасының нигезен чокыйбыз. Сөембикә манарасы инде күптән халкыбызның символына әверелде. Менә шушы авышып, кыйшаеп, биленә күгәргән тимер кыршау буып, шыксыз кыяфәткә кергән бердәнбер манарасын да рәткә китерә алмаучы җитәкчеләребезне мин милләт мәнфәгатен кайгыртучылар дип саный алмыйм.
Республикабыз җитәкчеләренең төп киңәшчесе Татарстан халкы булырга, аларга «олы башкала» мәнфәгатьләрен генә түгел, ә иң беренче чиратта үз халкы мәнфәгатьләрен кайгыртырга күптән вакыттыр инде. Үзләренең болай да кыл өстендә торган дәрәҗәләрен саклап калу өчен, безнең башлыкларга тиз арада «өр-яңадан туарга», махсус буфетлар, паёклар, дефицит товарлардан, «патша сарайлары» ннан баш тартырга яисә үз урыннарын башкаларга тапшырырга туры киләчәк. Озакламый Конституциянең алтынчы статьясы үзгәртелеп, партия диктатурасыннан котылгач, үзенең җитәкчеләрен халык, ниһаять, үзе билгели, үзе сайлый башлар дип өметләнәм.
О проекте
О подписке