Калтыранып уянып киткән Рәхимулла дөм караңгыда берни күрмәде. Уң якны капшады: юеш балчык стена, сул якны капшады – юеш балчык стена! Шашынып китте, коты очты: кабердә ята мәллә? Нәкир белән Мөнкир фәрештәләрнең әллә сорау алырга килгәннәрен көтәме? Елап җибәрде урманчы, бирәләр инде кирәкне!
Оеган аягын кымшатып куймакчы иде, авып китте. Капшады: ян-якта стена юк, икенче якта да стена юк! Кабердә түгел икән бит! Торып басты да, стеналарга тотына-тотына, сулга китте, 50–60 метр баргач шикләнә башлады. Дөрес китмәде бугай, үргә менә. Кире борылып, түбән таба атлап китте. Бара да бара, стеналарга сөялә. Күпме баргандыр? Тагын шиккә калды. Туктады. Кычкырып карарга булды. Бер кычкырды, ике кычкырды. Җиденче кычкыруында алдарак саңгырау гына тавыш ишетелде. Сөенеченнән нишләргә белмәгән Рәхимулла аваз салды, адымнарын тизләтте, егылды-торды, егылды-торды.
Ниһаять, ике кычкыручы очрашты.
– Син кем? – диде Рәхимулла, шикләнеп.
– Шәһәр Рәфәгате.
Сөенеченнән нишләргә белмәгән Рәхимулла исә Шәһәрне кочагына кысты да җилкәсеннән дөпелдәтә башлады.
– Без кайда?
– Су кертергә дип, экскаватор канау казыды бит, шунда без.
– Син ничек эләктең монда, Шәһәр?
– Менә кибетче Миңнур апага йомыш белән керүем иде. Баш эшләми. Онытканмын чокыр казыганнарын, караңгы, болытлы төн бит. Дөмберт… Ә син, Рәхимулла абый?!
– Мин, кәкә1, чокыр казыганнарын гел белмим бит, ике тәүлек буе Югары Сонда сыйланып кайтып киләм, арбадан төшеп калганмындыр инде. Йә нишлибез соң, ничек чыгабыз, Шәһәр?
– Син тегеннән өстән төштең, мин урамны аркылы чыкканда мәтәлдем. Әйдә, минем арттан. Канауны Кәҗә баткан күпере яныннан казый башлаганнар иде, шуннан чыгарбыз.
Канаудан килеп чыгуларына әле һаман да ышанмаган ике ир балчык өстенә янәшә утырдылар. Алар, үзләрен теге дөньядан кайткандай хис итеп, тормыш мәшәкатьләрен кайгырта башлаганнар иде:
– Әйдә, Шәһәр, минем арбадагы тартмада рәт бар. Меник әле. Аннан печән чабып киптергәч, минем янга атың белән менәрсең. Мин сиңа бер ат йөге кипкән печән бирермен… – диде Рәхимулла.
Була бит авылның үз иткән, яраткан кешеләре: ул холыксыз гына түгел, сүгенеп тә җибәрергә мөмкин, ләкин бик ихлас, кирелекне дә үзенчә эшли. Татар ир-атын, нигездә, нәселендә йөзләгән буын эчмәгән урыс аракысы боза, бәла-казаларга батыра. Чөнки татарның аракыдан саклаучы иммунитеты юк.
Партия һәм хөкүмәтнең, авыл эшчәннәренә бирү өчен, печән чәчеп үстерергә җир тапмаган еллары иде. Күрсәтмә булмагач, колхоз рәисләре дә печән бирергә ашыкмый. Ферма терлекләре дә бик күп бит. Силос, сенаж сал, печән кибәннәре өй басуларда. Әле Нократ, Чулман аръягындагы ике болынны да чабасы бар.
Авыл кешесенең терлек-туары булмаса, аның табынына ит-сөт каян килсен?! Сөт, сыер мае салып пешермәсәң, ризыгы тәмле булмый инде аның. Ит турында әйткән дә юк. Бәрәңге бит алып барса да кайтарып җиткерә алмый. Яз, җәй, көз айларында авылда эш тә эш: җир, печән, икмәк, төзелеш эшләре. Димәк, күсәге белән ит кирәк.
Күмәк хуҗалык печәнен дә, саламын да бирмәгәч, бердәнбер юл кала: урманчыга подсобный печәнен чабып, киптереп, төяп, хөкүмәткә тапшырырга булышасың да, ул сиңа чабып алырга печән кишәрлеге – делянка бирә. Ә Кирмән Башы авылын чорнаган урманнарның печән шәп үскән аланнары белән дан тотканы Рәхимулла урманчы биләмәсендә.
Рәхимулла тәҗрибәле, күптән эшли. Оештыру сәләте бар. Алдан планлаштыра, кирәкле кешеләрне күрә. Югары Соннан Раифны старшо`й итеп куя, ә Раиф – эшлекле, каты куллы, аек акыллы ир, халык аны тыңлый. Йөзләгән чалгычы берничә көндә хөкүмәт җирләрен чаба, тарата, әйләндерә, киптерә. Монысына хатыннар, яшүсмер малайлар, кызлар да кулай.
Ирләр кипкән печәнне ат белән юл кырыендагы аланлыкка чыгара. Таза егетләр кибәнгә өя. Монда инде Гыйлаҗев Һашим тавышы күбрәк яңгырый.
Күмәкләп эшләп йөрүче халыкның күбесенең озак еллар файдалана торган кишәрлеге булса да, чабарга Рәхимулладан рөхсәт юк. Чөнки кибәннәрдәге печәнне, машина, тракторларга төяп, Норма урманчылыгына чыгарып өясе бар.
Язгы Сабан туеннан соң икенче бәйрәм инде ул урманда печәнгә төшү. Кызлар, егетләр шунда таныша. Китә шуннан егетләрнең әле Югары Сонга, әле Кирмән Башына җәяүләп, сәпидтә, мотоциклда кызлар янына чабулары. Аннан туйлар башлана.
Рәхимуллага, печәнгә төшкән көнне үк, иркен аланда зур оя коралар. Яңгыр чиләкләп яуса да, су үткәрми торган, хуш исле, киң күңелле шалаш олы тормыш белән яши башлый.
Монда патша тәхете генә җитми. Баш урманчы, мәктәп директорлары, печән өстендә төп йорттагыларга булышырга кайткан галимнәр, шәһәрдә төрле җаваплы эшләр майтаручы вак түрәләр, укытучылар, колхозчылар – кемнәр генә узмый бу сихерле оя аша. Колхоз рәисе генә килми, чөнки урманчы аның эшенә аяк чала. Колхозчылары эш ташлап урманга китә. Үзе печән бирмәгәч, ныгытып тыя да алмый.
Ләкин бер аерма бар. Һәр кунак белән бу ояга берсеннән-берсе затлы ризыклар һәм… хәмер агыла. Шалашның печән стенасы дистәләгән җирдән кесәләнгән була, һәм һәр кесәдә төрледән-төрле шешәләр утыра.
Авыр Рәхимулланың эше: барысы белән дә сөйләш, аша, эч. Алайса, санламаган кебек. Бераз черем дә итеп алгалый, ләкин кеше өзелми, иртә юк, көн юк, кич юк, хәтта төнлә дә буш түгел.
Үзен зурлаудан башы әйләнәме Рәхимулланың, мактауга чыдый алмыймы, буе озынайганнан-озыная бара. Әллә ябыга гынамы? Ул, черем итә-итә, иртәне, кичне бутый башлый. Оясыннан килеп кенә чыга, каршыда тагын берәү басып тора. Холык уйный башлый:
– Син кем? Нишләп торасың син монда?!
– Мин әле бу, Рәхимулла абый. Сөйләшәсе иде.
– Сиңа печән юк!
Рәхимулла елт итеп кире ояга кереп китә. Аның тырт-пырт холкын яхшы белгән кеше кире борылып китү турында уйламый да. Төп башына йә арбага барып утыра.
Ике-өч минут вакыт үтми, тамашачы карап тормагач, үзенең бөеклеген раслый алмаган патша оя тишегеннән башын тыга да:
– Нишләп утырасың анда, тау башында торган Ризван каены кебек, кер, әйдә.
Ял иткән Рәхимулланың да карыны ачкан. Суган кыягы белән салкын бәрәңге дә үтә. Кунакның катыгы да сөт өсте белән болгатылган икән.
Язгы ташкын тынганнан соң үз ярларына әйләнеп кайткан инеш кебек сабыр, акыллы урманчы белән кунак гөр-гөр сөйләшәләр, оядан көлгән авазлар, пыяла чыңлаган тавышлары ишетелә.
– Син өч көннән шушында мен. Хәзер сиңа кишәрлек күрсәтеп йөрсәм, халык нәрсә уйлар? Иртәгә үк менеп булышкалап йөрсәң, гел шәп буласы. Килештекме, кәкә?
– Менәм, Рәхимулла абый, син әйткәч бетте-китте инде ул. Сау булып тор. Исәнлектә.
Кунак, дәртле атлап, Кирмән Башы юлына борыла.
Ниһаять, сәгать 10 да соңгы печән кибәне машинага төяп озатылды. Рәхимулла халыкка рәхмәт әйтте: «Хәзер үзегезнекен эш итегез, Ходай көнен бирсен», – диде. Үзе конторга чыгып, печән тапшыруны барлап, баш урманчы белән күрешеп килде. Әлбәттә, иң күп печән аның күзәтүендә булган урманнан чыгарылган иде. Бу һәр елны шулай. Горурланырлыгы да бар шул.
Ояга кайтса, аны унлап кеше көтә иде. Болар арасында быелгы печәндә булышучылар да, бүген генә күренгәннәр дә бар икән. «Әйдәгез, – диде дә, кишәрлекләр күрсәтеп, адымлап бүлеп, – буе менә монда кадәр, аркылысы моннан, бер-берегезнең җиренә кереп, талашып ятмагыз, матур түгел, урман бу», – дип, берәм-берәм калдыра барды. «Рәхмәт, Рәхимулла абый», – дип, чикләрне чаба да башлады егетләр. Үз терлекләренә бит!
Оя янында аны көтеп торган 6–7 кеше белән чәйләп-мәйләп алдылар. Күреп торды: кешеләр талчыккан, ачыккан. Өйдән алып килгән затлы ризыклар белән аны хөрмәтләргә җыенганнарын белә.
«Әйдәгез, егетләр, уртак табынга», – дип, үзе дә печән кесәсеннән бер шешәне җәймә өстенә тәгәрәтте. Берсе дә рәхәттән йөрми инде, сыерсыз өй – сыйсыз өй дип, бабайлар белмичә әйтмәгән.
Ашап-эчеп, матур гына утырдылар. Рәхимулла шулай да яңа кешеләргә яңа кишәрлекләр биреп килде.
Сулышына кабып, укытучы егет Зөлфәт килеп җитте:
– Рәхимулла абый, син минем җирне Заһит абыйларга биргәнсең бит. Инде кичәле-бүгенле яртысын малайлары белән чабып та бетергәннәр.
– Кавис, – дип, гаскәрбаш сыман, кулын Зөлфәт кишәрлеге ягына төзәде урманчы.
Кавис белән Зөлфәт печәнлеккә йөгерделәр.
Чыннан да, Зөлфәт печәнлегенең иң шәп аланлыкларын абзый малайлары белән чапкан икән. «Рәхимулла абый бирде», – дип, чартлатып әйтеп тора.
– Киттек Рәхимулла абый янына. – Абый, техника табып бирәм, тегеләрнең чапкан печәнен төйибез дә, өегезгә алып төшеп китәсең, – диде Кавис.
Ләкин иң аянычлысы оя янында булды. Анда ун-унбишләп кеше җыелган, кызлар да бар. Рәхимулла абый «тәхеттә», ул шактый кызган иде.
Ашкынып килгән Кавис:
– Абый, син кишәрлекне Заһит абыйга биргәнсең, инде чабып бетереп киләләр, – диде.
Бирмәдем, димәде урманчы. Киресенчә, Зөлфәтне урманнан куа башлады. Кызлар карап тора, бөтен кешенең күзе Зөлфәттә. Әле Зөлфәтнең бер генә сүз дә әйткәне юк бит.
– Үкенмәссеңме соң?! Моны болай гына калдырмыйм, Рәхимулла абый, мин ярты ай эшләдем сиңа, түләрсең, – диде Зөлфәт.
Өйгә төшеп, әнисе белән киңәш итте. Әнисе:
– Улым, йөрмә, тыгылсын шул бер йөк печәне белән, илдә чыпчык үлмәс, – диде.
– Юк, әни, ул һәр елны күпме кешене мыскыллап куып төшерә бит, моңа чик куярга кирәк. Шеш тулды. Аның бит хурлыгы, әни. Без дә бит кеше.
Зөлфәт төне буе Мамадыш урман хуҗалыгы директоры Арсентьев исеменә хат язды да Мамадышка китте. Хатта урманда 15 көн эшләгән өчен аңа һәм анда эшләгән барлык кешегә ничә мең сум акча түлисе дә исәпләп чыгарылган иде. Урманчының, һәр ел саен дистәләгән кешеләрне халык алдында мәсхәрәләве, хөкүмәт урманында үзенең бәрәңге бакчасындагы кебек кылануы дәлилләнгән иде.
Барып керде Зөлфәт Александр Дмитриевич Арсентьев кабинетына. Ул Зөлфәтне дә, әнисен дә белә. Укып чыкты хатны.
– Бу беренче очрак кына түгел инде аның белән, – диде Зөлфәт. – Кешеләр белән уйный. Чара күрмәсәгез, югарырак органнарга мөрәҗәгать итәм, ачуланмагыз, Александр Дмитриевич. Сүз печән турында бармый. Мин ятим үскән малай, ул мине шакшыга салып таптады. Борчуым өчен гафу итегез. Рәхмәт.
– Тикшерербез. Чарасын күрербез. Җавап бирербез, – диде директор.
Заһит абыйлар чапкан печән ишегалдына, түбәләргә таратылды. Урманда киптереп алып төшсәң, мәшәкатьсез була иде, нишләтәсең.
Өйләренә Кавис килеп керде. Зөлфәт элек аның сыйныф җитәкчесе иде.
– Зөлфәт абый, сине урманга Рәхимулла абый чакыра, – диде.
– Менмим, Кавис, ул мине шулкадәр хурлады. Син үзең менәр идеңме соң?
– Юк, абый, менмәс идем. Минем тәртә зиректән. Син, абый, минем сүзне тыңлап менсәң генә инде. Бүген яңгыр да төшкәләде, халык оя янында, шунда аңлашсак, мин дә тынычлар идем. Миңа да бик читен булды.
Ир кешеләр бит, менеп киттеләр.
Оя янында халык күп. Кичә аны куган чакта шаһит булган Югары Сон кызлары, егетләре Зөлфәткә текәлде. Кавис, мотоциклдан төшеп, ояга кереп китте.
Оядан Кавис, Раиф, Рәхимулла абыйлар чыктылар да, урманчы:
– Егетләр, сез таегыз әле оядан, кунак бар, – дип, Зөлфәтне җилкәсеннән кочып алды. – Хасим абый, Садыйка апа, әйдәгез, Зөлфәт белән дүртәү чәйләп алыйк әле. Кавис, чәй китерт әле, мине борчымагыз, – дип, аларны ояга чакырды. Югары Сонның хөрмәтле укытучылары белән алар бер-берсен беләләр. Әңгәмә уңай бара. Өлкәннәр, Рәхимулла абый сүзен җөпләп, яңа биеклеккә күтәреп утыралар. Бәлки, Хасим абзый белән Садыйка апа кичәге хәлдән хәбәрдар түгелдер яки сиздермиләр генәдер.
Даими мактау яңадан патша тәхетенә күтәрдеме, әллә эчелгән рюмкалар саны арттымы, урманчы: «Бу минем өстән Арсентьевка язган бит, кичә урманнан куып төшергән өчен», – дип ычкындырды. Хасим абзый белән Садыйка апа Зөлфәткә карап каттылар. Бу югарысонлылар тарафыннан урманчыга карата мәңге эшләнмәслек гамәл бит!
– Әле мин синең өстеңнән тагын язам, чара күрмәсәләр. Көлмә кешеләрдән, алар берсе дә синнән ким түгел, – дидем.
– Менә, менә, менә!.. – дип, өч тапкыр ике кулын сузып, Зөлфәткә күрсәтүдән уза алмады Рәхимулла абый.
Оядан чыгып, мотоцикл янына озата килгән Рәхимулла абый:
– Ну, каты кеше икәнсең. Мине нишләтәләр инде хәзер? – дип сорады.
– Соңгы сүзне миннән сорарлар, Рәхимулла абый.
Ул минем караш астында күзләрен читкә алды да:
– Сау бул, – дип, ояга кереп китте.
Кичкырын колхоз идарәсенә чакырдылар. Мендем. Арсентьев Александр Дмитриевич килгән икән.
– Йә, нишләтәбез, Зөлфәт, лесникны? Пенсиясенә дә ерак калмый икән.
– Мин беләм аның 27 нче елгы икәнен, – дип, абзыйның хәйләкәр сүзен кире какты Зөлфәт. – Эшләсен, бүген без аның белән аңлаштык, ахры. Урманга да чакырды, печән белән дә ачыклык. Бирегез хатны, булмады дип саныйк, гыйбрәт алгандыр, акылсыз кеше түгел ул.
– Сине яңа эшкә кодалап торалар әле анда, Нәҗип Шәкүрович чакырмадымы?
– Юк, дәшмәделәр әле.
– Урманчыларга булыш инде, синең мәктәп иң зур сигезьеллык, йөзләгән балаң бар.
– Ярар, Ходай насыйп итсә, бергә эшләрбез, Александр Дмитриевич. Рәхмәт сезгә, олы башыгызны кече итеп, мине һәм Рәхимулла абыйны зурлап йөргәнегез өчен.
Мамадыш леспромхозының бик тә кешелекле, булдыклы директоры, депутатлары белән җылы саубуллаштылар. Ә бу вакытта ул салдырган Су-Елга, Норма, Югары Яке клубларында кичке уен башланган иде!
Югары очка кызлар озата менгәндә, Зөлфәткә өч яшүсмер очрады. Әле генә мәктәп тәмамлаган егетләр: Рафаил, Фәргать, Рәмзил.
– Исәнмесез, абый.
– Исәнмесез, егетләр.
– Абый, безне иртәгә милиция эләктерер инде.
– Нишләп икән?
– Әтисенә ягылган2 сыйныфташны ярдык әле, абый, – диде Рәмзил.
– Әйбәт булмаган, егетләр. Ә шулай да милициягә әйтмәс ул. Атасына кул ягылдыруын фаш итмәс. Ул безнең авылда гомергә җинаять саналды. Андый бәндәне халык кешегә санамады.
– Шулай дисезме?
– Ләкин сез ул егетне дә аңлагыз. Кем турында әйткәнегезне чамалыйм. Сезнең гаиләләрдә эчеп тавыш чыгаручы, әниегезгә, үзегезгә кул күтәрүче, өйдән куып чыгаручы юк. Ә ул егетнең өендә мондый хәл көн саен йә көнаралаш кабатланып тора. Мин аны акламыйм, ләкин аңларга тырышыгыз.
– Кабат кыйнамаса тимибез, абый, – диде Рафаил.
– Менә вечерга төшеп бара идек. Капкаларыннан Рәхимулла абый килеп чыкты. Йөзе күгәргән, борыныннан кан ага. Фәргать яктырткач, кесә фонаре әйбәт күрсәтте. Утырып калды абзый утыргычта.
– Әйдә, ярабыз тегене, бүтәнчә нишләтәсең инде, малайлар арасында шулай бит инде ул. Көтеп утырдык күрше өйнең утыргычында. Ярты сәгатьтән ару гына киенгән сыйныфташ безнең белән тигезләште. Таныды, каушап китте. Бер сүз эндәшмичә, бәргәләп ташладык моны. Йөзенә әйбәт эләктердек. Вечерга чыга алмасын. Бер аваз чыгармады ул да, без дә. Киттек вечерга төшеп. Җанда җиңеллек. «Ә кабат милициягә әйтсә», – дип, Рафаил күңелгә коткы салды. Ярый әле, сез очрадыгыз, – диде Рәмзил.
– Ярый, егетләр, сау булыгыз. Мине көтәләр.
– Сау булыгыз, абый, рәхмәт.
Көннәр, айлар үтте. Норма урманчылыгының иң шәп урманчысы эчүен ташламады. Йодрык аның йөзенә дәһшәтле бәрелешләрнең аянычлы сурәтен язуын дәвам итте. Авыл кешеләре дә, башкалар да тырышкандыр.
Югары очка кызлар озатып менеп киләм. Утыргычта Рәхимулла абый утыра. Урамның икенче ягыннан атласам да дәшеп алды:
– Кәкә, кил әле монда.
Килдем. Абзыйның уң як бите каралып күгәргән, күзе бөтенләй томаланган иде.
– Менә нишләтте!
– Батыр ярасыз йөрмәс. Урманыңнан бер-ике әйләнеп кайтсаң, су белән юган шикелле була ул, Рәхимулла абый.
Абзый озын кулын урамның каршы ягындагы өй тирәсеннән әйләндереп китерде дә:
– Ә монысына ямаса, – дип, сул күзенә төртеп күрсәтте.
– Бөтен бәлабез эчүдән бит, Рәхимулла абый. Син миңа әти кебек кеше бит, җитмәсә, җизни дә тиешле әле син миңа. Ләбибә апа миңа туган, син моны да белмисең, эчеп йөреп. Ә мин синең алда малай-шалай гына булсам да беләм.
– Шулаймы? – дип, нык кына уңайсызлану кичереп алды абзый.
– Урманнан мин туганымны куып төшергән булам инде, алайса.
– Ташла эчүне, Рәхимулла абый, әллә нинди бәлаләр килеп чыгар гаиләңдә. Гаиләң ишле. Укытасы, киендерәсе. Малаең, кызларың бер дигән.
– Шулаймы?!
– Сау бул, Рәхимулла абый.
– Ярый, кәкә. Рәхмәт. Синең белән сөйләшкәч җиңеләеп киттем. Әтиең искә төште, алтын кеше иде. Ярый, сәндерәгә генә менеп ятыйм әле мин.
Шайтанның кешене эчү белән юк итүе – бик тә мәкерле гамәл. Аннан тиз генә котылам димә.
Рәхимулла абый барыбер малае армиядән кайтканчы да начар гадәтен ташламады. Үзе кешеләргә дә булыша, җитәкчеләр белән дә уртак тел таба, халык белән дә. Хөкүмәт боерган бар эшне җимертеп эшләтә, урманчылар ярышында алгы сафта. Ләкин шул гадәте…
Армия сафларында хезмәт итеп кайтуын билгеләп үтәргә җыенган малай әтисен күтәреп ала да кызган мич плитәсенә утырта. Тәмам аптыраган, йөдәгән егетнең бүтән чарасы калмаган, күрәсең. Өйгә көйгән чүпрәк исе тарала.
Тагын капка төбенә чыгып утыра урманчы. Тагын Рафаил, Фәргать һәм Рәмзил Каюмов урамнан вечерга төшеп баралар.
– Менә нишләтте! – дип, шәрә артын күрсәтә абзый, ыштан төбе янып беткән, арт сан кып-кызыл, янган-көйгән.
Каешын биленнән салып сугышырга килеп чыгуы була солдатның, өчәүләп эләктереп алалар да ярыпмы-яралар тегене.
Шушы вакыйгадан соң егет әтисенә башка бервакыт кул күтәрми. Ә Рәхимулла абый иркенәеп яшәвен әле дәвам итә.
Рәхимулла абый турында Рәмзил, ул чорларны сагынып, менә шулай искә ала:
– Көннәрдән бер көнне Илнурларга менеп килә идем, капка төбендә Рәхимулла абый утыра. Бераз чирткән бу.
– Рәмзил, кәкә, мине үтерәләр бит Миңлегалинең малайлары. Әтиләре асылынып үлүне миннән күрәләр. Миңлегали бит печәнлегендә ут ягыпмы, төпчек ташлапмы, янгын чыгарды. Күпме печән, утырткан үсентеләр, делянкалар янды. Әйттем моңа, курыксын дип: «Утыртам», – дидем. Ә бу төшә дә баскычка асылынып үлә, менә балалары мине үтерә хәзер.
– Болай итик, Рәхимулла абый. Әйдә, күрше авылга барып кайтыйк. Әлфәт абыйның «Днепр» мотоциклы белән. Николайны, Рафаилне алыйк. Акчаң бармы?
– Акча җитәрлек. Менә. Абзый кесәсеннән бер төргәк акча алып болгый.
– Кая бер шешәлек бир. Кызыксындырыйм егетләрне, аннан арурак киемнәр дә киик. Син дә, мин дә. Үзем ырып-ерып чыгармын, борчылма.
Югары оч егетләре бер-берсен ярты сүздән аңлаганга, үгетләү дә кирәк булмады. Бу чиста күңелле абзыйны без бик хөрмәт итә идек. Аның кискен, сәрсән хәрәкәтләре, атта патша тәхетендә утырган кебек йөрүләре, сөйләшү үзенчәлекләре, беркайчан да аты-юлы белән сүгенмәве соклану уята иде.
Әлфәт абый рульдә. Николай, Рафаил дә урын таптылар. Ә мин – старшой – арткы утыргычта. Мотоцикл бишегенә Рәхимулла абый кунаклады, «тәхеттә» диярсең. Басуда да, урманда да юлларны, борылышларны даһи юлбашчыларга хас кул хәрәкәтләре белән күрсәтеп бара.
Килеп туктадык мәрхүмнең өе янына. Барып кердек ишегалдына. Апа килеп чыкты. Мин, үземне Казаннан килгән тикшерүче дип таныштырып, авылдан ук әзерләп килгән папканы тартып чыгардым, апага сораулар бирә башладым. Язам, сызам. Теге фаҗига булган баскычны да кереп карадык.
– Апа, малайларың лесник Рәхимулла абыйны гаеплиләр икән, үтерәбез, дип янаганнар, свидетельләр бар. Нишлибез? Дело ачыйммы?
– Балакаем, Рәхимулла абый төшеп эшләмәгән бит инде аны. Әйтер инде, урманны яндыргач. Үлгән артыннан үлеп булмый. Әзрәк булышса ярар иде дә. Хәзер үзе дә юк, утыны да юк.
– Нәрсә, Рәхимулла Яруллин, булышасыңмы кайгы килгән гаиләгә?
– Өч машина имән утыны төшерәм иртәгә үк, нихәл итәсең, – дип, ике якка кулын җәйде урманчы.
– Апа, ярар, тагын бер тапкыр кайгыңны уртаклашабыз, Ходай бүтән бәла-каза, кайгы-хәсрәт китермәсен. Ә Яруллинның вәгъдәсендә тору-тормавын мин контрольдә тотармын, – дип, папканы чартлатып ябып саубуллаштык.
Йөзенә нур төшкән Рәхимулла абый дәһшәтле кулын кибеткә таба ыргытты. Килеп туктадык кибеткә. Бу авылда урманчы Рәхимулла бигрәк тә хөрмәттә, хәтта күмәк хуҗалык җитәкчеләрен дә халык алай зурламый. Күп тә үтмәде, кибет яны ир-ат белән тулды. Әлфәт абый әйттеме, заправщик, 20 литрлы савыт алып, бензинга китте.
Рәхимулла абзыйны тегесе дә, монысы да кунакка дәшә. Ә абзый очсызланмый: ярар да дип әйтми, юк та дими. Ләкин кул ишарәсе ясый. Бу – сабыррахман дигән сүз.
Кердек кибетләренә. Ике чибәр кыз эшли икән. Берсе белән танышып та киттем. Мин бит следователь, шәп киенгән, кулдан папканы калдырган юк.
– Теге миңа килешер микән, Гаязыч?– диде Рәхимулла абзый, кибет киштәсендәге эшләпәгә төртеп күрсәтеп.
– Киеп кара, Рәхимулла абый.
Кызлар алып биргән эшләпәне кигәч, мин баш бармагымны күккә чөйдем. Абзый кулындагы фуражкасын прилавканың эчке ягына, идәнгә атып бәрде дә:
– Ә теге ботинка миңа ничек булыр икән, кызым? 8 сумлык аяк киеме дә абзыйга атап теккән кебек иде.
О проекте
О подписке