Уйлап тора Зөлфәт: шушындый йорты бар, бай, фәлән-фәсмәтән дип, тырыш авыл кешеләрен ничек кенә җәзаламаган комиссарлар. Югыйсә комы да, кызыл балчыгы да, аларны болгатып, калыплап яндырган кирпече дә авылдашларының сөялле кулында биегән, күз нурларында яктырган, йөрәк тибешләрендә тирбәлгән, Чегән чишмәсе суы белән сихәтләнгән. Әтәмән урманыннан алып төшкән түгәрәк имәннәр, хәзер «кәҗә» дип йөртелүче дүртаякларга күтәреп салып, озын кул пычкылары белән түшәмгә дә, ишек-тәрәзә борысларына да ярылган. Шул озын пычкыны хәзерге кешенең кулына тоттырып, озынлыгы 3 м лы, диаметры 60–80 см лы имән бүрәнәне яр дип бирсәң, ул мәңге ярылмаячак, ә ир-ат аптырап калачак…
Кече Кирмәннең йөзек кашы булган затлы тырышлары Әхмәт, Исмәгыйль, Әхмәтсафа менә шулай салган йортларын. Җиң сызганып, балчык-тузанга батып, гаиләдәге бала-чаганы да эшләтеп.
Ә хәзерге авыл тырышлары салган йортларга исә Кирмән Башының бар халкы сыеп, тугарылып яшәрлек… Болар өчен Себергә дә сөрмиләр, Ак диңгез утрауларына да озатмыйлар…
Узган гасырның 80 нче еллары башында өч мәчеттән корыштырган иске мәктәпкә дә чират җитте. Җимерделәр, таркаттылар, тараттылар. Әле колхозның дөбердәп яшәгән чагы, аңа да нәрсәдер эләкте бугай. Төзү – авыр эш, безгә сүтәргә куш инде син. Шушы мәктәптә укыган, аңа иксез-чиксез рәхмәтле булырга тиешле, инде үз хуҗалыгы белән гөрләтеп яшәүче авылдашлар «эшкә» кереште: кем нәрсә эләктерә ала?! Ишегалдындагы икенче, башлангычлар сабак алган бина, урыныннан кымшанды һәм, элеккеге үлчәмнәренә караганда күпкә кечерәеп, Норма авылы дуңгыз фермасында пәйда булды.
Авыл клубы да булып халыкны сөендергән таш бина күмәк хуҗалыкның складына әйләндерелде. Аның тимер ишеге, тимер капкачлы үтә дә затлы тәрәзәләре дә аякланды. Шушы складта әйбер саклаучы колхоз завхозына бу хәл бик тә кулай булып чыкты. Ул Алабуга, Казаннан кайткан туганнарына боты-боты белән итне, башкасын озатып бетерә дә, складның тәрәзәсеннән кемдер кергән һәм … теге итләр, буяу, кадакларны урлаган дигән хәбәр тарата. Хәтта мүк тә түтүт, ул югыйсә тәрәзәдән сыймый да, олы шакмаклы. «Капчыкка тутырганнардыр», – ди баһадир гәүдәле хатын, ә хуҗалык мөдирендә «о» хәрефе дә юк.
Чират Исмәгыйль бай яшәгән йортка да җитте. Ташыдылар түшәм-сайгагын, өрлекләрен, борысларын. Иштеләр диварларын, соңгы кирпечкә кадәр аякланды. Чират мичкә җитте. Плитәсенә кәстрүлләр, чәйнекләр тезеп, торак кызлары ашарга пешергән мәрхәмәтле мич! Мич нигезен актарган Хәбыйк Миннемулласының ломы савыт-саба ваткан тавыш чыгарып, куышка төшеп китте. Чокырга кирпеч ватыклары, балчык коелды. Чүп-чарны як-якка көрәгәч, күзгә аянычлы хәл ачылды: затлы фарфор тәлинкәләр, җилпуч сыман фарфор савытлар чәлпәрәмә килгән. Кытай фарфоры! Миннемулла: «Барысы да ватылган», – дип сөйләп йөрде. Ә халык: «Исән калганнарын җимерүчеләр бүлешкәннәр», – диде. Халык әйтсә, хак әйтә.
Сүз Исмәгыйль байның Комазан урманчылыгында гомер сөрүче малае Мәлик абзыйга да барып җиткәч, ул: «Белә идем мин аны, букланасы килмәде», – дигән.
Урамның уң ягында Сәгыйдә абыстай яшәгән йортның тәрәзә йөзлекләренә, кәрнизенә мең сандугач оялаган. Осталар бу челтәрле моңны ак чыршыдан ясаган. Бу йортның бер ягында хатыны Мәликә апа белән намуслы хезмәте өчен Ленин орденына лаек булган химия-биология укытучысы, мәктәп директоры Мәгъсүмов Мөнип абый яшәде. Ул Алан авылыннан иде, шунда җирләнде дә.
Сәгыйдә абыстай хәер-фатихасын калдырып киткәнгәме, бу йорт мәктәп китапханәсе, буфет, ашханә дә булды, кечкенә ягында колхозчы Хәлимә апа да яшәде.
Алга китеп, шуны да әйтик: авыл җирлеге башлыгы ниндидер хезмәтләре өчен бинаны бер төзелеш бригадасына бүләк иткән. Ә тегеләр ике-өч көн эчендә түшәм-сайгак, бүрәнәләрен, өрлекләрен утынга өләшеп бәйрәм иткәннәр. Төзәтсәң, рәтләсәң, түбәсен алыштырсаң, авыл музее оештырырлык, нечкә зәвык белән эшләнгән тәрәзә йөзлекләре, кәрнизләре белән күз карашын җәлеп итәрлек тарихи йорт иде ләбаса. Кемгә төшәр икән Сәгыйдә абыстай рәнҗеше?! Ә төшәсенә бер дә шикләнми Зөлфәт!..
Чакырылган кунаклар җыелгач, мәктәп капкалары шыгырдап ачыла. Мәктәпнең икенче катына менүче агач баскычка кадәр утыз адымлап бардыр. Сукмакка, юлга ярты метр калынлыкта яфрак җәелгән. Кунаклар, шаккатып, яфрак келәменә басарга кыймыйча торгач, мәктәп директоры Батырша Мостафиевич үзе ырып-ерып керә һәм хөрмәтле кунакларны ике куллап алга дәшә.
Кунакларны затлы ризыклар, эчемлекләр, җанны эретүче сүз белән дә хөрмәтләп була. Ә менә табигый яфрак келәме аша уздыру гомер күрелмәгән олылау иде! Әле бит тирә-юньдә тиңе булмаган гармунчы, ике күзе тумыштан дөм сукыр, ике аягы да аксак, пар култык таягы белән һәр көнне мәктәпкә эшкә йөрүче, бер адым да ялгышмыйча, мәктәпнең кече капкасыннан кереп, икенче катка күтәрелеп, «Исәннәрмесез!» дип сәлам бирүче Зөфәр Салих улы Закиров тальянда Кирмән Башы көен уйный. Ике яклап тезелгән, мәктәп формасы кигән, дөньяны яктыртучы чибәр кызлар-егетләр җырлап тора:
Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген!
Нәрсәдән бу? – Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
«Гади генә тормышны да ничек балкыта белә бу укытучы халкы! – дип гаҗәпләнә күршедә генә гомер итүче агроном Хөсәен Хәбибуллин. – Бернәрсә сиздермәделәр бит». Баскыч култыксалары төрле төстәге яфрак, миләш, балан тәлгәшләре уралган ямьле сукмакка әйләнгән. «Моннан бер тапкыр узган кеше бу тамашаны гомере буе оныта алмаячак. Бу мәктәптән бер генә начар укучы да чыкмаячак икән, – дип уйлап бара колхоз рәисе Абрар Васыйл улы Мәрданов. – Хатыны укытучы, ә абыйсы шушы мәктәпнең завхозы, көнгә ничә тапкыр очрашалар. Берсе дә бу хикмәт турында ләм-мим. Әсирлеккә эләккән партизаннар кебек. Шулай булмыйча соң, колхозыбызның исеме дә «Кызыл Партизан» бит. Их, булдырганнар, их, молодцы!»
Авыл Советы рәисе Гөлчирә Мөхәммәтхан кызы авызын гел җыеп ала алмый. «Үләм! Үләм!» – дип кенә бот чәбәкли иде. Идәндә бер кәгазь кисәге табылса да, барысы да ах-вах килә торган мәктәп коридорында халык бүген көзге гүзәл урманда йөри. Яфрак, җимеш, башаклар белән бизәлгән стенгазеталар үзенә чакырып тора. Һәр сыйныф бүлмәсенең ишеге ачык, өстәл өсләрендә көзге уңыш балкый. Алма, карлыган, крыжовник, гөмбә, миләш, балан, чикләвек, кыяр, кишер, помидор, кабак, башы белән куелган көнбагыш дисеңме, затлы чөгендер катыгы авыздан сулар китерә. «Әти-әниләр кулы да уйнаган», – дип елмая агроном Миннехамис Мөхәммәди улы Вәлиев, югыйсә дучмак, кыстыбый, бөккән, дәвешләмә, төш, бәлешләр пәйда булыр иде микән бу бүлмәләрдә?! Монда бит 1–8 нче сыйныф балалары гына укый. Компот, чәй, гөмбә суына кадәр бар! Барысы да табынга дәшә. Бу хөрмәткә күңелләр тула. Ул түгәрәк ипиләре! Авыл пекарнясында Хамис Гаян улы Мөбарәкшин җитәкләгән икмәк пешерүче Равия, Илһамия, Сания апалары Мамадышка авыл хуҗалыгы алдынгылары җыенына күмәч пешерә торган формада махсус әзерләгәннәрдер бу ипекәйләрне.
Кунаклар икенче каттагы биш сыйныф бүлмәсендә ризыклар капкалап чыккач, башлангыч сыйныфлар һәм 5–6 нчылар үпкәли икән. Алар янәшәдәге ике бинада укыйлар.
Китте кунаклар шыгыр-шыгыр икенче кат баскычыннан төшеп, яфрак сөйләштереп.
Анда да тамаша! Кунаклар күренүгә, ике бинадан да шыпын-шыпын әни-апалар чыгып сызды. Шунда гына торсалар, нәрсә булган инде. Юк, янәсе, табыннарны кызлары-уллары сыйныф җитәкчеләре белән әзерләгән.
Шул ук яфрак туе! Шул ук көзге муллыктан сыгылып торган табыннар! Әле башлангычлар уздырган да! Зәйтүнә Шакир кызы Йосыпова кызлары такыя кисә, Клара Газизҗан кызы Әхмәтова кызлары бантик урынына яфраклар, чәчәкләр куйганнар, ә Эльвира Закир кызы Саттарова кызлары күкрәкләренә миләш тәлгәше чиккәннәр.
5–6 нчы сыйныф бүлмәләрендә дә тамаша инде! Ризыкларын татып карамасаң үпкәлиләр. Токмач, коймак, катлама, күзикмәк, өчпочмак, әйрән, куас та эләкте кунакларга.
– Синең табыныңа утырып та булмас инде, Батырша абый, – дип, шаулап көлеп җибәрде Гөлчирә апа.
– Аш ашка – урыны башка, – дип җавап кайтарды директор.
– Ничекләр әзерләп бетергәннәр, кабактан кеше башлары ясап, эченә шәмнәр дә яндырып куйганнар бит, ул шигъри язмалар, ул рәсемнәр! – дип зурлады Хөсәен Хәбибуллин.
– Шагыйребез бар, – директор янәшәдә атлаган уку-укыту бүлеге мөдире Зөлфәтнең иңбашына кагылды. – Рәссамыбыз бар, – дип, Гамилә Хаҗи кызы Шәмсетдиновага күрсәтте. – Укытучылар, тәрбиячеләр, әти-әниләр, хезмәткәрләр тырыш, шулар хезмәте. Иртәнге нәрәдкә колхоз идарәсенә төшкәч, мәктәпне караштырып чыктым, бер җиргә дә Уңыш бәйрәменең шаукымы тимәгән иде әле. Нәрәдтә бер сәгать булдым, өйгә кайтып, мал тәрбияләп, юынып, ашап-эчеп төшсәм, бөтен җир кыштыр-мыштыр, Каф тау артыннан юньле җеннәр килеп тамаша ясаган.
– Рәхмәт, – диде Абрар Васыйлович. – Искиткеч! Яңа елга гына түгел, язгы чәчүгә кадәр көч-дәрт бирергә җитә безгә бу!
Кирмән Башы сигезьеллык мәктәбендә математика дәресе бара. Бәхете бар укучыларның, аларны данлыклы Мамадыш педучилищесында белем алган, бергә укыган иптәшләре алдында дәресләр биргән, сыйныфтан тыш чаралар әзерләгән һәм уздырган мөгаллим укыта. Педучилищеда уздырган дәрестәге һәр сүзеңә, хәрәкәтеңә, киемеңә, тавыш тирбәнешеңә дистәләрчә күз карап тора һәм дәрес тәмамланганнан соң, машина моторын сүткән кебек, дәресеңне сүтәләр, аннан җыялар. Болай эшләсәң, тагын да шәп була дип, яңача эшләү юлларын тәкъдим итәләр.
Бераз вакыт узгач, син тагын шәһәр мәктәбендә ачык дәрес бирәсең. Сыйныф бүлмәсенең арткы рәттәге утыргычларында тагын 25–30 пар күз сине бораулый, дәфтәрләргә нидер яза, шайтан белсен. Инде бу дәрестә син алда уздырган дәресеңдәге кимчелекләрне төзәтеп кенә калмыйсың, уку-укытудагы алдынгы методиканы да күрсәтергә тиеш.
Гаҗәп тә көчле уку йорты иде Мамадыш педучилищесы. Анда гаять көчле укытучылар әзерләнде. Бу уку йортын ябу – Мамадышның олы фаҗигасе. Аның артыннан Казан кешеләрен дә шаккатырырлык шәһәр музее ябылды. Экспонатлар таралды, бу да фаҗига иде.
Менә шушы педучилищеның сират күперен кичкән, аннан соң Алабуга институтының физмат бүлегендә белем алган Шамил Нургали улы дәрес бирә. Мәсьәләләр, мисаллар чишәләр, тизлек югары, дәрестәге эшләр беткән. Менә шунда башлана да инде.
– Сөнгатов Хәлим, такта янына чык!
– Минме, абый? – дип торып баса Сөнгатов. Класс шаулап көлә. Юк, укытучы ачуланмый, бу бит көнаралаш кабатлана.
– Юк, син түгел, Хәлим, Пифагор чыксын, – дип, тагын да күңеллелек өсти Нургалиевич. – Яз тактага.
Хәлим укытучы әйткәнне акбур белән яза.
– Сез бу мисалны әле генә чиштегез. Ләкин, хөрмәтле математикларым, бу мисалны чишүнең тагын әллә ничә төрле юлы бар. Эзләгез сез дә, Хәлим дә. Миндә «5»леләр бер капчык, «4»леләр ике капчык. «3»леләр, «2»леләр бөтенләй юк, бигрәк тә Хәлим Тәхиятуллович өчен, чөнки аның бүген туган көне, әйдә, алкышлыйк әле шуны.
– Абый, минме?! – ди борын очы тирләп чыккан Хәлим. – Мин бит аны үзем дә онытканмын, кая анда әни белән әти, ни Ләйлә, ни Наилә, ни Зөлфия котламады.
– Йә, әйдә, Хәлим Тәхиятуллович, мисалга тотын, бер батырлык эшлә әле туган көнеңдә. Төрле чишелешләрен тапсаң, менә бу ручканы күрәсеңме? Синеке! Туган көн бүләге булыр.
Шамил абыйсының тәмәке исе сеңгән авторучкасын учлап, кош тоткандай сөенеп кайтканда әйтте ди Хәлим: «Мин Шамил абый кебек укытучы була алмам, тракторчы булырмын, ләкин Ләйлә, Наилә, Зөлфияне үзем эшләп укытырмын».
Фәрештәләрнең амин дигән чагына туры килгәндер, кызлар укыдылар, ә араларында Ләйлә белән Зөлфия укытучы булдылар.
Математика укытуның бөтен нечкәлекләрен үзләштергән Нургалиев, чыннан да, районның иң көчле мөгаллимнәреннән иде. Ул башкалар кебек өй салып, ишле мал асрап, кыш буе яуган карны көрәп азапланмады. Капкасына өелгән карны олы киез итекләре белән ачкалап уза да, киң-киң атлап, каршыда яшәүче Сәхипкамал апаның көрәлгән сукмагына килеп чыга. «Йа Алла, коткардың!» дигән шикелле, дежур хезмәткәр, көрәп куйган сукмактан атлап, бәләкәй капкадан мәктәп ишегалдына керә, укытучылар бүлмәсенә юнәлә. Агач баскычтан шыгыр-шыгыр менгәннән соң, уңга тайпылып, ишекне ача да: «Исәннәрмесез, коллегалар!» – дип күрешә.
Укыды башта Шамил Нургалиев. Шәп укыды. Башта педучилищеда, аннан институтта. Энеләре Камил белән Шәмгунны да югары белемле итте, алар үзләре дә тырыш булды. Ләкин төп нигезне исән-имин тоту-бөтәйтү Шамил өстендә иде. Дөрес, Шамилнең кулы балта эшен дә, башкасын да белми. Ул бит – югары белемле педагог. Менә акча җыяр да яхшы өй сатып алыр.
Энеләре дә югары белем алды, өйләнделәр дә, ә үзе Башкортстанына кайтып киткән колхоз рәисе Баймиевның өен сатып алды. Ә еллар үтә торды. Инде аның яшьтәшләренең гаиләләре ишле. Чордаш кызлар күптән кияүдә. Ә гади кызларны ул үзенә тиң санамады. Ә еллар үтә торды. Теләгенә дә иреште. Дусты, район мәгариф бүлеге мөдире аңа уку-укыту бүлеге мөдире итеп кую турындагы боерыкны тоттырды. Мәктәп директоры Мәхмүт Васыйлов каршы иде, билгеле. Бигрәк тә аның хатыны Кәшифә Абдулловна.
Аннан колхоз рәисе белән борчаклары пешмәгән директор Татар Омарына сөрелде. Шамил директор бүлмәсенә күчте. Социал-демократ Васыйлов дилбегәне бик иреккә җибәргән иде, хәзер күрсәтәчәк ул эшләп тә, эшләтеп тә!
Дәресләрендә тирән белем биргән Шамил Нургалиевич сыйныф җитәкчесе дә булган иде, әмма әллә ни эш майтара алмады. Ни газета чыгаруда, ни концерт куюда, ни спорт ярышларында, ни колхоз басуында эшләгәндә, карт-корыларга, фермаларга шефлык иткәндә дә, гел артта булды аның сыйныфы.
Укытучы буларак, тәрбия эше, үз өстендә эшләү планнарын да кем вакытында тапшырмаган дисәң, Нургалиев булыр иде. Укучыларының тикшерелмәгән дәфтәрләре дә тау-тау өелде. Ул аларны укучысы Илсур Газизовтан тикшертте.
Ә менә завуч, бигрәк тә директор булгач, үзе башкармаган мондый эшләрне бугаздан буып таләп итә башлады. Кабинетка чакырулар, анда кырыс сөйләшүләр ешайды. Педсоветлар өчәр-дүртәр сәгатькә сузылды. Яңа хуҗа анда укытучыларның юылмаган гамашларына кадәр барып җитте.
Педсоветтан беренче булып директор чыгып китте, аның артыннан Габделхәй Васыйлович, чөнки ул да тәмәкече, озак тартмыйча торгач, бик тилмергән иде. Ул бүлмәдән бүселеп килеп чыккан хатын-кызларга:
– Тагын бер эшегез артты, юасыз инде революциягә кадәр кигән гамашларыгызны, – дип авыз ерды.
– Син дә чирле кеше сүзен сөйләп торма әле, – дип ысылдады тарих укытучысы Фәүзия Фәезовна. Ул, чыннан да, хаклы булган икән.
Директор укытучыларның яшәү шартларын, шәхси китапханәләрен тикшерә. Кичке тугызларда, уннарда өеңә килеп керә. Зөлфәтләргә төнге унбердә керде. Авыл инде күптән ял итә, бары дәрескә әзерләнүче укытучылар гына йокламый.
Әнисе чәй куйды, малаеның хуҗасы кунакка кергән бит. Маен, катыгын, турасын өстәлгә тезде. Дык итеп, шешә чыгарып утыртты директор. Үзе салды, үзе эчте. Спорт белән шөгыльләнгән күршесенең эчмәгәнен белә, шуңа кыстамый да. Сүз элекке Мамадыш педучилищесы бинасында урнашкан 2 нче мәктәпне көмеш медальгә тәмамлап, хәзер Казан дәүләт университетының физика факультетында укучы энесе Илсур турында барды.
– Анда да гел «5»кә укый икән минем шәкерт, – дип, горурланып куйды Нургалиев. – Син өйләнергә җыенмыйсыңмы әле? Хөснурый апага авыр бит.
– Университетны бетергәч, Шамил абый. Ә Бикә апага җиңелме?
– Кая җиңел булсын инде?! Мин бит хәерчелек корбаны. Әти сугышта һәлак булды. Өч малай калдык ятим. Мин олысы. Әни гади колхозчы, таякка эшләп йөрде. Ачлык, ялангачлык. Мин 1935 елгы дип язылган, дөресе 1934 елгыдыр, мөгаен. Камил – 36, Шәмгун да Фин сугышына кадәр туган малай. Сугыш чорында көчкә исән калдык бит. Әле сугыштан соң тагын да авыррак иде. Үсә башладык, организм сорый, ашарга юк. Ә налоглар. Әтиең Шәкүр абый Мамадыш РайФОсының финагенты иде. Айның билгеле бер көнендә килеп керә өйгә. Әни көне буе тагын түләп булмый инде дип кайгыра, әрле-бирле йөри.
Менә, ниһаять, Шәкүр абый килеп керә. Керми хәле юк. Обязан. Сталин вакыты бит. Әни белән икесе офтанып сөйләшеп утыралар. Ә без өч малай, нәрсәне алып чыгып китәр дип дер калтырап, сәкедә ятабыз.
Алып чыгып китми Шәкүр абый. Әйтә: «Ярар, Бикә апа, тапкан ризыгыңны малайларыңа ашат, алар – сугыш ятимнәре. Ә мин белермен кемнән алырга икәнен». Күзләреннән яшь агызып озатып кала әни Шәкүр абыйны, рәхмәтләр укый. Аннан безгә, йә Алла, дия-дия чәй эчертә. Менә, Хөснурый апа, Зөлфәт, шуңа рәхмәт әйтергә кердем. Кырыс директорның күзеннән яшь тама…
Кеше рәтенә керик, өйгә тиеник, аннан гаилә корып кешечә яши башларбыз дип, яшь гомер үтте дә китте, күрше. Менә хәзер өебез дә нарат, эшем дә дәрәҗәле, хезмәт хакым да әйбәт, тик әни авыру, 3–4 ел яшәрме, юкмы? Ә үземә 34 яшь. Теләсә кемгә өйләнәм дип, төтен җибәреп йөрим дә, фактта бит алай түгел, парень. Фәкыйрьлек корбаны мин.
Шулай кичләрен, кесәсенә шешәләр кыстырып, хезмәттәшләренең хәлен белеп йөргән директор татар теле укытучысы фатирына сугыла. Чәйлиләр, мәйлиләр кияүдән аерылган чибәр хезмәттәше белән. Ямьле генә башланган мәҗлес ямьсез төгәлләнә. Хатын-кыз милиция чакырта. Мамадыштан килгән наряд, директорның кулларын боргычлап, машинага ыргыта. Теле тик тормаган хулиганны акылга утырталар. Үзенең гаепсез икәнен очынып яклаган директорны кешелектән чыгарганчы изә данлыклы Мамадыш милициясе. Математик үз-үзен белештермәслек хәлгә китерелә һәм… Казан психбольницасына озатыла.
Учлап дару ашату, көчле уколлар, хастаханәдә шашынып йөрүче авырулар, үзенең шундый җиргә килеп эләгүенә хурлану Шамил абыйны чынлап торып чирлегә әйләндергәндер.
Энем Илсур белән без аның хәлен белергә килгәләдек. Коридорда йөрүче әсәрләнгән шәрә халыкны ачык ишектән генә күрсә дә, кеше чирләргә мөмкин ул сары йортта. Алла сакласын. Шамил абыйны да бу йорт изде, тәмам чирләшкәгә әйләндерде. Яз көннәрендә, авыруы көчәйгәч, аны дусты Хөсәен әллә ничә тапкыр Казан больницасына салды. Аруланып кайткач, мәктәптә математика укытты. Өйләнде. Хатыны Фатыйма белән ике ул үстерделәр: Азат белән Айратны.
1973 елның 15 февралендә Бикә апаны җирләделәр. Һәйкәл куярлык, өч улына да югары белем биргән ана иде Бикә апа. Андый гаиләләр бик сирәк. Урыны җәннәттә булсын…
1969 елның җәе. Зөлфәт ялда. Мамадыш шәһәренең Ялкаулар чатында Мостафин Батырша абыйсы очрады. Ул – Вахит сигезьеллык мәктәбе директоры, аның авылдашы.
– Хәлләр ничек, Зөлфәт?
– Әйбәт, Батырша абый.
– Бик әйбәт түгел икән бит әле, Шамил чирләгән икән.
– Әйе, анысы шулай.
Мостафин миңа безнең мәктәпкә директор итеп билгеләнүен әйтүне кирәк санамады. Ә мин инде бу хәбәрне ишеткән идем.
Яңа директорның Вахит авылындагы өен сүттек, машиналарга төяп, туган авылына алып кайттык, өмә ясап күтәреп тә бирдек. Калган эшен балта осталары төгәлләде.
Эшләү тәҗрибәсе булган Батырша Мостафиевич байтак эш майтарды: Алан авылындагы урманчылар барагын сүтеп, авыл кибете янына алып кайтып кордык. Бүрәнәләр буталмасын өчен, билгеләү белән мәктәп хезмәткәре Шаһиев Кәримулла, хезмәт укытучысы Васыйлов Габделхәй абыйлар шөгыльләнде. Бу дүрт бүлмәле баракның ике башына да тактадан янкорма эшләнде. Бер башында – малайлар, икенчесендә кызлар тора. Алар Су-Елга, Норма урманчылыгы, Югары Якедән килеп укый, торакта яшиләр.
Югары очка менүче урамга тагын бер барак күчерелде. Анда малайлар яши, ул да торак.
Мостафин үзе рус теле һәм әдәбияты укытты, агитколлектив җитәкчесе. Математика укытучылары өчәү мәктәптә: хатыны Газизә Хаҗиповна, Сәвия Хәйровна, Шамил Нургалиевич. Әлбәттә, Нургалиев төп математик санала, чөнки физмат тәмамлаган, ә Газизә, Сәвия апалар педфак белеме белән, алар түбән сыйныфларда укыта. Дәресләр җитәрлек, параллель сыйныфлар күп. Сәвия белән Газизә гаилә дуслары, кунакка йөрешәләр.
Шулай беркөнне Сәвияләрдә мунчага керә ике ахирәт, әйбәт кенә юыналар. Берничә тапкыр ахирәтенең аякларына күзе төшкән Хаҗиповнаның тормозы ычкына: «Кара, Сәвия, куш тез икәнсең бит син», – дип ычкындыра. Кара коелган Сәвия исә тәнендәге күбекне дә юып тормый, киенә дә чыгып китә…
Бер ел сөйләшми ахирәте белән Сәвия Хәйровна. И өзгәләнә Хаҗиповна! Тегеңә дә, моңа да сөйләп офтана. Юк шул инде, телеңне тыярга кирәк иде. Бар күргән әйберне сөйләп йөрмиләр аны.
Әнә бит Зәйтүнә Бакировна һәр кешегә сөйләп йөрмәде күргәнен. Кыска тәнәфес иде. Укытучылар бәдрәфенә томырылып килде дә ишеген каерып ачты гына: анда бар байлыгы белән ялтырап, тугарылган директор Мәхмүт Васыйлович утыра. Исәнләште Зәйтүнә җиренә җиткереп, сез нәрсә, әллә исәнләшмәгән дә дип уйлыйсызмы?! Һәм… Хаҗиповна кебек сөйләшеп тә йөрмәде…
О проекте
О подписке