Тәрҗемә теориясе һәм практикасы өчен тәрҗемәнең төп берәмлеге яки тәрҗемәнең беренче элементы дигән төшенчәне билгеләү әһәмиятле, чөнки кайбер мәсьәләләрне дөрес яки ялгыш хәл итү әлеге төшенчәне төрлечә аңлауга бәйләнгән.
Бөтен әсәрне, текстны, хәтта бер битне генә дә тоташ тәрҗемә итеп булмый. Шунлыктан тәрҗемәче, гадәттә, оригинал текстын билгеле бер кисәкләргә, берәмлекләргә бүлгәли дә аларның мәгънә һәм сәнгатьлелек эчтәлеген икенче телгә шулай ук аерым берәмлекләр ярдәмендә күчерә. Әнә шул берәмлекләрне – тәрҗемә берәмлекләре дип, аларның иң күп кулланылганын исә тәрҗемәнең төп берәмлеге дип йөртәләр.
Л. Бархударов фикеренчә, телдәге һәртөрле берәмлек – фонемадан алып бөтен бер текстка кадәр – тәрҗемә берәмлеге булып тора ала. Шул ук вакытта тәрҗемә берәмлеге бер текст эчендә үк даими үзгәреп тора – ул әле сүз, әле сүзтезмә, әле җөмлә була. Бу фикер практикада раслана.
Тәрҗемәнең төп, чагыштырмача даими берәмлегенә килгәндә, теориядә бердәм фикер әлегә юк. Андый берәмлек – В. Россельс сүзләре белән әйткәндә, текстның тәмамланган кисәге яки текст кисәге; Е. Эткинд һәм Л. Н. Соболевча – фраза; В. Е. Шор, Н. И. Фельдман, С. Фәйзуллин фикеренчә – җөмлә, кайбер галимнәр карашынча – период (тезем).
Текстның тәмамланган кисәге яки текст кисәге дигән төшенчә аермачык түгел, шунлыктан аны төп берәмлек мәгънәсендә куллану тәрҗемә методларын эшләү өчен максатка ярашлы була алмый: ул үзирекле тәрҗемәгә юл ача.
Фраза, период терминнары еш кына җөмлә мәгънәсендә кулланыла, ә кайчакта алар параллель дә йөриләр. Бу әлеге терминнарның мәгънәләре аерылып бетмәү белән аңлатыла булса кирәк. Ләкин монда бернәрсә ачык билгеле: авторларның бик күбесе, тәрҗемәнең төп берәмлеге турында сүз йөрткәндә, җөмләне күздә тота.
Җөмләнең лингвистик категория буларак тәрҗемәдәге төп берәмлек функциясендә йөрүе бигрәк тә шуның белән аңлатыла: һәртөрле телдә дә сөйләмнең тәмамланган, бөтен, төп берәмлеген җөмлә тәшкил итә.
Тәрҗемәнең төп берәмлеге итеп җөмләне алу тел белән фикерләүнең бердәмлеге турындагы марксистик фикергә кайтып кала. Материалистик диалектика, төп логик категорияләр төрле халыклар өчен уртак, дип карый. Шуның белән бергә, логик һәм синтаксик категорияләр арасында билгеле бер бәйләнеш тә бар. Төп логик категорияләр төрле халыклар өчен уртак булганга күрә, бер тел җөмләсенә салынган фикерне икенче тел җөмләсе ярдәмендә тәрҗемә итү мөмкинлеген академик В. В. Виноградов тарафыннан бәян ителгән кагыйдә дә – җөмләнең субъект-предикат структурасы гомумкешелек характерда дигән кагыйдә – ачык раслый.
Төп берәмлек мәсьәләсе тәрҗемәдә оригиналның синтаксик бүленешен саклау проблемасы белән турыдан-туры бәйләнгән. Ә бу проблеманы дөрес хәл итү – төп нөсхәнең мәгънәсен, форма үзенчәлекләрен, автор стилен тулы бирү өчен әһәмиятле шартларның берсе.
Әйтергә кирәк, оригиналның синтаксик бүленешен, нигездә, җөмләләрен саклау мәсьәләсе һәрвакыт бертөрле генә хәл ителми.
Кайбер теоретиклар һәм практиклар оригиналның синтаксик бүленешен тәрҗемәдә сакламау ягында торалар. Моны алар, төрле телләрнең грамматик төзелешләре төрлечә, шуның аркасында оригиналның синтаксик төзелешен тәрҗемә теленә күчерү туган тел нормаларын җимерүгә китерә һәм, димәк, тәрҗемәнең сыйфатын түбәнәйтә, дип дәлиллиләр. Ләкин монда ике нәрсә исәпкә алынып җитми. Беренчедән, тәрҗемәдә оригинал җөмләсен саклау аның структур төзелешен дә икенче телгә күчерү дигән сүз түгел, бу очракта сүз барыннан да бигрәк оригинал җөмләсен тәрҗемә телендә дә җөмлә итеп саклау турында бара. Икенчедән, төрле телләрдә, хәтта кардәш булмаган телләрдә дә уртак синтаксик үзенчәлекләр бар. Ә бу хәл тәрҗемәдә оригиналның структур төзелешен гәүдәләндерү мөмкинлеген дә бирә.
Бик күп авторлар, менә шушы фикерне исәпкә алып, тәрҗемәдә оригинал җөмләсе, кагыйдә буларак, сакланырга һәм шулай ук җөмләнең структур төзелеше дә (әгәр ул туган тел нормаларын бозуга китермәсә) мөмкин кадәр тулы гәүдәләнергә тиеш дигән карашта торалар. Тәрҗемәдә оригинал җөмләсен саклауның оригиналдагы синтаксик сурәтләү чараларын гәүдәләндерүгә һәм мәгънәне төгәлрәк бирүгә нык ярдәм иткәнлеген исәпкә алсаң, ул карашның һичшиксез дөреслегенә шикләнергә урын калмый.
Тәрҗемә турындагы күп кенә хезмәтләрдә, оригиналның синтаксик бүленешен саклау юлы белән тәрҗемәдә аның ритмын, интонациясен гәүдәләндерүгә ирешергә мөмкин, дип әйтелә. Л. Н. Соболев, оригиналның ритмын гәүдәләндерү өчен, төп нөсхәдәге кыска җөмләләрне – тәрҗемәдә дә кыска итеп, озын җөмләләрне тәрҗемәдә дә озын итеп бирергә кирәк, дигән фикердә. Кайбер белгечләрнең озын җөмләләрне тәрҗемә итү кыен һәм мөмкин түгел дип әйтүләрен истә тотып, ул, оригиналның катлаулы конструкцияләрен бирү өчен, һәр телдә дә тиешле синтаксик формалар бар, һәм аларны эзләп табарга тырышырга гына кирәк, ди.
Тәрҗемәдә оригиналның озын җөмләләрен бүлгәләмичә бирергә кирәк дигән фикер В. Станкевич мәкаләсендә бик ышандырырлык итеп әйтелгән: «Әле дә булса озын җөмләләрне автордагыча итеп бирергәме, әллә кечерәк җөмләләргә бүлгәләргәме дигән бәхәсләр бара. Җанлы, бөтен бер җөмләне алай ясалма рәвештә бүлгәләү белән килешеп булмый, чөнки киселгән, өзелгән фразалар суммасы күптармаклы агачка охшый: бөтен кисәкләре дә үзара автор фикеренең (ә ул фикер үзен белдерү өчен нәкъ менә шушы ысулны сайлап алган) бердәм агымы белән бәйләнгән; озын җөмләләр (периодлар) алар – сәнгатьле фикерләүнең үзенә бер төре, үзенә бер сурәтләү алымы, язучы стиле».
Җөмләнең озынлыгы яки кыскалыгы билгеле бер телгә генә хас үзенчәлек түгел, чөнки һәр телдә җөмләләрнең озыны да, кыскасы да бар. Озын яки кыска җөмләләр белән язу – язучының үзенчәлеге, шәхси стиле. Шуңа күрә дә тәрҗемәдә автор стилен, оригиналдагы синтаксик бүленешне үзгәртеп биреп булмый. Л. Н. Толстой, Н. В. Гоголь әсәрләрен тәрҗемә иткәндә, җөмләләрне бетерсәң, анда автор кулын танып булмас иде.
Моннан тыш, оригиналдагы озын, катлаулы җөмләне тәрҗемәдә бүлгәләп бирү фикер бөтенлеген, эзлеклелеген боза, димәк, оригиналның мәгънәсенә зыян китерә.
Безнең илдәге күп телләрне берсен икенчесенә тәрҗемә итү практикасыннан күренгәнчә, төрле жанрдагы материалларда тәрҗемәнең төп берәмлеге функциясен, нигездә, җөмлә үти, ягъни оригинал җөмләсе тәрҗемә телендә күпчелек очракта саклана. Поэтик тәрҗемә генә әлеге караштан берникадәр читтә тора. Бу поэтик тел төзелешенең үзенчәлеге белән бәйләнгән.
Русчадан татарчага тәрҗемәдә дә оригиналның синтаксик бүленеше, кагыйдә буларак, саклана. Дөрес, кайчакта төрле сәбәпләр аркасында рус җөмләләре, бигрәк тә озын, катлаулы җөмләләр, кирәксезгә бүлгәләнеп бирелә, һәм нәтиҗәдә оригиналдагы фикернең диалектик бердәмлеге, органик бәйләнеше йомшара, бөтенлеге, эзлеклелеге бозыла, шулай ук төп нөсхәнең ритмы, интонациясе бирелеп җитми. Мәсәлән: В ту ночь приехал я в Симбирск, где должен был пробыть сутки для закупки нужных вещей, что и было поручено Савельичу (А. Пушкин) дигән иярченле кушма җөмлә тәрҗемәдә бүлеп, ике мөстәкыйль җөмлә итеп бирелгән: Шул ук төнне Сембергә барып җиттем; кирәк-яракларны алу өчен, мин анда бер тәүлек торырга тиеш идем. Әйберләр алу эше Савельичка тапшырылган иде. Оригиналда кирәк-яраклар сатып алу эшенең Савельичка тапшырылуы турындагы фикер өстәмә рәвештә, сүз уңаенда гына әйтелә, ә төп фикер – яшь Гринёвның Сембергә китүе һәм анда бер тәүлек торырга тиешлеге. Тәрҗемәдә исә, что и было поручено Савельичу дигән иярчен җөмлә мөстәкыйль булып киткәнгә, икенчел дәрәҗәдәге, өстәмә фикер төп фикергә әйләнгән. Өстәвенә оригинал җөмләсеннән бүленеп чыккан җөмләләрнең икенчесе сүз барышындагы эзлеклелекне җуя, һәм ул җөмлә белдергән фикер белән алдагы җөмләдән аңлашылган фикер арасында органик бәйләнеш югала. Что и было поручено Савельичу дигән иярчен җөмләне кереш җөмлә итеп, оригинал җөмләсен бөтен килеш тәрҗемә иткәндә, әйтелгән җитешсезлекләрдән котылырга мөмкин. Ул чагында тәрҗемә мондый яңгыраш алыр иде: Мин ул көнне Сембергә барып җиттем, анда кирәк-яраклар алу өчен (бу эш Савельичка тапшырылган иде), бер тәүлек торырга тиеш идем.
Шуны ачыклап әйтергә кирәк: тәрҗемәдә оригинал җөмләсен саклау принцибының хәрефкә-хәреф тәрҗемә белән бернинди уртаклыгы юк, чөнки ул оригиналның синтаксик структурасын тәрҗемә теленә күчерүне һәм хәрефкә-хәреф тәрҗемә итүне мәҗбүри итеп куймый. Монда сүз билгеле бер телдәге җөмлә белдергән мәгънәне икенче телгә җөмлә рәвешендә күчерү турында бара. Ул ике җөмләдәге сүзләр төп мәгънәләре белән бер-берсенә бөтенләй туры килмәскә дә мөмкин. Ләкин тәрҗемә телендәге җөмлә гомуммәгънәсе буенча оригинал телендәге җөмләгә туры килергә тиеш.
Шулай итеп, без тәрҗемәнең төп берәмлеге – җөмлә, һәм тәрҗемәдә оригиналның синтаксик бүленеше, кагыйдә буларак, сакланырга тиеш дигән нәтиҗәгә килдек. Ләкин бу кагыйдәнең чыгармасы да бар. Эш шунда: телләр төзелешендә специфик үзенчәлекләр булу сәбәпле, кайчак оригинал җөмләсен, мәгънәгә зыян китермичә һәм тәрҗемә теле нормаларын бозмыйча, бөтен килеш саклап булмый. Шунлыктан аны бүлгәләп тәрҗемә итәргә туры килә.
Русчадан татарчага тәрҗемә практикасында була торган оригинал җөмләсен бүлеп тәрҗемә итү очракларының кайберләре рус, татар телләренең синтаксик төзелешендәге, аерым алганда, иярченле кушма җөмләләр структурасындагы специфик үзенчәлекләр белән бәйле. Әйтик, рус телендәге который, чей, где теркәгечләре ярдәмендә төзелгән иярченле кушма җөмләләр – татар теле белән чагыштырганда, бик үзенчәлекле күренеш, һәм шуңа күрә аларны күп очракта бөтен килеш тәрҗемә итеп булмый. Берничә мисал карыйк: Матушка отыскала мой паспорт, хранившийся в её шкатулке вместе с сорочкою, в которой меня крестили, и вручила его батюшке дрожащею рукою (А. Пушкин). – Минем паспорт әнкәй шкатулкасында мине чукындырган чагында кидертелгән күлмәк белән бергә саклана иде. Әнкәй, аны эзләп алып, калтыранган кулы белән әткәйгә бирде; Мне хочется коротко рассказать о некоторых наших депутатах, чьим трудолюбием, неуёмностью характера и душевной щедростью можно только восторгаться («Ә.т.»). – Мин кыскача гына үзебезнең депутатлар турында әйтеп китәргә телим. Аларның эшчәнлегенә, тынгысызлыгына һәм киң күңеллелегенә сокланмый мөмкин түгел. Бу мәсьәләдә тәрҗемәчегә шуны истә тоту әһәмиятле: оригинал җөмләсен бүлү – ирексездән күрелә торган чара, һәм ул практикада чагыштырмача сирәк очрый. Тәрҗемәче башта оригиналдагы синтаксик бүленешне саклауның бөтен мөмкинлекләрен барлап чыгарга (ә андыйлар, гадәттә, шактый күп була) һәм бер мөмкинлек тә булмаган очракта гына оригинал җөмләсен бүлеп бирергә тиеш.
Тәрҗемә практикасында оригиналдагы мөстәкыйль җөмләләрне берләштереп, кушып бирү очраклары да бар. Берләштерелгән җөмләләр, гадәттә, күләмнәре белән зур түгел һәм төзелешләре буенча гади булалар. Җөмләләрне берләштерү мондый факторларга бәйле: 1) җөмләләр арасында бәйләнеш бик тыгыз; 2) җөмләләрдә фикер бердәмлеге бар; 3) җөмләләрдә фикер тәмамланмаган; 4) берләштерүне стиль кагыйдәләре таләп итә; 5) берләштерүне тәрҗемә теленең грамматик үзенчәлекләре таләп итә. Бу факторлар аерым-аерым да, бергә дә килергә мөмкин. Мәсәлән: Небо прояснилось. Сразу стало светло (Н. Носов) җөмләләрен кушып тәрҗемә итү (Күк йөзе ачылып, дөньялар яктырып китте) ике фактор белән аңлатыла: 1) җөмләләр арасында тыгыз бәйләнеш бар (алар үзара сәбәп-нәтиҗә мөнәсәбәте белән бәйләнгән); 2) татар теле синтаксисына кечкенә күләмле ике гади җөмләне -ып/-еп хәл фигыль кушымчасы ярдәмендә берләштерү хас.
Түбәндәге мисалда да берничә факторның бергә килүен күрәбез:
Вот в чём, собственно, смысл моей профессии. Приносить радость людям, приближать осуществление их мечты («Т. н.»). – Кыскасы, монтажчы һөнәренең асылы менә шунда, ягъни кешеләргә шатлык китерүдә, хыялларын тормышка ашыруны тизләтүдә («Т. х.»).
Ләкин оригинал конструкцияләрен кушып тәрҗемә итү белән мавыгырга ярамый. Югыйсә бу теманың башында ук әйтелгән принцип – оригинал җөмләсе мөмкин булганча сакланырга тиеш дигән принцип – бозылачак.
О проекте
О подписке