Акбүре ыруының башы Күрән би белән Утташ кам туганнан туганнар иде. Ыруда иң көчле кешеләр буларак, алар моңарчы үзара тату гына яшәделәр, каршылыклар килеп чыкса да, беркайчан да эшне зурга җибәрмәделәр, ничек тә җайларга, үзара килешергә тырыштылар. Бозылышу, чын-чынлап, ныклап бозылышу узган көздән башланды. Бинең өлкән хатыны Әди тилчәдән үлгәч, аның урынына кемнең өлкән хатын булырга тиешлеге турында туган-тумача арасында тартыш булып алды. Ыру йоласы буенча, өлкән хатын булып бинең яшькә иң өлкән хатыны, карт хатыны Каракүз калырга тиеш иде. Каракүз исә Утташ камның кызы иде. Карт, чулак хатынын Күрән би яратмый иде. Чулаклыгы, ямьсезлеге өстенә Каракүз бераз гына аңгырарак та иде. Би аңа яшь чагында да «йола буенча» гына өйләнгән иде. Шулай ук бергә торганда да ул аның белән «йола буенча» гына торды – аннан аның бер генә баласы да булмады. Бөтен ыруда Күрән би уң кул булса, Утташ кам сул кул иде. Шуңа күрә бары яратмаган өчен генә ул аның кызын аерып та җибәрә алмый, читкә дә тибәрә алмый иде.
Шулай да Күрән би яңа өлкән хатын билгеләгәндә үзенчә эшләргә булды. Беренче тапкыр ул ыру йоласын бозды, беренче тапкыр бөтен туган-тумача алдында, бөтен ыру алдында үзенең Утташ кам белән санлашмавын күрсәтте. Өлкән хатыны итеп ул Каракүздән яшьрәк Койтым бикәне билгеләде.
Бинең өлкән хатыны булу ул мактаулы исем генә түгел иде. Бинең өлкән хатыны булу ул туктаусыз эш, кайгы, борчу дигән сүз иде. Өлкән хатын ул ашау-эчүне, өй карауны, кием-салым җитештерүне, терлек карауны, бинең бүтән хатыннарын, барлык балаларын, колларын-чураларын, кыз-кыркыннарын үз кулында тотарга тиеш иде. Катлаулы, четерекле бу эштә аңа ныклы кул да, яхшы, тиз уйлый торган баш та, ару-талу белмәс йөрәк тә кирәк иде. Бинең бетмәс-төкәнмәс көндәлек эшен, таудай эшен Койтым бикәдән башка чыннан да беркем дә башкара алачак түгел иде. Моның шулай икәнлеген Каракүз үзе дә яхшы аңлады, шуңа күрә ул өлкән хатын булу турында бернинди теләк белдермәде. Аның өлкән хатын булуын, барыннан да бигрәк, аның усал атасы теләде, Каракүз аркасында ыруда тагын да зуррак көчкә, байлыкка ия булырга тырышкан туган-тумачалары теләде.
Өлкән хатын булып Койтым бикәнең билгеләнүен белгәч, Утташ кам ачуыннан шартлый язды. Күктәге Тәңрегә, җирдәге ияләргә таянган, шуңа күрә үзенең көченә кирәгеннән артык ышанган Утташ кам ырудашларын ачыктан-ачык та, яшертен дә бигә каршы котырта башлады: аның үзе турында, Койтым бикә турында яман сүзләр сөйләде, йола бозган өчен бөтен ыруга, катауга киләчәк кыран10 белән, яу белән, талау белән куркытты. Үзенә каршы коткы тараткан өчен Күрән би, теләсә, билгеле, Утташ камны бер селтәнүдә юк итә алган булыр иде. Бабасы белән бик каты ызгыштан соң ул чыннан да шулай итмәкче булды. Койтым бикә аңа икенче төрлерәк киңәш бирде, син йоланы боздың, шулай булгач, сиңа Утташ кам белән килешүдән башка юл юк, диде; моның өчен сиңа иң элек аксакаллар белән килешергә кирәк, юкса сине Утташ камның әйләндереп салуы бар, диде.
Күрән би өлкән хатынының сүзен тыңларга булды. Ул аксакаллар киңәше җыйды, үзенең ни өчен йоланы бозарга тиеш булуын аңлатып бирде. Аксакаллар бине яклап чыктылар. Утташ кам җиңелде, тик шуннан соң ул үзенең киявенә каршы эшне уйлабрак, астыртынрак эшли башлады. Әле генә Йолдыз-кашканы йолыкка соравы аның менә шул астыртын эшенең бер чагылышы иде.
Үзенең бабасын би каравыл өеннән озата чыкты, аска төшә торган баскычкача ул аның белән янәшә атлап барды. Шулай да ул җиргә төшеп тормады, койма өстендә торып калды. Мыек чылгыйларын чәйнәп, би Утташ камның атка атлануын, иярдә буен төз тотып китеп баруын карап торды.
Менә бер җылны бүдәнә симерсә, икенче җылны – тартар… Көрәш әле тукталмаган. Монысында ул җиңде. Йолдыз-кашка инде юк! Чыннан да, ялгышмады микән ул йоланы бозып? Ни отачак ул бабасы белән тартышып? Күрәсең, берни дә отмаячак. Бүген Йолдыз-кашка, иртәгә тагын башка нәрсә… Аның көче чиксез, турыдан-туры аңа каршы чыгып булмый. Ни дигән сүз бу? Әллә чыннан да аның каргышы төштеме? Ул чире, ул сартлары11… соңга калган ул сартлар-базарганнар12… Нишләп уйламады соң әле ул моңарчы бу турыда?! Йа Тәңрем, үзең ярлыка барлык языкларны!
Утташ кам күздән югалгач та, Күрән би баганаларга салынган басмалар өстеннән койма буенча Басу-капка ягына юнәлде. Аның күңелен икеләнү корты кимерде. Аннары аның юкка-барга ачуы килә башлады. Аның кемне дә булса тотып яңаклыйсы, тибеп җибәрәсе, йә булмаса, кылыч белән башын чабып өзәсе килде. Тик койма сакчылары барысы да урыннарында иде, барысы да кораллы, тыныч, кырыс иде.
Чирек чакрым чамасы баргач, койма буендагы басмадан уң якка икенче басма аерылды. Бу басма да биек баганаларга салынган иде, тик аның янында койма гына юк иде. Күп тә үтмәде, басмалар буенча би үзенең өенә кайтып керде.
Яшь, чибәр хатыны Койтым бикәне күрү белән, аның барлык ачуы юкка чыкты. «Юк, ялгышмаганмын, – диде ул үзенә үзе, баштагы уйларына кире кайтып. – Утташ кам теләсә ни сөйләсен – көч барыбер минем кулда!»
«Шулай да этне үскетмәвең яхшы, – дип уйлады ул бераздан. – Ярар, Йолдыз-кашка ике арадагы ызгышка чик куйсын. Шуның белән тамагы тыгылсын. Тату яшәүгә ни җитә!»
Өлкән хатынына ул үзенең әлерәк кенә Утташ кам белән очрашуы турында сөйләде.
– Мин каршы түгел, – диде Койтым бикә, иренең сүзләренә артык куаныч белдермичә. – Шулай да атның иясе белән дә киңәшсәк, ничек булыр икән?
– Тотыш беләнме?! – диде би, исе китеп. – Атасы анасы белән киңәшергә аңа әле иртәрәк. Ни әйтсәләр, шуны тыңлар.
– Шулаен шулай да… – диде Койтым бикә күңелсез генә. – Тугач та Йолдыз-кашканы аңа үзең атадың. Ул аны карап үстерде. Инде килеп, берни әйтми тартып алсак, ни дияр ул бала? Аңа инде бала дип тә булмый…
– Өйләнмәгән, димәк, бала! – диде ата кеше.
– Йола буенча шулай, чынында инде ул – җитлеккән ир, – диде Койтым бикә, бердәнбер улын яклап.
Язгы йолык туен кешеләр кояш көткән кебек көтеп алалар иде. Бу көнгә һәркемнең яшерен уе-теләге була. Авырулар, явыз ияләргә йолык биреп, чирдән котылу, авырлылар – баладан, языклылар языктан котылу турында уйлап юаналар иде.
Йолык туеның кайчан буласы билгеле булгач та, катау кешеләрен күңелле бер күтәренкелек биләп алды. Кешеләр бу олы көнне тиешенчә каршылау, тиешенчә озатып җибәрү өчен җыена да башладылар: өлкәннәр йолыкка биреләсе терлек-туар турында, аш-су турында кайгырттылар, яшьләр көн-төн үзара бәйге тоттылар – ук аттылар, сөңге чөйделәр, төрлечә көчләрен сынаштылар.
Иртәгә туй була дигән көнне катау кешеләре мунча керделәр, баштанаяк таза киемнәрен киенделәр – кышкы чирләрдән, языклардан, кайгылардан арыну шуннан башланды. Аннары, артыш яндырып, өй эчендәге почмакларны, абзар-кураларны төтәсләделәр, көздән кереп калган явыз ияләрне куалап чыгардылар.
Икенче көнне барлык катау кешеләре – яше-карты, тазасы-чирлесе – башка көннәргә караганда иртәрәк тордылар. Кояш чыкмас борын ишекләр, капкалар ачылды. Олуг Чулман аръягыннан, су астыннан чыгып килгән кояшның беренче яктысын кешеләр, җиргә яланаяк баскан килеш, йөзләрен көнчыгышка төбәгән килеш, елмаеп-куанып каршыладылар. Ырудашлар бер-берсен яңа туган көн белән котладылар, бер-берсенә изге теләкләрен белдерделәр.
Кояш чыгу белән бер үк мәлдә дип әйтерлек, көндәлек тормыш башланганлыгын аңлатып, учакларга утлар ягылды, катауның барлык түбәләреннән күккә зәңгәр төтеннәр үрләде. Төтеннәрдән бераз гына соңарып, Басу-капка ягында да, Яр-капка ягында да быргылар уйнап җибәрде. Капкалар ягыннан килгән таныш көй тынарга да өлгермәде, катау өстендә икенче төрле тавышлар яңгырады. Басу-капкадан Яр-капкагача сузылган борма-сырма урамнан Чулман ягына – кояшка каршы атлылар төркеме бара иде.
Барлыгы алар унлап кеше иде. Барысы да алар акбүз атларга атланганнар, барысы да баштанаяк ак киемнәргә киенгәннәр иде. Аларның атларына чигүле япмалар ябылган иде. Атларның ялларына, койрыкларына, маңгай чәчләренә очлы тимер, җиз кисәкләре, бөркет каурыйлары, бүре тешләре белән аралаштырып, төрле төстәге тасмалар тагылган иде. Шулай ук җайдакларның үз киемнәре дә иске-москы чүпрәк, тимер-томыр, агач-сөяк ише нәрсәләр белән бизәлгән иде. Шунлыктан атлар да, кешеләр дә әкрен генә атлап барган уңайга чыңлаган, чылтыраган, шакылдаган тавышлар чыгаралар иде. Шушы шалтыр-шолтыр тавышларга әледән-әле дөңгер – барабан тавышлары кушыла иде.
Акбүз атларга атланган ак киемле төркемнән берничә адым алдарак, төрлечә кыланып, ихахайлап, җылап, тырнашып, юл буенча ниндидер карачкылар кыймылдый иде. Алар барысы да әшәке, сәләмә киемнәргә киенгәннәр, алар коточкыч ямьсезләр иде: берсенең авызы кыек, икенчесенең күзе сукыр, өченчесенең аягы аксак иде. Болар шулай төрлечә киендерелгән, битләренә, маңгайларына корым буялган явыз ияләр – албастылар, өрәкләр иде. Дөңгер, быргы тавышлары белән куркытып, артларыннан уклар атып, аларны Чулманга куалап алып баралар иде. Урамнарда, капка төпләрендә җыелышып торган кешеләр, бигрәк тә бала-чагалар, бу «албасты, өрәкләргә» таш, балчык кисәкләре ыргытып, каргыш сүзләре яудырып калалар иде.
Ак җайдаклар төркеменең башында озын саплы ал байрагын югары күтәреп, ыруның өлкән йолачысы Утташ кам бара иде. Ат койрыгы сыман озын, тар байракның уртасына Акбүре ыруының билгесе – ак бүре башы төшерелгән иде.
– Кайраккан! Кайраккан! Алас! Алас!13 – дип кычкырды Утташ кам.
Аның тавышы тынар-тынмас, арттагылар, бердәмләшеп, аның соңгы сүзен күтәреп алдылар, бөтен катауны яңгыратып: «Алас!» – дип кычкырдылар. Бераз җир тын гына баргач, дөңгер, быргы тавышлары тыну белән, Утташ кам яңадан башлады:
– Ырудашлар! Уяныгыз, көн тугды! Уяныгыз, йолык туе!
Аның артыннан тагын да яшьрәк, көррәк тавышлар:
– Алас! Алас! – дип кычкырдылар.
Шушы беренче төркемнәрдән соң бераз калышып, Басу-капка яныннан икенче бер җайдаклар төркеме кузгалды. Болары барлыгы унике кеше иде. Алар барысы да, яуга чыккан сыман, баштанаяк күн, тимер киемнәргә киенгәннәр, ук-җәя белән, сөңге белән коралланганнар иде. Аларның да атларына төрле тасмалар тагылган, аларның да иң алдагысы ыру байрагын күтәреп бара иде.
Кораллы ирләр күренү белән, урамдагы кешеләр капка, койма артларына качышып беттеләр. Шул ук мәлдә дип әйтерлек, коймаларга, капкаларга, берәр багана төбендәге ташка-нигә, йә булмаса, өй түбәләренә шап та шоп уклар килеп тия башлады. Бу изге уклар иде. Өенә, каралты-курасына изге ук тигән кеше үзен өлешле итеп, бер ел буена үзен чир-чордан, талаудан, кайгы-борчудан котылган итеп саный иде.
Менә сөрәнчеләр дә узып китте. Күңелле ыгы-зыгы башланды. Ишекләр, капкалар яңадан ачылды. Капка төпләренә, урам якка байраклар чыгарып куйдылар; баганалардан баганаларга, өйләрдән өйләргә ыру тамгалары төшерелгән чүпрәкләр, агач, сөяк кисәкләре бәйләнгән баулар суздылар; ишек төпләренә, каралты-кураларга балаларны, карт-корыларны, терлек-туарны яман күзләрдән сакларга тиеш булган абаклар14, сарыганнар15 чыгарып утырттылар.
Еракта, йөрәкләрне җилкетеп, кам бабаның:
– Уяныгыз, көн тугды! Уяныгыз, йолык туе, – дигән сүзләре яңгырап торды.
Кояш су астыннан чыгып бер-ике таяк күтәрелгәндә, сөрәнчеләр, Яр-капкага җитеп, кире борылдылар. Күрән би урдасы янында аксакаллар төркеме туктап калды. Би өендәгеләр дә быргы уйнап җибәрделәр, байракларын күтәрделәр. Капка сакчылары, каерып, имән капкаларны ачтылар. Капкада би углы Тотыш күренде.
Атасы кебек ул таза, эре сөякле иде. Тик аңа караганда ул буйга тәбәнәгрәк, иңбашка киңрәк иде. Борын асты әле аның яңа гына караеп килә иде. Бүгенге көндә караңгы чырайлы булу яман саналса да, аның алсу иреннәре кысылган, матур кара кашлары җыерылган иде. Җылый-җылый аның күз төпләре кызарып беткән иде. Ул кайгылы иде, ул ачулы иде, ул ярсулы иде. Сул кулына ул яшел төстәге язгы йолык байрагын тоткан, уң кулына үзенең сөеклесе Йолдыз-кашканы җитәкләгән иде. Бүген ул туй башчысы санала иде. Аксакаллар кебек ул да бүген баштанаяк актан киенгән иде. Биленә аның көмеш аеллы киң каеш буылган, муенына көмеш чылбыр белән ыруның сакчысы – кечкенә алтын бүре башы тагылган иде.
Яшь, чибәр җегет Йолдыз-кашка белән икәүләп капкадан чыкты да, тирә-якта җыелып өлгергән кешеләрнең берсенә дә карамыйча, төп юлга төште. Углы артыннан ук капкадан Күрән би чыкты, Койтым бикә, бинең башка хатыннары, балалары, туганнары чыкты. Ыру башы белән Койтым бикәгә урам яктагы сигез аксакал кушылды. Барысы да, үзләренең урыннарын белеп, би артыннан, аксакаллар артыннан иярә бардылар. Ясанган, бизәнгән, куанып елмайган кешеләр төркеме, көчле бер агым булып, урамнан Басу-капка ягына юнәлде.
Тотыш җитәкләгән яшь айгыр искиткеч матур иде. Ул уттай янып торган җирән төстә иде. Маңгаенда аның уч төбедәй генә ак табы – йолдызы бар. Аның күкрәге киң иде, нечкә, нык аяклары озын иде. Ялт-йолт килеп, очкынланып торган күзләре зур, матур иде. Атлаганда аның аяклары җиргә дә тими шикелле иде – биюче яшь кызлар кебек, ул шундый җиңел, шундый матур атлый иде. Бүген аны кыз куенына керәсе кияүдән дә болайрак төзәндергәннәр иде. Өстенә аның ука белән матур итеп каелган күк төстәге зур япма салганнар. Япманың чит-читләреннән көмешләнгән ал, кызыл, сары чуклар асылынып тора. Япма өстенә сырлап, бизәп эшләнгән кечкенә, җиңел генә ияр салынган иде. Яллары, койрыгы аның матур итеп таралган, бизәлгән иде.
Барлык кешенең күзе бары Йолдыз-кашкада гына булды. Алар, аңа сокланудан бигрәк, куркып, аптырап карадылар. Күрән бинең мактанычы, яшь Тотышның куанычы булган атаклы чаптарның бүген менә йолык туенда чалыначагына беркемнең дә ышанасы килмәде. Бу ничектер башка сыймый торган, аңлап булмый торган нәрсә булып тоелды. Тик шулай да бу турыда беркем дә ачыктан-ачык әйтергә батырчылык итмәде.
О проекте
О подписке