Читать книгу «Сөйлим, тыңла…» онлайн полностью📖 — Нәбирә Гыйматдинова — MyBook.
image
cover

– Җегетләр яшендә әле без, улым. Моның сере ни дисеңме? Хе-хе, мин дөнҗаны чеметеп кенә күтәрдем. Әнәгенәк минем кордаш Мидхәт утыз ел элгәресе үлде. Чөнки дә дөнҗаны колачламакчы кыланды. Пәтистинни агач йортын сүтеп, ташпулат тергезде. Турына фил тиклем машина бастырды. Каенатасы вафатының җидесенә нигезен сатты, катынының апасын зар җылатып. Саймә җанвалид иде, аны психлар бүлнисенә яптырды. Кайтмаслык иттереп. Өч сарай, ике келәт, амбар тулы ашлык иде аңарда. Нәпсесенә булашып җыйды байлыкны Мидхәт. Кем өчен, улым? Бер гуҗ тамак өченме? Мидхәткә Аллаһ бала-чагасын насыйп итмәде. Без аның белән бер юлдан бардык, ул дөнҗаны күтәрә-күтәрә бөкрәйде, ә мин учтагысына шөкрана кылдым. Ризыгым әзрәк кимесә, Аллаһы Тәгалә өстәде. Ә аннан гүпчим олавы белән аударды.

– Сиңа Финляндиядән доллар күчергәннәр, ди, шул дөресме, Ибраһим бабай?

– Дөрес, улым. Әтинең энесенең малаеннан бүләк.

– Чит илдә туганнарым яши дип бер дә сөйләми идең.

– Ярамый иде, улым. Телне авызда бикләсәң дә, таман гына замана иде кана. Мирсәлим абзый плингә төшкән безнең. Илгә сукмаклар ябык дип, ул фин мәмләкәтендә кала.

– Акчаларны ятим балалар йортына илткәнсең икән. Капка-коймаларың да иске иде.

– Мин тир түгеп тапкан малмыни, улым. Мужыт, мине Аллаһ сынамак келәгәндер? Ибраһим колым мондый байлыкны күтәреп билен сындырмас микән дигәндер. Чү, улым, шайтан алдавычы акчаны куй әле син. Үзең ничек, улым? Тегеннән кайтармыйлар, диләр иде дә, кайткансың әле, шөкер.

– Әллә инде авылыгыз белән ычкынгансыз, Ибраһим бабай. Хастаханәдән гайре беркая да барганым юк минем.

– Сөйләмәскә кушсалар сөйләмә, улым, – диде карт.

– Илгизләр өйдә микән? – Нурулла кырык ел тәрәзә белән тәрәзә күз кысышып яшәгән йортның капкасына байтактан бирле орынмаган иде.

– Илгизләр печәндә, улым. Зариф кордаш бакчасында бал суырта. Авыз иттерәм, дигәние, Алла боерса.

Зариф карт кордашы белән чагыштырганда үтә күренмәле пыяла: эче-тышы бер чама иде. Алай да хәлләрен белешергә кирәк.

Ир, койма буена килеп, картка сәлам бирде.

– Исәнме, Зариф бабай! Кортларың усал, ике тапкыр Саҗидәне чаккан.

– Бал кортының угы файдалы, Нурулла. Сине үзем дә күрмәкче идем, ну койрыгың кыска, чаптың да чаптың, малай гынам. Атаң уңган иде синең, син – аның дәвамы. Теге игезәк сыңарың үшән берчәк. И-и, минем Мингалием белән яшьтәш идең син, Нурулла. Иртә хушлашты безнеке, и-и. – Зариф карт, битлеген салып, коймага сөялде. – Сорыймчы синнән, тегендә мәрхүм улымны күрмәдеңме?

– Кайда, Зариф бабай?

– Һи, тегендә, дим, әрвахлар илендә.

Нурулла кашын җыерды.

– Саташма инде, Зариф бабай.

– Туры бәреп соравым күңелеңә ярамады, ахры, Нурулла.

– Шулай туры бәреп, күп тапкыр маңгайны тиштең син, Зариф бабай! Хәтереңдәме, мине рәис итеп сайлаганда, кәнсәләр бинасы тузган иде. Колхоз акчасын әрәм итмим дип, мин аны рәтләмәдем. Түзик, дидем. Ә син кердең дә, сәләмә бүлмәдә утырган персидәтел үзе дә сәләмә күренә, дидең. Хуш, гарьләндем дә, үз хисабымнан ясаттым кабинетны. Яңа җиһаз куйдырттым. Син тагын турыдан бәрдең. «Аһ сине, оятсыз, колхоз акчасына бүлмәңне бизәндергәнсең-ясандыргансың» дидең. Әйеме, Зариф бабай? Сиңа ничек тә ярап булмады.

– Кызма, Нурулла. Мин синнән ни печән, ни бодай сорамадым, Мингалине күрмәдеңме тегендә генә дидем. Начар кеше син, күрше малае. Әүлия исеме әрәм сиңа! Кызма, Нурулла, сабыр бул. «Күрше хакы – Тәңре хакы» диләр.

Умарта оялары тирәсендә пыр-пыр әйләнгәч, карт кире коймага төртелде:

– Балым быел тәмле, син дә тәмләп карарсың әле, Нурулла. Мингалиемне күрмәскә дә мөмкин шул син. Кайсысына эләкте икән улым? Гөнаһлы да, гөнаһсыз да төсле иде Мингали, эһе. Үзеңне соң, Нурулла, әүвәл тәмугка яптылармы чистартырга? Туры җәннәткә озаттылармы?

– Тәмугка.

– Озак яндырдылармы?

– Юк, утыннары чи иде, – диде ир һәм җитди генә өстәп куйды: – Мәчетебез яңа, идәннәренә йомшак паласлар җәелгән, син Аллаһ йортына якынай, бабай. Шәт, мондый җүләр сораулардан телең тыелыр.

Өч йорт аша Фәнисләр тора иде. Яшерми Нурулла, колхоз рәисе булып эшли башлаганнан бирле бу гаилә белән аралашмады. Туйларында бәйрәм иткән иде, нибарысы шул. Тормышларын белә кебек. Хәзер кереп, хәл-әхвәлләрен сорашып кына бернинди ачыш та ясамастыр, мөгаен.

Ир белән хатын печән өя иде. Юл кырыендагы клеверны чапканнар, ахрысы, икесенең дә өс-башы тузанлы иде. Быел хуҗалык өләшкән печәннәре әз дисәң, колхозныкыннан һич ким түгел, вулкан тавы кебек олы гына кибән калыккан.

– Алла ярдәм бирсен, туганнар! Ни хәлләрдә сез?

Хуҗа кибән башында иде, аның сәламен алган ишарә ясап, кул гына болгады. Илсөяр сәнәгенә эләктергән печәнне иренә табан томырды да:

– Безнең хәлләр шундый, рәис иптәш, көн-төн нужа куабыз, – диде.

– Һаман җитмимени?

– Олы улыбыз ипотекага чиратка басты. Ай саен егерме мең сум түлисе, ди. Ә аның хезмәт хакы ун мең тәңкә. Без булышмасак, хөкүмәткә кирәкмени безнекеләр?!

– Сезнең Илдар мал табибы иде. Яшь белгечләргә йорт салырга ссуда каралган иде. Тынчу шәһәрдә аңа чүмече белән аш сосканнармы соң?

– Әй, Нурулла, саруымны кайнатмачы, йә! Үзебез төсле авылда интегеп яшәтәм ди балаларымны!

Нурулланың ирониясе Фәнискә әле генә барып җитте бугай.

– Җитми, яшьти. Биш үгез, дүрт сыер бер айда ярты кибәнеңне сыпырта.

– Эшләгез, соңрак тагын күрешербез, – диде Нурулла.

– Атасы, кибәннең уң ягы кабарган, ул төшен баскала, – диде хатын. – Тамагым кипте, су эчәм.

Илсөяр Нурулланы капка төбенә кадәр озата барды һәм, аяк очларына караган килеш:

– Ни, карале, син… – диде. – Оят та инде, Ходаем, сиңа бер соравым бар иде, Нурулла. Ир-ат кына җавап бирердәй сорау. Элек мин аны атып үтерәбез дисәләр дә, синнән сорамас идем. Перси кешедән дигәндәй. Ә бүген бит син Әүлия!

– Илсөяр, сез үз акылыгыздамы соң? – «Әүлия» сүзе баш миен каената иде. Юри үртиләр мәллә соң аны, ә? – Мин бернинди…

– Чү әле, чү, Нурулла, чәпчемә! Син лутчы каршы якка бак әле. Бак, бак, сиңа – әүлия затына – кая караса да гөнаһысы юк.

– Гарифлар сезнең кебек үк печән өя, – диде ир.

– Безнең кебек түгел шул, агаем. Аерма зур. Гариф ялгызы гына мәтәштерә. Башта астан өскә ыргыта, аннан кибәнгә терәтелгән баскычтан менеп тигезли. Ә хатыны Әнисә бакчада нишли – җырлый-җырлый кура җиләге чүпли. Кышка витамин җыя, янәсе. Тик берне савытка, өчне авызына сала. Битенә нәстә сылаган – җиләк! Әгәр мин шулай кылансам, Фәнис үтерә. Мин гомер иргә кулдаш идем. Мунча салабыз, диде Фәнис. Салдык. Бүрәнәнең бер башыннан ул, икенче башыннан мин тоттым. Гараж кирәк, диде Фәнис. Төзедек. Мин, кирпеч ташып, билемне имгәттем. Кое чистарттык, мин суын-балчыгын түктем. Ә каршы йортта гел икенче дөнья! Гариф Әнисәсеннән ярты чиләк су да ташыттырмый. Сыерларын үзе сава. «Сандугачым» дип кенә эндәшә ул хатынына, ә минеке «аңгыра» ди. Ник сез ирләр шулай төрле-төрле итеп яратылгансыз икән, Нурулла?! Моның сере нидә, Нурулла?

Йөзе тузаннан каралган хатын кызганыч иде. Ул, тырнак аслары керләнгән бармаклары белән юешләнеп чигәсенә сыланган чәч бөртекләрен яулык эченә төртә-төртә, аңардан җавап көтте. Каян белсен моны Нурулла? Ирләр беркемнән бернәрсә дә яшерми, аларның күңеле – ачык дала. Ә менә хатын-кыз – карурман. Үз туеннан качкан Туйбикәнең җүләрлеген, йә, кем аңлата ала?

– Мин бу мәсьәләдә белгеч түгел, Илсөяр.

– Белгеч булмасаң ни! Аның каравы син Әүлия!

– Тагын берегез әкият сөйли! Тамагым кипте, дигән идең, Илсөяр.

– Кипмәде, Фәнис алдында юри әйттем.

– Яшәгәнсез бит инде, балалар үстергәнсез.

– Әй, сиңа сүз әрәм иткән мин тиле! Ир кыяфәтендәге Әүлия, билгеле, үз кавемен яклый, – диде хатын һәм шапылдатып капкасын япты.

Ул ике-өч адым атлаган гына иде, капка яңадан ачылды.

– Яшьти, ашыкма әле! – диде Фәнис. – Хатын янында сүз алыштырырга кыен. Малайның коллыкка төшүенә эчем поша, яшьти. Банк миллион да алты йөз кредит биргән, ә малай аны ике ярым итеп кайтарырга тиеш. Монда авылда бер миллионга хан сарае төзи идек без. Син бит, яшьти, шәһәргә гел барасың, үгетлә Илдарны, кире кайт, диген. Китмәс тә иде, бәлкем, зараза белән фермаларны пычраттылар, ә аның катыборыннар белән дуслыгы юк иде, намазга керешкән иде. Әнә хәзер яңа фермада исәпсез-хисапсыз сыер, тана, сарык. Кинәнеп эшләргә мал духтырына.

– Илсөяр белән киңәш, Фәнис.

– Нәрсә дип? Син минем чәчбикәнең аждаһа токымыннан икәнен оныттыңмыни?

– Хатыныңны авыр эшләрдә кулдаш итеп имгәтмәгәең, Фәнис.

– Шилә имгәнер! Тимер ул Илсөяр. Аңа кем куша минем эшкә тыгылырга? Ярдәмгә туганнарымны да чакырттырмый, ашатасы була, ди, саран. Тыңла әле, яшьти. – Фәнис тавышын әкренәйтте. – Нишләп минем чәчбикә тупас икән? Гарифтан көнләшеп үләм, яшьти. Ну уңды хатыннан, йомыкый! Әнисәсе әрәмә сандугачы төсле генә тирәсендә дә пыр-пыр оча, иркә тавышы белән: «Гарифым, ярты җаным», – дип сайрапмы-сайрый. Андый хатынны кочакласаң да саваптыр, яшьти. Вәт син шуны әйт миңа, нишләп хатын-кыз төрле-төрле икән? Адәм атабыз кабыргасыннан кисеп ясалгач, алар һәммәсе дә бер үк төсле булырга тиеш түгелмени?

– Гаиләдәге тәрбиягә карый инде, Фәнис.

– Һы, тәрбия, имеш. Әби белән бабай алтын минем, ә кызлары – аждаһа. Үлгәнче шуның авызыннан бөркелгән утта янармын микән инде? Син тагын шуны әйт, яшьти, тегендә һәммәбезгә дә хур кызлары беркетсәләр, бу хатыннарны кая куярбыз икән?

– Фәнис, гафу ит, яме, син элек мондый түгел идең, – диде Нурулла. – Әйдә ир башыбыз белән хатын-кыз чәйнәмик әле.

– Син дә элгәре бүтән идең, яшьти. Мактаулы перси генә идең, ә хәзер сине «әүлия» диләр.

Бакча артыннан зәһәр тавыш ишетелде:

– Фәнис, эт бете! Кая олактың син?!

Ә-ә, Нурулла, тиз бордымы? Борды, борды! Арышын-бодаен сорасалар, амбар мөдиренә боерык кәгазе сырлый идең дә икмәген төяттерә идең. Сыер-тана кирәк дисәләр дә кызганмый идең. Колхоз малы халыкныкы иде. Ә бүген сораулар катлаулы. «Әүлия» дип гайбәт тараткан һәм шуңа олысын-кечесен, наданын-гыйлемлесен ышандырган иләк авызга ямыйсы иде берне! Яма, әйе. Көчсезлегеңне күрсәт, Нурулла. Синең бөтен бәлаң шунда, Нурулла. Моңарчы авылдашларыңның күңел тәрәзәсен каплаган пәрдәне этәреп карарга вакытың тар иде шул, тар иде… Тотам дип куган дөнья койрыксыз икән бит, Нурулла!

Җәйге айларда Зәкия апаның Казандагы оныгы – профессор Хәлим малае, ноутбугын култык астына кыстырып, авылга кунакка кайта иде. Галим егетнең тормышы бары тик чирәмле ишегалды белән генә чикләнә иде.

– Шәһәр шау-шуы надоел, Нурулла Сафиуллович, аулакта ялгыз гына уйланып утырсам, башымда интересный идеяләр туа, дигәч, Нурулла «бөек фикер иясе»нә комачауламыйм дип, Зәкия карчыклар турыннан шыпырт кына узып китмәкче иде, ләкин Хәлим малае аны үзе эндәшеп туктатты.

– Нурулла Сафиуллович, здоровье как? Исәнлек? Терелдегезме?

– Рәхмәт, Алмаз, Аллага шөкер!

– Йөрәкме?

– Йөрәк. Көчле, каһәр. Юкса таза да инде үзебез.

– Сезне мин үткән ел предупредил же! Гыжлап сулыйсыз, дип. Врачка күренегез, дип. Ә сез, как мамонтлар, киреләндегез. Алар ни өчен кырылган? О-о, не знаете! Боз диңгезе килә башлагач, куяннар, төлкеләр сказали, давайте бегите, иту сытылып үләсез! А мамонтлар: «Безнең гәүдәбез зур, чуртым да сытмый», – дип, хайваннар чабышканда басып калган. Боз шуышып килгән дә боларны изеп киткән.

– Син, дустым, әллә мезолит чорындагы киек-җанварлар тарихын өйрәнәсеңме?

– Нурулла Сафиуллович, берите выше! Мин – кибернетик, үлемсезлек проблемасы белән шөгыльләнәм. Сез, знаете, кешенең баш мие иң соңыннан үлә. Да, да, Нурулла Сафиуллович!

– Татарча матур гына «абый» дисәң иде, Алмаз.

– Да, да, абый Нурулла! Вообщем-то үлмәс тә иде баш мие, башка органнар аны тукландырмый. Если мозгны сакласаң, остальные органы можно и заменить. Например, авыру кул-аякны техноген имплантант белән алыштыралар. Не далёк то время, баш миен юдыртырга сыеклык найдут учёные. Точно! Синдә йөз утыз ел яшәргә желание бармы, абый Нурулла?

– Тәкъдирдә күпме язылса, шуңа разый без, энем, – диде Нурулла. Ул, сәфәрен кыскартып, өенә борылмакчы иде, баскычта Зәкия карчык пәйда булды.

– Әй, улым, улым, кибыр-чибырларың белән тавыклар көлдермәсәнә! – дип инәлде ул. – Алай башлы икәнсең, жукларны көйдерә торган нур приборы яса, эликтыр баганасына эләрсең дә, бәрәңге бакчасындагы кортлар үзеннән-үзе янар.

– Әби, әби, авылыгыз белән горох чәчегез! Жук ашый да эченә газ җыелып шартлый, – дип көлгән оныкка кортка:

– Әй, улым, тиле дигән саен тигәнәк буе сикермә. Олы кешедән оял, – диде. – Безгә сугылып яхшы иттең әле, Нурулла балакаем. Үзем дә яныңа бармакчы идем, аяклар шеште. Авыл хәбәрләрен күршеләр җиткерә, шөкер. Кер әле, ызбага кер. Сиңа әманәтем бар, балакаем. Ерактан урасам, берүк ачуланма. Әбинең әтисе Фәхретдин бервакыт күрше Иске Ибрай мулласы белән хаҗ кылырга ниятләгән. Хатыны, бала-чагасы белән хушлашып, ерак юлга кузгалган болар. Элгәре, балакаем, Мәккәдән яртышар ел әйләнгәннәр. Самолёт юк, поездлар юк. Дәрья аша йөзгәндә, акула дигән дәү балык койрыгы белән китерә дә суга икән корабка, китерә дә суга икән. Башлыгы әйткән корабның: корбан сорый, бабайлар, дигән. Хаҗилар нишли димсең, шобага тота. Кем дә кем таякны иң ахыр учлый – шул корбанга бирелә. Таяк очы безнең бабайга тия. Ул, сабыр гына тәһарәтен алып, ап-ак күлмәк-ыштаннарын кия. Ике рәкәгать намазын укый, аннары үз ирке белән дәрьяга сикерә. Күрше Иске Ибрай мулласы җылый-җылый сөйләгән моны. Тынган, ди, шуннан соң зур балык, корабка тимәгән, ди.

– Ишетмәгән идем, Зәкия апа.

– Бик борынгы хатирә шул, балакаем. Сез яшьләргә аның ни кызыгы! Минем генә бәгырьдәге яра менәтерәк. Фәхретдин бабай эзләреннән йөрергә хыялландым гомерем буе, акчам җитмәде, балакаем, акчам. Бик бәләкәй хезмәт хакына укыттык без элгәре.

– Зәкия апа, син тумышың белән кайсы яктан әле?

– Кызыл Таудан мин. Габдрахман бездә укыта иде. Мин мәктәптә пионервожатый идем. Бер-беребезне ошаткач, кавыштык. Чурайбатырда аның әнкәсе ялгыз иде, кияүдәге хатын җеп кебек бит инде, энәгә тагылдым.

– Габдрахман бабай без малай-шалайны биш тиен акча белән алдалап көрәштерә иде.

– Шаян, шук иде мәрхүм…

Нурулланың өстенә гүя кайнар су койдылар! «Мәрхүм…» Хәйләкәр карчык сүз йомгагын тәгәрәтте-тәгәрәтте дә очын китереп чыгарды. «Балакаем, тегендә Габдрахман бабаң очрамадымы?» – дип, маңгаеңа бәреп сорарга ул Зариф карт түгел, итагатьле мөгаллимә. Ләкин Зәкия апа Нурулланың шик-шөбһәләрен «акламады»: шкафтан ак тастымалга төрелгән ниндидер төргәкне алып актаргач:

– Менә ул минем әманәтем, – диде. – Хаҗи бабамның Коръәне, балакаем. Буыннан буынга күчкән Изге Китап. Каладагы улым Хәлим моның бәһасен белми, динсез профессор. Онык, әнәтерәк, кибыр-чибыр белән җенләнә, кулында һаман бер күзле шайтан тартмасы. Күңел кошым авылны иңләде-буйлады. Бабай ядкяренә кем лаек дим. Үлсәм, кем аны күз карасыдай саклар дим. Ахыр чиктә күңел кошым сиңа кунды, балакаем. Иманың нык, тормышың төзек, бусагаңа хәмер тамчысы таммаган, хәрәмгә ымсынмаган. Бәндә рәнҗетмәдең, кыйнамадың-сукмадың. Элгәреге персидәтелләр ярты уч башак өчен камчысы белән ора иде. Инде менә нур өстенә нур дигәндәй, әүлия өммәтеннән син, балакаем!

Нурулла, карчыкны шелтәләп:

– Зәкия апа, мөгаллимә бит үзең, укыган кеше бит, нинди әүлия ул! – димәкче иде, әби дога кылырга дип кулларын кушырды:

– Йә, балакаем, Фәхретдин бабайның рухы шат булсын дип телик. Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтанир-раҗииим…

Алҗытты… Югыйсә кисми-турамый, өйми-ишми, авылдашларының җаны ни-нәрсә белән сугарылганны белмәк булып, нибарысы капкадан керә-чыга гына йөрде. Тауга таш өстерәп менүең җиңелрәк, ахрысы. Алҗытты, валлаһи. Җеп өзәр хәл юк.

– Коръәнне күкрәгеңә кысып кайт, балакаем, йөрәгең савыгыр, – диде карчык.

Мөгаллимә дә хәтәр ялгыша. Нурулла гөнаһсызмыни, йа? Бәлки, аның бу Китапка чәнти бармагы белән дә кагылырга хакы юктыр? Астан болыт та ак күренә, баксаң, аңарда да кара таплар бихисап, чөнки, парга әйләндереп, җирдәге пычрак суны «йота».

Ир мәчеткә таба атлады. Аның ишегенә амбар йозагы асканнар иде. Менә шулай көннәрдән бер көнне адәмнең дә күңел капкасы бикләнәдер. Иман читтә генә сыкранып йөридер. Ә әрсез шайтан, йозак тишегеннән кереп, дөнья болгатадыр. Җилкәдә әйтерсең баш түгел, чуерташ тутырылган чуен чүлмәк иде. Нуруллага аны бушатыр өчен нинди көч кирәк икән? Менә гомер икегә бүленде. Туйбикә: «Синең йөрәгең типми иде!» – диде, димәк, гомернең бер өлеше шуның белән төгәлләнгән. Үлеп терелгәннән соң, аның икенче өлеше башланган. Ә йөрәк шул ук… Нурулла да шул ук… Хата-ялгышларына кадәр шул ук!

Баш түбәсенә кош оясы төсле түгәрәк чалма чәпәгән мулла килде.

– Әссәламүгаләйкүм, рәис абый!

– Вәгаләйкүм сәлам, Руслан хәзрәт. Эшләр барамы?

– Бара, рәис абый. Йортны караштырдым, көзгә өлгертерләр, иншаллаһ. Бураң өчен Аллаһның рәхмәте яусын. Үзеңә дип хәстәрләткәнсең диме?

– Рәхәтен күр, Руслан хәзрәт. Берьюлы ике йортта яшәмибез.

Нурулла моңарчы хәзрәт белән йә урынбасарлары аркылы, йә ашыкканда юл өсте генә сүз алыша иде. Хәзер менә, ичмасам, иркенләп сөйләшергә җай чыкты. Мәчет боегып утырмасын, манарасыннан азан яңгырасын дип, рәис мулланы мөфтияттән чакырткан иде. Бүтән сәбәбе дә бар иде, билгеле. Чурайбатыр әзрәк иман сукмагыннан авышкан, аларны аклыкка-пакьлеккә өндәр өчен дин әһеле кирәк иде.

Тик халык Русланны тәкәббер ди икән. Менә хәзер шунысын да ачыкларга мөмкин.

– Без хәзрәтләрне парлы итеп күрергә күнеккән, – диде Нурулла, Коръән китабын йөрәк турысыннан кузгатмыйча. Их, рәхәт! Җылы дулкын агыла-а…

– Мин дә Аллаһ ризалыгы белән никахланырмын, рәис абый. Күркәм холыклы, сабыр, итагатьле кәләш фарыз безгә.

– Чурайбатырда кызлар күп. Җаныңа якынын сайла, Руслан хәзрәт.

– Безгә – мөселман егетенә – сезнең авыл кызлары хәрәм, рәис абый.

Нурулланың «чуерташ тулы чүлмәге»нә чүкеч белән суктылармыни, муены кәкрәйде.

– Ни-и-чек, энем?

– Авылыгызда чучка тоягы эзләре…

– Шуннан, энем?

– Чурайбатырда адәм баласы дененнән язган, шәригать кануннары буенча һәркайсына йөзәр камчы суктыру мәслихәт, рәис абый.

Нурулла әздән генә хәзрәтнең баш түбәсендәге «кош оясы»н ишмәде. Аһ, хәерсез, ничек кан кыза!

«Суктырсаң, кулың корыр, малай актыгы! Кирәксә, кешесенә карап мин үзем суктырырмын, моңа минем хакым бар. Шул «денсезләр» арасында тәгәрәп үстем мин! Ә син, йомыркадан борын төрткән чебеш, башта, канатыңны җилпеп, кунакчага кунакла!» Нурулла йөрәгенең тибеше әкренәйгәнен тойды. Кызды, чамасыз кызды кан!

– Әйдә, Руслан хәзрәт, халыкка тимик, – диде ул. – Бөтен гаеп миндә. Аларның гөнаһын чиләге белән миңа аудар. Егерме ел тамаклары тук булсын дидем, иркен тормышта яшәсеннәр дидем.

– Аллаһ каршында синең гөнаһ миңа – минеке сиңа күчерелмәс, рәис абый. Котылу авылың белән дә, күршеләрең белән дә килмәс, һәркем аерым-аерым җавап тотар.

– Хуш, әлегә гөнаһларның эресен-вагын миңа өйик, Руслан хәзрәт. Чурайбатырны бетереп имансызга чыгарма син, яме? Хәрәм белән барыбызның да кулы пычранмады, ярты авыл дуңгыз фермасында эшләмәде.

– Бер риваять кылам, рәис абый. Фәлән шәһәрнең иң кырый йортында тәкъваның тәкъвасы яши. Бу намаз укый, аять-сүрәләр ятлый, кояш баеганда, ай калыкканда, сыктый-сыктый: «И Раббым, миңа җәннәтләреңне әйләсәнә», – дип ялвара икән. Аллаһу Сөбхәнәһү вә Тәгалә бервакыт, искәртмәстән генә таш-валчык яудырып, каланы җир белән тигезләгәч, фәрештәләр: «Йа Раббыбыз, шәһәрдә бер диндар колың торадыр иде, ул да һәлак ителде», – дияр икән. «Ул да гөнаһлы иде, – дигән Кодрәт иясе. – Үзенә җәннәт ләззәте теләгәндә карендәшләрен онытты. Миңа сәҗдәгә егылганда, аларга да «Әй, ырудашларым, тәмуг газабыннан сакланыгыз, бозыклыктан арынып, калебегезне агартыгыз» димәде».

– Әгәр син атлап-данлап безнең авылга кайткансың икән… – Нурулла, шикләнгәндәй, яшь хәзрәтнең күзенә карады. – …Әллә сине Чурайбатырга ирексезләп кенә җибәрделәрме?

– Мәдрәсә тәмамлаган шәкертләрне авылларга тараталар, рәис абый.

– Ә-ә, син әле яңа гына укудан өзелгән икән. Әле синең тагын икенчесендә – тормыш мәдрәсәсендә укыйсың бар, энем. Анысы гомерлек инде аның, гомерлек. Шуның яртысын узгач, син бүтәнчәрәк сөйләрсең: маңгайларыбызны таш белән ярмассың, камчы белән селтәнмәссең, киресенчә, һәркайсыбызны йомшак каз мамыгы белән сыпырырсың. «Дингә йомшаклык белән өндәгез» дигәнме Мөхәммәд пәйгамбәр, ә, Руслан хәзрәт? Әгәренки мәчет ишегенә йозак салмасаң, җомга намазларына яшен-картын үгетләсәң, үземә йөкләнгән вазифаның тары бөртеге кадәрлесе үтәлде дип сөенерсең, шәт. Риваятеңдәге тәкъва кеше кебек, үзеңә генә иман ныклыгы сорама Ходайдан, чурайбатырлыларга да котылу бир, диген, энем.