Ризван байның ничек итеп Мыраубайны
Аюга тотып бирмәкче булганы
Тычканнарны кырып салгач Мырау батыр,
Эш калмады, өч ай инде ул тик ятар.
Дан өстенә дан табарга тиеш батыр,
Соң нишләсен тычкан беткәч песи факыр?
Беркөн шулай тыңлап ятса иртә белән,
Мырау ишетә, бай чәй эчә бикә белән.
Бикә әйтә: «Туйдым ла, – ди, – бу Мыраудан,
Йонын коя, китүе юк шул диваннан».
Ризван әйтә: «Күрдем әле яңа эшен:
Эштеренеп чыеп алган диван читен.
Менә кара тырнак эзен, бу нинди эш?
Аңа бездән җәза тиеш! Җәза тиеш!
Хәзер бездә тычканнар да бетте, бакчы,
Күптән вакыт пычакларга ул ахмакны,
Хәзер тунын суеп алам бүреккә, – ди, –
Әнә Мәрьям киеп йөрер күреккә», – ди.
Ишетү белән нәни Мәрьям, коты очып:
«Бирмим!» – дип, ул Мыраубайны алды кочып.
Ризван әйтә: «Ярый, суймыйм, бирмә, бирмә,
Чакыр, бикәм, ялчы малай керсен өйгә.
Салсын тотып шул Мырауны бер капчыкка,
Адаштырсын илтеп урман-агачлыкка.
Ул нинди эш бушка ятып тик картаю?
Үзен тотып, өзсен башын бер карт Аю!»
Сөйләшеп тә бетермәде бикә белән,
Керде малай, капчык тотып юкә белән.
«Кил, пескәем, сиңа бирәм яңа торак:
Урның булыр киндер келәт, юкә йозак…»
Мырау әйтә: «Әй син, хуҗам, Ризван абзый,
Синең өчен тычкан кырдым армый-талмый.
Инде җитеп унбиш яшем картаюга,
Мине тотып ашатамсың карт Аюга?
Син, – ди, – миңа урынсызга итсәң җәбер,
Бар көчемә үз-үземне яклыйм хәзер.
Китәм, тормыйм син саранда бер көн дә, – ди. –
Торым әле батыр булгач үзем дә», – ди.
Ялт сикерде керде Мырау мич астына,
Бикә тыкты кисәү агач: «Чык!» – ди, куа.
Мырау, астан килеп чыгып кинәт кенә,
Кашыгаяк шүрлегенә ыргып менә.
Бикә куа: «Кая менде, төш, җен суккан!»
Ризван йөгерә: «Бәр үзен!» – ди, таяк тоткан.
Берсе төртә кисәү агач, берсе – таяк.
Чалт! идәнгә килде төште зур коштабак!
«Ах, бу ристан, үзе тормый бер акчалык,
Кара, ватты нинди кыйбат табак-савыт!
Үтерәм бәреп!» – Бер селтәде Ризван таяк,
Чалтыр-р!.. җиргә унике пар чын-чынаяк.
Моны күреп, Ризван байның күзе таша.
Песи сикерә он тутырган җилпуч аша, –
Аяк терәп җилпучка, бер тибүенә
Ул чөйлеген, өйдә купты бер өермә!
Кая монда песи хәзер! Буран, буран!..
Авыз-борын, күзгә тула оннан тузан.
Төчкерәләр… Син кем? Мин кем? Һәп, һәп! Теф, теф!
Бар да булган сукыр тәкә, йөри пеф, пеф!
Күрде берсе: песи – чүлмәк арасында!
Тыгыла әби, зур бер чүлмәк ава шунда –
Ага катык. Йөри чүлмәк тик янтаеп,
Ул катыкка лап! егылды әби таеп.
Песи аста – иләк-чиләк арасында,
Бар дә бәрә – кәвеш-ката ява шунда,
Кисәү агач, табагач та, пумала баш –
Абына-төбенә егылалар, тавыш-талаш…
Әби ята торалмыйча, җаны чак-чак.
«Ай, үләм бит, үтерәсез мине таптап!»
Ул тырмашып тормак була аягына,
Булмый бит, әй, катык һаман тая гына.
Өйдә купты бер галәмәт, тавыш-гауга,
Аңышмыйлар, кая китте песи анда?
Тибелә чүлмәк, уйный буран, җәелә катык,
Ризван йөри барын кыйнап, савыт ватып.
Песи нәрсә? Ул сугыша үзе өчен,
Менә кем ул яхшы белә сугыш эшен:
Кабаланмый, аңдып тора[18] барын күзләп,
Сугылганчы, һап! сикерә алдан кинәт.
Йөри Мырау арттан – савыт арасыннан,
Җай-җай гына һөҗүм күзләп бара шуннан.
Болар суга әби аша абынышып,
Сугулары гел буш китә аймылышып.
Алар анда абынганда икәү-өчәү,
Монда ауган стенага калган кисәү.
Ризван килеп басу белән кисәү башын,
Сабы торып шак иттергән аның башын!
«Ник суктың?» – ди, Ризван кизи бикәсенә,
Әби торып асылынган җилкәсенә.
Ризванны бак: селтәп килә җилпуч белән,
Бикә борынын чеметтерә кыскыч белән.
«Кем ул сукты миңа башлап? Синме, малай?» –
«Ник мин сугыйм? Үзең бастың кисәүгә, бай!» –
«Тор, тор, әби, бу нишләвең? Кара өстең!» –
«Харап булдык! Бар бәла шул Мырау өчен!» –
«Кайда үзе?» – «Әнә, әнә, кәбәркәдә!» –
«Ишек ачык, тот, тот! Качты кәҗәнкәгә!» –
«Йә, ач тизрәк шул сайгакны, аска качты!» –
«Анда да юк! Астан чыгып, йортка чапты!» –
«Бар, бәр үзен! Әнә бит ул кача йортка!» –
Куа чыга Ризван, малай, бикә, кортка.
Менә ничек ул бер төшсәң дәрәҗәдән, —
Таяк тотып куа болар Бәрәзәдән!
Ярый, шөкер, Мырау әле батыр икән,
Юкка гына «картайдым» дип ятар икән,
Батырлыгы кайда дисәң – аякларда,
Аны хәзер куып җитми таяклар да!
Сикереп менде, әнә син күр, арт курага,
Ризван байдан көлгән кебек утыра анда.
«Син, – ди, – бирсәң «үтерәм» дип бойрыгыңны,
Тотыгыз, – ди, – инде менә койрыгымны!»
Шулай дип, ул ыргыла да арт курага,
Качып китә янәшә үк карурманга.
Юк, көлмәгез сез бу эштән, олы-кече,
Тоттырмыйча качу да бит батыр эше!
Калды Ризван шашып калган бер төс белән,
Маңгаенда йодрык хәтле зур шеш белән.
Әби тора, аның башын күреп катып,
Үз өстеннән шыбыр-шыбыр ага катык.
Елый Мәрьям: «Ник кудыгыз песиемне?
И матурым, и акыллым, нишлим инде?..»
Ризван әйтә: «Ярый, качсын, китсен, китсен,
Барыбер, – ди, – үтерә идем, башы бетсен!
Минем өчен аны хәзер Аю тотар,
Ул тотмаса, Бүре буар, Төлке йотар.
Аз әле бу аңа, савыт кырган өчен,
Минем башка кисәү белән орган өчен!»
*
Шул.
Белмим, анда табак-савыт кем кыргандыр,
Песи ничек маңгаена тондыргандыр,
Ризван агай үзен үзе сукмас инде,
Бәлки, кисәү үзе торып кундыргандыр?..
Тефү, тефү!
Минем телем түгел,
Идел кичкән энекәйләр теле,
Минем сүзем түгел,
Ансы әнә Ризван байның сүзе.
Аның башында – шеш.
Хәер, андамыни эш?
Эш әле безнең Мыраубайда, –
Кереп китте урманга,
Нишләр хәзер ул анда?
Урман бит ул – чытырман,
Ул чытырман төбенә
Аю кереп утырган.
Ул анда – гөбернатыр,
Үзен саный иң батыр,
Аның кулына ләксәң,
Кабыргаларың ватар.
Анда юл да юк такыр,
Чокыр да чакыр,
Чокырда Бүре ятар,
Түмгәктә Төлке ятар.
Туннары матур,
Үзләре батыр,
Тешләре – пычак,
Һи, малай, аларны күрсәң!
Уйный, ди, күзләре елтыр да ялтыр…
Йә аларны җиңәсең,
Йә син үзең үләсең.
Менә кайда ул зур эш!
Нишләгән Мырау батыр?
Хәер лә,
Безнең песи дә төшеп калганнардан түгел,
Бер эш кылыр, күр дә тор!
Бу әле – әкиятнең баласы,
Алда булыр анасы.
Әкиятнең анасы юан,
Кызы нечкә,
Бүген алар как коялар мичтә, –
Аларын сөйләрмен иртәгә кичкә.
Мыраубайның ничек итеп Аю-Бүреләрне җиңгәне
– Сөйлә, абый, шул Мырауны безгә тагын,
Ул бик кызык. Сөйлә тагын калган ягын.
– Сөйләр идем сөйләвен мин калганын да,
Бер бик кызык маҗарасы бар барын да…
Сез бит әнә кыбырдыйсыз, тик тормыйсыз,
Песи булып шып-шым гына утырмыйсыз!
– Юк, юк, абый, тын торабыз, сөйлә, сөйлә!
О проекте
О подписке