– Динем-денем дип кешеләрне агулама, Заретдин катыны! Тирә-якларда мәчетләрне, туздырып, мәктәпкәме, клубкамы бирделәр, бездә генә син башбаштакка түзәбез. Синең аркада партия кенәгәсеннән колак кагам хәзер. Үзеңне кайгырт лутчы. Дога белән генә тамагың туймас!
– Моннан ары мине мир ашатыр, – диде Гамбәр. – Бер телем ипи хакына өшкерермен. Сез мине ач-ялангач күрмәссез, иншалла!
Җан авыруы озакка сузылды: хатын, терелдем дигәндә генә, сусыз-тәгамсез тагын ун көн сәкедә ятты. Кайчакта, җиңелчә генә һушыннан язганда, йомшак җил битеннән сыйпап аңына китерә иде. Гаҗәеп йомшак җил… Бу якларда исмәгән җил… Дала җиле… Кендек каны тамган карьясына әйдәкли… «Кайт, илеңә кайт, кызый!» Кемдер аның белән бәхәсләшә дә иде. Бәлки, үзедер! «Далада ул нибарысы орлык кына иде. Заретдиннәр туфрагында исә, шытып, тамыр ныгытты. Аны тукландырган бәрәкәтле ашлама иман иде».
Әрнеде, билгеле, хатын, аның әрнүе әрем әчесеннән дә әчерәк иде. Тик ул Хөкемдарга үпкәләмәде. «Холкым өчен син мине җәзаладың инде, – диде. – Торагымны адәм кулы белән утка тапшырдың. Мин синнән разый. Җиһан – ызбам, күгең – түшәмем, җирең – идәнем, мин нинди бай, Кодрәтлем», – диде.
Саесканнар хәбәр белән очкан, ахрысы, авылны ят күргән, авылны сагынмаган-юксынмаган Рәшит (ата каны!) Зәйтүнә әбиләргә килеп керде. Ишек катында чүлмәкне күтәреп кенә су эчте.
– Сусадым, – диде. – Һәр минутым исәптә, әйдә, тиз, әни!
Гамбәр «кая?» дип сорамады, болай да аңлашыла иде.
– Сукбай хәлендә яшәмәссең бит инде, әни!
– Ирексезләмә, углым. Зәйтүнә әбиеңнең ызбасы иркен.
– Әни, авыл сине яратмый! Яраса, Каф тавы артына сөрер иде.
– Мин бер Илаһның гына яратуына мохтаҗ, углым.
– Йортны да кайсыдыр бәдбәхете яндырды!
– Углым, минем өчен хәсрәтләнмә. Үзеңнең савытың тулып ташкан, борчуың артык зур. Анаң белән киңәшсәң бушаныр идең кана.
– Син миңа нинди киңәшче ди инде, әни-и! Сез бит тирестә генә казынган томана һәм надан авыл хатыннары!
– Ник син оныкны ирексезләп таш калага бәйлисең, углым? Сандугачны читлектә ябып сайратмыйлар.
Кызарта-кызарта маңгаен уган (уй яндыра!) Рәшит, сәерсенеп:
– Кем әйтте? – диде. – Мин сиңа бу турыда сөйләмәдем. Уф, әни, кайчакта син бозлы су белән коендырасың. Мәрхүм әти дә синнән өркә иде. Әйе, мин оныгың Казанда төпләнер дигән идем. Хәзер дәүләт белән галстуклы җитәкчеләр идарә итә. Безнең Фәрит алардан киммени? Тырышса, айга менә ала егет!
– Аларның нигезе черек агачтан корылган, углым. Тиздән сынып уала…
– Юкны лыгырдама инде, әни-и! Коммунистлар фиркасе гранит таштан, аны беркем дә ваталмый.
– Үзең алдансаң да, балаңны алдама, углым. Дөнҗаның көе бозылды. Сез адәмнәргә ни дә мәгълүм түгел, яхшы заманнарга өметләнмик тә. Фиркагез бер ялган, ул җимерелеп яңа җәмгыять төзелгән тәкъдирдә анысы да чеп-чи ялган. Җир өсте карак-угрылар, миһербансыз түрәләр, саран байлар, мәхлук хәерчеләр, адәм каны агызган җәлладлар белән мыжлар. Син, углым, бер заманага да яраклашма, яраклашу – мескеннәр, куркаклар сыйфаты. Үзең булып яшә, углым!
– Ярар инде, телең белән чүп түкмә, әни. Җыенасыңмы?
– Җөдәтмә, углым. Ничек авылдан китим? Тамырымны куптарыпмы? Әгәр мине тапкан-баккан анам дисәң, әүвәлге-актыккы гозеремне үтә, мәчетнең өске ягына бүрәнә өстәтеп, түбәсен яптыр. Синдә анлык кына иман әсәре калгандыр, шаять, углым?
– Авыл Советы рәисе Мирхәйдәр Гаделбәков та синнән зарлана, әни. Мәчет дип аның җанын кыйнама инде. Бабайлар, анда йөрмибез, диләр икән.
– Йөрмәсеннәр! – Гамбәрнең йөрәк авазы җиһанны тетрәндерерлек иде. – Ул аягүрә килеш мәчет исемен күтәреп үлсен!!! Аягүрә килеш!
Рәшитнең тамырларында аның да каны ага, димәк, егет ясалма фиркаләрне хуплап күпме генә бәхәсләшсә дә, иманын сатмаган иде. Улы мәчетне төзекләндереп, ишек-тәрәзәсенә аркылы-торкылы такталар кадаклаган иде. Гамбәр фаҗигадән соң беренче тапкыр шул тирәләрне урады. «Иман йорты» ятим иде инде, ятим иде… Хатын аның диварына яңагын тидереп тыенкы гына елады да:
– Мин сине соңгы сулышыма кадәр ташламам, – диде.
Сәмигулла аларның биләмәсендә канат җәйгән, бульдозер белән йорт нигезенең кисәү калдыкларын төрттерә иде, борынын мышкылдатып Гамбәр янына килеп басты һәм, пычрак кулын сузып:
– Күрешикме соң? – диде. – Тучны күрешмисең. Безнең ишеләрдән шакшы дип җирәнәсең, тучны. Гамбәр апа, сезнең урынга ызба салам. Мирхәйдәр, синнән рөхсәт, ди. Без ике күрше тату гына яши идек, менәтерә пожар нишләтте, ә, Гамбәр апа? Тучны чыраңнан ут капты бит, Гамбәр апа! Әле бит халык тәтелди, сиңа үч итеп төрткәннәр, имештер.
– Кемнәр ди?
– Знамы Рәшитнең дошманнары! Урман өчен сугышалар икән.
Нәфрәт хатынның йөрәген сикертте. Әгәр бу бәндә бөҗәк булса, үкчәсе белән сытар иде. Ике аяклы хәшәрәт шул. Аннары, җиңеләм дисәң, хәзер үк һөҗүмгә күч. Җиңәм дисәң – сабыр гына җаен көт…
Ул өченче тапкыр урынга ауды… Билгесез чире тагын куәтләнде. Кул-аяк, баш-муен, күз-колак аныкы түгел, чит-ят кешенеке иде. Бервакыт ул өн белән төш арасында үзенә ике тамчы су кебек охшаган кыз баланы күрде. Кыз далада кылганнар белән куыша иде.
– Үлмә-ә-әс! Кайда син, Үлмәс?!
– Мин монда, анам!
Хатын үзенең тавышыннан үзе куркып уянды. Җан сырхавы аның тәненә дә күчте: ирене чабырды, күз кабагы шеште.
– Адәм заты, синең шифаңа өметләнеп, көн саен капка төбенә өелә, – диде хуҗабикә. – Бер ноктага текәлеп катма, килен, тор!
– Барысын да себерке белән ку, Зәйтүнә әби! Мин аларны күралмыйм! Яшеннән-картыннан җаным бизде.
– Ай Аллам, Коръән белән гамәл кылган абыстай ла син. Акылыңа кил! Турымда иртәдән бирле бер олан елый. Көн дисәң – көн, төн дисәң – төн йокламый, ди анасы. Аллаһ ризалыгы өчен шушы гөнаһсыз сабыйга ярдәм итче, килен.
– Мин духтыр түгел, бүлнискә барсыннар.
– Барганнар инде, барганнар. Елавы басылмый гына, ди.
– Авылда мине тиле диләр. Тилеләр догасының файдасы шултиклем генә, – дип киреләнде Гамбәр.
– Әй килен, әби гыйбрәтле риваять сөйли иде. Тыңлап бак. Үлән-чәчәк суга тилмереп көйгәч, Сөләйман пәйгамбәр халыкны кырга, яңгыр теләргә алып чыга. И хикмәтнең хикмәте, бер кечтек кырмысканың гына догасы кабул була, килен.
Зәйтүнә карчык аны йомшартты.
– Керсен, – диде Гамбәр.
Сабый гөнаһ тузанына буялмаган фәрештә иде. Баласыннан уздырып, анасы яшь койды.
– Апай, оланыгыз сау-сәламәт, тамагы ач, шуңа көйсез, диләр. Сөтем күп минем. Ник акыртасың, дип ирем котыра, кайнана, оныкны җен алмаштырган, мич аралыгына яткызып талчыбык белән суктырыйк, ди.
– Авылыгыз белән тинтәкләр сез! – Белекче нарасыйны сәкегә салды. Сак кына биләүсәсен чиште. Чебеш хәтле генә малай аягын корсагына бөкли-бөкли илерде. Аның кендек ярасы да чиләнгән иде.
– Кич кояш баеганчы килерсең, – диде Гамбәр.
Зәйтүнә карчык исә өзгәләнде:
– И килен, нишләп бордың? Нишләп оланны имләмәдең? Әнкәсен жәлләр идең. Утлар сулый бит, наныем. Мәрхүмә ахирәтем Гөлҗамалның оныгы Сәрбиназ ие ул, үземнекен кайгыртканны яратмассыз дип кенә әйтмәгән ием, килен.
– Әбекәем-бәгърем, әллә син мине бүген генә айдан төшкән дип белдеңме? Ахирәтең әле ике туганың да кана! Әйдә, булыш! Миңа әчеткән колмак чүпрәсе кирәк.
– Хәзер, килен, хәзер.
– Син, камыр изеп, кабартырга кояшка куй. Мин мунча булдырам.
Карчык аңа шикләнеп карап алды.
– Нишләмәктә уең, килен?
– Һәрхәлдә, әпәй пешермибез, Зәйтүнә әби.
– Кабартмамы, килен?
Хатын йорты янганнан бирле тәүге тапкыр елмайды. Димәк, әкрен генә нәфрәт-ачу йотыла… Бары тик рәнҗү генә кимеми.
– Ашау турында уйламыйк әле без, әбекәем.
Пырдымсыз хуҗабикә әледән-әле:
– Ничекләр сабыйны терелтерсең икән, килен? – дигәч, Гамбәр, аның шиген тагын да арттырып:
– Малай чирләми, ул таза-сау, – диде. – Тәне шакшы.
– Әстәгъфирулла! Сәрбиназым зерә уңган минем, көн саен су җылытып коендыра. Белдекле булып кыланасың гына икән, килен! Алдауда икән эшең.
Туктаусыз «без-без» безелдәгән карчык аны алҗыта иде. Гамбәр үз җае белән яшәгән көннәрен сагынды. Йорт-җирсез калулар аңа көтелмәгән кыенлык китерде: ул чит кешенең көенә басарга мәҗбүр иде. Ирек тәмен тоеп, җил белән ярышып үскән дала кызы кемгәдер яраклаша аламы соң?!
Баласын елата-елата яшь хатын килеп кергәндә, камыр чыпырдап әчегән иде. Гамбәр сабыйны, чүпрәгеннән арындырып, аркасына әйләндерде:
– Сеңлем, әүвәле, тәненә күкрәк сөтеңне тамызып, бармак очы белән ышкып кара.
– Әннекәем! – Сәрбиназ чырыйлап кычкырды. – Нәстә бу, белекче апай?!
– Балаңның тиресе астында каты төк. Дуңгыз төге, салсаң-куйсаң – кадый. Шуңа балаң елак, – диде Гамбәр һәм, авызын ачып, шаккатып торган Зәйтүнә карчыкка төбәп. – Миңа дәшмәгез! – диде. Аннары тыныч кына өстәде: – Хәзер мин аны дога укып камыр белән сылыйм. Чүпрәккә чорнагач, син, сеңлем, бер-ике сәгать кулыңда йөртерсең. Иншалла, төкләр кубар. Соңынтын мунчада юындырырбыз, кендеген канлы үлән суы белән киптерербез, – диде.
Икенче көнне туганының хәлен белергә ашыккан карчык сөенче алды:
– Олан төне буе изрәп йоклаган. И килен, үзеңә рәхмәтләр яусын. Кайнанасы да шатланган. Сине ничек бәхилләтик диләр. Абзар тулы мал-туарлары, яшь бәрән чалып бирербез, ди кияү.
Гамбәр:
– Хакым – ярты телем әпәй, шуннан артыгы миңа хәрам. Мин Аллаһ ризалыгы өчен дәваладым, – диде.
– Кодагый, рәхмәтемне үз авызым белән әйтер идем, ди.
– Әйтмәсен! Ул рәхмәттә ихласлык җук! Бәндәгә нинди генә изгелек кылсам да, мине сөймәстер. Чөнки мин үзгә оя кошы…
– Шулайрак шул, килен, – дип уфтанды хуҗабикә. – Өч хатын очрашса, телләрендә – син. Шуңа мәллә күңелең гел күңелсезләр күлмәге кигән, килен?
– Мин бәндәнең яратуына мохтаҗ түгел. Табынган затым – Кодрәт иясенең ачуына юлыктырмасын язмыш!
«Мәчетне саклагы-ы-ыз!» Еллар катламыннан саркыган кайтаваз тынган иде. «Үткәнемдә ник һаман чокынам икән? – диде ул. – Туксан казыгымның берсе дә селкенми, мин аны нык итеп кактым ласа!» Карчык, мытыр-мытыр сөйләнеп, юлын дәвам итте. Соңгы вакытта утарга килүләр сирәгәйде. Яшь чагында тиен кебек өч кенә сикергән ара озыная, ахрысы. Ә гомер чакрымнары кыскарган саен кыскара…
Утар капкасы бикләнмәгән иде. Кортка, йокымсыраган сакчы егетне уятмас өчен, галушын шудырып атламаска тырышты. Аңа атап Рәшит салдырган агач өйдә аны көтәләр, кисәү кебек кап-кара ир-ат, тәрәзәдән күргәндер, ишек төбендә тора иде.
– Нихәл, Сәмүш? Мә, берсәк күчтәнәч. – Гамбәр карчык «кисәү»нең учына конфет сонды. – Суыр, авызың тәмләнер.
– Рәхмәт, Гамбәр апа. Ашау-эчүгә аптыратмый Фәрит. Миңа ризык ташыма.
– Үзем белермен, җәме? Мин сиңа чик сыздым, кат-кат кисәтәм, шуннан узма, Сәмүш!
– Җу-ук, Гамбәр апа, ничә ел биктә бит мин. Төнлә генә чыккалыйм, эшчеләр таралгач кына һава сулыйм. Монда Фәрит төзетә дә төзетә. Җегет уңган, Гамбәр апа. Көн озын, Гамбәр апа. Күңелсез кайчакта. Син минем мәрхүм кызым… – «Кисәү» шыңшымакчы иде, карчык таягы белән селтәнде:
– Шым бул!
– …кызым рухына дога кыласыңмы инде, Гамбәр апа-а?..
Кортка җавап бирмәде. Ызба адәм исеннән пырныган, тынга авыр иде. Ул, иелеп галушын кигәч:
– Онык белән күрешәм, аңа сүзем бар, хуш иттек, Сәмүш, – диде.
…Гөлҗиһан төчкерә-төчкерә чуен казандагы тузанлы солыны кәндигә тутырды. Бу аллергиясе бетмәде тагы!
– Өч тапкыр су белән чайкатып түк, – дип баш очында кагынган Миңсылуга йөзен чытты:
– Фу, мондый катнашма укшытмас микән соң? Бәлки, әбигә «эчте» диярсең, апа бәгърем?
– Җитезрәк кыймылда, ташбака! Эчәрсең, нибуч! Газ балуны кечкенә, расхутланмыйк, сад-бакчада кайнат төнәтмәне.
О проекте
О подписке