– И Раббымыз, – диде. – Үзең ярлыкагыл! Үзең җаныма тынычлык иңдер! Артыгын сорамыйм. Гөнаһым зур: курку күлмәге киеп җәфаланам. Шуны бер киям дә салам, салам да киям. Синең әмереңнән башка яфрак та селкенми анысы. Ерак бит инде ул хәлләр, ерак, никләр онытылмый икән, Раббымыз? Бүген дә, исмен әйтеп, йөрәкне кузгаттылар…
…Иртән үк ата йортында тыз-быз чабыштылар.
– Бүген безгә яучылар килмәктә, Котлыбәк агай угланын үләндермәк кели, – диде анасы. – Сине капкасы алтын тоткалы җортка урнаштырсак, атаң көтүлектән ун бияне бирнәгә аерыр, Үлмәс кызыкаем.
Яшь үлән сыман әле генә җирдән калыккан унҗиде яшьлек кыз урталай «сынды». Бу иң яман хәбәр иде. Кем-кем, Котлыбәк углы Мукай аңа тиңмени, Олуг Тәңрем?! Акылга таман егеттән көтүче халкы тәмам гарык, ул йә аларның чатырын яндыра, йә, ат белән таптатып, сарыкларын имгәтә иде…
Үлмәс бик тиз сынын төзәтте.
– Мәйлең, анам, үләндерсеннәр, – диде. – Чү-чү, иртә шатланма! Мин риза димәдем, анам. Котлыбәк малаена эчем-тышым карыша. Җан җолымсыз ул!
– Вай-вай, авызың ни сүли, Үлмәс?! Җил хуҗасы ишетеп далага чәчмәсен, Ходаем. Синең бәхетең – безнең бәхет, кызыкаем. Син – сыңар олан – Тәңребез бүләге. Тәүге балаларыбыз туды да үлде, туды да үлде. Ызба иясенең шаукымы тиде. Имче Сайрәби «саттык» йоласын үтәмәсә, сине дә бишегеңдә буар иде Ызба иясе. Ушлы Сайрәби, ушлы. «Оланыгызны биләүсәгә төрегез дә тәрәзәдән генә миңа сатыгыз» дип үрәтте. Аңарда өч көн, өч төн кундың, кызыкаем. «Үлмәс» атын да әбкәч үзе кушты.
– Ызба иясен алдадыгыз, әләйсә? – дип көлде кыз. – Чур, мине алдый алмассыз, Анам. Котлыбәк йорты – тирес, улы – корт. Без алар белән туганлашмыйбыз!
– Вай-вай, безнеңчә сүләшмисең, кызыкаем. Мөгаллим генә бозды телеңне, каһәр суккыры!
– Бозмады, сүзләрне дөрес әйтергә өйрәтте, анам. Ул миңа: «Син – татар кызы, – ди, – татарча дөрес сөйләш», – ди.
«Ни пычагыма сиңа дөрес тел?!» – дип чәпчегән анасына ул серле генә елмайды.
– Кыз бала, буй тартса, киләчәген уйлар, Үлмәс!
– Уйламаган кая! Мин урман күрәм. Тоташ урман, анам.
Хыялыннан әсәренгән Үлмәс кисәк кенә ишеккә ташланды. Тояк тавышыннан дала яңгырый кебек иде. Киләләр! Олуг Тәңрем, ияләрең җыйнаулашып миңа ярдәм итсен! Җил, каршы ис, давыл, кылганнарны төбе-тамыры белән куптарып, Мукайның йөзенә сыла! Сукырайт аны, сукырайт!
Кунаклар озаклады, көтә-көтә көтек булган Хөсәен йорты кич белән кеше аркылы белеште: пар атлар, кисәк кенә дулап, Котлыбәк угланны тарантастан мәтәлдергән, имеш. Кыз ярәшү иртәгә кадәр кичектерелә, имеш. Үлмәс шат иде. Иртәгәсен өйдәгеләр әүвәлгесеннән дә мулрак ризык хәстәрләде, әмма сәкедә аяк бөкләп утырып майлы куй ите кимерәсе агай-эне тагын бәлагә тарыган: углан, ат өстеннән егылып, кул-аягын каймыктырган, имеш. Үлмәснең ничек сөенгәннәре бер Тәңрегә генә мәгълүм иде.
Гәрчә «исем анасы» дәрәҗәсе аны күтәрсә дә, имче тора-бара кызны күралмый башлады. Йә, Күкләр хуҗасы, Сайрәбинең тирә-юньдә оста белекче дигән даны таралгач кына, ник ул баланың сизем-тоемын да, кул шифасын да артыграк итәсең?! Яшь көндәштән котылу юлын ап-ачык «сызды» имче: Котлыбәк оланына ярәшергә! Ул ерткыч нәселдә кыз-катынга сан юк! Анда эт тормышы! Камчы белән сыдырган саен, Үлмәснең дәвалау сәләте югалыр!
Сайрәби имче, киң ыштан балакларын җилфердәтеп, Котлыбәкләргә чапты. Камзул кесәсендәге чүпрәген Мукайның учына сонып:
– Шушы нәстә белән авыз-борынын томала, тыны буылгач, ат сыртына салып апкайт! Урла! – диде.
Шадра йөзле, әрекмән колаклы килбәтсез егет төенчекне чишеп иснәде.
– Фу, сасы!
– Уылган тилебәрән үләне, җегет! Сиңа ярдәмем тисен. Узгынчы юлчыдан апкалганыем, им-томга дип, – диде ялагай карчык, кеткелдәп.
– Синең ярдәмеңә кем мохтаҗ ди, кәкре сыйрак! Мин, дала күкрәген изгән баһадир Мукай, бер чәчбине генә үзем дә буйсындырам! Шыл моннан! – дип, егет үлән онын карчыкның битенә сипте. Имченең авызы чалшайды; ул кулы белән йөзен җилләтеп мыгырданды:
– Һы, буйсындыра ди! Ике тапкыр юлыгыздан борды. Өстегезгә болыт иштерде, чаптарларыгызга каршы җил истерде. Өченче мәртәбә муеныгызны сындыртыр!
Көнләшүеннән кара көйгән карчык аларга да сугылды. Аңа ничек тә уй-ниятен тормышка ашырырга кирәк иде, югыйсә җаны тынычланмаячак.
– Син, тамырларыңда татар каны аккан Хөсәен, безнең аймакта төпләндең, безнең гореф-гадәтләргә күндең, абзар, дала, җил ияләрен санладың, су бабасын, су анасын хөрмәтләдең, дөнҗалыктан арынып күк-җир падишаһы Тәңребез катына ашасыңны белдең, хәзер мине тыңлап бак, – диде ул, куактагы тәтелдек кош сыман тиз-тиз сөйләп. – Йә гайрәтле нәсел белән туганлашып дәүләтеңне арттырасың, йә алардан зыян-зәүрәт күрәсең. Соңгысы яхшыга илтмәс, Хөсәен. Кызыңны төнгелеккә келәткә яп, иртән таң зәрәсендә Котлыбәк углан апкитәр үзен. Башбирмәс Үлмәсеңне шулай гына җиңәрсең, Хөсәен.
Имченең өздереп-өздереп сайраганын кыз ишетте, ләкин ачуын тыйды: монда бары тик хәйлә белән генә котылырга мөмкин иде. Келәткә бикләгәндә, ул карышмады, ә караңгылаткач, түбә тактасын куптарып, иреккә чыкты. Күк гөмбәзен бизәгән йолдызлар үрелеп алырлык буйда гына якын иде, Үлмәс Илаһи зат камил итеп төзегән җиһанның матурлыгыннан хушланып берара онытылып торды. Аннары җитез генә аска сикерде. Җил тынган, төнге һава тыгызланган чак иде, качкын кыз дала иңләп очты. Мөгаллимнең атлары әзер иде, егет килә-килешкә үк аны күтәреп ияргә утыртты.
– Ашыгуың хәерле, – диде егет. – Куып тотсалар, икебезне дә ат койрыгына тагып сөйрәп йөртәчәкләр. Сездә халык кыргый гадәтләрдән арынмаган. Артта калма!
Таң атканда, алар шактый чакрым үткән, әмма атлар арыган, әгәр малкайларны ял иттерсәң, Котлыбәк углан куштаннары белән эзгә төшәчәк иде. Шуңа күрә мөгаллим, акча биреп, чаптарларны яңалары белән алыштырды. Тагын кичкә хәтле җил белән куыштылар. Төн күзендә качкыннар җәяү генә тимер юл кырыеннан атлый иде инде. Агач төягән товар поездының койрыгына ябышып менеп, бүрәнә арасына поскач кына иркенләп сүз алышты алар.
– Үлмәс, бу гамәлеңә ахырдан үкенмәссең микән?
– Үкенмәм, Заретдин.
– Мин сине үз илемә дәшәм. Мәңгегә. Сиңа далага юл ябыла, Үлмәс.
– Мәңгелек тормыш Тәңре катында гына, Заретдин. Син дә, мин дә җирдә кунак кына.
– Бездә үзгәрәк дөнья, Үлмәс. Йолалар да бүтән. Үзеңнекеләрне юксынсаң нишләрсең?
– Түзәрмен, Заретдин.
Мөгаллим егеткә үлеп бетеп гашыйк иде кыз, мәхәббәт аның бөтен барлыгын биләгән иде.
Яшьләр бәләкәй генә стансада поезддан төшеп калды. Өч тәүлек авыллар аша уза-уза, ниһаять, соңгы ноктага җитәбез дигәндә генә, Заретдин:
– Әнә-ә теге калкулыктагы бистәдә әтинең туганнан туган абзасы Мифтахетдин бабай яши, без аңа кагылыйк әле, синең өстең дә юка, җиңги әби берәр нәрсә кигезер, – диде.
Качу хәсрәте белән мие сыекланган кыз кием-салым турында кайгыртмаган иде шул. Ярым шәрә иде Үлмәс. Кыска күлмәген күпме генә аска тартса да, тез капкачы май чүлмәге кебек ялтырый иде.
– Минем аяк-кулым да тузан гына, Заретдин.
– Юл хутында күл бар, юынырсың.
Йокыга талган күл өсте көзге сыман шоп-шома иде, су иясеннән ояла-ояла гына тәнен пакьләгәч, кыз толымыннан бер бөртек чәчен йолкып күлгә агызды. Арырак Заретдин юына иде, ул аның да сакалыннан төк тартып алды. Егет, сискәнеп:
– Нишлисең? – дип кычкырды.
Кыз:
– Су иясенең күңелен күрергә кирәк, – дип елмайган иде, Заретдин беренче тапкыр аңа:
– Акылдан сапкан! – диде. – Акылдан сапкан! Су – җансыз! Аның хуҗасы юк!
– Бар! – Үлмәс тә бирешмәде. – Тәңре яралткан һәрнәрсә тере!
– Куй шул Тәңре-мәңреләреңне, кызый! Мин сине кисәттем, бездә үзгә дөнья! Өч елда чәчемне агарттыгыз әкиятләрегез белән! «Төкермә – Җил иясе орыша!», «Сызгырма – Йорт иясе ачулана!», имеш. Сезнең якларга хәреф танытырга барган мин җүләр!
Хәер, кызды-кызды да, тиз сүрелде юлдаш. Егетнең абзасы иркен генә йортта яши икән, ул кунакларны берникадәр каушау катыш борчылу белән каршылады.
– Бәдерниса әбиегез чирләде, оланнар. Үләм дип бәхилләште. Сез инде гаепләмәгез, ни бары белән сыйланыгыз, – диде карт.
Үлмәс, мич аралыгындагы кадакка элгән озын халатка уранып, сырхау янына – алгы бүлмәгә керде. Аның яныннан ул өч сәгатьтән соң гына чыкты…
Мифтахетдин бабай иртән газиз карчыгының самавыр чыжлатканын күргәч: «Машалла!» – дип, сакалын сыпырды.
Хуҗалар озак кына чаршау артында чыш-пыш килде. Яшьләр юлга кузгалганда гына, карт:
– Сез, оланнар, бер-берегезгә кемнәр инде? – дип сорады.
Заретдин җилкәсен сикертте, ә Үлмәс шунда гына үзенең нинди аяныч хәлдә икәнлеген аңлады. Ул бит беркем дә түгел, бары тик мөгаллимгә тагылган качкын гына иде! Гыйшык уты нибарысы аның йөрәгендә генә кабынган, егет аны залимнәрдән коткарса да, Үлмәс дип өзгәләнми иде. Ләкин Заретдин шаккатарлык сүз әйтте:
– Үлмәс – минем кәләшем!
Мифтахетдин бабай колакка саграк, ахрысы:
– Кем, кем? – диде.
– Кәләшем, – диде егет.
– Анысы, хуш, ярый. Кушаматы ямьсез бу кыз баланың, энем.
– Исем ул, бабай.
– Әстәгъфирулла! Мәҗүсиләр кавеменнәнмени?! Безнеке түгел, алайса. Кыз сиңа хәрәм, энем.
– Атасы, кешегә каты бәрелмәле син! Хәләлеңне терелткән баланы рәнҗетү хак мөселманга килешмәс, – дип, Үлмәсне яклаган Бәдерниса әбигә карт йодрыгы белән үк селтәнде:
– Һи, шайтан ырымы белән сихәтләнгән ди берәүсе. Догасыз-нисез өшкерү – гөнаһ! Энем, кире үз оясына илт бу нәмәстәкәйне. Әлхәмдүлилләһ, бездә ислам динендәге мөселман кызлары күп, сине үзем үләндерәм, боерса!
Туганының кискенлеген өнәмәгән егет, аркасына биштәрен асып:
– Аш-суларыгыз өчен рәхмәт, без туган авылыбызга киттек. Әйдә, Үлмәс, – дигән иде, кыз аның беләгенә ябышты:
– Кабаланма, Заретдин! Минем дә хак диндә буласым килә!
– Акылдан яздың мәллә, кызый? – Егет биштәрен идәнгә бәрде: – Ниткән дин тагы?! Без – замана яшьләре, без – атеистлар! Яңа тормыш корганда, искелек калдыкларын чүплеккә түгәбез! Бездә һәркем ирекле, һәркем үзенчә яши!
Үлмәс исә кирелеге белән үз басуын сукалады:
– Мин Аллаһка иман китерәм! Дога-сүрәләр өйрәнәм!
Бая гына тузынган картның йөзе нурланды.
– Карчык, кыз баланың башына яулык бөркә! – диде ул. – Кызым, артымнан кабатла. Лә иләәһә илләллаһ, Мөхәммәд расүлүллаһ. Тәрҗемәсе шул, кызым: Аллаһтан башка Илаһ юк, Мөхәммәд галәйһиссәлам – аның рәсүле.
«Лә иләәһә…» Бу ят кәлимәләр шунда ук аның күңеленә сеңде. Учын кушырганда бармакларына нур коелды… Әле йола тәмамланмаган иде.
– Кызым, хәрәм исемеңнән арыну кирәк, – диде карт. – Әлеге атыңны онытам дисәң генә мөселман исеме кушарбыз. Син ризамы?
– Онытам, Мифтахетдин бабай. Ант!
– Антыңа тугры кал, кызым. Моннан ары син… – Карт өч мәртәбә аның колагына пышылдады: – Гамбәр, Гамбәр, Гамбәр….
Сезнең уеныгызга катнашмыйм дигән кебек читтән генә күзәткән егеткә дә «камчы очы» тиде. – Син – җаһилият корбаны, «әтиес» дип ирсәймә, яме? – Бабай Заретдинне, җилтерәтеп, артсыз урындыкка утыртты. – Аллаһы Раббел-Гыйззәбезне танымаган бәндә – мөртәттер. Дөнҗави укуларың белән дә масайма. Иң бөек гыйлем иясе – Аллаһ! Хәзер туры гына җавап бир: Гамбәрне хатынлыкка аласыңмы?
– Алсам ни?
– Никах беләнме?
Егет авызын йозакка бикләде. Һичшиксез, ул моңа каршы иде. Юл буе комсомолларның «кызыл туйлары» турында сөйләп кайт та, менә сиңа мә, никах укыт, имеш!
Үз ихтыяры белән Гамбәргә әйләнгән кыз өчен хәлиткеч мизгел иде бу. Ул:
– Без риза, бабай, – диде.
Беренче төндә ир белән хатын аеры-чөере йоклады: Заретдин үпкәләгән иде… Шуннан бирле болай да әллә ни җылынмаган аралар бөтенләй суынды. Бәлки, никахтан соң ук авылга юнәлсәләр, үтә күренмәле гаилә пыяласы чатнамас та иде, Мифтахетдин карт тоткарлады. Аның энесендә гаме юк, йомыш килендә иде. Карт:
– Кызым, Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә олуг китап – Коръән иңдергән. Адәм мин кушканнарны үтәп, тыйганымнан тыелып яшәсен, дигән. Ислам гакыйдәсенең җиде нигезе бар, син шуларга төшенеп, һәммәсенә дә иман китерергә тиеш, кызым. Бистәдә Коръән-хафиз Сабирҗан мулла яши. Кизләү мәдрәсәсендә гыйлем эстәгән кари. Аңардан шыпырт кына дин сабаклары үрәнсәң иде, кызым. Бабаебызга блач тими, сукыр диләр дә куялар, – дигәч, яшь хатын тамчы да икеләнмәде:
– Үрәнәм, үрәнәм! Заретдингә нәрсә дияргә соң, бабай? Аның авызында гел кызыл җөмләләр, – диде.
– Иреңә белгертмик, кызым. Зәгыйфь картка йорт эшләрендә булышам, диярсең. Савап өчен, диярсең. Ил-көннән дә яшер, кызым. Аллам сакласын, мәчет манарасын аударып, «Аятел Көрси» ләрне яндырган мөртәтләр башыбызны өтермәндә черетер.
Заретдин йомшак күңелле иде, әйдә, ярдәм ит, әллә кая ашыкмыйбыз бит, әни карчык бераз көтәр, диде. Бәлки, ул ашыктырыр да иде, аны бистә мәктәбенә укытырга чакырдылар. Гамбәр исә хәйлә капчыгын кат-кат кысып бәйләде: көнен көнгә, аен айга ваклап ярты ел узды, ул һаман сукыр картны «тәрбияләде». Дога-сүрәләрнең көч-кодрәтеннән тетрәнгән дала кызы, мөгаен, гыйлем коесын тагын да тирәнрәк казыр һәм остазы Сабирҗан мулланы да уздырыр иде, «кыңгыр эш» нең кыңгыравы чылтырады. Мифтахетдин килене дин белән халыкны агулый, дога белән өшкереп сырхауларны дәвалый икән, дип, «озын телләр» хакимнәргә әләкләгәч, яшьләр кара төндә бистәдән сыптыртты. Әмма «балыкчылар» Гамбәрне кармакка эләктергән иде инде: Заретдин йортына тентү керде. Идән такталарына кадәр куптарып, Коръән китабын эзләделәр, тик файдасыз – ул табылмады. Чөнки яшь хатын аны йөрәгенең иң ерак почмагына яшергән, кыскасы, һәр хәрефен, һәр иҗеген иман каләме белән күңеленә уя-уя ятлаган иде. Тентү бер хәер, ә менә ире Үзәк базарыннан ишетеп кайткан хәбәр бик яман иде. Имеш, кырыктартмачы Сәләхетдингә дала ягындагы таныш-белеше фатирга тукталган. Имеш, шул адәм Үлмәс кыз турында риваять сөйләгән. Имеш, аны Дала иясе, урлап, урман иленә качырган. Кызның ярәшелгән егете бу якларга шымчылар җибәртеп үч алмакчы, ди…
– Дала иясе мин инде ул, – диде Заретдин. – Риваятьне әзрәк үзгәрткәннәр. Ул табак битләр иснәнә-иснәнә безнең эзгә басмагае тагы.
Гамбәр ирен бүлдерде:
– Без инде салам кибәнендәге энә төсле, Заретдин.
– Кайчак инә ялтырап күзне чагылдыра. Авылда синең ят җирдән икәнең күрше этенә тикле мәгълүм!
– Аның каравы элгәреге атымны белми күрше этегез. Мин – сезнеке, Заретдин. Төс-кыяфәтем – сезнеке, телем – сезнеке.
– Анысы син безнең буяуга оста гына буялдың, җанкисәк. Безнең шивәне оттың, безнең ризыкны килештердең. – Ире аны үрти иде. – Моннан ары тыныч кына яшәүләр юк инде. Кайчан килеп үтерерләр дип ят хәзер! Их, далаңнан кузгатмаска иде сине, кыргый!
…Кич белән аңа бер телем арыш ипие белән су гына бирделәр. Өстәлгә кем ризык куйгандыр, хатын күрмәде: мунча аның сөякләренә кадәр йомшарткан, һәм ул тоташ дүрт сәгать йоклаган иде. Ни гаҗәп, ашыйсы да килмәде, әйтерсең әле генә табын яныннан кузгалган иде. Алай да сындырып ипи капты, аны су белән көчкә генә тамагыннан юдырды. Тәгам әче иде. Минап абзый: «Җаны теләгән елан ите ашаган», – ди. Әйе, хатын иң зәһәр еланны да чәйнәмичә йотарга риза иде. Тик ябыксын гына! Монда инде икенең берсен сайлыйсың: йә, өметеңнең күзе сукыраеп, дөм караңгы дөньяда яшисең, йә, савыгып, кеше арасында кайныйсың. Кеше, кеше… Кем соң алар? Сирәк-мирәк кенә «хәл белешкән» дус-ишме? Андый дуслык чәнти бармакка чорнарга да җитми. Коттедж – цирк, карават – мәйдан, ә анда «фил» ауный. «Дуслар» шул тамашадан көлеп рәхәт чигә. Чү, терелсен генә, кәмитнең бүтән төрлесен күрсәтер Җиһан-Гөлҗиһан! Башта иң затлы ресторанга җыеп сыйлар. Өстәл саен тукталып, үзе кыстар. Сылу гәүдәле, нечкә билле хатын күбәләк сыман очып кына йөрер. Ир-ат «Кара, бу хатын нинди чибәр икән» дисә, ханым-туташлар көнләшүдән кара көяр. Аннары ул «ахирәтләр» белән арасын өзәр: очрасалар – танымас, шылтыратсалар – ишетмәс. Әкияттәге тары боткасы кебек, акчаң кесәңнән ташып акса, яңа танышлар бик тиз үрчи ул! Кодрәтле ялтыравык кәгазь бүре белән сарыкны да туганлаштыра.
Ә хәзер әле Гөлҗиһан мескен бер кемсә генә. Әнә ишегалдында кайчандыр аңа якын булып та, бүген ят һәм шыксыз күренешкә әйләнгән мохит. Кәҗә мәэлдәве дә, тавык кыткылдавы да ямьсез, чын матур тормыш шау-шулы шәһәрдә генә кебек иде. Аның шушы кысан-тар аймакка килеп төртелүе аклана тагын! Җаны теләде, җаны… Кайда соң бу җан?! Ник ул аң хәтле аң белән идарә итә? Ник акыл хәтле акылны буйсындырып, адәмне кол хәленә җиткерә?! Үзе көненә бишкә төрләнә: сыкрый, шатлана, газаплана, үрсәләнә…
Миңсылу ике чиләк күтәреп керде.
– Тез тиңентен сыйракларыңны тык! Җиңги әмере, – дип, ул хатынның аякларын карават кырыена салындырмакчы иде, Гөлҗиһан:
– Үзем, үзем, – диде. – Нәрсә соң бу?
– Җиде үлән төнәтмәсе, гөлкәем. Пешермиме?
– Юк, таманча гына. Моннан соң кәҗә бәтие кебек сикереп уйнармын инде, әйеме, Миңсылу апа?
– Хи-хи! Чагыштырдың! Кәҗәдә – тояк, синдә – бүрәнә аяк. Әз-мәз селкенсәң дә җиңгигә рәхмәт укы, гөлкәем. Син – туксан яшьлек карчыкның авыртмаган башына тимер тарак. Сезнең ише имгәкләр белән интегә, бичарам. Намазлык өстендә генә утырасы юкса. Әнәгенәк миңа эш кушты да каядыр кыяклады. Капчыгында пыяла савытлар шылтырый. Мәйтәм, сөлеккә китте инде… И Ходайгынам, җәһәннәм читендә лә ул күл…
Миңсылуның борчылуы аңа да күчте. Карчык Гөлҗиһанны мунчада юындырганда ук хәлсезләнгән иде. Урманда үле тынлык, әгәр Гамбәр әби егылса, эт белән табарлык та түгел. Хатын шушы тишектә алты ай азапланыр микән? Элемтә юк, кесә телефоны тотмый.
– Миңсылу апа, син ярыйсы гына йөрештерәсең бугай. – Җылы суда Гөлҗиһанның аяклары туңа башлады. Курку кан тамырларын суыта иде.
– Ташбака сымак әкрен генә кыштырдыйм, – диде тегесе. – Элгәре атна саен бистә кибетен әйләнеп күңелне хушландыра ием, быел әллә ни очындырмас: үкчә сызлый. Бәй, сиңа ниемә минем йөрештерүләрем? Ә-ә, сез шәһәр бичәләре тамаксау шул. Тәм-том кирәкме? Кемгә нәстә, кәҗәгә кәбестә инде. Һай, җиңги исән-сау микән?
Әй, тамак ди сиңа! Алай-болай карчык кайтмаса, акырып кына үләсе лә.
– Суынды төнәтмә. Чиләкне ал, – диде хатын, еламсырап.
«Кем кызганыч: синме, белекчеме?» дип сорасалар, әлбәттә, Җиһан кызганыч иде. Кортка яшисен яшәгән, ә менә аның гомер йомгагы шулай бик тиз сүтелер микәнни?!
Миңсылу шадра сөлге белән хатынның аягын корытты. Корытты да дәшми-тынмый гына чыгып китте. Шом тулы кара уй, карчыга төсле, йөрәккә һөҗүм итә иде. Ятагыңа кадакланып үлем көтеп ят инде! Ул шыр ялгыз… Гарип Миңсылу санга бар, исәпкә юк… Тураеп идәнгә басмакчы иде, аркан ауды. Башы шык итеп карават тимеренә бәрелде. Ыңгыраша-ыңгыраша чигәсен уганда гына Миңсылу тәрәзәгә шыкылдатты:
– Җиңги исә-ә-ән!
Авырту кисәк басылды. Бая гына «тишек» дип хурлаган чоланның диварлары киңәеп, күз аллары яктырды. Бу җанның бүтән халәте иде. Хәзер аңа оят, бик оят иде. Гомер – юрганмыни: хатын аны карчыктан тартып алып, үзенә япмакчы иде.
Җиһан терсәге белән этенә-этенә, җайлап кына гәүдәсен ятагына «урнаштырганда», бусагада карчык күренде. Аркасында – киндер капчык. Менә ул:
– Уй-мендәрегез сүрүсез, мамыгы дөнҗага оча, – дип битәрли-битәрли, пыяла савытлар бушатырга кереште. – Мин тере кана! Әллә нәстәләр юрамагыз! Син, кем кыз! – Кортка ишек төбендә басып-сураеп торган Миңсылуга акайды: – Нәмәстәгә кеше күңеленә шик саласың?
– Ни-нәстә дидем соң әле ул кадәр, җиңги? Зарландымыни, и симез үрдәк!
Карчык кулындагы чүпрәкне йомарлап каенсеңлесенә ыргытты:
– Аның авызы йомык! Мин әйтәм! Коткы – шайтан гамәле. Түшәгемдә җан бирермен, иншалла! Түшәгемдә!
Пыр тузынган кортканың «җиле» Гөлҗиһанны терелтте, ахрысы, ул ничек торып утырганын да сизмәде. Сулы савытта кап-кара суалчаннар кыймылдаша иде. Җирәнгеч иде алар, җитмәсә, карчык савытны кырынайта да, хәшәрәтләр иреккә чыкмак булып өскә үрмәлиләр…
Миңсылу мышкылдаган борынын чүпрәккә сөртте:
– Бәй, синең өчен кайгырдым ич, җиңги! Ник пырылдыйсың инде, җә? Урманда хәтта бүре дә адаша, ди.
Бая гына өермә куптарган Гамбәр карчык аның белән сүз көрәштерерлек хәлдә түгел; ул, башын аска иеп, йокыга талган иде. Җиһан мондый үзгәрешкә таң калды. Йоклый! Әнә сулышына кадәр тигезләнде! Берничә минуттан хуҗабикә тынычланып, йөзе нурланып уянды.
– Бисмилләһ, – диде ул, битен сыпырып. Аннары назлы тавыш белән каенсеңлесенә: – Хәзер, тәһарәт яңартып, ике рәкәгать намаз укыгач башлыйбыз, кем кыз, – дип дәште.
О проекте
О подписке