Ә Куриш җизнәсе, бер иш егетләрне җибәрсә дә, төпчеге Атилла олан белән мәргән меңбаш Сакмарны егетләре белән үзендә калдырган иде. Хак, Куриш җизнәсе аларны җибәрер, һәм алар исән-имин ил-далага кайтырлар. Шуңа карамастан Бәһрам бәк белән сөйләшүләр кыен булыр. Чөнки Сафура бикә, кызларының бәбиләрен карау сылтавы белән, атна-ун көн саен унуклар ыстанына китә һәм Мәңгүк хан өендә югала иде. Әнә шул Сафура бикәнең һәм үзенең, әлбәттә, тиле мәхәббәтенә ышанып, күңел киңәшчесе Көнбаш атакайны хәтта Бәһрам бәк ыстанына җибәрде.
Бәһрам бәк ыстанында Көнбаш атакай үз сәясәтен алып барды. Ул Бәһрам бәкне Тәңре диненә табынырга димләде, әмма Бәһрам бәк һәрчак, төрле сәбәпләр табып, бу хәлне кичектерә килде. Әмма Көнбаш атакай аны һәрдаим бу мәсьәләдә борчып, бимазалап торды. Көннәрдән бер көнне алар чатырда икәүдән-икәү генә калдылар.
– Яшермим, атакай, мин сезнең Тәңрегезне яратам, ихтирам итәм, тик бит мин утка табынам. Атам да, анам да утка табынганнар. Ахыр килеп, Ут алласы үз эченә күк-кояшны да, утны да, йолдызларны да ала. Димәк, сезнең Тәңре дә ут диненә керәдер. Миңа билгеле булганы шул, атакай, моның өстенә безнең диннең «Авеста» дигән китабы бар. Ә Тәңре диненең китабы безнең кулда юктыр. Борынгылар исә, китаплы халык— өметле халык, дигәннәр.
– Аллалар турында бәхәс алып бару безне чарасыз гына итәр, Бәһрам бәк. Чөнки мин сезнең ни өчен, ни сәбәпләр аркасында сарматлар кырына килүегезне бераз чамалыйм. Бәхәссез, теләгегез изгедә…
– Минем хәлемә керергә теләвегез өчен рәхмәт сезгә, атакай.
– Батырбәк Бәһрам, шаһзадә, кичә генә Сафура кулындагы адаш угланыңны илегезгә алып киттеләр. Сафура бикә бер сүз дә әйтмәде, чөнки аның кулында үз углыдай күргән Баламбир углан бар иде. Миңа мәгълүм булганы шулдыр: атаң Рим императорына теш кайрап ята. Атаңның нияте – ак төрекләр белән сарматларны кушып, сине аларга гаскәрбаш итү. Һәм шул гаскәр белән Рим тарафларына таба яу кузгалу. Моны, ни гаҗәп, ак төрекләр белән сарматлылар үзләре дә телиләр. Чөнки гомер-гомерләренә римлылар Германрих король кулыннан дала халыкларын сатып алдылар. Алар арасыннан елгыр вә мәргән егетләрне легионерлары иттеләр һәм аларны, тел-иманнарыннан яздырып, үз ата-бабалары, ягъни кан кардәшләре өстенә яу җибәрделәр. Атаң шаһиншаһ Ядигәр бик дөрес уйлый, колбиләүчелек исәбенә сорыкорттай яшәгән Рим империясенә ике яклап һөҗүм итәргә кирәк. Бары тик шул чакта гына гасырлар буена римлылар белән орышып яткан фарсылар уңышка ирешәчәк. Ләкин моның өчен сезгә, батырбәк Бәһрам, Тәңре диненә күчәргә туры килер, юкса сезне нә сарматлар, нә ак төрекләр кабул итмәсләр.
– Мин сезгә таң калып утырам, атакай, күрәзәме әллә сез? Күрәзә түгелсез, күрәм. Беләсегез килсә, атакай, мине акыллы грек мөгаллимнәре укыттылар. Сезне кем укытты? Күрәсез, атакай, хөрмәт йөзеннән мин синең белән сез дип сөйләшә башладым. Чөнки әңгәмә барышында шуңа төшендем, без икебез дә бер үк нәрсә турында уйлыйбыз икән. Мин, атакай, сезнең йөздә үземә фикердәш таптым, менә бүген, хәзер. Минем беренче чарам, беренче кылган чарам, атакай, ике зур кардәш кавемне кушу булыр, һәм мин сезнең ярдәм белән бу ике халыкны тиз арада кушармын. Кушармын да без бөтен көчебез белән Германрих корольгә ябырылырбыз, һәм сез, атакай, бу эштә минем киңәшчем булырсыз.
Көнбаш атакай Бәһрам бәкнең бу сүзләрен гаҗәпләнә калып тыңлап утырды, ахыр, торып, ишекле-түрле йөреп килде. Аннары шаһзадә Бәһрам каршына туктады да:
– Минем бер шартым бар сезгә, батырбәк Бәһрам, кушылган халыкларга Мәңгүк хан хан булыр. Сез исә яубаш. Шулай булганда гына, без барысына да ирешербез.
– Мин сезнең белән килешәмен, атакай! – диде шаһзадә Бәһрам.
Шаһзадә авызыннан шундый сүзләрне ишетүгә, Көнбаш атакай кояшчыгыш ягындагы ишек каршына тезләнде дә Тәңресенә дога кылды. Моны күреп, Бәһрам бәк тә аның кырына тезләнде һәм, үз алласыннан кыласы гамәлләре уң булсын дип, дога кылды. Ут алласыннан фатиха сорады. Сорады, әмма үзе уйланды: даланың ике зур кавеме кушылып, яубаш булып алгач, Бәһрам бәк үсәр, ә Сафура бикә тәгаен күләгәдә калыр. Аның халык алдында дәрәҗәсе төшмәс, чөнки ул яубаш булачак. Яудан кайткач, ә бәлки киткәнче үк, кулына төшергән Германрих кызына өйләнер. Әнә шулай барысы да үз эзенә төшәр.
Әмма үз-үзен шулай дип юатса да, Бәһрам бәк күңелендә йөрәген көйдереп торган гарьләнү хисе кайнады. Сарматхан кызы кияве иде ич ул! Ярты дала халкын кулында тоткан дәһшәтле Сармат хан кызына өйләнгән кеше иде. Хәзер исә әнә шул сылу бикә аңардан бөтенләй йөз чөерде, унуклар ыстаныннан кайтып та кергәне юк. Ахыр килеп, шаһзадә ич ул, киләчәктә Римны да кулга төшереп, ил-дөньяны биләгән империянең тәхетенә утырасы кеше. Хак, теге яктан да, бу яктан да аның турында халык авыз чайкар. Чайкасын. Аның каравы ул кулында дөнья халкын тотасы император булачак, ягъни шаһиншаһ. Аннары нигә әле ул хәтле уфтана: Мәңгүк ханга арысланнан калган җәйрән гына ич Сафура бикә. Ни борын чөерсә дә, унуклар ханы Мәңгүк аның калдыгына өйләнде. Хак, халык: «Бал искерми, кыз картаймый», – ди. Дисә соң! Бал искермидер, хак, ә менә кыз картая, моны гына яхшы белә иде Бәһрам бәк. Ул еш кына король кызы белән Сафура бикәнең йөз-кыяфәтен чагыштыра һәм һәрчак хәйран калып кинәнә иде. Ул отты, отты, оттырмады! Мәңгүк хан ни борын чөерсә дә, Сафура бикә Бәһрам бәкнең беренче хатыны булып калачак, ә аның – өченче хатыны.
Аларның һәркайсы бик озак үз дөньясына уйга чумып утырды, ахыр Көнбаш атакай аягүрә басты, Бәһрам бәккә кулын сузды:
– Тәңре безне үзе кавыштырды, – диде.
– Икебезгә дә фатихасын бирде, атакай, икебезгә дә.
Бәһрам бәк Көнбаш атакайны чатырыннан озата чыкты, күкрәгенә кулын куеп саубуллашты, һәм чатырына әйләнеп керүгә, ул чатырына хәрәм атакай Шахрайны чакыртып алды. Хәрәм атакай бик тиз килеп керде. Бәһрам бәк аңа янәшәсеннән урын күрсәтте. Дөресен әйтергә кирәк, Бәһрам бәк хәрәм атакайны яратып бетерми иде. Һәм бер хатын-кызлардан баш тартуы өчен генә түгел, ит ашамаганы өчен дә. Ул белә иде, Шахрай каһинне егет чакта ук хатын-кызны яратудан мәхрүм иткәннәр һәм, иң гаҗәбе, моңа ул үзе ризалык биргән, шул ук вакытта ошбу кеше авызына бер кисәк ит тә капмый иде, бары тик яшелчә һәм җиләк-җимеш ашап тора. Шуңамы күзләре тонык, йөзе саргылт. Иманы да сәер, хәрәм ата Шахрай караңгылык белән яктылыкны, игелек белән яманлыкны таный, кылган гамәле дә, имеш, караңгылыктан яктылыкка омтылу һәм яманлыктан качу, игелеккә йөз тоту.
Шаһиншаһ Шапур бабалары, ике елга арасындагы җирләрне үз канаты астына җыярга теләп, Рим империясенә сугыш игълан итә. Каты бәрелешләрдән соң римлыларны җиңә һәм император Валерианы, бөтен гаскәре белән дияргә була— әсир итә. Бәһрам бәккә соңгысы да мәгълүм, шаһиншаһ Шапур римлыларның бөтенесен, хәтта императорны да кол итә һәм алардан Иранда тиңе булмаган Бәнд-Кәйсәр дигән буа күтәрттерә, моның белән генә тынычланмый бабасы Шапур, Урта Азия җирләренә яу йөри һәм тураннарның Чәч (Ташкент) каласына кадәр барып җитә. Әнә шул чорда Иран империясенең ил чикләре ак төрекләрнең җәйләү-биләмәләренә кадәр барып терәлә. Ләкин мең еллар элек Иран шаһиншаһы Кир Туран ханбикәсе Таңана тарафыннан җиңелгән кебек, Шапур гаскәре дә бәхетсезлеккә очрый – тураннардан җиңелә, һәм куәтле санында йөргән шаһиншаһ үз җирләренә кадәр чигенергә мәҗбүр була. Ул гынамы, тураннарның атлы гаскәриләре куәтен татыган шаһиншаһ Шапур Туран илтабары белән солых төзи. Һәм шушы елдан Иран шаһиншаһлары әнә шул көчле вә куәтле халыкны үз ягына аудару сәясәте алып бара башлыйлар. Ары таба шаһиншаһ Ядигәрнең углы шаһзадә Бәһрамны сарматларга җибәрүен дә шушы сәясәтнең дәвамы итеп кабул иттеләр. Моны гына Бәһрам бәк яхшы аңлый иде һәм атасының сәясәтен хуплаган иде. Шул максат белән ул сарматларга килде, шул максат белән Сармат хан кызы Сафурага өйләнде. Ул гынамы, Сафура бикәдән нинди генә кимсетү тоймасын, ул сарматлар белән ак төрекләрне кушуга ирешәчәк. Моңа аның иманы камил иде. Сафура бикәне югалтуы шәхсән аны хафага салса да, сәяси яктан зур оту иде. «Әйе, оту!» – диде үзалдына Бәһрам бәк. Кушылган төрек кавемнәре белән иранлылар кушылып алгач, бу бердәм халык фарсылар империясен тиңе булмаган биеклеккә күтәрәчәкләр.
…Уйланырлык иде Бәһрам шаһзадәгә, уйланырлык иде. Ил-империяне исән-имин тоту өчен Рим тарихыннан гыйбрәт алырга кирәк иде атасына. Мөгаллиме грек аңа Рим империясенең төрле сәбәпләр аркасында икегә бүленүе хакында озаклап сөйләгән иде. Мөгаллиме сөйләве буенча, Рим эра башында бөтен дөнья халкына үрнәк булырдай ил-дәүләт була. Рим башкаласына тиң шәһәр бер илдә дә булмый. Андагы мәһабәт сарайлар, зиннәтле храмнар, бина-өйләрне күргән кеше булган хозурлыкка сокланып туя алмаган. Эра азагында һәм хәтта эра башында әле «Бөтен юллар Римга илтә» дигән гыйбарә-әйтем халык теленнән төшмәгән. Ә ул чынлап та шулай булган. Рим империясенә ялланып, коллар җыйган Германрих король кебек куштаннар дөнья башкаласына колларны ташып кына торганнар һәм, әлбәттә инде, бөтен юллар бары тик шул шәһәргә барып тоташкан була, шул исәптән дөнья халыкларының байлыгы да. Ни өчен, нинди сәбәпләр аркасында җимерелә башлый соң Рим империясе?..
Шул хакта сорагач, мөгаллиме Бәһрам шаһзадәгә болай дигән иде: «IV гасырда Рим императоры Константин башкаласын Византиягә күчерә һәм үзенә терәк итеп христиан динен ала. Хәер, Римны да ташлап бетерми император, тәүге традиция— коллар сатып алу – Римда дәвам итә. Әмма 333 елдан соң, бу ел император Константинның Византиягә күчеп киткән елы, Рим дөнья халыклары башкаласы булудан туктый. Кем моңа сәбәпче була соң?.. Тәмам йөгәнсезләнгән император Гай Калигула, яманаты дөнья халыкларына таралган Нерон Клавдий. Бу кешеләрнең, ягъни императорларның кылган әшәкелекләренә көч-куәт биреп торган гүзәл затлар Мессалина, Поппея кебек азгын «бикәләр» дә үз өлешләрен кертәләр. Әнә шул императорлар тәхеттә утырганда, куәтле Рим үзенең мәшһүрлеген югалта башлый. Тубыгыннан алып башына кадәр гөнаһка кереп баткан Рим империясе үзе казыган базга үзе төшә. Хак, дөнья куәтенә ия Рим тиз генә җимерелми, тиз генә куәте җуелмый. Кешелек дөньясына үзенең үсеш үрнәген дә, җимерелә башлау гыйбрәтен дә биреп бетергән була инде Рим. Әлбәттә инде, империянең Төньяк һәм Көнчыгыш империяләренә аерылуы да моңа сәбәпче була. Константин Византиягә күчеп киткәч, тәүге башкала бушап калган кебек була. Көнчыгыштагы Римга башта Рим дип йөрсәләр дә, Византия төбәгенә урнашкан Рим, күп тә үтми, тәүге Римны күләгәдә калдыра. Иң хәтәре, элек Рим империясе канаты астына көчләп җыелган халыклар мөстәкыйльлеккә йөз тота башлыйлар, күпләре империядән аерылып чыгалар, үз гаскәрләрен булдыралар, Римга буйсынмый башлыйлар. Нигездән чери башлаган Рим империясе, коллар исәбенә яшәгән дәүләт буларак, җылы сулы диңгезгә чыккан айсберг кебек эри, югала, таркала башлый».
Шуңа карамастан илдә коллар һәм пләбәйләр[7] баш күтәрсәләр дә, Рим империясе, суга бата башлаган кешедәй, саламга тотынып булса да яшәргә тели. Ахыр килеп, IV гасыр башында империянең якын-тирәсендәге халыкларны богауда тотарлык кына көче була әле. Менә нәкъ шул елларда империянең көнчыгыш тарафындагы илләрдә, төбәп әйткәндә, яһүдләр яшәгән Иерусалим каласында, христиан дине аякланып китә. Ахыр явыз император Диаклетиан чарасыз кала һәм 305 елда, империя тәхетен ике цезарена калдырып (Константин белән Лицәйгә), ялга китә, ягъни отставкага. Борынгы төркиләр, ике тәкә башы бер казанга сыймый, дигәннәр, хак булалар, күп тә үтми, ике цезарь арасыннан кара мәче уза. Алар икесе дә Милан каласына җыенга баралар һәм 313 елда «христиан динен тыймаска» дигән җыен чыгарган эдиктка кул куялар. Бу эдиктны, Римга кайткач, бар халыкка игълан итәләр. Моңа кадәр җәберләнгән, рәнҗетелгән христианнар тантана итәләр. Башкалага христиан диненә табынган руханилар агыла. Рим түрәләре, бигрәк тә Константин белән Лицәй пошаманга калалар. Рим һәм римлылар, бигрәк тә куштан түрәләр, элеккечә яшәргә һәм күңел ачарга теләсәләр дә барып чыкмый, аларга христианнар комачаулыйлар, шул хәлдән соң патрицийлар, легионерлар кала капкаларын ябалар, христианнарны башкалага кертми башлыйлар. Менә шунда катгый рәвештә әмер бирмәсә дә, Константин христианнарны яклап чыга, ә аның ише цезарь Лицәй куштаннарны яклый. Империя башында утырган ике түрә арасында җитди каршылык туа. Ул арада христиан динен Римга, Иерусалимга барып кабул иткән Константинның анасы Елена кайта һәм ике түрәгә дә мөрәҗәгать белән чыга – калада христиан храмы күтәрергә. Моңа мул итеп акча бирә. Шул хәбәр христианнарга ирешүгә, алар Константинга – мәдхия, ә аның ише Лицәйгә каһәр укый башлыйлар. Бу хәл шул чиккә барып җитә ки, цезарь Лицәй үзенең яраннары белән Балкан тарафларына күчеп китәргә мәҗбүр була. Ә Константин христианнар белән аны куа чыга, ул качкын цезарьны, ягъни ишен, империягә хыянәт итүдә гаепли. Ике бертугандай ахири Византия җирендә канга-кан килеп сугышалар. Лицәй ягында – орышларда чыныккан атаклы легионерлар, ә Константин ягында – җаннарын аллага корбан бирергә әзер торган христианнар. Константин байрагында – зур тәре символы, Лицәй байрагында – Рим империясенең каракош сурәте. Орышка каршы төндә Константин төш күрә. Төшендә христианнар кулында зур тәре сурәте абайлый һәм, шул тәрене байракка төшертеп, орышка кузгала, ягъни угланнарының кулларына тоттыра. Әнә шулай римлыларның төшенә дә кермәгән һәм моңа кадәр Рим империясе җирендә булмаган канлы сугыш була. Ике яктан да чиксез-чамасыз кеше кырыла. Әмма христианнар өстен чыгалар. Константин Лицәйне әсир итә һәм, тимер читлеккә утыртып, Римга озаттыра. Ә үзе Лицәйне җиңгән җирдә, борынгы греклар заманыннан ук Визант дип аталган төбәктә, башкала күтәртә башлый, һәм бу каланы моңа кадәр эзәрлекләнгән, тау куышларында, идән асларында аллага гыйбадәт кылган христианнар күтәрә. Шул елдан Ауропадагы христианнарга, тулы ук булмаса да, ирек бирелә.
Башкала салган Константин кала чиген үзе сызып бирә. Кала бик уңайлы урынга салына. Булачак каланың уңай ягын бик тиз күреп алган сәүдәгәрләр анда олау-олау товар китерә башлыйлар. Моны күреп, күп тә үтми, Константин үзе дә Византиягә күчеп килә һәм Босфор бугазындагы көне белән үсеп килгән шәһәрне башкаласы итеп игълан итә. Һәм бу кала, гәрчә Константин соңгы минутларына кадәр мәҗүси калса да, үләр алдыннан гына христиан динен кабул иткән булса да, бик тиз башкалага әверелә. Ә борынгы Рим һаман исә мәҗүсилеккә йөз тоткан, коллыкның соңгы терәге йөзендә дөнья тарихына кереп калган. Визант җире үзенең йомшак табигате, олы су юлы өстендә булуы белән тәмам дөнья сәүдә үзәгенә әверелә һәм, күп тә үтми, Көнчыгыш Рим – Византия империясенә нигез ташы салына. Бу чорларда Византия көне-төне белән үсә, ә Рим көне-төне белән түбән тәгәри. Мөгаллиме әйтүе хак булса, Лицәйне җиңгәннән соң, Константин сугышта шәһит киткән христианнар каны белән битен юа һәм шунда христианнарга үлгәнче тугры калырга ант итә.
Шаһзадә Бәһрамны да туган илендә шундыйрак язмыш көтмиме?
Шаһзадә Бәһрам бу хакта атакае Шахрайга әйтергә курыкса да, уйларга кыйды. Заманында явыз император Диаклетиан христианнарны эзәрлекләп зур хата кыла – ялгыша. Бүген аның атасы шаһиншаһ Ядигәр мөбәтләрне эзәрлекли. Ул да Диаклетиан император көненә калмасмы? Менә бүген аның каршында атасы эзәрлекләгән мөбәтләрнең берсе утыра – Шахрай каһин. Әйе, ил тәхетенә утырыр өчен, ул бүген ике юлның берсен сайларга тиеш.
– Атакай, – диде, ниһаять, шаһзадә Бәһрам. – Атакай, әйт әйтер сүзең. Атам сине бирегә нинди йөк белән юллады?
– Дөресен әйтим, шаһзадә, мине атаң юлламады. Илдә тынычлык китеп тора, ә атаң шаһиншаһ Ядигәр барысына да күзен йомып, мөбәтләрне эзәрлекли. Ил каһиннәре моңа риза түгел, шуңа күрә мине синең тарафка җибәрделәр.
Шаһзадә Бәһрам янә бер тапкыр каһин Шахрайны күздән кичерде. Каһин борынгы ак төрекләрчә чем-карадан киенгән, сакалы юк. Хәрәм атакайларның сакал-мыегы үсми, дигәннәр иде, хак икән. Төс-йөзе саргылт, бер колагында зур гына дуга сыман алка. Алтын алкада энҗеләр җемелди. Бар куанычы шулмы бу каһиннең? Кем бу кеше аңа? Дусмы, дошманмы? Дошман һәрчак, һәр чорда да дошман инде ул. Әгәр дә мәгәр синең аны җиңәр әмәлең юк икән, сәяси хәйләгә кереш. Борынгы кытайлылар ак төрекләрне шулай җиңгәннәр, диләр, дипломатик юллар белән, алдый-йолдый, әйләндерә-тулгандыра. Заманында Иран шаһиншаһы Шапур бабасы да кыпчаклар атындагы ак төрекләрне шул юл белән алдый. Ярым утрак, ярым күчмә олуг далада гомер иткән туран-төрки халыклары белән Бөек Искәндәр дә күзгә-күз очраша. Тегеләрне җиңә алмаудан чарасыз калгач, Туран илтабары кызына өйләнеп, төркиләр белән килешү төзи. Ахыр килеп, сасанидлар династиясе Иран тәхетен биләгәч, төрек-туран кавемнәренең илбашы Кошнаваз Иран шаһиншаһыннан ниндидер күләмдә ясак түләтә башлый. Ни чара кылмак кирәк, шаһзадә Бәһрам үзе шаһит, аталары бүген дә кыпчак төркиләренә ниндидер күләмдә ясак түләп ята. Кошнаваз илтабар Кытай сугышчылары белән орышта ятып кала, аның артыннан, күп тә үтми, Шимбай хан да Тәңресе янына китә. Ниһаять, таралды, сибелде кебек иде кыпчаклар йөзендәге ак төрекләр, юк, тагын сарматлар белән кушылып, янә куәткә ия була башладылар. Җитмәсә, шаһзадә Бәһрам үзе үк аларга ярдәмгә килде…
Шаһзадә Бәһрам, башын ике учына куеп, янә уйга калды.
Мөбәтләр хәрәкәтен җитәкләүче ил каһиннәре ниндидер сихри саннар уйлап тапканнар һәм, шул саннарга сихри бер мәгънә салып, кешенең башын катыралар. Шаһзадә Бәһрам ул саннарны яттан белә. Җиде аша дүрт һәм унике. Дүрт санына дүрт мәгънә салынган. Беренчесе – капма-каршылык, икенчесе – вакыт өстеннән хакимлек иткән хәтер, өченчесе— тигезлеккә һәм камиллеккә йөз тоткан акыл, дүртенчесе – хушлашу бәхетен тою. Җидегә исә гадәти тормыштагы хәлләр керә: хакимият, идарә, саклау, үтәү, уйлану, фикерләү, хезмәт итү. Мөбәтләр фикеренчә, яктылык һәм караңгылык мәңгелек сугышта торалар, туктаусыз хәрәкәт итәләр.
Шушы фәлсәфи караш аша каһиннәр халык акылына үтеп керәләр, кешеләрне юлларыннан яздыралар. Ни тырышса да, Бәһрам шаһзадә мөбәтләрнең бу фәлсәфәсенә төшенеп җитә алмады…
– Мин сиңа, атакай, үз фикеремне атамнан чираттагы чапкыным килгәч әйтермен, – диде ул, шаһзадәдән җавап көтеп, сөрәеп утырган хәрәм атага.
Теге исә, бер сүз әйтми, урыныннан купты һәм, башын игән килеш, чатырдан чыгып китте.
Гадәти көн түгел иде бу шаһиншаһ Ядигәр өчен. Дәүләтчелеккә береккән халык тормышы, гадәттә, бер теләккә, бер максатка юнәлтелгән була, шушы теләк-максатның юнәлеше аз гына үзгәрә икән – бу инде дәүләт җимерелүгә таба йөз тота дигән сүз. Рим империясе җимерелү алдында тора, куәтле дәүләт хәзер диңгезгә бата барган корабның җилкәннәренә генә тотынып торуын хәтерләтә. Шушы фаҗига Иран империясенә дә якынлашмыймы? Иртән иртүк тәхет ягына кереп утырган шаһиншаһ Ядигәр шул турыда уйлап куйды. Шуның өчен алдан ук чарасын күрергә кирәк дигән нияткә килде. Әйе, ул Рим императоры Диаклетиан көненә калмас, тик торганда христианнар алдында көчсезлеген күрсәтеп, тәхетен генә түгел, дәүләтен сукбайларга калдырмас. Аның тәхетен биләргә менә дигән ике углы бар. Хак, аның иң ышанычлысы сарматларда, ләкин вакыты җиткәч, ул аны бик тиз илгә кайтартыр.
Шаһиншаһ Ядигәр тәхет ягына вәзире Михрабны дәштереп алды. Өстенә кызыл төстәге чапан кигән, муенына кара шарф ураган, баш түбәсенә яһүдләр кебек чәпләшкә каплаган вәзире тәхет ягына керүгә, күкрәгенә кулын куеп, шаһиншаһка баш иде һәм Ядигәр күрсәткән урынга утырды. Бу вәзирнең гадәти урыны иде, ләкин шаһиншаһ «утыр» дип ишарә ясамыйча, вәзир беркайчан да утырмады, шаһиншаһын баскан килеш, аягүрә тыңлады.
О проекте
О подписке