Ахырдан, арып беткәч, үзенең башка эшләре дә исенә төшеп, китәргә дә вакыт икәнлеген уйлап, китәргә хәзерләнде һәм китте. Юлы тагы «Һөнәр мәктәбе» ннән үтәргә тугры килде. Күзе югары төште. Язылган язуына караганда, бу йортның әүвәл асты – мәдрәсә, өсте – мәсҗед икәнлеге һәм дә егерме биш елдан бирле, халкы беткәнгә, һөнәр мәктәбенә әверелгәнлеге күренеп тора иде. Җәгъфәр ни әйтергә дә, ни уйларга да белмәде. Ут чыккан кебек, авызыннан: «Ничә еллар никадәр кешеләрне эшкә яраксыз итеп чыгарганнан соң, инде тәүбә кылган икән?!» – диде һәм шул вакытта ул кылт итеп элгәреге болгарларда фәннәр укылмавы, төрле фәннән, төрле гыйлемнән төрле китапларның кереш сүзләре генә укылуы исенә төште дә, теге язуның да шул китапларның исеме икәнлеген белде. Һәм дә, кырмыска оясына төшкән елан кебек, кая барса да үзенә тынычлык юклыгын уйлап, тизрәк вокзалга барып, Оренбургка китте.
Тагы Җәгъфәр әфәнде бер тынды. Ләкин Сакмар суыннан үтү Җәгъфәр әфәндегә бик авыр булды. Чөнки бу Сакмар, буннан ничә йөз еллар болгарларның яртысын суы берлән туйдырганлыгы кебек, буйларының матурлыгы берлән болгар табигатенә әллә никадәр гүзәллек биргән иде. Һәм дә бу су чын болгар күңеленнән чыккан, әллә кай йирләрдән чеметтереп-чеметтереп ала торган моң[лы] озын «Сакмар көе» н исенә төшергән иде. Бу уйлар уйлаганда, поезд да никадәр ашыкса да, Җәгъфәр әфәнденең уе аннан ашыга иде. Күзләреннән тәгәрәгән энҗе бөртеге кебек яшьләре ашыга-ашыга Сакмар суы кебек тиз-тиз йөзеннән агалар иде. Һәм тагы ябылган «болгар» мәсьәләсенең ябуын, үзләренең тозлары берлән эреткән кебек, төрле яктан ача гына баралар иде. Ул ачылган саен аянычлана иде, аянычланган саен, аның күз яшьләре күбәя иде.
Озак үтмәде, Җәгъфәр әфәнденең күз алдында Оренбург килеп чыкты. Җәгъфәр әфәнде […] Җәгъфәр әфәнде, ат алып, теге бабай ята торган больницага илтергә кушты. Барып йиткәч тә, бик тиз ашыгып керә башласа да, моны туктаттылар. «Ни кирәк?» – дигән сүзенә каршы бу шул кешенең исемен әйтсә дә, «Кичә үлде һәм күмелде», – диделәр. Җәгъфәр әфәнде башына суккан кебек борылды һәм чыга башлады. Бәхетсезлегенә каршы, күзләре вывескага төште. «Хөсәенев борадәрләренең мәдрәсә вакыфы» дигән сүз[ләр] өстендә «больница» дигән сүз күренеп тора иде. «Хөсәеневләр, Хөсәеневләр» дип, Җәгъфәр әфәнде катты да калды. Ул болар тугрысында бик күп нәрсә укыган иде. Болар халыкның иң уяныр вакытында зур дәүләт иясе булып, халык өчен әллә никадәр акчалар тотып, әллә никадәр мәдрәсәләр, мәктәпләр ачуын да белә иде.
Оренбургта «яңы мәдрәсә» дип ачып, иске мәдрәсәләрдә дә укытудан чыккан фәннәр укыттыруларын һәм дә, никадәр расхут тотып, әллә никадәр кешеләр китереп укыттырып, тәртипсезлек, уйлаусыз эшләнүе хакында, милләткә әллә никадәр зарар итүләре тугрысында да укыган иде. Эшләгән эшләре нигезле булмаганга, үзләре үлгәч тә, һәммәсе беткән дә киткәнлеген дә белә, мәдрәсәләре бетмәсә дә, әүвәлдә никадәр кешеләрнең кесәсен тутыру берлән, ашар-эчәр өчен алданып килгән балаларның да сәламәтлеген бетерергә һәм дә башларына гыйлем урынына үрмәкүч оялары тутыруга сәбәп булып, милләтнең китешенә бу кешеләрнең аркылы салган киртә булулары хакында да бик күп нәрсә укыган иде. Һәм дә болар хакында язган мөхәррирнең: «Хөсәеневләр милләтне сөйделәр, хезмәт итәчәк булдылар, акчалар сарыф кылдылар. Ләкин ни файда иттеләр? Аю үзенең дустын чебеннән саклаганда ни файда итте – болар да шуны иттеләр», – дигән сүзе исенә төште. Һәм дә, чынлыкта, бу сүзнең дөрест икәнлеген белде.
Ләкин белеп тә ни булды? Тагы хәсрәт яңарды! Ул ихтыярсыз: «Бәхетсез милләт! Бәхетсез милләт! Ник синең бер дә бәхетең булмады?! Ник сиңа һәммә эш тирес килеп торды? Кирәкле кешеләр вакытсыз үлделәр. Кирәксез кешеләр, синең китешеңә зарар итә торган кешеләр әллә никадәр яшәделәр. Кирәкле кешеләр, сиңа хезмәт итә торган кешеләр синең дошманың күрелделәр, мөмкин кадәр аларны күздән төшерергә, аларга юл бирмәскә тырышылды. Синең дәвамың өчен кирәкле эшләр һичбер илтифатка алынмады, синең йөгеңне авырайта торган йөкләр тагылды, һәммә сиңа зарарлы кешеләр сиңа файдалы иттереп күрелде. Байлары шуларга ярдәм кылдылар, фәкыйрьләр итагать кылдылар. Һәммә эштә һәрнәрсәдә һәрвакыт кирәкмәс якка куәт алды. Ник алай булды?! Кем гаепле моның өчен? Кем?! – дип уйлаган иде. Һәм бик озак бу бинага карап торганнан соң: – Бу бина, бу мәдрәсә, бу вакыфлар яһүдиләр, әрмәннәрдә булса иде, моннан нинди файда иткән булырлар иде? Моннан нинди кешеләр чыгарырлар иде, милләтләренә ни хезмәтләр итәрләр иде?» – дип, аларның кылачак эшләрен бик озак уйлагач, нумирага китте. Һәм анда барып ашап-эчкәч тә, юлда тузанланып беткәнгә, мунчага барырга уйлады […] Ул шул кешеләрнең, төпсез эштән мәгънә чыкмый дип аларга сөйләгәндә, «Аллага тапшырган!» дигән сүзләренең хәзер мәгънәсен уйлый иде.
Һәм дә хәзер ул кешеләргә ул сүзнең дөрестме-түгелме икәнлеген күрсәтәсе килә иде. Шул уй берлән мунчадан чыкты. Өйгә кайткач, Оренбург тарихын укый башлады. Халыкларының табигате тугрысында: болар Казан болгарларына караганда беркатлылык берлән мәшһүр иде. Һәм дә боларда хәмияте миллия дә Казан болгарларына караганда артыграк иде. Боларда тәкәбберлек тә Казан болгарлары кадәр үк түгел иде. Боларда голямага караш башка булган булса иде, аларга әллә нинди Алла тарафыннан җибәрелгән кешеләр кебек күреп, әллә нинди голямаларның авызлары тарафыннан чыгарылган «фатиха» га ышану шул дәрәҗә куәтле булмаса иде, һәм дә эшләргә тиеш эшләрнең кирәклеген белгәннең соңында «әйе, кирәк иде» дип, авырсынып калдыру булмаса иде, һәм шул авырлыкка сәбәп була торган бөтен болгар тарихында күренә торган бик майлы пылаулар, симез итләр ашау, һәр мәсьәләдән дә ашау мәсьәләсен артык күрү булмаса иде, болар, шөбһәсез, тәрәккый итәчәкләр иде, дип язылган иде.
Икенче йирдә монда бик файдалы кешеләр булуын һәм күп хезмәтләр итүләрен дә укыган вә аларга халыкның ничек карауларын да белгән иде. Тарихның сүзенә караганда, Оренбургның шулай бетүенең сәбәбе[ннән] берсе монда кием мәсьәләсенең бик падишаһлык сөрүе, яхшы кеше берлән начар кеше казакиеның чабуы берлән аерылуы һәм дә хатын-кызга һичбер гыйлем, һөнәр, тәрбия, хөррият бирелмәве иде. Оренбург тарихының рәсемнәре арасында Кәрван-сарай мәсҗеде һәм Кәрван-сарай манарасы бар иде. Моның кайчан салынуы, ник салынуы хакында укыгач та, бу мәсҗедне күрәсе килде һәм, ат алып, Кәрван-сарай тарафына китте. Манара – һаман манара иде. Манараны, яңа гасыр якын булганга, болгарларның тәмам бетүләрен игълан кылына торган көн тиз булганга, болгар тарихына хезмәт итә торган нәрсәләрне, болгар әсәрләрен һәммәсен төзәтәләр, карыйлар иде… Шуның өчен бу манараны да русларның зур бәйрәмләренә буйыйлар иде, флаклар асарга урыннар хәзерлиләр иде. Мәсҗедкә «Болгар көтепханәсе» дип язылган иде. Керде, китаплар карады, бик күп китап күрде, бик күбесен карады. Ләкин һичберсеннән разый түгел иде. Боларның һичберсе болгар тарафыннан язылмаган иде, һәммәсе дә бер авыздан чыккан кебек дин китаплары гына иде. Җәгъфәр әфәнде:
– Ник болар шул ахирәткә ышануларының йөздән бере кадәр генә дөньяга да ышанмаганнар! Ник болар ахирәткә шулкадәр тырышканның меңнән бере кадәр генә дә дөньяга да тырышмаганнар?! Болай булырлар идемени?! – диде дә, тагы күзләреннән яшь агарга тотынды.
Чыкканда гына «Әдәби, фәнни китаплар» дигән сүзгә күзе төште. Һәм бер якта өелгән, Оренбург болгарлары тарафыннан язылган әдәби, фәнни китаплар күрде. Боларны карады, күзене сөртенде, тагы еглады, бик озак боларның баягы хәез-нифас[19] хөкемен өйрәткән китапларга караганда азлыгын күреп, тагы бу болгарларның дөньяга әһәмият бирмәүләре хакында уйлаган сүзе башына килде. Тагы:
– Әйе, дөньяны карамадылар, кайгырмадылар, ахирәт артыннан гына йөрделәр, шуның өчен ахирәткә киттеләр, беттеләр! – диде дә, бик тиз генә чыкты да, тагы башка мәдрәсәләр, башка мәсҗедләрне караса, моннан да авыр булачагын белгәнгә, нумирасына кайтып китмәкче булды.
Үзенең ни өчен килгәнлеге исенә төшеп, теге бабай мескенне күрә алмый калуын уйлап, аңарга, ичмаса, бер эш эшлим дип, таш яздырып куймакчы булды. Һәм дә «Оренбургтагы актыккы болгар Хуҗасәеткә бөтен болгар йирендә ялгыз калган актыккы чын болгар Җәгъфәрдән бөтен болгар йортындагы актыккы таш, болгар зияратында актыккы яшь!» дип яздырган иде. Бу ташны Җәгъфәр үз кулы берлән куйды да туры ук вокзалга төште.
Поезд китәргә ярты сәгать вакыт булганга, «Сакмар» исемле Оренбург гәзитәсен укый башлады, Троискидан бик озын мәктүб бар иде. Җәгъфәр «Троиски» дигән сүзне күргәч тә катты да калды. Бу сүз моның бөтен тамырларыннан әллә нинди салкын су койган кеби ясады. Тиз генә укый башлады. Ни бар?! Әллә унтугызынчы гасырның ахырында, егерменче гасырның башында шулкадәр шаулаган Троискида тагы бер тәрәккый хәбәреме?! Тәрәккый хәбәре! […]
Унтугызынчы, егерменче гасырда Болгар йортының һәммә тарафыннан, һәммә сыйныфыннан кешеләр суырган ханәкъә (суфилар, дәрвишләр тора торган урын) йимерелгән, ике кешене баскан! Шуның артындин ук монда, бер болгар да булмаганга, болгарларның мәсҗедләре, мәдрәсәләре[нең] кайсысы музәгә, кайберләре гаҗизханәләр, кайсылары газ заводына әверелгәне язылган иде. Һәм дә егерме икенче гасыр бәйрәме өчен «Болгар альбомы» исемендә бер болгар рәсемнәре берлән зиннәтләнгән бер альбом нәшер кылынуы язылган иде. Җәгъфәрнең башына троискиларның шулкадәр тантаналы хәлләре һәм дә никадәр хезмәтләр итүләре, ләкин табигый булган төпсезлекләре хакында эшләре нигә әве[релү]ләре хакында бик озак уйлады. Шул фикерләр берлән торганда бер рус: «Егерме икенче гасыр календаре кирәкмиме?» – диде. Тышы мәсҗед берлән, болгар сурәтләре берлән зиннәтләнгән иде. Алды, карарга тотынды. Һәммә йирдә болгар сурәте бар иде. Болгар мөхәррирләре, болгар фәйләсуфлары, музыканнары берлән һәр бите зиннәтләнгән иде. Әгәр болай булмаса иде, бу рәсемнәр, бу сурәтләр мине бу көн болай еглатмаенча, һәммә болгарны көлдерер иде. Әгәр болгарлар бу кешеләрнең юлы берлән китсәләр, бу киләчәк егерме икенче гасырда безнен бөтен дөньяга бетүемез игълан кылынмас иде. Бөтен дөньяга безнең бер милләт икәнлегемез, безнең кешелек дөньясына нинди файдалар китерүемез мөляхәзә кылыныр иде. Бу рәсемнәр, бу рәсем ияләренең гали сүзләре һәммә кеше тарафыннан үлә торган милләтне коткарып калдырган дару кебек мөкатдәс бернәрсә хисап кылыныр иде. Ничә миллион болгарлар боларның рухларына догалар кылырлар иде. Бөтен болгар галәме бер тантана, шатлык, рәхәттә калыр иде, диде. Һәм шул хәзер дә ни өчен ул рәсемле календарьларны тотуыны уйлады да: «Болай булуымызга кем сәбәп булды?! Ләгънәт аларга! Ләгънәт!» – диде.
Вокзалдагы халыклар да тиз-тиз йөри башладылар, Җәгъфәр әфәнде дә, тиз генә уянып киткән төсле булып, поездга утырды һәм дә, күзен югары таба күтәреп караса, тагы бер болгар бетүен белгертә торган нәрсә күренер дип, башын астан күтәрмәде. Юлда әллә нинди эшләр булмаенча гына, Казанга кайтып йитте. Теге вакыттагы нумирасына барып керде. Бөтен нумира халкы моның югалуына гаҗәпкә калып, эшне полициягә мәгълүм иткәннәр икән. Һәм дә һәр йирдән Җәгъфәрне эзләргә тотынганнар икән. Бу хәбәрне гәзитәдә укып, Сөембикә дә, ирем югалды микәнни дип, Казанга белешергә килгән икән. Җәгъфәрне иң әүвәл күрүче Сөембикә булды. Ул күрү берлән муенына сарылды, аңарга ире үлеп терелгән күк булганга, ни кылынасын белми иде. «Кая киттең? Ни булды?» сөальләрен сорарга теләсә дә, шундый бәхетле вакытта бер-бер кәефсез җавап алырмын дип, сорамаенча гына, Җәгъфәрне: «Җәгъфәрчегем! Җәгъфәрчегем! Җаным!» – дип сөяргә тотынды. Җәгъфәр үзе дә, Сөембикәне күргәч, баягы эшләрнең һәммәсене оныткан иде. Аңардагы Сөембикәгә мәхәббәт тагы ялкын кебек яна башлаган иде. Аның болгарча сүзләре, кара кашлы, кара күзле, кара туткыллы йөзләре Җәгъфәр әфәндегә башка хиссиятләр уяндырган иде.
Аның күргәннәренә, ишеткәннәренә яисә болгар беткән дип уйлаганнарына хәзер үзе дә ышанмый башлаган иде. Сөембикәнең һәрбер әгъзасы, күз караулары: «Юкны сөйләмә, бетәме соң бу кара күзләр, бу урак төсле кашлар бетәме соң? Бетми, бетми, монда мин бар ич!» – дигән кебек була иде. Сөембикә иренең бүлмәсенә төшкәнгә, бу да шунда ук төшкән иде. Сөембикә шатлыгыннан ни кылынырга белми иде. Аның һәрбер әгъзасы көлә иде. Ул кайдан тотып башларга белми иде. Ул Җәгъфәрне озак кына карап тора иде дә тагы: «Җаным!» – дип барып кочаклый иде. Җәгъфәр үзе дә шат иде. Ул моңынча Сөембикәдән хат-фәлән алмаганга һәм дә аның тугрысында бер дә уйларга тугры килмәгәнгә, ул үзен бөтен Болгар йортында ялгыз дип белеп йөри иде. Сөембикәнең тугры килүе аны йокысыннан уяткан иде. Ул үзене бәхетле дип хис кыла башлады, көләргә тотынды, сөйләргә тотынды, Сөембикәне сөяргә һәм анардан сөелергә тотынды. Сөембикә, Җәгъфәрнең иң ярата торган «болгар коймагын» китертеп, чәй дә хәзерләде. Һәм чәй янына егерменче гасырда болгарларның бер театр уенын алган пластинканы куеп, граммофон уйната башлады. Җәгъфәр әфәнде үзен тагы болгар галәмендә һәм дә алга киткән театрлы болгар галәмендә хис итә башлады. Граммофонга болгар музыкасы кушылды, Җәгъфәр әфәнде тагы ачылды, тагы кәефләнде. Сөембикә дә чыдаша алмады, болгарча йырларга тотынды; болгар операларыннан заманасында мәшһүр «Үги кыз» операсыннан озын бер монолог җырлады. Аның артыннан «Сөембикә» исемле тарихи бер операдан йырлады. Җәгъфәр әфәндегә болар һәммәсе шулкадәр тәэсир кылды, ул чыдаша алмады, Сөембикәне тотып үпте дә:
– Яшәсен болгар! – дип кычкырды.
О проекте
О подписке